ТОРМЫШ ҖЫРЫ
Драма, 4 пәрдәдә, пролог һәм эпилог белән 6 картинада КАТНАШУЧЫЛАР
Фаты й м а, яшь хатын. Бригадир. Ф ә р и д, егет. Авыл хуҗалыгы институтының аспиранты. Шәйхулла, карт. Мәргубә, карчык, Шәйхулланың хатыны. Халидә, колхозчы кыз. 3 а к и р, колхоз председателе. Каюм, 15—16 яшьлек малай. Солимә, }Күршс колхо3 хатыН11аР“- Б а с ы й р , Фатыйманың ире. • X ә й р и, Халидәнең сөйгән егете. Г а з и м ә, Колхозчы хатын. Хәдичә, Фатыйманың анасы. Колхозчылар, картлар, яшьләр, хатын- кызлар, фронттан кайткан кешеләр.
ПРОЛОГ
Урман. Тирә-як караңгы. Уртада, агач ботакларыннан ясалган ялгыз җырлап утыра.
Басыйр (җырлый).
.... Шашкын сагыну баса кайчак, гүзәлем, Сине сагынам, Фатыймам, йөрәгем. Сагыну көч бирә, җиңелмәм, Дошманга мәңге бирелмәм. Көт, югалтма мине, теләгем;
Мин исән, Мин үлмәм, Мәхәббәт көчле, диләр үлемнән.
Караңгылык эченнән X ә й р и килен чыга. Маскхалаттан. Хәйри. Басыйр! Басыйр (сикереп тора, җанланып, шатланып). Хәйри?! X ә й р и. Әйе, мин. Басы й р. Исән? (Кочаклашып
күрешәләр.) Ә Ваня2 Петя? X ә й р и. Барыбыз да исән-сау. Б а с-ы й р. Уф. шатландырдың Я. wTrM’bi ничә үлемнән котылдың? Ниләр белән кайттыгыз? Хәйри. Тукта әле, тукта, өлгерерсең. Үзең, үзең ничек соң? Яра нишли? Басы й р. Оныттым инде мин аны. Боевое задание көтәм.
шалаш кырында, Басыйр
Мирсәй Әмнр
2
X ә й р и. Шәп. Димәк, дию пәриләренә каршы без тагы бергәләп көрәшә алабыз? Басы й р. Әлбәттә. Я» сөйлә инде, ниләр алып кайттыгыз? X ә й р и. Өлгерерсең, дим, тукта әле, мин синнән сорап бетермәдем. Әйт әле: нинди җыр җырлап утыра идең син? Басы й р. Җырның нпндие булмый аның. X ә й р и. Юк, тукта әле, минем өчен серле җыр ул. Басы й р. Синең өчен? X ә й р и. Әйе, минем өчен. Басы й р. Анысы гаҗәп. Менә минем өчен чынлап та серле җыр бу. Ә синең өчен серле булуы!... Гаҗәп. X ә й р и. Чынлап та, син бу җырны тулы килеш беләсеңме? Басы й р. Беләм. X ә й р и. Җырла тагын. Басы й р. Ярый, мин аны җырлармын. Тик, башта сине ишетәсем килә. Я, нинди хәбәрләр алып кайттыгыз? 1 X ә й р и. Немецларның авырткан урыннары турында бик күп яна хәбәрләр алып кайттык кайтуын... Басы й р. Соң? Хәйри. Үзебезчә, дөнья бәясенә биргесез материаллар иде. Б а с ы й р. Шуннан, ни булды соң? X ә й р и. Үзебезнең лагерьга кайтып җиткәндә генә бер рус кызы килеп чыкты да... Б а с ы й р. Җә, җә... X ә й р и. Безнең материалларга караганда әһәмиятлерәк хәбәр алып килгән булып чыкты. Б а с ы й р. Ничек алай? Хәйри. Аның белән сөйләшкәч, подполковникның без алып кайтканнарга артык исе китмәде шул. Б а с ы й р. Кем соң ул? Нәрсә сөйләгән соң ул подполковникка? Хәйри. Нәрсәләр сөйләгәндер, барын да белеп бетү безнең эш түгел. Тик шуны беләм: безгә хәзер биредә озак калырга туры киләчәк. Б а с ы й р. Биредә? Хәйри. Әйе, биредә. Дошман тылында. Басы й р. Ни өчен алай дип уйлыйсың? X ә й р н. Без хәзер чолганышта калган часть түгел. Басы й р. Ничек? X ә й р и. Әйе. һәм безнең бурыч та чолганыштан чыгу түгел. Б а с ы й р. Я, я?
