ИНЕШ СУЛАРЫ
1946 елның җәе иде... Ай ярым элек башланып киткән корылык, халыкның теңкәсенә тиде. Күптән түгел генә ямь яшел булып үсеп утырган үләннәр саргая башладылар. Кечкенәрәк елгаларның сулары кимеДе. Кайбер чишмәләр хәтта бөтенләй киптеләр. Еш кына көньяктан исеп торган эссе җил урамнарда, юлларда ком бураны туздырды. Кояш кыздыруын арттырган саен авыл халкының кайгысы арта барды. — Игеннәребез көя бит...—диештеләр алар. Чыннан да, язгы дым белән сокланырлык тигез һәм матур булып чыккан бодайлар, солылар, тарылар саргаештылар; әгәр соңгы бер-ике атна эчендә явым-төшем булмаса, алар һичшиксез харап булачаклар иде. Гыйлаҗи агай, игеннәрнең мондый аяныч хәлдә булуына әрнеп, кырдан кайтып килгәндә, олы юлда бер атлы күренде. Карт, кояшта янып беткән кулын, каш өстенә куеп, юлга карады. Аның күзләре үткен иде әле. Башын чайкап килгән атның председатель җигеп йөри торган күк чаптар икәнен ул шунда ук танып алды. Ат чыннан да председатель аты, тик тарантаста председатель түгел, ә бер малай утырган иде. — Әйдә, утыр, Гыйлаҗи абзый, бик алҗыгансың, — дип малай атын туктатты. Гыйлаҗи карт тарантаска утырды. — Каян кайтасын, Мортый энем? — Председатель һарунов абыйны районга илттем. Фронтта алган ярасы ачылган, больницада калдырдылар. — Ни сөйлисең? Гыйлаҗи абзый, борчылып, малайга карады. Малай исә, дилбегә белән атын әйдәп, сызгырып җибәрде һәм кояшта агарып беткән пилоткасын артка этәрде. — Мин главный врач белән сөйләштем, — диде ул, бик белдекле булып күренергә тырышып, — хәле шәп түгел ди. — Эх, кирәкмәс иде. Мондый чакта... — диде карт әкрен генә. Малай аңлап җиткермәде. — Нәрсә кирәкмәс иде, Гыйлажи абзый? Карт, аңа җавап бирмичә, башын иде. Алда шундый кыенлыклар торганда председательнең авырып китүе аны чиксез борчуга төшерде. Ә малайның сөйләшәсе килә иде. — Юл буе, Гыйлаҗи абзый,— диде ул, — карап киләм: бөтен игеннәр сап-сары. Җәй буе яңгыр таммаячак дип сөйлиләр. Дөресме икән? (Карт, күзләрен кыса төшеп, бер генә болыт әсәре дә күренмәгән күккә карап, бик озак сүзсез барды. Аннары, үз-үзенә сөйләнгәндәй, әйтә куйды.- — Әллә нинди уңмаган ел булды инде бу, улым. Бик күптәннән мондый корылыкны күргәнем юк иде. — Ачлык булыр микәнни? — Совет илендә андый хәл булмас, шулай да, яңгыр көтеп тик ятсак, хәлләр бик кыенга килер. Инеш сулары 57 — Соң нишләргә, кирәк, Гыйлаҗи абзый? Син бөтен нәрсәне беләсең бит, өйрәт. — Бер-бер нәрсә чамаларга туры килер. Тик менә председательнең аурып китүе генә... — Ул озак ятмас, Гыйлаҗи абзый. Миңа әйтте, ике көннән дә артык ятмыйм, диде. Бу вакытта алар «йолдыз» колхозына килеп җиткәннәр иде инде. Гыйлаҗи абзый тарантастан төшеп, үз өенә таба юнәлде. Ул, кулларын, аркасына куеп, башын иеп атлый иде. Ә аяк астында, бүтән елларда ямь-яшел каз үләне белән каплана торган урамда, чабата күмелерлек тузан иде. Гыйлаҗи агай өенә кайтып җиткәндә, аның башындагы уе