КАНАТЛЫ БАТЫРЛАР
. Күккә карыйм да мин, горурланам, Күреп анда данын илемнең, Шатланам мин күкне буйсындырган Чорда яшәвемә үземнең. Ватан күге! Син бит океан безгә! Нинди иркен синең колачың! Синдә үсте, синдә канат какты Илне данга күмгән һәр лачын. Җир белән күк аермасы кебек Дигән фикер күптән искерде. Өлгер пропеллерлар көче белән Тоташтырдык күккә без җирне. Шатлыгымнан башым күккә тиде Дигән сүзнең хата түгелен Расладылар безнең очучылар Иңен иңләп Ватан күгенең. Сугыштылар совет лачыннары Күк күкрәтеп, яшен яшьнәтеп, Бомбаларга өстәп җибәрделәр Халык үчен, үлем дәһшәтен. Акладылар алар ышанычны, • Сакладылар Ватан кыясын, Юлбашчыдан бетмәс көч, дәрт алып, Көл иттеләр дошман оясын. Берлин капкасыннан Курильгәчә Данлы һава юлын ачтылар. Тын океанга чыгу юлларының Күкләрендә уяу сакчы бар. Ватаныма дошман керә алмас! Анда тормыш, кояш яктысы. Тын океаннан ерак Балтиккача Сакта тора күкләр сакчысы! 53 А. ТВАРДОВСКИЙ КИЧҮ («Василий Тёркин» исемле поэмадан). Сул якта да текә яр, Уң якта да текә яр. Текә ярлар уртасында Без ясаган кичү бар. Су өстендә бозлар йөзә, Боз өстендә — ярма кар. Берәүләрне дан көтә, Данлы якты көн көтә; Ләкин шундый тагын башка Берәүләрне гүр көтә. Төн караңгы. Тыгызланып Кергән кебек бүлмәгә, Беренче взвод төялде Елгадагы көймәгә. Беренче взвод боз ерып Китте ярдан аерылып. Аннан — икенче, өченче Китте көймәгә тулып. Сал кебек бара көймәләр Бозларга бәрелгәләп. Нечкәрәк, йомшак бозларны Кисәкләргә телгәләп. Мылтыкларын кысып тотып, йөзеп бара егетләр. Безнең егетләр кебек тә, Түгелләр дә кебекләр. Ошамаганнар да төсле, 1 Ошаганнар да төсле Үзебезнең егетләргә. Тагын да җитдиерәкләр, Дуслыклары да көчле... Япь-яшь алар, буйга җиткән Яшь арыслан кебекләр. Өйләнгәнме, буйдакмы бу Кырккан чәчле егетләр. Бара алар ут эченә Мылтык тотып кулларга. Аталары барган кебек Егерменче елларда. Баралар алар юлларның Авырлыкларын күреп, Моннан ике гасыр элек Чакма мылтык тотып барган Рус солдатлары кебек. Егетләрнең күз алдыннан Үлем үтте һәмишә. Бу юлы да шулай читтән Үтәр микән тимичә? * Егетләр кызу ишәләр, Кулларында колгалар. Уңдарак бозлы ташкыннар, Күпренәләр, ургылалар. Уртадагы чонгыллы жир Көймәне зырландыра. Каты ташкын әле сулга, Әле уң якка бора. Елга ярсый, үкерә дулкын, Кая шулай шашадыр? Ә беренче взвод ннде Ярга якынлашадыр?.. Ятлар төне кап-караңгы, Дулкыннар котыралар. Кычкырсаң да ишетмәслек, Хәзер бик ерак алар. 54 А. Твардовский Теге якта калкып тора Карагайлы таусыман, > Җитәргә мөмкин булмаган, Башланмаган карурман. Уң яктагы текә яр Әйтерсеңлә зур дивар. Канлы эзләрен бу төннең Алып китте -дулкыннар. Болай булды: караңгыда Ут хәнҗәре айкалды, Прожектор нуры белән Суны яктыртып алды. Снаряд килеп төште кинәт. Атылдылар күбекләр. Түнтәлеп китте көймәләр, Бик күп иде монда безнең Кырккан чәчле егетләр. * Гомер буе онтылмас бу! /Үчле хисләр бүрттеләр. Безнең япь-яшь шат егетләр Су төбенә киттеләр. Ут эчендә аңламассың Кайда, нәрсә, кем барын. Тиздән тынды бөтен нәрсә — Кичү чыкмады барып. Бер кем әйтә алмый хәзергә, Кем куркак та, кем батыр, Кем анда иң гүзәл егет — Андые да булгандыр! Кичү, кичү. Төн ел кебек. Дулкын ярсый котырып. Тик беренче взвод калды Уң як ярга тотынып. Сул ярдагы сугышчылар Сүз дәшмиләр ул хакта. Гүя гаеп сизгән төсле Калган өчен уң якта. Төннең юк очы — кырые. Төн буена җыелып, Боз белән карга буталган Пычрак ята өелеп. Юл ни әйтсәң дә, юл