ТОРМЫШ ЖЫРЫ
Драма, 4 пәрдәдә, пролог һәм эпилог белән 6 картинада ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ IV нче картина. Фатыйма (хәлсезләнгән, аның йокысы килә). Уф! (Арба тәртәсенә утырып, сумкасыннан кә- газь-каләм чыгара, аны тез өстенә куеп, язарга тотына, йокы белән көрәшә-көрәшә яза.) Акрын гына атлап, Шәйхулла карт килә. Арбага сөялә. Шәйхулла. Язасыңмы, кызым? Ф а ты й м а. Ник йокламыйсың син, Шәйхулла бабай? йокла! Аргансыңдыр. Шәйхулла. Беләсем килә, кызым: чынлап та, дөресен әйттеңме син миңа, әллә, кеше алдында бу карт җүләрнең күңелен күтәреп жи- бәрим дип, әзрәк үзеңнән дә өстәдеңме? Ф аты й м а. Нигә алай дип уйлыйсын, бабай? Шәйхулла. Дөресен беләсем килә, күземә йокы керми. Фатыйма. Алайса мин сипа дөресен әйтәм, бабай: беренче ;!П, Закир каршына килә). Закир абый? Закир. Ну, ничек бара? Бүгенге нормалар? Ник лравлениегә килмәдең? Фатыйма. Өлгермәдем, Закир абый. Иртән иртүк, кешеләрне эшкә куйгач, кереп чыгармын, дидем. Закир. План нишли? Фатыйма. Минем чама белән бүген 170 процентка үтәлде. Закир. Срогында үтәлмәү куркынычы юкмы? Фатыйма, һавалар шулай яхшы торса, минем бригада срогыннан биш көн алда үти. Закир. Ай, шул һава хәлләрен дә табигать кулыннан тартып ала алсак... Фатыйма. Нигә? Прогноз начармы әллә? Закир (йоклаучыларга башы белән ымлап). Күптән яттылармы? Фаты й м а. Әле яна гына. Закир. Барометр иртәгә яңгыр күрсәтә. Хәзер үк, бөтен урылган- чабылган ашлыкларны эскертләргә кирәк. Фатыйма. Хәзер үк? За к и р. Әйе. Хәзер. Күтәр бригадаңны. Мин башка бригадаларга барып әйләнәм. Хәзер үк керешегез. Фатыйма (кычкырып). Иптәш- М. Әмир 38 тәр' Газимә апа, Саҗидә, Халидә! Торыгыз әле! Гомәр абзый! Каюм! Торыгыз әле, дим! Ш ә й х у л л а. Нәрсә дидең, кызым? v г г ч Ф аты й м а. Син йокла, бабай, йокла. Ш ә й х у л л а. Нәрсә бар соң, кызым? Фаты й м а. Колхозчыларны ҮЯ- там. Эскертләргә керешәбез. Син йокла, бар. Ш ә й х у л л а. Эскерт төбен микем кебек сала белмәсләр бит. Карыйм әле, карыйм. Фаты й м а (кычкырып). Иптәшләр, дим! Торыгыз! Халидә керә. Халидә. Нәрсә бар, Фатыйма? Фатыйма. Көлтәләрне эскертләргә кирәк, яңгыр көтелә. Күтәр бригаданы, Халидә. (Көлтәләр арасына китеп югала.) Аның артыннан Шәйхулла да китә. Халидә (йоклап ятучыларны уята башлый). Газимә апа! Газимә апа! Тор әле, тор! Газимә (торып утыра). Нәрсә? Халидә. Тор, Газимә апа. Көлтәләрне эскертләргә кирәк. Газимә. Әз генә черем итеп алыйк инде, әз генә... Өч норма эшләдем бит. Халидә. Ярамый, Газимә апа. Янгыр килә. Газимә. Яумагае ла... (Ава башлый.) Халидә (аны ауган җиреннән тотып). Ятма, Газимә апа. Тор, тор!.. Газимә (тора, эшкә хәзерләнә, ләкин йокысын ачып җитә алмыйча сөйләнә.) Әз генә черем итеп аласы иде лә... (Сәхнәдән чыга.) Шәйхулла (кире әйләнеп керә, өметсез кул селкеп, Халидә янына килә). Кара әле, кызым! Халидә (ана борылып). Нәрсә, Шәйхулла бабай? Ш ә й х у л л а. Әкияттәге батырлар кебек йоклыйлар бит. Чукмар белән орып та уята алмассың. Әз генә черем итсеннәр мәллә? Халидә. Ярамый, Шәйхулла бабай, бригадир кушты бит. ’ (Үз алдына.) Тукта әле, Каюмны гын» уятыйм. Барын да күтәрер. Кайда соң үзе. (Куыш кырында йоклап ятучы Каюм янына килә, аны уята башлый.) Каюм, акыллым, тор әле! (Каюм уянмый, Халидә аны селек- кәли.) Каюм, дим! Каюм! (Каюм уянмый. Халидә аның баш очыннан гармонын алып, колак төбендә кычкырта башлый.) К а ю м (ачуланып). Шаярмагыз әле! (Әйләнеп ята.) Халидә (гармонын Каюмның колак төбендә тагын катырак кьгг кыртып). Каюм! Каюм! Каюм (ачуланып). Нәрсә бәйләндегез инде, китегез к чорту! Халидә (аны селеккәләп). Тор әле, дим, Каюм! К а ю м (йокы аралаш). Валлаһи, сәнәк белән кундырам, бәйләнмәгез. Халидә (тирә-ягына каранып алып, Каюмның колагына). Каюм, Каюм! Тор. Сугыш беткән! Каюм (сикереп тора). Ә? Нәрсә дидең? Халидә. Тыныч бул. Юри генә әйттем, Каюм. Тор әле, Халыкны уятырга кирәк. Гармонь уйна. К а ю м. Куеп тор әле, зинһар, йоклап алыйм әзрәк. (Яңадан аза башлый.) Халидә. Туктале, тукта, мә, тот гармоныңны! Каюм. Гармоньчы диләр дә, ьаллаһи, әллә ат дип беләләр кешене. Кит. йоклыйм әзрәк. Халидә. Тор дим, инде. Халыкны уятыш. Уйна берәр күңеллерәк көй. Каюм утырган җиреннән иренеп кенә гармоньны уйный башлый да, ярты көй дә уйнап бетә алмыйча, йоклый башлый. Халидә, ачуланып, аны тартып торгыза. Ялгыз Шәйхулла к а р т килеп чыга. Башкалар кузгалмый. Тормыш җыры 39 Каюм дим! Комсомоллыгың шулмы синең? Тор! Янгыр килә. Көлтәләрне тизрәк эскерткә куярга кирәк. Уят, иптәшләреңне! Уйнат гармоничны! Фатыйма (алар янына әйләнеп килеп). Тор, Каюм, тор. Каюм (тора, гафу үтенгән тавыш белән). Өч көн рәтләп йоклаган юк бит, Фатыйма апа. Фатыйма. Беләм. Нишлим сон, бер син генә тугел бит. Кирәк, уйна берәр күңелле көй. Каюм (ачуланып, ярсып, «Баламишкин» көенә уйнарга тотына һәм җырлый). Ват, җимер коймасын, Юлга койма куймасын! Кызлы кеше кызын тыйсын, Егетләрне тыймасын! Әйттереп җибәрәек, Типтереп җибәрәек. Ачылып китсен күңелләр, Бер җырлап җибәрәек! (Гармонь уйнап, җырлый-җыр- лый, йоклаган кешеләр яныннан >зып, сәхнәдән чыга. Анда йоклаучыларны уҢтып йөри. Кайберәүләр башларын күтәреп, аны әрләп алалар. Кайберәүләр торып утыра). Сәхнә