тәмам ачыкланып өлгергән иде. Ул тагын бер мәртәбә кичә күреп сөйләшкән райком секретаренең сүзләрен исенә төшерде: — Яңгыр яумый икән, игеннәргә кирәкле дымны акыл көче' белән булдырырга кирәк, Гыйлаҗи абзый,— диде райком секретаре аңа. Карт үз гомерендә күп җирләр гизгән, күп нәрсәләр күргән, Урта Азиядә дә булган иде. Шуның өс- тенә аның җитез акылы һәм һәрвакыт хәрәкәтчәнлек таләп иткән күңеле бар иде. Тукта әле, бу бик әйбәт фи- • кер ич. Акыл көче белән... Акыл бездә юк түгел. Киңәшләшергә кирәк. Ләкин һаруновның аурып, больницада ятуын исенә төшергәч, бик көйсезләнде. Карт һаруновның кайтканын көтәргә булды һәм, вакытны әрәм итмәс өчен, үзенең планын тормышка ашыру юлларын эзләп, кырларга чыкты, су буйларына төште. Ә ике көннән соң, һаруновның кайтуын ишетеп, аңа чапты. һарунов үзенең бүлмәсендә нидер язып утыра иде. Гыйлаҗи абзыйның килеп керүен күргәч, башын күтәреп, ачык чырай белән: — Ни йомыш, Гыйлаҗи агай? — дип сорау бирде. — Мин кем, һарунов туган, йомыш дисәң йомыш түгел инде ул, киңәш белән килгән идем. Үзеңнең сәламәтлек ничек соң? — Ару гына, Гыйлаҗи абзый. — Ару булса ярый. Ә мин менә игеннәребезне саклап калу турында баш ватып йөргән булам. — Я-я, Гыйлаҗи агай, сөйлә. һарунов бөтенләй үзгәреп китте. Кулындагы яза торган ручкасын куеп, туп-туры Гыйлаҗи агайның агара башлаган түгәрәк сакаллы уйчан йөзенә карады. Халык өстенә ишелеп килә торган бәхетсезлектән котылуның' серле ачкычы шушы карт кулындадыр кебек тоелды аңа. — Инеш суларын басуга борып җибәрсәк ничек булыр икән, һарунов туган? — диде карт әкрен генә. — Инеш суларын? 1 , — Әйе. — Ничек итеп? — Югары тегермән буасын син беләсең бит инде. Әнә шуннан иген басуына кадәр канау казып китерергә дим. Ара ерак * түгел, ике генә чакырым. Олы юлның аскы ягына суны җыю һәм кирәк якка тарату урны ясарбыз. — Тукта, тукта, Гыйлаҗи агай. Бу әйбәт фикер бит, — диде һарунов шатланып. — Тик менә сугаруны ничегрәк көйләп җибәрербез икән? ‘ ,— Суын китереп җиткерә алсак, ансы авыр эш булмас. Басуны түтәлләргә ярырбыз. Түтәлнең ике ягыннан да сузылып киткән тирән буразналар буйлап су җибәрербез. — Ә-һә! Ярый. һарунов, счет төймәләрен арлы- бирле йөретә-йөретә бераз уйланып торды да, Гыйлаҗи абзыйга туры карап, — Ничек уйлыйсың, Гыйлаҗи абзый, алай түтәлләргә су җибәрә башласак, безнең игеннәр тамырда черемәсме соң? Урта Азиядә дөге үстерәләр. Дөге ул, камыш кебек, су эчендә үсә. Ә безнең культуралар суны алай күп яратмыйлар. — Ул турыда, кем, һарунов туган, мин уйладым. Чамасын белеп җибәргәндә зарары булмас. Аннары галим агрономнар белән дә кпңә- 58 Исхак Мнңнебасв шеп карарбыз. Без бит ялгыз утрауда яшәмибез. Киңәш итәр кешеләребез бар. — Әйе, анысы дөрес. Хәзер әйдә, инешкә төшик әле. Алар су буена төштеләр һәм буа янында басып тордылар, һарунов- ның башында хәрби фуражка, өстендә кояшка агара башлаган гимнастерка, күкрәгендә медальләр. Бер