Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ХРЕСТОМАТИЯНЕҢ УҢЫШЛАРЫ ҺӘМ КАЙБЕР КИМЧЕЛЕКЛӘРЕ

Урта һәм тулы булмаган урта мәктәпләрнең V—VII нче класслары өчен татар телендә әдәби укудан дәреслекхрестоматияләр төзү буенча хәзергәчә күп кенә җйтешсез- лекләр дәвам итеп килде. Бу җитешсезлекләр, нигездә, дәреслекләрдәге әдәби уку материалларының грамматика һәм тел культурасы (сөйдәү һәм язу телен үстерү) элементлары белән бәйләнешсез төстә, текстлар җыентыгы рәвешендә генә бирелүенә кайтып кала иде. Берьяклы гына төзелгән мондый хрестоматияләр, әлбәттә, программа таләпләренә җавап бирә алмадылар һәм әдәби уку дәресләренең тулы сыйфатлы үтәлешенә дә билгеле дәрәҗәдә тискәре йогынты ясадылар. Хәзерге тыныч төзелеш шартларында (мәктәпләребездә уку сыйфатын тиешле югарылыкка күтәрү бурычлары кискен рәвештә алга килеп баскан бер чорда) дәреслекләрне дә программа таләпләренә жавап бирерлек итеп ’яңадан төзү бурычлары кузгатылмыйча кала алмадылар. «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында ВКП(б) Үзәк Комитетының тарихи карары һәм бу уңай белән иптәш Жданов Доклады нигезендә әдәбият укыту программаларын һәм дәреслекләрен яңадан карап чыгу мәсьәләсе тагын Да актуаль бер төс алды. «Әдәбият» (хрестоматия-дәреслек). Vb класс әчеп- Төзүчеләре Я. Агишев, В. Ха. ^исв. 4946 нчы елда VI—VII класслар өчен татар телендә әдәби уку дәреслекхрестоматияләре эшләнс п чыгу фактларын исә югарыда сөйләнгән кимчелекләрне бетерү чараларының башлангыч адымнары итеп санарга кирәк. Әдәби уку дәреслекләрен яңартып төзү буенча эшләнгән кайбер эшләрне күздән кичереп, бу мәсьә- рәләргә карата кайбер фикерләрне уртага кую теләге белән, без биредә VI нчы класс өчен чыгарылган «Әдәбият» хрестоматия-дәреслек турында беркадәр тукталып китәргә кирәк табабыз. Бу дәреслекне төзүдә 1946 нчы елда чыгарылган «Әдәби уку программалары» нигез итеп алынган. Әдәби укудан күздә тотыла торган максат һәм бурычлар авторлар тарафыннан дөрес аңланганнар. Программаның һәр өч бүлегендәге материаллары да (әдәби әсәр текстлары да, тел үстерү күнегүләре дә һәм әдәбият теориясе мәгълүматлары да) органик бәйләнештә тупланганнар һәм алар төп әһәмиятне аерым художестволы әсәрне өйрәнүгә юнәлтү принцибында бирелгәннәр. Мәсәлән, Г. Тукайның автобиографик әсәре «Исемдә калганнар» текстын өйрәнүгә бәйләп, аның планын төзү, шул план буенча шагыйрьнең биографиясен сөйләп бирү бурычы куела. Автобиография, биография һәм архаизм турындагы теоретик мәгълүматлар исә шул ук текстка бәйле рәвештә китереләләр. Бу биремнәр аша укучыларның сөйләү һәм язу телен үстерү, әсәрнең әдәби характерын Тәнкыйть-библиография 106 Һәм стилистик юнәлешен төсмерләтү максат итеп алына. Әдәби материалларның бирелешендәге бу принцип укытучыларны да әдәби әсәр өстендә эшләүнең төрле формалары белән коралландыра. Дәреслек «Ленин яши» һәм «Сталин турында җыр» исемле художествоча оета эшләнгән шигырьләр белән башланып китә. Укучыларга идея-политик тәрбия бирү чарасы буларак та. дәреслекнең художествоча төзелеш орнаментикасы буларак та болар бик урынлы һәм уңышлы сайланганнар. Дәреслеккә программа минимумыннан тыш өстәмә материал рәвешендә кертелгән «Сталин һәм Ворошилов фронтта» өзеген дә шундый ук әһәмиятле тәрбияви материал итеп исәпләргә кирәк. Әдәби уку дәреслек-хрестоматияләрендә тел һәм стиль мәсьәләсе үзәк урынны алып тора. Әдәби уку дәреслеге кайсы класска каратылып төзелсә, шул уку елының тел программасы күләме нигез итеп алынырга һәм дәреслектәге барлык грамматик категорияләр тел программасы күләменә нык рәвештә ярашлы булырга тиешләр. Вер үк класс өчен билгеләнгән грамматика дәреслекләре белән әдәби уку дәреслекләре арасындагы мондый бердәмлек — гармониялелек укытутәрбия эшләренең педагогик һәм методологик