Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ 28 нче июльдә Татарстан, язучыларының гомуми шәһәр җыелышы булып үтте. Җыелышта Татарстан совет язучылары Союзы правлениесенең председателе Әхмәт Ерикәй <СССР совет язучылары Союзы правлениесенең XI нче пленумы йомгаклары» турында доклад ясады. Ул докладының татар совет әдәбиятына, караган өлешендә, ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият мәсьәләләре буенча чыгарган тарихи карарларыннан соң, безнең әдәбиятыбызда булган уңышлы якларга тукталу белән бергә, әдәбиятыбыздагы кимчелекләрне, хаталарны каты тәнкыйть астына алды. «Совет әдәбияты» журналы узенең битләрендә LU. Маннурның идеологик яктан зарарлы шигырен урнаштырып, зур политик хата эшләгәнен әйтте. Журналның . элекке редакторы Г. Иделле, элекке ред-. ГОМУМИ ШӘҺӘР ҖЫЕЛЫШЫ коллегия членнары Г. Разин, Т. Гыйззәт бу шигырьнең политик зарарлылыгын күрмичә, ә Г. Разин аңа мактап рецензия язып, политик сукырлык күрсәткәннәр. Доклад буенча сүз алып сөйләүче, К. Нәҗми, Т. Гыйззәт, Н. Җиһанов, Р. Ишморат, Г. Гөбәй, Н. Исәнбәт, Ф. Хөсни, һ. б. «Совет әдәбияты» журналындагы, әдәбият, театр өлкәләрендәге һәм Язучылар Союзы правлениесенең эшендәге хаталарны, кимчелекләрне кискен рәвештә тәнкыйть иттеләр. ' Г. Иделле һәм Г. Разин иптәшләр җыелыш тарафыннан аларның зарарлы политик ялгышларына карата ясалган кискен тәнкыйтьне тулысы белән дөрес дип таптылар һәм үзләренең иҗат эшләрендә бу, хаталарны төзәтергә сүз бирделәр. Җыелыш махсус карар кабул итте. ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ЧИТТӘН ТОРЫП УКУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУЛАРЫ * 30 нчы июльдә педагогия институтында язучыларның читтән торып укучы судент- лар белән очрашулары булды. Очрашуга язучылардан Кави Нәҗми, Г. Гөбәй, Г. Әпсәләмов, С. Хәким, М. Садри иптәшләр катнаштылар. Алар үзләренең яна әсәрләреннән өзекләр укыдылар. «МОСКВА» Илебезнең башкаласы Москваның 800 еллыгына багышлан, Татгосиздат зур күләмле әдәби җыентык чыгара. • Җыентык Москва турында тарихи очерк белән башлана. Шуннан соң рус язучыла- / рының, кардәш халык язучыларының һәм татар язучыларының Москва турындагы шигырьләре, хикәяләре, очерклары һәм мәкаләләре бирелә. Җыентыкны төзүче К. Нәҗми. «икмәк» Татгосиздат шушы исемдә урып-җыюга Ьәм дәүләткә ашлык тапшыруга багышланган әдәби җыентык чыгарды. Бу җыентыкка республикабыздагы алдынгы кол- хозлар һәм алдынгы колхозчылар турын дагы очерклары һәм шигырьләре белән язучылардан һәм журналистлардан К. Нәҗми, Ә. Ерикәй, Г. Хуҗи, X. Шабанов, Г. Беляев, Ф. Балыкчы һәм башка күп кенә иптәшләр катнашалар.