X ә й р и. Беләсеңме, ул кыз — партизанка. Үзебезнекеләр ягында булган. Генералдан безгә задание алып килгән. Без хәзер биредә партизаннар белән бергә, дошманның тылында сугышучы часть булып калабыз. Басы й р. Белеп сөйлисеңме? X ә й р и. Шулай аңладым. Басы й р. Шәп була болай булса. Димәк, безнең биредә сугышып яту үзебезнекеләргә дә ишетелгән. Димәк, безгә хәзер үзебезнең авыл белән хат алышырга да мөмкин булачак? X ә й р и. Анысы хәзергә иртәрәк булыр. Безгә һаман да туган илләрне, җанкайларны сагынып җырлау белән генә канәгатьләнергә туры килер әле. Б а с ы й р. Әйе. Ичмасам, шушы авырлыгы булмасын иде. Их! Өч кенә авыз сүздән торган хат алу өчен ниләр генә бирмәс идем мин. «Басыйрым, мин исән, Фатыймаң...» шул сүзләрне генә укый алсам! Аларның Фатыйма кулы белән язылганлыгын күрсәм... Хәйри. Әйе... «Сагынганда айга кара, анда очрашыр күзебез!» Нинди тирән мәгънәле җыр икән ул. Ә мин аны, элек җырлап, мыскыл гына иткәнмен икән. Икебез бер авылда. Күршеләр диярлек. Сагынасың икән, чакырып чыгар да туйганчы сөйләш. Ә мин аңа, үземнең Халидәкәемә, шундый җырлар язып азапланган булам. «Сагынганда айга кара, айда очрашыр күзебез!» имеш... Менә хәзер язар идем мин аңа ул җырны! Б а с ы й р. Әйе. Җырларга гына туры килә шул. Хәйри. Тукта, тукта, теге серле җырны җырла әле син миңа. Б а с ы й р. Синең өчен нинди сере бар соң аның?
Тормыш җыры
3
X ә й р и. Мин аны разведкада чакта бёр авыл яныннан үткәндә ишеттем... Б а с ы й р (гаҗәпләнеп). Ишеттең? Хәйри. Әйе. Бик таныш төсле, шундый йөрәккә якын төсле тоелды. Тик тыңлап торырга вакыт та, мөмкинлек тә юк иде. Берничә сүзен генә ишетеп калдым. Ә монда килсәм, шул ук җырны син җырлап утырасың... Басы й р. Тукта, тукта... чынлап та син аны читтә ишетеп кайттыңмы? X ә й р и. Ишетеп кайтмаган булсам, йөрәгемә кагылмаган булса, сиңа ялынып тормас идем. Басы й р. Димәк, аны җырлыйлар? X ә й р и. Җырламасалар, ишетелмәс иде... Мин дә ишетмәс идем, син дә... Б а с ы й р. Димәк, чынлап та безнең композитор әйткәнчә булып чыгуы мөмкин! X ә й р и. Безнең композитор? Аның эшеме бу? Б а с ы й р. Тыңла алай булса, ҮЛ җырның серен сөйлим мин сиңа. Ул минем җыр. Фатыйманы сагынып җырлап утырганда, Галәви килеп чыкты да, эләктереп алды бит. «Нинди көй бу?» — ди. «Белмим» дим. «Сүзләре?» дн. Үз сүзләрем, дим. Шуннан, беләсеңме, ул нишләде? «Фатыймаңа әйтәсе сүзләреңне ачыграк әйт, ул аларның синең сүзләрең икәнен аңларлык булсын, ди. Мин аны синең Фатыймаңа ишет- терәм» ди. «Ничек?» дим. «Мин аны шундый көйгә салам, ди, ишеткән бер кеше эләктереп алып китәрлек булыр, ди. Җыр өчен дөньяда бер нинди киртә юк. Җыр — диңгезләрне кичә, түбәсе күккә тигән таулар аша чыга! Бернинди дошман сакчылары да, бернинди ут сызыклары да җырга киртә була алмый. Ул, авыздан