КАЙБЫЧ УРМАННАРЫНДА
Җәйнең җылы, аяз бер көнендә солдат сугыштан кайтты. Ул хәбәр итеп, ат-фәлән соратып тормаска, авылына чаклы җәяүләп кенә атларга булды. Дүрт ел буенча армый-талмый атлаган, җилкәләрдә авыр йөк йөргәндә дә бөгелмәгән һәм меңнәрчә километр юл үтеп, Одер ярларына баса алган сапер аяклары, инде туган җир буйлап сузылган һәм туган авылга илтә торган бу өч-дүрт чакырым араны уза алмаслармыный? Очып кына үтәр ул бу араны! Хәер, очарга да кирәкми.* Салмаклап, күңел сагынган җирләргә күз салып, аларны танып, матурлыкларына сокланып, хисләнеп атларга тели солдат. Сугыш, аның үзен үзгәрткән кебек, бу җирләрне дә танымаслык итеп үзгәрткән, көчле иткән. Әйе, көчле иткән! Беренче чиратта күзгә шул чагыла. Менә поезд аны ындыры төбенә үк китереп төшереп калдырды. Сугышка киткәндә ул поездга утыру өчен, җитмеш чакырым ара үтеп, Зөя станциясенә чыккан иде. Бу якларда тимер юлга яки пароходка утыру өчен шуннан да якын ара юк иде. Хәзер исә тимер юл бирегә үзе килгән, хәтта аның авылы аша диярлек үтә. Казан — Ульяновск шәһәрләрен тоташтырган бу яна тимер юл турында аңа 1942 елның көзендә фронтка язганнар иде. Ләкин өчйөз километр озынлыктагы бу юлнын өч-дүрт ай эчендә тәмам эшләнеп бетүен ишеткәч, бер дә исе дситмәгән иде аның. Ул чакта сугышлар Сталинград янында бара, сугышчылар һөҗүм итә-итә көненә иллешәр километр ара үтәләр, киң елгалар аркылы бер тәүлек эчендә өр яңа күперләр салып өлгертәләр иде. Шуңа күрә ул көннәрдә һичбер гаҗәп нәрсә юк иде. Ә бүген исә илнең батырлыгын күреп һәм сугыш еллары тудырган бу могҗизаларга карап, солдатның, исе китә. Исе китә һәм шул ук вакытта моның өчен сөенә, горурлана. Авыр сугыш көннәрендә дә шундый зур төзелешләр алып бара алган халыкның, инде бүген, тыныч төзелеш көннәрендә, моннан мең кат зуррак ҺӘХМ катлаулырак гигантлар тудырырга көче җитмЬсмени?! Җитәр! Менә ул тирә-як кырларда шаулап эшләгән комбайн һәм тракторларны күрә. Билгеле, сугыш елларында алар биредә азрак булган- . нардыр. Ә хәзер, сугыш беткәч, алар ни кадәр күбәергә өлгергәннәр инде! Җил ерактан, тау артларыннан, автомобиль һәм трактор моторлары үкерүең алып килә. Боларны ишетү солдатны тагын да көчлерәк сөендерә. Анда бит аның таныш урманы! Таныш урманы гына түгел, туган-үскән җире. Безнең илебездә күмер һәм нефть чыгару, металлургия һәм машиналар төзү, текстиль һәм күн, авыр һәм җиңел һ. б. промышленностьлар булган кебек, социалистик урман промышленносте да бар. Ләкин бу промышленностьның үзенчәлеге шунда, бүтән промышленностьлар, һәрберсе диярлек, үзләренең эшләрендә я чимал, я ярдәмче Кайбыч урманнарында 61 материал итеп урман биргән продукциядән файдаланалар. Хәтта кайбер промышленностьлар бу продукциядән башка бөтенләй эшли дә алмыйлар. Руда, ташкүмер чыгару шахталарында җир пластларын һәм штольняләрне агач терәүләр белән терәтәләр. Тимер юллар салу өчен кулланылган агач шпалларның, бүгенгә кадәр башка бернинди материал белән дә алмаштырылганнары юк әле. Безнең химия промышленностебыз агачтан бик күп төрле киң куллану әйберләре эшләп чыгара. Халык хуҗалыгының кайбер тармакларында агач — бердән бер ягулык һәм төзелеш материалы. Үзебезнең көндәлек тормышыбызда