Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ЖЫРЧЫСЫ

(Җамбул ның үлүенә ике ел тулу у нае белән) Октябрь Социалистик революциягә кадәр казах халкы иң изелгән, кимсетелгән халыкларның берсе иде. Бер яктан, патша строе, рус империалистлары коллыкта тоткан булса, икенче яктан, казах феодаллары аны изде һәм талады. Тик Октябрь революциясеннән соң гына казах халкы ирекле яңа тормышның киң юлына басты һәм, Совет иленең башка милләтләре белән бергә, бер семьядә, рус пролетариатының ярдәме белән һәм Ленин — Сталин партиясенең җитәкчелегендә социалистик төзелешнең гүзәл уңышларына иреште. Патша Россиясендә колония булып яшәгән Казахстан хәзер инде югары культуралы индустриальаграр илгә әверелде. Ленин — Сталин милли политикасының тормышка ашырылуы нәтиҗәсендә Казахстанның экономикасы һәм культурасы искитәрлек тизлек белән үсте һәм үсә. Социалистик Казахстанның уллары һәм кызлары Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда патриотизмның матур үрнәкләрен күрсәттеләр һәм алар хәзер сугыштан соңгы чорда да, тыныч төзелеш мәйданында алдынгылар сафында баралар. Бездә кардәш республикаларның һәр уңышы, һәрбер совет кешесен шатландырган кебек, татар халкын да шатландыра, барыбызда да совет иленең уңышы,, үсүе өчен горурлык хисен көчәйтә. Совет халыкларының бердәм семьясендә туганлык, дуслык яши, хуҗалык һәм культура- фактлары бездә уртак булып китәләр. Дуслык, туганлык сыйфатлары инде, безнең көнкүрешебезгә аерылгысыз булып кергәннәр. М. И. Калинин әйткәнчә: — «Сталин политикасы безнең барлык халыкларыбызны герой ясый, илебездәге барлык талантлы кешеләргә юл ача». Мисалга казах халкының бөек акыны Җамбулны гына күрсәтү дә җитә. Чынлап та, Советлар Союзында Җамбулны кем генә белми, кем генә аның ялкынлы, акыллы, үткен җырларын укып ләззәтләнми һәм рухланмый. Кече яшьтән алып олыларга кадәр — барысы да Җамбулны беләләр, яраталар, хөрмәтлиләр. ‘Максим Горький язучылар съездында Дагстан ашугы — халык җырчысы Сөләйман Стальскийны «20 нче гасырның Гомеры» дип атады. Борынгы греклардагы мәңге үлмәслек «Илиада» һәм «Одиссея» әсәрләренең легендар иҗатчысы Гомер белән чагыштыру очраклы түгел, әлбәттә. Гомер әсәрләрендәге кебек үк, Сөләйман Стальский әсәрләрендә дә халыкчанлык яши. Стальский әсәрләрендә халыкның көче, зирәклеге, халык даһилыгы тулы чагылган һәм ул әсәрләр чын сәнгать үрнәкләре дә булып торалар. Шул ук сүзләрне йөз ел диярлек гомер иткән халык җырчысы Җамбул турында да әйтергә мөмкин. Стальский һәм Җамбул иҗатлары .халыкның авыз иҗаты, Хәсән Хәйри тарихы, аның тирән уи-тойгылары белән аерылгысыз бәйләнгән, алар- ның иҗат тамырлары халыктан үсеп чыккан һәм хезмәт иясе халкы эчендә ныгыган, чәчәк аткан. Алар гади шагыйрьләр генә түгел, алар агитатор да, тәрбияче дә, халыкның гасырлар буена саклап килгән авыз иҗаты хәзинәләрен җыеп саклаучы һәм үстерүче дә. Мәсәлән, Җамбул казах халкының барлыгы егерме биш мең юлга якын төрле эпосларын һәм башка халыкларның әллә никадәр әкиятләрен яттан белгән. Шулар өстенә ул йөзләгән, меңләгән төрле җыр, поэма, әкиятләр иҗат иткән һәм хәтерендә саклаган. Ничек соң Җамбул халыкның шундый сөекле җырчысы булып киткән һәм нинди тормыш юлын үткән? Сүзне акынның үзенә бирик. Ул үзенең тормыш юлы турындагы бер истәлегендә түбәндәгеләрне сөйли: «Сез миннән: Син кайда тудың, дип сорыйсыз. Чу елгасы буенда, далага таба караган якта, ике тау — Хам һәм Җамбул таулары бар. Минем атам Җабай шул таулар тирәсендә күчеп йөргән. Җамбул тавына якын бер җирдә, көчле карлы буран ыжгырып торган чакта, мин туганмын, һәм миңа борынгы тау исемен— Җамбул дип исем биргәннәр. Бу — 1846 нчы елның февралендә булган. Минем атам Җабай ярлы күчмә казах булган. Тирә-якта күз күреме җирдә — 6УШ дала җәелгән. Балачагымда мин басулар да, бакчалар да, арыклар да күрмәдем. Дала минем ватаным иде. Минем тирәдәге кешеләрнең барысы да күчмә халык иде һәм мал-туар асрап яшиләр иде. Мин киез өйдә үстем. Бөтен казах балалары кебек, мине дә, бишегем белән бергә, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә күчереп йөрткәннәр... Минем атамның энесе танылган думбрачы иде. Мин аның уйнавын тыңларга ярата идем. Уник’е яшемә җиткәндә, мин аңардан думбра уйнарга өйрәндем. Думбра кулыма килеп керү белән, мин шаяруларны оныта идем. Кулымда думбраның яңгыравы миңа яшь йөрәгемнең яңгыравы булып күренә; минем көтүче буласым килми, мине думбрачы һәм җырчы булу кызыктыра иде. Табигать миңа көчле тавыш биргән. Далада мин кычкырып җырлаган чакта, бөтен дала минем тавышым белән тулган кебек булып тоела иде. Ундүрт яшемдә мин атам белән бәйләнешне өзәргә һәм үзбашыма яшәргә дигән ныклы карарга килдем. Рамазан аенда мин йорттан- йортка йөреп, «Җарназан» (гореф- гадәт җыры) җырлый башладым... Җырларымны халык яратты. Миңа аш һәм бүләкләр бирә башладылар. Бу хәл мине шатландыра иде. Миңа 15 яшь тулгач, мин атаклы акын — Сөембай тора торган авылга бардым. Кулыма думбра тотып, аның йорты янына килдем- һәм «Җарназан» җырлый башладым. Сөембай, җырлавымны дикъкать белән тыңлагач, мине өенә« чакырып кертте. Ул: — Син кайдан, нинди ору һәм кабиләдән?—дип’ сорады. Мин аңа хөрмәт белән: — Мин Байвше ыруыннан, Са- дыкбәк кабиләсеннән, Җабай семьясыннан,— дип җавап бирдем. Аннан соң Сөембай: — Синдә сәләт бар. Тавышын яхшы. Җырың матур, — диде. Карт акын Сөембай соравы буенча, мин аның йортында, дулкынланып, бик күп җырлар җырладым»... Шулай итеп, яшь Җамбул илле яшендәге атаклы акын Сөембайдан өйрәнә башлый, аның шәкерте булып китә. Сөембай аны төрле авылларга үзе белән йөртә. Уналты яшендә инде Җамбул үзе дә җыр’ чыгарып җырлый. Ул туйларда, табыннарда, җыр ярышларында катнаша. «Мин Чу суы ярлары буена урнашкан җәйләүләрдә йөреп тордым, — ди Җамбул, — Халык дас- Халык җырчысы 93 таниарын, җырларын, хикмәтләрен, башка акыннар чыгарган поэмаларны һәм үз җырларымны җырлый идем. Борыннан урнашкан гадәт буенча, акын-пмпровизатор бөтенесен белергә: ба.р- лык ыру һәм кабиләләрне, бөтен ыру башлыкларын һәм атаклы кешеләрне, барлык тарихи урыннарны һәм вакыйгаларны белергә тиеш. Ул һәрбер яңалыкны тотып ала белергә һәм урнына, кешесенә карап эш итәргә тиеш. Акыллы фикер йөртү, тапкырлык, тиз һәм тапкыр җавап бирә белү—акынның кыйммәтен шулар билгелиләр. Шуның белән бергә, ул салкын канлы булырга, иң әче мәсхәрәләүләр белән күмелгәндә дә. тынычлык саклый алырга тиеш. Мин боларның барысын да өйрәндем»... Җамбул үзенең акынлык талантын үстерү, өстендә тырышып эшли. атаклы карт акыннар белән очраша, алардан өйрәнә. Аның тавышы ышанычлырак яңгырый башлагач, үз көченең ныгуын сизгәч, Җамбул зур акыннар белән ярыша һәм атаклы акыннарны җиңә. Ул җиңелүне белми, иҗатын үстергән- нән-үстерә бара. Аның! даны казах даласына таралып китә. Җамбул хезмәт халкының тормышы, язмышы турында