авызга, йөрәктән-йө- рәккә күчеп, синең Фатыймаңа да, минем Хәдичәгә дә барып ишетелер, ди. Фатыйма аны синең сүзләреңнән таныр, минем Хәдичәм көеннән таныр» — ди... Шуннан мин аны, Фатыймага гына аңлашыла торган сүзләр кыстырып җырладым. Галәви миңа аның көен табышырга булышты. X ә й р и. Ай бу сагыну! Нинди генә хыялларга төшерми адәм баласын! Басы й р. Юк, хыял гына түгел бу хәзер. Аны җырлыйлар. Ул юлда, ул Фатыймага бара! Мин ышанам: ул Фатыймага барып ишетеләчәк! Хәйри. Нәрсәгә таянып ышанасың? Б а с ы й р. Мин Галәвигә дә шундый
сорау биргән идем. Ул миңа әйтте: ышануыма таянам, диде... ышану — үзе зур көч! — диде. Әйе, хәзер мин үзем дә ышанам... Минем хатым аңа барып ирешәчәк. X ә й р и. Хат?! Басы й р. Әйе хат. (Декламировать итә.) Җырга салып хат җибәрәм, Фатыймам! Җыр сөюче дусларым артыннан. Бик ерак-ерак җирләрдән, Ут эчендәге илләрдән — Өзелеп сәлам сиңа картыңнан. Мин исән, Мин үлмәм, Бетмәс көч алам, Туган илемнән. Илем өчен утка керәм, җан алмам... X ә й р и. «Җан алмам?» Б а с ы й р. Әйе «Җан алмам!». Фатыйма аңлый аны... (Дәвам итә.) Илем өчен утка керәм, җан алмам, Янмый чыгам мин янар таулардан. Җаным, бәгърем, синең өчен, Сине үстергән илем өчен Упкыннарга керәм яңадан. Мин үлмим, Җиңелмим, Җиңелә торган Кеше түгел мин. Шашкан сагыну баса кайчак, гүзәлем! Сине сагынам, Фатыймам, йөрәгем. Сагыну көч бирә, җиңелмәм, Дошманга мәңге бирелмәм, Көт, югалтма мине, теләгем; Мин исән, Мин үлмәм, Мәхәббәт көчле, Диләр үлемнән. Хәйри. Әйе, яхшы әйтелгән... Басы й р. Барып җилгәр дисеңме?
Мирсәй Әмир
4
Хэйр и. Әйе. Чынлап та 6v җырның Фатыймага барып җитүенә ышанырга була. Тик, Басыйр дус... Басы й р. Нәрсә «тик»?.. X ә й р и. Җырның барып җитүенә ышанырга була. Үзең әйтмешли, җырны пуля алмый аны. Тик менә син үзеңнең исән калуыңа ничек ышанасың? Җитмәсә шушындый ут эчендә... Басы й р. Тукта. Азагы бар әле, тыңла, хат менә болай бетә:
Кайтмый калсам, туфрак булсам, бәхил бул! Җылак булма. Фатыймам, батыр бул! Туган илдән көч алырсың, Миңа тнң дуслар табырсың, Мин җыр булып сиңа кайтырмын. Үлсәм дә Җиңелмәм, Мәхәббәт көчле Салкын үлемнән. Икәүләшеп көрсенеп куялар. Хәйри. Анысын да уйлагансың икән. Басы й р. Уйламыйча булмый, дус. X ә й р и. Әйе. Эх, шунда минем Халидәкәйгә дә сәлам кыстырган булсаң! Басыйр. Барына да әйтелгән монда, Хәйри дус! (Җырлый. Аңа Хәйри дә кущыла). Шашкан сагыну баса кайчак, гүзәлем! Сине