да без агачны, аңардан салган һәм аның белән җылытылган матур өйләребезне һәм башкаларны күп күрәбез. Агачтан ясалган кәгазьгә хатлар язабыз, китаплар бастырабыз, агачтан эшкәртелеп тукылган ефәк һәм сукно киемнәрне киябез, аның ширбәтеннән кайнатылган шикәр белән чәй эчәбез. Ә бит болардан башка тору мөмкин түгел! Кыскасы, агач — безнең илебезнең бетмәс-теюәнһмәс байлыгы. һәм ул безнең карурманнарыбызда шаулап үсә. Шуңа күрә дә, Бөек Октябрь революциясе җиңгәннән соң, совет власте завод-фабрикалар һәм1 җирләр белән беррәттән, урманнарны да алпавыт һәм капиталистлар кулыннан алып, дәүләт милке итеп, халык кулына бирде. Шул көннән башлап партия һәм совет хөкүмәте урман хуҗалыгын Һәм промышленностен социалистик нигездә үстерү, ныгыту өчен армый-талмый эшләп, күп көч куеп килә. Бөек бишьеллыклар чорында илебез урман хуҗалыгын алдынгы техника белән коралландырды, аның өчен техниклар, инженерлар, академиклар хәзерләде. Үз эшен I яратып һәм шуңа бар көчен куеп эшләүче урманчылар армиясен үстерде. . Ватан сугышы кырларында җиңеп, бүген туган өенә кайтучы Ислам Ханов та шул армиянең бер солдаты иде. Ул шул армия сафында үсте һәм күтәрелде. Сугыш алдындагы бишьеллыклар чорында үзенең бригадасы белән урман кисүнең сезонлык нормасын ел саен унга-егермегә арттырып үтәп килде, һәм аның даны Кайбыч урманнарына гына түгел, илебезнең бөтен почмакларына таралды. Ул зур бүләкләр алды, ике тапкыр Москвага барды. Аның шул даны турында сөйләгән өч мактау грамотасы бар, аларга Михаил Иванович Калинин үзе кул куйган. Сугышка киткәндә Ислам аларны пыяла рамкаларга куеп, түр стенасына элеп калдырган иде. Бүген дә, бусагасын үтеп керү белән, ул шуларга күз салыр. Ә иртәгә исә рамкаларның саны тагын өчкә артыр. Түргә үзенең алтын язулары белән ялтырап, Генералиссимус Сталинның өч рәхмәт кәгазе эленер. «Варшаваны һәм Праганы азат иткәндә, Берлинны — фашистлар оясын җимергәндә күрсәткән батырлыклары өчен» дип язылган булыр аларга. Шуларны уйлап Ханов адымнарын ешайтты. Гүя, бар теләге һәм өмете булган шул урман аны магнит көче белән үзенә тартты. Урман әле алда, тау артында. Солдат, ашыгып атлап тау түбәсенә менгән саен, ул башын калкыта һәм биегәя барды, һәм бер вакыт, үзенең бөтен биеклеге һәм бөтен гүзәллеге белән ачылып китте. Ислам тауның түбәсенә менеп җиткән иде. 1 Менә ул, туган урман! Исламны һәм аның кебек башка бик күпләрне, үзенең җиләк-җимешен һәм гөмбәләрен ашатып, ширбәтле каен суларын эчереп, шомырт чәчәк аткандагы тәмле хуш-исләрен иснәтеп, чыбыркыга юкәсен һәм үрергә пеше муел чыбыгын биреп, куе чыршылары төбендә яңгырдан яшереп, яланнарында кузгалак һәм дәгел җыйдырып, куян белән сусарларын аулаганда кинәндереп, аю һәм бүреләре турында әкиятләр тыңлатып үстергән, гасырларга яшьтәш имәннәрен кискәндә тирләп-пе- шеп эшләтеп җан рәхәте биргән Н. Зәкиев. 