Логотип Казан Утлары
Повесть

ЮЛДАШЛАР

•' Cl Күренекле рус сов'ет язучысы Вера Панованың 1946 елда басылып чыккан «Юлдашлар» исемле повесте укучылар массасы тарафыннан бик җылы каршы алынды һәм аз гына вакыт эчендә популяр әсәрләрнең берсе булып танылып өлгерде. Вера Панова бу әсәрендә бөек Ватан сугышы вакытында хәрби-санитар поездда хезмәт иткән гадн совет кешеләренең патриотик эшләрен һәм катлаулы хисләргә бай булган эчке дөньяларын тасвир итә. Бу повестьта язучы коммунистларның һәм партиясез большевикларның образын психологик яктан ышандырырлык тулы канлы образлар итеп гәүдәләндерә, совет кешеләренең мораль көчен тасвир итә. СССР Министрлар Советының карары белән Вера Панова «Юлдашлар» исемле әсәре өчен быел беренче дәрәҗә Сталин премиясе белән бүләкләнде. Без журналыбызның бу санында шушы повестьтан өзекләр бирәбез. Сугыш башланудан ун ай элек Лена Огородникова кияүгә чыкты. Шәһәр янындагы бер поселокта үзешчәнлек сәнгатенә смотр булырга тиеш иде. Җырчылар, биючеләр һәм нәфис сүз осталары белән бергә, поселокның акробатлары да үзләренең осталыкларын күрсәтергә жыеналар иде. Шәһәр физкультура советы смотрга Ленаны җибәрергә булды. Коммунхоз бер йөк машинасы бирде. Лена тузанга манчылган шыксыз машинаның иң арттагы урындыгына утырды. Яндагы урындыкларга ниндидер учреждениеләрдән таиыш булмаган иптәшләр утырдылар. Таныш булмаган иптәшләр өсләренә күн пальтолар, плащлар кигәннәр, аларның кулларында портфель иде. Лена исә, буй-сыны күркәмрәк күренсен өчен, бил турысын тарайтып теккән күк майка кигән иде. Майканың җиңнәрен ул терсәктән югары сызганып куйган иде. Хәзер аның җиңнәрне бик төшерәсе килә, ләкин ул ояла иде. Ул, бүтәннәрдән читтә, бер ялгызы Утыра, машина аны сикәлтәгә төшкән саен чөеп җибәрә, аның кыска чәчләре битенә бәрелә иде. Ирләр кычкырып сөйләшәләр- һәм нидәндер көләләр, алар Ленага бөтенләй игътибар итмиләр иде. Көн бик эссе. • Офык артыннан алсу зәңгәр болыт килеп чыкты. Ул, күтәрелеп, күкнең яртысына менеп җитте дә, кояшны капларга да өлгерә алмыйча, кабаланып коя да башлады. Күз алдын су стенасы ' каплады. Күк майка, юбкасы- ман нәрсә, кыска чәч — минут* эчендә манма су булды. Ленаның бите һәм аркасы буйлап гөрләвекләр агарга тотынды. Ирләр үзләренең пальтоларын һәм плащларын бөркәнделәр. Алар нидер кычкыралар иде. Шофер исә үзенең ябык кабинасында бара, мыегын да селкетми. Лена җеби һәм: «Бөтенесе дә хамнар болар!» дип уйлый иде. Кинәт, ирләрнең берсе торды. Пальтосын бөркәнгән килеш, бераз иелә төшеп килде дә Лена белән янәшә утырды. — Яле, менә болай! — дип,» үзенең күн пальтосы белән Ленаны башыннан ук бөркәп алды. Шулай итеп, Лена аның белән кысан пальто эчендә бер ялгызы калды. Кырыйдан яңгыр бәрмәсен өчен, аңа шактый йомарланып утырырга туры килде. Көчле яңгыр пальто өстендә һаман шыбырдый иде. Ленаның өсте шундый чыланды, ул шундый туңды, ул инде оялудан узган иде. Тик ул ярдәмнең Вера Панова 4 бик соң килүенә генә ачуланды. Кайчан гына исенә төшерде бит, ахмак. Ленаның башы ир кешенең күкрәге турысында иде. Ул аска карап бара һәм үзенең юешләнеп киерелгән, брезент шикелле каты һәм авыр юбкасы астында кысылып килгән юеш тезләре белән пальтоның шакмаклы эчлеген генә күрә иде. Кинәт нәкъ үзенең колаклары янында гына салмак, ләкин яңгыравыклы бер тавыш ишетте. Бу — йөрәк тибеше иде. Аның йөрәге. Ул гаҗәпләнде, тагын тыңларга тотынды. Валлаһи, ул элек типми иде. Юк, тибүен ул элек тә тибә иде, ләкин болай түгел, гадәттәгечә, тавышсыз. Ә. хәзер ул әллә ничек тибә. Нигә ул болай- тибә икән? Өзелеп-өзелеп аның йөзен күрәсе килде. Кем белә, әллә нинди биг әле ул. Кем белә, бәлки аның өчен йөрәкнең типмәве хәерлерәктер? Юк, типсен, нинди генә булса да тибә бирсен. һәм ул тибә иде. Бераз гына якты төшсен өчен, Лена, пальтоның алгы ягыннан ике бармагы белән тар гына ярык ясады да, башын сак кына бора төшеп, түбәннән югарыга таба аның йөзенә карады. Аның йөзенә күләгә төшкән, аның чырае караңгы, борчулы иде. Кара күзләре түбәнгә, Ленага карыйлар. Лена башын тизрәк яңадан аска иде дә аны бүтән күтәрмәде. Хәзер күн пальто эчендә ике йөрәк тибә иде инде. Ул, күзен йомып, бу ике йөрәкнең дулавын, ике йөрәкнең ярсып тибүен тынлады. Аның күңелендә, кайнар давыл булып—оялу, шул оялуның куанычы, горурлык, гаҗәпләнү һәм соклану дулкыны күтәрелде. Яңгыр туктады һәм әлеге ир кеше урыныннан торды. Ул ничектер каушый төшеп елмайды да: — Килеп тә җитәбез шикелле... — диде. Аннары ашыгып: — Сез утырыгыз, утыр, — диде, пальтосы белән аның иңбашларын каплады. — Салкын тияр... Ләкин Ленага болай ялгыз күнел. сез иде инде. Ул пальтоны алып ташлады да юбкасының итәген сыгарга тотынды. Кояш яңадан кыздыра башлады. Машина әрҗәсе эчендә балтырдан су иде. Мул итеп сугарылган туфрак исе, юеш карабодай, юеш әрем исе килә —һава гаҗәеп иде. Әлеге кешенең йөзе дә гаҗәеп иде. Барысыннан да гаҗәб- рәге яңгыр иде. Нигә шулай тиз туктады икән соң ул? Ява бирсен иде. Килеп җиттеләр. Лена, үзендәге яңалыктан бүтән берни дә күрмәс- тән, смотрны да, акробатларны да, үзенең бөтенләй юеш булуын да онытып, машинадан җиргә төште, Шушы көнгә кадәр Ленаның һичкемне дә сөйгәне юк иде әле. Ничектер, күңел куярдай берәүдә очрамады. Тормыш аны кешеләр белән әйберләр һәм йортлар яныннан ничектер читләтеп кенә алып узды. Аның бервакытта да үз гаиләсе, үз бүлмәсе булмады.. Хәтта аның исеме дә әллә ничә мәртәбә алмашынды. Анасы аңа Валентина дип исем бирде дә Валя дип йөртә башлады. Балалар йортында алты Валентина бар иде, буталмасыннар өчен, аны Тина дип атый торган булдылар. Үсеп җитәрәк аны бу исеме дә туйдырды. Ул исемен Еленага алмаштырды. Ул узганнарны исенә төшерергә яратмый иде. Алты яшендә чагында аның сукыр эчәк үсентесен кисеп алдылар. Аны шәһәр больницасының балалар палатасына салганнар иде. Наркоздан соң аңа бик кыен булды. Ул үзенең ачы селәгәе белән буыла, селәгәйне сөртеп алучы кеше юк, ул берәрсен чакырып та китерә алмый иде. Бүтән балалар янында аларның хәлләрен белергә килүче аналары, утыралар. tЛенаны ширма артына салганнар иде. Лена ыңгырашкач, юан гәүдәле тәрбияче хатын: Юлдашлар 5 — «Акырма, бер төшең дә авыртмый! — диде. Лена ыңгырашмый башлады. Ширманың теге ягында кемдер: — Анда кем‘баласы ята?—дип сорады. Әлеге хатын: — Беркемнеке дә түгел, балалар йортыннан, — диде. Анасы янында яшәве читен иде аңа, анасы эчәргә ярата иде. Кулына аз гына акча кердеме — хәзер аракы килеп чыга, кыяр килеп чыга, ниндидер хатыннар җыела. Эчәләр, җырлыйлар, иһаһайлап көләләр һәм аның анасына киңәш бирәләр: — Син аның өстеннән үзәккә язып бир. Ул шундый алдакчы булгач, үзәккә бирергә кирәк, бары шул гына. Ул алдакчыны Лена бер-ике мәртәбә үзе дә күрде. Анасы аны юындырып, юньлерәк күлмәген киертә дә, базарга алып барып ниндидер бер нэпманның кибетсыман нәрсәсенә алып керә иде. Кибетсыман нәрсә алдында, урамда астына ут ягылган зур кыздыргыч тора, анда тәмле булып, чыбыкларга киертелгән кисәкле сарык ите куырыла. Кибетсыман нәрсәнең эчендә өстәл тора, өстәл өстендә — тоз савыты, мичкә төсле борыч савыты, туралган яшел суган белән бер тәлинкә. Алдакчы шушыларның һәммәсенең дә хуҗасы иде. Ул итне үзе турый, үзе куыра, үзе үк идәнне дә себерә. Лена белән аның анасы өстәл янына утыралар да, бармаклары белән чыбыклардан суырып алып, сарык ите ашыйлар. Итнең мае, бормалы эзләр калдырып, Ленаның терсәгенә кадәр ага. Хуҗа, аларның яннарына утырып, пычрак алъяпкычы белән битендәге тирен сертә. Ул, авыр сулап, Ленага: — Аша, аша, — ди. Бармагы белән капшап аның алдына чыбыкка кнертелгән ит кисәге китереп сала,—Аша, менә монысы йомшаграк шикелле. Ул яшь түгел иде инде. Аның мыегы саргылт-сары, ә бер аягы агач иде. Ленаның анасы, гүя күз, яшенә чылангансыман, бите-кулы майланган ХӘЛДӘ: — Карарга кызганыч,—ди иде,— балаларның бертөрлесенең өсте-ба- шы чибәр йөри, ә икенче берәүсенең кышынкөзен аягына кияргә башмагы да юк. Ул бүтәннәр шикелле ук бала түгелмени? Хуҗа кеше, аның тәлинкәсенә ит кисәге салып, — Сез ашагыз, ашагыз, менә монсы йомшаграк шикелле, — дип мыгырдана. — Нихәл итим, минем бит алар үземдә йорт тулы! Җитмәсә тагын балалары белән үги кыз килде. Аның өстенә салымны шундый күп салдылар, шак катарсың. Каян алып, нинди килердән түлиседер... Сарык ите кыйммәтләнде, клиентлар аз, инде итек тазартырга чыгудан бүтән бер чарам да калмады.. — Алай буласы булгач, кызыктырмаска кирәк иде, котыртмаска. Хуҗа авыр сулый һәм гүя үз-үзе- нә сөйләнгәнсыман: — Әгәр сез миңа берәр дәлил китерә алсагыз, ул чагында бөтенләй башка гәп булыр иде, — ди. Ленаның анасы, чыбыкка киер- телгән сарык итен күкрәгенә кысып: — Я, ходай! — ди. Лена, болар сөйләшкәнне тыңлап, борыч савытына карап утыра. Хәтта ул аңа чыгып киткәндә дә бо- рыла-борыла карый, ләкин сорарга курка иде. Саубуллашыр алдыннан хуҗа аның анасына акча бирә. Алар балык кибетләренә сугылалар, анасы капкаларга берәр нәрсә ала, аннан соң аракыв алырга керәләр, өйгә кайтуга яңадан хатыннар җыела, алар эчәләр, җырлыйлар. Ленаның кызарынган анасы: — Мин аңа, алдакчыга, дәлилен күрсәтермен ■ әле, — дип кычкыра.— Кешенең башын әйләндергән өчен өйрәтермен әле мин аны, эттән туган нәрсә! Аңа тагын: * — Син үзәккә бир эшне, үзәккә! — дип кычкыралар. — Ирек куйсаң, алар, туганкай, башыңа менеп атланырлар. Вера Панова Ленаның анасы иске-москы җыючы булып эшли иде. Аның ике-өч көн югалып торган чаклары да бул- галады. Бервакыт ул ниндидер бер ир кеше ияртеп кайтты. Алар кичке ашны ашадылар да кроватька йокларга яттылар. Анасы, ике урындыкны янәшә куеп, Ленаны шуңа яткырды. Иртә белән Лена йокысыннан торды да кровать янына килеп, кунакны карый башлады. Ул, юан кулын идәнгә кадәр диярлек салындырып, кроватьның кырыенда йоклый иде. Кулның зәңгәр тамырлары бүртеп чыккан. Бармакларын яртысына кадәр куе кара төк баскан. Лена күңел болгаткыч бер әшәкелек хис итте. Ул, йомычка алды да, әшәке кулның зәңгәр тамырларына китереп сукты. Ләкин кеше уянмады. Төшке аш алдыннан алар тордылар. Ленаның анасы кибеткә барып кайтты. Алар әлеге кунак белән ашарга утырдылар. Ленага ярты стакан сыра белән бер кисәк бөккән бирделәр. Аларның сүзеннән ул* анасының каядыр китәргә җыенуын төшенде. Ул моңа куанды. Сыра аны башта көлдерде, аннары ул утырган урынында йокыга китте. Икенче көнне анасы Ленаны ниндидер бер урамга ияртеп барды да штукатуркасы купкан ике катлы ак йортны күрсәтте. — Менә шушында килерсең дә керерсең дә, китәрсең. Ятим мин, диярсең, атам да юк, анам да юк, беркемем дә юк, диярсең. Ленаның анасы бөккән пешерде, иптәшләре савыт-саба алып килделәр, зур мәҗелес кордылар. Ленаның әнисе, яңа ефәк күлмәктән, әле чәчләре тузгыган хәлдә биергә тотына, әле өстәл янына утырып, йо- дырыкларына таяна да: • — Минем язмышым, минем мәхәббәтем, — ди. — Аны кем хөкем итсен? Тегесе үзенекеннән баш тарта икән, аны монысы ничек сыйдырсын? Ул, алдакчы, тиешле алиментын түләсә, тагын бер хәл иде, ә ул, сволочь, сарык ите сузып котылырга чамалый. Ә мин, юләр, нәрсә көтәм? Минем тагын балаларым булыр әле. Теге кунак аңа: — Булыр, булыр, Паша, ышанып тор! — дип кычкыра һәм Ленаның анасы, үзенең агач каерысы шикелле тырпаеп торган күк кофтасын кыштырдатып, тагын биергә тотына иде. Ленаны бу тыпырдаулар, бу акырынулар тәмам ардырды. Ул кышын да, җәен дә кия торган бердәнбер баш киемен — ертык бүреген башы, на элде. Майдан бушаган кечкенә пыяла савытын һәм без сабын — шул ике уенчыгын алды да шыпырт кына, беркемгә дә сиздермичә, урамга чыкты, штукатуркасы купкан әлеге ике катлы ак йортка туп-туры китте. Капка төбендә торган кыска чәчле зур кызларга: — Мин ятим бала, — диде.— Минем атам да, анам да, бер кемем дә юк. Теге кызлар, бер сүз дәшмәстән, аңа җитди чырай белән бер карап алдылар. Лена, башын күтәрә төшеп, аларга әлеге өйрәнеп килгән сүзләрен тагын кабатлады. Бер кыз аннан: — Сиңа ничә яшь? — дип сорады. Икенчесе иптәшенә: — Анна Яковлевнаны чакырырга, ие? — диде. Лена ишек алдына күз салды. Анда кечкенә мәйданчык бар, даган бар, әйләнә-тирә яшел чирәм иде. Ул, күңелле тавыш белән: — Мин ятим бала, — дип кабатлый иде. Менә Анна Яковлевна килде дә Ленаны җитәкләп өйгә алып кереп китте. Анда Лена янына зур кешеләр җыелдылар да сораштыра башладылар: монда килергә аны кем өйрәткән, ул кайда яши? Алар зурлар иде, сөйләшергә җайлы булсын өчен, алар аны өстәлгә утырттылар, шулай да Лена аларны алдады. Ул, аякларын селки-селки: — Мине беркем дә өйрәтмәде,— ди иде. — Мин беркайда да яшәмим. Ул боларның аны өенә кайтарып Юлдашлар 7 җибәрергә теләүләрен сизенә, ә аның шушы яшел үләнле, даганлы өйдә каласы килә иде. Лена аларга ап-ачык итеп: — Минем монда каласым килә,—диде. Зурлар көлештеләр, алтын күзлекле кеше әйтте: — Милициягә белдерергә кирәк, — диде. Ни булса булды, ул көнне Лена шушы йортта, аш пешерүче кроватенда йоклады. Аш пешерүче аны тагаракта юындырды, чәчен кырыкты. Кичен һәм иртән зур балалар аны бик озак даганда атындырдылар. Бу йортта кечкенә балалар юк иде. Аш пешерүче Ленаны юыендыр- ганда, сукранып: — Мин мондый ананы танавы белән өстәлгә бәргән булыр идем, — диде.