сагынам, Фатыймам, йөрәгем. Сагыну көч бирә, җиңелмәм, Дошманга мәңге бирелмәм, Кот, югалтма мине, теләгем! Мин исән, Мин үлмәм, Мәхәббәт көчле, Диләр, үлемнән. Кайтмый калсам... Караңгылык эченнән т а- в ы ш: Әй, җырчылар! Сезне подполковник чакыра! Басыйр. Икебезнедәме? Тавыш. Икегезне дә. Басы й р. Кузгалдык. X ә й р и. Беләм. Боевое задание. Басы й р. Димәк, тагын бергәләп! Китәләр. Сәхнә караңгылана. Еракта төнге сугыш шәүләсе. Офыкта шомлы кызгылт яктылык уйный. Урман аша утлы эз калдырып яктырткыч пулялар оча. Тонык кына булып туп тавышлары ишетелә, Еракта җыр тавышы: Илем өчен утка керәм, җан алмам, Янмый чыгам мин янар таулардан. Җаным, бәгърем, синең өчен, Сине үстергән илем өчен... Икенче урыннан икенче тавыш кушыла. Упкыннарга керәм яңадан Мин үлмим, Җиңелмим... Җыр тавышы ерагая, әкрен генә пәрдә ябыла.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
II—иче картина
Урман авызындагы юл чаты. Сул яктагы урманнан чыккач, юл икегә аерыла: берсе сәхнә аркылы уза, икенчесе уңга борыла. Урга планда карт имән агачы. Әрәмәлек артыннан өлгереп килгән арыш басуы башланып китә, ул диңгез кебек еракларга җәелеп, дулкынланып ята һәм күксел тасма булып күренгән ерактагы урманга барып тоташа. Җәйге матур аяз көн. Колхозчылар район үзәгеннән базардан кайталар. Ап-ак калайдан ясалган чиләкләр, савыт-сабалар, яңа чабаталар күгәргән ике хатын — Гали м ә белән Сәлимә сөйләшэ-сөйләшэ узып баралар.
Гали м ә. Узалар бит, Сәлимә ахирәт, алмадылар быел да узалар. Арышларын гына кара. Бигрәк котырган бит. Камыш урманы кебек, дигәндәй... Сәлимә. Узарлар шул, алар бит, безнекеләр кебек, гамьсез йөрмиләр. Галимә. Безнекеләр дә инде анысы, Сәлимә ахирәт, аллага шөкер, дигәндәй, барыбыз да, дигәндәй, кулдан килгәнчә, дигәндәй, тырышабыз. С ә л и м ә. Әле менә базарда гына карап торам: безнең Карга- лыдан сигез ат җигеп килгәннәр. Ә алмалыпыкылар, атлары безнекеннән куп булса да, бердә фар-
Тормыш җыры
сит итмиләр. Әйтәм әле мона кайткач, әйтәәәм, әйтәм. Гали м ә. Әй, аиысы иидс, Сәлимә ахирәт, ачуым да килмәгәе, дигәндәй, кысылам дигәч тә, мондый ике эш арасында да, дигәндәй, буш торган атны да җикмәгәч... Шунда үзебезне дә, дигәндәй, атка утыртып җибәргән булсалар да, туптуры китәр иде, дигәндәй, күкрәк киереп утырып барыр идем әле. Дус бар, дошман бар, дигәндәй, йөрәкләре янып-янып калсын иде. Сәлимә. Җанды ди, җанмыйни. Г а л и м ә. Нигә янмасын! Күрше күлән алдында, дигәндәй, шул ук алмалылар яныннан выжлатып үтеп китсәң... Ә, Сәлимә а-хирәт? Сәлимә. Үтеп киткән чакларыбызда күп булды бит, Галимә ахирәт. Сугыш вакытында фарсит итми торсак та ярар. Менә күр дә тор: уракка хәзерлегебезне тикшерергә килгәндә шуның белән үк бит(эрь ләрләр үзебезне. Әйтәм әле менә кайткач, әйтәәәм, әйтәм... Гали м ә. Нәрсә дип битәрләсеннәр? Төймәне төя итмәсләр, дигәндәй. Сәлимә. Нигә битәрләмәсеннәр. Урыны бар: алар атларын юк- бар йомышка, базарга-мазарга җигеп алҗытмыйлар, эшкә саклыйлар, ял иттерәләр. Ә безнекеләр шуны белми. Ярышкачярышкач инде аны, узарлык итеп ярышырга кирәк, алмалылар бедән ярышу уен түгел ул. Кара син арышларын гына! Кайткач әйтәм әле менә председательгә... әйтәәәм, әйтәм...