артыннан җигелгән атлар узып ■баруы ишетелә. Ат туктаткан тавыш. Г а л и м ә керә. Галимә. Ни думбыра — ни кубыз, дигәндәй, нишләп йөри ул малаегыз? Нихәл, Фатыйма, исәнме? Фатыйма. Исәнме, ,Галимә апа. Ни бетереп йөрисез? Галимә. Безнең эшләр ни, шарт та март, дигәндәй, беренче олауларны тапшырып та кайтып киләбез. Фаты и м а. Әле сезнең беренче олаулар гынамыни? Гали м ә. Икенчесе дә булыр, еченчесе дә. Алла теләсә, дигәндәй, быел сездән уздырабыз... (Йокысыннан торып, болар янына килгән Газимәне күреп.) Нихәл, Газимә. Миләшме дип капкан идем, балан булды, дигәндәй, нигә чыраең сытылган? Безнең Каргалылар белән ярышу быел бик җиңел түгел мәллә? Газимә. Кәперәймәсәнә, ачу китереп. Чебешне көз җиткәч саныйлар аны. Галимә, йөземнәре пешмәгән икән, дигәндәй, Каргалылар сездән калышмаганга эчебез кетерди диген инде... Бу арада йокыларыннан уянган кешеләр, әкренлек белән генә арба тирәсенә җыела башлыйлар. Г а з и м ә (ачуланып, җыелучы халыкка). Ягез инде, ни бер йокыгызга баш була ’алмадыгыз! Кар- галылардан көлдереп торырбыз мәллә. Галимә көлә, Сәлимә керә. Сәлимә. Я инде, Галимә ахирәт, ни суган сатасың инде монда, кайтыйк тизрәк. Төн җитә бит. Г а л и м ә. Карале, Сәлимә ахирәт, кылынышларын! Артларына ут капкан, дигәндәй, безне күргәч, йоклаган кешеләрен уята башладылар. Сәлимә. Нихәл, Фатыйма. Нишләргә җыенасыз, төнгә каршы? Фатыйма. Урылган ашлыкларыбызны эскертләп бетерергә ашыгабыз. Яңгыр көтелә. (Халык арасына кереп китә.) Тизрәк булыгыз инде зинһар. Бигрәк акрын кыймылдыйсыз. Сәлимә. Алай икән. Безнекеләр, мөгаен, шуны белмидер әле. Кайту белән әйтәм. Әйдә. Галимә ахирәт, тизрәк киттек, әйтәм, әйтәм. Галимә. Менә инде, җитә калды җил капкага, дигәндәй, өлгерербез... С ә л и м ә. Өлгерде ди, өлгерми- ни. Әйдә, әйдә. Г а л и м ә. Хәзер китәбез, Сәлимә ахирәт. Ашыккан, дигәндәй, ашка, дигәндәй, пешкән, дигәндәй, өлгерербез. Кылынышларын күреп китик, әнә бит. X л л ы к күбрәк җыела бара. Каю м. үз артыннан яшьләрне ияртеп, җырлый-җыр- лый әйләнеп керә. Каюм (җырлый). Урак ура аласыңмы. Зурат куяласыңмы? М. Әмир 40 Гайшә, йоклап каласыңмы, % Әллә уянасыңмы? Халык һаман әкренлек белән җыела бара. Күпләр йокыларын ача алмый азапланалар. Ф а т ы й м а. Ягсз инде, иптәшләр, йокыгызны ачыгыз тизрәк. Әнә Каргалылардан оят! Күтәрелегез! Кемнәр анда һаман тора алмый ята инде, әй, Җамал апа, Сәр- 6 и җиңги... Йөгереп, Ф ә р п д килеп керә. Ф ә р и д (шатлыклы кычкырып). Иптәшләр! Орел безнеке! Белград безнеке! Халык арасында җанлану. Тора алмый азапланучылар спкереп торалар. Кинәт төркем, зураеп, тыгызланып китә. Тавышла р: — Тагы, тагы ниләр 'ишеттең? — Кайдан ишеттең? Ф ә р и д. Иптәш Сталинның приказын тыңладым. Немецларның быелгы җәйге һөҗүме җимерелде! Безнекеләр һөҗүмгә күчте! Бүген Орел белән Белградны алдылар. Москва җиңүчеләргә салют бирә! Каюм аягын тибә-тибә гармоньда туш уйный. Кул чабулар. Ура тавышлары. Берәү. Икенче фронт ачылмадымы икән? Фәрид. Ачылыр, болай булгач, ачмыйча булдыра алмаслар! Ягез, бу тарихи җиңешкә колхоз ни белән җавап бирә? Шәйхулла (дәртләнеп). Эш белән, диек, егетләр, эш белән... Ф а т ы й м а (ялкынланып). Иптәшләр! Батырлыкка каршы — батырлык! Соңгы җиңү көнен якынайту өчен, фронттагы батырлары- бызкың җиңүенә безнең җавап: төн йокламый үстергән ашлыкларыбызны, бөртеген дә калдырмыйча, мөмкин хәтле тиз җыеп алу һәм дәүләткә тапшыру йөкләмәсен срогыннан алда үтәп чыгу булырга тиеш! Бүген, менә хәзер, шушы төн эчендә бөтен урылган-чабылган ашлыкны эскерткә кертеп бетерергә тиешбез! Шуннан башлыйбыз! Әйдәгез! Тавышлар: — Әйдәгез! — Кузгалдык. С Ә Л II М Ә. ӘЙДӘ, ТИЗРӘК, ӘЙДӘ? (Галимәне җиңеннән өстерәп ашы- га-ашыга алып чыгып китә. Алаз- ның: «Дигәндәй», «Әйтәм, әйтән» дигән сүзләре генә ишетелеп кап.! Аларга игътибар итмиләр). Халык тырма, сәнәк кебек коралларri Фаты й м а. Эскертнең нигезе* Шәйхулла бабай салыр. Шәйхулла. Әйдәгез. Китерегеа миңа көлтәләр. (Үзенчә кызу атларга тырыша. Ләкин вак атлау сәбәпле, үрчетә алмый.) К а ю м (үз тирәсендәге яшьләргә). Алыгыз Шәйхулла бабайны! Ике егет Шәйхулла бабайны, кулларына утыртып, күтәреп алалар.— Әйдә, бабай! — днп чыгып китәләр. Ха.ик кузгала. Каюм күңелле марш унны?. Сәхнәдә Фатыйма белән Фәрид кенә кала. Пауза. Фатыйма. Фәрид! Рәхмәт слна. Ничек тиз күтәрдең сии халыкны! Фәрид. Мин түгел, Фатыйма, Кызыл Армия күтәрә аларны. Ф а т ы й м а. Нинди зур шатлыклы хәбәр китердең син. Әйтеп кенә бирә алмыйм. Кайчаннан бирле зарыгып көтә идем мин бу көнне! Фәрид. Ә мин соң?! Ә башкалар?! Бетте немец! Эх! Ни1Ә мин бүген анда түгел, Фатыйма! Фаты й м а. Фәрид! Фәрид. Әү, Фатыйма? Фатыйма. Зур шатлык бит буГ Гадәттән тыш зур шатлык! Мчн нишләргә белмим, Фәрид! Әйт, нишлим? (Фәридкә ташланып, аны коча һәм, аның күкрәгенә авып, хәлсезләнеп кала.) Фәрид (аптырашта). Чү, Фатыйма! (Аның хәлсезләнгәнен күреп.) Тукта, нишләдең син? Фатыйма (хәлсез тавыш белән). Башым әйләнә, Фәрид. Фәрид (Фатыйманың иңенн>я кочып, аның хәлсезләнгән гәүдәсен ярым күтәреп торган хәлдә). Тукта, Фатыйма. Ни булды сиңа? Син сау түгел. Тормыш җыры Ф а т ы й м а. Башым әйләнә. (Фэриднең кочагында хәрәкәтсез кала.) Фәрид (нишләргә