62 мәһабәт урман. Никадәр матурлык һәм нинди гүзәл төсләр бар анда! Ничек тыныч һәм ничок көчле шаулый ул! Нинди җырларның көен һәм нинди көйләрнең моңын хәтерләтми аның шаулавы! Үзенең куе һәм караңгы кочагында нинди серләр сакламый ул! Кольцов һәм Некрасовлар җырлаган, Чайковский һәм Глинкалар музыкага салган, Шишкин һәм Репиннар рәсемгә төшергән туган урман! Ничек кадерле, ничек якын син безнең күңелләргә һәм ничек иркәли беләсең син аларны! Шул хисләр ташкыны һәм шул ашкыну иде солдат күңелендә. Урынлы хисләнүе һәм хаклы ашкынуы иде бу аның. Сугышта Ислам күп илләрнең урманнарын күрде, алар кочагында бомбовозлар күзеннән яшеренде, аларның тадгырын кисә-кисә окоплар казыды, аларны егып һәм җилкәсендә ташып блиндажлар корды, күперләр салды, аларны җәйдә дә, кыш көннәрендә дә күрде. Ләкин илдәге урманнарның күркен һәм ямен күрмәде алар- да. Шауласалар, тавышлары матур җыр моңы булып түгел, аюлар улавы һәм туплар улавы кебек ишетелгән бу урманнар, бер нәрсәләре белән дә туган ил урманнарын хәтерләтмиләр, аларга ошамыйлар иде. Туган урманнар исә аның күңелендә, йөрәк түрендә шаулап яшиләр иде, ул һәрвакыт аларга ниндидер сихерле җепләр белән бәйләнүен сизде һәм аның күңеле шуларга тартылып туймады. Тау түбәсенә туктап, ул таныш урманыннан карашын ала алмыйча озак карап торды. Урман тыныч шаулый һәм салмак дулкынлана иде. Ул моннан ерак- каеракка сузыла һәм ераклашкан саен аның яшел төсе, башта куе зәңгәрсуга, аннары күкселгә алмашына барып, соңыннан күк төскә әйләнә һәм күк белән бергә тоташып кайдадыр еракта, күз иярмәслек арада дәвам итә... ♦ ♦ * Икенче көнне Ислам үзенең поселкасын карап йөрде. Поселок танымаслык булып үзгәргән, пөхтә, җинак. Элек әрле-бирле генә таркау урнашкан егермеләп каралты- өйләр урнына, хәзер ике төз урам булып, стандарт йортлар басканнар. Кечкенә шәһәрчек барлыкка килгән. Арада клуб, балалар яслесе һәм бакчасы, коммуналь мунча биналары үзләренең зурлыклары һәм күркәмлекләре белән күзгә аеруча ташланалар. Су буенда электростанция һәм гараж күренә.. Йортларның күбесе әле соңгы елларда гына, инде сугыш беткәч үткән арада гына салынганнар, каезланган нарат агачларының сагызлары да кибеп бетмәгән. Исламның сугышка кадәр эшләгән Леспромхоз хуҗалыгы моннан эчкәрәк күчеп, яңа поселок булып урнашкан икән, ул анда әлегә кадәр үзләштерелмәгән мәйданнарда агач хәзерләү алып бара. Биредә исә аның бер өлеше генә, әзер агач материалларын тимер юл вагоннарына төяп, халык хуҗалыгына озату белән шөгыльләнә торган урман базасы гына калган. Монда аның , зур складлары бар, шунда тимер юл — тупик — керә. Урманнан агач ташыр өчен автотракт һәм вагонеткалар йөртергә җайлаган агач киеремле юл — лежневка — сузылган. йөри торгач Ислам әледән-әле, я җиңел көй өзекләре, я «бер, ике...* күтәрдек», «Бер, ике... үзе китте...» кебек тавышлар яңгыраган якка килеп чыкты. Бу—зур агач складларының берсе иде. Монда тимер юл тармагының ике ягына рәт-рәт булып зур штабельләр тезелгән. Солдат аларны обоймага тезгән патроннарга һәм ящикларга тезеп тутырылган снарядларга ошатты. Штабельләргә янәшә үк килеп вагоннар туктаганнар. Эшчеләр, өч төркемгә бүленеп, аларга агач төиләр. Төяүчеләрнең күбесе хатын- кызлар һәм яшьүсмерләр, араларында бары ике-өч ир заты бар. Кайбыч урманнарында 63 «Менә шулар икән безнең бөек җиңүебезне койган алтын куллар» дип уйлап алды солдат. Карап торуга эш ппле генә һәм үз җае белән бара. Көч тә җитәрлек һәм хәрәкәтләре дә җәһәт. Агачлар да бер-бер артлы вагонга тәгәрәп менеп торалар. Сокланып