— Баланы ни хәлгә төшергән бит, бетләп беткән. Милиционер килде. Алтын күзлекле кеше Ленаны читкә алып кит- те дә сер итеп кенә аңа милиционерга дөресен сөйләргә кирәклекне әйтте. Югыйсә начар булыр, ул милициягә алып китәр, диде. Лена аңа: — Китсә соң! — диде. — Алып китсен. Мин милициядән курыкмыйм. Ул милиционерга да, мин ятим бала, дип, бер җирдә дә яшәмим, дип җавап бирде. Милиционер аннан: — Синең әниең нинди эштә? — дип сорады. — Чүпрәк җыя. һәммәсе дә көлә башладылар. Ничек кенә булмасын, Валентина исемле кечкенә кызы булган һәм чүпрәк җыя торган әнине таба алмадылар, чөнки ул инде китеп барган иде. Ленаны кечкенәләр тәрбияләнә торган балалар йортына бирделәр. Ул анда бер ел яшәде. Лена бик ■әрсез һәм кешеләргә исе китмәүчән иде. Ул беркемгә дә артык ияләшми, беркемнән, бернәрсә сорамый, берәүгә дә үпкәләми, ачуланмый да иде. Үзенә биргән нәрсәне ул бик яратып кабул итә, әмма яхшылыкка каршы яхшылык итәргә ашыкмый иде. Лена кешеләрнең аның, турында кайгыртуларына бик тиз ияләнде, ул үзен ашатуларында, киендерүләрендә, укырга өйрәтүләрендә, ниндидер хатыннарның аның күлмәкләрен юып, кемнәрнеңдер аша- рына хәзерләүләрендә гаҗәпләнерлек берни күрми иде. Кайбер хатыннар исә аның каршыңда кулларын чәбәклиләр һәм: Без аякларыбыз белән тып-тып, Кулларыбыз белән шап-шап... дип җырлыйлар иде. Моннан тыш алар тагын: «Безнең өстә явыз өермәләр дулый» дип, «Кузгал, уян, ләгънәт ителгән» дип җырлыйлар иде. Лена җыр җырлауга өскә йөкләнгән бер бурычны үтәү итеп карый иде. Бер елдан соң бу йорттагы балаларны таратканда, Ленаны’ бүтән йортка, бүтән шәһәргә күчерделәр. Монысында кыш озынрак һәм салкынрак була, күмер якмыйлар, утын ягалар, ә башкасы һаман шул бертөрле килеш калды. Ул зур булып килә иде инде. Валя дигән кыз — ул икенче иде, әллә кайчан ук, күптән үк булган кыз. Хәзергесен Тина дип йөртәләр иде. Аның торыр урыны бар, үз йорты юк. Иптәшләре бар, гаиләсе юк. Аның турында кайгырталар, ләкин ягымсыз кайгырту белән кайгырталар. Аны кыерсытмыйлар да, иркәләмиләр дә иде. Ул үзеннән таләп ителгәннең һәммәсен дә нәкъ кушылганча итеп эшли, чөнки ул орышканны яратмый иде. Аңа җиде яшь тулганда, алар йортына яңа мөдир куйдылар. Монысы комсомолец иде. Балаларның: «Без аякларыбыз белән тып-тып...» дигән җырларын ишеткәч ул: — Туктат! — дип кычкырды. Сез болай балаларны гарипләндереп бетерәсез. Алар хәзер үк ярты гарип диярлек инде. Аларга физкультура кирәк. Физкультура дәресләре Ленага ошады. Ул арада иң сәләтле, иң көчле кыз иде. Аны мактый башла- Вера Панова 8 дылар, макталу рәхәт иде. Шул вакыттан ул һәммә эшен дә бүтәннәр мактарлык итеп эшләргә тырыша башлады. Җиденче класста Конституция укыталар иде. Укытучы Конституциядән бер статьяны укып чыга да, бу статья бик яхшы һәм бик дөрес дип, озаклап аңлатырга тотына. Лена укытучыга текәлә дә: һәммә кешегә дә аңлаешлы бер нәрсәне нигә бу кадәр тырышып аңлата икән, дип гаҗәпләнә иде. Бу вакытта ул инде бишенче балалар йортына җиткән, комсомолга кергән, физкультура курсында укый, аны Елена дип атыйлар иде.— Укытучы һаман шул турыда сөйли, тик икенче башыннан гына тотынды. Ул совет дәүләтенең дөньяда иң дөрес дәүләт икәнлеген расларга тырыша... Л'ена . өчен дөньяда совет дәүләтеннән бүтән бертөрле дәүләт тә яшәми. Ул бу дәүләтнең үз баласы иде. Бу дәүләт аның өе, аның җире, аның күге. Бу җирнең һәр кешесенә ул иптәш дип дәшә ала. Ул теләсә кем кулыннан икмәк ала, һәм теләсә кем белән бер сынык икмәген уртаклаша ала. Ул теләсә кайсы оешмага куркусыз барып керә ала. һәм әңгәмә эш турында булганда, рәсми әңгәмә барганда, ул үзен бик иркен тота, сүзгә тапкыр була. Әмма сүз аның үзенә, аның шәхси тормышына килеп җиттеме, ул кыргыйлана, үз эченә бикләнә — ул мондый әңгәмәгә гадәтләнмәгән иде. Ул ирләргә ике мәртәбә кирәгеннән артык якыная язып калды. Курсларны тәмам иткәннән соң, Лена тимер юл мәктәбенә укытырга керде һәм тимер юлчыларның гомуми торагында яши башлады. Район физкультура советының секретаре булып Катя Грязнова эшли иде. Аның күзләре кара, аңгыра һәм эчкерсез, ә яңаклары боты төсле кызыл. Физкультурага аның бертөрле дә бәйләнеше юк, канцеляриядә утырудан аны май баскан иде. Ленага ул сокланып туймады. — Ничек яши аласың син гомуми торакта? — диде. — Кайтсаң үзенг китсәң үзең, эшеңне карарга бер кешең юк. *Ул Ленаны үзләренә дәште. Лена барды. Катяның әнисе бар, әнисенең өч бүлмәле өе бар, сыеры бар, кура җиләкле бакчасы бар. Чәйне шомырт агачы астында самовардан агызып эчәләр. Катяның кроватенда әнисенең кулы белән чигелгән унбишләп мендәрчек бар. Лена бу мендәрчекләргә, кечкенә вакытта борыч савытына карагансыман, сокланып карап торды. Лена, ихтыярсыз тирән сулап: — Ие, син шәп яшисең, — дип куйды. — Күч безгә, — диде Катя. — Икәү апалы-сеңелле кебек яшәрбез. Хәлеңнән килгән кадәр түләрсең. Безнең сыерыбыз яхшы, тиз тазарырсың. Ә хәзер . син коры сөяк кенә. Катяның әнисе дә чакыра башлады. — Безгә күчегез, Леночка,— диде. — Безнең Катечка сезне бик ошатты. Туташларга андый торакларда яшәү яхшы түгел, Алла күрсәтмәсен. Катяның әнисе, кызы шикелле үк эчкерсез, ягымлы күзле, битләре җыерчыклы, тын холыклы кеше иде. Лена аларга күчте. Аңа Катя бүлмәсендә бер кровать куйдылар. Катя үзенең мендәрчекләренең яртысын үз кулы белән Лена кроватена күчерде. Ленага җылы сөт эчертә башладылар. Тормыш җайланып һәм җиңеләеп китте. Ләкин бу рәхәт бик кыска гомерле булып чыкты. Катя янына аның бала чагының дусты булган бер яшь кеше килгә- ли иде. Ул кайдадыр бухгалтер ярдәмчесе булып хезмәт итә, кичләреэ бакчадагы шомырт астында мандолина уйный иде. Лена аны, физкультура белән шөгыльләнмәве өчен, дошман күрә иде. Хәтта ул аның күзе ни төсле икәнлеген дә әйтә алмаган булыр иде. Ничектер бер кичне Лена кайтканда Катя елап утыра иде. Лена, чын күңелдән борчылып: Юлдашлар 9 — Сина ни булды? — диде. Катя: — Берни дә булмады, — диде, күз яшен тыеп, Ленага карамастан, үпкәләп утыра башлады. Күрше бүлмәдән Катя әнисенең мыгырдаганы ишетелде: — Моны нәрсә дип әйтергә дә аптырыйм инде мин. Яхшылык оны. тыла торгандыр шул, күрәсең. — Ни булды соң сезгә? Катяның әнисе, бүлмәгә керә-ке- рә, сүзен дәвам итте: — Миңа яхшылык итәләр икән, мин дә яхшылык белән кайтарырга тиешмен, һич болай түгел. Лена, бу сүзләрнең үзе турында баруын уйлап та карамастан, тагын сорады,- * — Нәрсә турында соң сез? Катяның әнисе: — Без сине, Леночка, үз туганыбыз шикелле якын күрдек, — диде. — Ә сез әнә нишлисез. Бу бит акылга сыймаслык, хәзерге заман туташлары гына эшли ала моны. — Мин сезнең ни турыда сөйләвегезне һич аңламыйм. Минем сезгә һичбер начарлык эшләгәнем юк. — Акланырга тырышма да, нитмә дә, сөеклем, мондый эшләрдә һәрвакыт хатын-кыз гаепле. Егет кеше ул, яшь бозау шикелле, кая тартсаң, шунда бара ул. Лена, хәйран калып: —- Сез нәрсә, Катя егетенә мин гашыйк булган дип уйлыйсызмы әллә?-—диде. Ул көлеп-җибәрде.— Юк, минем аңа гашыйк булганым юк. Катяның әнисе әйтте: — Юк, Леночка, , беркем дә сез аңа гашыйк булгансыз дип әйтми дэ, — диде. — Ә менә аның сезгә гашыйк, булуы, бу инде Леночка — сез безне гафу итегез — бусы инде һич килешә торган эш түгел. Катя, башын өстәлгә салып, елап җибәрде. Лена ачудан яңгырап ишетелә торган тавыш белән: — Ансы миңа мәгълүм түгел, — Диде. — Ник шайтаныма китми. Ми. на нигә кирәге бар аның! — Шайтанмыдыр, түгелмедер, аисын без белмибез. Үзе яшь кеше, үзе чибәр, үзе эчми, хезмәт хакын яхшы ала. Лена, Катя белән икесе йоклый торган бүлмәгә кереп, кроватена сузылды. Кешеләр читтән карап торганда гына яхшы шикелле күренәләр икән. Аның бу йорттан китәсе килә иде. Катя, кереп, аның янына утырды да кочаклап алды. — Әнигә ачуланма, — диде. — Мин беләм, синең һич гаебең юк. Ирләр үзләре әшәке, алар үзләре алдакчы. Ленаның теге алдакчы һәм сарык ите исенә төште. Ул . көлеп җибәрде. Катя, үзенең киң күңеллелеге белән горурланып, аны үбеп алды. Алар кичке ашны ашарга кузгалдылар. Лена җылы сөт эчә һәм: «Теләмим, моннан китәм!» дип уйлый иде^ Берничә көннән соң ул Катяның егетеннән хат алды. Ул аңа үзенең Ленаны сөюен язган иде. Лена хатны ертып ташлады һәм гомуми торакка кайтты. Икенчесе ул тормышка чыгудан алты ай элек булды. Гомуми торакның түбәнге катында ирләр яши иде. Югарыда, хатын- кызлар яшәгән катта, җыйнак һәм чиста иде. Плитәдә ап-ак алюмин кастрюльләр, күк йөзе төсле матур чәйнекләр тезелеп тора. Ирләр кап- кара булып ысланган эмальле кружкаларында йомырка да куыралар, шунда ук кырыныр өчен су да җылыталар. Алар идәнгә какыралар, төкерәләр, тәмәке төпчекләрен ташлыйлар. Лена алардан читтәрәк йөрергә тырыша иде. Бервакыт түбәнге коридордан узып барганда, аны кайсыдыр туктатты. Ул калын баритон тавыш белән: — Иптәш, гафу итегез, сезнең градуснигыгыз юкмы? — диде. Лена туктый төште. — Нинди градусник? — Температура үлчи торган. Беләсезме, сизәм, бөтен тәнем кызыша, ә үлчәргә берни юк. Лена: — Сорашып карармын,-—«дип; өскә менеп китте. Вера Панова Ю Күрше хатыннан градусник алып, түбән төште. Баритон аны шул ук урында көтеп тора иде. Ул рәхмәт әйтте һәм аның кайсы бүлмәдә торуын сорап калды. Чирек сәгать узгач, ул аның ишеген шакыды. — Утыз тугыз да дүрт, — диде. Әйтерсең, Лена бу турыда аннан сораган. — Менә бит, каһәр төшкән нәрсә, һич котылыр әмәл юк үзеннән. — Ни белән авырыйсыз? — Ленаның апендициттан башка берни белән дә авырганы юк иде. — Бизгәк. Ул ишек төбендә таптана, аның чыгып китәсе килми иде. Ул бөкере борынлы, аның бите озынча, ябык һәм дәртле иде. Ул гүя: «Нихәл ит- мәк кирәк, без түзәргә өйрәнгән инде!» дигәнсыман, шулай да газапланган чырай белән башын артка чөеп: — Хина да бетте, — диде. — Ләкин мин хәзер аптекага барам. — Ул кулын селтәде. — Мин нинди генә температура белән дә чыгам, өйрәнгән инде. Кыш иде, тышта салкын, егерме градуслап булыр. Лена әйтте: — Рецептыгызны бирегез, үзем алып кайтыйм. — Юк, юк, — диде егет. — Алай ярыймыни? — Ихтиярыгыз. — Хина бер сум егерме тиен тора.—Ул Ленага рецепт белән бер сум егерме тиен акча бирде. Аның бармаклары бик нечкә иде. Янчыгыннан акча чыгарганда ул чәнчә бармагын тырпайтып куйды. Лена аңа хина алып кайтып бирде һәм’ лимонлап чәй эчерде. Ул аны кызгана иде. Алар дусландылар. Ул аңа һәр кичне кереп утыра торган булды. Ул кәефсезләнә башласа, Лена аның янына төшеп хәлен белә, тәрбияли иде. Ул Ленага үзе турында бөтенесен сөйләп бирде. Ул инженер икән. Лена гаҗәпләнде: ул инженерлар, кондукторлар белән бергә, гомуми торакта яшиләрдер дип уйламый иде. Ул аңа: — Минем квартирым гаҗәп яхшы иде, — дип аңлатты. — Мин аны хатыныма калдырдым. Аның хатыннары дүрткә тулган. ҮЬенең әйтүенә караганда, алар дүртесе дә аны ташлап киткәннәр. Бу бик сәер килеп чыга иде: имеш, квартира да, бөтен байлык та алар, га кала, баритон исә, җиңелчә генә икенче квартирага, өйләнмәгән кешеләр торагына күчә. Ике хатыныннан аның балалары да булган имеш. Ул, авыр сулап: — Гаҗәп чибәр кыз балалар,— дип куйды. — Ничек соң сез аларның берсе белән дә тату яши алмадыгыз? Җавап урынына ул сызгырырга тотынды. Ул бик матур сызгыра, урамда малайлар сызгырган шикелле итеп түгел, бөтенләй башкача сызгыра иде. Сызгырып бетергәннән соң ул: «Монсы Чайковский- ның дүртенче симфониясеннән»,— диде. Аннан соң ул Ленадан: «Шигырь яратасыңмы?» — дип сорады, һәм Асеевның: «Юк, син минем ка- дерлем түгел, сөеклеләр болай булмыйлар», дигән шигырен укып күрсәтте. Бу Ленаны дулкынландырды, чөнки аның мондыйны һич ишеткәне юк, аның поэзия белән танышлыгы җиденче класс хрестоматиясе белән чикләнә иде. Ул кеше бик күп шигырь белә, аларны көннең һәм төннең теләсә ни вакытында укый ала иде. Алар төннәрен бик озак утыр- галый башладылар. Ленаның аны күрәсе килә, аның укыганын тыңлыйсы килә иде. Ләкин бервакытны үз бүлмәсендә «Чегәннәр»не укыганда аның иң соңгы: «һәм һәркай- да йөгәңсез дәрт хөкем сөоә, язмыштан качып котылу мөмкин түгел» дигән юлларын укыганнан соң, ул шул ук сөйкемле тавышы белән: «Мин сезне сөям!» диде һәм Ленаның авызын үзенең тәхмәке исә аңкып торган юеш иреннәре белән каплады. Лена сикереп торды да аны шундый итеп төртеп җибәрде, баритон аркасы белән ишеккә барып бәрелде. Ул, бераз тын торганнан соң: — Нык, бик нык! — дип куйды. Лена кечкенә йодырыкларын йо Юлдашлар марлаган хәлдә, җиңел һәм тиз-тиз атлап аның яныннан узды да, борылып та карамыйча, чыгып китте. Үз бүлмәсенә менгәч ул тиз генә авызын чайкады. Ул гына да аз шикелле тоелды. Ул порошок белән тешләрен тазартты. Аңа ниндидер бик әшәке нәрсә йоткан шикелле тоела, җирәндерә иде. Менә чын мәхәббәт үзе башланды. Мондый мәхәббәтнең беркемдә дә булганы юк иде. — Үп мине... — Гаҗәеп кыз син. Синең тезләрең статуяларныкы шикелле. Беләсеңме, теге, борынгы грек статуяларының тезе кебек. Кемгә мондый сүзләр әйткәннәре бар? — йокла, кечкенәм. Минем кулымда каты түгелме сиңа? Кемне болай иркәләгәннәре бар? — Үп мине... Гомерендә беренче тапкыр УЛ үз квартирасында яши башлады. Гәрчә ул бер генә бүлмә булса да, анда ниләр генә юк иде! Көзгеле шкаф, юан аяклы, озайта торган өстәл, язу өстәле, диван, урындыклар! Моннан тыш, кухняда савыт-саба шкафы бар иде әле. һәм болар һәммәсе дә аныкы, Ленаныкы, ә ул үзе Данил- ныкы, Даньныкы, Даньканыкы иде. Шундый гаҗәеп исемнәр була лабаса! Егерме ел буена беркемнеке дә булмыйча торды, торды да, хәзер менә куана-куаңа һәм сокланып чын хуҗасының канат астына килеп керде. Лена аны олаеп килә торган кешегә исәпли, аңа егерме сигез яшь иде инде. Аның яшь булмавы Лена. та ошый калды,.