таләпләренә гаять уңай җавап бирүчән булалар. Биредә сүз алып барыла торган әдәби уку дәреслеге исә тел һәм стиль ягыннан югарыдагы таләпләрне, нигездә, исәпкә алып төзелгән. Дәреслектәге грамматик категорияләр VI нчы классның грамматика курсы материаллары күләменә яраштырылып бирелгәннәр. Әдәбият теориясе мәгълүматларын әдәби әсәр текстларына бәйләп биргәндә дә һәм биографик белешмәләр төзегәндә дә авторлар бу якны исәпкә алганнар. Мәсәләй, Н. Островский биографиясе бирелешендә һәм композиция бүлеге эшләнешендә без моны ачык күрәбез. Ләкин сш кына очракларда 6v нигез куелыштан читкә тайпылулар күзгә бәрелә. Кайбер материалларда (бигрәк тә автор язмаларында) VI нчы класс өчен авыр аңлаешлы синтаксик әйләнмәләр очрыйлар. Мәсәлән, 57 нче биттә: «...Моннан соңгы елларны Толстой я Ясная Полинада, я Петербургта үткәрә һәм, ахырда, үз тормышыннан канәгатьләнмичә, бөтенесен ташлап, Кавказга, тау халыкларына каршы хәрәкәт итеп торган армиядә офицер булып хезмәт итүче агасы Николай янына китә». (30 сүз). Тагы 85 нче биттә: «Шәһәрдә очраган бер кешедән сорашып йөри торгач, Галиәкбәр, Печән базарыннан ерак түгел, Захаровский урамда (хәзер Насыйри урамы) Казан купецы саналган Кушлавыч Мифти дип йөртелгән (Мифтахетдин Вәли- шин) бер байга йорт хезмәтенә малай булып керә.» (33 сүз). Авторларның уяулыклары җитешеп бетмәү аркасында Казан купецы Кушлавыч Мифти «тарихка кереп калса»да («туй аркасында тунлы булса да»), укучыларыбыз ул кара күләгәне күз алдына китереп ни файда итәрләр икән! Зур күләмле, авыр төзелешле мондый җөмләләр дәреслекнең 108 нче битендә генә дә ике урында очрыйлар. Дәреслекнең лексикасы мәсьәләсе буенча да килешеп җитә алмаслык кайбер моментлар бар. VI нчы класс әдәби уку дәреслегенең лексиконы үзенең билгеле дәрәҗәдә гадилеге, массаның сөйләм теленә якынлыгы ягыннан урта мәктәп дәреслекләре лексиконыннан аерымланып торырга тиеш. Дәреслеккә кертелгән гыйльми, әдәби терминнар һәм башка абстракт төшенчәле лексик материаллар исә шул класс укучыларының интеллектуаль сиземләүләре күтәрә алырлык үлчәүдә генә Тәнкыйть-библиография 107 булырга һәм боларның үстерелү барышында да методик эзлеклелек күзәтелергә тиеш. Ләкин дәреслектә (автор язмаларында да, тәрҗемә һәм оригиналь текстларда да) без укучыларның белем хәзерлеге күтәрә алмаслык авыр гыйльми, әдәби терминнарны, абстракт төшенчәле сөйләм әйләнмәләрен, тарихи атама һәм архаизмнарны еш очратабыз. Л1әсәлән, Н. Островскийга карата Р. Ролланнан түбәндәге цитата китерелә. «... Сез индивидуаль язмышның хыянәтчеллеген, тынычлык юлы белән рухның җиңүенең яхшы тәэсирле, югары биеклеккә мендерүче үрнәге булып калырсыз». (77 нче бит). Бу җөмләне VI нчы класс укучыларының Р. Роллан аңлатырга теләгәнчә төшенә алулары бик шикле. Тагы, «...Швейцариянең җанны рәхәтләндерә торган табигате сихерли» (58 бит), «матди һәм мәгънәви ярдәм» (88 бит), «җәмәгать сәкеләре» (86 бит), «җөрьәт» (106 бит), «гыйфрит» (195 бит), «афәткә дучар» 1(256 бит), «зарбалар», «самими» (261 бит), «мордар» (267 бит), һ. б. шундыйлар дәреслектә һичбер аңлатмасыз, тәрҗемәсез китереләләр. Киләчәктә бу төрдәге лексик материалларны кулланырга туры килә калса, дәреслектә аларның аңлатма исемлеген бирергә кирәк. Дәреслектә әдәбият теориясе мәгълүматлары күп кенә очракларда теге яки бу әдәби әсәр текстына урынлы бәйләнештә китерелгәннәр. Болардан драма, антитеза һәм аллегория төшенчәләре аеруча аңлаешлы тел белән шома яктыртылганнар. Ләкин ирония турындагы теоретик мәгълүмат бик чуалчык эшләнгән. .