Логотип Казан Утлары
Повесть

ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ 


Повесть * III . 
Паровоз озын сузып кычкыртты— вагон тәгәрмәчләрен тормозлар кыстылар. Эшелон туктый башлады. — Станца... Берсе шаяртып куйды: — Тезеп киткән без конца... Паровоз, аның артыннан вагон- ‘нар, дөбердәшеп станциягә барып керделәр. — Озак торамы, иптәш командир? ' j — Әз тора, төшмәгез. — Төшмәгез, әй! Төшмәскә диделәр! .J — Төшмәскә-ә!.. Чыгып, бераз саф һава сулап керү турында уйлап барган кызылармеецлар кире борылырга өлгермәделәр, сирена уйнарга тотынды. Әз генә соңрак берничә җирдә өлгер зениткалар телгә килделәр. — Тревога!.. Хәлим бу сүзне алдагы станцияләрдә дә ишеткәләгән иде. Анда да шулай боргы эчпошыргыч елады. Анда да берничә тапкыр атка- пап куйдылар. Шуңар күрә хәзер Хәлимнең бу сүзләргә артык исе китмәде. Җылы вагон, куе тәмәке төтене, селедка исе аны изрәткән һәм ул йоклап китү алдында иде. Ләкин ату биредә алдагы станцияләрдәге шикелле генә булмады. Биредә ату бик кызу булды һәм, әкиятләрдәге дию пәрие шикелле," нәрсәдер бик тиз, оик каты сызгырды. Нәрсәдер бик .каты гөрселдәде. Тагын гөрселдәде. Бусында вагон тәрәзәләре челпәрәмә" килеп коелдылар. Стеналары дерелдәп куйды. Ниндидер көч Хәлимне сәндерәдән кызылармеецлар өстенә алып бәрде. — һавааа!.. Төшәргә!.. — Төшәргә, ди, әй-й!.. Хәлимнең сугыш башыннан бирле телендә йөреп, ниһаять, үз колагы белән                      * Ахыры. Башы .5 нче номерда. 
ишетә алган бомбежка иде бу. Хәлим өчен аның сәндерәдәге беренче секундлары хәтта кызык булып тоелды. Ә кызылармеецлар өстенә атылып барып төшкәч, аларның бәрелеп-сугылып йөри башлаганнарын күргәч, инде әнә теге юл буе төрле көлкеләр сөйләп, бөтен вагонны көлдереп килгән кешенең дә күзләре уйчанланып, йөзе агарып киткәч, Хәлим эшнең уеннан ерак икәнен аңлап алды. — һава-а!.. Төшәргә-ә!. Кызылармеецлар ишеккә ташландылар. Хәлим дә, сәндерәдән үзе белән бергә очып төшкән котомкасын алды да, кайсының култык астыннан, кайсының аяк араларыннан үтеп коридорга дгыкты. Арттан чыккан кешеләр белән этелеп, вагон баскычларына/ аягы да тимичә, каралып бозланган җир өстенә егылып төште. — Ки котомкаңны! йөгер!.. Хәлим каушый-каушый котомкасын киде. — Ә кайда йөгерергә? Хәлим күтәрелеп караганда аңарга йөгерергә кушкан кечкенә солдат юк иде инде. Хәлим берничә секунд, нишләргә белмичә, каушап карап торды. Зур станция иде бу. һәр якта поездлар тезелешеп торалар. Бер туктаусыз паровозлар кычкырышалар. Аларның тавышлары башка

Гарнф Гобэй 
24 
 
 
станцияләрдәге шикелле тыныч түгел. Ниндидер шомлы, куркыныч, җылак... Әнә бик зур паровоз. Ул калын тавышлы, батыр кычкыра; гүя башка паровозлар моның балалары, бу ата һәм ул балаларына курыкмаска куша... Ләкин паровозлар тынмыйлар: — Ууу!.. — У У УУ! — УУУУ!- Караңгы. Яныңнан кем узып киткәнне дә аерырлык түгел. Алты- җиде урында һавага таба нечкә озын ут көлтәләре бөркелә. Ут көлтәләре һавада югалуга, шартлаган тавышлар ишетелә. Бу — зениткалар. Алар станция өстенә җитеп килгән дошман самолетларына аталар. Самолетлар үзләре күренмиләр, аларның ямьсез үкерүләре генә ишетелә. Менә самолет тавышлары бик якыная. Хәлим аларның барсын бер ноктада, үзенең баш өстендә шикелле тоя. Хәлим аларны күзләре белән эзли. Ләкин һичнәрсә күрә алмый. Самолетлар улавы ерагая. Кешеләрнең хафаланып арлы-бирле йөгергәннәре ачыграк ишетелә башлый. Кемдер, кара шинелле кеше, зур паровозга таба йөгерә: — Топкаңны сүндер!—ди ул. Аннан, ялгызы пыш-пыш сулап торган паровозга таба борылып кычкыра: — сүндер топкаңны! Нәрсә син, теге дөньяданмы әллә!!. Кызылармеецлар кайсы кайда йөгерәләр. Нәрсәләрдер күтәреп чабалар. кемнедер сүгәләр, кемнедер орышалар. — Кайда йөгерәләр икән алар, кемне 'орышалар икән, нәрсә ташыйлар икән?.. Хәлимнең дә алар шикелле хафаланасы, йөгерәсе килә. Кемне булса да орышасы килә. Ләкин кемне орышырга, нәрсә ташырга, кайда йөгерергә? Менә тагы, дию пәрие шикелле итеп, һавада нидер улый башлады'. Улау, бик тиз көчәеп, колак барабаннарына хәтле дерелдәтергә тотынды. Бер үк вакытта Хәлим яныннан узып барган кемдер аның җилкәсеннән тотып аска иде: — Ят, малай! — диде ул. Хәлим, карышып, яки ятаргамы- ятмаскамы дип уйланып торырга ярамаганны аңлады. Бу Каюм яки Ибрай кулы түгел, әтинеке дә түгел әле хәтта. Ул, җиргә сыланып, башын рельска терәде. Хәлимне вагон сәндерәсеннән алып 
ташлагандагы шикелле көчле- шартлау тагы ишетелде. Ләкин Хәлим кеше генә түгел„ бала да иде әле. Ул башын әз генә күтәреп, күзләрен як-якка йөртеп алды: — «Бу — бомба инде. Әй төшкәнен карап торырга, — дип куйды. — Ятарга әмер биргән кеше Хәлимнең башына сукты. Әллә тимер белән йнде/бик каты сукты. Ләкин Хәлим бер сүз дә әйтмәде — шулай кирәктер инде...» — Тор!—диде Хәлимгә ятарга- кушкан кеше. Үзе торды да, каршыдагы вагон астына кереп китте. Хәлим аның артыннан ташланды. Кеше, вагон астыннан чыкты да, янәшә юлда торган вагоннйң астына керде, аннан өченчесенә, дүртенчесенә... Хәлим кеше артыннан җитә алмады, аны күзеннән югалтты, «очы-кырые бармы соң бу вагоннарның?» Ниһаять, Хәлим ачыклыкка килеп чыкты, аның алдында вагоннар юк, тау шикелле зур кара әйбер тора иде. Вокзалдыр... Хәлим шунда йөгерергә дип торганда аркасына ниндидер каты әйбер килеп бәрелде. Носилка тоткасы икән... — Кит юлдан, малай!.. Хәлим бер якка тайпылды. Носилканың ике башыннан ике кеше тоткан. Носилкада кеше. Ул бик каты сызлана иде. — Яраланган, — диде Хәлим, носилкадагы кешене кызганып куйды. Шул ук вакытта, аны күрәсе килеп, якын бара башлады. Ләкин арттан килгән икенче бер носилка Хәлимне төртеп екты. Кемдер аның өстеннән атлап үтеп китте. Ул да түгел, зениткалар тагын телгә килделәр. һавада бер-бер 
Замана балалары 
25 
 
 
артлы нечкә-озыича ут көлтәләре күренепкүренеп киттеләр. Дию_ пәрие улаган шикелле гөрселдәү тагы ишетелдек /Хәлим ятарга өл- гермәде. Башын иеп, күзләрен йомды. Менә аның күз аллары яктырып, бите җылынып китте. Хәлим күзләрен ачты. Гөрселдәгән якта кибән чаклы ут күтәрелде. Тирә-як яктырып китте. Хәлим яныннан майга ялтыраган сырган пиджак, сырган чалбар кигән ике хатын-кыз йөгереп узды: — Тидерде, ләгънәт! — Тидерде... — Ах, башы беткере! — Санпоездга бит. — Ну харап итте инде алайса... Хәлим ут кибәненә таба йөгерде. Кибән бик тиз кечерәйде. Ул хәзер, авылда, җилсез караңгы кичтә мунча янган шикелле, тыныч кына яна, ләкин чатнавы ишетелми иде. Якынрак килгәч Хәлим янгын янында кешеләр күрде. Теге хатыннар белеп әйткәннәр икән: бер-бер артлы тезелеп киткән вагоннарның стеналарында кызыл тәре, ә бер вагонның бер башы яна, икенче башыннан һәм янмый торган бик күп вагоннардан носилкалар белән яралы кешеләрне ташыйлар иде. Кешеләрне вагоннардан алып чыгалар да җиргә куялар, тагын икенчеләрен алырга кереп китәләр. Носилкадагы кешеләрнең кайберләре торып, култык таякларына таянып, Хәлим килгән якка таба ашыгаашыга китеп баралар иде. Үзләре торып китүчеләр аз, күбрәге сызланып носилкаларында ята бирәләр. — Зинһар тизрәк алып китегез, — ди берсе күккә ишарәләп, — тагы килә ул монда. Әнә, яктыртып куйды инде... Хәлим күккә күтәрелеп карады. Анда ике урында бик матур булып әкрен генә чайкалып ике ут балкып тора иде. Хәлим, бомбежка икәнен дә. куркыныч икәнен дә онытып, шул утларга сокланып карап торды. — Айяй матур, әй, малайларга күрсәтергә... Ләкин шул чакта ыңгырашкан, сызланган тавышлар ишетеп, күзләрен санпоездга төшерде. Санитарларның аяк куллары ур- нында, әйтерсең, ниндидер машиналар — алар шулай тиз хәрәкәт итәләр.’ Ләкин өлгерә алмыйлар. Санитарлар вагоннардан носилка 
күтәреп, чыккан саен: — Әй, кем бар анда, ярдәм итегез, — дип кычкыралар. — Ничек ярдәм итәргә икән* соң? — Хәлим, каушап . килеп, бер носилканың ике тоткасыннан күтәрде. Ялгыз күтәреп булмый, әлбәттә. Носилкадагы кеше, «өстерә генә, өстерә генә, булмаса» дип өзгәләнә башлады, Хәлим өстерәргә* дип торранда, носилканың икенче башы да күтәрелеп китте. — Тот, улым, — диде носилканы күтәргән кеше. Бу — каеры тун кигән, калын шәл бәйләгән бер әби иде. Ул русчалап тагы нәрсәдер- әйтте. Хәлим анысын аңламады. «Тизрәк» дигәндер инде, әнә тагын самолетлар улый. Әби кузгалуга Хәлим дә аның артыннан атлый башлады. Кеше авыр була икән ул, тиз барып булмады? Мёнә бер самолет баш очыннан гына очып китте. Якыннан очты самолет, Хәлим аны күрде. Кара, зур, самолет иде бу. Айяй, куркыныч була икән якыннан караганда... Хәлим, әби белән носилканы күтәреп, әллә инде унлап поезд юлын аркылы үттеләр. Әнә ап-ак кар ябынган кыр җәелеп ята. Хәлимнәр кырга чыгып, тар сукмак буенча бара башладылар. Бераз баргач аларны шундый ук носилка күтәргән тазатаза ике кеше узып китте? — Тизрәк! Тизрәк, — диделәр алар. Әби аларга сукранган тавыш белән ни диптер җавап .кайтарды. Кешеләр әз генә бардылар да, носилкаларын ‘куеп, киредән станциягә таба йөгерделәр. Анда тагы берничә носилка бар иде. Носилкаларның берсеннән берсенә кызыл* тәреле сумка кигән бер яшь кыз чабып йөри иде. Хәлим белән әби дә носилкаларын шунда китереп куйдылар. Әби, носилкадагы кеше