җырлый. Ул үзенең шул чордагы хезмәте турында болан ди: ‘«Үзем ярлы булганга, мин ярлы халыкны яхшы аңлый идем. Мин үзем турында һәм халык турында гына чын гаделлекне җырлый ала идем. Халык турында җырлаганда—мин үзем турында, ә үзем турында җырлаган вакытта — халык турында җырладым. Акынга алдашырга һәм ике йөзле булырга ярамаганлыкны бөтен йөрәгем белән аңлап, мин үз тавышым белән һәм тик дөреслекне генә җырладым. Минем җырларым, ирекле кошлар кебек, бөтен җидесу буйлап очып киттеләр... ’ п | Мин ни турында җырлый идем соң? Ярлы, газап эчендә яшәгән халкым турында, кимсетелгән ватаным турында, казах кабиләләренең данлыклы батырлары турында җырлый идем. Кайчакта мин төннәр буе җырлый идем, ә шуңа бары тиеннәр генә ала идем»... «Минем җырларым дала буйлап яңгырадылар. Халык белән якын мөнәсәбәттә булуымны мин һичбер вакытта да ташламадым. Байлар һәм манаплар мине яратмыйлар, ләкин миннән куркалар иде. Җыр — далада чиктән тыш көчкә ия. Давылны туктата алмаган кебек, җырны да туктатып булмый». Җамбул авылдан авылга йөреп, хезмәт иясе халыкның моң-зарын җырлый, тормышның төрле социаль катлауларын күрә, күзәтә. Аның көр, буйсынмас тавышы киң казах далаларында яңгырый. Ләкин авыр тормыш шартлары Җамбулга да тәэсир итәләр, ул 55 яшенә җиткәч, хәлсезләнә төшә, «карт бөркет төсле бөкерәергә» мәҗбүр була, «думбра урнына таяк тотып йөри» башлый. Бөек Октябрь революциясенең азатлык бирүче көче казах далаларына килеп җиткәндә Җамбул 70 яшьтә була. Аның авылына, аның иленә, халкына да азатлык килә. Ул Ленин һәм Сталин турында ишетә, Кызыл Армиянең җиңүен күрә. Аңа яңа көч, яңа дәрт туа, ул думбрасын тагын кулына алып җырлый башлый. Чөнки революция, азатлык аның яшьлеген кайтара, ул яңа тормыш юлына баскан халкы белән бергә алга омтыла. «Гасырлар буе халык хыялында яшәгән һәм иң яхшы акыннарның җырларында җырланган яңа ил — Казахстан тууының шаһите» була. «Мин гасырның ахырына — йөзгә килдем, Ил берлеген, ил бәхетен эзли идем, Айны көттем, кояш кочтым, нурга чумдым. Җитмеш өчтә очраттым мин эзләгәнем». Укый-яза белмәүче, думбрасына кушылып телдән генә җырлап йөрүче акынның — Җамбул Җамбаев- ның таланты, олы яшенә карамастан, Совет власте шартларында тагың да көчлерәк җәелеп китә. Ул социалистик тормышның бетмәс- теңәнмәс күтәренке рухлы җырчысы Хәсән Хәйри 94 була. Аның иҗатында ирекле халыкның рухы, көчле дәрте, хыялы чагыла. «Минем көчләремнең, — ди Җамбул, — болай яңадан тууын бөтен халыкларга бәхет бирүче, хезмәг белән көн күрүче кешелек дөньясының юлбашчысы Сталин алын килде. Колхозлашу башланды. Мин колхозга чакыручы, аны яклаучы ялкынлы агитатор булып киттем. Мин колхозлар турында йөзләгән җырлар җырладым һәм алар далалар буена таралдылар, чөнки алар йөрәктән чыккан җырлар иде. Мин беренче булып колхозга член булып кердем». Җамбул озын гомеренең соңгы көннәренәчә кулыннан думбрасын ташламый җырлавын дәвам иттерә. Совет халыклары, совет хөкүмәте аның иҗатына иң югары бәяне бирәләр. 