Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ КҮТӘРЕЛЕШТӘ

I. Әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча партиянең Үзәк Комитеты карарларыннан һәм «Звезда», «Ленинград» журналлары турында иптәш А. А. Ждановның докладыннан соң ун ай чамасы вакыт үтте. Ара зур түгел. Ләкин ВКП(б) Үзәк Комитетының карарлары совет әдәбиятының үсешенә яхшы нәтиҗәле йогынты ясаганлыгы, барлык әдәби тормышыбызның күтәрелешен тәэяисә 1947 нче елның ахырында — 1948 нче елның башында басылуларын көтәргә мөмкин булган кайбер язучыларның исемнәрен атап Пик. Алар арасында: М. Шолохов, К. Федин, И. Эренбург, В. Катаев, В. Каверин, В. Гроссман, Ф. Панферов, 10. Герман, К- Симонов, П. Пав- ленко, В. Инбер, В. Василевская, Ю. Смолич, А. Копыленко, Л. Киа- чели, Чейшвили, Кутатели, В. Лайнс, A Каһһар, С. Муканов, М. Ауэзов һәм башкалар бар. Мин һәрбер яна әсәргә характеристика бирү бурычын үз алдымда куймыйм. Шулай да аларның каи- бсрләрен әйтеп китәсе килә, иң элек К. Симоновның «Ватан төтене» исемле повестен күрсәтәм. Тиздән ^ам булачак бу күренекле әсәр безнец көпнәрнең төп темасын, сопатрпотизМЫ темасын күтәрә. Совет патриотизмы темасы теге яки бу күренештә совет язучылары әсәрләренең күпчелегендә чагыла. Ләкин К. Симоновның яңа повестенда бу тема үзенең турыдан- туры гәүдәләнешен таба. Бу әсәрдә безнең совет кешесе, безнең совет тормышы урта хәлле гади американец тормышы белән чагыштырыла. Алтын хөкем сөргән капиталистик җәмгыятьтә идарә итүче даирәләр, кешеләрнең аңнарын агулар өчен үзләренең барлык мөмкинлекләреннән файдаланып, алар- га кешене күрәлмәүчелек карашларын тагарга омтылалар. Менә шул капиталистик җәмгыять белән чагыштырганда, безнең совет строеның өстенлеген Симонов бик ачык рәвештә күрсәтә. » Шулай ук П. Павленконың «Бәхет» исемле, инде тәмамланган рома щы турында да әйтеп китәргә кирәк. П. Павленко колхозларның сугышның соңгы елындагы тормышын тасвирлый һәм сугышларда яраланып кайткан кешенең районда алдынгы кеше булып әверелүен, аның тирәсенә колхозлардагы барлык алдынгы кешеләр тупланганлыгын күрсәтә. Бу романда П. Павленко шулай ук безнең заманның төп темасын — совет патриотизмы темасын җәелдерә. Безнең барлык республикалардагы шагыйрьләребез прозаиклардан ким эшләмиләр. Аларның барысының да исемнәрен санап чыгу кыен булыр иде. Шигъри әсәрләр арасында иң мин иткәнлеге язучыларга гына түгел, бөтен халкыбызга ачык. Безнең күп милләтле әдәбиятыбызның төп язучы кадрлары нәтиҗәле эшлиләр. Бу бигрәк тә проза өлкәсендә күренә. Әсәрләре басылып чыккан яки басылып ята торган А. Фадеев 76 элек Н. Тихоновның Югославия шигырьләре циклын күрсәтеп үтәргә кирәк. Бу гүзәл шигъри китап славян халыклары арасындагы дуслыкны ныгыту эшенә хезмәт итә. Шулай ук казах 1пагыйре Бекху- җинның «1\елтемасат» һәм «Сыр- Дарья турында легенда» исемле шигырьләрен күрсәтергә кирәк. Бу шигырьләр дә үткән заманның батырлары хакында традицион җырлардан бүгенге заман темасына кү- чү^аеруча нык сизелә. Безнең драматургларыбыз уңышлы эшлиләр. Соңгы вакытларда 1\. Симонов, Н. Погодин, С. Михалков. Б. Горбатов, П. Нилин, В. Соловьев. Н. Вирта, М. Алигер, В. Кожевников белән И. Прут, Б. Ромашев. Вс. Иванов, А. Софронов, В. Овечкин, П. Маркиш, А. Якобсон. И. Мосашвили, С. Шаншиаш- вилиның һәм башка язучыларның пьесалары тәмамланып, сәхнәгә куелдылар яисә тәмамлану алдында торалар. К. Симоновның «Рус мәсьәләсе» исемле пьесасының әһәмиятен һәркем белә. Биредә колхоз темасына язылган тагын өч пьесаны — В. Овечкинның «Әбиләр җәе», П. Нилинның «Якты дөньяда» һәм Н. Виртаның «Безнең кадерле икмәгебез». («Хлеб наш насущный»), шулай ук безнең балаларыбыз турында С. Михалковның «Кызыл галстук» исемле пьесасын күрсәтеп үтәсе килә. Драматургия өлкәсендә безнең язучылары быз кайчак зур гына уңышсызлыкларга очрыйлар. Шулай булса да драматурглар эшенең йомгаклары, совет әдәбиятының бу өлкәсендә дә борылыш башлануын күрсәтәләр. Яшьләрнең моңарчы булмаган рәвештә күп санда әдәбиятка килүләре дә шулай ук күтәрелешнең җитди бер күрсәткече булып тора. 1946 нчы елда Сталин премияләре яңа авторларга, шул исәптән беренче китапларның авторларына бирелүе үрнәк булырлык хәл. Сталин премиясенә лаеклы булган әсәрләрдән башка проза өлкәсендә Г. Березко, Т. Семушкин һәм Э. Казакевичның әһәмиятле әсәрләре басылып чыктылар. «Октябрь»да Г. Коновалоз- ның «Университет» исемле романы басыла башлады. Шунда укС. Бабаевскийның «Алтын йолдыз кавалеры» исемле повесте басылды. «Новый мир» да А. Гончарный «Байрак йөртүчеләр» исемле гүзәл романы чыкты. • Безнең барлык яшь шагыйрьләребезнең исемнәрен санап чыгарга һичбер мөмкинлек юк, шулай да арадан кайберләрен — хәзерге заман темасы өстендә җитди эшләүче М. Луконинны, «Авыл советы өстендә флаг» поэмасының авторы А. Недогоновны, әле шагыйрь булып формалашып җитмәгән, ләкин безнең колхоз чынбарлыгында яңаны үткер күрә белүче Н. Тряпкинны күрсәтеп китәргә кирәк. Грузиянең талантлы яшь шагыйрьләре — Мар- гиани һәм Нонейшвили, үзбәк шагыйрьләре Мирмухсин һәм Әсхад Мохтар, казах шагыйре Мулдага- лиев үзләренең шигырьләрендә хәзерге заман темасын күтәрәләр. Партия Үзәк Комитетының карары яшь язучылар өчен юл ачты. Яшьләр әдәбиятка хәзерге заман темасы белән керәләр. Бу зур уңыш. Безнең әдәби художестволы журналларыбыз яхшырдылар. Алар кызыйлырак була башладылар, алар- да редактор кулы сизелә. Бигрәк тә иҗтимагый-политик, тәнкыйть һәм библиография бүлекләренең шактый яхшыруын күрсәтеп үтәргә кирәк. Журналлар