Узып китәләр. Г ал имәне ц «дигәндәй, дигәндәй» дигәне, Сәлимәнең «Әйтәм, әйтәм...» дигәне ишетелеп тора. Мәргубә әби чыга. Таякка таянган, кечкенә төенчек тоткан. Мәргубә. Кемнәр булды соң үзләре? Каргалы юлына төштеләр ахыры. (Туктала. Кулларын каш өстенә куеп, арыш басуына карый.) Сөбханалла, машалла, күзем тия күрмәсен. Арышлары бигрәк матур. Безнең авылныкы бугай... Хәере белән бирсен инде. Бәла-казалардан сакласын, һуу! Бераз көтим. Үзе- беТшскеләрдән берәрсе килеп җитәр әле. (Утыра.) 1 Урман эченнән Газимәне ң җырлап килгәне ишетелә, бераздан үзе күренә. Газимә (акрын гына атлап, узып
бара. — Моңлы көйгә җырлый). Ул йөргән җирләрдә дә көннәр болытлы микән, Үлде микән, ранни микән, әллә онытты микән? Мәргубә. Газимә кызым, синме бу? Базардан кайтасыңмыни? Гази м ә. Ай, Мәргубә әби, нихәл? (Туктала.) Мәргубә. Шөкер әле, үзең исән-сау гынамы? Гази м ә. Әллә бер үзе генә инде. Нишләп утырасың болай? Мәргубә. Чәй алып кайтып киләм, чәй. Г а з и м ә, Үзең йончып йермәсән. булмадымыни? Үземә генә әйткән булсаң да, алып кайтып биргән булыр идем. Мәргубә. Үземнең дә бер дөнья күреп *керәсем килде шул. Аллага шөкер, бик матур йөри алам икән әле. Урманнарны, басуларны күргәч, күңелем ачылып китте. Юкка картымны да алып чыкмаганмын дим, хи-хи-хи... Гази м ә. һи, Шәйхулла бабай монда килеп җитә алмас ул. Ат сорарга кирәк иде, карт кешегә. Мәргубә. Яхшысынмадым шул. Менә сугыш беткәч, алла теләсә, улларым кайткач, бер сәхрәгә чыгарбыз әле, насыйп булса... Г а з и м ә. Булыр әле, булыр. Мәргубә. Карале, Газимә кызым, бу безнең авыл басуы шикелле бит? Күптән чыкканым булмагач, белмим дә мәллә? Г а з и м ә. Безнеке, Мәргубә әби, безнеке. Мәргубә. Арышлары бигрәк матур күренә, әйткәндәй, булмасын. Шул сез эшләгән басулармы инде? Г а з и м ә. Безнеке, әби, бу арышлар безнең бригаданыкы.
Мирсәй Әмир
ь
Мәргубә. Кайсы бригада соң син үзен? Г а з и м ә. Фатыйма бригадасы. Мәргубә. Ә ә, Фатыйма! Бик тырыш бала шул. Бик акыллы бала. Газимә. Әйтерлек кенә түгел инде, Мәргубә әби, исән генә булсын. Мәргуб ә. Аның Басыйрыннан да Һаман хәбәр юк шикелле? Г а з и м ә. Юк шул, әби, киткәннән бирле хәбәре юк. Мәргубә. Исән-сау гына булсын инде. Гази м ә. Шулай гына булсын иде инде, әби... Әйдә, бергәләп сөй- ләшә-сөйләшә кайтыйкмы, әллә көтәсеңме? Озакламый Закир абый кайтыр, утыртып алып китәр үзеңне. М ә р г у б ә. Атлый торыйк, кызым, атлый торыйк. Ял иттем инде. Юлы да бик матур. Әйдә. (Тора. Китәләр.)