Таныту бирелешендә конкретлылык аз. Г. Тукайның «Авыл халкына ни җитми?» шигыреннән мисал өчен авыр эчтәлекле өзек алынган. Мондый өзекләрне читтән китереп, укучыларны өстәмә кыенлыклар алдында калдырганчы, дәреслекнең үзендәге әдәби текстлардан гына китерелсә, никадәр гүзәл буласы иде! Сатирага мисал итеп китерелгән «Өч хакыйкать» шигыре тирәсеннән дә авторлар гомуми фразалар белән генә үтеп китәләр. Шигырьнең кайсы строфалары бай образын сатирик гәүдәләндерә икәнен конкрет пәвештә КҮРСӘТМИЛӘР Тасвирлау төшенчәсенә теоретик! аңлатма биргәндә: «Бер үк әсәрдә тасвирлау белән хикәяләү чиратлашып та киләләр» диелә (81 бит). Ләкин хикәяләү нәрсә, аның тасвирлау белән чиратлашып ки^үр ничек була икәнлеге конкрет үрнәкләр белән күрсәтелми. «Катлаулы план» темасы да эшләнеп җитмәгән: конкретлылык, үрнәклелек җитешми. Төп бүлекне табу ничек була? Аны икенче дәрәҗәдәге кисәкләргә ничек аерырга? Боларны аныклау өчен дәреслектә катлаулы планның эшләнеп җиткән үрнәген бирү кирәк иде. Биографик материаллар арасында эчтәлек ягыннан тулы итеп, тәрбия моментларына бай итеп эшләнгәне, һичшиксез, Н. Островский биографиясе. Бу биография дулкынландыргыч югары пафос белән язылган. Ул язучыбызның үз тормышына, үз иҗат эшчәнлегенә тапкыр килердәй күтәренке дәртлелек рухында төзелгән. Ләкин бөек язучының иҗат эшенә керешү уңаенча үз башында туган уйлары, «шәхси хыяллар» турындагы материалны бу урында бирмәскә иде. VI нчы класс укучылары өчен ул бик авыр материал. Шуның өстенә, бөек язучының нинди шартларда һәм нинди омтылышлар җирлегендә язучылыкка керешеп китүе — бу материалдан башка да, мәкаләдә’ җитәрлек дәрәҗәдә яктыртылган. Г. Камал биографиясенең I нче кисәге («бабалар тарихы» өлеше) дәреслеккә бөтенләй урынсыз кертелгән. «Бөек кешеләрнең тормыш юлларын өйрәнү —дөньяда ничек яшәргә, нәрсә өчен көрәшергә кирәк Тәнкыйть-ииблиографня икәнен күрсәтергә тиешүлеге күздә тотылмаган. Монда укучыларны тәрбияләүче моментлар ^кешелекнең югары сыйфатларына — эшкә, көрәшкә рухландыручы юллар һ. б.) юк. Шунлыктан биографиянең 'бу өлеше укучыларны бер ягы белән дә үзенә тарта алырлык түгел. <Ъак ташларга бәрелә-бәрелә шаулап аккан» Кесмәс суының тарихи әһәмияте үзеннән дә кече булуына карамастан, аны тасвирлау өчен генә дә авторлар ярты бит урын бирәләр. Аннары, архив материалы булып кына калган тарихи әһәмиятсез шәхесләр, исемнәр, атама һәм даталар тезелеп китәләр. (Ниндидер Казан сәүдәгәре Мамаевлар, Мас- радагы волостноГг старшина Хәбибуллалар, ФуксоЕский урамындагы Сувор Хәйрулла һәм башкалар.) Болар урнына драматургыбызның үз тормыш юлыннан, үз иҗат эшчәнлегеннән җанлы фактлар, тарихи белешмәләр һәм тәрбияви әһәмиятле моментлар күбрәк бирелсә, яхшырак буласы иде. Дәреслектә эпик-лирик жанрдагы «Хәят апа» шигыре бар. Бу шигырь мәхәббәт романтикасына бизәлеп, катлаулы эпизодик чигенүләр аша язылган. 'Үзе эмоциональ буяуларга да бай гына. Авторлар менә шушы шигъри текст буенча язма эш үткәрергә (эчтәлекне хикәяләп яздырырга) кирәк тапканнар. Бу төрдән язма эшләрне VI нчи класс укучыларына йөкләтү, әлбәттә, урынсыз. (Программаның үзендә дә «язма эш өчен шигъри текстлар алуда бик сак булырга» дигән кисәтү ясала һәм мондый төз язма эшләрне VII нче класстан гына башларга киңәш бирелә.) Дәреслектәге әдәби уку текстларының күләмнәре турында да берничә сүз әйтик: текстларның күбесе нормаль үлчәүдә китерелгәннәр. Кыскартылып алынганнары- ның максат һәм бурычларга ярашулары күздә тотылган. («Шагыйрьнең алтын приискасындаэ, «Хаҗи Морат», «Корыч ничек чыныкты» әсәрләреннән алынган 17-18 б итлек өзекләрне шундыйлардан санарга кирәк.) Тик «Агыйдел»дән өзекләр генә ялыктыргыч, дәрәҗәдә озын итеп, (40 битлек күләмдә) алынганнар. Бу өзекләрдән «Пәке һәм тарак» бүлеге VI нчы класс өчен уңышсыз сайланган. Ул үзенең эчтәлеге, җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы эпизодлары ' буенча ук педагогик таләпләргә җавап бирә алмый. Дәреслектә күзгә чагылган уңышлы яклар һәм характерлы кимчелекләр менә шулардан гыйбарәт.