СССР халыклары әдәбиятына күбрәк әһәмият бирә башладылар. Тәнкыйть һәм библиография безнең совет әдәбиятын яңа рельсларга боруда гаять мөһим идеологии рычаг булып торалар. Журналларда бу бүлекләрнең үсү фактлары безнең әдәбиятта тәнкыйтьнең әһәмияте күтәрелүен раслыйлар. Әдәбиятта партиялелек турында язылган мәкаләләр аеруча кыйммәтле. Болар: Б. Мейлахныц — «Вехи» идеологиясенә каршы Ленинның көрәше» һәм «Реакция чорында: Совет әдәбияты күтәрелештә 77 сәнгать мәсьәләләре һәм Ленин» дигән мәкаләләре |(«3везда»), Б. Яковлевның «Бөек принцип» мәкаләсе 1(«Новый мир»), «Новый мир»ның— «Большевиклар партиясе һәм совет әдәбияты» исемле редакцион мәкаләсе, В. Куриленков- ныц — «Звезда»ның һәм «Правда» ның әдәбиятта идеялелек өчен көрәше турындагы мәкаләсе («Новый I мир»). Рус әдәбиятындагы гүзәл революцион-демократик традицияләргә багышланган байтак кына мәкаләләр басылып чыкты. Болар И. Векс- |( лерның «Звезда»да басылган — «Саф сәнгать» теориясе белән көрәштә 40—60 нчы еллардагы рус тәнкыйтенең традицияләре» дигән мәкаләсе, һәм шунда ук В. Евгеньев- Максимовның — «Некрасов «саф сәнгать» теориясенә каршы көрәштә» дигән мәкаләсе. Безнең әдәби тәнкыйтебез буржуаз реакцион теорияләрне һәм Көнбатыш Европада туып килә торган «модалы» агымнарны шактый актив фаш итә башлады. Бу темага язылган мәкаләләр торган -саен күбрәк күренә баралар (А. Лей- , тес, А. Исбах, М. Мендельсон, Б. Песис мәкаләләре). Социалистик реализм мәсьәләләренә багышланган байтак кына мәкаләләр басылып чыкты: В. Ермиловның («Литературная газета»да), Л. Субоцкий- ның («Новый мир» да), М. Чарный- ның («Октябрь»да) һәм акмеизм калдыкларын фаш итүче мәкаләләр: А. Волковның («Звезда»да) ҺӘХМ Д. Данинның («Знамя»да). Болар әле — социалистик реализм теориясе мәсьәләләрен эшләүдә беренче башлангычлар гына. Әдәбият фәне буенча байтак кына кыйммәтле гыйльми хезмәтләр чыкты, алар үткән заман әдәбиятын хәзерге заманның актуаль мәсьәләләре белән бәйлиләр. «Советский писатель» нәшриятының эше җанланып китте, «Литературная газета» эшендә күзгә күренерлек яхшыру бар — ул хәзер идеология мәсьәләләрен үткенрәк куя башлады. Шуңар да карамастан, безнең тәнкыйтебез, һәм «Литературная газета»да булсын, һәм матур әдәбият журналларында булсын, без аңардан көтә торган рольне уйнамый әле. Идея дошманын дөрес билгели алган, партия Үзәк Комитетының тарихи карарларын дөрес куллана белгән һәм акылларда идея ачыклыгы булдырылган язучылар оешмаларында тормыш кайнап тора. Мисал өчен Украинаны алыгыз. Украина, һичшиксез, әдәби тормышның зур күтәрелешен кичерә. Украинада, КП(б)У Үзәк Комитетының ярдәме белән, тиешле утны тарих фәне өлкәсендәге, әдәбият фәне һәм әдәбият өлкәләрендәге буржуаз милләтчелек калдыкларына каршы юнәлдергәннәр. Партия ярдәме белән белорус иптәшләр үзләренең әдәбиятларындагы идея хаталарын тәнкыйтьләделәр һәм хәзер аларның эше җанланып бара. Балтик буе республикаларында — һәм Латвиядә, һәм Литвада, һәм Эстониядә, әлбәттә, борылыш бар. Бу барыннан да элек шунда күренә: өлкәнрәк буын язучылар совет темасына яза башладылар, безнең хәзерге заманыбызны чагылдыручы яңа язучылар җитештеләр. Әрмәнстанда яңа әсәрләр чыга, шигырьләр языла. Ләкин анда әле җитәрлек җанлану сизелми. Әрмән язучыларының өлкән буыны эшкә аз катнаша. Әрмән иптәшләр яңа мәсьәләләрне күтәрмиләр. Аларның матбугатларында кайчак тәнкыйть уты идея көрәшенең үзәгендә булырга тиешле мәсьәләләргә юнәлдерелми. t * л Әдәбият — күтәрелештә. Ләкин безнең җитди кимчелекләребез бар әле. Безнең эшебезнең йомшаклыгы иң элек нәрсәдә күренә? Без, вакыт шактый күп үтүгә карамастан, халык бездән көтә торан хәзерге заман темаларына күчүдә тамырдан борылыш булдыра ' алмадык. Сугыш вакытында без, үз А. Фадеев 78 коралыбыз белән җиңүдә катнашырга телибез, дип дөрес уйлый идек. Ләкин хәзер, бишьеллыклар елларында, бишьеллыкны тасвирлар өчен аның үткәнен көтеп торырга тиешбезмени? Әдәбият эчендә хәзерге заман темаларына күчәргә комачаулаучы мәгълүм бер катып калганлык бар. Безнең индустрия төзелеше темасына, безнең эшче кеше турында Б. Галин «Донбасста» дигән бик матур очерк язды. М. Шагинянның яхшы очерклары чыктылар. Республикаларда кайбер әсәрләр күренделәр, ләкин болар әле һич тә җитәрлек түгел. Колхоз темасы өлкәсендә, мин күрсәтеп үткән әсәрләрдән башка, Г. Медынскийның «Марья», Д. Сто- ыовның «Таң вакыты» повестьлары, Е. Мальцевның «Кайнар чишмәләр» романы, Тощаковның «Чарома» повесте басылып чыкты. Болар, кимчелекләре булуга карамастан, кирәкле әсәрләр. Хәзерге заманның үзәк, төп темасы, фокуста тупланган шикелле, үзендә барлык бүтән темаларны туплаучы тема — совет патриотизмы темасы. Без үзебезнең барлык халкыбызга һәм бөтен кешелеккә, капиталистик җәмгыять белән, капитализм, империализм тарафыннан тәрбияләнгән юеше белән чагыштырганда, безнең совет җәмгыяте, без үзебез, совет кешеләре нәрсәдән гыйбарәт икәнен күрсәтергә тиешбез. Без, язучылар, бөтен кешегә караганда да, безнең строебыз, совет строе нәрсә ул, аның өстенлекләре нәрсәдә икәнен яхшырак әйтә алабыз һәм әйтергә тиешбез, совет кешесенең бөеклеген күрсәтә алабыз һәм күрсәтергә' тиешбез. Бу — озак вакыт өчен иң үзәк тема булып торачак. Безнең интеллигенциянең аерым вәкилләре арасында, партия Үзәк Комитеты карарларында әйтелгәнчә, чит илләр алдында баш ию, чит илнеке булган бөтен нәрсәгә хөрмәт белән карау, ялагайлану бетерелгән дип әйтеп булмый әле. Бу ялагайлану күренешләре, үкенечкә каршы, әдәбиятта да бар. Мисал