карап торды Ислам, Һәм, шул эшкә кушылу теләгеннән, куллары кычытып китте. Әйе, кайнап торган бу эшне күреп сөенде ул. Ләкин шул ук вакытта аның күңеленә бу эшнең нәтиҗәләре белән канәгатьләнеп җитмәү дә туды. Чама белән, ул бер сәгатьтән артык күзәтте. Бу вакыт эчендә бер вагонның чиректән дә артыгы төялмәде, ә Исламның белүенчә, Һәр вагон ике сәгать эчендә төялеп бетәргә тиеш, башка норма юк. Димәк, бу норма монда үтәлми, агачның төзелешкә барып җитү срогы Һәм вагон әйләнеше озыная. Бәлки, бу бүген генә т^гел, һәр көнне шулайдыр... Солдат кичкә кадәр шул турыда уйланып йөрде. Кичен Ислам директор кабинетында булды. Кайтырга җыенып, радио буенча соңгы хәбәрләрне тыңлаучы директор, кара чәчле, чандыр татар егете, аны көләч йөз белән каршы алды. Аның белән күрешкәч солдат кабинет эченә күз йөгертеп чыкты. Кызыл эскәтерле өстәлдә телефон аппараты, звоноклы сәгать. Стеналарда төрле плакатлар, юлбашчыларның рәсемнәре, Татарстанның зур физик һәм административ картасы. Ул буяулап эшләнгән. Зәңгәр тармаклы сызыклар белән зур һәм кечкенә елгалар, кара белән тимер юллар күрсәтелгән. Картаның куп урыннары яшел төскә буялган. Бу яшел урыннар, зур-зур кисәкләр булып та, вак төрткеләр булып та, бөтен районнарга сибелгәннәр. Алар булмаган районнар юк диярлек. Бу — Татарстанның урманнары. Аларның мәйданы 1.202 мең гектар һәм аларда инде кисәргә өлгергән 70 миллион кубометр агач бар. Никадәр байлык! . Директор үзе дә әле күптән түгел генә армиядән кайткан һәм, монда яңа кеше булса да, Ислам Ханов турында ишетеп белә иде. Ул аның килүенә бик шатланды. Ислам, иң элек, гаиләсенә яңа өй салып биргән өчен, директорга рәхмәт әйтте. Аннары сүз һәр икесен аеруча кызыксындырган мәсьәләгә күчте. — Бүген бригадаларның эшен карап тордым, — диде Ислам, — турысын әйтәм: гөнаһыгыз юк түгел, иптәш директор. Озак төйиләр. Көч күп куела, ә сәләт җитеп бетми. — Әйе, җитеп бетми... — дип, кабатлады директор, башланган теманың өзелмәвен теләп, — калыгыз бездә, иптәш Ханов. Бергәләп эшне югары күтәрербез. Сезнең кебек тәҗрибәле кешеләргә без бик мохтаҗ. Алар бик озак сөйләшеп утырдылар. Ханов калырга булды. Тагын бер көннән соң ул эшкә чыкты. Йөрәге, һөҗүм башланыр алдыннан типкән шикелле, ярсына иде аның. Ул бар көче, бар дәрте белән хезмәткә чумды. Көн кызу эштә үтте һәхМ бригадалар тарихында ишетелмәгән уңышлы нәтиҗәләр бирде: 15 ур- нына* 50 гә якын вагон төялде. Норма үтәүне 3 тапкыр арттыру, төяү срогын 9 тапкыр кыскарту дигән сүз иде бу. Шунысы гаҗәп: норманы үтәп кенә эшләгәндә дә ярыйсы ук арып торган эшчеләр, бүген, нәтиҗәләренә карап киеренке дип әйтерлек булган хезмәттән соң, киресенчә, ару яки талуның булуын да сизмәделәр. Аларның рухлары һәм күңелләре күтәренке иде. Бүгенге көн сирәк очрый торган көннәрнең берсе. «Башнефтестрой» һәм «Кара- гандаугөль» трестларын крепеж белән тәэмин итү буенча еллык план килде аларга. Димәк, алар кулыннан үткән агачлар, нефть промысло- ларында, ташкүмер шахталарына төшеп, җир пластларында терәк булачаклар. Алай гына да түгел, алар иптәш Сталин куйган, тормыш куйган бөек бурычны — ел саен 500 Н. Зәкнсв. 