белми, Фатыйманың йөзенә карап бераз хәрәкәтсез торганнан соң, сак кына, курка-курка гына аны чәчемнән сыйпый башлый). Фатыйма, бәгърем, аргансың син... Арыгансың, Фатыйма! Фатыйма (кинәт аңына килгән кешесыман, кискен хәрәкәт белән Фәридне үзеннән этәреп җибәрә). Чү! Мин нишләдем?! Ник бригадамнан калдым соң мин... (Йөгереп чыгып китә.) Фәрид (ялгыз. Фатыйма киткән якка озак вакыт сүзсез карап торганнан соң). Нигә минем ана табынасым килә? (Пауза. Тирән эчке кичереш.) Эх, нигә соң мин бүген, ичмасам, Орел янында түгел?! Закир керә. Ул бик нык шатланган. Закир (Фәриднең соңгы сүзләрен ишетеп). Юк сүз сөйләп торасың, егет. Агитатор сүзе сөйләмисең. Агроном сүзе дә түгел... Шулай бит. Монда да фронт бит. Үзең дә шулай дисең бит, ә? Фәрид (уңайсызланып). Бетте, Закир абый. Әйе. Монда да фронт. Мин болай гына. Үз яшьтәшләрем арасында булмавыма эчем пошып китте. Закир. Зарар юк. Кызыл Армия синең белән миннән башка да сынатмый. Сындырды бит тегенең арка сөяген, ә! (Шатлыгын тыя алмый көлеп җибәрә.) Фәрид. Беләм, Закир абый, белом. Закир. Белгәч? Фәрид. Әллә нишлисем килә. Ни эшләсәм дә аз кебек, һаман көчемнең яртысыннан күбесе артып кала кебек. Закир. Безнең колхоз тормы- щыннан бер мәгънә дә таба алмый- сыңмыни соң? Фәрид. Киресенчә, Закир абый. Бик күп. Беләсеңме, алда язачак диссертациямнең төп сызыкларын күрәм мин биредә. Закир. Шулай булгач... Фәрид. Гаҗәп кешеләр бар сездә. Закир. Комачаулыйлармы? Фәрид. Комачауламыйлар да... Закир. Соң? Фәрид. Фатыйма әйтмешли, минем фән рамкасына гына сыймыйлар алар. Закир. Рамнарыңны киңәйтә төшәрсең. Сыяр. Фәрид. Ихтимал. Ничә еллар укып, башка да килмәгән серләр ачыла миңа биредә. Закир. Ярый, бу шатлыклы хәбәрне тизрәк бөтен колхозчыларга ишеттерәсе иде бит, Фәрид! Фәрид. Ишеттердем бугай инде мин аны. Закир. Әйе, колхоз йокламый эшли бүген. Фәрид. Бүген генә түгел, сугыш башланганнан бирле. Колхоз гына түгел, бөтен ил! Каюм керә. Арба, куыш тирәсендә эзләнә. Закир. Нәрсә эзлисең син, Каюм, нишләп йөрисең? Каюм. Бау кирәк иде. Дилбегә. Закир. Нигә ул? Каюм. Шәйхулла бабайны төшерергә кирәк. Закир. Кайдан төшерергә? Каюм. Эскерт түбәсеннән. (Дилбегә табып.) Булды. (Ашыгып чыгып китә.) Закир. Югары күтәрелгән карт, ә? Фәрид. Әйе. Күтәрелә кеше! Пәрдә 42 ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ V нче картина Колхоз^ клубының ял бүлмәсе. Шактый бай һәм матур итеп җыештырылган. Ике 1:шек: берсе тышкы, берсе эчкә үтә торган. Колхоз, җәйге-көзге эшләрен уңышлы тәмамлап, районның күчмә кызыл байрагын алган, шул уңай белән бөтеч колхоз күләмендә уңыш бәйрәме уздырырга хәзерлек бара. Закир белән Фәрид керәләр. Закир. Бүген кайтып өлгерүең бик яхшы булды әле. Я, син булган башка колхозларда эшләр ничегрәк соң? Фәрид. Төрлесе бар. Кыскасы: бөтен колхозларыбыз да сезнең кебек эшләсә, Татарстанга кызарырга туры килмәс иде. Я, үзегездә нинди яңалыклар бар? Закир. Менә шушы уңыш бәйрәменнән башка әйтердәй яңалык юк. Карале, Фәрид, син инде безнең колхозның үз кешесе булып беттең. Давай, бу кампания вакытында да булыш. Фәрид. Китәргә җыенам бит, Закир абый. Закир. Беләм. Өлегерәсең әле. Чынлап әйтәм, Фәрид, райкомның Һәм район советының күчмә кызыл байрагын өченче тапкыр үз кулыбызга алган колхоз булгач, тантаналы җыелышыбыз да сынатырлык булмасын инде. Фәрид (көлеп). Эштә сынатмаган колхоз җыелышта гына сынатмас. 3 а к и р. Юк, алай түгел ул. Өч ел буе мондый бәйрәм ясаган булмагач, онытылып та беткәндер. Фәрид. Борчылма, Закир абый. Кызыл байрак алган колхоз кешеләренең сүзе, ямьсез сөйләнсә дә матур ишетелә ул. Закир. Юк, юк. Ямьсез сөйләнмәсен. Сиңа үтенеч шул: җыелышта сөйлисе ораторларны алдан бераз хәзерләбрәк чыгарырга кирәк. Гый- зетдин абзый сынатмас, бик кыен булырдай булса, яздың бирдең. Шытырдатып укый да чыга. Бетте китте. Хатыннарыбыз да сынатырлык түгел. Тик менә Шәйхулла бабайны яхшырак хәзерлисе иде. Аның белән кыенрак булыр. Ә сөйләтергә кирәк үзен. Фәрид. Әйе, аны сөйләтмичә булмый. Закир. Менә шул-шул. Болан үзебезнең алда гына бик матур сүзләр сөйли. Күп халык каршында нишләр. Булдыра алмам дип, киреләнеп азаплана. Язып бирер идең — укый белми. Суфлер куяр идең — колакка таманрак. Ә бит сугышның өченче елында бөтенләй яңадан туды кеше. Фәрид. Ул әйтә аямаганнарын үзең әйтерсең. 3 а к и р. Үзем дә әйтәм, әйтәм. Син дә әйтерсең дип уйлыйм. Фәрид. Рәтләрбез. Закир. Инде сый мәҗлес ягын... хәер, анысында син кунак кына буласы кеше... Халидә керә. Әһә, әнә, Халидә, кил әле бирерәк. Фәрид. Ярый, ул ягын карагыз. (Китә.) Закир. Я, Халидә. Алда бик зур эш тора бит. Кайда соң Фатыйма? Халидә, һаман кайтып җитмәгән ахыры. Закир. Ай, ул кирәк иде. Юкка аны җибәрдек. Халидә. Анардан башка да бик яхшы ерып чыгарбыз, Закир абый. Аш-су осталарыбыз җитәрлек. Закир. Җитәрлек. Беләм. Оештыра белүче дә кирәк. Бу бит сиңа үз өендә үткәрә торган унбиш-егер- мс кешелек табын гына түгел, бөтен колхозны сыйларга кирәк тә, Тормыш җыры 43 читтән ни чаклы кунаклар килә. Ә Фатыйма булса... Хәер, кайтып җитәр әле. Халидә. Кайтып җитәр җитүен дә... 3 а к и р. Нәрсә? Булдыра алмас дисеңме? Халидә. Юк. Ул күңел биреп тотынса, әллә ниләр эшли алыр иде дә. күңеле