өчен, И. Нусиновның «Пушкин һәм бөтен дөнья әдәбияты» дигән китабын алыйк. Ул, 1941 нче елда басылган булса да, сонш вакытка кадәр һичнинди тәнкыйтькә очрамады, ә ул бик зарарлы китап. Маркс һәм Энгельс, аеруча Ленин һәм Сталин, һәр халыкнын, дәүләтнең үсеш үзенчәлекләрен ачыклау эшенә үзләренең күп хезмәтләрен багышладылар. Пушкинның бөтен дөнья әдәбиятында тоткан урынын билгеләр өчен, Пушкинны тудырган милли җирлеккә анализ ясарга кирәк. Пушкинны 1812 нче елдагы Ватан сугышыннан башка күз алдына китерергә мөм- кннме? Юк. Ватан сугышы Россиянең XIX нчы йөздәге үсеш юлын күп кенә аныклады, һәрбер гадел сугыш кэбек, ул, рус халкы алдында аның көчем ачты, аның милли аң дәрәҗәсен күтәрде. Бөек рус милләте үзенең тарихи каһарманлык көчен күрсәтте, Наполеонны җиңде. Пушкин — безнең рус милләте Наполеонны җиңү нәтиҗәсендә әдәбият өлкәсендә тудырган даһи ул. Нусиновның «Пушкин һәм бөтен дөнья әдәбияты» исемле китабында? исә Пушкин яшәгән вакытта Россиядә ниләр булганын анализлауга хәтта тотынып карау да юк. Бу китапның төп фикере — Пушкинның даһилеге рус милләте тарихи үсешнең үзенчәлеге нәтиҗәсе итеп түгел, ә Пушкинның бөеклеге аның «европалы» булуында, Кенбатынг Европа куйган барлык сорауларга аның, имеш, үз Җавапларын табуында итеп күрсәтү. Пушкинның үз вакытында Европада җитәрлек киң танылмаган булуын Нусиновның ничек аңлатуы бик характерлы. Ул моны масайган, надан Европаның ул вакытта бөек рус милләтенең ниләр кичергәнен күрмәве белән һәм шунлыктан рус халкының Пушкин кебек даһиена югарыдан караганлыгы белән һнч тә аңлатмый. Нусиновча барлык эш шунда.- Пушкин «көнбртыш культурасын дәвам иттергән һәм тирә Совет әдәбияты күтәрелештә 79 нәйткән», чөнки рус халкының киләчәге Пушкин өчен, имеш, «Көнбатыш юлларыннан тыш уйга да китерүгә мөмкин булмаган бер хәл». Бу китапның марксизм белән һичбер уртаклыгы юк. «Бары азиянеке булмаган өчен генә европаныкы белән сокланып торудан безгә туктарга вакыт», — дип язды Белинский. ...«Безнең үз милли тормышыбыз бар, без дөньяга үз сүзебезне, үз фикеребезне әйтергә килгәнбез»... Аннары Белинский: «Дөресен әйтим, тыныч скептиклар, абстракт кешеләр, кешелек дөньясындагы пачпортсыз бродягалар минем күңелемә ошамыйлар, мескен булып күренәләр», — дип язды. Менә шушы «кешелек дөньясындагы пачпортсыз бродягаларны» совет әдәбияты тәнкыйте фаш итәргә тиеш тә. Рус әдәбиятының Нусинов концепциясенә ошашлы концепцияләре кайдан килеп чыгалар, аларны башлап җибәрүче кем? — дигән сорау туа. Аларны башлап җибәрүче—Россиядә бөтең бер әдәби мәктәп нигезен салган Александр Веселовский. Бу мәктәп — Белинскийның, Черны- шевскийныц, Добролюбовның бөек рус революциондемократ мәктәбенә каршы тора торган бер мәктәп. Веселовский мәктәбе үткәндәге һәм хәзерге рус әдәбият фәненең мәгълүм бер өлешендә Көнбатыш алдында түбәнчелек белән баш июне иц беренче тудыручы булып тора. 1946 нчы елда Ленинград университеты нәшрияты В. Шиш- .маревның — «Александр Веселовский һәм рус әдәбияты» дигән кечкенә генә бео китабын басып чыгарды. Проф. Шишмарев — Москвада Горький исемендәге бөтен дөнья әдәбияты институтының директоры. Китапның редакторы проф. М. Алексеев. Автор Веселовский тәгълиматының иң начар яклары тәэсирендә булуын яшерергә маташып та карамый. Веселовский турында үзенең элекке хезмәтен искә алып, В. Шишмарев болай яза: «Ул чакта без тарихи-әдәби тикшеренү методына һәм мәсьәләләрнең куелышына Веселовский керткән яңалыкны ачарга омтылдык; без, бигрәк тә, аның туган илдә үзләштергән эш алымнары белән Көнбатыш Европа мәктәбендә алган яңа күнегүләре арасындагы өзеклекне басым ясап әйтеп үттек». Алдан ук искәрмә ясап куйыйк: Веселовский — Көнбатыш Европа әдәбиятлары өлкәсендә, бигрәк тә филология һәм лингвистика өлкәләрендә зур белгеч (фактик белем туплавы буенча). Ләкин бу түбәндәге хәлне юкка чыгармый: үткән гасырның алтмышынчы елларында Веселовский бөек рус революцион- демократик әдәбият традицияләре белән бәйләнешен тулысынча өзде һәм романтгерман мәктәбенең колы булып әверелде. В. Шишмарев, чит ил фамилияләренә олылык күрсәтеп, немецларның ялган галимнәрен (Шерер, Карьер, Ваккернагель, Баумгарт, Э. Вольф һ. б.) ләззәтләнеп санап чыга да, алар арасында Веселовский «сюжетлар шигърияте» өлкәсендә «үз» сүзен әйтә алды, ди. Ләкин Веселовскийның яманатка калган «сюжетлар шигърияте», үзендә фактик мәгълүматларның бик күп булуына да карамастан, үзенең методологиясе буенча фәнгә каршы бер нәрсә икәнлеге, гәрчә «тарихчылык» чапанына төренсә дә, идеалистик һәм тарихка каршы икәнлеге В. Шишмаревның уена да килми. В. Шишмаревка бер нәрсә бик ошый: үзенең сәяхәте дәвамында, ди ул, «Веселовский Италиягә шул хәтле ияләште, андагы җирле интересларны шул хәтле үзләштерде ки, аңарда хәтта Италиядә калу идеясе, соңыннан анда бөтенләйгә урнашу мөмкин дигән уй туды, бигрәк тә бу вакыт Москвада аның турында ничектер оныткаһнар иде». Икенче урында В. Шишмарев Италияне «туган илнең көндәше» дип тә атый. Шуңа күрә түбәндәге А. Фадеев 80 юлларны укыганда гаҗәпләнмисең: «Пушкин турындагы реченә Веселовский җитди хәзерләнә, чөнки Пушкин аның сөекле рус шагыйре, ул ниндидер күләмдә аңа аның сөекле итальян язучысы Боккаччоны хәтерләтә иде»... Б. Шишмарев Веселовскийның, борынгы рус дастаннарының чыгышлары чит илдән килә, дигән фальш теориясен тулысынча кабул итә, ә апокрифик әйтемнәр турында әйтеп торасы да юк инде. Веселовскийның хәсрәт-иярчен- нәре аның әдәби фән эшчәнлегенең начар якларына