61 миллион тонна күмер һәм 60 миллион тонна нефть чыгаруга ирешү бурычын үтәүгә дә терәү булачаклар. Нинди мактаулы язмышка ия алар, күтәреп вагоннарга салган кайбыч имәннәре! Бүгенге дәртнең сәбәпләреннән берсе шул иде. Ә икенче сәбәп... Гадәттә, калын имәннәр вагоннарга махсус сөзәк тәгәрәткечләр буйлап күтәрегг төялә иде. Бүрәнәнең ике башыннан калын бау белән эләктереп алына, бау исә тартылып, төяүчеләр кулында җыелып кыскарып тора, һәм бүрәнә тәгәрәп югары үрмәли бара. Бүрәнәнең калын башы алда тәгәри барганга, аны вакыт-вакыт туктатып торалар, ә нечкә башын шуытып алга этәләр. Шулай итеп бүрәнә туктап- туктап тәгәри. Тагын шунысы бар: вагон кырыйларына ышкылып бау бик тиз эштән чыга. Ислам бу алым урынына үз тәкъдимен кертте. Бүген баулар, вагон кырыйларына вакытлыча беркетелгән роликлар аркылы сузылдылар, бүрәнәнең калын башын эләктергән бау кечкенә, ә нәзек башын эләктергән бау зур диаметрлы* ролик аркылы үткәрелде. Искиткеч гади һәм хәйран калырга һичбер урыны булмаган бу җайланма эшкә никадәр җиңеллек һәм җай кертте! Бүрәнә инде туктап-туктап түгел, эзлексез тәгәрәп менеп тора, бау да тиз таушалмый, эш тә җиңел һәм тиз! Икенче сәбәп шул иде. Көннәр, айлар үтте. Сугыштан соңгы чорда хуҗалыкны торгызу һәм үстерү буенча илебез үзенең бөек планын кабул итте. Харабәләрдән аякка басачак һәм яңадан төзеләчәк зур гигантларның озын исемлеге язылды, һәм алар тормышка да аша башладылар. Металл, цемент, агач! — диделәр алар. Домналар металл, заводлар цемент, урманнар агач бирде. Агачлар Иделгә һәм ана кушылган башка барлык елгаларга, аларның зур һәм кечкенә тармакларына тулып акты, озын юллар буйлап тәгәрәгән тәгәрмәчләр аларны еракка ташыдылар. Төзелешкә, төзелешкә, төзелешкә! һә? кем бар көчен, бар осталыгын, бар хисен шуңа бирде, шул гигантларның нигезенә кечкенә генә булса да бер таш бирү теләге белән янды. һәм менә шул көннәрдә, шул хисләрнең, шул януларның гүзәл җимеше булып, Исламның яңа агрегаты туды. Урман эшләре процессыңда әлегәчә өстенлек алып килгән кул хезмәтен машиналаштыру һәм җиңелләштерү юлында туган бу яңалык, үзенең зур тантанасы һәм’ бөтен күрше участокларга ян- гыраган даны белән бергә килде. Урынлы тантана һәм лаеклы дан иде бу. Төзелеше белән дә гади, тудыручысы һәм хәрәкәткә китерүчесе дә гади совет кешесе булган бу агрегат — «Сиртмә» — ике-өч кеше ярдәме белән, бер бригаданың көнлек эшен ярым сәгатьтә башкара ала, һәм ул инде гади ролик кына да түгел иде. Солдат һәм урманчы акылының зур уйлап табуы иде ул. «Бер айга 30 мең сум экономия биргән өчен» — дип, тикмәгә генә язылмаган иде Исламның грамотасына. Министерлык бүләген аңа зур җыелышта тапшырдылар. Клуб урманчылар белән шыгырым тулы иде. Башта Татарстан урман промышленностеның бишьеллыгы турында сөйләнгән докладта, 1950 елда Татарстан урманнары бирәчәк 590 мең кубометр агач, 126 мен кубометр такта, 1.230 мең кубометр утын, 50 меңнән артык арба һәм чана, 310 мең кубометр паркет һәм төзелеш детальләре, 4 миллион сумлык өй җиһазлары, 267 тонна дегет һәм смола; бишьеллык эчендә яңадан салыначак 145 километр озыңлыктагы агач ташу юллары; саны 6,5 меңгә җитәчәк даими урманчы кадрлар, алар өчен төзеләчәк 21 мең квадратметр торак мәйданы, 25 миллион сумлык