Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАРТАЛИ КИЧӘЛӘРЕ

Горн шәһәре тирәсе тасвир ителә. 1. Кояш байый. Диварлар әллә шуңа Күренәме текәрәк, караңгырак? Кичләр ошый Горида «Урмулш>га \ Караңгылык йөзә озын җырсымак. Шат тавышлы малай килә хыялга, Корзиннарга алма җыя ул шунда. Ничек менгән көз бу текә тауларга, Кем мендергән түбәннән аны монда? Ялкыннарын дөрләтеп яфракларның, Агачларга кемдер чуар ут төрткән. Гүзәллеген арттырып болытларның, Кемдер кичке кояш алтынын сөрткән. Бэек яшьлек заманда урын яулап, Әкиятләргә тиң булып йөри монда— Урамнарда борынгы Горн буйлап, Иртә көзен агачлар арасында. Картаймассың син халык йөрәгендә, Сулый яшьлек һавасын тау очлары. Затлы хәмер саклыйлар эчләрендә Җиргә күмгән эчемлек савытлары. Батып барган кояшның төшә нуры Тирәкләргә һәм тирә-як тауларга. 1 <У р м у л и» — грузинча бер тор җыр. Хәтерләтә күгелҗем таулар җырны, Йөземлекләр кушыла күк аңарга, һәм күзәтеп аларның төз килешен, Саф һавасын эчә Грузия иле Синең туган ояңның. Ошый кичен Бизәкләргә бу якның бөтен җире., 2. Ягымлы һәм елмаюлы карашың Саклый таулар һәм Мтквари сулары. Менә Гори... Антлар биреп, шаулашып, Яуга чыкты шуннан илнең уллары. Ачы җимеш өлгерә татлы булып, Шатланалар алтын киемгә кырлар. Әйтерсең лә кызларның оста кулы Чиккән аңа кояштан алып нурлар. Пешеп җиткән алма исе һәрьякта. Персик өсти шәфәкъка алсу төсен. Кичә генә калдырган күк - сукмакта Яраланган сугышчы үз шәүләсен. Тагын эшли сугышчы тыныч эшен, Уңыш җыю — шатлык кына аңарга. Ул әзер, сузган күк йөзем тәлгәшен, һәр балага үз йөрәген сузарга. СИМОН ЧИКОВАНИ К1ТАР.ХАНӘЗЕ __SAMOF^ Симон Чиковани Грузиянең атаклы совет шагыйрьләреннән берсе. 1946 нчы •елда аңа «Давид Гурамшизили турында җыр» поэмасы һәм «Гори», «Картали кичгләре», «Җиңү бәйрәме», «Кем әйтте?» шигырьләре өчен беренче дәрәҗә Сталин премиясе бирелде. Без журналыбызның бу санында аның «Картали кичәләре» исемле шигырен урнаштырабыз. Бу шигырьдә бөек Сталин туып-үскән £прлык илләрнең пролетарийлары, берләшебез! л Спмон Чнкованн Китап тоткан балалар һәм кыңгырау, — Шаулы мәктәп. — Яңа юл китә моннан. Ишетелгән төсле була яңгырап Таныш тавыш балалар арасыннан. Якынлашсам син туган өй турына, Я Грузиягә, — балкып тора барсыннан Акылың һәм уең... Поезд борыла, Тыныч арба кайтып килә басудан. Яшьлегеңнең истәлеге — мәңгелек. Бөтен җирдә җанга якын карашың Балкып тора-, зур елга күк җәелеп, Сүнмәс нуры кебек булып кояшның. Игенчеләр уңыш белән сөенеп, Кырдан кайта яңгыратып җырларын. Үсә Грузия йөзем булып — үрелеп, Каплап синең туган ояң диварын. 3. Алмагачлар бер-берсенә сырышкан. Кызыл мамык каплаган тау башларын. Саубуллашу үбүе белән җылыткан Кояш саргылт тирәкләрнең очларын.- Яшьлекнең ишек төбенә тупланган Күләгәләр... Карап текә таулардан Тора кояш—алтын мөгезле болан — Караңгыны куып якын ярлардан. Тар ишеге тора өйнең ачылып. Карт Мтквари синең өең катында Төннәр буе ага шаулап, ашыгып. Таң яктысы тора аның артында. Бу нәрсә бу: яшьлекнең утлы эзе? Кояшның кичке сәламе түгелме? Акрынлап алтын боланның мөгезе Якты тауларның артына күмелде. Кинәт төшкән шушы тынлык артыннан, — Күрми дә калырсың хәтта, — кич җитәр. Саф-саф таулар меңенче кат ал- дындэ Көрәштә тугры булырга ант итәр. Тиңсез бөеклегенә уйларыңның Бу тынлыкта ирешергә соң ничек? Тирбәлә күк һавасы Карталиның. Күз алдыма килә тирбәлгән бишек. Тайпыла, сулау җиңел булсын өчен, Читчиткә тауларның барлык кыясы. Күренә йөзем чукларыдай кичен Гори — синең яшьлегеңнең оясы. 4. Көзен үттем поездда бу җирләрдән. Крепость шунда күренде бөек булып. Диварлары каралган төтеннәрдән, Гаҗәп төсләр чыккан аңа тутыгып. Голиафка тиң булган зур кул белән Зур таштан кисеп, ясап куйгансыI ман, Крепость, карап кыргый кыя читеннән, Ыргыла күк Лиахви елгасына. Ачыграк күренә ул кич белән, Кичкә таба — иркенрәк сулавы. Эчәрмен мин . бүген тулы уч белән Лиахвидан бәхетне һәм нурларны. Көзнең көчле кыштырдавын мин тынлап, Калмам төсле һич вакытта картаеп. Тау артына төшә кояш акрынлап, Алсу җилкән күк бер якка янтаеп. Белде микән бу крепостьны төзүче Бөек көннәр киләчәген бу якка? Карталиның өсләрендә бер көнне Тау бөркете очты, карап еракка. Халык бәхете крепостен дөньяда Төзеде ул һәм җиңүләр яулады. Көчлз канат җилпүләрен һаман да Хәтерлиләр бу якның чал таулары. Текәп торды гасырларга карашын, Күңеле сизеп Грузия-ананың, Карталиның өзәнендә туасын Бөек эшләр башкарачак баланын.

Ә. Исхак тәрҗемәсе