табыналар, Көнбатыш Европа әдәби фәненең тоткан урыны һәм роле турында яшьләр арасында иң ялган карашны тараталар. Совет патриотизмы һәм чит илләр алдында түбәнчелек белән баш июгә каршы көрәш проблемасы безнең милли язучыларыбыз алдына килеп баскач, аларның кайберләре: совет патриотизмы — ул безнең гомуми темабыз, ләкин чит илләр алдында баш ию бездә юк диләр. Бу тирән ялгышу. Совет патриотизмының куркынычлы дошманы бар, ул — буржуаз милләтчелекнең калдыклары һәм хорафәтләре. /Милләтчеләр, борынборыннан чит ил капиталының агентлары булып, үзләренең көнбатыш хуҗалары алдында түбәнчелек рухын тәрбияли торган буржуаз идеологияне үткәрүчеләр булып торалар. Үзәк Комитет безнең театрларның репертуарлары турындагы карарларында СССР халыклары әдәбиятындагы кайбер кимчелекләрне: тарихка китүне, үткән заманны идеаллаштыруны күрсәтеп үтте. Үткән заманны сурәтләүдә үзенең уңай башлангычы бар: кешеләр үзләренең тарихларының мәгънәсенә төшенергә телиләр. Ләкин милләтчелек йогынтылары, хорафатләре һәм калдыклары ахырына кадәр фаш ителмәгән урыннарда нәкъ менә үткән заманга «китү» бар. Күп кенә республикаларда аларның уз әдәбиятлары тарихы буенча әсәрләр бар, ләкин ул әсәрләр үз халыклары тарихын бөтенләй хата рәвештә яктырталар. Хәзер без Азербайҗан халкының бөек даһие, дөиья күләмендәге даһи булган Низаминың юбилеена хәзерләнәбез. Аерым тикшеренүчеләр, нең дикъкате нәрсәгә тупланган? Юбилей утырышларында, мәсәлән, шундый теманы тыңлау тәкъдим ителгән: «Низами һәм Азербайҗан ренессансы». Иптәш Ибраһимовнын. «Бакинский рабочий» газетасында басылган «Азербайҗан халкының, культура бәйрәме» дигән мәкаләсендә түбәндәгеләрне укыйбыз: «XII нче йөздә, — безнең милли культурабызның алтын гасырында, Низаминың иҗаты Азербайҗан әдәбияты һәм сәнгатенең иң гүзәл чәчәк аткан чагы булып тора». Нинди алтын гасыр инде бу?! Азербайҗан халкының җилкәсендә ул чакта фарсылар утырды, Ширваншаһ утырды. Низами үз туган телендә яза алмавын сызлана-сызлана әйтте. Ни өчен мондый гасыр алтын гасыр була инде? Безгә, «Советский писатель^ нәшриятында басып чыгару өчен, Е. Исмаиловның «Казах совет әдәбияты» дигән китабы тәкъдим ителгән иде. Анда Казахстанның феодал ханнар тарихы чоры идеа.т- лаштырыла. Ханнар-феодаллар һәм караклар геройлар итеп күрсәтелә, ә ханнар сугышы казах дәүләтен төзү өчен көрәш итеп тасвирлана. Автор ханнарның батырлыкларын җырлаучы җырчыларны идеаллаштыра һәм моны «казах әдәбиятының героик чоры» дип китереп чыгара. Казахстан Россия империясенең бер кисәге булган чордан соң туган әдәбиятны автор «кайгы чоры» әдәбияты дип атый. Күреиә ки, кайберәүләр ике Россия булганын — патша Россиясе һәм декабристлар, Белинский, рево- люциоидсмократлар, народоволецлар, марксистлар-ленинчылар Россиясе, Пушкин, Толстой, Чехов, Горький Россиясе булганын оныталар. Бу — беренчедән. Икенчедән, колонизатор Россиядән башка, кеч- Совет әдәбияты күтәрелештә кенә халыкларның яшәвенә куркыныч салган бүтән ерткыч дәүләтләр дә бар иде. Без колонизатор Россияне идеаллаштыруга юл куймаячакбыз. Ләкин без күп кенә халыклар өчен Россия дәүләте составына керүнең тарихи зарурлыгын һәм прогрессивлыгын күрүләрен телибез. Ул халыклар бары тик алдынгы революцион-демокра- тик Россия, иң бөек культураның анасы булган Россия, большевиклар, Октябрь революциясе Россиясе Ъәм беренче булып империализм фронтын өзгән Россия аркасында тына бөек юлга чыга алдылар. Тарихи үткәнне тасвирлаганда, царизмның колонизаторлык ролен генә күрсәтмәскә кирәк. Электә изелгән халыкларның шундый кешеләрен күрсәтергә кирәк: үз халыкларының юлы рус культурасы белән бергә икәнен, әйтик, Казахстанның азат ителүе революцион- демократик Россиядән тыш була алмавын аңлаган кешеләрне күрсәтү бик мөһим. Казахстанда шундый кеше Абай Кунанбаев, Азәрбайҗанда — Ахундов, Әрмәнстанда, — Налбяндян һәм Абовян, Төньяк Осетиядә — Коста Хетагуров, Татарстанда — Тукай иде. Тукай гүзәл кеше иде. 1905 нче елдан соң, реакция өстенлеккә чыккач, пантюркизм, панисламизм баш күтәргәч, татарларны Төркиягә күчеп китәргә чакырулар башлангач, Тукай «Китмибез!» дигән шигырен язды. Ул Төркияне — талаучылар һәм мәңгелек аһ-зар иле дип атады, ә Россия турында болай ЯЗДЫ: Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; Бәйләмеш бу жиргэ безне тәңребез (гыйззе вә җәл). Иц бөек максат безем хөр мәмләкәт — хөр Русия! Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе русияһ! Тукай, халыклар дуслыгы идеясен күтәреп, үзенең «Халык өметларс/||Семле шигырендә болай дип ЯзДЫ: *■ -С. ә-. « 7 Рус җирендә без әсәрле, эзле без, Тарихында бер дә тапсыз көзге без. Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып, һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. Пантюркистлар төрек теленә күчү лозунгсын күтәргәч, Тукай бу тел татар халкы өчен кабул ителә торган тел түгел икәнен бик кискен әйтеп чыкты. Төрек шагыйрьләренең ул һичничек тә үрнәк була алмас- лыгын әйтте, чөнки төрек шагыйрьләренең бөтен эшләре солтаннарны . һәм аларның кәнизәкләрен мактап җырлаудан гыйбарәт диде. Пушкин һәм Лермонтовлары булган дәүләттә моның һичтә килешмәгәнлеген әйтте. Тукай Россиядә ниләр барлыгын бик яхшы аңлый иде. Тукай болай язды: «Безнең милләт тә башка милләтләрдәге кеби хамисез фәкыйрь халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алыштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт Пушкиннарга, Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләттә дә башка милләтләрнең тәрәккыйсенә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга... яңа-яңа милли шагыйрьләргә, музыкантларга вә гайре- ләргә мохтаҗ». Тукай кебек, менә шушындый» кешеләр һәр милләттә бар. Шул яктылыкта караганда Әрмәнстанда барлык романнарның IV — V нче гасырдан да якын булмаган, хәтта Гайсә туудан элек булган вакыйгаларны чагылдырулары гаҗәп тоела; ни өчен Әрмәнстанда бөек революцион-демократ Налбяндян һәм Абовян турында романнар юк? Ни өчен Азәрбайҗанда Ахундов турында зур роман тудырылмаган? Без үзебезнең үткәнебезне онытмыйбыз. Халыклар дуслыгын ныгыту намына, совет патриотизмын үстерү намына без барлык СССР халыкларының алдынгы револю- цион-демократларын безнең буынга якын итәргә тиешбез. Моның белән без бөек эш эшләячәкбез. 