капиталь төзелеш һ. б. лар турында йөрәкләрне сөендергән җанлы һәм ялкынлы сүзләр әйтелде, һәм Кайбыч урманнарында шул кадрларның бер вәкиле, шул планнарны үтәү өчен фидакарь хезмәттә янучы алдынгыларның бер үрнәге итеп Ислам Хановның исеме телгә алынды. — «Юк, • бер ул гына түгел, күпләр, бик күпләр алар, ә иртәгә тагын да күбрәк булачаклар!» — дип бетерде докладчы үзенең сүзен. Чират Исламның үзенә трибуна каршына басарга җиткәч, бигрәк тә үзен котлаган вакытта, ул көчле дулкынланудан бераз каушап калды. Иөзе кызарып, тәне бер тирләп, бер бозлы су койгандай булды. Дивизия командиры кулыннан өч орден алганда да ул болай югалып калмаган иде. Ә бүген, нигәдер, аптырап калды. Армиядә гадәткә кергән «Советлар союзына хезмәт итәм!» нән башка бер сүз дә әйтә алмады. Ни өчен аңа мондый зур хөрмәт? Аның эшен аерым рәвештә телгә алмасалар да ул бер сүз әйтмәс иде. Чөнки һәр намуслы эшче яхшы эшләргә тиеш. Менә хәзер генә 1950 елда Татарстанда һәм илдә урман эшләренең ничек машиналаштырылачагын әйтте докладчы. Менә, ичмасам, эш! Урман хәзерләү 72 процентка, ташу 66 процентка механизмнар белән башкарылачак. Электр пычкылар, моторлы һәм автомат урман чыгаргыч- лар, дерриклар, тракторлы чаналар, урман комбайнының яңа төрләре... Ә бүген Ислам уйлап тапкан механизм исә алар каршында бер винтик кенәдер, бәлки. Ә шуның өчен ни кадәр хөрмәт, никадәр котлау сүзләре! — Кечкенә, бик кечкенә эш башкардым мин. Ә чынлап уйласаң, кечкенәдән башка зур булмый бит! Кечкенә кирпечләр бергә өелеп, зур өйләр барлыкка килә; кечкенә ермаклар бергә кушыла да зур елгаларга әйләнә; кечкенә чаткылардан зур ялкынлы утлар кабына... Димәк, минем һәм минем кебек башка миллионнарның да кечкенә эшләре— бөек планнарны, үтәү өчен барган бүгенге зур тыныч хезмәтнең бер өлеше; ул әкият кебек планнарны чын итүгә катнаша. Ә план, ул — безнең якты киләчәк, мул тормыш, илнең матурлануы, үсүе, ныгып чәчәк атуы... — Ислам шулай уйлады. Соңыннан болай булды: хәзерләүчеләр һәм ташучылар үзләренең темпларында калышып, тимер юл складларында һәм саллар кору пунктларында аТач запаслары кимеде. Эш шулай барганда, төяүчеләрнең планны арттырып үтәү мөмкинлекләрен чикләү куркынычы тууы күз алдында иде. Бөек Октябрь революциясенең 30 еллыгы хөрмәтенә, Ленинградлыларның еллык планны 7 нче но- ябрьга үтәү өчен ярыш җәелдерергә чакыруларының беренче көннәре иде. Бөтен ил аны котлап һәм ярышка кушылырга сүз биреп каршылады. Төяүчеләр дә моны, урманчылар арасында беренче буларак, эләктереп алдылар. Бу мактаулы эшнең башында Ислам торды. Төяүчеләр һәм кисүчеләр эшендә тигезлек, гомуми уңыш булдыру кирәк иде. Кисүчеләр арасында Исламның сугышка кадәрге елларда бер бригадада эшләп, бергә дан тоткан иптәшләре күп иде. Эшкә сугыш елларында гына килгән яшьләрнең һәм хатын-кызларның да күбесен ул танып белә. Энергияле һәм намуслы кешеләр алар... «Егетләр! — диде ул, аларга язган хатында.