Сәхнәгә җырлый-җырлый печәннән кайтучы яшьләр төркеме керә. Тырма, сәнәк кебек кораллар тотканнар. Алда кулына гармонь тоткан Каю м. Яшьләр җыры
Гармоныңны уйныйсың, Үзең ниләр уйлыйсың, Яшь чагында шуны уйлыйсың: Яр сөюдән туймыйсың. Яшьләрдән берәү. Печәнне дә очладык. Шушында бераз ял итеп алыйк, булмаса. Каю м. Ял итәргә вакыт юк. Бүген кич концертыбыз бар. Хәзер шушында «Фатыйма арышлары» җырына репетиция ясап алабыз. (Җыр катыш бию көенә гармонь уйнап җибәрә. Бер үк вакытта хор белән җитәкчелек итә.) Хор.
Шаулап усә, гөрләп үсә Агыйдел камышлары. Идел камышлары түгел, Фатыйма арышлары. Фатыйма колхозчылары Вакыт әрәм итмәде, Әбиләре-сәбиләрс, Балаларычагалары Бары да тырышып эшләде.
Припев бию катыш бара. Бары да тырышып эшләде, Берсе дә карышмады, Шуңа камыш кебек зифа Ф а т ы й м а арыш л ары. Үкереп-үкерсп үсә арыш Башаклары иср карыш Дошманны җиңәсең килсә, Сөйгәнем тиз кайтсын, дисәң, Фатыйма белән ярыш.
Яшьләрдән берәү. Шәп чыга бит, Каюм, ә? К а ю м. Шәп түгел шул, тавышыгызны кызганасыз. Аякларыгызны жәллисез. Тагын бер репетициясез булмас, 7-гә клубка җыелырбыз. Әйдәгез. (Җырлый
җырлый чыгып китәләр.)
Арыш арасында Фаты й м а күренә. Чәчәкле бизәк төшкән җиңел җәйге күлмәктән. Ул әкрен генә атлап алгы планга килеп баса. Кулында йолкып алынган бер учма арыш; ул Фатыйманың үзеннән озын булып үскән.
Фаты й м а (кулындагы арышка карап, уйчан тавыш белән). «Идел камышлары түгел, Фатыйма арышлары» (Тирән көрсенеп.) Әйе. Минем арышларым. (Агач төпсәсенә утыра. Арыш башакларын күкрәгенә кыса.) Сердәшләрем минем. Юанычым, кайгым, шатлыгым...
Урман эченнән Халидә тавышы ишетелә. Халидә (үзе күренмичә). Әйдә, әйдә, майлы бикә, аппагым, ялкауланма, моннан соң тиз генә килмәбез... Әйдә... һөш! һөш! Фатыйма (урман . ягына карап кычкыра). Халидә! Халидә (үзе күренмичә). Тукта... Тукта, дим... менә инде, туктатыйм дисәң, туктамый... тпру... (Урман эченнән чыга, Фатыйма янына килә.) Нишләп утырасың, Фатыйма, бер үзең? Фатыйма. Ә син кем белән сөйләшеп кайтып киләсең? Халидә Майлы бикә аппагым белән инде, кем белән булсын. Ф а т ы й м а. Ә мин үземнең арышларым белән серләшеп утырам. Халидә (Фатыйма кулыңдагы арыш учмасына игътибар итеп).