81 А. Фадеев 82 II. «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында В1\П(б) Үзәк Комитеты карарын һәм иптәш А. А. Жда. нов докладын укыган саен, политикадан читләшкәнлеккә һәм пдея- сезлеккә ничаклы туры удар ясалганлыкка таңга калудан тукталмыйсың. Зощенко һәм Ахматовалар алар үзләре көчле түгел бит. Алар безгә тирәнтен ят һәм дошман булган бер үк күренешнең ике ягы кебек булып торалар. Көнбатыш Европаның буржуаз әдәбиятында барган хәлләргә күз ташлагач, бу бигрәк тә ачык күренә. Зощенконың һәм Ахматованың язганнары безнең җирлектә шундый процессның чагылдырышы • булып тора ки, ул процесс хәзер Көнбатыш Европа шартларында үзенең логик ахырына җиткән һәм ул тирән рухи кризисны гәүдәләндерә. Субъектив идеализм эпигоннарыннан Ницше, Бергсон, Фрейд — 1\ӨН’ батыш Европа декадансының идея остазлары булып торалар. Классик реализмга һәм романтизмга җылылык биргән мораль идеалларга каршы буларак, алар әдәбиятка коточкыч кешелексезлек алып керделәр. Бу «остазлар» — Ницше, Бергсон, Фрейд — «Бетсен җәмгыять үсешенең һәртөрле законлы- лыклары! Бетсен иҗтимагый мораль! Бетсен кеше! Бетсен акыл! Яшәсен аңсыз хис, ерткычлык инстинктлары, хайвани индивидуализм, мистика, эротика!» — дигән лозунгларны күтәреп чыктылар. Бу идея ягыннан чергәнлек әдәби форманың котылгысыз рәвештә таркалуы белән бергә барды. Бу турыда Пруст, Джойс, Дос Пассос, Селин, Сартр әсәрләренә карап хөкем итәргә мөмкин. Көнбатыш Европа декадансының үсешендә, бер-беренә инде килеп кушылган диярлек ике нәрсә бик ачык булып күренеп тора. Ул: бер яктан — хайвани натурализм һәм икенче яктан — еш хәлдә кешедәге түбән һәм начар сыйфатларны җырла Ү Г ЧЫ мәгънәсез символика. Рус декадансы һәрвакыт Көнбатыш Европа декадансы койрыгында сөйрәлеп барды, колларча түбәнчелек белән, чит кеше өстәлендәге калдык-постыкларны җыйнаучы булды. Ул шул ук сыйфатларны алып килә, һәм аның совет әдәбияты үсешенең барлык чорларында идея дошманнары арасында булуы очраклы хәл түгел. Ул хәзергә кадәр шулай булып кала. Ул, сәнгатьнең төп эчтәлеген — кешене, кешелек җәмгыятен югалткан булуына карамастан, «саф сәнгать»,, «сәнгать өчен сәнгать» флаглары астында чыгышлар ясарга батырчылык итеп маташа. Пильнякның пычрак хайвани натурализмын һәм аның белән янәшәдә Клюевның реакцион «романтика»сын искә төшерик. Зощенконың обывательләрчә усал көлүенең һәм Ахматованың дини эротикасының янәшә барулары очраклы түгел. Ниндидер Шиманский дигән берәү «Яшь язучыларның бурычлары» исемле мәкаләсендә («Лаиф энд леттерс тудэй», 1943 ел, февраль) Пастернакның хезмәтен безнең барлык язучыларыбызның хезмәтләренә каршы куя: «Шолоховның, Эрен- бургның һ. б. әсәрләре, иң әйбәт дигәндә, яхшы журналистика үрнәкләре булып кына торалар...». «Бары тик Пастернак кына барлык давылларны кичерде һәм барлык вакыйгаларны кулына алды. Ул— индивидуализмның коллективизмга каршы, романтизмның реализмга каршы, рухның техникага каршы, сәнгатьнең пропагандага каршы көрәшенең чын герое» — ди. Бу сүзләр комментарийга мохтаҗ түгел. Менә шуның өчен дә, формалис- тикэстетик мәктәпнең бездәге кайбер вәкилләренә мөрәҗәгать итеп:— кемнәрнең сезгә ябышулары турында уйлап карагыз! — дип әйтергә туры килә. Иптәш А. А. Жданов үзенең докладында әйткәннәрне исегезгә төшерим: Совет әдәбияты күтәрелештә «Совет кешеләренең яңа югары сыйфатларын күрсәтү, халкыбызның бүгенге көненә генә түгел, бәлки аныц иртәгәге көненә дә күз салып күрсәтү, алга таба бару юлын прожектор белән яктыртуга ярдәм итү—менә һәрбер намуслы совет язучысының бурычы шул. Язучы вакыйгаларның койрыгында сөйрәлеп бара алмый, ул халыкка аның үсеш юлын күрсәтеп, халыкның алгы сафларында барырга тиеш. Язучы, социалистик реализм методын кулланып, безнең чынбарлыгыбызны намус һәм игътибар белән өйрәнеп, безнең үсешебез процессларының аелына тирән- тен төшенеп, халыкны тәрбияләргә һәм аны идея ягыннан коралландырырга тиеш. Совет кешесенең иң яхшы хисләрен һәм сыйфатларын сайлап алып, аның алдында аның иртәге көнен ачып биреп, без шул ук вакытта үзебезнең кешеләребезгә аларның нинди булмаска тиешлекләрен күрсәтергә, кичәге көннең калдыкларын, совет кешеләренә алга баруга комачаулык итә торган калдыкларны камчыларга тиешбез». Иптәш А. А. Ждановның бу сүзләрендә социалистик реализмның тулы программасы җәелдерелгән, аның турында безнең тәнкыйтебезгә бик Һәм бик уйланырга кирәк. Без үз кешеләребезне дөрес итеп күрсәтергә Һәм аның нинди булырга тиешлеген күрсәтергә, аның иртәгәге көнен яктыртырга тиешбез. Бу нәрсә безне социалистик реализмга хас булган һәм анардан башка социалистик реализм булмый торган реврлюцион-романтик нигез турында уйланырга мәҗбүр итә. Икенче яктан иптәш Жданов аеруча басым ясап әйтә: бу революцион