Гариф Гобәй 
 
 мен өстенә иелеп, нидер сорады. Яралы кеше, зәгыйфь тавыш белән. ни диптер җавап кайтарды. Хәлим, аның кай җире җәрәхәтләнгән икәнен беләсе килеп, баш очына тезләнде. Бәлкем, ул аның өстендәге шинелен, одеялын да ачып карарга батырчылык иткән, булыр иде, әби аны ашыктырды: — Киттек, киттек, улым!, — диде -әби һәм уңын атлаганда уңга, сулын атлаганда сулга янтаеп, ашы- га-ашыга китеп барды. Хәлим аның 'артыннан йөгерде. Хәлим бу билгесез әби белән кырга тагы бер яралыны чыгарып куйды. Носилканың бусы шактый җиңел булды. Әби, кире борылып станциягә кайтканда, соңгы носилкадагы солдатның ике аягы да ’өзелгән икәнен аңлатты. Үзенең, ике бот төбен кулы белән кискән шикелле итеп күрсәтте ул. Хәлим аңлап башын чайкап, телен шапылдатып җавап бирде: — һа — а... Хәлим бу вакытта тәмам арган иде инде. Ул рельсларга әз генә сөртенеп киткәндә дә егыла язып калды. Ләкин, ай, нинди зур эш эшли бит ул! Яралы солдатларны үлемнән коткара!.. Хәлим, аруын -онытырга теләп, өченче носилканың сапларына тотынды. — Көч бар малайда! — диде әби анарга карап елмаеп һәм үзе дә носилканы күтәреп алды. — Айда, милый!.. Алар тагы, рельслар аша атлый- атлый, кырга таба киттеләр. Ә һавада самолетлар туктамадылар. Хәлим беренче баруында аларны күрәсе килеп күккә карый- карый барган иде, хәзер карамады. Бигрәк күңел кайтаргыч уладылар алар баш очында. Берсе баш очыннан гына узып китте. Хәлим аның молотилка бодай көлтәсен кискәндәге шикелле тавышын ишетте һәм җилен дә сизгән шикелле булды. Менә тагы берсе. Самолетның бусы узган чакта фчт, фчт _____________ итеп сызгырып узды. Анысы нәрсәсе икән тагы аның? Әби нидер әйтә- ■әйтә ашыга башлады. Хәлим дә аның артыннан өстерәлде. Алар инде вокзал артына чыктылар. Әнә тагы бер самолет күренде. Бусы бөтенләй Хәлимнәрне күреп килә төсле: ул туп-туры килә һәм бнк яман улый иде. Бу да фчт-фчт итеп узып китте. Тагы әйләнеп килде. Фчт, фчт, фчт... Менә носилканың баш ягы төшеп китте. Әби тезләнде. Сөртенде, , дип уйлады аны Хәлим һәм, носилкасының үз башын да җиргә куеп, әбинең торганын көтте. Ләкин әби тормады. Хәлим аның янына килде. Күзләренә карады. Әбинең күзләре йомылган иде. — Әби, әби!.. Әби җавап бирмәде. Менә аның калын шәле астыннан кан чыгып, чигәсе буенча ага башлады. — Абау, әби үлгән ич!., әби үлгән! — дип кычкырып җибәрде Хәлим. Хәлим беренче мәртәбә кеше үлгәнен күрде. Аңарга куркыныч булып китте. Ул каушап калды. — Нишләтик инде аны, абый? — дип носилкадагы кешегә эндәште Хәлим. Носилкадагы кеше җавап бирмәде. — Әллә инде ул да?.. Юк, исән, әнә ул сызланып куйды. — Әй, әби, әби, сине кешеләр, бомбежкадан куркып качып барганда үлгән, дип уйларлар инде. Әй, әби, әби!.. Хәлим әбинең, бернинди мәҗбүр итүсез үз тормышын куркыныч астына куеп, өч кызылармеецны кабат яраланудан, ә бәлки үлемнән алып калган әбинең, әле суынып та өлгермәгән кулларын носилкадан алды. Хәлим аның кулларын әкрен генә алырга тырышты, ләкин куллар носилканы нык кысып тотканнар иде. Хәлим аларны каерып ычкындырды. Куллары носилкадан ычкынгач, әби йөз түбән авып төште. Хәлим аны чалкан яткырды. «Кеше икәнен күрсеннәр, таптап китмәсеннәр». Нинди әби соң бу? Хәлим шикелле, бәлкем, ул да, тревога булгач, поезддан төшкәндер. Аны бәлкем өендә «әби, тиз кайт, мәми алып кайт» — дип кечкенә кызы

Замана балалары 
27 
 
 
 
көтеп калгандыр... Хәзер кечкенә кыз, бәлкем, тәрәзәнең бозын сулышы белән эретә-эретә, әбисенең кайту юлын күзәтә торгандыр... Самолет тагын очып килде, тагын фчт, фчт_ итте. Инде Хәлим бу фч т-фчтны ң үлем икәнен төшенде һәдГул, әбине калдырып, носилканы өстерәргә кереште. Биредә станциядәге шикелле түгел, аппак кар; шулай да носилканы өстерәү Хәлим өчен бик читен булды. Ул бер җир буе китүгә тирләп чыкты. Тәмам хәлдән тайды. Котомкасын салып, кызылармеецның аяк очына куйды, бишмәтен салып, кызылармеецның өстенә япты. Аннан тагын өстерәргә тотынды. — Ә баягы носилкалар кайда соң? Нигә юлда бер кеше дә юк? Хәлим үзенең башка сукмакка кереп киткәнен аңлап алды. Ләкин зарар юк. Әнә урман. Анда ук җитеп булмас-булуын; ә әнә теге юан чыршы төбенә җитәргә кирәк. Хәлим, актык көчен салып, носилканы шунда өстерәде. Бер этеп, бер өстерәп, бик күп азап чиккәннән соң, чыршы төбенә килеп җитте һәм, тәмам хәле бетеп, карга егылды. Буран икән. Җил. Җил Хәлимнең юка чалбары, юка пиджагы аша бик тиз үтеп керде. Тирләгән тәнен киде. Нарат әйләнәли тиз-тиз йөрергә тотынды. Туңды Хәлим. Юка чалбар, бер кат җәйге пиджак аркылы 1941 нче ел _декабреның рәхимсез җиле бик тиз үтеп керде. Ләкин Хәлим шат 
иде. Ул хәзер, хәтта, үзенең юлы өзелү күңелсез- леген дә онытты. «Син бүген фронт өчен нәрсә эшләдең?» дип, плакаттагы түгел, тере кызылармеец сораса да, күзенә туры карап җавап бирә алыр иде хәзер Хәлим. Хәлим йөрде, йөрде дә, йозрык- лангаи кулларын күкрәк турысында тотып, бер урында йөгереп торды. — Бар да яхшы. Хәзер җылынам мин. Менә бүрё генә килмәсен... Мин агачка да менеп кача алырмын. Ә бу абый?.. Юк, апы ташлап качаммы соң!.. Хәлим, наратка үрмәләп, тирә якны күзәтте. АтРак кыр. Ә Бер якта кара, бик кара урман... Хәлим, пәкесе белән киртли-кирт- < ли, шактый юан бер ботак сындырып алып төште дә, бер ылысны, кәшәкә таяк уйнагандагы шикелле, сугып йөртә башлады. Менә кызылармеец, авыр сызланып, уянып китте: — Пить... Хәлим аның баш очына йөгереп . килде. — Пить! — диде кызылармеец һәм иренен чапылдатып куйды. Хәлим тиз генә алып флягасының пробкасын ачты. Суык суны кызылармеецның иреннәренә китерде. Кызылармеец, ике-өч йотты да, күзләрен ачып карады. Ак, юка куллары белән Хәлимнең аркасыннан сөеп куйды: — Откуда ты, парень? Хәлим тиз генә җавап бирә алмады. Эх, менә шуңарга әйбәтләп җавап бирү өчен генә булса да рус телен белер иде Хәлим. Кызылармеец тагы эндәште: — Татар малаемы әллә син? Хәлим кызылармеецның битенә иелде, аның күзләренә карады. — Әти төсле солдат, — диде Хәлим беренче каравында һәм аның маңлаенда колхоз төзү елларының истәлеге — зур җөйне күреп артына
туңдырды. Җил Хәлимгә әз генә хәл кертеп җибәрде. Хәлим тезләнде. Тезләре белән атлап, авыруның баш очына килде. Авыру инде саташмыйча йоклый иде. Биредә куркыныч юк. Самолет тавышлары ерак ишетелә, тынычланырга да була, ләкин суык. Кызылармеец туңар. Ул бик каты яралыдыр. Кузгалып та карамады, мескен. Ничек итеп җылытырга икән үзен? Эх, ут ягып җибәрергә... Ярамас шул... Хәлим, итекләрен салып' куйды да, чыршы ~~кәүсәсе~буйЛап менеп юТтте^ Айда ул бик күп итеп ылыс сындырды. Төшеп, аларны чыршы i төбенә өйде дә, носилканы шуның өстенә өстерәп менгезде. Тагы менеп ылыслар өзде. Боларын кызылармеецның өстенә япты. Итеген 
Гариф Гобәй 
28 
 