төшәр микән дим. Закир. Ник алай дисең? Халидә. Шәрәф абый аның ире турында күңелсез хәбәр алып кайтты бит. Закир. Беләм. Ну бит, Фатыйма өчен яңа хәбәр түгел инде ул. Халидә. Яңа түгел түгелен дә... Хәзер, иренең авыр яралы хәлдә чолганышта калганын үз күзе белән күреп кайткан кеше сөйләгәч, бөтенләй икенчеләнде. Закир. Авыр, әлбәттә, ни хәл итәсең соң. Шулай да, сугыш вакыты бәйрәме шул әле бу. Хәсрәтле кешеләребез дә күп. Шуның өчен дә бирешмәскә кирәк. Үз фронтыбызда жиңү бәйрәме бу безнең. Берәү дә күңелсезләнмәслек булсын. Хәсрәтле кешеләр дә хәсрәтләрен онытып торырлык булсын. Ә Фатыйма бирешмәс. Фатыйма андый кеше түгел ул. Фаты й м а керә. Ул борчулы. Халидә (шатланып). Әнә, үзе! (Фатыйманы кочып ала.) Фатыйма, җаным, гомерең озын икән. Сине сагынып тора идек. Закир. Әйе, әйе. Миңа син бик кирәк идең. Я, озакладың син Кар- галыда. Фатыйма. Үзебезне кунак иттеләр, эшләре белән дә шактый танышып кайттык. 3 а к и р. «Байрак безгә тиеш иде» дигән булалардыр әле. Фатыйма. Алай дип үк әйтеп бетермиләр. 3 а к и р/ Киләләрме? Фаты й м а. Киләләр. Закир Ничәү? Фатыйма. Җидәү. Закир. Тыйнаклык саклаган булалар. Күбрәк кирәк иде. Ярый, килүләре яхшы. Менә нәрсә, Фатыйма туган, безгә кунакларны бик яхшы итеп каршы ала белергә дә бик шәп итеп кунак итә белергә кирәк инде. Фатыйма. Авылыбыз үзенең элекке гадәтләрен бөтенләй онытып бетермәгәндер әле, Закир абый, борчылма. Закир. Юк, Фатыйма, алай дип кенә булмый. Менә нәрсә, син бөтен кампания вакытында алдынгыларның алдынгысы булдың, менә хәзер тагын алдыбызда бер зур эш тора. (Көлеп.) Валлаһи, урып-җыю кампаниясен уздырудан читен бу бәйрәм минем өчен. Тагы сиңа таянам, үскәнем, коткар. Фатыйма. Бәйрәм осталары җитәрлек безнең авылда, кунак сыйлап өйрәнмәгән кешеләр түгел. Закир. Юк, Фатыйма, синең кул кирәк монда — уңган кыз кулы. Фатыйма. Син теләгәнче үк булдыра алмам, Закир абый. Закир. Булдырасың. Белмиммени мин сине. Ф а т ы й м а. Бәйрәм өчен күңелем сынык, Закир абый, үзең беләсең. Пауза. Закир. Беләм, үскәнем, беләм. Кемнең генә күңеле бөтен калды соң? Аңлыйсыңмы, Фатыйма: бәйрәм генә тутел бу безгә — демонстрация. Бөтен район җитәкчеләре килә. Казаннан да кунаклар чакырылды. Безнең беләд ярышучы Каргалы колхозының алдынгылары килә. Алар .гына да тутел, җитәкчеләребез миңа — үзебезнең тирәдәге артта калган колхозчылардан да кунаклар чакырырга киңәш бирделәр. Алар да килә. Уңышларыбыз турында доклад тыңлату гына җитми, намуслы хезмәт җимешләрен күзләре белән күрсеннәр, телләре белән татып карасыннар. Шуңа күрә безнең сыйларыбыз да «сугыш вакыты сые» диярлек кенә булмасын, менә дигән булсын! Сугыш вакытында да мөмкин икән' дип китсеннәр. Күрәсеңме? Күнел ачу гына түгел бу бүген безнең өчен. М. Әмир 44 Фаты й м а. Булдыра алган чаклы тырышып карармын, Закир абый. Закир. Менә, Халидәләр сиңа булышыр. Халидә. Булдырабыз, Фатыйма җаным, колхозыбыз йөзенә кызыллык китерерлек итмәбез. Закир, һәр мәҗлестә тәртип саклау ягын карарга тагын кешеләр билгеләрбез. Әйе, картлар-кар- чыклар мәҗлесе аерым, урта яшь- тәгеләр—үзләренә, кызларегетләр... Каюм керә. Әһә, Каюм, кара аны, малайлар мәҗлесе өчен син җавап бирерсең. Бернинди башбаштаклык... Каю м. Кайчан хур иткәнебез бар инде, Закир абый. Закир. Хур иткәч, эш тә үтә ул. К аю м. Сынатмабыз, Закир абый. Закир. Сынатыр идегез дәме әллә... .Менә шул, Фатыйма үскәнем... Каю м. Закир абый, сине прав- лениедә көтәләр. Закир. Киттем. Ярый, анысы- монысы җитмәсә, әйтерсез, сорарсыз. (Китә.) } Халидә. Каюм, кунакларның күңелен күтәрерлек номерлар әзерләдегезме соң? Каю м. Ә как же. Өрьяңа бер көй бар әле. Ул җыры тагын... X а л и д ә. Нинди көй? Каюм. Нәдъ менә Фатыйма апага атап чыгарылган диярсең. Ф а т ы й м а. Син кылындырыр- сың инде. Каю м. Мин кылындырган нәрсә түгел. Ф а т ы й м а. Кара аны, арттырып җибәрмә. Үпкәләрмен. Каюм. Әйтәм ич, үзебез чыгарган җыр түгел. Фатыйма. Ярар, ярар, беләм мин сезне. Халидә. Әллә җырлап та күрсәтәсеңме? Каюм. Сабыр ит, ишетерсез. Өйрәнеп бетәсе бар әле аны. (Эчкә үтә торган ишеккә кереп китә.) Фатыйма уйга баткан хәлдә авыз эченнән генә көйли, Халидә. Фатыйма җаным, беләм, авыр сиңа. Беребезгә дә җиңел түгел. Фаты й м а. Синең хәлең җиңелрәк, Халидә. Хәйриең исән кайтуына синең өметең зурырак. Аннары, дөресен генә әйткәндә, син бит әле яратуның ни икәнен дә белмисен. Әйе, кыз чактагы мәхәббәт —ул әле яңа гына шытып чыккан гөл кебек. Аны йолкып алсалар, авыр була, әлбәттә. Ләкин аның урынына беренчесенә караганда да матуррак яңа гөл дә үсә ала. Ә ул инде синең йөрәгеңә тамыр җәеп, чәчәкләнеп өлгергән булса, аны йолку читенрәк. йөрәгеңне өзгәләмиче йолкынмый ул... Әгәр минем тешем генә сызласа, суыртып ташлар идем дә, котылыр идем, йөрәкне ничек суырып ташларга кирәк. Халидә. Кайчан булса да барыбер сиңа бу хәл белән килешергә туры киләчәк бит. Фатыйма. Нишләргә кушасың син миңа, Халидә? X а л|и д ө. Үз-үзеңне бетермә, дим. Шул гына. Менә бу бәйрәм көннәрендә кеше белән бергә күңел ачарга тырыш. Шундый яхшы кешеләр бар... Онытырга тырыш. Фатыйма. Онытырга?! Юк. ‘(Кисәтүле.) Шуны бел Халидә: анам мине берәүдән дә ким яратмый, ләкин йөрәгемә кагылырга мин ана