романтик нигез һәрбер артталыкка, катып калганлыкка карата критик нигезсез мөмкин түгел. Нинди дә будса идеал өчен көрәшүче кеше, табигый ки, үз идеалына ирешүгә комачаулаучы һәрбер нәрсәне иң актив һәм үткен рәвештә тәнкыйть итә. Социалистик реализмдагы революцион романтика мәсьәләсе безнең әдәби теоретик хезмәткәребездә җитәрлек ачыкланмаган. Революцион романтика исеме астында без нәрсәне аңлыйбыз? Мәгълүм ки, романтизмның һәм романтиканың иске мәктәпләрчә, «профессорларча» күп кенә билгеләмәләре яшәп килә. Аларның җитешсезлекләре шунда ки, алар бөтенләй төрлечә булган күренешләрне берләштерергә маташалар. Бер нәрсә ачык: әгәр дә без революцион романтиканы аңлавыбызның нигезе итеп Ленинның «Нәрсә эшләргә?» исемле китабында хыялланулар турындагы мәсьәлә буенча мәгълүм фикерләрен алсак, дөрес юл белән киткән булырбыз. В. И. Ленин, билгеле булганча, Писаревның түбәндәге сүзләрен цитата итеп ала: «Минем хыялым вакыйгаларның табигый барышын узып китәргә мөмкин, яисә бер читкә, вакыйгаларның бернинди табигый барышы да, беркайчан да килә алмый торган бөтенләй икенче якка кереп китәргә мөмкин. Беренче хәлдә хыял һич зарар китерми; хәтта ул хезмәт кешесенең энергиясен арттырырга һәм көчәйтергә дә мөмкин. Әгәр кеше шундый хыял итү сәләтеннән бөтенләй мәхрүм булса иде, әгәр ул сирәк-сирәк үЗенең хыялы белән алга йөгерергә һәм үз кулында әле яңа оеша гына башлаган иҗатын бер бөтен һәм тәмамланган картина итеп тамаша кылырга булдыра алмаса иде, — ул чагында мин һич күз алдыма китерә алмыйм, нинди этәргеч көч ке-' шене сәнгать, фән һәм практик тормыш өлкәсендәге зуп-зур һәм алҗыткыч эшләргә керешергә мәҗбүр итәр иде икән...» Аннары Ленин Писаревның: «Әгәр дә хыял итүче кеше, үзенең хыялына җитди ышанып, тормышка дикъ. кать белән күз салса, үзенең күзәтүләрен, үзенең һава сарайлары белән чагыштырса һәм гомумән үзенең фантазиясен тормышка ашыру юлында гына күңелдән бирелеп эшләсә...» хыялның файдалы булуын исбат итә торган фикерләрен китерә. «Хыял белән тормыш арасында берәр төрле бәйләнеш бул- Л. Фадеев 84 ганда, ул чакта бөтенесе дә әйбәт булып чыга», ди. Ачык ки, моны безнең әдәби эшебездә кулланганда, шуны өстәп әйтү мөһим: без теләгән һәм булырга тиеш булган нәрсә — «хыял» — художество әсәрендә җанлы образ сыйфатында, яңа иҗтимагый мораль нигезләрен йөртүче кеше образы сыйфатында чагыла. Нәкъ менә без, художникның субъектив өметләре иҗтимагый үсешнең объектив барышы белән бергә туры килгән җәмгыять вәкилләре булганга күрә дә, яңа мораль нигезләрен йөртүче җанлы кешеләрне реаль чынбарлыкта таба алабыз. Җанлы кеше характерын «аның хәзер нинди булуын» һәм берүк вакытта «аның нинди булырга тиешлеген» дөрес күрсәтеп буламы? — дип сораулары мөмкин. Әлбәттә. Бу — реализмның көчен киметми генә түгел, ә, киресенчә, чын реализмның үзе булып тора да. Тормышны аның революцион үсешендә алып күрсәтергә кирәк. Бик табигый ки, революцион романтика турында, без аны совет әдәбиятына карата кулланып сөйләгән мәгънәдә, үткәндәге әдәбиятка карата кулланып сөйләү мөмкин түгел. Совет әдәбияты иҗат иткән һәм эшләгән шартлар иске әдәбиятны тудырган заманда юк иде. Ләкин иске реализмда да прогрессив, алдынгы романтик нигезләр булган, лыгы турында сөйләргә мөмкин. Бальзак шуның белән көчле ки, ул, Көнбатыш Европаның буржуаз художниклары арасында, үз иҗатында реалистик һәм романтик моментлар синтезен иң куп дәрәҗәдә гәүдәләндергән язучы. Нәкъ менә шуның өчен дә ул Көнбатыш Европада XIX гасырның иң зур реалисты булды. Бальзак, һичшиксез, реалист иде, чөнки ул үз заманы җәмгыятенең социаль-экономик йөзен гаять зур көч һәм киң колач белән күрсәтеп бирде. Романтик Бальзак, дөньяны аңлауда үзенә хас булган барлык каршылыклары белән, күз алдында үсеп торган капитализм бозыклыкларына каршы китереп куяр өчен, дәртле рәвештә мораль идеал эзли. Флоберны алып карагыз. Ул әхлакый идеаллардан шул чаклы мәхрүм булган ки, аның барлык иҗаты әхлаксызлык белән тулган: тирәм шикләнүләр, кешегә ышанмау һәм җәмгыятьне гадел нигезләрдә үзгәртеп кору мөмкинлегенә бөтенләй ышанмау. Франциядәге 1848 нче ел революциясен ул бары хурлады гына. Флобер бары тик «дөньяның явызлыгын», үз заманындагы иҗтимагый стройның гариплеген тасвир итүдә генә көчле. Икенче яктан, Гюгоны искә төшереп үтик. Гюго — революцион романтик, анарда Бальзак беләк уртак булган сыйфатлар аз түгел. Ләкин ул тарихи эчтәлексез идеаллар йөртүче булып тора, шуңа күрә аның романтизмы бик күп нәрсә югалта. Гюго дөрес тарихи шартларны бирми. Аның «93 нче ел». «Көлә торган кеше» исемле әсәрләрендәге тарихи шартлар уйланып чыгарылганнар. Гюго типик шартларда үсә торган, характерларны бирми, ә Бальзак аларны бик оста бирә иде. Флобердан һәм Гюгодан соң реализмның да, романтизмның да ту- рыдантуры сүнә баруы башланды. Реализмның сүнүе Флобердан ук башлана, ул үзенең «Саламбо» исемле романында бер үк вакытта реакцион романтик булып та, физиологик натуралист булып та чыга. Флоберның түбәнгә тәгәрәве (деградациясе) моментыннан алып француз реакцион романтикасының хакимлеге башлана, бу реакцион романтика, әкренәкрен, барлык эчтәлеген югалта торган шуышкак француз натурализмы белән бергә кушыла. Әдәбиятның сүнүе —декаданс башлана. Шунсы бик характерлы ки, француз декадансында, барлык башка декаданслардагы кебек үк, кеше тормышының тиск’оре якларын: кешенең иң пычрак физиологик йомышларын чагылдыручы шуышкак, әхлаксыз натурализм һәм эротика, мистика белән сугарылган, форма Совет әдәбияты