 
чигенде дә ике яңагын тотты: — Абау, абау!.. Әти ич син!.. Миңем әти! — дип елап җибәрде. Ул. аны кочып алмакчы булып, өстенә ташланды. Ярасын авыртты- г рырмын, дип туктап калды. Кызылармеец башын күтәрде. Ул сәерләнеп Хәлимгә' карады. — Әти! Танымыйсыңмы әллә? Мин— Хәлим, синең улың, әти!.. — Саташам ахры, — диде кызылармеец һәм башын мендәренә салды. — Мин кайда? — Юк, әти, син саташмыйсың. Мин — Хәлим. Хәлим мин, әти. Кай җирең ранный булды, әти? Кызылармеец тагын башын күтәрде. Әз генә елмайды да шикелле. Аннан күзләрен йомды. Башын яңадан мендәренә салды. «Әй, дөнья...» диде ул. Хәлим аны хәзер үзе белән сөйләшә башлар дип уйлады. Ләкин кызылармеец сөйләшмәде. Бераз ятты да, саташа башлады. — «Тимә, тимә, якынрак килсен... Инде ат! Менә шулай... Ансы да килсен. Килсен, әшәке!.. Инде ат! Ат!! Ат!!!» Хәлим, әтисенең әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, кабаланып йөрде. Әле флягасының пробкасын алып әтисенең иреннәренә китерде, әле өстен яхшылабрак томалады. Җил каты килеп бәрелгәндә гәүдәсе белән аны ышыклап торды. — Әти, сөйләш әле минем белән, әти!.. Яралы сөйләшмәде. Ул һаман да саташты. Кемнәрнедер атакага өндәде: — За мно-ой!.. — Нишләтим соң мин сине, әти? Үлмәссең микән, әти?.. ой, бик каты ахры җәрәхәтең, әти?.. Әтисе җавап бирмәгәч, як-ягына каранып алды да, таягын, ни өчендер, яралының өстенә.куеп, станциягә таба йөгерде. Килгәпдә бик ерак шикелле тоелган иде, алай ук түгел икән, Хәлим биш-алты минут йөгерүгә станциягә килеп керде. Зениткалар туктаганнар. Станция өстендә самолетлар да уламыйлар. Ялгыз паровозлар арлы-бирле чабышып йөриләр. Баягыма түгел, кыска-кыска гына кычкыртып куялар паровозлар. Ә теге батыр тавышлы бик зур паровоз кара төтеннәрен бөркеп инде китеп тә бара. Менә сирена кычкырта башлады. 
Радиодан өч-дүрт тапкыр нидер әйттеләр. Шунда ук перронда кешеләр күренгәли башладылар. Озак та үтмәде, зур станцияләрдә ; була торган ыгызыгы башланып китте. — Чәнчелдергәннәр үзләрен дә. Поскып яталар, — диде, Хәлим яныннан узып баручы кызылармеецларның берсе. — Летчиклары сикергән булганнар икән, аларын да эләктергәннәр. Хәлим алардан санпоездны сорашты. Кызылармеецларның берсе, караңгылыкка төртеп күрсәтте дә, китеп барды. — 3 нче путьта. Хәлим шунда йөгерде. Хәлим өченче путьтагы товар вагоннарына таба носилка күтәреп баручы кызылармеецларны куып җитте. — Санпоезд шушымы, абый? — Шушы. Сиңа нигә ул? — Анда бер яралы бар. Минем әти. Бик авыр ята... — Кызылармеец түгелмени? — Кызылармеец. Атыш башлангач мин аны бер әби белән илтеп куйган идем. Яна торган поезддан төшергәннәр иде аны. — Ничек фамилиясе? — Зиннәт... Зиннәт Арысланов. — Ә?!. — Зиннәт Арысланов. Кызылармеецның йөзе яктырып китте. Ул алдан барган иптәшенә эндәште: — Әй-й, Арысланов табылды бит! — Кит аннан! Кызылармеецлар тагы да кызуы- рак атлый башладылар. Кулларындагы носилканы тиз генә вагонга менгезеп төштеләр. — Арысланов кайда, егет? — Әйдә, үзем алып барам. — Значит, син безнең замполит улы. Әйбәт, әйбәт... ә син ничек
Замана балалары 
29 
 
 
монда? Ә орденнарын күрдеңме әле син әтиеңнең? Дүртәү, дүрт орден,адл^ДЫйМы? =Т1үртәү. Айя-ай! — Дүртәү шул. Бөркет ул. Анарга тагы бирсәң дә не жалко. Ләкин, аягын гына... сугышта ансыз булмый инде. Җитәбезме әле? — Әнә генә. Хәлимнең әтисе, вагонга алып кереп салгач кына, саташудан туктады. Биредә якты һәм җылы иде. Аның өсләрен ачып җибәрделәр. Санитарлар ярасын чишә башладылар. дарулар алып килделәр. — Ә син җылама, егет. Әтиеңне аны хәзер терелтәбез... Менә Хәлимнең әтисе сискәнеп күзләпен ачты. Башын күтәрде: — Хәлим, — диде ул бу юлы танып. — Әйе, әти... Мин... Хәлим. — Син бугай шул... Ләкин бер дә ышанасым килми... Ә, юк, ышандым инде, — диде ’ Хәлимнең әтисе. Аның күзләренә әз генә җан керде, йөзенә әллә инде кызыллык чыкты, әллә тимер печьтәи төшкән ут яктысы шулай күрсәтте. — Ә син I ничек биредә? —- Мин. әти... Хәлим бу сорауны көткән иде. Аңарда бу сорауга җавап әзер иде инде. «ФЗУ га бара идем дә, йоклап, Казаннан узып киткәнмен...» Хәлим әтисенә шулай димәкче булды. Ләкин бу минутта ул әтисен чиксез ярата иде. Искиткеч якын иде әтисе аңарга бу минутта. Ә яраткан, якын кешегә һич ялганлап булмый... Хәлим дөресен сөйләп бирде. Барысын да сөйләде ул. Бер татар солдаты русларга тәрҗемә итеп торды. Яралы кызылармеецлар Хәлимнең бөтен юл маҗараларын елмаеп, кайбер урында, айяй, диешеп тыңлап тордылар. —1 Да-а... — диде Хәлимнең әтисе, — да... Хәлим артына чигенеп куйды. Яхшыга түгел бу. Бик каты ачуы килгәндә генә әйтә иде ул бу «да» ны. — Да-а. Вредитель син, больше ничего! — ди иде ул корткыч булуы 2 Женеп торган колхозчыга?— этуллин, эшен судка оформить ит? — Да-а, кил әле монда. Төшер әле ыштаныңны, — ди иде ул Хәлим берәрсенең авыз-борынын җимереп кайтса, яки башка 
берәр усаллык эшләсә. Әгәр хәзер дә шулай дисә? Ой, ой!.. Хәлим тагын чигенеп куйды, әтисе аның нәрсәдән курыкка- . нын күреп елмайды: — Тимим... Кил. Кил әле... Ата улын кочагына алды. Аның күзләрендә яшь күренде. Таң атып килгәндә санпоезд тау башында уч төбендәгедәй күренеп торган бер кечкенә шәһәр каршы- сына барып туктады. Зиннәт абзыйны шул шәһәрдәге госпитальгә салдылар. Зиннәт абзый поездда килгәндә аңын җуюдан, шул арада Хәлимнең төшеп калып яңадан фронт ягына китеп баруыннан курыкты. һәм, Хәлимнең гайрәтен чигерү өчен, сугышның дәһшәтләре турында, анда үлемнең күзгә күренеп йөрүе турында, үзенең әле менә кояш баега’нда гына сау- сәламәт кеше булып, секунд эчендә шушы хәлгә килүе турында сөйләп барды. Хәзер дә, яраларын бәйләп, җылы, якты бүлмәгә, йомшак урынга кертеп салгач, Хәлимне чакыртып, аңарга, поездда башлаган сүзен дәвам • итте. Ә Хәлимнең фронтка китү дәртен сүзләр белән генә суыта алмагач, үз яныннан җибәрмәү чарасына кереште. Ул госпиталь начальнигыннан Хәлимне ничек булса да берникадәр вакытка үз янында ^кайдырып торырга рөхсәт сорады. Начальник риза булды. — Ләкин берәр кызыклы эш бирегез инде сез аңарга, иптәш майор, — диде Зиннәт абзый. — Юкса тормас биредә... Атка бик хирыс ул. Ат җигеп йөри торган эш булмасмы икән. — Булыр, — диде начальник. — Кухняга ат белән ипи, күмәч ташыр. Ансы әз булса, йортта башка эшләр дә табылыр. Шул көннән башлап, Хәлим өчен көтелмәгән, шул ук вакытта кы
Гариф Гобои 
30 
 
 
зыклы тормыш башланып китте. Ул, госпитальдә хезмәт итүче* солдатлар белән бергә, ишек алдындагы кечкенә өйдә тора башлады. Ллар белән бергә йоклады. Кичләрен ашап-эчеп яки шашка уйнап утырганда берәр командир керсә, солдатлар белән ул да сикереп торып смирно басты. Ишек яңагында тар гына озынча кәгазь бар. Анда бу өйдә торучыларның исемнәре язылган. Кичә Хәлимнең дә фамилиясен шунда язып куйдылар. Хәлим исемлектән күзләрен алмады. Исемлекне көндез дә берничә кереп карап чыкты. Хәрефләрен тотып- тотып карады: , — Тора... Бозмаганнар... Ә бүген, петлицаларына өчпочмак таккан командир шул исемлеккә карап алды да: — Арысланов, иртәгә син дежурный, — диде. I Хәлим шатлыгыннан кайда барып бәрелергә белмәде. Ул бу турьң да әтисенә дә кереп әйтеп чыкты. Төнлә берничә тапкыр уянып, шул турыда уйланып^ ятты. — Ялгыш ишетмәдем бит инде, Арысланов, диде бит... Теге күн тышлы хәнҗәрне дә тактырырлар I микән?.. Ух, ничек рәхәт!.. Хәлим һәр көн таңнан торып ат жикте. Ашханәдә эшләүче бер ха-< тын белән пекарняга барып, арба тутырып, ипикүмәч алып кайтты. Кайткач атны үзе тугарды, үзе тәрбияләде. Чыгып шәһәр карап йөрде. Үзе турында, әтисе турында, әтисе белән ничек очрашуы турында әйтеп, әнисенә хат язды. Ләкин үзенең госпитальдә икәнен иптәшләренә әйтмәскә кушты. — һә-й-й... барып-барып сугышның эчендә йөрмәгәч, диюләре бар... Сугышның эченә керергә курыккан, диюләре бар... Хәлим өчен госпитальдә ин зур шатлык: шул кадәр күп руслар арасына килеп керү, кешеләрнең барсының да .рус телендә генә сөйләшүләре булды. Колхозда бит бер генә рус та юк иде. Районнан да гел татар вәкилләре киләләр, рус теле укытучысы дәрескә бик сирәк керә; анда да, фәлән сүз русча ничек була, дип сорасаң, кайберсен ниндидер калын китапка карамыйча әйтә алмый торган иде. Ә инде 
райбашкарма комитеты председателе Иван дәдә колхозга берәр эш белән килеп чыгып Хәлимнең әтисе белән чәйгә кайтса, ул көнне Хәлимгә бәйрәм була иде*. Ул әтисенең аның белән сөйләдпсәннәрен тыңлап утыра, күңеленә аеруча ошаган сүзләрне кече якка чыгып язып бара да, Иван дәдә киткәч әтисеннән сораша, ә мәктәпкә баргач иптәшләренә сөйләп мактана иде. — Айга-елга бер була иде андый бәйрәм колхозда. Ә биредә көн саен!.. Рус теле өйрәнүдә Хәлимгә госпитальнең повары Алексей дәдә бик күп ярдәм итте. Хәлим аның янына көн саен пекарнядан кайткач та керде. Чандыр буйлы, һәрвакыт шат йөзле повар аны көлемсерәп каршы алды. Ул, Хәлимнең русча өйрәнергә теләге зур икәнне күргәч, кухнядагы һәм бик тирән баз шикелле дүрт почмаклы ишек алдындагы әйберләргә тәрәзә аша күрсәтеп, русча исемнәрен әйтте: — Ножь, — диде ул, киң йөзле зур пычакны бугазы өстендә йөртеп. Аннан бик киң йөзле балтаны алды да, башын өстәлгә кадәр иеп, борыч төеп торган ярдәмчесенең кызыл муйиына кизәнеп, — топор,— диде. — Топор. — Ишек алдын себереп йөрүче бабайны күрсәтеп: — работник, — диде. — Мин беләм. — Ах, аны беләсең? Ул чагында менә. нәрсә эшлибез без синең белән... Шат йөзле повар шул ук көнне Хәлимгә бик матур, бик күп рәсемле русча китап алып кайтып бирде һәм аркасыннан сөеп куйды. — Мә, Халимушка, укы. Повар Хәлимне яратты. Ул буш вакытларында аңарга үзе турында, сугыш турында сөйләде. Хәлим белмәгән сүзләрне кул хәрәкәтләре белән аңлатты. — Безнең шәһәр границага якын
Замана балалары 
31 
 