чөнки аның уенча бу Ленаның үзенең дә дәрәҗәсен күтәрә кебек иде. Ул Ленага бүләк алып кайтуны бик ярата, чөнки Лена һәр бүләкне бик куанып ала: «Минем бервакытта да мондый туфляларым булганы юк иде», ди, — «минем беркайчан ла мондый күлмәгем булганы юк иде», һәм тәэсирләнеп ире әйтә иде: — Куанычым, — ди иде, — синең мондый күлмәкләрең дистәләп булырга тиеш. Иң гади шоколадны да Лена шундый куаныч белән, шундый тәм. ле итеп ашый торган иде, хәтта аңа карап торуы ук күңелле иде. Өй эшләрен караганда ул алъяпкыч бәйли һәм шундый кыяфәт белән эшләп йөридер иде ки, әйтерсең, ул бөтен гомерен үз квартирасында хуҗалык эшләре белән шөгыльләнеп уздырган. Тормыш дигән нәрсә бәхет һәм могҗизалар белән түбәләмә тулы булып чыкты. Мәхәббәт Ленаны үзгәртте. Аның хәзер йөреше дә башкача, ул иңбашларын да бөтенләй икенче төрле’ тота иде. Ул күкрәк тавышы белән, гөрләп сөйләшә торган булып китте. Аның күзләре кысыла төштеләр, алар каралгансы- ман күренә башладылар. Ул куанычтан балкып тора, аңа урамда сокланып карыйлар, бу хәл аның тантанасын тагын да көчәйтә иде. Ун ай шулай узды. Ун ай, өч йөз көн һәм өч йөз төн. Аның ирен армиягә беренче көнне үк алдылар. Бу коточкыч көн иде. Лена беренче мәртәбә Данил тормышында үзенең беренче урында тормавын күрде. Ул бүлмә буенча үзенең ниндидер әйберләрен җыеп йөри һәм, үз уйларына чумып, Ленага ничектер таркау бер кыяфәт белән эндәшә. Лена моңа үпкәләмәде. Эш үпкәләүдә түгел иде. Ул аның бу ягын бүген беренче мәртәбә генә күрде. Хәзер аның тормышында беренче урынны ниндидер ирләргә хас бер эш биләп тора, ул эш аны үзенә өнди иде. Ул әле китмәгән, шулай да ул хәзер үк Ленаныкы түгел иде инде. •Хәер, бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Лена кулы белән битләрен каплады. Әгәр бүтәнчә булса, ул аны сөйми башлаган булыр иде. ■ Юк. Алай булмас, аны ташлау мөмкин түгел. Шулай да аның куанычы сүрелер иде. Лена бит спортчы, амазонка, ярышларда җиңеп чыгучы, ул андый нәрсәләрне тирәитен Вера Панова 12 аңлый. Фәкать көчлене җиңгәндә генә тантананы бәйрәм итәргә мөмкин. Көчсезне җиңүнең нинди даны булсын? Аның йөрәге көчле иде. Лена аның белән горурлана иде. Боларның һәммәсен дә Ленаның аңлавын. Даниилга төшендерү өчен, нидер эшләргә кирәк. Ул аннан канәгать булып китсен. Барыннан да элек үзеңнең тирән борчуыңны яшерергә кирәк. Әнә ул үзен нык тота бит, гадәттәгечә тыныч тота. Шаярта. Лена да шулай була ала бит. Аңа юл әйберләрен хәзерләшергә кирәк. Утырганмын да, кунактагы шикелле кулы м н ы ку шы рга н м ы н. Менә ул юл капчыгына күлмәген сала, ә аның сәдәбе юк. Лена моны ачык хәтерли. — Тукта, Даня, үзем! Ул, капчыктан бөтенесен кире алып, ямыйсын ямады, сәдәбен такты. Үзе әйткәнчә, аз гына ашамлык та салды, кырыну-дирбиялары алырга киңәш бирде. Итек кремы салды, щетка салды, кәгазь, конверт, шырпы салды. Даня аның әйберләрне капчыкка ничек тутыруын карап утырды. Монсы да нәкъ шулай булырга тиеш: сугышка озатыр алдыннан хатыны аның юл кирәкләрен әзерләгәндә, ир кеше утырып ял итә, тәмәкесен тарта. Китәргә җыенып беткәннән сон, саубуллашыр алдыннан иркәләргә килгәч, Лена, иренең башын үзенең күкрәгенә куеп, аның йөзенә яңа бер хис белән, чиктән тыш бер якынлык һәм башны әйләндерә торган көчле бер ягымлылык хисе белән карап торды. Элек сөеклесе булган шикелле үк, хәзер ул аның сеңлесе дә, анасы да, һәммәсе дә иде. Ул аны вокзалга кадәр озата барды һәм озатканда күз яшен күрсәтмәде. Ире аннан: — Мин киткәч син нишләмәкче буласың? — дип сорады. Лена уңайсызланып елмайды: — Хәзергә берни дә уйламадым әле. Ул Ленага карап алды һәм аның күзләрендә борчылу күренде. — Шулай да син бөтенләй үк акылсыз кыланмассың бит? — Юк, кыланмам. — Кечкенәм, зинһар романтикасыз гына, ярынмы? Сугышканда аек булырга кирәк. — Мин романтикасыз гына. Соңгы мәртәбә алар шундый бер зәһәр үбешү белән үбештеләр, аннан . соң инде берни дә әйтәселәре калмады. Ул вагонга керде. Лена, берни дә күрмәстән, кайтырга чыкты. Шулай ук берни дә күрмәстән, ул өенә кайтып керде. Бүлмәдә әйберләр аунап ята. Ул булмагач берни дә кирәкми иде. Сугыш күпмегә- сузылыр икән? Ул, ике елга сузылыр әле, диде. Ике ел! Аннан башка бер генә минут яшәүнең дә мәгънәсе юк бит! Ул сагынып, саргаеп үләр! Ничек яшәргә? Буылып үләргә мөмкин. Лена идәндә ачык чемоданнар һәм тузгып яткан күлмәк-күнчек арасында утыра. Аның йөзе соры, күзләре сүнгән иде. Иреннәре дә соры иде. Менә аның иренәре елмайдылар. Ул елтыраган күзләре белән күтәрелеп карады. Иренең язмышы нинди булса, аның язмышы дз шундый ук булыр. Ул ирен озата барганда кигән кыйммәтле күлмәген салды да, терсәкләре ямалган иске күк майкасын киде. Ачкычны управдомга бнрәсе> икенчесен — Катя Грязновата, караштырып торсын. Монда утырасы юк. Тик бөтенесен дә яхшылап җыештырырга кирәк. Кем белә: бәлки, ул алданрак кайтыр? Ул бөтенесен җыештырды да үзенең оҗмахыннан чыгып военкоматка китте. Данилов, булачак поездның комиссары, казарма саен йөреп, үзенә кирәкле кешеләрне җыя иде. Аңа кеше күп кирәк иде. Ул казармага килеп керә дә, вокзалдагы шикелле, төенчекләренә һәм чемоданнарына утырып торган яки йокымсыраган кешеләргә дәшә башлый: — Хәрби фельдшерлар бармы? Фармацевтлар, кочегарлар бармы? Юлдашлар 13 Иптәшләр! Фармацевтлар бармы? Менә аның янына көлемсерәп торган уйчан-хәйләкәр йөзле, малайларсыманрак бер кечкенә хатын килде. Өстендә күк майка. Чәче кыска. — Сез фармацевтмы? — дип сорады Данилов аннан. — Түгел, мин физкультура укы- I тучысы. — Физкультура кирәкми, — диде Данилов. Лена көлеп җибәрде. — Кирәкмәгәнен беләм. Мин санитарка булып эшли алам. — Юк, булмый,—диде Данилов.— Анда көчлерәк кешеләр кирәк. Ул тагын көлеп куйды, тиз генә иелде дә Даниловның; тез астыннан эләктереп алды, һәм Данилов үзенең күтәрелүен сизде. Ие, бер генә секундка булса да ул аны күтәрде. — Яхшы, — диде Данилов, — берни әйтер хәл юк, яхшы. Ул аның каршысында туп-туры басып тора, аның сулышы тыныч иде. — Ни исемле? — Лена Огородникова.- Ул Даниловка бик ошады. — Таза нәрсә, — диде, — теләсә кемне бер үзе күтәреп йөртә алачак. Данилов та Ленага ошады. Дөресен әйткәндә, Данилов үзе түгел, аның фамилиясе. Бүтәннәр аңа һәммәсе дә, иптәш комиссар, дип дәшә, ләр иде. Лена аңа һәрвакыт иптәш Данилов дип дәшә торган булды. Аңа бу исемне әйтү рәхәт, ул аңа сөеңлесенең исемен хәтерләтә иде. Данила, Даниил, Даня, Данька... Данилов Ленаны башта вагонаптекага беркеткән иде. Чөнки аңа, Лена яралыларны перевязка өстәленә бик ансат менгезеп утыртыр шикелле тоелды. Ләкин перевязка ясаучы сестра Юлия Дмитриевна поезд начальнигына әйтте: — Иптәш начальник, миңа бүтән санитарка бирүегезне үтенәм, —• диде. Беркемнең дә күңелен кайтарырга яратмый торган доктор, аның теләген үтәргә хәзер, торган хәлдә: Нигә алай? — дип сорады. — Монсы ошамыймы? — Ие, ошамый. — һм... Беләсезме, минем үземә дә ул әллә ничегрәк шикелле күренгән иде, тегеләйрәк, ә? — Шул-шул менә, тегеләйрәк шул. — Ничектер, ниерәк түгел, ә? Юлия Дмитриевна, теш арасыннан сыгып: — Җиңеллеге йөзенә үк чыккан, — диде. — Ие, ие, ие, җиңел акыллы, җи. ңелчә. — Доктор, башлыкларча ым кагып: — Яхшы. Мин бу мәсьәләне уйлап карармын, — диде. Ул Даниловка әйтте: — Ничектер безгә аптекага пкен- че санитарка куярга иде, ә? — Ни булган? Булдыра алмас дип уйлыйсызмы? — Ие, булдыра алмас. Без сестра белән күз салгаладык та — булдырмас шикелле, җпңелчә, бик җинел- чә. Анда, беләсезме, олысымаграк, кирәк, ныграк кеше кирәк. Данилов каршы килеп маташмады. Андый эштә медицина үзе яхшырак белә. Аптекага Клава Му- хиианы куеп, Ленаны кригер вагонына күчерделәр. Лена вагон буенча арлы-бирле йөри һәм аны бер туктаусыз җыештырып тора иде. Тәрәзә _ пыялаларына, ялтырап торган шүрлекләргә сөрткән саен тузан куна. Үзен аптекадан күчергәнгә Ленаның бераз кәефе китте. Бу, һичшиксез, теге кызыл шәйтан эше, теге килбәтсез сестра эше инде бу. Менә гарип дисәң дә гарип инде. Мөгаен, аны беркайчан да, беркем дә сөймәгәндер. Аңа шул кирәк тә. Нәрсә дип ул Ленага каныкты соң әле? Шул убырлы карчыкка үч итеп, Лена үз вагонын бүтәннәрдән чистарак тотар. Ие, ул үзенекен итәр! һәм ул көн буе, кулына чүпрәк тотып, чиләк күтәреп йөри, Катя әнисе шикелле, тәрәзә пыялаларын газета кәгазе белән сөртә, одеаллар- ны селкә иде. Чебен, чебен! Каян чыгалар ул каһәрләр! Әле вагонда ашамлык заты да, кеше исе дә юк, ә чебеннәр, әнә алар. Менә берсе Вера Панова 14 очып китте, аның артыннан икенчесе. Лена чебеннәр артыннан йөгерде. Берсен тотты, икенчесе каядыр качып өлгерде. Лена анысын таба алмады. Клава Мухина лампочка- ларга бинттан абажурлар ясаган. Абажурларның чит-читләрен бик матур итеп күпертеп сырлаган. Ленаның көнчелеге килде.- ул алан күпертеп сырлый белми иде. Клава белән дуслашырга кирәк булыр, өйрәтсен. Ләкин Клава көне-төне бөтен вакытын аптекада уздыра, ә Лена исә, Юлия Дмитриевна белән очрашмас өчен, анда сирәк булырга тырыша иде. ...Ленаның ире беркайчан да яныннан китми, һәркайчан аның күңелендә була иде. Дөрес, ул аның белән элекке шикелле һәрвакыт сөйләшә алмый һәм һәр хәрәкәтен аңар ошар дәрәҗәгә китереп җиткерә алмый, чөнки аның эше бик күп. Шулай да ул аның үз янында булуын бер генә минутка да онытмый, аңа әледән-әле мораҗәгать итә иде. Ул койкалардагы мендәрләрне кабарта да, үз эшенә үзе сокланып, «Менә шулай, Даня», дип куя. Аннары ул аңа.- «Хәзер без тагын бер мәртәбә идәнне юып алыйк!» ди. Бары ял сәгате җиткәннән соң гына ул узе белән ире һәм аларның мәхәббәтләре генә хөкем сөрә торган ягымлы һәм хәйләчән серле дөньяга китә торган иде. Ләкин ул ягымлы дөнья өчен вакыт бик аз кала иде. Әле кухняга бәрәңге арчырга дәшәләр, әле доктор Супругов шәхси гигиена турында лекция укый, һәр көн иртән комиссар Данилов бөтен команданы җыеп сводка укый, аннан соң фашистларның нинди ерткычлар булуын, безнең уңышсызлыкларныц вакытлы хәл икәнлеген, ахыр чиктә Кызыл Армиянең барыбер җиңеп чыгачагын, гитлерчыларның тетмәсе тетеләчәген аңлата... Лена Данилов сөйләгәнне тыңлый-тыңлый: «Нигә шул кадәр озын итеп сөйлисең... — ди иде, — без җиңәсен, Данька белән мин җиңәргә тиешлекне синнән башка да беләм, шулай булмаганда Даньканы да үтерерләр, мине дә үтерерләр, һәм без ул бәхетне татымый калачакбыз бит». Немецларның шәһәр артыннгв шәһәр алулары Ленаны ул кадәр борчымый иде. Я, тагын бер шәһәр алдылар, ди. Нишләмәк кирәк. Барыбер кире алачакбыз бит. Тик тизрәк җиңәсе иде дә, тизрәк элекке тормыш кайтсын иде, тизрәк Данька кайтсын иде. Ленаның аннан бер хат та алганы юк иде әле, шулай да ул аның исәнлегенә ышана иде. Төнлә Лена бик тыныч йоклады, ул поездның йолыккалавына да, Даниловның, барлап йөрүенә дә уянмады. Ул яктырып килгәндә генә уянды. Таң алдыннан ниндидер бик яхшы бер төш күргән иде. Ул, күзен ачмастан, шул яхшы төшкә елмаеп ятты. Шунда күзен ачмас борын ук бөтенесе аның исенә төште: андый берни дә юк, ул санитар поезддында яралылар алыр, га бара, поезд кайдадыр туктап тфа — шулай ук килеп җиттекме икәнни инде? Ул сикереп торды да тәрәзәдән тышка сузылды,- тимер юл будкасы, болын, урман, урманда кошлар сайрый, көнчыгышта таң беленә; алсу таң, һавадай җиңел, сөйкемле таң, шундый моңсу таң, хәтта елыйсы килә! Бөтен күк йөзендә алсу каурыйларсыман җиңел болытлар. Мондый күк йөзен аның беркайчан да күргәне юк иде. «Тагын разъездга килеп туктаган, быз. Безне озатырга һич ашыкмыйлар». Ул иртәрәк уянган икән, һәммәсе дә йоклыйлар әле. Тагын ике сәгатьтән генә торасы. Бераз ятып алырга мөмкин, бәлки тагын берәр яхшы төш күрер... Ләкин комиссар Данилов торган инде. Ул вагон-кухнядән чыгып килә. Лена юбкасын киде дә яланаяк килеш вагоннан чыкты. Тышта сал- кынча иде. Кошлар торган саеи тавышланыбрак сайрыйлар. Будка янындагы кечкенә бакчада канәфер куагы чәчәк атып утыра. Зур-зур алсу чәмәк өемнәре астында аның яшел яфрагы бөтенләй күренми. Ленаның канәфер ботагы сындырып Юлдашлар 15 аласы килде. Ул бакчага таба атлады. Канәфер ботагына кулын гына суза башлаган иде, аңа Данилов кычкырды: —• Әй, Огородникова, вагонга мен. Хәзер кузгалабыз, утырмый калырсың! Лейа бары иренен генә бүлтәйтте. Кузгалабыз, имеш! Исең киткән икән! Экспресс түгел лә ул. Лена бара торган көенә сикереп менә алмас дисеңмени? Ул ботак сындырганда аның битенә салкынча чык тамчылары чәчрәде. Поезд кузгалды. Данилов белән Медведев вагонга менделәр. Лена юри үз вагоны килеп җиткәнне көтте. Тәгәрмәчләр астыннан чыккан җылы җил аның ялангач аякларына бәрелә-бәрелә алга йөгерә иде. Иң соңгы вагон үз турысына килеп җиткәч, ул култыксага тотынды да җәһәт кенә сикереп үзенең тезеннән югары булган баскычка бик җиңел менеп басты. Баскычта торган килеш ул үзенең шундый булуына куанып барды — кара ул нинди оста сикерде, кара нинди көчле ул, каршыдан искән җил аның маңгаена, күкрәкләренә нинди рәхәт итеп сыйпалып уза. Ул көлемсерәп: «Күрәсеңме, Даня, синең Ленаң нинди!..» диде һәм аңа үзен туйганчы карарга мөмкинлек биргәннән соң вагонга керде. I I Jit | Кичке ашны да ашадылар. Поезд бик акрын, сизелер-сизелмәстәй генә сөйрәлә, кайчакларны ул бөтенләй туктап кала иде. Чигенүче гаскәрләр белән тулган олы юл тагын ераклашты. Хәзер поезд тәрәзәсеннән шәһәр тирәсе — өйләр, читән белән әйләндергән яшелчә бакчалары, көтүлекләр күренә башлады. Ниндидер дача күренеп калды, аның түбәсе юк, тәрәзә урыннары, буш күз чокырысыман, караеп тора, ак стеналары көйгән. Япякты булып ниндидер бер авыл яна, аның аргы ягында сөремләнеп иген басуы янып ята. Монда җир бете чокырлар белән ермакланып беткән, кешеләр бөтенләй күренми диярлек. Хәзер инде вагоннар туктаусыз тетриләр. Тәгәрмәч тавышлары аша якындагы канонада гөрелтесе ае- рымачык ишетелә башлады. Юлия Дмитриевна вагон тәрәзәсеннән карап бара. Димәк, дошманга каласы җир шушы икән инде. Псков. Аның Псковта булганы бар иде. Анда аларның кардәшләре яши иде. Кечкенә чагында шуларда кунакта булганы бар. Вокзалдан из- возчикка утырып бардылар. Ул вакытта анда трамвай юк иде әле, хәзер, мөгаен, бардыр инде. Юкә чәчәк аткан чак, бал.