Логотип Казан Утлары
Публицистика

САХАЛИН ТАЙГАСЫНДА

Тайгасы бай төрле киеккә. Кыялары мәрмәр таш кебек. Яшә. атау» зәңгәр киңлектә. Күз өстендә кара каш кебек. 1933 елның җәендә Шакир ага Муллануров үзенең зур булмаган семьясын алып, туган-үскән Идел буеннан Ерак көнчыгышка күчеп китә. Ерак көнчыгышның да кай җиренә әле! Тирә-ягы диңгез белән камалган Сахалин атавына. Аларның барлык юл расходларын хөкүмәт үз өстенә ала, ә атауга килгәч, балавыз кебек бүрәнәләрдән өр яңа йорт салып бирәләр. Әч-дүрт айдан соң инде бу семья Лербенский дигән бер авылда, Татарстандагыча үзенең мул тормышын җәелдереп җибәрә. Шакир аганың болай күченеп китүе очраклы хәл генә булмады. Кыйммәтле җәнлекләргә искитәрлек бай булган Сахалин тайгалары турында күптәннән хыяллана иде ул. Моңа кадәр дә аның ярты гомере урманда үтте, аучылык эше аны һич туйдырмады, киресенчә, кеше аяк басмаган җирләрдә үзенең сәләтен сыныйсы, ерткыч аюларга каршы бермәбер көрәшеп карыйсы килде анын. Ә илебезнең бу ерак почмагы Шакир аганы ике куллап каршы алды, үз семьясының тигез хокуклы члены итте. Сахалинга күчеп килгәндә, Шакир аганың улы Ганигә әле бары дүрт кенә яшь иде. Зур җирдә үткәргән гомеренең шундый кыска, сабыйларча ваемсыз чорын ул хәзер берничек тә күз алдына китерә алмый. Аның балалык хисендә атауга карата «бу минем туып үскән җирем», дигән караш һәм аның бай табигатенә тирән мәхәббәт үскәннән-үсә барды. Гани җирле нивх малайлары белән дә якыннан танышып алды. Алар шундый ышанычлы һәм саф күңелле- ләр, — куркыныч астында калганда, нивх егете үзе үлсә дә иптәшен коткарып үләр. Бу атауда, нәкъ зур. җирдәгечә, уку өчен якты мәктәп биналары, күңелле ял итү өчен кино-театрлар, стадионнар — бары да бар. Аның өстенә, йөрәкне тәмам сихерли торган мәңгелек кыргый тайга, мәгърүр диңгез киңлеге! «Алма агачыннан ерак төшми», диләр. Урыны белән бу мәкаль дөрескә дә килә. Гани үсә төшкән саен, атасының тайгага барып, елкылдап торган төлке, кама кебек кыйммәтле җәнлек тиреләре алып кайтуына кызыксынып, хәтта көнләшеп тә карый башлады. Ул үзе дә, каникул һәм ял көннәрендә, табанына болан тиресе ябыштырылган киң чаңгыга басып, җәнлек эзләренә тозаклар куярга өйрәнде. Әтисе көлеп әйткәнчә, башта, «сукыр куян» эләксә дә башы күккә тиде аның. Тора- бара, билендәге каешына кеш яки төлке тиресе кыстырып кайту гадәт булып китте. Тыныч характерлы, эшен җиренә җиткерүчән һәм төгәллекнең үрнәге булырлык бу укучының иптәшләре алдында һичбер мактанмавы, аңа булган кы- Сахалин тайгасында 69 зыксынуны тагын да арттырдылар. Укытучылары да еш кына: «Я, Гани, язма эштәй «5» не алгансың, ә тозакларыңа ничә төлке кабар икән бүген?» дип яратып сорыйлар иде. Табигатьнең һәр күренешен җентекләп тикшерүчән, коңгырт чәчле, битенә бераз сипкел төшкән, урта буйлы һәм тыгыз гәүдәле бу малай җәнлекләр эзендә була торган элмәкле хәйләләрнең серенә бик яшьләй төшенде. Сигезенче класска күчкәндә инде, бер үзе аюга каршы тора алырлык аучыга