 
идо. Сугышның беренче атнасына ук немецлар безнең шәһәрне җир белән тигез итеп яндырып киттеләр. Әтием белән әнием дә шул вакытта һәлак булдылар. Улым бар иде минем, Ваня исемле. Синең шикелле матур иде. Аның да кыйгач кашлары шулай әзрәк бөде- рәләнеп торалар иде. Фашистлар аның өстенә яндыргыч бомба ташлап үтерделәр. Ә хатынымны кол итеп Германиягә алып киттеләр. Минем үчем немецларда синеке ише генә түгел... Эх, кул шундый булмаса... Повар Хәлимгә өч бармагы киселгән сул кулын күрсәтте, һәм, йөрәк ярасын басарга теләгән шикелле, кабаланып газетажурналлар алды да, кызыл почмакка кереп китте: — Син биредә караштыр, Хали- мушка. Мин кешеләр белән политбеседа уздырам... Жә инде, ШУНДЫЙ яхшы кешене ничек яратмыйсың! Ә бер тапкыр, инде Хәлимнең үзенә тәмам ияләшеп җиткәнен күргәч, повар аңарга шундый тәкъдим ясады: — Правдин урнына минем ярдәмчем булып керәсеңме? Ә? Син бик әйбәт повар булырсың. Аннан бит сине гел болай йөртмәсләр. Әтиең терелеп чыгу белән авылыңа кайтарып җибәрүләре бар. Шулай бит? Ә минем янда калсаң, сиңа беркем дә тимәс. Обмундирование алырсың. Приказ буенча кызылармеец итеп үткәрерләр. Хәлим повардан үзенең януын яшермәде: — Фронтка китәсем килә бит минем, Алексей дәдә. — Фронтка китәсең килә? — Повар бик әз генә уйлап торды, аннан әйтте: — Бик яхшы. Приказ буенча кызылармеец булып үткәч, сиңа анда китү җиңел булачак. — Повар шулай диде һәм як-ягына каранып, Хәлимнең колагына иелде, — мин дә китәм бит фронтка. Бергә китәрбез. Ләкин хәзер үк түгел, бераздан. Тик моны хәзергә биредә берәүгә дә белдерергә ярамый. Аңладыңмы? Я, миңа ярдәмче буласыңмы? Хәлим риза булды. Ә кичен повар шул турыда Хәлимнең әтисе белән сөйләште. Зиннәт абзый бер нәрсәне аңламады: — ... Сезнең ярдәмчегез бар бит- — Бар. Ләкин ул миңа ошамый. Бик гамьсез нәрсә. Берничә тапкыр ашны бозды... Аннары, аңарга сугышырга кирәк. — Сугышсын. Ә егеткә иртә әле. \ Ул 
Зиннәт абзыйның колагына I иелде. — Яраттым Мин сезнең егет- ' не. Аны саклап калырга кирәк..- I Зинһар үзегез генә белегез... телен- I дә гел фронт. Әрәм булуы бар. Мин/ менә бигрәк шуның өчен... Зиннәт абзый риза булды. Поварга рәхмәт әйтте. Повар шунда ук госпиталь начальнигына рапорт язды. Зиннәт абзый үзе дә үтенде. Иртән ярдәмче поварны, эшенә салкын карау нәтиҗәсендә ашны бозып пешергәне өчен, эшеннән алу, аның урнына Хәлим Арысланоъны билгеләү турында госпиталь буенча приказ чыкты. Ә иртәгесен Хәлимнең өстендә инде, гәүдәсенә карата зуррак булса да, солдат гимнастеркасы^ чалбар, башында йолдызлы бүрек, аякларында менә дигән солдат итекләре иде- Хәлим ни тырышса да, шатлыгын яшерә алмады. Авызы колакларына җитте. Шат- [ лыктан тәне кьггыкланды. Кухняда / зур казан белән су тора. Эледәй-/ әле шуның өстенә иелеп үзен карады. Өйдә ялгызы калгач, сикерде,! мәтәлчек атынды. — Әх, малайлар күрсә, нәрсә әйтерләр иде икән хәзер!?.. Хәлим урамга чыкты. Ул, гимнастеркасы күренеп торсын өчен, бишмәтен чишеп җибәрде. Теләгенә ирешә бит Хәлим, болай булса! Хәзер инде әтине фронтка озатасы да, поварның, әйдә, Хәли- мушка, җыен, фәлән көнне китәбез, дигәнен генә көтәсе калды! Ул шулай хыяллана-хыялланз урам буйлап китеп барды, һәм... госпитальгә бөтенләй бүтән Хәлим булып, алмашынып кайтты.
Гариф Гобәй 
32 
 
 
 
Эш болан булды. Хәлим көн дә ат белән пекарнядан ипнкүмәч алып кайтканда мәктәп яныннан уза иде. Бер тапкыр шулай узып барганда тәнәфескә чыккан берничә малай Хәлимгә кар ыргытып калдылар. Хәлим авылда булса, әлбәттә, чыбыркысын тотып атыннан сикереп төшәр иде. Бер генә тапкыр да бит әле аның үзен җәберләүчеләргә җавап кайтармый калганы юк. Ләкин хәзер Хәлим атыннан төшмәде. Аңарга ничектер күңелле булып китте. Шау-гөр килеп кар ыргыткан малайлар Хәлимдә авыл истәлекләрен уяттылар. Авыл, авыл!.. Хәлимнәр дә бит шушындый җеб- шек көннәрдә мәктәптән урамга йөгереп чыгалар иде дә, берәр атлы узып барганны күрсәләр, аңарга кар атып шаяралар иде. Узгынчы ачуланса туктыйлар, ачуланмаса, өстен. чанасын кар белән күмгәнче артыннан йөгерәләр иде... Хәлим, өстенә төрле яктан шап-шоп яуган кар йомырыларыннан битен, яшерү өчен, чана башына иелде дә_ _шул туры да уйлады, йптәшлә рен исенә төшерде ул шул чакта. Аңарга ничектер ямансу булып китте. Авылда да инде мәктәпкә җыелып беткәннәрдер. Шаһгәрәй абзый балаларны барлый торгандыр инде хәзер. — Хәлим! — дигәч малайлар әле һаман да «ул юк» дип кычкыралар микән? Әллә инде Шаһгәрәй абзый, башсыз малай, дип мине исемлектән сызып ук ташлады микән? Хәлим хәзер дә, алдында мәктәп күренгәч, шул турыда уйланып барды. Хәзер дә аны тәнәфескә чыккан берничә бала кар йомырысы белән каршы алдылар.- — О-о, из госпиталя... шапка со звездочкой, гимнастерка... эй, с обновкой сто!.. Дуй, ребята!.. Ләкин малайларга озак «дуть» итәргә туры килмәде, алар звонок тавышын ишетеп, мәктәпкә йөгерә башладылар. Ә берсе (андыйлар Хәлимнәр мәктәбендә дә бар иде) көзге чебен шикелле, һич кенә дә туктамады. Ул, иптәшләре мәктәпкә кереп беткәч тә, муенын якасына яшереп барган Хәлимнең башына, өстенә бер туктаусыз кар ыргытты. Әнә ул якын ук килеп җитте. Хәлим аның сулаганын да ишетә башлады, менә ул, арттан килеп җитте дә, Хәлимне аяк чалып екты. Бер зур йомыры әвәләп 
алды да, егылып яткан Хәлимнең битенә бәрде. — У-у... юк инде, монысы артыкка китте. Монысы безнең авылча булмады. Хәлим ярсып сикереп торды. Малай куркып йөгерә башлады. Хәлим малайны куып китте. Куа- куа мәктәп коридорына барып керде. Ләкин, курыккан ярсыганнан тизрәк йөгерә икән, малай тоттырмады. Ишеге ачык калган классларның берсеннән кереп шылды. Хәлим, аның кайсы класска кергәнен күрмичә, ишек төбендә туктап калды, һәм малайны танып калу, ә соңыннан очратып исәп-хисапны өзү өчен класска башын тыгып карады. Кире алды. Класста дәрес башланган иде инде. Укытучы ниндидер кызыклы нәрсә сөйли ахрысы, балалар барсы да, аның авызыннан чыккан һәрбер сүзен йотып барган шикелле, көтеп алалар. Ара-тирә көлемсерәп куялар. Ә кайберләре «Ай-яй» дигән мәгънәдә башларын чайкап торалар иде. Хәлимгә кинәт моңсу булып китте. Ул хәзер мәктәпкә ни өчен кергәнен дә, дошманын да онытты. Бер тапкыр Шаһгәрәй абзый аңарга иске әлифбалардагы, мәктәп эчендәге балаларга кызыгып карап торган хәерче малай рәсемен күрсәткән иде. Хәлимнең исенә кылт итеп шул рәсем төште. Малайлар күрсәләр, шул рәсем белән чагыштырырлар, әнә теге әлифбадагы малай, диярләр төсле тоелды Хәлимгә. Хәлим ишек яныннан китте. Пыяла ишекле икенче бер класста укытучы өстәлендә кызыл, кара, зәңгәр сыекчалар белән тулы озын муенлы түгәрәк пыяла шешәләр күреп туктап калды. Укытучы бер сыекчаны икенчесенә кушкан иде,
f-ujyC'i 