исе аңкый. Кич иде. Күк йөзе көрәнсу, җылы, шәһәр өстендә салмак һәм мәһабәт чаң тавышы тирбәлә. Юлия Дмит- риевнаның апасы «Без Псковныкылар» ди, аның бу сүзендә шундый бер горурлык ишетелә, иде ки, әйтерсең, Псков кешеләреннән дә чибәррәк халык бөтен Россиядә дә юк. Псков хәзер нинди икән? Теге, түбәсез дача шикеллеме, яна торган авыл кебекме? Аны бомбалар җәрәхәтләп бетергәндер, аны гаскәрләр ташлап чыгадыр, ул төтенлидер, чокырлар белән ермакланып беткәндер... Ләкин Юлия Дмитриевна Псковны күрә алмады. Бер-берсен аркылы-торкылы кисеп узган юллар буенча поезд бик озак барды. Тирә-якны товар вагоннары томалап тора, колак төбендә генә һаман гөрселди, тәрәзәләрдән кара төтен керә. Төтен таралып киткән арада, янгын шәүләсеннән куе ал төскә кергән күк йөзе күренә. Поезд туктады. Юлия Дмитриевна санитарканы дәшеп китерде: — Клава, штабка барып белеп килегез, начальник белән комиссар кайда икән. Аның уенча монда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, һичшиксез, булырга тиеш. Шуңа карамастан, үзенең һичбер эшсез менә шулай тик торуы аны борчый иде. — Берәр боерык юкмы икән? — Хәзер, Юлия Дмитриевна. Мин тышкы яктан гына йөгерәм. Вера Панова 1G — Сез поезддан беркемгә дә чыкмаска днгән боерыкны белмисезме әллә? Эчтән генә барыгыз. Клава китте. Тәрәзә каршында торган поезд кузгалды. Аның плом- баланган вагоннары тәрәзә турысыннан, җелт-җелт килеп, бик озак уздылар. Поезд китте. Аның аргы ягында икенче состав бар икән. Шулай да хәзер бераз яктыра төште, янгынның озын телләре күренә башлады. Шомлы куе-кызыл төскә кергән төтенле күк йөзенә әле аннан, әле моннан озын ялкын сузыла... Санитар поезды да станциягә якыная башлады. Ул, үзенең кызыл тәреләре белән куркусыз рәвештә ап-ачык урынга, .янгыннар яктысына чыгып туктады. Уңда да, сулда да янгын котырына иде. Клава әйләнеп килде. — Я, ниләр бар анда? — Юлия Дмитриевна, начальник сезгә беркая да китмәскә кушты. Комиссар эвакопунктка боерык алырга китте. Юлия Дмитриевна, тәкәббер кыяфәт белән: •— Беләсе иде, начальник мине кая китәр дип уйлый икән? — диде. Поезд тагын кузгалып китте. Ул вокзалга якын ук килде. Тирә- юньдә янгын котыра. Беркем дә сүндерми. Кешеләр йөгерешәләр. Перрон кырыенда басып торган дүрт кеше күренде: өчесе — кулларына кечкенә чемоданнар тоткан штатский кешеләр, дүртенчесе — Данилов. Клава штаб вагонына барып аларның кемлеген дә белеп килде: — Хирурглар. Эвакопункт безгә оч хирург җибәргән, алар бездә операция ясаячаклар. Хирурглар! Чын эшкә тотынуның ләззәтен алдан ук тоеп, Юлия Дмитриевиаиыц йөрәге тибә башлады. Терапия дигән нәрсәләре — ни генә эшли ала соң ул? Юлия Дмитриевна фикереичә терапия — дәвалау фәне түгел, ул багучылык- сымаи бер нәрсә иде. Кечксяә чемоданнарын алып поездга килгән бу штатский кешеләр — менә алар чын фән кешеләре инде, дәвалау фәненең чыны инде бу! Ул тиз генә чамалап та алды: өч хирургка өч өстәл. Берсен бәйләү бүлмәсенә, икесен юу бүлмәсенә куйдылар. Кораллар җитә, халатлар, перчаткалар җитә. Кемнәр ярдәмче булып эшләр икән? Беренче — әлбәттә, ул үзе, Юлия Дмитриевна инде. Икенче — Супругов. Юк, аның нервлары какшау. Икенче — хәрби фельдшер Ольга Михайловна, өчёнчегә — Фаина Васильевна. — Клава! Юу бүлмәсенең тәрәзәләрен томалагыз. Яктылык бирегез. Лампаларның бөркәвечләрен алыгыз. Өстәлне сулема белән юыгыз. •Ул арада якын гына гөрселдәде. Бәйләү бүлмәсенең тәрәзә пыяласы чылтырап идәнгә коелды. Клава чукына башлады. Элек аның бервакытта да чукынганы юк иде, хәзер исә, нигә икәнен үзе дә белмәстән, кинәт чукынырга тотынды. Юлия Дмитриевна аңа мыскыллы караш ташлады. — Клава, өстәлне мин үзем юам, пыяла ватыкларын җыегыз. Чын эш шулай башланды. Фаина дөрес әйткән икән: ярты сәгатьтән вагон-аптекада бер генә тәрәзәнең дә пыяласы калмады. Санитаркалар пыяла ватыкларын җыйдылар. Аларга куркыныч иде. Ике кыз куркуларыннан еларга тотынды. Әмма барыннан да бигрәк, немецларның шундый яхшы вагонны харап итүләре гарьләндерә иде. Клава, пыяла ватыкларын тимер соскычка җыя-җыя, акрын гына: — Никадәр көч түккән идем бит, нинди тырышкан идем! — диде. Юан Ия түзә алмады. Ул, вагоннан читкә китәргә рөхсәт булмауга карамастан, чыгып качты. Яна торган вокзал артындагы бомба чокыры аңа иң куркынычсыз урын булып тоелды. Аны эзләп маташмадылар. Икенче көнне, керфекләре көйгән, тузанга манчылган, чәч бөртекләренә балчык кисәкләре Юлдашлар 17 ябышкан хәлдә, ул үзе кайтып килде. Данилов сестралардан, санитар һәм сугышчылардан санитар отряды оештырды. Алар белән Низвецкий да килде. . ,i4 — Мин дә барам, — диде. Данилов, — Электрны кем карар? — диде. — Кравцов карый торыр. Ул белә. Хәзер якты бит. Юк, бүген табигый яктылык кына җитәчәк түгел: бездә операцияләр ясалачак. — Кравцов... — Нәрсә — Кравцов? Кравцов — машинист, бит ул. Ә монтер — сез. Калырга туры килер. Фаина аңа: — Л4енә мин калмыйм инде, теләсәгез нишләтегез, — диде. — Мин фронтта да, сугышта да булган кеше, миңа бомба да, снаряд та — бернәрсә дә тими. Данилов аның шапырынуына көлемсерәп куйды. — Мөмкин түгел, Фаина Васильевна: начальник сезне хирурглар янында эшләтергә уйлый. — Шайтан гына алсын, — диде Фаина. — Кире генә килеп тора бит! — Ул, малайларныкына ошаган башын артка кыйшайтып, кулларын артына куйган хәлдә перронда басып торган Лена Огороднико- вага, — Кызый, мә, ал минем сумкамны,— диде. — Син молодец, батыр кыз син. Данилов Супруговка, — Я, доктор, — диде, — безгә бөтен Европа карап тора. Супругов вагон культыксаларына асылынган да кулын ычкындырмый, гүя, аның вагоннан аерыласы килми төсле иде. Ул үлек төсле көмкүк йөзен Даниловка борды. Нидер әйтмәкче иде булса кирәк, ләкин кинәт, якында гына гөрселдәп ярылды Һәм аларның икесен дә күмер көле каплады. Супругов гүя нидер аңлагансы- иан булды. Ул, — Финита! — диде дә җиргә төште. Соңыннан үзенең шул вакыттагы 2 .с. Ә,. №7 тойгыларын исенә төшергәндә ул шундый фикергә килде: ул вакытта Супруговка ул һичшиксез үләчәк кебек тоелды. Шулай ук бу үлемнең коточкыч газаплы булачагын да төшенде, һәм аның бу чикне мөмкин кадәр тизрәк атлап чыгасы килә башлады. Әйдә, бетәсе икән, тизрәк бетсен! Барыннан да бигрәк, куркасы булмасын. Тынлык, тынычлык, иминлек... Шуның өчен ул тизрәк иң куркыныч урынга ташланачак. Снарядлар тетеп бетергән һәм шомлы янгын шәүләсе төшкән перронга чыкканда аның бөтен кыяфәте, ■ бөтен торышы: «Менә мин, менә! — дип кычкырып тора иде. — Менә мин, бетерегез мине тизрәк! Мин бу куркуга бүтән түзә алмыйм!» Данилов аның кулыннан тотты. Супругов, авыр итекләре белән дөпелдәп, аның артыннан йөгерде. Бик эссе иде. Күзне төтен ачыттыра. Вокзал артындагы тыкрыктан, винтовкасын сөйрәп, бер сугышчы килә иде. Аның артыннан канлы эз кала, шул эздән винтовкасы сөйрәлә. Ул: — Санитар поезды еракмы?— диде. — Миңа шунда барырга куштылар. — Әнә тегендә, будканың теге ягында. Үзең барып җитә аласыңмы, әллә носилкага салыйкмы? — Үзем барам, сезгә носилкалар кирәк булыр әле. Чаттан борылган урында ундүрт яшәр чамасы бер малай ята иде. Ул аңын югалтмаган, ыңгырашмый да, якынаеп килгән санитарларга җитди күзләре белән кистереп карый иде. Данилов, — Носилка бирегез! — дип кычкырды. Ул арада Лена иелде дә, кечкенә баланы кулына алгансыман, малайны күтәреп алды. Малай кинәт калтыранып китте, башын артка ташлады һәм аңын югалтты. 'Сухоедов, ачу белән: — Син үзең белмәгән эшкә тыгылма! — диде. — Бу сиңа курчак уены түгел. Сал носилкага, нәрсә карап торасың? Вера Панова 18 Кинәт нидер чиелдады, мыраулады, нидер чәчрәтте. Отрядны кара болыт каплады. Бераздан болыт таралды. Азрак тынып торганнан соң Данилов, — Барыгыз да исәннәрме? — дип сорады. һәммәсе дә исәннәр, тик каралганнар һәм колаклары гына тонган иде. Комиссар Сухоедов белән Медведевка: — Малайны Юлия Дмитриевнага илтегез, — диде. — Без арырак киттек. Соңыннан куып җитәрсез. Әгәр куып җитмәсәгез, очраган берен поездга илтегез. Урам буйлап бераз киткәннән сең, Супругов: — Бу нәрсә иде? — дип сорады. — Снарядмы, минамы? — Мина. Ә нәрсә булган? Супругов юткерде һәм кара нәрсә төкерде. Аның гимнастеркасының иңбашы ертылган иде. Данилов: — Иһи! — диде. — Сезнең иңбашыгызны мина китеге ерткан бит! — Шулаймыни! Кай төшне? Әһә, бумы? Юк нәрсә ул! Мин аның авыртуын бөтенләй сизмим. Чыннан да, ертып кына киткән. Бу шундый юк нәрсә, хәтта-аны телгә дә алырлык түгел. Ул исерек кеше кебек чайкала, үзенең бу башсыз батырлыгы аның башын әйләндерә иде. Юлия Дмитриевнаны хәрби хезмәткә озатканда, аның белән саубуллашырга дип, үзләренең балалары, хатыннары белән ике абыйсы да килде һәм бөтен туганнары җыелды. Туган көнен уздырганда- гысыман, бөккәннәр пешерделәр, мороженое ясадылар, Юлия Дмитриевна өстәлләрне үзе тезде һәм аларга ап-ак ашъяулыклар япты. Бу моннан унике көн элек булган иде. Менә ул хәзер дә өстәлләрне узе җайлап куя, аларга ак җәймәләр ябып йөри. Менә беренче яралы килде. Ул сугышчы иде. Винтовкасын почмакка куйды да, эшлекле кыяфәт белән: — Кайсы өстәлгә ятасы? — дип сорады. Әллә каян күренеп тора, күпне күргән, уңган егет. Юлия Дмитриевна аңа, ягымлы тавыш белән: — Телә.сәгез кайсына ятыгыз,— диде. — Тик башта чишенегез. Сезнең аягыгызмы? Клава! Яралының итеген ярыгыз! Ул үзе, профессор кулын юып бетергәннән соң аңа киертергә дип, халат тотып тора иде. Профессорның куллары ак, профессор Ску- деревский куллары кебек үк, аз гына күперенке. Юу бүлмәсенең тәрәзәләре томаланган, өстәлләр турысында күзне камаштыргач ак лампалар янып тора. Бөтен поездны тыштан янгын шәүләсе яктыртып торганда, болай тәрәзәләрне томалауның мәгънәсезлеге берсенең дә башына килми иде. Клава, яралының итеген ярып җибәрде дә коты чыгып, читкә борылды. Сугышчы, кашларын җыерып, — Я. нәрсә булган, нәрсә? — диде. ■— Күнекмәдеңмени әле? Бик юк кына яра бу, беләсең килсә, хәтта сөяккә дә тимәгән. Юлия Дмитриевна, профессорга халат кигезеп, аның алсу кызыл уч төбенә спирт салды һәм перчатка бирде. Актерга ошаган бу чпбәр карт аның күңеллеләнеп киткән чыраена гаҗәпләнеп карап алды. Әмма тагын ике минуттан ул аның кемлеген тәмам төшенде. Юлия Дмитриевна соклангыч бер зәвык белән эшли иде. Аңа берни дә кушасы да юк, бернәрсәне дә әйтеп торасы да юк, ул аңа мохтаҗ түгел иде. Ул профессорга кирәкле нәрсәне, теге үзенә хәзер нинди корал кирәк буласын абайлап өлгергәнче үк, үзе бирә иде. Аягы яраланган сугышчы ярасын бәйләгәндә үзен нык тотты, ыңгырашмады. Фәкать ара-тирә: «Ффу» дип каты сулап кына куйгалады. Юлия Дмитриевна андый пациентларны ошата, ул акыручыларны күрә алмый иде. Ул хәзер баштан Юлдашлар аяк үзенең эшенә чумган, гөрселдәүләрне ишетми иде инде. Аны бары эсселек кенә борчыды. Вагонда түзә алмаслык бөркү, винтиля- торның һаваны җиләсләндерергә көче җитми иде. Ул, марлядан ясаган яулыкны эскәк белән эләктереп, яралының тирен сертте. ’ Сугышчы аңа: — Рәхмәт, анакай, — диде. Балтыры чәрдәкләнгән әлеге малайны китерделәр. Ул аңсыз иде. Аның мускуллары соклангыч нык пде. Күрәсең, ул футбол уйнагандыр, велосипедта йөргәндер... Ул малайның аягын кисәргә туры киләчәген бер карау белән үк, профессорга хәтле ук белеп алды. Фаина, малайга карап: •— Кабахәтләр, ерткычлар!—диде. Малай ияген тартты, тешләрен шыкырдатып куйды... Профессор Юлия Дмитриевнадан: — Сез наркоз бирә аласызмы? — дип сорады. Бик гаҗәп сорау! Ачык кына итеп әйткәндә, Юлия Дмитриевна .