әйләнде ул. Авыр Ватан сугышы елларында Шакир ага атналар буе тайгадан кайтмады. Илебез өчен ничәмә мең сумлык табыш китергәнлегенә ул үзе дә исәп-хисап бирә алмый иде. Гани дә атасыннан һич калышмады. Ауга йөрде һәм укудан да күңелен сүрелдермәде, хәтта мәктәп каршында оештырылган яшь аучылар җәмгыяте белән дә җитәкчелек итте. Әйе, ул, шау-гөр килеп торган һәм аның балалык хисләренә акыл канаты биргән мәктәп дөньясын да, сихри тайга тынлыгын да бер тигез сөя белде. Халкы эчке һәм тышкы матурлыкларга бай булган бу яшь үсмер бер туктаусыз тормыш эчендә кайнап, чыныгып һәм чорыбызның барлык ямен үз йөрәге аша үткәреп үсте. Менә сезгә Ганинең аучылык тормышыннан бер күренеш... Тымь — Төньяк Сахалиндагы иң зур елгаларның берсе. Көзгә таба, бу елгага уылдык чәчү өчен, көтү- көтү булып диңгез балыклары үрли. Алар шундый күп санда булалар ки, хәтта кайнап чыккан су кебек, елга өсте быгйр-быгыр килеп тора. Бу өчәр-дүртәр килограмм авырлыгындагы кета, горбуша дигән балыклар елганың сай тармакларына җиткәч тә үрләүләрен дәвахМ иттерәләр, юлларын бүлеп яткан зур-зур ташлар аркылы сикереп үтәргә мәҗбүр булалар. Ләкин алар диңгезгә кире кайтмыйлар, үзләренең нәселләрен калдырып, ’шунда үләләр. Аюларның ик яраткан азыгы балык һәм тайга’ җимешләре булу сәбәпле, Ганинең дә беренче кабат аю белән очрашуы Тымь буенда булды. 1945 нче елның октябрь ае иде. Табигатьне сары киемгә киендергән шушы айның аяз бер иртәсендә уналты яшькә чыккан Гани ике көпшәле мылтык һәхм үткен пычак белән коралланды да, кесәсенә ике телем ипи, бер уч тоз тыгып, Тымь буена чыгып китте. Ул барасы җирләрдә бертөрле юл да, кеше сукмагы да юк иде. Тик ара-тирә, күптәннән калган, чабата зурлыгындагы тырнаклы эзләр һәм -кыргый болан сукмакларын гына очраткалады. Ганинең хәтеренә күптән түгел генә бер аучы белән булган фаҗигале хәл килеп төште: яңа гына өненнән чыккан зур көрән аю тайга аша үтеп баручы аучыга ташланып, җәһәт кенә аның кулындагы мылтыгын бәреп төшерә. Андый хәлләрне инде үз башыннан кичергән тәҗрибәле аучы югалып калмый, үткен пычагын кынысын- нан суырып ала да, үлгән кеше кыяфәтенә кереп сузылып ята. Аю аны алгы аяклары белән әйләндереп карый, исни, битен, кулын ялый. Уңайлы момент сайлап яткан аучы күз ачып йомганчы ерткычның корсагын ярып җибәрә. Эш моның белән генә бетми. Аю, эчәкләре чыккан килеш, аучыны алгы аяклары белән бөгәрләп сала, һәм баш тиресен кайтарып, битенә төшереп каплый. Ни өчен алай итә, диярсез? Чөнки ерткычлар кешенең күз карашын яратмыйлар. Ганинең башына менә шундый төрле уйлар килде һәм ул һәрбер адымын бик саклык белән басып йөрергә карар бирде. Тирә-якта урыны белән вак әрәмәлекләр, мүкле яланнар, басканда селкенеп тора торган сазлыклар... Ә калганнары — калын тайга. Тайга, таулар һәм зәңгәр күк. Гани, елга буена җитәрәк, зур булмаган бер аланга килеп чыкты. ‘Тайгадагы бу ачыклык мамык мендәр кебек кабарып торган яшел мүк белән капланган иде. Шул яшеллек өстен сырып