— Оялту һәм йөзегезне кызарту өчен генә әйтмим. Сез аны үзегез дә теләмисез... Ләкин, сыната башлавыгыз көн кебек ачык. Танып та, яшереп тә булмый аны. Кичә килергә тиеш 300 кубометр агач ур- нына барысы 120 генә килде. Ә без 360 ны төядек. Күп нәрсә турында сөйли торган бер факт түгелме бу? — Әйе, шундый. Ленинградлылар чакыруы безгә, урманчыларга да кагыла бит. Дүртенче бишьеллыкта ил, сугыш алдындагы бишьеллыклардан да күбрәк агач сорый бездән, шуны онытмыйк без, егетләр. Бүген үк ярышка кушылып, без, төяүчеләр, сезне дә ' безнең үрнәккә иярергә чакырабыз. Безнең йөкләмәләрне иртәгә көтегез һәм үзегезнеке дә хәзер булs. .с. ә- № '• 65 Н. Зәкиев 66 сын. Еллык план 7 нче ноябрьга үтәлергә тиеш!» Хат та, йөкләмәләр дә бер үк вакытта диярлек җибәрелде. Кисүчеләр һәм ташучылар аларны котлап кабул иттеләр. Ярыш башланды. Теләк: беркемнең дә артта калуына юл куймау, үзара ярдәм, гомуми күтәрелешкә ирешү! Сынатмадылар кисүчеләр, күтәрелделәр. Чөнки аларның да йөрәкләре изге максатны башкару өчен ашкыну белән, ә сафлары — үз эшенә җаны тәне белән бирелеп, янып эшләүче батырлар, урман батырлары белән тулы иде. Кисүчеләр янына юл урман аша үтә. Дөресрәге, үтә түгел, урманның куе җиренә, аның караңгы кочагына кертә. Анда автомашинага яки тракторга утырып барырга мөмкин. Алар тәүлек буе өзлексез йөреп торалар. Урманнан — йөк белән, урманга — бушлай. Утырырга дигәндә сез, бәлки, автомашинаны яхшы диярсез. Тиз дә чаба, үкерүе дә артык колакны тондырмый. Ләкин бу — алдану\ Урман буйлап бер генә тапкыр үтеп карасагыз да, тракторга утырып йөрүне сайлар һәм аның да иң әкрен тизлек белән баруын теләр идегез. Кызу үтеп барышлый гына күреп һәм сокланып тую мөмкинме соң мондагы матурлыкка! Менә, биек стена булып, юлның ике ягына мәһабәт имәннәр басканнар. Араларында бөдрә каеннар һәм куе яфраклы юкәләр күренгә- ли. Алар, кояш нурлары кунып ялтыраган яфраклары белән шебер- дәп, һаман шаулый, һаман чайкалып торалар. Гүя, алар бер-берсеи үбешергә иелешеп, бер-берсенең йөзенә өреп уйнап, үзләре җил тудыралар да шул җил аларның яшел бөркәнчекләрен туктаусыз сыйпап тора. Кайчан үтсәгез дә: җәен дә, кышын да, алар бер төрле үк гүзәлләр һәм зифалар. Кайчан тыңласагыз да мондагы шаулау ягымлы җыр булып ишетелә. Менә күзегез урманы тар лента булып киселгән ачыклыкка төшәр. Ул аркылыторкылы сузылып яткан бүрәнәләр белән тулы. БүрәнәләрҺәч төпләр арасыннан, үзенең тоташ тимер табанлы чанасын тартып, трактор килә. Аның артыннан озын- озын агачлар өстерәләләр. Анда киселгән агачларны олы юлларга чыгарып тора торган махсус бригада — трелевщиклар эшли. Киселгән мәйдан еракка сузылмаган әле. Аның бер башы карурман стенасына барып терәлә. Ләкин бу сгсна какшаган инде. Аның калын имән һәм юкәләре, бу стенадан кубып, гөрселдәп авып торалар. Нәкъ көчле давыл купкандагыча, стеналарга уелган тәрәзәләрнең пыялалары челтерәп ватылгандай, шытырдап ботаклар сына, кирпеч ишелгәндә күтәрелгән тузан шикелле, ылыслар очып тора, ин нечкә тавышлар белән моторлар үкерә, пычкылар чыжылдый, балта чабулар яңгырый. Менә шулар инде урман кисүчеләр. — Минем бөтен нәсел-нәсәбәм урманда эшләп үскән, — ди тәбәнәк буйлы, чандыр Гариф бабай, куе мыекларын сыпыра-сыпыра. — Ләкин безнең ата-бабалар, бу урманнарда эшләп, алпавытлар кесәсен калынайтканнар. Алар өчен хезмәт каһәрләнгән бер нәрсә булган. Ә без яңа чорда, азат хезмәт чорында яшибез. Шуның өчен дә бирелеп, ихлас белән эшләүдән туеп