хәтта ампутация дә ясый ала. Ул моңа тик формаль хокукы булма- тайлыктан гына алынмый. Ул малайның йөзенә маска салды... Сөякне кискәндә пычкы тавышы ишетелә башлагач, Фаина тәрәзә янына китеп елый башлады. Шушы операция вакытында доктор Белов килеп керде. — Л1ин кирәк түгелме? — диде. Юлия Дмитриевна аңа дәһшәтле’ бер караш ташлады. Доктор кыюсыз гына килде дә, муенын сузып, яралыга күз салды. Үзенең артыннан килгән сестра Смирновага: — Малайны кригер вагонына, ун беренче урынга, — диде. — Бу хатынны... Икенче өстәл янындагы хирург бедэн эшләүче хәрби фельдшер Ольга /Михайловна хатынның йөзен- нәц масканы алды. — Моны беркая да куясы *4 — дпде- г Янак сөякләре бераз калкыбрак торган кип б11т’ славян йөз£- Ма’ туп кашлар, килешле авыз. Борыны өстене көрәнсу сипкел сызыгы. Хирург: 1 • ■ {— Соң инде, — диде. Кинәт хирургны икенче өстәлгә, малай өстенә алый ташлады, малайны исә идәнгә алып ыргытты. Юлия Дмитриевнадан башкалар, һәммәсе дә егылды. Ул, бәйләү бүлмәсенең ишегенә барып бәрелгәндә, бары сөлге элгеченә ябышып кына егылмый калды.. Стеналардан һәм түшәмнән ак буяу коелды. Кителеп төшкән такта кисәге, очлы башы белән, Юлия Дмитриевнаның чигәсенә килеп бәрелде. Доктор Белов: — Бу, кайдадыр, бик якын,—диде. Юлия Дмитриевна малайны күтәреп салды. — Бик якын, минемчә, туп-туры • безнең поездга эләкте булса кирәк. Кострицын белән Медведев дигән сугышчылар вагонның икесе ике башыннан кычкыра-кычкыра килеп керделәр. — Ундүртенче вагон яна. Кайда начальник? Ул вакытта начальник тышта иде һәм бар көченә яна торган вагонга , таба йөгерә иде инде. Юлия Дмитриевна өстәл янында, профессорга кораллар биреп, бүтән кирәкләрен биреп тора, яралыларны операциягә хәзерли, наркоз бирә. Шәһәрне төн буе утка тоттылар һәм төн буе поездга яралылар агылып торды. Кайберләрен носилкага салып алып килделәр, бертөрлеләрен йөк автомобиле китерде, кайберләре үзләре килде... Таң алдына таба профессор түзә алмады. — Җитте! — диде. Халатының ялауларын чишеп тормады, өзеп кенә ташлады. — Булдыра алмыйм. Мин инде бишенче тәүлек... Фаина аны штаб вагонына ял иттерергә алып китте. Ул Юлия Дмитриевнага, шунда бер уңайдан үзенең дә азрак рәтләнеп, өс-башын алмаштырып киләчәген, кан исенә күңеле болгана башлавын, өс-башы тирдән җебеп бетүен әйтте... Кечкенә гәүдәле, лимон төсле сары йөзле икенче хирург тЯ: — Мин дә килеп терәлдем, — Bena Панова 20 диде һәм в китеп барды. Ольга Михайловна, юу бүлмәсендәге диванга ятып, балалар тавышы белән: «Бер генә минутка, бары бер генә минутка!» диде дә йоклап та китте. Аксыл чәчле, бөкре борынлы, Даниловтан да озынрак гәүдәле яшь хирург кына калды. Ул, Юлия Дмитриевнага текәлеп: — Я? — диде. Юлия Дмитриевна аның бу эшен хуп күреп: — Я! — диде, һәм аның өстәленә күчте. Алар икесе тын гына эшли бирделәр. Снарядлар ярылудан вагон дер селкенә, ә алар бу төн кайчан узар икән дип тә, таң тиз атармы икән, бер ял тиярме икән дип тә уйлап тормастан, һаман эшли бирделәр. Эшләгәндә яшь врач теш арасыннан гына, акрын гына нидер сызгыргалый иде. Ниндидер моңлы көй иде, Юлия Дмитриевнага ошады. Ольга Михайловна, ике сәгатьтән соң уянып, сикереп торды да бүтәннәрне уятырга йөгерде. Иң элек, роза чәчәге шикелле алсу төскә кереп, матурланып Фаина килде. Аннары карт профессор. Ул, кулын юарга тотынып, уңайсызлангансы- ман: — Күрәм, сез һаман да эшлисез икән әле! — диде. Юлия Дмитриевна җавап бирмәде, чөнки ул яшь врач яралының җәрәхәтеннән алган салфеткаларны саный иде. Ул, Фаинага башы белән генә ымлап, профессорга халат бирергә кушты. Иртән яралыларны тагын бер өзлексез ташып тордылар. Койкалар тула барды. Соболь иртәнге ашны өч йөз кешегә хәзерләде. Доктор Белов көндезге ашны биш йөз кешелек итеп хәзерләргә кушты... Хәзер инде санитаркалар, чиләк күтәреп, снаряд чокырына барып йөрмиләр, бәлки канны шунда, юл өстенә генә түгәләр иде. Көн уртасында Данилов, штаб ва. гонына кереп, начальниктан: — Я, ничек, җитмәсме икән? — дип сорады. Доктор: — Кызганычка каршы, не, җитте булса кирәк, — дип җавап бирде.— Хәтта штаб вагоны да тулды инде. Идәнгә салырга туры килә. Монык өчен, беләсезме, бик нык эләгергә мөмкин. Алар бөтен поездны карап чыктылар. Хәзер вагоннарда кысан инде, дару һәм тир исе килә, чебеннәр оча иде. Арада җиңел яралылар күп иде. Алар, үз аяклары белән килеп, шәһәрдән чыгып китәр өчен, юри поездда калдылар. Боларның күбесе тыныч халыктан иде. Калак сөяге яраланган бер хатын үзе белән дүрт баласын алып килде; Фаина аларны, ничек кирәк алай, үз купесенә сыйдырды. Болар һәммәсе дә һәртөрле кагыйдә һәм инструкцияләргә каршы эшләнә иде. Ләкин бу төнне инструкцияләр ничектер онытылып тора, фәкать бөтен рус иле өстенә ябырылган гомуми афәт кенә истән чыкмый, бу афәтне бергәләшеп ничек тә ерып чыгарга кирәк иде. Сөремләнгән, ут белән өтелгән һәм тәрәзәләре коелып беткән санитар поезды тылга кайтырга чыкты. Аның койрыгында янган вагон чайкалып кайта. Поезд каршына яшел фонарьлар кабына, башка поездлар аңа юл бирәләр иде. I I Лена яхшы хезмәт итә иде. Ул вагонын җыештыра, яралыларны чишендерә һәм киендерә, яраларын бәйләгәндә булыша, ашарга китерә, чит ил шәһәрләренең исемен әйткәндә, аз-маз төртелгә- ләп, яралыларга газеталар укый. Яралылар аны яраттылар. Олыраклар аны «кызым» дип дәшәләр, кыска чәченнән сыйпыйлар, яшьләр исә: — Менә шундый хатының булса иде!.. —диләр. Лена зур түземлелек белән бөтенесен җыештыра һәм яралыларны солы боткасы ашарга димли. Алар исә солы боткасын күрүгә ярсый башлыйлар. — Минем сезгә исем китә, — ди Лена, — сез нәкъ сабый балалар Юлдашлар 21 шркелле. Беләсегез килсә, бу бит иң туклыклы азык. Менә мин диэт сестрадан сорыйм әле, монда ничә калорий икән. Аңа җавап итеп: . — Бар, бар, диэт сестраңа бар,— дип кычкыралар. — Калорийларын ул үзе ашасын, солы ашарга, без ат түгел. Әмма поездны бушаткан чагында, Лена белән саубуллашып, алар аның нык итеп кулын кысалар, ягымлы сүзләр әйтәләр. — Адресыңны бир әле, сестра, — диләр, — мин сиңа хат язарга телим, мин сине бервакытта да онытмам. Ул аларга: — Адресымны бирә-нитә тормыйм, — ди иде. — Синең хатыңа мин барыбер жавап язмам, хат язарга яратмыйм мин. Ул хат язуны яратмый, шулай да бик еш яза, һаман шул бер үк адреска, шул бер үк кыр почтасына яза иде. ‘Язасың, язасың, ләкин, әйтерсең, хатларыңны почта ящигына түгел, бәлки төпсез коега ташлыйсың. Коедан һичбер тавыш-тын ишетелми. Фәкать өч-дүрт ай узып, поезд үзенең теркәлгән урынына кайтканнан соң гына хат китерәләр. Алар конвертлы да, конвертсыз да була.- лар. Кайсы өч почмаклап төргән, кайсы ачык хат, кайсы кызыл йолдызлы кәгазьгә язылган. Хат алганнан соң Лена бөтенләй балкып китә, һәм аңа колак төбендә аның батыр тавышы, иркәләнүеннән дерелдәп китә торган ягымлы тавышы яңгырый кебек тоела иде. ... Җәйнең эссе һәм коры чагы. Ачык тәрәзәләрдән пәрдәләргә, бинтларга, җәймә һәм халатларга кара тузан өреп тора. Санитаркаларга эш бёрмә-бер артты: пәрдәләрне, урын-җирне әледәнәле каккаларга, идән юарга, юеш чүпрәк белән өстәлләрне, тәрәзә рамнарын, стеналарны сөртергә туры килә. Яралылар эсседән алҗыйлар, начар ашыйлар. Аларны әле күптән түгел генә госпитальләрдән алып еракка, көнчыгыш ягына, Уралга алып баралар иде. Лена эшли торган кригер вагонына егерме кеше салдылар. Алар көйсезләнәләр, тәмәке тарталар, кайнаган су эчүдән баш тарталар, кайнамаган су, бозлы су сорыйлар. Унҗиденче номер — сул аягы тезеннән югары диярлек кисеп алынган яралы егет — тәмәке дә тартмый, бернәрсә дә сорамый да, әмма аның болай булуы бигрәк тә начар. Ул ашамый да, йокламый да. Аның ак мендәр өстендә куе-сары булып күренгән йөзе ябыкты, очлаеп чыкты, аның чырае нидәндер җирәнгәнсыман һаман чытык була иде. Ольга Михайловна, аның янына килеп, аналарча ягымлылык белән: — Нигә сез ашамыйсыз? — диде. — Ризык ошамыймы әллә? Унҗиденче, теш арасыннан гына, теләр-теләмәс: — Рәхмәт сезгә,—дип җавап бирә. — Ризык яхшы. — Бәлки, сезнең бүтән берәр нәрсә ашыйсыгыз килә торгандыр? Мәсәлән, яңа салган йомыркамы анда, эремчек пәрәмәчеме, җиләк пилмәнеме. Кайсын теләсәгез, шун- сын хәзерләп бирербез. — Рәхмәт, миңа берни дә кирәкми. Ольга Михайловнаны аннан башка да йөз дә тугыз авыр яралы көтә, йөз дә тугыз эпикриз, йөз төрле дәва, яралыларның йөз төрле шикаяте көтә — эсседән зарланалар, солы боткасыннан, салкын су бирми интектерә торган сестраларның ерткычлыгыннан зарланалар, һәм сестраларның яралылар өстеннән йөз төрле шикаяте көтә — чүплиләр дип зарланалар, хәйләләп дару эчмичә .калалар дип, вагонда җил уйнатырга кушалар дип зарла^ налар... Ольга Михайловна унҗиденченең авыруы тарихын укып чыкты да әйтте: — Сез моряк бит, иптәш Глушков, сез үзегезне кулга алырга тиешсез. Унҗиденче: • '— Кайчандыр моряк идем, — диде. Лена аннан күзен алмыйча карап Вера Панова 22 торды. Аның кояшта кызарган йөзе, ак маңгае, кара күзләре иренең йөзен хәтерләтәләр иде. Ольга Михайловна аңа: — Лена, лейтенантның мендәрен рәтлә! — диде дә китеп барды. Лена, мендәрне рәтләп, аның кара һәм газапланудан усалланган яман күзләренә карады. Моряк аңа: — Синме ул Лена? — диде. — lie, мин. Глушков аңа бераз карап торды һәм аның күз карашы ничектер йомшый төште. — Кечтеке борын, — диде, шунда ук ярты сүздә тотлыгып, — минем сеңелем дә Лена исемле, — дпп куйды. Ленаны икенче койкага дәшеп алдылар. Ул яралыларга тәрәт савытларын алып бирә, аларны кайнаган су эчәргә димли, юеш чүпрәк белән тузан сөртә, урын-җирләрен төзәтә, туктаган чакларда, яралыларның үтенүе буенча, станциягә төшеп чиләге белән кура җиләге алып менә. Гипс корсетта ята торган мәзәкчән юан капитан кура җиләген, шаян сүзләр такылдап, һәммәсенә бүлеп чыга һәм Ленага бер савыт җиләк бирә. Төшке аш вакытында Лена тагын Глушков янына килде. — Ашагыз! — диде. — Бу бит сезнең үзегез өчен генә хәзерләнде. Хәрби фельдшер махсус сезнең өчен пешертте. Помидор белән сарык ите. Ә кичке ашка эремчек пилмәне булачак. Ашагыз! — А1ин ашыйм, ашыйм! — Глушков, ашыга төшеп, бер кисәк помидор капты. — Тукта, кечтеки борын, китмә, син һаман китәсең дә барасын. Мин син янымда чакта ашыйм. Лена аның янына утырды. — Яхшы, — диде. Бераздан соң ул ана: — Сез ашамыйсыз, — диде.— Сез ашаган булып кына маташасыз. Сезгә ашарга кирәк. — Яшәр өченме? — Әлбәттә. Яшәр өчен булмыйча. Глушков: — Мин сеңелем дип алдадым, — диде. — Ул минем сеңелем түгел. Без аның белән өйләнешмәкче ид£к. Хәзер инде ул икенче берәүгә чыгар... Ну, ансына төкерергә. Миңа аннан, әллә кем әйтмешли, салкын да түгел, эссе дә түгел... Әгәр теләсәң, аша бу махсус сарык итен, мин ашамыйм. — Икенче берәүгә чыгамы, юкмы, ансы билгеле түгел бит әле. — Минем өчен барыбер, чыкты на дә, чыкмады ни... Мин анда кайтачак кеше түгел. — Глушков тешләрен шыкырдатып куйды. — Гарип, инвалид, фу, нинди җан биздергеч. Агач аяк белән кайтырга туры киләчәк... каһәр төшкән фрицлар!.. Мин әнине үз яныма алдырачакмын... Кая да булса. Башка берәр җирдә яшәргә туры килер. Әни минем артымнан кая чакырсам да барачак. Әниләр алар теләсә кая баралар. Лена, үз алдындагы бер ноктага текәлгән килеш: — һич кенә дә җан биздергеч түгел, — диде. — Мин аңламыйм, ничек җан биздергеч булсын ди. Анагызга да, һәм теләсә кемгә дә сез барыбер аяклы вакыттагы шикелле үк якын, шундый ук газиз. Беләсегез килсә, сезнең ярагыз һич ис китмәле түгел. Сез эшкә яраклы кеше, сез матур, сез яшь. Укып, теләсә нинди белгеч була аласыз, өйләнерсез — сезнең бөтен тормышыгыз алда бит әле. Юк, сез агач аяк белән йөрмәссез, сезгә яхшы протез ясап бирерләр, ботинка киеп йөрерсез, хәтта бөтенләй беленмәс тә. Глушков, күзләрен йомып, тынып калды. Ә Лена вагонның икенче башына китте. Чөнки аның кинәт Глушковның кырган башын бик, бик сыйпыйсы, кара кучкыл бите өстендә ап-ак булып торган маңгаена кулын куясы килә башлады. Даня... Озын, эссе көн ниһаять сүнде. Кичке ыгы-зыгы тынды — кичке аш, һәртөрле процедуралар, йокы алдыннан соңгы мәртәбә ятакларны төзәтүләр — һәммәсе бетте. Ольга Михайловна вагон аша соңгы мәртәбә узды, лампаларны сүндереп, кизү өстәлендә генә бер генә лампа Юлдашлар 23 калдырды... Лена идәнгә җәелгән калын палас буенча акрын гына басып әрлебирле йөренде. Вагонның эче бүлгәләнмәгән, ул иркен һәм җайлы, әгәр як-якта асылмалы икенче кат койкалар булхмаса, ул нәкъ госпиталь палатасы төсле булыр иде. Уңда уң койка, сулда — ун: һәрьякта бишесе аста, бищесе өстә. Һәр мендәрдә — кырган баш, каракучкыл йөз. Күк абажурлы- лампочка бу караңгы йөзләрне, йо- дшк күзләрне, йокы белән йомылган иреннәрне саран гына яктыртып тора. Бары Глушков кына йокламый. Лена яныннан узган саен аның күзләренең елтыравын күрә иде. Ленаның аның белән сөйләшәсе килә, ләкин ул курка иде. Кара- кучкыл бит өстендәге бу ап-аң маңгайга ул ничек үрелми калды икән? «Мин аны кызганам... Минем аңы юатасым килә. Мин сестра булып кына... Ул бит Даняга ошаган». «Тукта, янына барыйм да, аз гына иркәләним. Аз гына, нәни, генә... Нәни генә булганда бит аның бер- ние дә юк... Ләкин мин аңа гашыйк түгел бит! һич юк: әгәр аны иртәгә госпитальгә озатсалар, мин аңа һич борчылачак түгелмен». Бу дөрес иде. «Барыйм, барыйм. Аның күзләре кара. Ул минем белән бик ягымлы сөйләште. Мин аны кызганырмын, ул мине кызганыр». '«Менә хәзер янына барырмын да сөйләшә б а ш л армын. Сө йлә шт ер е п, авыр уйларын оныттырырмын. Мин хәтта аның маңгаена кулымны да куярмын... Бер туган сеңелесе ничек кулын куячак булса, мин дә шулай куярмын...» һәм ул Глушков янына барды. Ләкин лейтенант • йоклаган нде. Аның йөзе азаплануын күрсәтә, ул балалар шикелле бик тын сулыш ала иде. Лена аның күкрәгенең күлмәк аегында бер күтәрелеп, бер төшүен карап торды. Ул үзен: «йоклап китүе бик яхшы булды», дип уйларга мәҗбүр итте, ә күңеленең түрендә исә ачыну, хәтта үпкә барлыгын сизде. Кинәт ул ыңгырашып авыр сулкылдап куйды. Могаен йокыга киткәнче елагандыр да йокысында да елап ята торгандыр. Ул елаган, ә Лена аны искәрмәгән. Җәйге төннәр кыска була, еракта таң беленә башлаган иде инде. «Мин үземнең бердән-беремнән, бөтен гомеремә бердән-беремнән башканы беркемне дә иркәләмәм. Ул минем ирем, мин аны сугышка озаттым, ул миңа ышанып китте. Ышан, Даня, ышан, сөеклем. Миңа фәкать син генә кирәк. Бу бит минем туганым йоклый, туганым, минем мондый туганнарым меңнәр... Ләкин, тормыш шундый гүзәл, кешенең бәхете шундый мул чагында нигә болай булды соң әле, Даня! Нигә бу яралар, бу газапланулар, нигә бу койкалар, тәрәт савытлары, нигә бу сагыш?!.» Вагонның икенче башыннан: — Нянька!