Тормыш җыры
7
Энекәем, арышларың! Йолкып алгач, бигрәк озын күренәләр икән. (Башакларны кулына алып карап.) Өлгереп җиткәннәр диярлек бит инде. Ф атый м а. Көтәсе бар әле. Я, нинди хәбәрләр алып кайтып киләсең? Халидә. Закир абый бер кунак алып кайта, дияр идем, кунагы кем булуын танып җитә алмадым. Фаты й м а. Алып кайткач, күрербез. Үзегезнең эш ничек соң әле? Халидә. Сөт заданиесен тапшырып бетеп кайтып киләм. (Кесәсеннән кәгазь чыгарып.) Менә. Ф аты й м а. Бөтен ел өчен?! Бик шәп. Рәхмәт. Эшемне бераз җиңеләйттегез. X а л и д ә. Син бигрәк инде, Фатыйма, колхоз эше өчен янам дигәч тә, арттырып җибәрә башлыйсың. Ф атый м а. Нәрсә дип битәрләвең бу? - Халидә. Соң, янәсе колхоз еллык сөт заданиесен үтәгән дә шуның белән Фатыйманың эше җиңеләйгән. Курыкма, сөт ферма- сындагылар үзләре дә сынатмас! Фатыйма (көлеп, Халидәне кочып ала). Әй җүләр кыз, җүләр кыз. Еллык сөт тапшыру планын үтәвегез белән, бөтен колхозның эшен җиңеләйтүегезне аңламыйсың. Халидә (йомшарып). Ярар, үпкәләмә инде миңа, Фатыйма. Син ерактанрак уйлыйсың шул. Шуңа күрә арышларың шушылай булгандыр да әле. Бигрәк шәп үскәннәр инде. Нинди бәхет. Шулай да син бор дә шатланмыйсың кебек. Ф а т ы й м а (көрсенеп). Әй, Халидә, белмисең. Менә бу арышларга үткән бер кеше сокланып үтә... Халидә. Чынлап та кызыгырлык түгелмени? Ф аты й м а Ә мин шул арышларга карыйм да, куркуга төшәм. Кичтән күк читендә бәләкәй генә болыт кисәге күрсәм, төннәр буе йоклый алмый чыгам. Ә хәзер менә алар ике-өч көннән бары да тигез өлгерәләр. Ничек итеп югалтмыйча гына җыеп ала алырбыз, дип уйлыйм да котларым оча. Халидә. Әле дә шулар бар, диген, Фатыйма; синен арышларың, минем сыерларым булмаса, шулар өчен кайгырмасак, шулар белән куанмасак — нишләр идек. Фаты й м а. Әйе. Әле алар гына да баса
алмый. Күңел дигән нәрсә бик комсыз бит ул. Хәер, син — кыз кеше, күп нәрсәне белмисең әле. Халидә. Белгәне дә җитәрлек, Фатыйма җаным. Кая китте бергәләп мәктәпкә йөргән чаклар?.. Шушы юлдан шаярышып кайта торган идек бит. Ул вакыттагы кайгы дигәне дә кызык бит әле аның. Бер вакытны шулай, бер фәннән коры «канәгать» билгесе алгач, кайгырып үлә яздым бит. Ялгыз гына шушы урманнан кайтып киләм, шушында килеп җиткәч, монавы имәнне кочаклап үкси-үкси еладым, җүләр. Хәзер шушы имәнне күргән саен шул исемә төшә дә көлеп куям... Фаты й м а. Кара син, серле имән икән ул алай булса. Ул имән миңа да һәрвакыт бала чагымны исемә төшерә. Халидә. Әллә син дә шулай булдыңмы? Ф а т ы й м а. Юк, минем кызы- гырак истәлек, тик сер инде ул. Халидә. Шулай ук мыни? Фатыйма. Әйе. Вакытында минем өчен бик тирән сер иде. Ә хәзер мин дә, синең кебек, көләм аңардан. Халидә. Кызык, ничек булды соң? Фаты й м а. Бер малайга гашыйк идем. Югары класста укучы малай иде. Башта мин аңардан бер сәбәпсез оялып йөрдем. Бер вакыт без аның белән шушы юлдан бергә кайттык. Бер сүз дә сөйләшмәдек шикелле, шулай да бик рәхәт булды миңа. Юл шундый кыска тоелды, шушы имән төбенә килеп җиткәч, ул үз юлына китте, мин үз юлыма; Каргалы малае иде ул. Халидә. Кем соң ул?