1938 нче елда акынлык хезмәтенә 75 ел тулуына багышланган юбилей бөтен халык тантанасы булып үтә. Җамбул хөкүмәтнең иң югары бүләкләре белән — Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. сПезгә яшем җиткәнче Җыр орлыгы сибәрмен. Тартынмыйчы, туктаусыз Думбрамны көйләрмен. Тавышым бетеп үлгәнче, Сталинны җырлармын» — дип соңгы көннәренә кадәр җырлады һәм барыннан элек, иптәш Сталинга чиксез рәхмәтләрен белдерде. Җамбулның акынлык, шагыйрьлек гомере 80 елдан артык исәпләнә. Ул, 99 ярым яшькә җитеп, 1945 нче елның җәендә үлде. Җамбул кебек акын һәм шагыйрьләрнең безнең әдәбиятка килеп керүе совет әдәбияты үсешендә яна бер күренеш. Без анарда совет шартларында героик халык эпосының туып үсүен, фольклор белән әдәбиятның якынаюын һәм яна тип иҗатчылар тууын күрәбез. Мондый күренеш бары тик социалистик җәмгыять шартларында гына булуы мөмкин. Җамбул кебек шагыйрьләрнең иҗатларында социалистик эпосның тууы күренә, гомуми совет әдәбиятының яңа сыйфатлары үсә. Шул ук вакытта аңарда милли культура үзенчәлекләре, традицияләре дә саклана һәм яши. Җамбул яңа идея һәм хисләр нигезендә искитәрлек үзенчәлекле бай поэзия тудырды. Аның образлары төгәл, һәркем өчен ачык, аңлаешлы, хиссиятле, турыдан туры халык иҗаты белән тоташкан. М. Горький, фольклор өчен күңел төшенкелеге, пессимизм ят нәрсә, ди. Җамбул иҗаты өчен дә бу шулай. Җамбулның һәрбер җыры күтәренке рух, пафос, дәрт белән сугарылган. Политик үткенлек, халыкның акыл зирәклеге, тапкырлык, дөреслек һәм туры сүзлелек, елы лирик пафос, дошманга карата килешмәүчән нәфрәт белән яну— боларның барысы да Җамбул иҗатының характерлы сыйфатлары булып торалар. Җамбул бик күп җырларында казах далаларының күренешеләрен, табигатен җанлы сурәтләр аркылы тәсвирлый. Акын- .ның хыялы, фантазиясе чиксез киң, ул үзенең иҗаты өчен борынгы әкиятләрдән, эпослардан да, төрле чордагы тарихи фактлардан да образларны иркен ала. Җамбул халыкның бөтен уйлары, тойгылары белән яши, илдәге бөтен яңалыкны күзәтеп бара һәм һәр зур тарихи факт буенча үзенең фикерен әйтергә омтыла. Ул һичбер вакытта да илебезнең бүгенге көнен, көрәшен онытмый, үз чорын якыннан хис итеп иҗат итә белә. Үз авылы, колхозы, Алма-Ата, Турксиб тимер юлы төзелеше турында булсын, Советлар Съезды, Москвага баруы, юлбашчылар белән очрашуы һ. б. турында булсын — барсын да карт акын яшь йөрәк, яшь дәрт белән Совет Ватанына, яңа җиңүләргә рухландыручы Ленин — Сталин партиясенә багышлап мактау җырын җырлый. Җамбул — Совет иленең ялкынлы патриот акыны иде. Аның «Ватанны сөй» дигән җыры кемнең генә йөрәгенә барып кермәс, ул Халык җырчысы 95 Һәр совет патриотының иң тирән хисләре белән сугарылган. «Балкып бәхет урнашканда илгә, җиргә Яшәргән Җамбулмыи ил белән бергә, Килде дус, сөендерде, күңелем хуш, Мәхәббәт һәм. кыюлык бөтен илдә. Сөйкемле өн, матур җыр, тирән көем, Кайнар йөрәк, күңелем, акылым минем. Ватанга, аны сөйгән Сталинга Булсын иде бөтен хөрмәт — сыем минем. Яшәргән Җамбулда бар бердәм терәк, Шатлык балкып чәчәк ата ул бигерәк. Ул терәк: илгә большевиклар биргән, Яшәү өчен мәйдан ачкан батыр йөрәк! Ул йөрәк — ил дуслыгы, ныклы берлек, Шунсыз һич тә мөмкин түгел чын терек лек; Кешелекнең бәхете өчен көрәштәге Байрак ул, егылмаслык һәм гомерлек». Җамбулның патриотлыгын без Бөек Ватан сугышы елларында да бик ачык күрдек. Ул фашистик немец илбасарларга каршы аяусыз сугышырга өндәгән көчле җырларын тудырды. Совет сугышчылары карт акынның тирән эчтәлекле һәм йөрәктән ташып чыккан җырлары белән рухландылар. «Ленинград халкы, минем балаларым» кебек әсәренең ут боҗрасында, ачлык блокадасында яшәгән ленинградлылар арасында кулдан-кулга, тел- дән-телгә күчеп йөрү факты гына да бик күп нәрсә турында сөйли. Җамбулның сөекле улы Ватан сугышы кырларында батырларча һаләк булды. Бу югалтуны акын бик авыр кичерсә дә, рух ныклыгын югалтмый; улына багышлап» дошманны тар-мар итәргә чакырган җырларын тудыра. «Ватан әмере» дигән патриотик җырында совет халкының батыр улларын нык торырга чакырып болан ди: Й «Шуңа, батыр улларым, Җаннар тыныч чагында, Дәрт, кул-аяк барында, Кулда дәрман булганда, Курыкмыйча үлемнән, i Барын биреп корбанга, Катып таштай, тимердәй, Бер карыш та чигенмәй, Яуны себереп ташлагыз Донның чиксез силедәй!