—дип кычкырдылар. Лена: —■ Барам! — диде һәм, җиңел атлап, дәшкән якка китте. & - * * * Өстә, Глушков турысындагы унсигезенче урында, Крамин ята нде. Бу — кечкенә гәүдәле, ялтырап торган шәрә башлы, үртәп көлүчән кибеккән битле җөдәү ' бер кеше. Юан сөяк кысалы түгәрәк күзлеге аның йөз сазыкларын тагын да кискен итеп күрсәтәләр, күзлек кигәч ул мәчебашлы ябалакка ошый иде. Краминның сырт сөяге зарарланып, ике аягы да хәрәкәтсез калган. Ул кичергән газаплар аның тәнен киптергәннәр, ул җиңеләеп, балалар шикелле генә булып калган. Гомеренең калган өлешен ул култык таягы белән йөреп уздырырга тиеш. Кайчагында ул, одеалын кайтарып ташлый да, аскы иренен бүлтәйтеп, үзенең нечкәреп калган сары һәм сулган аякларына текәлеп яткалый. Вагонга кертеп салганнан соң, ул үзенә китаплар китерүне үтенде. — Зинһар, күбрәк китерегез, — диде. Вера Панова 24 Поездның ярлы көтепханәсеннән Лена аңа таба алган кадәресен барын да китерде. Монда аерым китап итеп басылган «Евгений Онегин», «Пропагандист» журналының 1939 елгы бер аерым саны һәм, беренче битләре белән ахрыгы битләре тәмәке төрергә киткәнлектән, нинди икәне дә билгеле булмаган тагын бер китап бар иде. Боларны алгач Крамин: — Бик шәп булды, — диде. Крамин бу китапларны беренче көнне ук укып бетерде. Ул, чалкан яткан килеш, китапны йөзенә якын ук китереп укый иде. Бик тиз укыганлыктан, аның башы әле уңга, әле сулга борыла, гүя Крамин, ач тавык тары чүпләгәнсыман, китапны чукыйдыр төсле тоела иде. Поездда шундый гадәт урнашты: яралыларны кабул итәр алдыннан һәр конка янындагы өстәлгә китап куя торган булдылар. Крамин бөтен вагондагы китапны бер үзе укып бетерде. Поездда, бер кеше бүтәннәргә айлар буенча укырга җитәрлекне бер сәгатьтә укып чыга имеш, йота гына имеш дигән хәбәр таралды. Данилов, доктор Белов һәм сестралар Краминга үз китапларын ташый башладылар. Крамин Пироговның хирургиясен дә, «Крокодил» журналын да һәм Фаина китергән «Бәхет ачкычлары» романын да шундый ук тизлек белән, берүк тирән кызыксыну белән укый иде. Укырга китап югында ул күзлеген сала да, кулларын баш астына куеп (кулларын болай үз ихтыяры белән теләсә ничек йөртә алуына ул бик кәефләнә иде) әңгәмәгә катнаша. Ул сүзчән кеше түгел, гомуми әнгәмәгә кыска-кыска аерым фикерләр генә кыстыргалый иде. Аныңча һәммә нәрсә дә бик шәп иде. Ул Ленага бушаган җамъякны кайтарганда бөтенләй төссез диярлек якты күзләре белән елмаеп: — Бик шәп бутка, — ди. «Бәхет ачкычлары» турында да ул Фаинага: — Бик шәп роман, — диде. — Чынмы, чынлап әйтәсезме? Фаина бу акыллы кешенең китапны мактавына куанды. Ул китаптан штаб вагонында көлгәннәр иде. Крамин: — һичшиксез, — диде. Аның ' ярасын кабат бәйләүләр белән алҗытмадылар. Кайчагында ул акрын гына һәм бик әдәпле төстә үзенә морфи җибәрүләрен үтенә, аның бу үтенечен бик телән башкаралар иде. Култык таягы белән йөри башлаганчы аңа госпитальләрдә бик озак аунарга туры киләчәк иде әле. Краминның тарихы болай. Ул Ленинградның иң зур һәхМ әһәмиятле заводларының берсендә юрискои. сульт булып эшләде. Белеш-таныш- лары арасында ул театр һәм китап сөюче, рәхәт яшәүче кеше булып танылган иде. Ул җиңел һәм күңелле яшәде. Аның хатыны гүзәлләрнең берсе иде. Крамин, броньнан баш тартып, армиягә киткән, хәзер кече лейтенат- лар курсында укый икән, дигән сүз таралгач, аның белеш-танышлары бик гаҗәпләнделәр, хәтта моңа ышанмадылар. Танышларыннан берсе Краминны Невскийда кызылармеец киемендә күргәннән соң ышанырга туры килде. Ул курсны беренчеләрдән берсе булып тәмамлады, взвод командиры булып билгеләнде һәм үзенең взводы белән бер ай буенча артык зур әһәмияте булмаган җиңел разведка эшләре башкарды. Ул зада- ниләрне җиренә җиткереп үти иде. Шулай да командование аңа артык зур өмет багламады, чөнки аның тән көпшәклеге ышанырга мөмкинлек бирми иде. Ленинградның дәһшәтле көннәре башланган иде. Немецлар Гатчинаны, Пушкинны,. Красное Селоны алалар. Элек дачага чыгып ял итә торган бу тылсымлы урыннарга хәзер ул үз солдатлары белән разведкага йөри башлады. Ул хатынын Ленинградтан җәй көне үк озаткан иде. Бер көйне аны батальон коман- Юлдашлар 25 диры дәшеп алды. Краминга күтәрелеп карамыйча гына: — Сезгә взводны кече лейтенант Николаевка тапшырырга туры килер, — диде. — Белергә рөхсәт итегез, нигә алай? — Чөнки сезнең взводыгыз Невская Дубровкага җибәреләчәк. Дубровка дип, Неваның сул ягындагы буе километр ярым, иңе җиде йөз метр чамасы булган бер җир кисәге атала, аны безнең гаскәрләр немецлардан тартып алганнар, хәзер яңадан бирмәскә уйлыйлар, тагын да киңәйтү һәм ныгытуны үзләренә бурыч итеп куйганнар иде. Немецлар бу җир кисәгенең үзен дә, Нева аша оештырылган кичүне дә өзлексез артиллерия һәм миномет уты астында тоталар иде. Крамин: — Бик шәп эш, — диде. — Ләкин нигә'мин взводны Николаевка тапшырырга тиешмен? Комбат аның бил каешындагы пряжкадан күзен алмыйча: — Бу турыда полк командиры белән сөйләшенгән, — диде. Ул көннәрдә өлкән командирның кече командир белән болай сөйләшүе мөмкин иде әле. Күрәсең, комбат ачуланды булса кирәк, ниһаять ул, кашларын җимереп, туп-туры Краминның күзләренә карады һәм бертөрле туганлык кырыслыгы белән турыдан-туры: — Дубровка өчен сез бик йомшак кеше, — диде. — Бу пыяла кисәкләре, мәзәкләр... Анда ныграк кешеләр кирәк. ’ Крамин агарынып китте: — Иптәш батальон командиры, — диде. — Белдерергә рөхсәт итегез: мин бит үземнең сугышчыларымны, менә бер айдан артык инде, ихтимал тиздән безнең барыбызга бергә үләргә туры килер дигән фикергә күнектереп килдем. Барыбыз бергә, аңлыйсызмы? Ә хәзер алар китәчәкләр, ә мин калам булып чыга. Болай мөмкин түгел. Бу строй алдында минем янагыма сугу белән бер. Краминның тавышы дулкынланудан нечкәрде, кискенләнеп китте: Комбат кадр офицеры иде, ул тиз төшенде. — Яхшы, — диде. Бик үк теләп бетермәсә дә: — Сез взвод белән барырсыз, — диде. Караңгы һәм яңгырлы бер төнне Крамин, үзенең сугышчылары белән, Неваны кичеп чыкты. Елга аша чыкканда немец снарядлары тиеп аның взводыннан унтугыз сугышчы һәлак булды. Крамин Неваның уңъяк ярыннан кузгалганда взвод командиры иде, сулъяк ярына рота командиры булып барып чыкты: кичүдә ике взвод командиры үлеп, аларның сирәкләнеп калган взводлары Кра- мин взводына кушылды һәм юлда барышлый ук рота оештырылды. Крамин яртысына кадәр үле гәүдәләр белән тулган траншея буенча дошманнан тартып алынган җирнең эчкәресенә таба үрмәләде. Дубровка өстен өзлексез немец ракеталары яктырта, немецлар пулеметтан атып торалар иде. Икенче көнне Крамин үзенең сугышчылары белән көне буе давылЛы ут астында окопта утырып чыкты. Кичкә таба Краминга караңгы төшү белән ротаны атакага алып барырга приказ китерделәр. Окоптан окопка үрмәләп йөри- йөри ул үзенең сугышчыларын һөҗүмгә күтәрде. Яңгыр өзлексез ява, Дубровка өстен су белән ут туктаусыз t коендырып тора иде. Окоптан чыгудан баш тарткан бер куркакны Крамин атып үтерде. Алар атакага барып җиде немецны пленга алдылар. Әнә шул атакадан кайтканда аның аркасы яраланды һәм шуның нәтиҗәсендә ул гомер буена гарип булып калды. Үле гәүдәләр өелеп яткан шул ук траншеялар буенча, аның ике сугышчысы — рус егете һәм үзбәк — Краминны немец снарядлары төшми торган текә яр астындагы беренче ярдәм пунктына алып чыктылар. Аннан аны һушсыз хәлендә Нева аша чыгардылар. Берникадәр вакыт фронт госпиталендә ятканнан соң, Вера Панова 26 аны Ленинградка кайтардылар. Краминның хәрби карьерасы әнә шулай тәмам булды. Ленинград госпиталенең тәрәзәләре коелып беткән, аларга фанера һәм такта кадаклаганнар иде. Китап уку мөмкин түгел. Крамин исә тәүлекләр буенча үзенең авыруы белән бер ялгызы калырга теләми иде. Ул үзе хәтерли алган белештанышларының һәммәсенә дә хат язды. Аңа сораганын китерделәр. Ул линейка белән бер рулон кәгазь сораган иде. (Әйе, рулон дип сорады ул.) һәм ул язарга тотынды. Ул линейканы кәгазь өстенә куя да линейканың өске ягыннан язып килә иде. Бер юлны язып бетергәннән сөң, линейканы бераз түбәнрәк төшерә. Аның юллары ярыйсы гына тигез чыга торган иде. Шулай итеп ул хатынына һәм дусларына шаян хатлар язды, радио буенча тапшырылган шигырьләргә пародияләр язды. Крамин нәфислекне * ярата, шигырьләрнең берсе дә аңа ошамыйлар иде. Аның пародияләре уңышлы чыга һәм ул моңа чын күңеленнән куана иде. Немецларның шәһәрне бомбага тотуларына аның артык исе китмәде, Дубровкадан соң мондыйлар куркыныч кебек тоелмый башладылар. Тәненең сызлануларына ул түзә иде. Иң кыены, үзәккә үткәне — салкын булды; яралылар гимнастерка һәм колакчын киеп яталар, хәтта'эш бияләй киегт ятуга кадәр барып җитә диярлек иде. Крамин күлмәкчән генә ятуны артыграк күрсә дә аңа рөхсәт итмәделәр. Крамин әйләнә-тирәдә халыкның ачлыктан үлүен белеп ятты. Ул моңа да сырт сөягенең сызлавына түзгән шикелле үк түзде, утта шәм личек эресә, ул да шулай эри барды һәм хатлар язуын дәвам итте. Бер танышының хатыны Крамин га зур күчтәнәч китерде: берничә пешкән бәрәңге, бер стакан бал һәм исле май шишәсе белән үсемлек мае. Элек Крамин җиңел акыллы бер купшы дип йөргән бу хатын керләнгән яулык ябып, аягына җәелеп беткән ирләр итеге киеп килгән, ул хәзер бер утыз яшькә картайган иде. Краминны бу хәл дулкынландырды. Ул аның кулын үпте Һәм аңа мәзәкләрен кушмыйча гына чын күңелдән җылы хат язды. Поездда Краминның язасы килми башлады. Ул монда китап укый һәм сөйләшеп ята иде. Аның әйләиә-тирәсендәгеләр һәммәсе дә олысымак кешеләр булып чыктылар. Поезд хезмәткәрләренең дә мөгамәләсе яхшы, алар да ягымлы кешеләр иде. Күрәсең, кемнең дә булса берәүнең кулы аларны бик нык тота иде булса кирәк. Чәчен- йомычкасыман бөтерчекле иттереп бөдрәләткән ачык чырайлы, шат күңелле хатын барысыннан да соклангычрак иде. Крамин Вербицкаяны мактаганда ул хатын аеруча куанды. Менә шулай каядыр бару да ошый иде. Крамин юл йөрергә бик ярата иде һәм бик күп йөрде дә. Хәтта ул бервакыт Арктика экспедициясенә чыгучы бозваткычка эләгеп китәргә дә чамалап йөрде. Тик нәкъ шул вакытта ул гашыйк булды, мәхәббәт башланды, ул өйләнде, Арктика бер читтә калып торды. Хәзер инде, билгеле, аңа беркайчан да Арктикада булырга туры киләчәк түгел. Ансы зарар.сыз. Ул каядыр бара, тәрәзәдән күптән үк таныш булган тыныч манзаралар күренеп кала, ул элек укыган китапларны кабат укый, ул өлгерә алган кадәр, язмыш мөмкинлек биргән кадәр кулыннан килгәннең барын да эшләде. Яхшы. Яралыларга поездның маршрутын әйтү гадәте юк иде. Мондый хәйләне кулланырга беренче рейсларның ачы тәҗрибәсе үзе мәҗбүр итте. Поездның берәр шәһәр аркылы, мәсәлән, Москва аркылы узачагы турында авызыңны ачтыңмы, шунда ук дистәләрчә Москва кешесе башын калкыта һәм алар үзләрен Москвада калдыруны таләп Юлдашлар 27 итә башлыйлар. һәркем үзенең туыпүскән җирендә дәваланырга тели иде. Кайчагында күңелсёз- лекләр дә килеп чыга, хәтта поезддан качуга кадәр барып җиткәлә- деләр. Шундыйларга чик кую өчен, маршрутны сер итеп сакларга туры килде. Ләкин Краминны алдау мөмкин түгел, ул тимер юл географиясен бик яхшы белә иде. Рейсның өченче көнендә ул Даниловны үз янына дәшеп алды Һәм сер итеп бик әдәпле тон белән: — Иптәш комиссар, без Свердловск аша узабыз, — диде. — һич алай түгел, сез ялгышасыз. — Сезгә үтенечем бар, — диде Крамин. — Минем хатыным Сверд- ловскида. Бик үтенәм сездән, минем Свердловск аша узачагымны аңа белдерегез. Мин аны күрергә теләр идем. Менә адрес. Әгәр кыенсынмасагыз. Алдан ук зур рәхмәт сезгә. Данилов аңа: — Әйтәм бит, сез ялгышасыз, — диде. Шулай да адресны алды һәм телеграмманы да җибәрде. Свердловскида доктор Белов янына бик чибәр бер яшь дама килде һәм эвакопункттан язу тапшырды. Ул язуда кече лейтенант Крамин Свердловск госпиталенә кабул ителә дип язылган иде. Чибәр хатын: — Ул бик гарипләнгәнме? — дип сорады. Аннары: — Мин аның хатыны. — дип әйтеп куйды. Доктор Белов: — Беләсезме, ул култык таяклары белән йөриячәк, — диде. — Әмма акыл хезмәтенә сәләте тулысыңча’ сакланган, һичшиксез сакланган.— Аннары күңел юатырдайрак нәрсәләр әйтәсе килүдән тагын берничә сүз өстәп куйды.