күтәрелештә 85 ягы авыру рәвештә өстенлек алып торган индивидуалистик символизм бер-берсенә бик якын булып тоташалар. Без тикшерә торган проблема белән бәйләнештә, Англия реализмының бик зур фигурасы булган Дик- кененм карап үтү кызыклы. Диккенс чартист түгел иде, ләкин аның барлык иҗатында чартистлар хәрәкәте төшергән яктылыкны күрергә мөмкин. Диккенс — реалист, һәм шул ук вакытта ул романтикалы реалист, ул гаделлеккә, яхшылыкка, җир йөзендә аларның тантанасы мөмкинлегенә ышана. Югары әхлакый нигезләрне йөртүче гади кешене ул Англия әдәбиятында беренче булып күрде һәм аны югары күтәрде. Мин биредә Диккенс күрсәткән сентименталь юаш кешеләрне, бай кешеләрне күз алдымда тотмыйм, — бу ягы аның художество^ көчсезле- ге. Ә мин аның тарафыннан күрсәтелгән гади хезмәт ияләренең, халык морален, гади кешенең бөеклеген һәм дәрәҗәсен чагылдыручыларның ачык, халыкчан фигураларын күз алдымда тотам. Аның иҗатының бу романтик ягы — Англиядәге иҗтимагый стройны, Англиянең ялган конституциясен һәм идарә итүче сыйныфларның ике йөзле моральләрен тәнкыйть итү белән бергә алып бара торган ягы. һәм ул Диккенсның художник буларак төп ягымлылыгын тәшкил итә. Америка язучысы Марк Твен үзенең «Том Сойер», «Миссисипидәге тормыш», «Геккльберри Финн» исемле әсәрләрен язган чорында, һичшиксез, реалист иде. Чөнки ул Америка җәмгыятенең ике йөзлеле- ген. монафикълыгын, комсызлыгын, дорфалыгын дөрес тасвирлый һәм тәнкыйть итә, байлык белән фәкыйрь пек арасындагы каршылыкны дөрес күрсәтә, шул ук вакытта, шик- сез ки Том Сойер да, ГекФиннда, Миссисипи геройлары да — үзләрен- Дә кҮп кенә романтик сыйфатлар булган геройлар алар; алар үзләрендә Марк Твенның яхшы әхлакый идеалларын йөртүче булып торалар. Марк Твен иҗатының бу үзенчәлеге Төньяк Штатларның Көньяк Штатларга каршы азатлык көрәшләре тарафыннан тудырылганлыгы һәркемгә дә мәгълүм. Моннан аңлашыла ки, буржуаз реализм — зур иҗтимагый хәрәкәтләр җирлегендә үсеп чыкканда һәм прогрессив идеяләр белән сугарыл- га нд а , җылытыл га нд а, яктырты л- ганда тулы канлырак булган. Ләкин иске Көнбатыш Европа реализмының үзенең җитешсез яклары булды. Аның төп җитешсезлеге шуннан гыйбарәт иде ки, югарыда әйтелгән язучылардан башка, уңай геройларны бирергә омтылган бүтән бер язучыны да күрсәтергә мөмкин түгел. Ә югарыда саналган язучыларда прогрессивлык, алдынгылык нигезен йөртүчеләр, уңай идеалларны йөртүчеләр шундый кешеләр булдылар ки, алар чынлыкта, реаль чынбарлыкта ул нигезләрне һәм ул идеалларны ныгытып кала алмадылар. Безнең әдәбият фәнебез тарафыннан күптән инде исбат ителгән: буржуаз реализм, үзенең иҗат программасында, тарихның реаль этәргеч көче булган, аның иртәгәге көне булган чын геройны күтәреп чыга алмады. XIX гасырның рус классик реа- . лизмы Көнбатыш Европа реализмыннан, ә бигрәк тә Америка реализмыннан, чагыштыргысыз өстен иде. Реалистик һәм романтик нигезләрнең бер-береннән аерылышы XIX гасырдагы бөек рус әдәбияты өчен бөтенләй хас булмады диярлек. Романтик нигез рус критик реализмының характерлы сыйфаты булып тора икәнлеген Пушкиннан башлап күзәтеп барырга мөмкин. Бу күренешнең характеристикасына тәфсыйллы рәвештә тукталып тор- мастан, шуны әйтергә кирәк: ул Россиядә халыкның азатлык өчен барган бөек хәрәкәтләре тарафыннан тудырылган күренеш. Пушкинның даһилыгы—1812 нче 'елгы җиңүле, гадел Ватан сугышы нәтиҗәсендә үзен күрсәткән һәм үскән милли аңның чагылышы ул. А. Фадеев 86 Бу чорда Россиядәге халык хәрәкәтләренең гадәттән тыш куәтенә таң калмаска мөмкин түгел, ул чакта Пушкин артыннан, Лермонтов артыннан бик тиз арада әдәбиятта революцион - демократик хәрәкәт башланды. Ул, җир астында тетрәү кебек, сизелерлек башланып китте һәм XIX гасырдагы барлык зур язучыларның иҗатларын бизәде. Бу — барлык рус язучылары да революцион-демократик хәрәкәт ягында булдылар, дигән сүз түгел. Аларның кайберләре тирә-якта нинди вакыйгалар барганлыгын хәтта аңламадылар да. Ләкин алар рус халкының көчен сизеп тордылар, тормышның бер урында гына туктап тормаганлыгын, аның зур үзгәрешләргә йөкле булуын сизеп тордылар, жир йөзендә гаделлекнең тантанасы мөмкинлегенә ышандылар, һәм ул язучыларның һәркайсы үзенчә, яшәп килгән стройны мәрхәмәтсез рәвештә тәнкыйть итү белән беррәттән, үз идеалларын уңай образларда гәүдәләндерергә, беркетергә омтылдылар. Рус әдәбиятының үзенчәлеге — матурлык элементларын чынбарлыкның үзендә күрергә һәм табарга омтылуында. Рус әдәбиятындагы ягымлы, " якты, көчле, уңай образлар әнә шушыннан килә. Пушкин бары тик Татьяна Лари- наны гына бирмәде. Пушкин Емельян Пугачевны зур эшлекле кеше итеп күрде. Ә Тургеневның «Аучы язмалары» нда крестьяннарны тасвирлау нинди кискен борылыш иде! Көнбатыш Европа әдәбияты крестьянны ерткыч итеп яисә идеаллаштырылган «пейзанин» итеп тасвирлады. Ә Тургенев безнең рус крестьянының үзенчәлекле гүзәл характер икәнен күрсәтте; крепостной крестьян Тургенев тарафыннан дөрес һәм кешелекле итеп тасвирланды. Некрасов, рус реалистик поэзиясендә беренче булып, мужикны, аның мужиклык позициясеннән торып, гадәттән тыш хисләр белән, күтәренкелек һәм романтиклык хисләре белән жырлый алды. «Кыш бабай» («Мороз, красный нос»)ны хәтерләгез, — бу поэма бит рус крестьян хатын-кызларына гимн! Лев Толстой, шәфкатьсез реалист булып, барлык һәм һәртөрле маскаларны ертып ташлаучы булып танылган язучы. Россиянең бөек язучысы Толстой, «Сугыш һәм» солых» образларыннан башлап, уңай образларның тулы бер галлереясын бирде. Гажәп шәфкатьсез