алган җете кызыл нарат Эдип Маликов 70 Һәм мүк җиләкләре аның күз явын алып тордылар. Сахалин халкы, гадәттә, мондый җиләкләрне берәмләп түгел, ә махсус эшләнгән соскы белән җыя. Гани бер иелүдә уч тутырып алган җиләкләрне, башын күтәрә төшеп, авызына кабып җибәрде дә, тагын алга баруында дәвам итте. Кояш биек тау артыннан калкып, тайга өстен күз камаштыргыч яктылык белән коендырганда, ул Тымь елгасына килеп җитте, һәм тармакларын җиргә кадәр түшәгән чыршы төбенә чүгәләп, әйләнәтирәне күзәтә башлады. Елга бу урында тыныч кына акмый, зуррак ташларга сугылып торган дулкыннардан һавада су тузаннары хасил була. Яр буйларын чылатып торган бу кояшлы «яңгыр»га игътибар белән караганда, төрле төстәге кечкенә салават күперен күрергә мөмкин. Каршыда, үзенең табигый күренеше белән өч төрле пояска бүленгән биек тау тезмәләре күренә. Аларның итәкләрендә, ' хәзер инде яфраклары саргайган каен, усак агачлары үскән, аннан соң — яшел чыршы урманнары һәм өченче пояста — мәңгелек карлар калфагы. Гани һәрбер нәрсәгә җентекләп карады, хәтта елга комындагы кош эзләре дә аның игътибарыннан читтә калмадылар. Әтисе бит аңа бервакыт болай дигән иде: «җәнлекләр эзен китап кебек итеп укый белергә кирәк, улым...» Менә каршыдагы нарат агачында җитез җан иясе — тиен ялт-йолт итеп каранып утыра. Аның гәүдәсеннән аз гына бәләкәйрәк койрыгы үрә торган, гүя ботактан-ботакка сикерү өчен сигнал көтә. Аннан соң Ганинең күзләре шул агачның кәүсәсенә текәлделәр: ниндидер эзләр... Сызылып, тырналып беткән. Кабыгы суелып калганнан соң агачтан бүленеп чыга торган лайла да кибәргә өлгермәгән. Ә берничә метр арырак — сынып, бөгелеп калган тубылгы куаклары, изелеп җиргә ябышкан әрекмән яфраклары... Өр яңа эзләр, аю эзләре! Гани картечь белән корылган ике көпшәле мылтыгын, гадәг буенча, тагын да бер кат тикшереп карады, һәм акрын гына кузгалып, шул җанлы эзләр буенча юнәлде. Әз-мәз генә исеп куйган көзге җилнең аңа каршы булуы яшь егетне сөендерде генә. Ул песи кебек шыпырт кына шуыша-шуыша өч-дүрт йөз адьпм үткәч, каты давылда тамырлары белән кубып ауган зур каен агачы каршында тукталып калды. Чү, кемдер кубыз уйнаган кебек, яки аның тойгысы шулай алданамы? Дың-дың-ң-ң... з...з... Тынлык. Дың-ң... зың-ң-н... Тагын тынлык. Гани, күз күремен каплап яткан бу агачны бер якта калдырып, тагын шуыша башлады. Әрекхмән яфраклары арасыннан башын калкытып карагач, ул нн уйларга да белмәде, аның йөрәге «жу» итеп китте. «Аю». Арт аякларына утырган көрән аю карлыган куаклары арасында үз эше белән мәшгуль иде: картаюдан төбе череп ауган чыршы агачының кабыксыз коры ботагын эләктереп тарта да, кечкенә күзләрен йомган килеш колагын куеп тыңлый. Дың-ң... Җитди кыяфәт белән башын кыек салып тагын чиерттерә, тагын, тагын... Берничә минут шулай дәвам иткәннән соң, ул «уенчыгын» ачуланып тартып җибәрде, ботак «дың» итәргә өлгермәде, шартлап сынды. «Нәкъ сабый бала кебек бит, уйнап туйгач, уенчыгын ватып та куя,» — дип уйлады