булмый. Гариф бабай Сәлахов сугышка кадәр дә һәм сугыш елларында да шунда эшләгән. Сүз җаенда ул үзенең ике улы әле хәзер дә армиядә булуын әйтми калмас, һәм гадәтенчә, улларын «Берлиндәгесе» һәм «Австриядәгесе» дип исемләп сөйләр, һәм аларны кабатларга да онытмас. Үзенең кул пычкысын күрсәтер ул, һәм «инде бүген алты яки җиде норма булды» дияр. Ул, махсус кул пычкысы белән бер ялгызы эшләп, көн саен норманы уннан артык тутырып килә. Яше узганга Кайбыч урманнарында аңа пенсиягә чыгарга кушканнар, ләкин карт үз постын ташламаган. «Әле моторлы пычкы белән бер-ике сезон кистерергә ният бар» дип хыяллана ул. Стахановчы бригадир Хөсәенов Кәбир ИСӘ: — Безнең пар элек, кул пычкысы белән эшләп, көнгә 10—12 кубометр бирә иде. Сугышта мин танкта йөреп, Эльбага җитеп кайттым. һәм менә хәзер, моторлы пычкы белән кисеп, көнгә 100-120 кубометр биреп киләм, — ди. Арада янып торган алсу йөзле яшь кызлар да күп. Ирләр утырып тәмәке тартканда, алар учак каршына утырып, «Яңа карурман» көен җырлыйлар: «Әй, шауларсыз, мәҢге көр суларсыз Сез, илемдә үскән урманнар. Бөек төзелешкә кушыласыз — Бәхетлеләр сез дә, туганнар...» Сүз кузгатып, ярыш-фәлән турында сорашулар китсә, җавапны, һичшиксез, ачык чырайлы, чандыр һәм нечкә тавышлы бер кыз бирәчәк. «Сынатырга исәбебез юк!» — дияр ул һәм серле итеп елмаеп куяр. Бу — яшь урманчы Талипова Рәшидә,- Леспромхоз комсомол cefti- масының секретаре. Озын юл бормаланып аккан елганың зәңгәр лентасы белән бү-. ленгән киң аланга килеп чыга, һәм күз алдына кинәт агач каралтылардан торган урманчылар шәһәрчеге килеп баса. Нинди матур өйләр һә?д төсләр монда! Әйләнәдә иснәп туймаслык хуш-исле саф һава, куерып үскән чәчәкләр, кошлар сайравы... Уртада — биек һәм якты өйләр. Аларда тормышлары да, өйләре кебек якты булган, кешеләр яши. Сез моннан теләсәгез Казан, теләсәгез Москва белән сөйләшә аласыз. Теләгәндә кич клубка кереп җыр тыңларга һәм үзеңә дә җырларга, талганчы биергә, кино карарга мөмкин. Кыскасы, бәхетлеләргә хас тормышның бөтен киңлеге, бөтен рәхәте бар монда. Урман промышленносте хуҗалыклары — Леспромхозлар туган илебезнең урманнарында шаулап үскән исәпсез байлыкны файдалану эшен алып баручы бердән-бер звенолар булганга, илебез аларны үстерү һәм ныгыту өчен күп көч куйды. Һәм алар хәзер какшамас нигезгә күтәрелгән социалистик хуҗалыклар булып ныгыдылар. Татарстан Леспромхозларында капиталь төзелеш үткәрү өчен сталин- чыл дүртенче бишьеллыкта 25 миллион су.м расход тотылачак. Кайбыч урманнары тирәнлегендә шаулаган ирекле хезмәтнең һәм шат тормышның үзәге булган бу Леспромхоз, Гариф бабайларның, бригадир Кәбирләрнең һәм комсомолка Рәшидәләрнең һәм алар кебек башка бик күпләрнең бу гүзәл шәһәрчеге яңа бишьеллыкта ике тапкыр киңәячәк һәм үсәчәк. Хәзер үк инде монда эшчеләр өчен яңа йортлар һәм такта яру установкасы салу өчен кызу хәзерлек алып барыла, алыначак яңа машина һәм тракторлар өчен гараж белән мастерскойлар салынып бетеп киләләр. Авиация һәм авыл хуҗалыгы машиналары төзү өчен кыйммәтле булган яхшы сыйфатлы имәннәре һәм юкә агачлары белән бөтен Союзга танылган бу хуҗалыкның һәм аның кешеләренең бүгенге язмышы шундый. Ә киләчәге тагын да, матуррак булачак!