да ирек бңрмим. Халидә. Бетте, җаным. Үзен миннән күбрәк беләсең... Киттем, эшемне карыйм... Ә син? Фатыйма. Ул яктан борчылма. Мин үземә тапшырылган эшне үтәрмен. Халидә. Киттем алайса. (Китә.) Фатыйма (ялгыз. Авыр паузадан соң). Ник болай һөҗүм итәләр минем йөрәгемә? Мин белмәгән берәр нәрсә билгелеме әллә аларга? Ни өчен минем йөрәгемдәге богаулап куелган хисләрне ычкындырырга телиләр алар? Юк! Мин — кеше. (Тәрәзә аркылы Фәрид килгәнне күреп.) Фәрид?!. Биредә нишләп йөри Тормыш җыры 45 ул һаман? Нигә, ичмасам, мәхәббәтсез күренми ул миңа? Фәрид керә. Ф ә р и д. Исәнмесез, Фатыйма? Фаты й м а. Исәнмесез. Фәрид. Сез ииктер борчулы. Фаты й м а. Гаҗәп түгел. Фәрид. Ике көннән китәм, Фатыйма. Фаты й м а. Бөтен колхоз сез^ә рәхмәт әйтеп кала. Бик күп булыштыгыз безгә. Фәрид. Рәхмәт. Фаты й м а. Үзегезгә рәхмәт. Фәрид. Фатыйма... Фаты й м а. Ни әйтергә телисез. Фәрид. Китәм, ләкин күңелем биредә кала. Фатыйма. Ул турыда ‘ әйтми китүегез яхшырак булыр иде. Фәрид. Юк, әйтәм, Фатыйма. Үткәндәге җүләрлекләрем өчен үкенеп йөрүем дә җитәрлек булды. Фатыйма. Бу турыда бер кисәткән идем инде мин сезне. Фәрид. Хәтеремдә: «Дошманым буласыгыз килмәсә, ул вакытларны искә төшермә!» дидегез. Хәтеремдә. Ләкин барыбер әйтәм. Фатыйма. Сез үзегезнең җө- гәнсез тойгыларыгызга хуҗа була алмыйсыз. Фәрид. Җитди кешегә бу килешми. Фәрид. Юк, Фатыйма, әгәр дә бу тойгы йөрәк тилерүе генә булса, иин йөрәгемне кан саудырып булса да аны авызлыклый алыр идем. Ләкин мин тойгым кушканны гына түгел, акылым кушканны эшлим. Акылым миңа йөрәгемдәген әйтеп китәргә куша, Фатыйма. Фаты й м а. Басыйр турында Шәрәф алып кайткан күңелсез хәбәр мине үзгәрткәндер дип уйлыйсызмы? Ул минем өчен бер яңалык та алып кайтмады. Фәрид. Күңелсез хәбәр? Гафу втегез. ишеткәнем юк иде әле. Нинди хәбәр УЛ, Фатыйма. Фаты й м а. Иске хәбәр... Сез аны беләсез инде... Фәрид. Гафу итегез, миңа да Җицел түгел, Фатыйма, тик, киткәнче сезгә шуны әйтеп китәсем килә: сез мине бөтенләй икенче кеше иттегез. Фатыйма. Гаҗәп. Ни белән? Фәрид. Үзегез белән: бөтен торышыгыз, хәрәкәтегез, җаныгыз, йөрәгегез белән. Миңа әйткән һәм әйтми калдырган сүзләрегез белән. Фатыйма. Ни әйтергә телйсез? Фәрид. Мин хәзер дөньяда минем өчен дә чын мәхәббәт барлыгына ышандым. Ә чын мәхәббәт белән сөяргә мөмкин булган кеше минем өчен бер генә, ул кеше — сез, Фатыйма! Фатыйма. Ни өчен сез мине болай газапларга телисез, Фәрид. Фәрид. Мин сезне газапларга теләмим. Фәкать сезнең бәхетле булуыгызны гына телим, Фатыйма. Фатыйма. Мине үзегезнең мәхәббәтегез белән бәхетле итә алырмындип уйлыйсызмы? Фәрид. Фатыйма, мин сезне беләм: сез Басыйрны чын сөю белән сөясез һәм аның кайтачагына ышанып, тирән, көчле өмет белән яшисез. Өметегез акланса, бәхетегез кире кайтса, мин бәхетсез булырга да риза. Ләкин шуны әйтәсем килә: әгәр дә бер көн сезне өметегез алдаса, тирән бәхетсезлеккә төшсәгез, шул чагында дөньяда сезне бар кешедән артык күреп сөюче Фәрид барын онытмагыз! Фатыйма. Тәки чактыгыз! Фәрид. Ни сөйлисез сез, Фатыйма? Фа т ы й м а. Чәбәләндем шул. Фәрид. Мин сезне аңлап җитә алмыйм, Фатыйма. Ф а т1 ы й м а. Фәрид, йөрәгемне төбенә чаклы ачарга мәҗбүр итәсез мине. Фәрид. Ачыгыз, Фатыйма, мин бары шуңа гына мохтаҗ. Фатыйма. Сез аны сизәсез. Әйе, йөрәгемнең кәй җирендәдер мине сезгә якын тотарга азапланучы бер кечкенә шәйтан калдыгы яши. Сез шуңа таянасыз. Фәрид (җанланып). Шәйтан димәгез, Фатыйма. Фаты й м а. Шәйтан. Ләкин сез аңа ышанмагыз. Ул бик зәгыйфь, М. Әмир 46 бик кечкенә. Минем Басыйрга булган мәхәббәтем астында тәмам изелгән, беткән ул. Ул бервакытта да яңадан көчле хәленә кайтачак түгел. Шуны да аңламыйсызмыни сез? Ф ә р и д. Аңларга теләмим, Фатыйма. Сез ул кечкенә шәйтаннан курыкмагыз. Күрше бүлмәдә Каюмның җырлаган тавышы ишетелә башлый. Башта сүзләре аңлашылмый. Аңа игътибар итмиләр. Ф а т ы й м а. Мине дә. үзегезне дә газапламагыз, Фәрид. Басыйр минем йөрәгемдә мәңге тере. Ж ы р тавышы ачыграк ишетелә башлый. Фатыйма кинәт аңа игътибар итеп, тынып кала. Җ Ы р: ... Бик ерак, ерак җирләрдән, Ут эчендәге илләрдән Өзелеп сәлам сиңа картыңнан. Мин исән, Мин үлмәм, Бетмәс көч алам Туган илемнән. Фаты й м а. Чү! Бу нинди җыр? Ул бөтен барлыгын оныткан хәлдә, ур- ныннан кузгалып, күрше бүлмә ишеген ачып җибәрә. Ф ә р и д, гаҗәпләнеп, аңа карап тора. Бүлмәдән ачык булып җыр ишетелә. Илем өчен утка керәм, җан алмам! Янмый чыгам мин янар таулардан... Фатыйма. Җан алмам?! (Шашкан кыяфәттә кулын чикәсенә куеп, кычкырып җибәрә.) Каюм! Җыр туктала. Атылып Каюм килеп керә. Каюм. Нәрсә бар, Фатыйма апа! Ф а т ы й м а. Нинди җыр җырлыйсың син? Каю м. Валлаһи, мин чыгарган җыр түгел, Фатыйма апа. Ф а т ы й м а. Җырла баштан. К а ю м. Яхшылап өйрәнеп бети i инде, Фатыйма апа. Аннан җырлармын. Фатыйма (бәхәсләшергә урын калдырмаслык итеп). Җырла, Каюм! Каюм. Ярый. Көен әзрәк бозам, гаеп итмәссез. (Җырлый.) Җырга салып хат жибәрәм, Фатыймам, Җыр сөюче дусларым артыннан. Бик ерак, ерак җирләрдән, Ут эчендәге илләрдән. Өзелеп сәлам сиңа картыңнан. Мин исән, Мин үлмәм, Бетмәс көч алам Туган илемнән. Фаты й м а. Нинди серле җыр бу? К а ю м дәвам итә. Илем өчен утка керәм, җан алмам.