- — Беләсезме, ул үзен искиткеч дәрәҗәдә яхшы тота. — Шулаймыни? Ансы яхшы. Ул, башын бераз арткарак ташлап, туптуры басып тора һәм басынкы тавыш белән тыныч сөйләшә иде. Аның матур йөзе кайсы төше беләндер Крамин йөзенә ошый иде... Доктор: «Крамин аны күп нәрсәгә өйрәткән булса кирәк»,— дип уйлап алды. Дама белән ул унберенче вагон янына барды. Краминны носилка белән күтәреп чыктылар. Дама, туп-туры басып, тын гына доктор янында тора иде. Эссе кояш Кра- минның сары баш түбәсен һәм нечкә, сары муенын яктыртты, күзлек пыялаларында чагылды. Дама кинәт кенә алга таба атлады һәм носилка өстенә иелде. Крамин аны аз гына читкәрәк этәрде һәм кояшка чагылудан күзен йома төшеп: — Исәнме, исәнме, Иночка’ — диде. Ул аның кара-кучкыл, нык һәм нәфис кулын үпте. — Миңа доктор белән саубуллашырга рөхсәт ит. Доктор бу чибәр хатынның, буйсынучан кыяфәттә иренә таба гүзәл йөзе белән борыла төшеп, зур ихтирам белән аңа нидер сөйли- сөйли носилка яныннан баруын карап торды да: «... һәм киләчәктә дә күп нәрсәгә өйрәтер», диде. ** I Я: Санитар поездының һәммә кешеләре дә укыйлар иде. Сестралар, Юлия Дмитриевна җитәкчелегендә, хирургия коралларын һәм җәрәхәт бәйләүнең катлаулы техникасын өйрәнәләр. Санитаркалар врач лекцияләрен тыңлыйлар. Фаина, бер ай буенда зур госпитальләрнең берендә физиотерапия эшен өйрәнеп, махсус белем алды. Смирнова физкультура белән дәвалау эшен өйрәтә торган курсларда укып кайтты. Кухняда эшләүче Фима исемле кызны кулинария курсларына җибәрделәр. Ул аны яхшы аттестат белән тәмамлап кайтканнан соң пэвар итеп куйдылар. Чөнки элекке повар яралыларга килештерә алмады. Ленаны физкультура белән дәвалау эшендә куллана торган җиңел һәм килешле итеп эшләнгән дәвалау дирбиялары кызыктыра иде. Вера Панова 28 Бу ансат фәнне ул Смирновадан бик тиз отып алды. Аның яралылар белән шөгыльләнүе күбрәк нәтиҗә бирә, чөнки ул, физкультура укытучысы булганлыктан, кеше тәненең Смирновага билгеле булмаган серләрен һәм мөмкинлекләрен белә иде. Юлия Дмитриевна: — Огородникова шактый җитдиләнә төште, — диде. Лена үз алдына елмаеп куйды: ул үзгәрмәгән, һаман да шул бер килеш иде. Яралылар белән бүтән беркем дә Лена кебек яхшы мөгамәләдә була белми иде. Әгәр дә нинди дә булса аеруча көйсез яралы килеп чыкса, аны Лена вагонына сала торган булдылар. Янәсе, Лена тынычландырыр. Санитаркалар аннан: — Безне дә өйрәтсәнә, ничек синекеләр шулай песи генә булып яталар, — дип сорый торганнар иде. Лена аларга: — Үзем дә белмим, — дип җавап бирә иде. Яралылар үзләренең авырулары турында уйламасыннар өчен, ул аларны сөйләштерә торган булды; ул алардан кем икәнлекләре, кайсы якныкы булулары, мәктәпнең ничә классын тәмамлавы, семьясы турында сораштыра торган иде. Ниләр генә сораштырмаска мөмкин кешедән! Әгәр елый башласа, ул аның башын сыйпый, үбә, юмалый. Көйсезләнә башласалар, ул аңа карап тынычсызланмый, аларның теләген үтәргә тырыша һәм шаян сүзләр әйтә, тора-бара яралылар үзләре дә көлә башлый торганнар иде... Аңа кече сержант званиесе бирелде. Ул сержант погоннарын, кайчандыр спортта өстен чыккан өчен алган приз значогын таккандагы шикелле үк, күңелле бер канәгатьләнү хисе белән такты. Юан Ия, борчылып: — һай, Леночка, син картайдың! — диде. Лена рәссамның палитрасы рәвешендә эшләнгән кечкенә көзгесенә күз салды: ие, күз төбендә җыерчыклар барлыкка килгән. Каян булган икән алар? Яңаклары да төссезләнгән. Монсы инде һава җитмәүдән һәм физкультура белән шөгыльләнмәүдән, ул бит бала чагыннан ук һәркөн физкультура белән шөгыльләнергә гадәтләнгән иде. Зарарсыз, тиздән сугыш бетәр, ул яңадан физкультура белән шөгыльләнә башлар, балалар өйрәтер, ярышларда призлар алыр һәм Даняны сөяр, ие, Даняны сөяр! Шулай итеп, аннан хат килми дә килми. Бу мәгънәсез аңлашылмаучылык һаман дәвам итә, аерылышу сагышын тагын да авырайта төшә. Сугыш вакытында ниләр .генә булмаска мөмкин! Тиздән бетәр инде. Немецларны чикнең теге ягында кыралар бит инде. Польшада. Поезд хәзер яралыларны алу өчен чит илләргә чыга. Каһәр төшкән немецлар, тизрәк бирелсеннәр иде, ичмасам. Аның тормышын җимергәннәр икән„ менә үзләре дә кирәкләрен алсыннар инде, муеннары сынсын. Бервакытны ул Даняның һәлак булуына чак-чак кына ышанмый калды. Ни өчен чак кына ышанмый калды? Чөнки һава бик начар, ян- гыр менә дүртенче тәүлек инде өзлексез коя, вагонда көндез электр яндырырга туры килә, һәммәсенең кәефләре кырылган иде. Менә шундый вакытта Надя кияүгә чыгасы егетенең үлеме турында хәбәр алды. Надя егете янына үзе кайтып килергә җыенып йөргәндә, аны хәрәкәттәге армиягә алганнар һәм ул картада бөтенләй билгесе дә булмаган бер кечкенә елганы кичкәндә һәлак булган. Бу турыда аның иптәшләре Надяга хат язганнар. Надяны юатканда, Ленага кинәт шундый уй килде: әгәр Даня да үлгән булса?! Ләкин бу бик кыска гомерле шөбһә иде. Аларның бәхете өстенә үлемнең кара канатын җәюе мөмкин түгел. Юк! Тиздән сугыш бетәр, алар яңадан кавышырлар. Лена көзгегә ешрак Юлдашлар 29 карана башлады һәм бервакыт үзенең чын-чыннан ямьсезләнә башлавын, төс сала башлавын төшенде. Егерме биш яшьтән үкме? Аның, кәефе кырылды, ул ярсыды, ул бөтен җаны-тәне белән моңа каршы чыкты: теләмим, теләмим! Мин бәхетсез яшим, шуңа күрә картаям. Юк, мин бәхетсез яшим генә түгел, мин күңелемнең бәхеткә омтылышын үзем бастырам, мин аны көн саен аякларым белән таптыйм, һаман төпкәрәк батырам... Болай ярамый. Иптәшләр, тизрәк, тизрәк! Әйдәгез, фашистларны тизрәк кырып бетерик, юкса мин бөтенләй шиңәчәкмен. Нигә миңа беркем дә гашыйк булмый икән? Гашыйк булсыннар иде. Кем дә булса. Кем булса да барыбер. Мәсәлән, Низвецкий. Ул авыру бит, бичара. Булса соң. Таза булды ни дә, авыру булды ни, ул Ленага барыбер кирәкми. Тик гашыйк кына булсын. Лена, Низвецкий булган урыннарга кереп, аңа юри күренгәләп йөри башлады. Ул Низвецкий аның йөзен күрерлек урында басып тора яки утыра, Низвецкий гашыйк булсын өчен шаян сүзләр әйтә, көлә, күзен кыса. Ул Низвецкийның үзенә сүз катмый, бүтәннәр белән сөйләшә иде. Низвецкий аңа, саргылт маңгаен җыерып, кашларын шыксыз сирпеп гаҗәпләнеп һәм моңаеп карый, ә Лена, салкын кан белән, күңеленнән: «Я, тизрәк гашыйк бул инде!» ди. Низвецкий бик тиз гашыйк булды. Ул Лена вагоны аша бик еш үтә башлады. Лена аңа хәтта борылып та карамый иде. йөрисеңме, бик яхшы, әйдә, ’ йөри бир, синең миңа барыбер кирәгең юк. Ленага Низвецкийның ничек тыпырчынуын күзәтү кызык иде. Ул аның вагоны аша я бөтенләй йөрмәс була, я көне буе арлы-бирле йөреп кенә тора. Я бөтенләй күз салмый, я тагын сагышланып һәм куркынып карап тора. Кыскасы, бөтенесе дә Лена уйлаганча килеп чыкты. Лена исә тыныч кына үз эшләре белән шөгыльләнә иде. Яралыларны таратып бетергәннән соң, Лена үз вагонын бүтәннәрдән элегрәк җыештырып бетерде. Ул команда яши торган вагонга кайтты да кечкенә сандыгыннан күлмәге белән оегын алып, аларны ямап куйды. Аннан соң тагын бер хат язды. Хәзер хат язуы кыен иде: сугыш башыннан бирле инде һәр сүз кырык мәртәбә язылган, йөз мәртәбә телдән әйтелгән. Йөрәктәге бу кайнар тойгы гына һаман искечә, тик ул турыда Лена яза белми иде. Лена, туфляларын салды да, койкасына ятып, поезд көтепханә- сеннән алып чыккан китапны — Лермонтов шигырьләрен ачты. Ул анда: «Алар берберсен озак һәм өзелеп сөйделәр» дигән юлларны укыды. Менә үлем килде, күрештеләр алар үлгәчтен... Ләкин яңа бу дөньяда таный алмадылар берберсен. Димәк, бер-берсен яратмаганнар, бары шул гына. Бүлмәнең теге ягында картларча акрын гына, салмак кына Сухоедов, Кострицын һәм Протасов сөйләшеп утыралар. Алар өй түрендә утыргансыман янәшә утыралар; аларның каршысында җыерчыкланган саргылт йөзле, күз төпләре көеп, күзләре төпкә баткан авыру Низвецкий ята. Протасов, гөрләп: — Менә минем дә буыннарым шешенә, — ди. — Күрәсеңме, бармакларда нинди төерләр. Ә тамырлар? Син күз генә сал. Тамыр- мыный бу, мондый тамырлар белән ничек яшәмәк кирәк? — Нигә яшәмәскә? — ди Сухоедов. — Андыйлар белән дә мөмкин. Склероз — картлар авыруы. Аракы урынына йод кына эчәргә кирәк, йөзгә хәтле яшисең. Протасов авыр сулап куйды: — Булмый инде, — диде. — Без инде яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган. Сугыштан соң эшләр бераз эзгә төшкәч тә пенсиягә чыгам. — Синең эшләр көйле, — диде Кострицын. — Синең бит ике ма- Вера Панова 30 лаең да ’исән-сау, бабай булып яши генә бирәсең. Ә минеке әнә кулсыз кайтты, киленнең дүрт баласы бар. Туйдырып кара әле син аларны. Низвецкий акрын гына ыңгырашып куйды. — Бик әшәке нәрсә бу авыру дигәнең, — диде Кострибын. — Бик кабахәт нәрсә — бомбадан да әшәкерәк... Лена Лермонтов китабы белән фал ача иде. Ул, күзләрен йомып, китапны туры килгән бер җиреннән ачты да бармакларын шигырь юлларына төртте. Нпгә кирәк безгә синең хналыңны белү? Шуның өченмени безнең каршыда сии! Туры КИЛМИ. Икенче мәртәбәсендә болай килеп ЧЫКТЫ: Онытыргамы? — онытырга язмаган ходай:— Ул онытуны я барыбер танымас иде... Якын да килми. Поезд станциягә туктады. Лена, хат салу һәм саф һава сулау өчен, вокзалга таба китте. Ул әле һаман да ире сугышның беренче көннәрендә үк хәбәр иткән адреска яза иде. Вокзал җимерек. Биналар барысы да түбәсез һәм тәрәзәсез. Тирә- якта биналарның фәкать коры кысалары гына шыксызланып утыра. Бөтен нәрсә соры, күңелсез, шыксыз. Кыш та түгел, көз дә түгел, өзлексез яңгыр сибәли, аяк асты соры бы.Үамык. Лена кулларын шинель кесәсенә тыккан, колакчын бүреген артка этәреп кигән. Менә хәрби эшелон килеп туктады. Кызылармеецлар платформага сибелделәр. Киң битле, кызыл чырайлы берсе, йөгереп узышлый: — Кызый, сез безнең бөлән- ме? — дип кычкырды. Лена аңа елмаеп җавап бирде. Теге кызылармеец, тешләрен елтыратып туктап тормастан узып китте. — Даня!! Ул сугышчылар арасында килә, Ленаның дәшүен ишетми иде. Ничек таныды соң ул аны? Лена аны элек бервакытта да шинель һәм колакчын бүрек кигән хәлдә күргәне юк иде. Аның йөзе тупасланган, карала төшкән. Үзе белән янәшә килүче йөзләрчә солдаттан йөреше белән дә аерылып тормый. Шулай булуга карамастан, ул аны шул сулышта ук, күзе төшү белән үк таныды. — Даня, Даня!.. Куанычыннан ул акрын гына көлә иде. Ул килде, Лена аңа кулын сузды... Ул аның кулын кысты. Тирә-якта кеше бик күп, Лена кеше барында үбәргә ояла иде... Шулай ук Лена аннан бизде микәнни? Лена аның башын кочаклап алды да үпте. Ире аңа: — Сии мондамыни? — диде. Лена, куанычыннан бөтен йөзе белән балкып, аның күзләренә сөеп караган хәлдә: — Ие! — диде. — Исән икәнсең! — Ие, исән, — дип җавап бирде ире — Мин ерып чыккан өермәләрне искә алганда, моны шактый зур уңыш дияргә мөмкин... —Ул Ленаның погоннарына ишарә итте. — Сержант. Кара син ә!.. Лена: — Әнә минем поездым, — диде. — Шулаймыни?.. Ә безнең Варшавага таба барыш. Варшаваны алачакбыз. Я, синең эшләр ничек? Син ябыккансың... — Даня, — диде Лена, — мин сөйләшергә теләмим, минем сиңа гына карап торасым, син сөйләгәнне тыңлыйсым гына килә. Кара әле миңа. Нигә хат язмадың? — Нигә язмаска, мин яздым. Ихтимал, тапшырылмый калгандыр. — Ул Ленага борчылып караган килеш тынып калды. — Менә без ничек очраштык, Леночка... Лена учы белән аның битеннән сөйде. — Син исән бит, исән... Ире бераз читкәрәк тайпылды. — Кирәкми, Леночка... Лена әле һаман да берни дә аңламый, бәхете аны сукырайткан иде. — Мин көләм... беләсеңме нигә Юлдашлар 31 көләм мин? Нигә көлүемне үзем дә белмим мин. Сөеклем, кара әле, һәммәсе йөгерешәләр. Китәсезме пкәнни? Ул, авыз эченнән: — Йе, шулайдыр, — дип поездга таба атлады, Лена аның белән янәшә китте. — Аяныч, кайнаган су алмый калдым. Безнең тимер мич бар барын да, болай ансатрак... Лена аның йөзеннән күзен ала алмый иде. — Мин сиңа әле генә хат салган идем, — диде. — /Үзеңә бирсәм яхшырак булган булыр иде. Сип хат аласыңмы? — Юк, — диде ул. — Юк дип, алуын алам. Хәзер мин, дөресен генә әйткәндә, үзем дә белмим, мина ничек язаргадыр. Алар җылытылган вагон турысында туктадылар. Ике офицер ачык ишектә боларга карап тәмәке тартып торалар иде. Лена, ирен кочаклап, кычкырып: — Мин сине сөям! — диде һәм үбәргә сузыла башлады. — Лена, мин сине алдарга теләмим.