аягы аксаганлыктан, кулында әле мәрхүм бабасы йөрткән имән таяк. Гыйлаҗи абзый исә ак күлмәктән, ак алъяпкычтан, башында түбәтәй, кулларын, гадәтенчә аркасына куйган. — Су җитәрме икән? — Минем исәбем буенча җитәргә тиеш. Алар әле бик озак киңәшләшеп торалар, кай җирдән канау казу, кай җирдә су җыю урыны хәзерләү турында уйлашалар. Аннары, тузанлы урам буйлап, яңадан правле- ниегә кайталар. — Кеше акылы һәм тырышлыгы борын-борыннан буш чүлләрдә гөл бакчалары үстергән, — ди Гыйлаҗи абзый, — без дә шундый ук кешеләр бит... — Юк, без шундый ук кешеләр түгел, Гыйлаҗи абзый. Без — совет кешеләре, — дип бүлдерә һарунов. — Әйе, анысы да бар әле. Без колхоз кешеләре шул. Димәк безнең көч зуррак нәрсәләргә дә җитәчәк. * Эшнең башы итеп Гыйлаҗи абзый тегермән буасының өске ягыннан канау казый башлау өчен, уңайлы урын сайлап алды да, шуннан олы юлның аскы ягына кадәр казыклар кагып чыкты. Аннары канауның киңлеген, тирәнлеген һәм суны җыеп торып тарату урынын билгеләгәннән соң, арыш, бодай, солы, бәрәңге кырларын дүрт участокка бүлде. Аныңча, бу участоклар аша берәр канау үткәрелеп, һәрбер канауның югары башы, әлеге суны таратып тору урнына килеп тоташырга тиеш иде. Бу рәвешле планлаштыруны Гыйлаҗи агай, үзенең кешеләре белән, бер көн эчендә тәмамлады. — Без чама тартып,' үзебезчә планлаштырып кайттык, һарунов туган, — диде ул кич белән правле- ниегә кайткач. — Кыскарак тотарга кирәк. Кояш көннәнкөн ныграк кыздыра бит. Правление, тиешле белгечләр белән киңәшеп, Гыйлаҗи абзыйның планын кабул иткәннән соң, бу эшкә җитәкчелек итү эшен дә картның үзенә йөкләде. — Бөтен хикмәте дә хәзер кыска тотуда, — дип һарунов аны яклады.— Бер яктан башлансын, икенче яктан тәмамлана барсын, һәм без аны шулай эшләрбез дә. Иртән колхоз гөр килде. Яшь балалардан һәм авырулардан башкалары барсы да су буена чыктылар. Берәүләр урманнан кирәкле агачлар ташыдылар. Икенчеләр такта ярып, күпер кебек нәрсәләрне ясап кую хәстәрен күрделәр. Өченчеләр, үзәк һәм ярдәмче канауларны казый башладылар, кырларны түтәлләргә аерып, тирән буразналар сыздылар, дамбалар төзеделәр. һәрбер колхозчының бер караңгыдан алып, икенче караңгыга кадәр тырышып эшләве аркасында, тугыз көн дигәндә басуны сугару эшенә яраклаштыру тәмам булды. Беренче мәртәбә сынау үткәрү өчен, Гыйлаҗи агай үзәк канауның буага кушылган урынына барды да, кызу кояш астында көннәр буе авыр эш эшләп арыганлыктанмы, әллә артык дулкынлануданмы, кал- тыранакалтырана арыкны ачып җибәрде. Инеш суы канау буйлап тын гына алга үрмәләде. Ничектер өметле акмады әле ул. Гыйлаҗи агай исә аны, түбән таба да булгач, канауга сыеша алмый ’ургылып агар дип уйлаган иде. Карт тәмам аптырашта калды. — Ничек соң әле бу болай булып чыкты? Исәбемдә ялгыштым микәнни? Ул канаудагы суның теләр-телә- мәс кенә агуына рәнҗү катыш сәерсенү белән карап торды. Инеш сулары 59 Шул арада аның янына, фуражкалы астыннан битенә агып чыккан бөрчекбөрчек тирләрен сөртә-сөртә һарунов килеп җитте. — Саумы, Гыйлаҗи абзый? Нигә хәйран калдың. Күрдеңме нинди .