- Фаты н м а, сискәнеп, нидер әйтмәкче була да, җырны бүлдерергә куркып, тынып кала. Янмый чыгам мин янар таулардан. Жаным, бәгърем, синең өчен, Сине үстергән илем өчен, Упкыннарга керәм яңадан. Мин үлмим, Җиңелмим — Җиңелә торган Кеше түгел мин. Шашкын сагыну баса кайчак, гүзәлем, Сине сагнам, Фатыймам, йөрәгем. Сагыну көч бирә, җиңелмәм, Дошманга мәңге бирелмәм, Көт, югалтма мине, теләгем! Мин исән, Мин үлмәм, Мәхәббәт көчле, Диләр, үлемнән. Фатыйма (тыела алмыйча). Бу ул! Ул! Әйе, ул! Исән! «Жан алмам»! «Йөрәгем!» «Теләгем!» Ул исән! Каю м. Бетмәде әле, Фатыйма апа. Тагын бер җыр калды. Ф атый м а. Бетер, Каюм, тизрәк җырлап бетер. Каюм (җырлый). Кайтмый калсам, туфрак булсам, бәхил бул. Җылак булма, Фатыймам, батыр бул. Туган илдән көч алырсың, Миңа тиң дуслар табарсың. Мин, җыр булып, сиңа кайтырмын. Үлсәм дә Җиңелмәм, — Мәхәббәт көчле Салкын үлемнән. Ф а т ы й м а. Юк, юк! Бусы кирәкми! Ул исән! Ул үлми. Каюм, әйт, кайдан ишеттең син бу җырны? Каюм. Шәрәф абый фронтта ишетеп кайткан. Аны, дошман тылында калып, партизан булган безнең бер офицер чыгарган ди... Кара Тормыш җыры 47 ле, Фатыйма апа, әллә ул офицер, чынлап та, Басыйр абый микән? Фаты й м а. Әйе. Әйе. Бу ул, Каюм җаным! Ул исән! Халидә керә. Фатыйма аңа ташлана. Ул исән, Халидә, бәгърем, ул исән! (Халидәне кат-кат үбә.) Халидә (берни аңламыйча). Тукта, кем? Нишләдең син? Фатыйма. Басыйр исән! Ишетәсеңме? Басыйрым, минем сөекле картым исән! Халидә. Кайдан ишеттең? Фаты й м а. Шәрәф ишетеп кайткан. Халидә (аңламыйча). Шәрәф? Туктале, син акылыңдамы, Фатыйма җаным? Ул бит... Фаты й м а. Шашмыйм, Халидә бәгърем, шашмыйм. Әйе. Шәрәф аны, үлгән булырга тиеш, диде. Басыйр турында башка берни белмим, диде. Ә үзе аның исәнлеге турында шундый хәбәр алып кайткан, җүләр. Үзе шуны . белмәгән... Әйе, әйе. Ул исән... Басыйр исән, ишетәсеңме, Халидә, ул исән! Закир керә. Фатыйма аңа ташлана. Закир абый, җаным, ул исән! Әйе, ул исән, Басыйр исән! Сәхнәгә халык жыела, Фатыйма тирәсендә төркем зурая бара. Закир. Менә шатлык! Ничек соң бу, тукта әле. Кайдан? Фатыйма. Исән, Закир абый, исән! Закир. Бик шәп. Бәйрәмебез күңеллерәк булыр болай булгач. Фатыйма. Әлбәттә. Фәрид (Фатыймага карап, озак вакыт аптырашта торганнан соң). Фатыйма, рөхсәт итегез... Ф а т ы й м а (аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмичә). Ул исән, Фәрид, Басыйр исән... (Читкәрәк тартылып.) Фәрид! Тукта... Тукта... Нәрсә дип кенә әйтим... Мин сине кунакка чакырам, Фәрид. Сугыш- беткәч, Басыйр кайткан көнгә кунакка чакырам... Әйе, әйе. Килерсең бит? Фәрид. Килергә тырышырмын. Ф а т ы й м а. Ләкин ялгыз түгел. Иптәшең белән, хатының белән икәүләп. Фәрид. Аңлыйм, рәхмәт. 3 а к и р. Фатыйма, бәйрәмебез нишли соң б.езнең? Фаты й м а. Бәйрәм? Тыныч бул, Закир абый... Аа... шундый бәйрәм. ясыйм мин сиңа хәзер, тыныч вакытта да күрелмәгән бәйрәм булыр ул. Гомер буена сагынып сөйләрлек булыр. Әйдәгез! Бары да җанланып кузгалалар. Пәрдә ЭПИЛОГ 6 нчы картина Матур җәйге кич. Яна караңгыланып килә. Колхоз правлениесе алды. Каршыда, арттарак планда правление ишеге. Ишекнең ике ягы — алгарак чыгарып рәшәткә белән әйләндерелгән бакча. Сәхнәдә Шәйхулла карт, Мәргубә, Газимә һәм башка колхозчы- лар- кавттач хатын-кызлар, армиядән кайткан орденлы, медальле кешеләр, алар арасында очучы, моряк, танкист һәм башка гаскәри төр формасында киенгән кешетәр Алар армиядән кайтучыларны көтәләр. Гомуми шатлык, тантана. ҖырМалай та в bi HI ы. Кайталар! п * а лпмэн Закир чыга. СәхРавлснне ишеге цегереп килеп керә бер малай н н. Малай. А-" ар П Бась,ир Сыйлар түгел! Закир. Кем бар соң? Малай. Фәрид абый килгән. 3 а к и р. Фәрид? Тавышлар. Фәрид шул. 3 а к и р. Онытмаган икән. Аның Л1. Әмир 48 бездә булып китүенә ике ел тула бугай инде. Ә? Кайда үзе? Фәрпд керә. Ф ә р и д. Сәлам «Алмалы» колхозына! Исәнме, Закир абый. Закир. Фәрпд шул. Әйдүк, үзең исән саумы? (Күрешү.) Ф ә р и д. Газимә апа, нихәл. (Күрешәләр.) Һаман да өч норма эшлисеңме әле? Г а з и м ә. Үзе кайткач, үзенә тапшырырмын дигән идем дә, гадәт булып калган күрәсең. (Янындагы ирен күрсәтеп.) Менә үзе дә кайтты инде, • барыбер ике норма да. өч норма язалар үземә. Ф ә р и д. Яхшы гадәтне ташларга ярамый. Нихәл, Мәргубә әби. исәнме. Шәйхулла бабай? Ш ә й х у л л а. Әә... Синмени әле бу. энем? Бик шөкер. Үзең исән саумы? Ф ә р и д. Я, малайлар кайттымы? Шәйхулла. Кайттылар. Әнә, икесе дә менә дигән итеп, орденын да, медальләрен дә тагып кайттылар. Тик менә бер оныгымнан гына хәбәр юк. Саман героеннан. Каюм алга чыга. Ул яхшы киемнәрдән, кулында аккордной. Фәрпд. Ааа! Каюм’. Менә дигән егет булып җиткәнсең бит син. Нихәл? Каю м. Җимертәбез генә. Ф ә р и д. Кара син аны, аккордной! К а ю м. Абый алып кайткан бүләк. Үзебезнең көйгә уйнатабыз немец гармонын! Ф ә р и д. Шәп! (Яңадан Закир янына килә.) Ниндидер бәйрәмме соң бу сездә? Закир. Армиядән • тагын яңа кешеләребез кайта. Шул арны каршы алырга җыенабыз. Ф ә р и д. Я, нинди яцалыклары- гыз бар сон? Закир. Әллә тагы, күзгә күренерлек үзгәрешләр юк кебек. Баганаларда. правление тәрәзәләрендә электр лампалары кабынып китә. Ф ә р и д. Әһә! Электричество! Ә бу күзгә күренерлек үзгәреш түгелмени? Закир. Әйе шул. Син киткәндә бу безнең планда гына карала иде бит әле. Барып чыкты бит. Ф ә р и д. Тагы нинди күзгә күренми торган яңалыкларыгыз бар? 3 а к ир. Менә, сугыштагылардаи уналты кешебез кайтты, һаман кайту өстендәләр. Ф ә р и д. Эшләр җиңеләя икән бераз. . Закир. План да зурайды бит безнең хәзер. Чәчү мәйданы, теге вакыттагы белән чагыштырганда ‘бик күп артты. Фәрид. Уңыш ягы ничек? Закир. Кыскасы: байракны кулдан ычкындырган юк. Ычкындырырга исәпләгән дә юк. Я, үзеңдә нихәлләр бар соң? Фәрид. Сездән алган материаллар нигезендә диссертация яздым. Халык тынып, Ф ә р и д п е тыңлый. 