Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәби календарь

ЯНКА КУПАЛА Үлүенә 5 ел Белоруссиянең халык җырчысы Янка Купала (И. Д. Луцевич) 1882 елда Вилейск өязе фольварклары- нын берсендә вак арендатор гаиләсендә туа. Ул кече яшьтән белорусе халкының җырларын тыңлап үсә һәм кече яшьтән чын халыкча җырлар чыгара башлый. Самодержавиенең караңгы елларында Купала кара реакциягә кыю рәвештә каршы чыга. Аның шигырьләрендә киләчәккә якты өмет балкый. Купаланың шигърияте — белорусе халкының тормышында тарихи бер чор. Купала — трибун, редактор, сүзлекләр төзүче, Белоруссия һәм Украина Фәннәр Академияләренең академигы, шагыйрь һәм зур галим. Купаланың иҗаты аеруча совет заманында киң колач җәя. Ул тыныч хезмәтне мактап, «Алеся», «Кичә», «Җитен», «Уллар», «Яңа көз», «Тракторчы кыз җырлары» һәм башка бик күп шигырьләрен яза. Ул Белоруссиянең һаман югары күтәрелә барган төзелешләрен җырлый. 1933 елда ул җәй буенча Полесьеның бер совхозында яши һәм шунда аның мәшһүр поэмасы — «Оресса елгасында» ның геройлары туалар. «— Шагыйрьләр үләләр, ә җыр мәңге яши» ди Янка Купала. Бу сүзләрне ул ашуг Сөләйман Стальскийның истәлеге уңае белән әйтә. Купала үзенең иң яхшы җырларын халыклар дуслыгын ныгытуга багышлый. Немец илбасарлары Советлар Союзына һөҗүм иткәч, Янка Купала «Халкым минем, бөек көрәшкә күтәрел!» дип язды. Ул Белорусьның немецлар алдында баш имәячәген белде. Ул безнең җиңүебезгә бик нык ышанды. «Ул сәгать якын инде» дип язды. Я. Купала 1942 нче елда үлде. Ләкин аның исеме, аның җырлары телләрдән төшми. Ул Белоруссия халкына ничек якын булса, шул ук дәрәҗәдә русларга да, грузиннарга да, әрмәннәргә дә, татарларга да һәм башка милләт кешеләренә дә якын булып калды. А. В. АЛЕКСАНДРОВ (Ү1лүенә 1 ел Александр Васильевич Александров совет композиторы хыяллана ала торган иң зур бәхеткә иреште: ул Советлар Союзы Дәүләт Гимны музыкасының авторы булды. Бу гимнның тантаналы сүзләре һәм музыкасы безнең социалистик Ватаныбызның куәтен, совет халыкларының иң авыр сынауларны үткән какшамас дуслыгын чагылдыралар. Әле Советлар Союзы гимнын иҗат иткәнчегә кадәр үк А. В. Александров, талантлы рус композиторы буларак, зур дан казанды, ул тудырган бик күп җырлар совет халкының яратып җырлый торган җырлары булып әверелделәр. Аның Әдәби календарь «Сталин турында кантата»сы киң таралган әсәр. Безнең сугышчылар арасында «Эшелонная» һәм башка хәрби җырлары, маршлары яратылып башкарыла һәм тыңлана. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк А. В. Александров үзенең гаҗәп көчле яңгырашлы «Изге сугыш» дигән җырын язды. А. В. Александровның җырлары үзләренең тамырлары белән халык иҗатының тирәнлегенә китәләр, аның белән нык бәйләнгәннәр һәм шуңа күрә кешеләрнең күңелләрендә тирән эз калдыралар. 1928 нче елда. Александров Совет Армиясенең җыр һәм бию ансамблен төзи. Хәзер аның исеме белән йөртелә торган бу ансамбль бөтен илебездә чиксез зур дан казанды. Александров үзенең ансамбле белән илебезнең барлык почмакларыңда булды, һәр җирдә аны чиксез ярату белән каршы алдылар. Ә 1937 нче елда аның ансамбленең чит илләрдә йөреп кайтуы совет музыка сәнгатенең триумфы булып күкрәде. Шул вакытларда «Руде право» исемле Чех газетасы болай язды: «Бөтен дөнья корал селкеп торган бер вакырта, совет Кызыл Армиясе, ин көчле, иң куәтле армия, Европа буйлап шатлык һәм тынычлык символы булган җыр белән уза». А. В. Александровның ансамбле бөек Ватан сугышы фронтларында бик күп концертлар бирде һәм безнең сугыШчыларны Туган ил өчен яңа җиңүләргә ашкындырды. Ә хәзер бу ансамбль совет кешеләрен Ватаныбызның куәтен тагын да ныгытуга һәм халкыбыз алдында торгап зур бурычларны батырларча үтәргә ашкындыра. И. В. АЙВАЗОВСКИЙ Тууына 130 ел Мәшһүр рус художнигы Иван Константинович Айва-зовский 1817 нче елда Феодосиядә туа. 1833 нче елда Сәнгатьләр Академиясен тәмамлый һәм үзенең иҗади эшенә керешә. «Давыл» һәм «Хаос», «Тугызынчы вал» картиналары аны мәшһүр итәләр. «Черкас пиратларының көймәсе», «Урта_ диңгездә тын вакыт» һәм «Капри атавы» картиналары өчен ул 1843 нче елда Париж күргәзмәсендә бүләк ала. 1847 нче елда Айвазовскийга сәнгать профессоры исеме бирелде. Аның иң көчле әсәрләре — диңгез темасына язылган картиналары. Бу картиналар гаҗәеп оста кул белән эшләнгәннәр һәм стихия характерын искиткеч оста бирәләр. Болардан тыш Айвазовский биб-. лия темаларына «Туфан» һәм «Җир яратылуы» кебек зур композицияләр язды. Айвазовский 1900 нче елда үлде