Гани. Аннан соң, кеше кагылмаганда үзен бик тыныч тота белгән бу ерткыч, яңа тәпи баса башлаган тулы һәм ваемсыз* бала кебек, аунаклыйаунаклый арт аякларына басып йөри башлады. Яшь аучы өчен, корбан булачак бу ерткыч, кызганыч та, куркыныч та, һәм уенның азагы фаҗигале хәл белән бетәр төсле дә тоела иде. «Хәзер, атып җибәрсәм, агач ботакларына тиеп, пуляның рикошет ясавы мөмкин. Нишләргә?» Гани тагын да бераз күзәтергә, . түземлелек сакларга һәм нинди генә хәйлә белән булса Сахалин тайгасында 71 да бу табышны кулдан ычкындырмаска булды. Аю бу вакытта якындагы чыршыны килеп кочаклады да берничә кабат селкетеп карады һәм, аудара алмасын ’сизгәч, песи кебек, тырнакларын үткерли башлады. «Димәк, бая күргән тырнак эзләре аныкы...» Балык тоту өчен килгән булса да, тәҗрибәле ерткыч елга буена тиз генә төшәргә уйламады, акрын гына кузгалып яр башына барып утырды да, алгы аягы белән колак артын кашып алды. Аннан соң ти- «рә-якны зур дикъкать белән күзәтте, борынын күтәреп һаваны иснәде. Бу күзәтүләр, бәлки, берничә минутка сузылган булыр иде, ләкин Гани өчен монардан да уңайлырак чак булмас төсле тоелды: аю башын түбәнрәк иеп утыру сәбәпле, Гани аның әүвәле җилкәсенә, шуның артыннан ук янбашына төзәп атып җибәрде. Мылтык тавышы дулкынланыпдулкынланып тирә-якка таралды, һәм биек таулар гөрселдәгән саңгырау аваз ’белән җавап бирделәр. Ерткыч, ямьсез һәм куркыныч тавыш чыгарып, яр башыннан тәгәрәп төште. Гани тиз генә мылтыгын корды да, шул урынга йөгереп килеп түбәнгә күз ташлады. Җилкәсеннән һәм янбашыннан юл-юл булып җете кызыл кан агуына.кара- .мастан, тынычланырга өлгергән аю ашыкмыйча гына якындагы таллык арасына кереп бара иде. Аның мондый кире, үзсүзле һәм батырларча тыныч булуы яшья егеттә шик тудырдылар. Шулай да' аучы үзен өстен сизәргә тырышты: мылтыгын тагын да кысыбрак тоткан килеш, өзлексез күзәтте, вакыйганың чишелүен, ни белән бетәчәген төшенергә тырышты. «Әллә, инстинкт буенча, үләр өчен урын эзлиме? Яки үч алырга берәр хәйлә кора торгандыр»... Тирә-якта тагын тынлык, ләкин шомлы, куркыныч тынлык иде бу. Тал яфраклары да селкенми, гүя алар арасында куркыныч сер яшеренеп ятмый. Тик ара- тирә иптәшләреннән аерылып калган боҗырларның сызгырышуы, тынгысыз тукранның тук... тук... тук... итеп корт төшә башлаган агачны чукуы гына ялгызлыкны бераз оныттыралар. Ләкин Гани өчен нәрсә алар? Очарлар да китәрләр... ә ул, тик ул гына куркыныч астында калыр. Билгесезлек, шомлы тынлык аның йөрәген кимерә. «Кузгалырга да ярамый, ичмасам, күкрәккә чәнчеп торган ботакны астан алып ташлыйсы иде»... Нервларга тиярлек ырылдавыклы чуар тавыш ишетелгәч, Гани кинәт сискәнеп китте. Гүя тегермән тарта, мөгезе белән җир ертып үгез үкерә, диярсең. Бүредән курыккан этнең иясенә елышып шыңшуы да, елап туктаган сабыйның сулыгып очкылык тотуы да ишетелә иде бу кыргый авазларда. Ком аралаш канга буялып беткән аю бөдрә таллар арасыннан ажгырып килеп чыкты да, зур-зур ташларны күккә чөя, су