Замана балалары 
 
 
өченче бер төс килеп чыкты. Ә кызыл сыекчаны карага кушкач, сыекча шунда ук бик матур зәңгәр төскә керде. Аннан укытучы, стенадагы әллә нинди хәрефләргә күрсәтә- күрсәтә, нидер сөйләде. Хәлим аның бер сүзен дә аңламады. Ник алай икән? Әнә балалар ничек бирелеп тыңлыйлар. Торып-торып башларын чанкай куялар. Ник соң мин аңламыйм. Хәлимнең исенә бер тапкыр әбисенең: «Надан кеше — сукыр кеше. Күзе бар аның, ә бер нәрсә дә күрми. Күзле багана инде шунда...» дигәне төште. Гүя әбисе хәзер дә авылда ишек алдында тавык-че- бешләргә җим сибә-сибә шулай дип сөйләнеп йөри һәм бу юлы ул ни өчендер Хәлимгә кинаяләп, аңарга карыйкарый сөйли төсле иде. Хәлим уңайсыз хәлдә калган кеше елмаюы белән елмаеп куйды, һәм Зоя дигән, Сталин дигән сүзләрне ишетеп яңадан баягы класс ишеге- t нә килде. — Партизанка Зоя турында сөйли ахры... Укытучы сөйләми, диктант яздыра иде. Такта алдында Хәлимне ча- / лып еккан, зур кар йомырысы белән битенә бәргән малай укытучының кабатлап әйткәнен көтеп тора иде. Зур авызлы, кечкенә кара күзле, шадра, башкаларга караганда кечкенә буйлы бер малай иде бу. Хәлим^ малайны күдүгә^ дерелдәп КУИ' ды. ~Ул~шул минутта такта янына җитәрлек озын куллары булуны теләде. Шул куллары белән малайны тартып алып бугазына ябышасы килде. ЛАенә малай бик матур хәрефләр белән тактага, — Зоя сказала, — дип язып куйды һәм акбурын бора-бора ике нокта төртте. Нәкъ шул чакта якында гына йөрәкне өзеп ала торган иләм- . сез тавыш белән сирена уйнарга 1 тотынды. Кемдер, кайдадыр «Граждане, воздушная тревога, граждане, В03Душная тревога», дип кабатларга тотынды. Берничә бала тиз генә беләкләре11Ә кызыл тәреләр киеп [ алдылар. Әллә кайдан санитар сумкалары китереп чыгардылар. Болар I л .-с.ә.- м G бар да яшен тизлеге белән эшләнде. Укытучы шулай ук тиз генә китапдәфтәрләрен җыя-җыя балаларга дәреснең вакытлыча өзелеп торуы турында белдерде, һәрберсенә бомбоубежищега төшәргә кушты. Менә укытучы әйткәнче үк кузгалган зуррак буйлы бер бала, стенадан матур 
рамалы бик матур итеп эшләнгән Сталин рәсемен алып, чыгып йөгерде. Аның артыннан башкалар да ишеккә ташландылар. Кечкенә буйлы, шадра малай, Хәлимнең дошманы, класста бер үзе калды. — Кереп бәргәләп ташларгамы? Безнең авылда аякны менә болай чалалар аны дияргәме?.. Чү... малай, тревоганы ишеткәч каушап, сүзләрен генә онытып торган ахры, акбурлы кулын күтәрде дә, ике ноктадан соң хәрефләрен куерак итеп, аеруча матур итеп, Сталин дип язып куйды. — Чык, Женя! Тревогадан соң!— дип кычкырды аңарга иң соңгы кеше булып ишектән чыгып баручы укытучы. Ә малай бер дә каушамыйча гына «Сталин...» сүзе янына — Везде с нами, дип язып куйды. Соңгы хәрефе үзенә ошамады ахры, бозып яңадан язды, нокта куйды һәм, язуына канәгатьләнеп карап торды да, ишеккә йөгерде. Язу Хәлимне дә әсир итте: — Ух, нинди матур яза!.. Сүзләре нинди матур!.. Малай, кинәт нәрсәдер исенә төшеп, ишек төбендә туктап торды да, арткы стенага таба йөгерде. J9 борылып килеп ишектән коридорга та шла н га нда^а^йьщ куллары ида Будённыйның гражданнар сугышы дза- кы тында атка атланып төшкән псфгреГьГиде. Хәлимдә малайга карата дошманлык кинәт бетеп китте һәм малай коридорга ташлануга Хәлим дә, ишек артыннан чыгып, аңарга узып китәргә юл бирде һәм. үзендә аңарга карата дошманлык беткәнен, бернинди дә ачу калмаганын аңлатып, ягымлы елмайды. Малай- шикләнеп туктап калды, Буден

Гариф Гобәй 
34 
 
 
 
ный портретын күкрәгенә кыса төште. Хәлим малайны тынычландырырга ашыкты: кулларын чалбар кесәләренә тирән тыгып, стенага таба чигенде ул. — Курыкма, курыкма, тимим инде... Малай эченнән генә көлеп куйды һәм, әле һаман да шикләнгән хәлдә күзләрен Хәлимнән алмыйча, каршы як стенага ышкыла-ышкыла, тышкы ишеккә таба үтә башлады. — Тимим, — дип сузды Хәлим.—; Ай-яй мдтур яздың син. Син Же- нямы? Малай бераз тынычлана төште. Шадраларына кадәр агарган йөзе алсуланып китте. — Женя, — дип җавап бирде ул, — ә син ни исемле? — Хәлим! Хәлим телен шапылдатып куйды. — Айяй матур яздың... Женя да Хәлимгә каршы ниндидер тату сүз әйтмәкче булып авызын ачты. Ләкин, ачулы кычкырган тавыш ишетеп, туктап калды. — Нәрсә, дуслар, сезнең өчен аерым тревога кирәкме әллә? Моны вешалкасын бикләп чыгып баручы, тездән агач аяклы, карт швейцар әйтте һәм, док-док басып, тиз генә ишек алдына чыгып китте. Хәлим картның «тревога»дан башка сүзен аңламады. Инде Хәлимгә тәмам ышанып җиткән малай, шадра битен ямьсезләтеп, фашист дип, бомба дип, һавага күрсәтеп әллә ниләр кычкыракычкыра йөгерә башлады. — Әйдә, йөгер, Халимушка! Хәлим, Женяны куып җитеп, аның белән янәшә йөгереп, ишек алдына чыкты. Икешәр-икешәр булып тезелгән балалар, коридор шикелле тар озын ишек алдының биек стенасына ышыкланаышыклана, кайдадыр йөгерәләр. Аларның яннарыннан, тәртип сакларга өндәп, әрле-бирле укытучылар чабып үтәләр. Балаларның алдап барганнары, улак буйлап аккан су шикелле, кайдадыр түбән төшеп югала баралар иде. Җеня Хәлимне, Хәлим Женяны әйдәп, азаккы саф артыннан килеп җиттеләр һәм алар да, алдагылар шикелле стенага ышыкланып, бер йөгереп, бер туктап бара башладылар. Алда текә баскычлы тирән подвал икән, җитәкләшеп шуннан төшеп киттеләр. Әллә нинди бик тар, караңгы, идәне дә, түшәме дә, стеналары да таш, борма-борма коридорлар аша үттеләр, ниһаять, бик күп балалар җыелып торган! подвалга килеп керделәр. Подвалда юеш ис аңкый. Ут бик тонык яна. Караңгы. Соры стеналардан салкын бәрелеп тора. Шуларның барысы өстенә, йөрәк өзгеч тавыш белән сирена улавы подвал эчен тагы да ямьсезли төшә иде. Балалар үзләре белән класслардан алып төшкән портретларны, плакатларны, кызыл тәреле киндер сумкаларны стеналарга элеп куйдылар. Теге зур малай матур рама- лы матур эшләнгән Сталин портретын түргә, лампочка астына китереп элде. Женя да Будённыйны элеп куйды һәм подвалга бераз ямь кереп китте. Балалар, бераз шаулашып тордылар да, тындылар. Иңнән-иңгә тезелеп киткән, ничек туры килде шулай юнып, кирәгенчә ЫШКЫЛаМЫЙ ЭШЛӘНГӘН ОЗЫН СКӘхМЬЯ- ләргә тезелеп утырдылар, һәрберсе диярлек сумкаларыннан, кесәләреннән, кайсы нәрсә алып ашый башладылар. Хәлимнең очраклы танышы да, сумкасыннан, өстсиә калын итеп бәрәңге сыланган юка гына ипи кисәге алып, бер башын авызына капты. Кинәт туктап, шактый тирән баткан тешләрен ризыктан кире алды. Ипине бәрәнгесе белән урталай сындырды да, бер кисәген Хәлимгә сузды: — Мә, аша, Хәлим. Хәлим алмагач, Женя бәрәңгеле ипине аның куйнына төртте: — Ал инде. — Кирәк түгел, мин госпитальд? ашадым. Балаларның якынрак утырганнары, ишетеп, Хәлимгә борылыг • карадылар. Хәлим икәнен белгәч күңелле шаулаша башладылар. 
Замана балалары 
35 
 
 
— Ә-ә... госпиталь... мил!.. Менә алдагы сафта, сирена үкерүен томалап, балалар җырлап җибәрделәр: По долинам, по взгорьям Шла дивизия вперед... Хәлимнең танышы да, ипи белән бәрәңгесен күз ачып йомганчы ялтыратты да, җырга кушылды: Чтобы с боя взять Приморье Белой армии оплот... Хәлим русча җырлый белмәгәненә уңайсызланды, шул ук вакытта, әз булса да аңлый башлаганына сөенеп, елмаеп куйды. Җыр туктауга кемдер берәү — укытучыдырмы, укучыдырмы — бик каты кычкырып ике өч сүз әйтте. Хәлим аның бер сүзен дә аңламады. Ә Хәлимнең яңа танышы Җеня, әллә кычкыру белән берүк вакытта, әллә инде аннан да алдарак урыныннан сикереп торды һәм, балаларны этә-төртә, кайда идән буйлап, кайда скәмьядән скәмьягә сикереп, ниләрдер кычкыра-кычкыра йөгерергә тотынды. Җеня түргә, чыгышлар ясау өчен биегәйтеп эшләнгән күперчеккә, йөгереп менде. Аны йөгереп үтәм дигәндә кинәт кенә ниндидер сәер шартлау ишетелде. Нәкъ шул чакта Җеня, атларга дип күтәреп алган аягын да баса алмыйча калды, йөрәген тотты да чалкан авып төште. Балалар барсы да диярлек урыннарыннан кузгалып, Җеняга таба ташландылар. Ләкин арадан бер укытучы торып балаларны туктатты. Хәлим бу вакытта Җеняга' шактый якын иде инде. Ул Җеняны аерымачык күреп торды. Аның күзләре йомылган, йөзе куркыныч булып чалшайган, бер яңагын эчтән ахры бая җырга кушылганда йотылып өлгермәгән бәрәңгесе төртеп тора иде. Хәлим Җеняны чын кызгану белән кызганды. Станциядә бомбежка вакытында үзе белән бергә яралылар ташып йөргән, әтисен күтәреп барганда кинәт егылып үлгән әби килде аның күз алдына. «— Җеняга да шул хәл булды микәнни?.. Ник берәү дә йөгермәгәндә син генә йөгердең соң анда, ә?.. Берәрсе Җеняларның өйләренә әнисенә әйтергә китте микән әле? Әгәр кайда торганын белсәм, хәзер, бер нәрсәгә карамыйча, үзем чыгып йөгерер идем. Тукта әле, бу малайлар белә торганнардыр ич... ләкин ничек итеп сорарга икән соң аны?..» Хәлим шулай уйланып торганда, носилка тоткан, билләренә кызыл тәреле 
сумка таккан, җиңнәренә кызыл тәреле чүпрәк теккән зур- зур ике кыз килеп җитеп, Җеня өстенә иелделәр. Кызлар җайлап кына, ләкин гаҗәп бер тизлек белән Җеняның пиджагын салдырдылар, күлмәген дә салдырдылар һәм, сумкаларыннан ярты бүрек кадәр мамык алып, Җеняның күкрәгенә куйдылар да, тиз-тиз, ләкин бик пөхтә итеп, марля белән уратып бәйли башладылар. Кызыл тәреле ап-ак халат кигән бер олы кеше аларга нидер әйтә-әйтә күрсәтеп торды. Менә кызлар Җеня- ның күкрәген урап бетерделәр дә аны сакланып кына носилкага күтәреп салдылар. Җеня носилкага салганда сызланып куйды. — «Ярый, тере икән әле...» Кызлар носилканы әкрен генә күтәреп алдылар да күперчекнең икенче башына китереп куйдылар. Анда кеше озынлыгы бер ящик, ящик өстендә кечкенә генә ак тышлы мендәр тора иде, Җеняны шунда алып салдылар, сакланып кына марлясын сүттеләр, бик тә сакланып кына мамыгын куптарып алдылар. — Әтине ярган күк моны да яралар иТщёГ хәзер* алайса. "ӘҖ Җеня, Җеня... Хәлим алга омтылды. Аны ике ягыннан ике малай тотып туктатты: — Утыр, утыр! Җеняны ярмадылар. Кызлар марляларын төреп сумкаларына салдылар да халыкка таба борылдылар. Чү, бу пи бу!?. Менә Җеня да футбол уйнагандагы тизлек белән ящик өстеннән сикереп төште һәм кызларның урталарына килеп басты. Бу вакыт аның йөзе генә түгел, һербер шадрасына кадәр көлә иде. Бар да.- укытучылар да, укучы
Гариф Гобәй 
36 | 
 