3 а к и р. Айһай, безнең турыда язып кына булыр микән. Фәрңд. Профессорлар бик кызыксындылар. Барыннан да бигрәк, минем теманың практик әһәмияте кызыксындыра. Беләсезме, сезнең практикадан алынган материаллар миңа Татарстан колхозларының уңышын биш ел эчендә орлыкчы- лык буенча гына да кимендә 25 процентка арттырырга мөмкин икәнен бик ачык исбат итәргә нигез булып торалар. ’3 а ки р. Шулай укмыни? Фәрид. Шулай шул. Сугыш елларында ирешкән нәтиҗәләрегез белән сез алдыгызда торган конкрет планны үтәп кенә калмадыгыз, бәлки бөтен илнең авыл хуҗалыгын алга җибәрү өчен закон итәрлек үрнәкләр бирдегез. Белдеңме, ә син «Ай-Һай» дисең. 3 а к и р. Алай булса, Фәрид дус, син безнең былтыргы-быелгы күрсәткечләр белән дә яхшылабрак танышып кара әле. Фәрид. Әлбәттә, танышачак- мын. Шуның өчен килдем. Тормыш җыры Халидә керә. Халидә. Исәнмесез, Фәрид абый. (Күрешәләр.) Фәрид. Ә, Халидә! Исәнме... Ә кайда соң синең Фатыймаң. Халидә. Фатыйманы синнән дә бигрәк үзебез көтәбез дә, менә кацтып җитә алмый бит. Закир. Әйтмә дә инде, иң кирәк вакытта өйдә юк. Беләсеңме, аның ире кайтуын көтәбез бит, Ба- сыйрны көтәбез. Фәрид. Шулаймыни? 1 Закир. Шулай шул. Героебызны көтәбез. Фәрид. Герой? 3 а к и р. Әйе. Берлин өчен барган соңгы сугышларда Басыйр герой исеме алды бит. Советлар Союзы герое. Фәрид. Шәп! Закир. Беренче телеграммаларына караганда Басыйр белән Хәйри күптән кайтып җиткән булырга тиешләр иде. Ниндидер тоткарлык булды ахрысы. Әйткән көннәренә кайтып җитә алмадылар. Инде икенче телеграммалары бар. Бүген кайтып җитәргә тиешләр. Фәрид. Шәп. Фатыйма өчен мин бик шат. Кайда соң Фатыйма үзе? Нихәлләрдә яши ул? Закир. Аның эшләре шәп. Ба- хыйры белән хат алыша башлагач, ул тагын да яхшырак эшли башлады. Орден алуы турында язган идек шикелле? Фәрид. Әйе. Нишләп бүген өйдә юк соң ул? Закир. Тынгысыз кеше бит ул. Чувашстандагы атаклы колхозның тәҗрибәләре бСлән? танышып кайтасым килә дип, күзне ачырмагач, шунда җибәргән идек. Телеграмма да бирдек инде үзенә. Менә, кайтып җитә алмый бит. Фәрид. Алайга гына калгач, озакламас. Закир. Кайтыр. Ә син, әйдә, правлениегә кереп тор. Хәзер квартира табарбыз. Фәрид. Өлгерербез. (Правление™ керә.) 4. ,С. Ә - №7 Закир (халыкка). Ишеттегезме, нәрсә ди Фәрид? Без илгә икмәк биреп кенә калмыйбыз икән әле, фән өчен дә азык бирәбез икән! (Халидәгә.) Ишеттеңме, Халидә? Халидә. Әйтмә, Закир абый, башыма бер ни керми. Әллә ничек, үз туганымны көткән кебек. Закир (көлә). Беләм мин сезне, яшьләрне... ярар, бик таралышмагыз... (Правлениегә керә.) Халидә (кая тукталырга белми әйләнгәләп). Фатыймасы да кайтып җитә алмады инде. (Газимәгә килеп.) Газимә апа, нишлим? Оялам бит. Халык алдында Хәйри белән ничек күрешермен. Газимә. Таптың хәсрәт, җүләр. Тизрәк кайтып җитсеннәр диген... Малай тавышы. Кайттылар! Тавышлар: — Тәртип! Тәртип! — Басыгыз урыннарыгызга. — Закир абый! — Каюм! Каюм. Оркестр! Хор! Урыннарыгызга! Тальянка, авыз гармоньнары һәм кыллы инструментлардан оешкан оркестр укмаша. Егетләр, кызлардан торган хор тәртип белән тезелә. — Каршылау маршы! Тыштан тавыш. Алар түгел. Тавышлар: — Безнең авыллар түгел! — Кемнәр ул? Сәхнәгә Га л п м ә килеп керә. Ул шатланган, канатланган. Аны чолгап алалар, шау-шу. Галимә. Сәләхием кайтты бит, Сәләхием кайтты! Газимә. Менә, Галимә, әйткән идемме мин сиңа? Күрдеңме? Кайтмас та кайтмас, дип нишләргә белми идең. Галимә. Сөйләмә инде, Газимә ахирәт. Сабыр төбе, дигәндәй, сары алтын, дигәндәй, дөрес икән. Мирсәй Әмир Г а з и м ә. Монда алып килер идең үзен. Без дә күрер идек. Кунак булып та китәр иде. Гали м ә. Күрерсез әле. Хәзер барыбер рәте-чираты юк. .Медальләренә генә карамасаң, дигәндәй» карар җирен дә калдырмадылар. Ир-атны беләсең, дигәндәй, юл буенча сыйлый-сыйлый исертеп бетерделәр үзен. Танышы да. таныш түгеле дә, дигәндәй, салалар да китерәләр’. Ә ул мескен, дигәндәй, һаман да шул юаш Сәләхи килеш әйләнеп кайткан. Берсен дә кире кага алмады. Өйгә кайткач күз күрер, дигәндәй, бүгенгә гыймадым әле үзен... Сәлимә керә. Сәлимә. Тагы ләчтит. Әйдә инде, Галимә ахирәт, тизрәк кайтып җитик. Г а л и м ә. Монысына гына калгач, дигәндәй, өлгерербез, Сәлимә ахирәт. Бер хатын. Безнекеләр нишләп юк соң? Күрмәдегезме, кайталармы? Гали м ә. Хәзер кайтып житә- ләр. С ә л и м ә. Әйдә, Галнмә ахирәт, әйдә. Теңкәмә тиюләреңне Сәләхи- гә әйтәм әле, менә, әйтәм, әйтәм... (Галимәне алып чыгып китә. «Дигәндәй, дигәндәй», «әйтәм, әйтәм» дигән сүзләре ишетелеп кала). Ашыгып Фатыйма керә. Ул жәйге юл киеменнән — җиңелчә плащтан. Сәхнәдәгеләр аны зур