— Ул гаеплесыман бер кыяфәт белән аның беләген кысты. — -Чине гафу ит. Беләсеңме, ничектер тулак килеп чыкты. Мин өйләндем. Лена аннан күзен алмый, ләкин ул аның ни әйткәнен аңламый пде әле. Кем кемне алдый? Кемне гафу итәргә, ни өчен? Өйләндем диме? Әлбәттә, өйләнгән! Лена бит аның хатыны... Ирс басынкы тавыш белән дәвам итте: — Шулай килеп чыкты... Күрәсең, безнең язмышыбыз шулайдыр. — Ул ничектер килешсез итеп көлеп куйды. — Мин бер хатын белән очраштым. Мине гаепләмә, Леночка. сип бит беләсең, мондый нәрсәләр безнең ихтыярыбыздан тыш эшләнә... Сугыш берәүләрне аера, икенчеләрне дусландыра... — Ул, нидәндер җирәигәнсыман, кашларын жыерып, — Әлбәттә, бүлмәне анда, тегенс-моны, син үзеңә ал, — дип әйтеп куйды. Нинди әйберләрне? Нигә бүлмәне алырга? Ул сугышта үзен үтерерләр дип уйлыймы икән әллә? Ире, аның күз карашы астында башын иеп: *— Гафу ит, — диде. Кин^т ул бөтенесен дә аңлады. Аның иңбашлары салынып төштеләр. Ире тотлыга-тотлыга сөйли иде: — Нигә болай булды икән дип, мин озак уйладым. Белмим. Бәлки, без берберебезгә бик тиз якынайганбыз. Бик тиз, бик кинәт. Башка ис каккан, һәм аерылышканнан соң без айныганбыз. Лена, көмкүк булып, күгәргән иреннәрен ачар-ачмас: — Мин айнымадым, — диде. Ул Лена әйткән сүзләрне ишет- мәсә дә, аларның мәгънәсен аның күзеннән, аның башын июеннән аңлады. — Спн аны саклый алгансың. Лена борылды да китеп барды. Ул, кулларын кесәсенә тыккан кплеш акрын гына бара, аның йөреше авыр һәм ят иде. Ул, хәлдән таеп, көч-хәл белән атлый иде. Моңарчы аңа куәт биргән, матурлык һәм куаныч бцргән мәхәббәт хәзер, авыр тәре кебек, аның иңбашларын баса иде. Иңеннән алып ташларга көче җиткәнгә кадәр, бу тәрене ул күтәреп йөрергә тиеш булачак. * * * еЧ Берлин янында соңгы сугышлар бара иде. 1945 нче елның апрель уртасы. Санитар поезды, еллык ремонт ясату өчен, Омск шәһәренә барырга чыкты. Доктор Белов хезмәткәрләрне ялга җибәрү турында приказ алды. • Ул, телеграмманы кулына тотып, йөзендәге бөтен җыерчыклары белән елмайган хәлдә, купесеннән чыкты. Беренче булып очраган Юлия Дмитриевнага: — Бу мәсьәлә сезгә дә кагыла,— диде. — Ләкин, беләсезме, монда исемнәре язылган кешеләр барысы да биергә тиеш булырлар. Барысы да, барысы да! һәм шунда ук, биегәнне көтеп тормастан, телеграмманы укып та Вера Панова 32 күрсәтте. Ялга китүчеләр исемлегенә Супругов, Юлия’ Дмитриевна, Кравцов һәм Лена Огородникова кергәннәр иде. Кайбер ялга китүчеләрнең бик артык куанмаулары доктор Беловны кәефсезләндерде. Клава Мухина аңа әйтте: — Ничек без Юлия Дмитриевна белән икебез бер вакытта китик? Ә безнең эшне кем эшләр? — диде. Лена, кайтырга теләмим дип, ялга чыгудан бөтенләй баш тартты һәм үз урынына ялга Надяны җибәрүне үтенде. Доктор исә Лена ял бирүгә барыннан да артыграк шатланыр дип уйлаган иде, чөнки соңгы вакытта ул бик ялыккансыман күренә, аңа авыру төсе кергән иде. Данилов исә Кравцов белән мәшгуль иде. Кравцовны ялга элек җибәреп, Даниловның үзенә ул ялдан килгәннән соң гына китәргә туры килер кебек. Ремонтның барышын аларның икесенең берсенә күзәтеп торырга туры киләчәк, бу эшне начальникка да, Собольга да, Протасовка да ышанып тапшырырга мөмкин түгел иде. Данилов Кравцовка: — Двигательне төзәтергә өлгерерсезме икән соң? — диде. — Без сезнең белән беренче ел гына таныш түгел шикелле. — Вакытында кайтырсызмы? — Җитте, иптәш замполит, — диде Кравцов. — Бу шаяртулар мине туйдырды. Миңа күптән үк ял бирергә вакыт. Үз ихтыяры белән ялланып, каторжаннар шикелле эшләгән миндәй бүтән юләрне табу кыен булыр. Данилов аны бик зурлап озатты. Часть алдында Кравцовка рәхмәт әйтелде һәм бер костюмлык материя белән исеме язылган сәгать •бүләк ителде. Үзенең электростанциясенә кайткач, Кравцов: — Өйгә бүләк алып кайтам,— дип куйды. — Материясен карчыкка бирермен, ә малайга үземнең иске сәгатемне бүләк итәрмен: ул әле теләсә нинди яңа сәгатьтән дә шәбрәк. Фаина белән Низвецкий арасында бөтенесе хәл ителгән иде инде. Моның ничек болай килеп чыгуын Низвецкий үзе дә белми калды. Килгәләде, чәй эчкәләде. Фаина ихахайлап көлә, сөйләнә, Низвеп- кийга я иң башы, я тезләре белән орынгалап купесе эчендә боргалана иде... Ул аннан кардәш-ыруларк турында сораша һәм Владивостокта кытайлар бик күп дип әйтәләр, дөресме? ди. Низвецкийның авыруына карата ул искиткеч кайгыртучанлык күрсәтте. Операция ясамыйча да котылып булыр, — диде. — Гомеопатлар белән киңәшергә кирәк. Аның ишетүенчә, кайчакларны гомеопатлар бу өлкәдә могҗизалар күрсәтергә, имеш. Ниһаять Низвецкий аның лампасын төзәтте. Лампа төзек булып чыкты, аның тик бер чыбыгы гына янган икән, ә Фаина, үзенең тәҗри- бәсезлеге аркасында, аны бозылган дип уйлаган. Фаина Низвецкийга аның • акылдан шашарлык дәрәҗәдә сөйкемле кеше икәнлеген әйтте, мөгаен аңа хатын-кыздан кызыгучы бик күптер диде. Низвецкий моңа бик гаҗәпләнде. Әмма көзгегә караганнан соң, үзе чыннан да алай сөйкемсез кеше түгел икән дигән фикергә килде. Тик менә йөзе генә сарырак. Ләкин ул сарылык әлеге авыру беткәннән соң үзеннән-үзебетәргә тиеш, Фаина Васильевна дөрес әйтә... Фаинаның иркәләүләреннән күңеле күтәрелеп, Низвецкий Фаина ку- песенән команда вагонына бер дә теләми генә китә башлады. Ана хәзер Фаинаиы бер генә сәгать күрми тору да кыен иде. Лена турында уйлауны ул күптән онытты... һәм бервакыт, Юлия Дмитриевна ялда чагында, Данилов та шәһәргә чыгып киткән бер көнне, ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты ки, Низвецкий таңга кадәр Фаина янында булды. Низвецкий, бәхетенең шундый муллыгына куанып: — Мин һаман да төшенеп җигә Юлдашлар .алмыйм әле, — диде, — ни өчен сөясең син мине? Фаина аңа, күзләренә яшь тулган хәлдә, тәэсирләнеп, җавап бирде. — Ничек син шуны да аңламыйсың? Ничек аңламыйсың? Әмма Низвецкийның моны бөтен нечкәлекләренә кадәр беләсе килә иде. Фаина аңа, куанычыннан нишләргә белмичә, бөтенесен санап күрсәтте: — Син бик тыйнак, бик инсафлы кеше, шуның өчен сөям, аннары син бик ягымлы, интеллигент кеше, гомумән соклангыч кеше... Ул Низвецкийның бу сыйфатлары үзенең күптән үк башын әйләндерүенә чын күңелдән ышана иде. Фаи- нага хәтта аларның поездда очрашулары да тикмәгә генә түгел, ул ниндидер бер серле көч эше кебек, һәм, ул, Фаина, бу сугышны, аның куркынычларын һәм авырлыкларын нәкъ әнә шуның өчен, язмыш тарафыннан үзенә хәзерләп куелган бердәнбер бәхетен очратыр өчен башыннан кичергәндер кебек тоела иде. Ул кайнар бер хис белән Низ- I вецкийның колагына: i — Мин синнән бер нәрсә турында ! гына үтенәм, — дип пышылдады. — , Мине^м сине сөюемне һәрвакыт i исеңдә тот, һәрвакыт! Теге кызыйлар алар, эч пошудан, теләсә кемнең муенына сарылырга торалар. ■Бары мин генә, фәкать мин генә : синең чын хатының, чын дустың ■булачакмын! Сөеклем, мин акылымнан шашарлык дәрәҗәдә көнләшә- : чәкмен, коточкыч хәл бу, коточкыч! Бервакыт Данилов янына Фима килде. Ул хәзер инде, элеккечә, штаб вагонында йомышка-юлга йөрми, ■күптән үк кухняда повар булып . эшли иде. Ул бик рәсми тел белән: — Иптәш замполит, — диде, — - сезгә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез. Без, кухняда эшләүчеләр, сез- : дән безнең киләчәгебез турында кайгыртуыгызны үтенәбез. Данилов аннан: —Ягъни ничек инде бу?—дип . сорады. — Сезгә кияү табарга кушs. .С, Ә" К7. . 0 мый торгансыз бит? Фима, читкә таба борылып, шаяртуга каршы әдәпле генә итеп көлеп куйды. — Без монда, поездда квалификация алдык, сугыш беткәннән соң да шушы яңа белгечлек буенча эшләргә теләр идек. Оля белән Катя, минем уемча, җәмәгать туклануы ашханәләрендә бик рәхәтләнеп повар булып эшли алалар, мин аларны өйрәттем. Инде мин үзем... — Фима бераз кызарынды. — Мин, Иван Егорыч, берәр шәп ресторанда өлкән повар, яисә метрдотель булыр идем. Сүзләре ни тора, сүзләре: метрдотель... Ни әйтәсең, молодец, кызлар. Данилов, — Яхшы фикер бу, — диде. — Мин сезгә ярдәм итәргә тырышырмын. һәрхәлдә рекомендациясез китмәссез. — Иван Егорыч, рекомендация белән генә эш бетми бит. Анысы үзеннән-үзе мәгълүм нәрсә. Сез менә ничек тә булса оешкан рәвештә берәр нәрсә эшләсәгез... — Тырышып карармын. Фима киткәннән соң Данилов уйга калды. Фима дөрес әйтә. Ул үзенең һәммә кешеләрен дә тыныч тормышта үзләренә лаеклы урыннарга урнаштырырга тиеш.- Бу ярдәмгә ихтыяҗы төшмәгән кешеләр дә бар; мәсәлән, врачлар, Юлия Дмитриевна, Лена Огородникова, Данилов үзе. Менә, мәсәлән, сестра Смирнова һәм Клава Мухина бар. Алар үрнәк булырлык итеп куелган зур больницада эшләргә лаек кешеләр түгелмени! Соболь ярдәмче хуҗалыкка директор булып барыр. Тагын Васька бар. Васька — кая куйсаң, шунда ярый торган кыз. Колхозгамы анда, больницагамы, яисә шайтанымамы — ул кайда да менә дигән итеп яшәячәк. Данилов аны Юлия Дмитриевнага бирәчәк. *Үзенең бала-чагасы юк, әйдә, өйрәтә бирсен. Сугыш беткәннән соң аларга үзара элемтә тотканда яхшы булыр иде. Поездда дүрт көн бергә барган пассажирлар да берберсенә гадәт Вера Панова 34 ләнәләр. Алар бит дүрт елга якын бергә булдылар, пассажир булып утырып кына йөрмәделәр, бергә хезмәт иттеләр. Ул әнә кухняда эшләүче кызлар турында, башларындагы берегкаларысыман, акыллары да кыек-мыектыр дип уйлыйдыр иде. Алар исә кичләрен әнә нәрсәләр турында пышылдыйлар имеш: киләчәк турында, тыныч тормышка кем булып кайтып төшү турында. Тыныч тормышка ул үзе кем булып килеп- керер икән сон? Эш табылыр. Эш бик күп. Тик менә өйдәге тормышны гына кирәгенчә оештырырга кирәк. Ничектер ул күңелдәгечә түгел. Ул тиздән улын күрәчәк. Ул хәзер улын күрәчәк. Данилов ташландык урынсыман киң, кырый урам буйлап үз өенә кайтып бара. Аның монда булмаганына бер елдан артык инде. Акрын гына атлап бер чуар сыер килә. Аның артыннан, сыерның үзеннән дә акрынрак атлап, чыбыкка таянган бер карчык килә. Майланып беткән иске тужурка кигән ниндидер бер кеше, агач басмаларга дөп-дөп басып, аны куып җитте дә әйләнеп карады. Юк, таныш кеше түгел икән. Тар гына агач тротуарның якягын казып бәрәңге утыртканнар. Авылдагы шикелле. Агач басмалар төзәтелмәгән, күп урыннарда такталары черегән, йортлар тузган, искергән. Аның өе дә, әлбәттә, шундый уктыр. АйҺай, трест былтыр ремонт ясый алдымы икән. Мөгаен, Дуся да ремонтны кайгырта алмагандыр. Трестта да, Дусяда да ул кайгы түгел иде. Дуся бу елларны бөтен тормышны бер үзе сөйрәп барды. Әлбәттә ул, җанын аямыйча эшләде, бик тыйнаклык белән, намус белән яшәде. Бу турыда аның һичбер шик — шөбһәсе ток иде. Данилов исә аны бик сирәк исенә төшерә, ул аңа хат та язмый диярлек иде. Күршеләрнең капка төбендә балалар уйнап йөри. Алар арасында аның улы юк иде. Кем балалары икән болар? Әнә теге чегән төсле кара кызны аның элек күргәне дә бар иде шикелле, һәммәсе дә үсеп беткәннәр, һичберсен таныр хәл юк... Менә кечкенә капка. Ул бикле. Ләкин Данилов аның серен белә иде.- койма тактасы арасыннан кулны тыгасың да биген генә этәреп җибәрәсең. Ул шулай ачты да ишек алдына керде. Ишек алдында беркем дә юк иде. Данилов як-ягына каранды. Менә яхшы казылып тырма белән йо.ч- шартылган түтәлләр. Тирә-юньдә яшь үлән. Тар юллар. Баскыч төбе. Ишектә йозак. Нишләп йозак? Нигәдер ул болай булыр дип уйламаган иде. Үзенең кайтасын алдан белдереп куймаганлыктан, болай булуы бик табигый иде. Шулай да аңа күңелсез булып китте. Нигә болай бикле соң әле бу? Ул бераз уйланып торды. Сугышка кадәр Дуся, үзе югында ул кайтып-нитеп килсә дип, үзе чыгып киткәндә ачкычны баскыч астына куеп калдыра торган иде. Данилов, тәбәнәк баскычлардан түбәнрәк төшеп, баскыч астын капшап карады. Кулы кайчандыр гадәтләнеп тә соңыннан онытылган мүксыман йомшак юешлекне тойды. Ачкыч, элек- .кечә, ике кирпеч арасындагы уелмада ята иде. Йортның бу яшерен урыны аңа күптәнге танышсыман тоелды. Ул Даниловка гүя: исәнме, дип әйтте кебек. Данилов, ишекне ачып, өйгә керде. Менә ул кечерәк кенә аш- өендә басып тора, һәммә әйбер дә элекке урынында иде — өстәл дә, алоэ гөле бапкысы да, киндер белән капланган куас чиләге дә. Бүлмәдә тыштагыдан караңгырак иде, Данилов күзе ияләнгән саен күбрәк әйбер күрә алды. Якты төстәге клеенка каплаган өстәл өстендә шикәр комы тутырган пыяла савыт тора. Кечкенә тәлинкәдә— йомырка кабыгы. Клеенка искергән инде, бөкләгән урыннары кырылган. Данилов сугышка Юлдашлар киткәндә ул өр-яңа иде әле. Клеенкада — кара таплары. Каян килгән бу кара таплары? Аһ, ие ләбаса, малай эше бу. Аның малае зур үскән дә кара белән яза башлаган. Данилов күзләрен йомды, йомып ачканда аның күзләре юешләнгән иде. Ул бугаз төбендә тыгылып торган авыр һәм татлы төерне йотып җибәрде. Яшьле күзләре белән көләргә тотынды: аның малае зур үскән дә кара белән яза башлаган. Данилов күрше бүлмәгә узды. Монда да һәммә нәрсә дә үз урынында, әмма ул гадәтләнгән элекке җыйнаклык, элекке күркәм чисталык юк иде. Кроватька, элекке ак өсьяпма урынына, тупас соры одеал япканнар. Тегү машинасы янындагы өстәлдә, агач кашыкка киертел- гән ямалып бетмәгән балалар оегы ята. Почмакта өч тәгәрмәчле балалар велосипеды тора, аның бер педале ватылган... Бу велосипедны төзәтеп торуның мәгънәсе юк. Малай дәү үскән, аңа хәзер ике тәгәрмәчле велосипед алырга кирәк. Данилов, баскыч төбенә чыгып утырды да, тарта башлады. Аны беркем дә борчымый, аның тынычлыгын беркем дә бозмый иде. һәм ул һич комачаусыз, тын гына, сабыр гына хатыны турында, Дуся турында уйлады. Аның күңелендә Дусяга карата яхшы Һәм ягымлы тойгылар уянган иде. Тын күк йөзендә күренер-күренмәс кенә бер йолдыз җемелдәп куйды. Җирдән салкын бәрелә башлады... Урам ягыннан Дуся тавышы ишетелде. Ул, тыны кысыла төшкән хәлдә, ачуланып: — Яхшы малай булсаң, син аңа әйтер идең, — ди иде. — Сез, абый кеше, мине мондый начар эшкә өйрәтмәгез, миңа рогатканың кирәге юк, дияр идең. Кечкенәләрне мөн- дый ярамаган эшкә өйрәткәнче, эшкә йөрер идегез, дияр идең. Данилов аларның каршысына бармады, тезләрен кочаклаган килеш, баскыч төбендә утыра бирде. Малай кечкенә капкадан беренче булып килеп керде; Дуся, аркасына авыр капчык асып, аның артыннан килә иде. Малай баскыч төбендә утырган кешене күргәч, адымын акрынайтты, аннары бөтенләй туктады, көлеп җибәрде һәм каушый төшеп: — Әти... — диде. Ул буйга шактый үскән, аның тәне каралган, алгы тешләре төшкән иде. Дуся аһылдап капчыгын җиргә ташлады да, гүя, кинәт дарманы беткәнсыман, капчыгы естенә утырды. Данилов торды, улын кочаклап аның кырган башын үпте. Аннары хатыны янына килде. — Тор,— диде. Хатыны торды. Данилов капчыкны күтәреп кухняга алып керде. Хатыны аның артыннан керде. Ул, калтыраган куллары белән тын гына яулыгын чишеп, чәчләрен төзәт- кәләде. Данилов ут яндырып җибәрде. Ялт итеп кабынган ут улының шат йөзен, хатынының картайган чыраен яктыртты. Данилов тәүбә иткән һәм арган кыяфәт белән, ягымлы итеп: — Я, сөйлә, ничёк тормыш иттең, — диде. Г. Бәшир тәрҗемәсе