 
лар да шау-гөр килеп кул чабарга тотындылар. Женя сул яңагын төртеп торган бәрәңгесен теле белән каерып алды да тәмләп-тәмләп чәйни башлады. Хәлим, тәмам тынычланып, иркен сулады: — Әй, юри-мари гына икән... Женя, бәрәңгесен чәйни-чәйни, күперчектән сикереп төште; күзләре белән Хәлимне эзләп тапты да көлә-көлә аның янына килеп утырды һәм егылганда чыннан да шешеп чыккан башын Хәлимгә тоттырып күрсәтте. — Авырттымы? — Ю-ук, мин һаман шулай... — Мин, үлдең, дип торам. — Ю-ук... Бу бит сандружина занятиесе... ’ Женя Хәлимгә кесәсеннән берничә түгәрәк кызыл кәгазь алып күрсәтте. Кәгазьләрнең кайсына пулеметная пуля» дип. кайсына «взрывная» дип, «осколок» дип язылган иде. Җеня «картечь» дип язылган бер кызыл кәгазьнең арт ягына лач итеп төкерде дә ботына ябыштырды һәм, күзләрен акайтып, чыраен бозып сызланып куйды. Аннан «винтовочная» дигән бер кәгазьне төкрекләп маңлаена ябыштырды: — Капут! Күзләрен олы кеше шикелле итеп йомды, йөзеннән канын качырды һәм берничә секунд суламый торды. Аннан рәхәтләнеп көлде. Хәлим дә көлде: — Интересна. Кул чабулар туктар-туктамас тагын җыр башланып китте: То не тучи — грозовые облака... Менә, җыр арасында, бая радио буенча мәктәптә сөйләгән тупас тавыш ишетелеп китте. Ләкин бу юлы ул шатлыклы сүзләр әйтте: — Граждане, опасность миновала! Опасность миновала!.. Балалар әз генә кул чабып алдылар. Жыриы дәвам иттсрә-иттерә урыннарыннан кузгалдылар. Хәлим белән Женя да, күптәнге дуслар шикелле, берберсен җитәкләделәр дә беренче булып ишеккә ташландылар. Ләкин ят, караңгы коридорлардан Хәлим тиз бара алмады* абынды, сөртенде. Балаларның җитезрәкләре аларны узып киттеләр. Хәлим алар турында: исән калганнарына шатланып өйләренә йөгерерләр 
инде, дип уйлаган иде. Алай булмады. Подвалдан атылып чыктылар да, килгәндәгечә тәртип белән түгел, ишек алдын тутырып, абзарда озак ятып яшел болынны тансыклаган яшь тайлардай сикер- гәләп, мәктәпкә таба чаптылар. Хәлим Женяны капкага таба өстерәде. — Әйдә, госпитальгә!.. Женя башын чайкап куйды, һәм Хәлимне кулыннан тотып мәктәпкә таба өстерәде. — Әйдә мәктәпкә, без хәзер укыйбыз, хәзер безнең химия була, ух ничек күңелле була! — диде ул һәм мәктәп түбәсенә төртеп күрсәтте. Анда, мәктәп түбәсеннән, тимер баскычлар буйлап, Женяның укытучысы һәм берничә зур класс укучылары төшеп килә иде. — Дружина ПВХО, — диде Женя Хәлимгә, тавышында шулар белән масаю аңлатып һәм дружиначыларның тревога булган саен шунда менүләре турында. Бер вакытны түбәгә бер-бер артлы ике яндыргыч бомба төшкәч, курыкмыйча, иләшәләр белән тиз генә эләктереп алып ишек алдына ыргытулары турында сөйләргә, кул хәрәкәтләре белән аңлатырга тотынды. — Әйдә. алар хәзер безнең зениткаларның фашистларны һавадан ничек бәреп төшергәннәрен сөйлиләр. Хәлим мәктәпкә кермәде. Үзенең хәзер повар ярдәмчесе икәнен әйтеп, эше күп икәнен аңлатып кайтып китте. Хәлим мәктәп яныннан узып барганда берничә тәрәзәсенең пыялалары ватык икәнен күрде һәм берсеннән үрелеп эчкә карады. Бу — Женялар классы иде. Тәрәзәдән бөркелеп җылы һава һәм ниндидер тамак төбен, күзләрне әчеттерә торган тузан чыга
Замана балалары 
37 
 
 
иде. Класста тузан эчендә балалар ыгызыгы килеп йөриләр, түшәмгә күрсәтеп нәрсәдер кычкыралар иде. Хәлим дә, башын күтәреп, түшәмгә карады. Түшәмнең хәтсез бер җиреннән шкатурка кубып төшкән икән. Тузан шуннан коелган икән. /Ченә бая Хәлимнәрне орышкан агач аяклы карт швейцар бер кочак себерке, көрәк, щетка күтәреп керде. Балалар аның кулыннан кайсы нәрсә алып классны җыештыра башладылар. Берничә кыз бала явызларына су тутырып һавага бөркеделәр. ~Су тамчылары тузан бөртекләрен түбәнгә алып төштеләр. Бүлмә эче чистарып китте, ачыграк күренә башлады. Портрет, плакатларны урыннарына элеп куйдылар. Ак алъяпкыч япкан берәү кереп, тәрәзәнең коелган пыялалары урынына фанера такта кага башлады. Хәлим пыяласы исән калган тәрәзәгә килде. Менә мәктәп караучы хатын кереп, юеш чүпрәк белән парта өсләрендәге акшар тузаннарны сөртеп чыкты. Кара такта янына килде, чүпрәген сулады да тактаны сөртә башлады. — Ай, кирәк түгел, Маша түтәй! Парталар арасыннан Женя сикереп чыкты. — Кирәк түгел, — дип кабатлады ул һәм йөгереп килеп тактага сырышкан акшарны әкрен генә авызы белән өрергә тотынды. Өргән саен такта, кар астыннан чыккан кара җир шикелле, үзенең ялтыравыклы кара төсенә керә барды. Женяның моннан берничә генә минут элек язган язуы ачылып килеп чыкты. Женя язуын җентекләп күзеннән кичерде дә тәэсирле итеп укып җибәрде. — Зоя сказала: Сталин везде с нами. Класска әле генә кереп тыңлап торган укытучы Женяның җилкәсенә җиңел генә итеп - кулын куйды: — Молодец, Женичка, утыр, ка- дерлсм, — диде һәм класс дәфтәрен ачып нидер сызгалап куйды. Женя, партасына таба үтеп барышлый, укытучының дәфтәренә үрелеп карады һәм канәгатьләнеп, биш бармагын киң җәеп, кулын югары күтәрде. Укытучы тактага икенче бер баланы чакырды. Ленин сказал: учитесь, учитесь, учитесь. Ленин әйткән... Хәлимнең күз алдына тагы әбисе килде. Ул бу юлы да тавык-чебеш- ләргә җим сибеп йөри һәм Хәлимгә карап ала
ала сөйләнә иде: — Надан кеше — сукыр кеше. Күзе бар аның, әмма ләкин һич нәрсә күрми. Күзле багана инде шунда бер... Хәлимгә тагын уңайсыз булып китте. Тәрәзә яныннан чигенде дә тиз-тиз китеп барды. Мәктәп каршындагы мәйданда пожар машиналары бик күп, ә пожарниклар бомба казып ташлаган тирән чокырны як-якка чәчрәгән балчыклар белән күмеп йөриләр иде. Хәлим чокыр янында туктап тормады, госпитальгә йөгерде. — Әллә ялгыштым микән?.. Әллә теге вакытта райком секретаре дөрес әйтте микән?.. Хәлим, шулай уйлана-у плана, госпиталь ишек алдына кайтып керде. Ишек алдында Хәлим җигә торган карт ат чәчелеп калган яфраклы,* яшел печәннәрне чемченеп йөри, ә табаксавытлар юучы хатынның 5-6 яшьлек малае атның ялына ябышкан да, атланырга тырышып, әле бер, әле икенче аягын күтәрә иде. Башка вакыт булса, бу акыллы, матур малайны Хәлим үзе күтәреп атландырыр һәм берәр җир буе тотып йөртеп килер^иде, ә““хәзёр малаи^я н ы н н ан эту л ы кычкырып узып китте: — Кит, җир корты, хайван яныннан! һәм икенче катка, кухняга йөгереп менде. Повар ачуланмасын тагын... Повар ачуланмады. Әйе, ул нигәдер ачулы иде, кемнедер телгә алып сүгә иде, Хәлим кергәч ачылып китте:
Гариф Гобәй 
38 
 
 
— Ну, помощник, эшкә тотын. Хәлим бишмәтен, бүреген салып чөйгә элде дә ак халат, ак шапка •1ЛЫП киде, һәм, повар кушканнарны үтәп, плита тирәсендә чабып йөри башлады. 
һава тревогасы бу шәһәрдә еш кына булып торды. Күбесенчә алар караңгы кичләрдә булдылар. Ләкин аларның барысы да диярлек тревога көенчә калдылар. Шәһәр читендә, әллә кайда еракта урнашкан безнең зениткалар, җитез истребительләр дошман бомбардировщикларын күбесенчә кире борылырга мәҗбүр иттеләр. Берән-сәрән үтеп кергәннәре безнең җирләрдә үзләренә кабер таптылар. Тик аларның әллә нигә берләре генә тыныч халык өстенә — бала-чагалар, карт- карчыклар өстенә үлем чәчеп киттеләр. һава тревогасы бер тапкыр Хәлим кинода вакытта булды. (Хәлим хәзер кичләрен кинога еш йөри иде, билетка акчаны повар үзенең хезмәт хакыннан өзеп бирә торган иде). Тревога башлануга тамашачылар кино астындагы подвалга йөгерделәр. Ә Хәлим йөгермәде. Бигрәк эчпошыргыч булалар ул подваллар!.. Ләкин тревога башлану белән урамнарда йөрергә ярамый. Хәлим ишек алларыннан, койма башларыннан, капка асларыннан үтеп госпитальгә кайтты. Ярый әле кайтты.- кухняның ишек алдына караган тәрәзәсеннән ут балкыган иде. Хәлим, нишләрен белмичә, ашханәгә йөгереп менде. Кухня ишегенә килде. Ишек һәр кичтәгечә бикле иде. Хәлим, кесәсеннән икенче ачкычны алып, ишекнең йозагын ачты, тиз генә кереп утны сүндерде. Маскировканы корырга тотынды. Ләкин маскировканың җепләре өзелгән иде. Хәлим, ничек туры килде шулай, аның җепләрен ялгады. Маскировканы корды. Утны яндырып торганда повар йөгереп килеп керде. Ул агарынган, каушаган иде. Әллә ничек зураеп, ямьсезләнеп киткән күзләре куркыныч карыйлар иде. Повар кергәч тә әз генә вакыт нишләргә белмичә карап торды да, Хәлимне кочып алып үбә башлады: — Нинди генә рәхмәтләр әйтим икән сиңа, Хәлим, җаным, — диде ул. — Үзеңне дә, мине дә коткардың бит син. Начальник күргәнче торса, икебезне дә хәрап итә иде бит... Хәлим дә каушады. Курыкты ул. Начальник белсә, поварның аңарга «Хәлим 
карарга тиеш иде, карамаган» дип сылтавы бар. Хәлим калтыранырга тотынды. Ә повар инде бераз тынычланган иде. — Ярый. Бу безгә моннан болан сабак булыр, — диде ул. Зинһар яхшы карап йөрик, Хәлим. Тревога булдымы — ишек алдына чыгып карый торган булыйк. — Ярар. — Бусы турында кешеләргә әйтеп тормабыз инде... Начальникка да... — Ярар. — Кара аны, әтиеңә дә әйтергә ярамый... — Ярый. — Әйдә, подвалга төшик, әнә самолет тавышы килә. Хәлимнәр икенче каттан йөгереп ишек алдына төшүгә, усал улап, нәкъ баш очыннан гына самолет узып китте. Ерак та түгел икенчесенең тавышы ишетелде. Повар сүгенеп куйды. Хәлимнең беләгеннән тотыл килә иде — никтер каты итеп кысып алды, һәм Хәлимне подвалга ашыктырды: — Кара аны, үзеңне тыныч тот. Әйтеп сала күрмә. — Ярый. Икенче көнне авыруларга иртәнге ашны ашаткач, повар маскировканың җепләрен шактый юан тасмалар белән алыштырды. — Инде өзелмәс. Инде тыныч йөрергә була, — диде ул тасманы тартып карап. — Я, Хәлимушка, тынычландыңмы инде? — Тынычландым. Ләкин Хәлим шулай дип әйтте генә. Ә үзе һич тә тынычлана алмады. Маскировка вакыйгасы аның
Замана балалары 
39 
 