* Сафлар булса корычтай, Ачу булса кылычтай, Дошман калмас җиңелмәй! Чигенмә! — ди халкыбыз, _ Чигенмә!—ди туган җир, f СиЛ —ташкын су. Башын куяр пл өчен, Сталин әйткән батыр ир! Тугры улы Ватанның Шуны эшкә ашырса, Яшәргә хаклы шул чакта! Илен яудан саклаган, Ил намусын сатмаган, Ана сөтен аклаган < Улын сөяр карт ата! Җамбулның бик күп поэмалары һәм җырлары бөек юлбашчыларыбыз Ленин һәм Сталинга багышланганнар. Ул аларның героик образларын, бөек эшләрен эпик буяулар- да тәсвирлап җырлый. Ленин һәм Сталин исемнәре белән акын үзенең бөтен хисләрен, кешелек дөньясының гаделлек, азатлык хыялларын, көрәшен, бөеклеген бәйли. Карт акын «бөек юлбашчыларның образлары шул кадәр киң, зур ки, аларны тәсвирла}' өчен сүз табып булмый, хәтта бөтен әкиятләрдәге сурәтләү чаралары да җитми» ди. Ул һәрвакыт: «Ленин, кояш кебек, җирне нурлаганын, Сталинда Ленин даһие янганын» — җырларга сүз бирә һәм җырлый, башка шагыйрьләрне дә шуңа чакыра. Акын Сталинны күрә, аның алдында думбрасын чиртеп җырлый. Бу очрашу аңарда мәңге онытылмаслык истәлек калдыра: «Мин бәхетле, иң бәхетле җырчы җирдә, Мин Сталинны күрдем зур Кремльдә. Халыкларның юлбашчысы белән булдым, һәм нык итеп кыстым аның көчле кулын». Ленин Һәм Сталин образлары белән бергә Җамбул безнең чорыбызның бик күп батырларын, партия 1әм дәүләт җитәкчеләрен гәүдәләндерә. «Халык сәламе», «Сталинның ир дусты», «Калинин аксакалга», «Клим батыр» һ. б. җыр һәм поэмаларында Сталинның көрәштәшләре Молотов, Калинин, Ворошилов, һәм Каганович образларын бирә, халыкның героик эпосларындагы батырлары итеп, хезмәт халкы өчен көчләрен кызганмаулары, бөек революцион эшләре турында җырлый. Акынга яшьлек, ильһам биргән, халыкка бәхетле тормыш китергән бөек кеше, бөек остаз турындагы поэма һәм җырлары аеруча елы, тирән мәгънәле һәм поэтик чараларга бай иҗат ителгәннәр. Хәсән Хәйри Җамбул киң далада йөреп, авылга килеп яңа җырын җырлый, халык бирелеп тыңлый һәм тагын-та- гын кабатлауны сорыйлар. Халыкның Сталинга карата булган мәхәббәтен акын кыска гына итеп болан тәсвнрлый: «Җыеп яңа колхозым. Чын йөрәктән җыр әйтеп. Сөйләү иде морадым... Халкым минем җырларны Тын да алмый тыңлады. Җырым шунда сынадым. Сталинны 'җырласам. Төннәр буе тыңлыйлар, — Җырла. Җамбул. * тагын! — дип Бер туктаусыз сорыйлар.» Казах халкының бөек акыны Сталин Конституциясен, бәтен халык белән бергә, зур шатлык белән каршы алды һәм бу темага берничә җырын багышлады. Җамбулнык «Сталинның бөек законы», «Сталинның акыллы законы турында җыр», «Ватанымның законы» һ. б. җырлары бөтен Советлар Союзына таралды һәм хәзер дә көчләрен югалтмыйча яшиләр. Нөз яшьлек акын, бөтен совет халкы белән, яңа Конституциянең иҗатчысына — бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга социалистик тормыш, дуслык, бәхет өчен зур-зур рәхмәтләрен әйтеп җырлады: «Килеп ерак далага, Алып мине арага, Тормышымны тергезгән, Җырым биек менгезгән Туган илгә күп рәхмәт, Сталинга күп рәхмәт!