сеңгән авыр агач төпләрен төрле якка ыргыта башлады. Бөтен көче белән үкереп үрле-кырлы сикергәләде. Аның кан баскан күзләрен акайтып баш чайкавы: «Буфф... мин сине-е... нишләтергә белермен», дигән кебек тоелды. Көзән җыерган кебек, берничә секунд тарткалашып торганнан соң, усаллык гайрәтенең соңгы ноктасына җиткән ерткыч, күзләрен тондырып, өч-дүрт метр биеклегендәге ярга ташланды. Яр башына, мылтык тавышы яңгыраган урынга... «Юк, юк, чигенәсе булма! Башыңны да күтәрмә!..» Гани үз фикерен үтәүгә корыч кебек нык, таш кебек селкенмәс булуын күрсәтте. Аның куллары калтырамады, киресенчә, мылтыкны ышаныч белән кыстылар. Үзен-үзе өзгәләп ташлар хәлгә җиткән ерткыч яр башына менеп җитте дигәндә, аучы аның нәкъ маңгаена атып җибәрде. Бу юлы инде, балык һәм җнләкҗимешләр ашап маемлаган унбиш потлар чамасындагы көрән аю. шыңшып, берничә кат башын селеккәннән соң, өнсез калды. Авыр гәүдә, чалланган киң күкрәген киергән килеш, ластырдап артка Эдип Маликов 72 ауды. Ярдан чыгып торган ташларны җимереп түбәнгә тәгәрәде. Гани, берни дә булмагандай, торып басты да, җиңүче кыяфәте белән кулын билендәге каешына куйды һәм, әтисе сүзләрен исенә төшереп, мылтыгын кора башлады*. «Корбаныңны караудан алдан мылтыгыңны корып куй». Диңгез эчендәге бу атауның усал һәм җиңел холыклы, кыргый һәм нәфис матурлык белән тулы табигате Ганинең яшәү сәләтлеле- ген төрлечә какшап, сынап үстерде, аның яшьлеген теләгәнчә назлады. Хәзер инде Гани тагында үскән, матурлангандыр, чын мәгънәсе белән егет асылы булып җитешкәндер. Менә шундый дустым бар иде Сахалинда. Ерак көнчыгыш якларын искә төшергәндә, Сахалин атавының көньягын азат итү өчен тайга һәм таулар арасында булып үткән кайнар сугыш көннәре ’ һәм дошманны шул җирдә тар-мар итүдән соң туган чиксез рәхәтлек тойгысы минем күңелдә әле бүген дә бөтен тулылыгы белән кабатлана. Андагы бай күренеш картиналары хәзер инде тулы образга әйләнеп, берәм-берәм күз алдыннан үтәләр... ... Менә зәңгәрләнеп күренгән һәм түбәләрендә мәңгелек кар яткан сопкалар тезмәсе; күкрәкләрен киереп тырпайган биек мәр-мәр кыялар; диңгез буендагы акчарлакларның су өстенә канат очлары белән генә тиеп киткән арада көмеш тәңкәле чабакларны эләктереп алулары; мүк өстендә үсә торган тубылгы куакларының кыш көннәрендә дә ямь-яшел килеш, хуш ис бөркеп торулары һәм җинелчә нартага утырган җирле нивх картының җигелгән этләрне куганда «та... та... та..» дип кычкырып җибәрүе... бары да хәтердә, барын да хәзергедәй күреп торам кебек. Тынгысыз Татар бо- газы шомлы авазлар чыгарып хәзер дә шулай үкерәдер. Ә диңгездән күтәрелгән куе томан болытлары камышлы тау сыртлары буйлап ялкау гына үрмәлиләрдер. Кояш яктысы үтеп керә алмаслык адаштыр. гыч һәм калын тайга эчендә, бәлки шушы минутларда да үткен күзле Гани посып кына кыйммәтле жән- л е к н е сагалы й д ы р. Ана аю елга буена балык тотарга төшкән арада, аның йомшак кына йонлы балалары згач башларыңа үрмәли-үрмәли шаяра торганнардыр. Тымь