 
күз алдыннан бер дә китеп тормады. Ул аның күз алдында, әле генә булган шикелле, гәүдәләнеп торды. Әгәр шунда Хәлим килеп кереп утны сүндерергә өлгермәгән булса... уй, уй!.. Никадәр яралы командирның, әтисенең дә, үзенең дә, Алексей дәдәнең дә хәрап булуы мөмкин иде бит!.. Хәлим, караңгы төшә башлаган •саен, маскировканы кереп карады.. Төннәрен тревога була калса, өсте- нә дә киеп тормыйча ишек алдына йөгереп чыгып, кухня тәрәзәсен карады. Маскировканың җебе һаман да җитәрлек нык түгел төсле күренде аңарга. Хәлим маскировкага тагы да юанрак тасма табып такты. Повар көлде: — У-у... әллә инде син ул тасмага мине тотып асмакчы буласыңмы. Күтәрер, мине дә күтәрер... Ләкин куркыныч күзеңә карап килгәндә генә куркыныч була. Ничек кенә булмасын, бара-тора онытыла башлый, көчен югалта, инде ул баштагы шикелле синең йөрәгеңне куырып алмый. Маскировка куркынычы белән дә шулай булды. Айлар үтү белән, гомумән шәһәрдә тревогалар бөтенләй диярлек булмый башлау белән, Хәлим тынычланып китте. Ул тагын буш сәгатьләрендә киноларга йөри башлады. Бөтен күңелен биреп рус теле өйрәнде. Женялар якын гына торалар икән — аларга кереп йөрде. Аның белән бер тапкыр Женяның әтисе эшли торган заводка бардылар. Женяның әтисенә чиста күлмәк- штан илттеләр. Сугыш башланганнан бирле бөтенләй диярлек кайтмыйча эшли икән Женяның әтисе. Снаряд ясый икән ул анда. Ә әнисе фабрикада парашютлар тегә һәм, атна-ун көнгә бер генә кайтып, өй эшләрен карап, керләр юып китә икән. Женя өйдә, кечкенә сеңлесе белән генә тора икән. Мәктәптән кайткач ашарга пешерә, өй эшләрен карый икән. Женяның һәм башка балаларның шундый кыен шартларда шул кадәр тырышып укып йөрүләре Хә-1 лимдә укуга яңа дәрт тудырды, ләкин шушында кадәр килеп җитеп тә фронт күрми китсенмени ул!..? Хәлим фронтка китү турында ичмасам шунда барып сугышчыларга патрон гына булса да ташып йөрү турында хыяллануын дәвам итте. Бер көнне, яралыларга кичке ашны пешереп ашаткач, кухняны бикләп йокларга китәргә торганда 
бу турыда поварның да исенә төшерде: — Кайчан китәбез инде, Алексей дәдә, фронтка? — Озакламыйбыз. Әтиең терелеп чыкканны гына көтәм мин. Ул терелеп чыгуга начальникка рапорт язам. — Әти терелә инде, бер атнадан фронтка да китә алсам кирәк, диде бүген. — Бик әйбәт. Ә ике атнадан без дә синең белән анда булырбыз. — Булырбызмы? — Әлбәттә, әлбәттә. Бар инде, кайтып ят. Иртәгә эш күп булачак. — Ә мин бераз укыйм әле, Алексей дәдә, менә кара, ничек укыйм мин хәзер... Хәлим, куеныннан «Пионерская Правда» алып, кухня өстәленә җәйде, нәкъ шул чакта ай буе ишетелми торган эчпошыргыч тавыш —’ тревога башланды. Повар «яле, яле, ничек укыйсың икән» дип газета өс- тенә иелгән иде, кинәт алмашынып китте. — Ах шәйтан, тагы тотынды, — диде ул һәм сәгатенә карап алды да икенче тавыш белән әйтеп куйды:— һмм... онытып торам икән, бит безнең иртәнге чәйгә шикәр юк. Хәлим маскировканың әз генә ачык калган җирен томалап килде дә буфет ишеген ачты: — Бал бар, Алексей дәдә, менә конфет та бар. — Шикәр кирәк,—диде повар, сәгатеннән күзен алмыйча. — Иртәгә иртән җиденче белән унберенче палаталар өчен какао кайнатабыз. Бер нишләп булмый. Икебезнең беребезгә базага йөгерергә туры килә... — Үзем барырмын, тревога бетсен дә үзем барырмын, — димәкче
Гариф Гобәй 
40 
 
 
булды Хәлим. Ләкин алай дисәң, поварның-. «Ә хәзер барырга куркасың? Их син, герой. Ә үзең фронтка китәм дигән булып йөрисең» диюе бар... Хәлим, газетасын бөтереп тирән чалбар кесәсенә тыкты да, чөйдән пиджагын алды. — Син кайда?.. v — Мин шикәргә, Алексей дәдә... Поварның йөзенә канәгатьләнү билгесе чыкты. Ул Хәлимнең аркасыннан сөеп куйды: — Менә болай булгач, инде мин синең бернинди сугышта да курык- маячагыңа ышандым... Бар, Хәли- мушка, бар. Ләкин... карап кына йөр, фронт күрми калырга туры килмәсен... Хәлим, поварның мактавы белән канатланып, ишектән атылып чыгып китте. Турыдан, койма өсләреннән, капка асларыннан үтеп базага йөгерде. Чү!.. Ул бит завхоздан язу алырга оныткан!.. Хәлим кире борылып госпитальгә йөгерде, һәм, ишек алдына килеп керү белән, аның эче жу итеп китте. Кухня тәрәзәсеннән гадәттәгедән дә яктырак булып ут балкый иде. Хәлимнең маңлаена салкын тир бәреп чыкты. Кинәт аның аякларының хәле китте. — Уй, уй!.. Әнә зениткалар ата да башладылар инде. Димәк бомбардировщиклар якын... — Хәлим, ишек алдын җан-фәрманга йөгереп үтеп, тышкы ишеккә килеп бәрелде. Баскыч буйлап тизтиз өскә, кухняга менә башлады. Аның алдыннан кухняга тагы кемдер ашы- гаашыга менеп бара иде. — Алексей дәдә. Утны сүндерергә менә... — дип уйлады Хәлим. — «Тизрәк булыгыз, зениткалар ата башлады инде» — димәкче булды ул аңар. Ләкин моны аңлату өчен тиз генә русча сүзләр таба алмады. Ул арада кеше икенче катка менеп тә җитте һәм, ишектән кереп, кухня коридорына ташланды. — Маскировкагызны, әйй!!. — Әнекәйгенәм лә!.. Василий бабай ич бу! ПВХО чы! Түбәдән күреп төшкән. Башны бетертә икән инде!.. Начальникка кереп әйтә икән инде!.. — дип уйлады Хәлим. Василий бабай йөгереп килгән уңайга тимер калай белән тышланган авыр ишеккә килеп бәрелде һәм туп шикелле кире атылып китте. Ишек бикле иде. 
Василий бабай, ахры ишекне ватып керү өчен берәр әйбер алыргадыр, кире йөгерә башлады һәм, коридорга кереп килгән Хәлимне күреп, туктап калды: — һәй, син, фәлән-төгән малай! Кайда йөрисең!?. Ачкычың яныңдамы?!. Куркудан аңын җую дәрәҗәсенә җиткән Хәлим Василий бабайга бер сүз белән дә җавап кайтара алмады. Калтыранган куллары белән кесәләреннән ачкычны эзләп табып, йозакны ачты. Ишектән атылып кереп утны сүндерде һәм, тәмам хәлдән таеп, күкрәге белән өстәлгә капланды: — Хәрап кына булдык бит. Василий бабай... Син инде начальникка әйтерсең, Василий бабай... — Хәлим өстәлдән башын күтәргәндә шулай диде. Ләкин бу вакытта Василий бабай кухняда юк иде инде. Хәлим абына-сөртенә тәрәзә төбенә килде: — Нәрсә булган соң тагын бу маскировкасына? Маскировканың теге вакыттагы шикелле тагын тасмасы өзелеп төшкән иде. Хәлим нәрсә уйларга да белмәде. Көн дә тикшереп торды бит Хәлим маскировканың тасмаларын. Әле бая ачык калган җирен томалап чыгып киткәндә дә тартып карады. Нык иде. Әллә теге минем урында эшләгән кызылармеец, Алексей дә- дәгә үч итеп... алай дисәң, ничек керсен ди ул монда? Бу йозакны бит Алексей дәдә ул киткәч әллә кайдан эшләтеп алып кайтты. Аның ачкычын да кеше уйлап чыгара торган түгел. Бер кемгә күрсәтмибез бит без аны?.. Әллә инде Алексей дәдә мине сынар өчен... У, юк, мондый нәрсә белән шаярмыйлар... Әллә инде Алексей дәдә үзе берәр
Замана балалары 
41 
 