эшне башкардык бит. — Анысын, кем, һарунов туган, үзем дә беләм. Л1енә көтмәгәндә бәла килеп чыкты әле. — Нинди бәла? — Су аз килә. Моның белән генә сугарып булмый. Алар икесе дә тирән уйга чумдылар. Бер аккан суга, бер көеп утырган игеннәргә үкенеч белән карап тордылар. Шул арада канау буена сибелеп, түземсезлек белән суның ургылып агуын көтеп торган халык арасында, «Гыйлаҗиның эше барып чыкмаган, су аз килә, сугарып булмый» дигән сүзләр дә ишетелгәли башлады. 'Чыннан да, бу эшкә Гыйлаҗи агай үзе дә бик аптырашта калды. Тик һаруновның гына күңеле төшмәде. Бу фронтовик егет теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә өйрәнгән иде. — Боекма, Гыйлаҗи абзый,— диде ул ышанычлы тавыш белән,— әнә ул тегермән канавындагы арыкларны басарга кирәк. Юк исә суның яртысы диярлек шуннан ага. Аннары, буаны ярты метр чамасы биегәйтеп, суны күтәрербез. — Дөрес, дөрес, — дип кушылды карт. Тагын кызу эш башланды. Буа өстенә йөк-йөк салам һәм чыбык китереп аударылды. Балчык төялгән тачкалар өзлексез йөреп тордылар. Көрәкләр берберсенә бәрелеп чыңладылар. Кешеләр хәтта үзара да сөйләшмәделәр. Аркалары буйлап аккан тирнең күлмәкләрне борырлык су итүенә дә иопәре китмәде аларның. Алар бер максат, бер теләк белән яндылар. Ниһаять, көн тәмам кичкә авышып, кояшның эсселеге сүрелә башлауга бөтен эш тәмамланды. Су элеккегә караганда яңадан 20-25 сантиметр чамасы өскә күтәрелде. — Сынап карарга!—диде һарунов күлмәк якасын ычкындырып. Әйтерсең, һөҗүмгә хәзерләнергә боерык бирде. Кешеләр шат та, .борчулы да иделәр. Барып чыгармы? Әллә бу юлы да су кешеләр ихтыярына буйсынып агудан баш тартыр микән. Гыйлаҗи агай маңгай сырлары буйлап аккан тирләрен алъяпкычы белән сөртәсөртә арыкны ачты. Буылып торган су кинәт алга ыргылды. — Ага! Ага! — дигән сүзләр яңгырады. Ун көн буена көлүне онытып торган Гыйлаҗи агай да елмаеп куйды. һарунов шатлыгыннан ни эшләргә дә белмичә канау ярларына сыеша алмый аккан су белән бергә алга чапты. Аның артыннан, ура кычкыра-кычкыра, көрәк, сәнәк, балта тоткан колхозчылар йөгерделәр. Иң арттан кулларын аркасына куеп, Гыйлаҗи агай атлады. Бераздан олы юлның аскы ягына җыелып та өлгергән суны Гыйлаҗи агай бодай басуына бара торган канауга кертеп җибәрде. Озакламый, җемелдәп аккан җылы инеш суы, дамбаларны казып утыртылган улаклар аша бодай түтәлләре арасына таралды. • — Димәк, без табигать көченнән өстенрәк булып чыктык. Әнә, әле генә көеп утырган бодайлар өметле дулкынлый башладылар, — диде һарунов, янында җыелып торучы колхозчыларга. һәркем суның күңелле агуын, бодай кырының иркен сулый башлавын зур әсәрләнү белән карап торганда, арадан кемдер: — Гыйлаҗи агайны, Гыйлаҗи агайны моның өчен сикертергә кирәк. Ягез, җәмәгать, томырыйк әле үзен! — дип кычкырды.