елгасы уйсулыгында яшәүче кыргый боланнар көтүе, якында аучы барын сизгәч, пырхылдап күтәрелгән кошлар кебек, хәзер дә шулай кинәт юкка чыгалардыр. һәр йөрәкне үзенә әсир итә алырлык көч һәм матурлык бар бу җирләрдә. Барыннан да бигрәк, шунысы шатландыра: мондагы бетмәс-төкәнмәс байлыкларга совет кешесе үзе хуҗа. Ул— эзләнә, иҗат итә, бер туктаусыз янага омтыла. Патша Россиясенең сөргенгә җибәрү урыны булган элекке «караңгы чырайлы» Сахалин сталинчыл бишьеллыклар чорында яңа баштан туды, меңнәрчә киловатт көч бирә торган электр станцияләре белән балкыды. Камышлы тау сыртындагы элек «каторжаннар сукмагы» дип йөртелгән урында хәзер көн-төн буровой эшләре бара. Бер ничә елдан биредә яңа нефть фонтаннары бәреп чыгачак. Охада табыла торган нефтьны атауның үзендә генә эшкәртеп бетерергә мөмкин түгел. Оха нефте диңгез төбеннән үткәрелгән юан трубалар буйлап зур җиргә —Николаевск шәһәренә агып тора. Сахалин таулары — ташкүмер өстендә утыралар. Сыйфаты ягыннан Сахалин күмере — иң югары сортлы күмер. Сахалинның яр буйларында дистәләрчә консерва һәм балык эшкәртү заводлары тезелеп киткән. Дүртенче бишьеллык азагында балык промыслоларының эшләп чыгару продукциясе берничә мәртәбәгә арттырылырга тиеш. Көньяк Сахалиндагы Хормский балык комбинаты үзе генә дә бер сменага туксан мең банка консерва биреп тора. 1945 нче елга кадәр Көньяк Сахалинда хуҗалык иткән япон империалистлары мондый югары Сахалин тайгалары саннарны төшләрендә дә күрмәгәннәр. Сталинчыл иҗат энергиясе белән сугарылган батыр совет халкы бик кыска гына вакыт эчендә бу урыннарны танымаслык рәвештә үзгәртте, аны яңа заводлар, предприятиеләр, балык промыслолары белән бизәде. Сахалинның бу өлешенә дә ул үзенең нәтиҗәле иҗат көчен салды. Менә Нода елгасы. Анда гигант кәгазь комбинаты эшли. Без моны яңа комбинат дип атыйбыз. Чөнки ул японнар заманында бөтенләй ташландык хәлдә булган. Соңгы ике-өч елда бер төрле дә продукция бирелмәгән. Хәзер бу комбинат яңа баштан корылган, зурайтылган. Ул кыйммәтле альманахлар һәм академик басмалар өчен иң яхшы сыйфатлы кәгазь эшләп чыгара. Мең чакырымга сузылган атауның бер башыннан икенче башына кадәр һәр урында яңа күтәрелеш: яңа төзелешләр бара һәм азат хезмәт гөрли. к Бездә, Казан кино-театрларында соңгы сеанслар беткәндә һәм эшче- • ләр төнге сменага эшкә барганда, мәшһүр Сахалин аучысы Шакир аганың кәккүкле стена сәгате иртәнге алтыны суга башлый. Моторлы көймәләр, җитез катерлар диңгез ярларыннан аерылып, балык аулау өчен ерак рейдка чыгалар. Оха нефтьчеләре брезент костюмнарын киеп, иртәнге сменага ашыгалар, урман кисүчеләр, кызу эш алдыннан, агач төбенә утырып, тәмәке төрәләр, һәм кояш диңгез артыннан күтәрелеп, ерак атаудагы иҗат иртәсен котлый, Гани укып йөргән урта мәктәп тәрәзәләрен алтын нурлар белән коендыра башлый. Барлык тавыш белән кычкы расы КИЛӘ: .. Балкы, атау, зәңгәр киңлектә, — Ил җәүһәре, диңгез сакчысы. Батмас кояш булсын күңелдә Бишьеллыкның җиңү яктысы!