 
шундый усал кешеме?., булмас... Хәлим шулай уйлана-уйлана маскировканың тасмасын бәйләргә тотынды. Нәкъ шул чакта коридордан тиз- тиз килгән аяк тавышлары ишетелде. Бу повар иде. Ул, ишекне бәреп керде дә, калтыранган тавыш белән Хәлимгә эндәште: — Хәлим, синме биредә? — Мин. — Тагы өзелгәнмени, Хәлим? — Әйе. — Ах, шәйтан икән... Хәлим поварның тавышында курку, каушау гына түгел, усаллык ноталары да ишетте. Аның күңелендә хәзер соңгы шик өстенлек ала башлады. «Әллә Алексей дәдә үзе берәр шундый усал кешеме?..» Хәлим артына чигенде. — Самолетлар тавышы ишетелми әле, тиз генә тасмасын тагып алыйк, — диде Алексей дядя һәм, капшангалап торды да, включатель- не борды. Кухня эче күзне чагылдырырлык көчле якты белән тулды. Хәлим, башына суктылармыни, ча йкалып куйды. '^^'Ярамый бит... сүндерик, Алексей дәдә. — Мин аны тиз генә тагып алам... Повар маскировка тасмасын тотып нишләргә белми торган Хәлим янына килә башлады. Хәлим куркудан маскировка тасмасын кулыннан төшереп җибәрде. — Ярамый, сүндерик, — дип кабатлады ул. һәм, чигеиә-чигенә килеп, включительно борды. Ут сүнде. Бүлмә көчле уттан соң кап-караң- гы булып калды. Повар секунд тормый тавыштынсыз гына Хәлимгә ташланды. Хәлим, вакытында сизеп алып, бер читкә атылып китте. Повар, бер селтәнүдә килеп җитеп, , включительно борды. Көчле ут як- - тысында Хәлим поварның беренче тапкыр шундый ерткыч күзләрен күрде. Кулында кечкенә генә хәнҗәр, әле күптән түгел генә үз кулы белән чәч китәрерлек итеп кайрап биргән хәнҗәрне күрде. — Телеңне чыгарасы булма! — диде повар тешләрен кыскан хәлдә усал пышылдап һәм, бер селтәнүдә Хәлимне тотып алырга да эшен бетереп ташларга чамалап, әкрен генә килә башлады. 
Хәлим әче тавыш белән кычкырып җибәрде һәм өстәл артына атылып керде. Җебеп торырга ярамый! Әнә шәһәр читендәге зениткалар да ата башладылар. Димәк, үтеп керә алганнар... Аларның тәрәзәдән төшкән утка карап бик тиз килеп җитүләре мөмкин... Никадәр яралы командирны, әтисен дә. үзен дә... Хәлим стенада эленеп торган бакыр су чүмечен алып лампочкага ыргытты, ут сүнде, бер үк вакытта лампочка шартлады, аның китекләре чүмеч белән бергә идәнгә коелып төштеләр. — Ах, син, эт баласы! Хәлим өстәлдә яткан пычакны, повар беренче көн дәрес биргәндә, «ножь» дип күрсәткән киң йөзле пычакны кулына алды. — Килмәгез, мин сездән куркам!— дип кычкыра-кычкыра ишеккә ташланды. Ишек бикле иде. Хәлим тагы әче тавыш белән кычкырып җибәрде һәм плита өстенә сикереп менде. Повар Хәлим артыннан сикерде. Хәлим пычакны поварга ыргытты. Пычак поварның кай җиренәдер килеп бәрелде. Зарары тимәде ахырысы. повар инде идәнгә төшкән Хәлим артыннан сикерде. Хәлим тәрәзәгә ташланды һәм йөгереп килгән уңайга, суга сикергән шикелле, пыялаларны башы белән сөзеп бөтен тавышына кычкыра-кычкыра тәрәзәдән тышка сикерде һәм ишек алдында өелеп торган сай гына кар өстенә килеп төште. Биредә бер секунд та торырга ярамый. Поварның Хәлим өстенә сикереп төшүе бар. Хәлим карга төшеп җитүенә чиста итеп себерелгән таш юлга ыргылды һәм торып йөгерергә омтылды. Ләкин ул тору түгел, тезләнә дә алмады. Әз генә кузгалуга, аягының сызлавына чы
Гариф Гобәй 
42 
 
 
дата алмыйча, салкын ташка авып гөште. Димәк аяк... Ләкин хәзер ул турыда уйлап торырга вакыт юк. Поварның сикереп төшкән уңайга хәнҗәрен Хәлимнең аркасына батыруы бар. Ул чакта бар да бетте... Кем үтергәнне дә белми калачаклар. Алексей дәдәнең чын йөзе ачылмый калачак. Алай гынамы соң, гаепне Хәлим өстенә аударулары мөмкин. Ул чакта бөтен госпиталь: әтисе дә, начальник та, бөтен авыл Хәлимнән нәфрәтләнәчәкләр... Хәлим шуңардан куркып, салкын ташларга ялан куллары белән ябы- шаябыша, шуышырга тотынды. Куллары шуыштылар аның, ә имгәнгән аяклары, тагылган авыр бүрәнәләр шикелле, гәүдәсе артыннан хәрәкәтсез өстерәлделәр. Хәлим сикереп төшкәннән бирле ярдәмгә чакырып бер туктаусыз кычкырды. Ләкин зениткалар шул кадәр тиз һәм күп аттылар, алар Хәлимнең тавышын томаладылар. Аның кычкырганын госпитальдәге яки бомбоубежищедагы кешеләр түгел, түбәдә постта торган ПВХО солдатлары да ишетмәделәр. Хәлим тәрәзә төбеннән биш-алты адым шуышкач, бераз тынычланып артына әйләнеп карады. — Алексей дәдә сикерми әле. Алексей дәдә сикермәде. Ул баскычлар буенча төште дә, стенага ышыкланаышыклана, капкага таба китте. Хәлим дә аны күреп капкага таба борылды, һәм бая үзе чыгып- кереп йөргәндә капка төбендә постта торган кызылармеецның исемен әйтеп кычкыра башлады. — Иван абзый!.. Алексей дәдәне чыгармагыз, Иван абзый!.. Хәлимгә җавап кайтаручы булмады. Хәлим тагы кычкырды. Тагы .җавап кайтаручы булмады. Бу вакытта повар капкага якын иде инде. Иван абзый — мылтыгын коч/ып, кулларын толыбының җиң очларына тыгып капканың юан баганасына .ышыкланып торучы часовой — поварны күрүгә селкенеп куйды. Часовой хәзер йозакны ачачак та поварны чыгарып җибәрәчәк... Хәлим булдыра алган кадәр көчле итеп кычкырып җибәрде. Часовой тагы ишетмәде. Менә повар капка төбенә килеп җитте. Часовой аның каршысына чыкты. 
Кайда барасың, дип сораштыра башлады ахры, озаграк сораштырса гына ярар иде... Ләкин часовой озак сораштырып тормады. Мылтыгын бер кулы белән тотты да икенчесе белән толып чабуын кайтарып чалбар кесәсенә тыгыла башлады. Бар да бетте... Юк, бетмәде. Хәлим кулларына таянды, тезләнде. Әйтерсең ул берьюлы бик күп нечкә инәләргә тезләнде, аяклары шулай каты сызлый башладылар. Хәлим шуңарга да карамыйча аякларына басты һәм бик әче итеп сызгырып җибәрде. Солдат борылып карады. Хәлим кесәсеннән ак яулык чыгарып селкергә тотынды. Ләкин ул аякларына озак басып тора алмады, салкын ташка авып төште һәм әз генә дә тынып тормыйча капкага таба шуыша башлады. — Кем анда? Хәлим часовойны ишетмәде. Хәлим өчен часовойга повар җавап бирде. — Хәлим ул. Мәзәк тә малай инде, шәйтан алсын үзен... мин кухнядан чыккан арада шүрлектән портвейн алып эчкән дә, инде хәзер, күрәсең, аягына да басып тора алмый. Часовой көлеп җибәрде. Повар да кычкырып көлде һәм, капкадан чыгып китәргә ашыгып, кабалана башлады. Ләкин часовой ашыкмады. Ул, — Нәрсә әле сез һава һөҗүме вакытынДа бер туктаусыз кереп чыгып йөрисез? — дип сораштыра башлады. Бу вакытта Хәлим дә капкага якынайды. — Чыгармагыз сез аны... чыгармагыз, — дип кычкырды Хәлим, — чыгармагыз, Иван абзый!

Замана балалары 
 
 
Часовой тагын көлде: — Ә син, исерек баш, бар тизрәк, бомбоубежищега төшеп ят, — диде ул көлә-көлә һәм тирән чалбар кесәсенең төбеннән бер бәйләм ачкыч алды. Хәлимнең- эче жу итеп китте. Хәлим мөмкин кадәр тизрәк шуышырга тотынды. — Ник исерек дисез мине! Мин исерек түгел. Мин кухнядан сикергәндә аякларымны авырттырдым. Алексей дәдә үтерә башлагач сикереп төштем мин кухнядан... — диде ул. Часовой тагы да хозурланыбрак көлеп җибәрде. Бөгелә-бөгелә көлде ул бу юлы. Ай-да малайка... Ай-да Ха- лимушка... Ә повар көлә-көлә тиз генә Хәлим каршысына кийде һәм җитди төскә керде: — Ә син бар, бар, туганкай, кереп ят. Бар, я үзеңне бомба эзләп табар, — диде ул, үгетләгән булып кыйланды. һәм: — әйдә мин сине илтеп куйыйм, дигән булып Хәлимнең беләгеннән тотып алды да, кирегә өстери башлады. — Китегез! Җибәрегез! Хәлим поварның кулын тешләде. Повар түзде, кычкырмады. Ә шулай да кулын Хәлимнән алды. Хәлим бөтен көчен җыеп тезләнде. Аякларына калку өчен дүрт аякланды. Ләкин шуннан артык күтәрелә алмады, авып төште һәм, булдыра алган кадәр көчәнеп, капкага таба өстерәлергә тотынды. Инде өстерәлә алмагач, тәгәрәп бара башлады. — Менә бит ул аракы кешене нишләтә... Әле генә нинди чибәр егет иде... — дип сөйләнә-сөйләнә повар тагын Хәлимне артка өстерәү өчен аның өстенә иелде. Бу вакыт Хәлим зур ачкычны капкадагы зур йозакка тыгып инде бер тапкыр борырга өлгергән часовой янына килеп җитте һәм аның аякларын кочып алды да елап Җибәрде: — Нигә сез миңа ышанмыйсыз? Харап итәсез бит!.. Шпионны качырасыз, 
Иван агай!.. — диде ул кайсын русча, кайсын татарча әйтеп һәм ике сүзнең берендә часовойның, калын, соры, суык итекләренә битен куйды. Часовой йозакны боруыннан туктап, Хәлимгә таба иелде. Исерек малайны күтәреп алып үзенең будкасына кертеп салырга дип иелде ул, һәм аның авыз, борнында, өстерәлеп килгән юлында сузылып калган кан эзен күргәч, тәэсирләнә, каушый калды: — Тукта... тукта... Хәлим часовойны ашыктырды: — Качырасыз... качырасыз... тотып алыгыз, кулын күтәртегез, сез аның, Иван агай!.. Аның наганы бар, Иван агай! — диде Хәлим хәл- сезләнгәннән-хәлсезләнә барып һәм инде часовой Хәлим өстенә иелүгә ачкычны икенче кат үзе борырга өлгергән, капканың чылбыры астыннан чыгып китәргә дип иелгән поварның бер аягына чытырдап ябышты. Повар тагы көлгән булып Хәлимнең кулларын ычкындыру өчен иелде. Шул вакытта Хәлимнең исерек түгеллегенә тәмам ышанып җиткән, повар турында шикләнә калган часовой аның кулыннан тотып алды. — Туктагыз әле... Бер генә минутка... Повар часовойдан көч белән ычкынып, гәүдәсен урамга ыргытты. Ләкин Хәлим аның аягын җибәрмә^. де, поварның гәүдәсе"урамга егыл- ды, аяклары ишек алдында калды. Часовой ачуланып мылтыгын ике кулына тотты һәм штыгын поварның бугазына терәде: — Тукта! һәм поварның чалбар кесәсеннән наганын алырга дип сузылган кулына соры, салкын итеге белән басты: — Тукта! Повар туктады. Өстән, тешли алмый калган котырган эт шикелле усал үкереп, немец бомбардировщигы узып китте*