жанлылык белән каршы алалар. Ф а т ы й м а. Уф! Басыйр кайтып житкән дип торам. Халидә йөгереп керә. Халидә (Фатыймага ташланып). Өлгердең бит! Фатыйма жа- ным. Ф а т ы й м а. Безнекеләрне күргәннәрме? Халидә. Күргәннәр, хәзер кайтып житәләр ди. Фатыйма. Басыйрны да күргәннәрме? Халидә. Анысын аерып әйтмәделәр. Бары да шунда бергәдер инде... Карале, Фатыйма җаным, халык алдында ничек Хәйри белә» күрешермен икән? Оялам. Фатыйма. Үз хәлем хәл. Ха- лидәкәй. Тотма мине... Ф ә р и д правлениедән чыга. Ф ә р и д. Фатыйма! Фаты й м а. Фәрид? Исәнмесез. (Күрешәләр.) Бик вакытлы килгәнсез. Мин бит с(*зие барыбер кунакка чакырырга тиеш идем... (Шаян янап.) Тагы ялгыз гына килдегезме? Фәрид (көлеп). Юк, иптәшен дә бар. Фатыйма (шатланып). Иптәшегез?... Фәрид. Әйе, бүгенге көндәге иң якын иптәшем — Диссертациям белән килдем... Фаты й м а. Бик яхшы, иптәшегезне алып, безгә кунакка килерсез. Ә хәзергә, гафу итегез. Тотмагыз мине... өстемне алыштырып чыгыйм! (Очкан кош җиңеллеге белән канатланып чыгып китә.) Фәрид. Менс^ ичмасам, бәхет. Халидә (әз генә уйланып, үз алдына). Чынлап та, аның Басый- ры турында бер сүз дә әйтмәделәр түгелме соң?.. Әй, кая булсын соң ул. Үзләренекен күргәч, кешенекен эзләп тору кайгысымыни аларда... Закир керә. Закир абый! Фатыйма кайтып җитте. Закир. Фатыйма барына да өлгерер ул. Молодец. Бик шәп булды. (Правлениегә уза.) Еракта кыңгырау тавышы. Сәхнәдән тышта тавыш. — Кайталар! Халидә. Әнә, уф! (Кулын күкрәгенә куя.) Тавышлар: — Кайталар! — Тәртип! Басыгыз урыннарыгызга! Каюм (алга чыгып). Оркестр! Хор! Урыннарыгызга! Тәртип урнаша. Музыка каршылау марша уйный башлый. Кыңгырау тавышы якыная, ат туктаткан тавыш. Тормыш җыры 51 Каюм. Хор! Хор. Илләр гизеп, яуда җиңеп, кайта безнең батырлар, Туган илне данга күмеп, кайта безнең батырлар. Батырга хөрмәт — күптәнге җола. Кычкыр катырак: ура! ура! ура! Ил өстендә җиңү нуры мәңге шулай ял тырар. Батыр исемен ишеткәндә явыз дошман калтырар. Батырга хөрмәт! Ишетсен дөнья, Кычкыр катырак: Ура, ура, ура!!! Хәйри керә. Хәрби киемдә. Лейтенант погоны, орден һәм медальләр таккан. Аның белән бергә тагын бер-ике кеше кайткан. X ә й р и. Исәнмесез, авылдашлар! Гомуми күрешү, исәнләшүләр. Халидә Хәйригә якын килергә оялып, нишләргә белмичә, читтәнчиттән йөри. Аңа күрен-' мәскә тырыша. Хәйри аны күреп, игътибар итә. Ләкин ул да кеше алдында аның белән күрешергә яхшысынмый. Закир (каранып). Басыйр кайда соң, Басыйр? Т а в ы ш л а р: — Басыйр кайда калды? —- Басыйр нишләп юк? X ә й р и (күңелсезләнә. Аның чырае караңгыланып китә). Басыйр кайтмас инде. Куркынулы t сораулар. Ничек? — Нишләде ул? — Нигә кайтмас? Закир. Кайтмас, дисеңме? Шомлы тынлык. X ә й р и. Әйе, аңа бу шатлыкны күрү насыйп булмады. Закир. Ни дигән сүз бу? Хәйри. Мин аны күмеп кайттым. Закир. Күмеп? Хәйри. Әйе. Чит ил җирендә күмеп калдырырга туры килде. Халидә (үзен үзе онытып, Хәйригә ташлана. Аны кочып җылый- җылый). Хәйри, җаным, нигә син аны калдырып кайттың? (Йөзен Хәйринең күкрәгенә каплап, иңнәре белән үкси. Хәйри җавапсыз аның башыннан сыйпый.) Авыр тынлык. Сәхнә артында Фатыйманың «Басыйр!» дип кычкыра-кычкыра йөгереп килгәне ишетелә. Ул сәхнәгә килеп керө. Ак ефәк күлмәктән. Фатыйма (шомлы тынлыкны күреп, тукталып кала. Күзе белән эзләнеп, куркынулы тавыш белән). Басыйр кайда? Халидә (Хәйридән китеп, Фатыймага ташлана. Аны кочып җы- лый-җылый). Фатыйма җаным!.. (Сүзен әйтә алмыйча, үкереп җы- лый.) Ф а т ы й м а (аны ачу белән читкә этәреп, Хәйри каршына килеп баса). Хәйри! Хәйри. Исәнме, Фатыйма. Ф а т ы й м а. Кайда Басыйр? X ә й р и. Аның урнына мин ятып* калган булсам, җиңелрәк булыр иде. Фаты й м а. Ни сөйлисең син, Хәйри? Хәйри. Мин сиңа аның соңгы сәламен генә алып кайта алдым, Фатыйма. Ф а т ы й хМ а (ярсып). Әйт ачык итеп!ч X ә й р и. Мин аны күмеп кайттым, Фатыйма. Фаты й м а. Ялган! Юк, юк, ялган! (Эзләнеп.) Менә аның телеграммасы! ’ X ә й р и. Әйе, ләкин юлга чыгарга торганда, фашист калдыклары аны, почмактан атып, үтерделәр. Фатыйма (ярым пышылдап). Үтерделәр? (Шашкан кыяфәттә акрын гына атлап тамашачыга йөзе белән алга килеп баса. Үз алдына.) «Кайтмый калсам... туфрак булсам... бәхил бул. Җылак булма, Фатыймам, батыр бул...» (Акылдан язган кешесыман.) Юк... юк... мин җыламыйм... юк, юк! Мин җыламыйм. Юк, юк!... Мин... җылам-ый булдыра алмыйм. (Үкереп җылап йөзе белән Закирның күкрәгенә ава.) Ф о р п д нпдер әйтмәкче ләкин әйтә алмый, күз яшен яшереп читкә китә. Закир (паузадан соң). Фатыйма, үскәнем, сабыр бул, акыллы бала бит син! Мирсәй Әмир Фаты й м а (башын китәреп). Закир абый! 3 а к и р. Аңлыйм, үскәнем, аңлыйм. Фаты й м а. Басыйр юк бит, Закир абый! Юк бит инде Басыйр! (Ярсыбрак җылый башлый.) Закир. Сабыр, Фатыйма, сабыр, беләм. Авыр... Картлар, хатыннар Фатыйманы юатырга булышалар, аны Закир кулыннан алалар. Аны сәхнәдән алып чыга башлыйлар. Музыка. Еракта җыр яңгырый. ... Җылак булма, Фатыймам, батыр бул... Туган илдән көч алырсың... Фаты й м а (башын күтәреп). Сугыш беткәч бит, сугыш беткәй X ә й р и (уйланып, үз алдына). Сугыш бетте, ләкин көрәш- дәвам итә. Фаты й м а (ярым пышылдап). Әйе, көрәш дәвам итә!... Музыка. Күтәренке җыр. Пәрдә