реалист булган Толстойның шул ук вакытта романтикалы да булуын күрсәтү — бу бик яхшы бурыч. «Хаҗи Морат» повестен хәтерләгез! Патшалык строен шул чаклы көч белән фаш иткән «Воскресенье» исемле әсәре бер үк вакытта аның иң романтик әсәре дә булып тора. Мәгълүм ки, рус критик реализмының бу романтик якларын беренче булып Горький күрсәтеп үтте. Ләкин реалистик һәм революцион романтик нигезләрне органик рәвештә бергә кушуга беренче булып бары тик Горький гына иреште, чөнки аның әдәби уңай геройлары, беренче булып, тарихның чын геройлары белән — эшче революционер белән, большевик белән кушылып киттеләр. Әнә шулай Горький социалистик реализмга нигез салучы булды. Моннан нинди нәтиҗәләр килеп чыга? Рус реализмының көче Россиядә халыкның азатлык хәрәкәте көче белән аңлатыла. Рус реализмының көче аның шушындый үзенчәлегендә ки, анда һәрвакыт, яки һәрвакыт диярлек, ныгытучы нигез булып романтик уңай як хас булып тора һәм шул ук вакытта ул дөнья белгән иң критик реализм булып санала. Рус реализмы — иң идеяле, иң политик төстәге, иң тенденцияле реализм ул. Нәкъ менә шуңа ,к\рэ рус реализмы иң азат, тулы канлы, формасы белән бай һәм көткәннән дә югары реализм. Прогрессив романтик нигезенен реализм белән бергә оешуы —художникта әхлакый идеалларның Совет әдәбияты күтәрелештә S7 булуын, ул идеаллар өчен аның көрәшүен, аның хакына, аңа комачаулауны бөтен нәрсәне тәнкыйть итүен раслый. Шуның нәтиҗәсендә аның иҗаты яңалык| кертүче (новатор) булып әверелә, ул бөек һәм шул ук вакытта гади, табиг'ый, иркен формага ия була. Моны күрү аеруча әһәмиятле, чөнки ул, имештер, идеялелек, политика белән бәйләнеш, иҗтимагый идеаллар өчен көрәш сәнгатьне төшерә, дигән формалистик-эстетик уйдырмаларның ничаклы дөрес түгел икәнен аңлата. Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Тургенев, Некрасов, Толстой, Салтыков-Щедрин, Достоевский, Чехов, Горький — бу бөек художниклар бер-бер артлы килделәр; аларның күбесе бергә, бервакытта яшәде. Бу хәл Россиянең халык тормышында асылда нинди тирән үсеш процесслары барганлыкны күрсәтә; иҗтимагый тәртипләрнең стабиль булып күренгән, шартларында яңа күренешләр шунда ук бер-бер артлы туып тордылар. Ә формалистик яңалык (новаторлык) турында нәрсә әйтергә мөмкин? Көнбатыш Европада декаданс- ка инде 80 ел, ә бездә, Россиядә 50 елдан артык, һәм, шуңа карамастан, ул бер урында таптала гына түгел, бәлки яшәгән саен түбәнгә тәгәри. Элекке рус реализмының да шулай ук үзенең кайбер җитешсез яклары бар иде. Аның төп җитешсез- леге шуннан гыйбарәт булды ки, ул реаль тарихи чынбарлыкта уңай герой булган, аның иртәгәсе көне булган уңай геройны Снгрә алмады. Без, совет социалистик җәмгыяте художниклары, бик бәхетле, — безнең чынбарлыкта яңа совет кешесе, иң алдынгы, бөтен кешелек мораленә ия булган кеше яши! Әдәбиятта тормышның чын герое, коммунистик җәмгыятьне тудыручы һәм иҗат итүче герой тарихта беренче тапкыр буларак художник каләменнән килеп чыкты. Нәкъ менә шушы гүзәл шартлар нәтиҗәсендә безнең социалистик реализмыбыз, тулы рәвештә реализм белән революцион романтиканың органик синтезе булып тора. Бу — бөтенләй яңа реализм. Ул кешелекнең художество үсешендә яңа сәхифә ача. Социалистик реализмның бу сыйфатлары аңа иң куәтле һәм прогрессив реализм булу мөмкинлеген тәэмин итә. Анарда яңа моральне беркетү, раслау, капиталистик мораль калдыклары булган барлык артталыкны, гариплекне тәнкыйть итү белән органик рәвештә бергә кушылган. Совет әдәбияты бу мәгънәдә иң партияле, иң тенденциоз әдәбият булып тора. Ләкин нәкъ менә шуның өчен ул асылы белән иң ирекле, тулы канлы һәм формасы белән яңалык кертүче әдәбият булып тора. Совет әдәбияты — рус классик әдәбиятының гына түгел, бәлки Көнбатыш Европа һәм бөтен дөнья классик әдәбиятының да законлы варисы. Ләкин ул дәвам иттерүче генә түгел, ул — яңа дөньяның яңа әдәбиятын башлап җибәрүче. Аның бөтен дөнья күләмендәге әһәмияте дә менә шунда. Хәзер мин әйткән фикерләр, — алар минем иҗади караш күзлегем. Ләкин безнең әдәбиятыбызның теориясе мәсьәләләрен, безнең алдагы үсешебез мәсьәләләрен җитди рәвештә куярга вакыт, бик күптән вакыт инде. I* F Партия Үзәк Комитеты карарларыннан соң ун ай вакыт үтте. Бу вакыт эчендә без бик күп акыллырак, баерак булып әверелдек. Без үзебезнең тгҗади максатларыбызны да, үзебезнең идея дошманыбызны да ачыграк күрәбез. Без кулыбызга бөек халкыбыз биргән, безнең бөек һәм дөньяда бердәнбер дәүләтебез биргән, безнең бөек остазларыбыз бөек Ленин һәм Сталин биргән барлык уңай, зур һәм бөек нәрсәләрне үстерергә, җәелдерергә тиешбез. Бездә Үзәк Комитет карарына А. Фадеев чаклы булган хәлнең калдыкларын — үзара амнистияләрне, әшнәлек мөнәсәбәтләрен, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьтән куркуны үз арабызда ахрынача бетермичә торып, без алга бара алмаячакбыз. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть әлегә кадәр почетта булмаган, әшнәлек мөнәсәбәтләренең калдыклары әле һаман да яшәп килгән урыннарда. — юлның инде әрчелгән булуына, язарга җиңел булуына, яңа кадрлар килүенә карамастан, — андый урыннарда бер урында таптану идея ачыксызлыгы, политикадан читләшкәнлек элементлары һаман да яшиләр. Моны, чыннан да, бетерергә вакыт инде. Шикләнмәскә мөмкин, данлыклы коммунистлар партиясенең һәм бөек Сталинның рухландыручан җитәкчелеге астында, без гүзәл совет халкы көткән, барлык алдынгы кешелек дөньясы көткән зур әдәбиятны, бөтен дөнья күләмендә тарихи әһәмияте булган әдәбиятны тудырырбыз.