инде, Арып йөреп походта, Кулны җиң эченә тыгып, Черем итә пехота. Черем итә исни-исни Урман исен, җир исен. Тәмәке һәм нарат исен, Итек исен, тир исен. Бу ярдагылар тын ала Тегеләр, белән бергә. Алар җирне җылыталар Сузылып ятып җиргә. Таң белән ярдәм көтәләр, Бер төрле дә дәртләре юк Кәефне бозарга да. Таң сызыла, ләкин юл юк, Артка да юк, алга да... Алар анда яталар. Бәлки яугандыр карлар. Бәлки аларның битендә Кар эреми торгандыр. Бәлки аларның тәннәре Бөтенләй суынгандыр. Бер үлгәчтен кешеләргә Бер ни түгел бимаза. Гәрчә әле аларга да Старшина паек яза. Старшинабыз паек яза, Китереп бөтен шартларын. Кыр почтасы алып кайта Күптән язган хатларын. Алар язганнардыр аны Тын алганда утырып. Бер берсенең аркасына . Ак кәгазьләрен куеп. Казаннан да, Рязаньнан, Себердән дә, Мәскәүдән Килгән солдатлар алар. Үз бурычларын төгәлләп йоклап яталар алар. Таш шикелле катып калган Баскан эзләре мәгәр. Бер хәбәр дә килми аннан... Ярты бәлә булыр иде, Килсә әгәр бер хәбәр. Төннәр озын, таңнар салкын, Ноябрь көры тора. Ике сугышчы күзәтеп Суга карап утыра. 55 Кичү Төшме, өнме, нәрсә соң бу, Күзгә күренә мәллә? Нәрсә соң бу, керфекләргә Кырау сырына мәллә? * Аңлап булмый бөртек тә, Әллә нәрсә керфектә. Ерактарак күзгә чагыла Әллә нинди бер нокта! Мичкәме ул, бүкәнме, Әллә шундый бүтәнме, Әллә күзне бутый торган Агып барган җилкәнме? —Әллә берәр йөзүчеме, Бу салкынга түзүчеме? —Юкны сөйләмә, егет син, Мондый суга кем соң керсен? —Әйе, суы шактый салкын, Моңа кем дә түзә алмас. Монда тере кеше түгел, Балыклар да йөзә алмас! —Бәлки калкып чыккандыр Кичәгеләрнең берсе?... • Икесе дә тындылар, Авыр булды ахырсы. Шуннан әйтте бер сугышчы: —Юк, анысы мөмкин түгел, Мөмкин түгел, чөнки... корал, Өстендә аның шинель. Калкуы мөмкин түгел! Икесе дә күшеккән — Булсалар да шинельдән. Килде сержант. Җентекләп Карады бинокльдә»: — Тере, тере кеше ул! — Әнә килә боз ярып, Фрицтыр ул? —1 Тёркиндыр! — Диде берсе шаярып. — Тукта, туктагыз, егөтләр, Көймә нигә? — Ник шау-шу! — Рөхсәт итегез төшәргә! — Әй, туганнар, ул бит, бу! Көзге бозларны җимереп, Салкыннарына түзеп, .Нәкъ үзе Василий Тёркин Туп-туры килә йөзеп. Яп-ялангач, мунчадагы Кебек, чыкты ялтырап. Бөтен җирен көзән тартып, Дер-дер килеп, калтырап. ' , Күтәреп алдылар аны, Пима салып бирделәр, Тиз-тиз киендерделәр: — йөгерә алсаң да, алмасаң да —•' Тизтиз йөгер!—диДеләр. Тау астындагы штабта Малайны яткырдылар Караватька. Спирт белән Бөтен тәнен удылар. Шулай итеп уа торгач, Егетебез' телгә килде: — Доктор, эчтән җылытырга Мөмкин булмасмы? — диде. — Әрәм-шәрәм булып бетә Әйбәт нәрсә тирегә! — » Берне салып эчерделәр. Егет яши, терелә. Койкада торып утыра: . — Бөтенесен белдерергә Миңа рөхсәт итегез, Безнең взвод уң як ярда, Исән-сау бөтенебез. Ут белән ярдәм итүне Лейтенант сорый сездән. Аннан аяк-кулны язып, Безнең ут үткән эздән — Дошманны кырып үтәрбез, Кичүне тәэмин итәрбез! — Формасын китереп сөйләде Су йөзеп кире китәргә Тиешле солдат кебек. — Молодец, — диде полковник, — Молодец! Рәхмәт, егет... — Көлемсерәп әйтә Тёркин, Җыйган төсле бар көчен: — Тагын берне салмассызмы, Молодец булган өчен? — Карап торды да полковник Тёркин күзенә туры: » . — Молодецын, молодец та, Күбрәк булыр бер юлы! — •— Нәкъ ике бит юлның очы! — Барган өчен, 'кайткан өчен! Данлы үтү, данлы кичү! Туплар эңгермеңгердә Ата. Изге сугыш бара Түгел дан казаныр өчен, Яшәү өчен киң җирдә. Әхмәт Ерикәй тәрҗемәсе.