Логотип Казан Утлары
Публицистика

СССР СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ союзы ПРАВЛЕНИЕСЕНЕҢ X! НЧЕ ПЛЕНУМЫ

2S нче июньнән 3 нче июльгә кадәр Москвада СССР совет язучылары союзы правлениесенең XI нче пленумы булып үтте. Пленумда СССР совет язучылары Союзының генеральный секретаре А. Фадеевның «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 ел 14 август карарыннан соң совет әдәбияты» дигән темада доклады һәм Украина. Грузия, Үзбәкстан, Литва, Латвия һәм Эстония әдәбиятлары турында өстәмә докладлар тыңланды, алар буенча киң рәвештә фикер алышулар булды. Пленумда язучылар эшенең актуаль мәсьәләләре — совет кешеләрен тәрбия итүдә, совет патриотизмының бөек идеяләрен пропагандалауда язучыларның тоткан урыны турындагы гаять җитди мәсьәләләр каралды. Совет язучылары бу иделләрне пропагандалауда, һичшиксез, зур көч куйдылар. Совет Ватаны темасы, бөек халкыбызның батырлыгы, аның патри итлыгы, социалистик системаның капиталистик системадан өстенлеге темасы шагыйрьләрнең, прозаикларның, драматургларның иҗатларында торган саен көчлерәк яңгырын. Совет язучылары ВКП(б) Үзәк Комитетының тарихи карарларыннан соң күп кенә күренекле әсәрләр ижат иттеләр. Ләкин беренче уңышлар белән генә канәгатьләнеп калу, әдәбиятка большевистик таләпчәнлекне киметү — зарарлы һәм куркыныч эш булыр иде. Совет язучыларының патриотик бурычы — капиталистик Көнбатыш кешесеннән гаять югары торган совет кешесен бөтен бөеклеге белән күрсәтү, халкыбызның иң яхшы сыйфатларын чагылдырган тирән һәм көчле образлар тудыру. Совет халкы үзенең язучыларыннан совет чынбарлыгын киң колач белән тасвирлый торган, безнең чор кешесенең эшләрен, уйларын һәм хисләрен тулы күрсәтә торган, аның эчке дөньясын бөтен күркәмлегендә ачып бирә торган монументаль әсәрләр көтә. Язучыларыбыз халкыбызны тирән совет патриотизмы рухында тәрбиялиләр һәм, аерым кешеләрнең Көнбатыш алдында баш ию, ялагайлану күренешләрен фаш итәләр. Совет язучылары алдында зур һәм мактаулы бурычлар тора. Бу бурычларны уңышлы рәвештә башкарып чыгу өчен, язучыларыбызның иҗат үсешенә һәм совет әдәбиятының идея дәрәҗәсен күтәрү эшенә комачаулый торган бөтен күренешләргә каршы кискен көрәш дәвам итәргә тиеш. Иптәш Фадеев үзенең докладында кайбер Республикалардагы аерым язучыларның иҗатларында милләтчелек тайпылышлары күренгәләвен әйтеп үтте. Чынбарлыкка якынрак килүдә һәм аны тирәнрәк аңлауда язучыларга комачаулый торган декадентлык, эстетлык йогынтылары да бар әле. Без кайбер татар язучыларының әсәрләрендә дә борынгы тормышны идеаллаштыру элементлары, бүгенге тормышның яңа асылын күрсәтмичә, тормыштагы социалистик мөнәсәбәтләрне җитәрлек дәрәҗәдә ачып бирмичә, аның тышкы сыйфатлары белән генә мавыгу элементлары очрый икәнен әйтеп китәргә кирәк табабыз. Ә совет әдәбияты бары шул кимчелекләрдән арынганда гына, үзенең идея дәрәҗәсен күтәргәндә һәм чынбарлыкның эченә тирәнгәрәк кергәндә генә үсә ала. Пленумда әдәбиятыбызның күп кенә теоретик проблемалары — реализм һәм романтизм, совет әдәбиятының үзенчәлек сыйфатлары, милли форма һәм социалистик эчтәлек һ. б. проблемалар тикшерелде һәм ачыкландырылды. Шуның белән бергә пленум, аеруча, ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият турындагы карарлары һәм A. А. Ждановның «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы доклады бөтен совет әдәбияты ’үсешенә гаять яхшы йогынты ясавын, әдәби тормышны моңарчы булмаган рәвештә җанландырып һәм күтәреп җибәрүен күрсәтте. Түбәндә без СССР совет язучылары Союзының генеральный секретаре А. Фадеевның пленумда сөйләгән докладын урнаштырабыз. Доклад «Правда» газетасында басылган тексттан тәрҗемә итеп бирелә.