Мирсәй Әмир
8
Фатыйма. Сабыр ит... Аеры- лып бераз киткәч, мин аңа борылып карадым. Нәкъ шул минутта ҮЛ да борылып карады... Борылып каравымнан шул хәтле оялдым, шул хәтле оялдым җүләр, яңадан борылып карамаска ант иткән кеше кебек, өйгә кайтып җиткәнче йөгердем... X а л и д ә. Шул гынамы? Фатыйма. Түгел шул. Аннан соң без аның белән бик еш шулай бергә кайта торган булдык. Бер көнне ул мине шушы имән төбендә үбеп алды. Халидә. Басыйрың булгандыр әле. Фаты й м а. Каргалы малае иде дим ич. Басыйр безнең мәктәптә түгел иде бит. Халидә. Кара син аны, Ба- сыйрыңа әйтмәгәнсеңдер әле. Фаты й м а. Әйттем, барын да сөйләдем мин аңа. Халидә. Я, шуннан? Фаты й м а. Бик күңелсез аерылышырга туры килде. Ул мине үпкәннән соң, мин аңардан бик озак качып йөрдем. Ә бер көнне, язга табарак иде, буран булды да, минем тагын аның белән бергә кайтасым килде... Ә ул вакыйга турында ин1еткәнең бар инде синең, аны бөтен авыл белә... Халидә. Ничек? Мин белмим? Ф а т ы й м а. Фәрид исемле малай иде ул. Халидә. Белмим, валлаһи хәтерләмим. Фатыйма. Теге мине котырган эттән саклап калган малай. Халидә. Ә, шулмыни? Мин бит аның синең белән болай булганын гомердә ишеткәнем юк. Фатыйма. Анысын бер кем дә белми. Ә ул мескен минем өчен шундый бәхетсезлеккә очрады. Халидә. Ничек алай булды соң? Фатыйма. Шул, буран көнне икәү кайтып киләбез. Шушы имән төбенә килеп життек. Аерылышуыбыз булды, каршыма бозау чаклы гәүдәле эт килеп тә чыкты. Кил'.' чыкты да тирә-ягымда әйләнеп ри. Мин котым очып кычкырык җибәрдем. Ул арада Фәрид кир^ йөгереп минем яныма килде дә, кулындагы таягы белән эткә селтәнде. Батыр малай иде ул. Ә эт анык аягын тешләп алды. Тешләгән дэ. ычкындырмый гына. Ул арада атка атланган кешеләр килеп чыкты Мылтыклар, тимер сәнәкләр тотканнар. Көчкә аерып алдылар. Котырган эт булган икән ул. Фәрид- не шунда ук Казанга
озаттылар. Болай да Казанга китеп уку турында хыялланып йөри иде, шул китүдән кайтмады. Шуның белән безнең ара да өзелде. Халидә. Тиз оныткансың. Фаты й м а. Тиз оныта алмадым. Ялгыз кайткан чакларымда шушы имәнне кочаклап җылый торган идем. Ләкин ул хат язмады. Ул язмагач, мин дә язмадым. Халидә. Хәзер дә исән микән? Ф аты й м а. Сугыш алдыннан, Басыйр белән бергә тора башлагач, мин анардан бер-ике хат алдым. Халидә. Исенә төшкән икән. Мәхәббәт хаты язганмы? Ф а т ы й м а. Юк. Эшем, тәҗрибәләрем турында сорашып язган иде. Халидә. Беренче мәхәббәт он- тылмый дигән булалар тагы. Ф а т ы й м а. Ул вакытта нинди мәхәббәт булсын, балалар идек бит. Чын мәхәббәтне миңа Басыйр алып килде. Халидә. Кайда икән ул Фәрид хәзер? Ф а т ы й м а. Фронтка киткән дип ишеткән идем. Исәндерме, язганы юк. Халидә (нәрсәдер сизенгән кебек). Тукта... Фәрид? (Кинәт җанланып.) Син аны хәзер дә сагынасыңмы? Ф а т ы й м а. Нишләп сагыныйм. Басыйр күптән оныттырды инде аны. Халидә. Авырга алма, әгәр дә Басыйр белән чынлап та бәхетсез
Тормыш җыры
9
лск булган булса? Фаты й м а. Минем йөрәгемдә мәңге тере ул... Халидә. Әйе. Хәйри дә минем өчен шулай шул... Ф а ты й м а. Йөргән егетең булу гына бер хәл әле. Ә инде менә ул ирең булса... Халидә. Ә мин әйтәм, ичмасам, аңа кияүгә чыгып өлгергән булсам, бу кадәр үкенечле булмас иде, дим. Ф а т ы й м а. Онытырсың. Халидә. Онытылмый, Фатыйма. Яңа ай туган саен, яңара гына бара. Беләсеңме, ул миңа бер вакыт «Сагынганда айга кара, айда очырашыр күзебез» дигән җыр язган иде, ай күрдисәм шул исемә төшә. Төннәр буе карап чыгам. Ул да карыйдыр төсле. Айда аның күзләренең шәүләсен күрәм төсле. Чынлап та җырдагы кебек, серле икән ул ай. Фаты й м а. Әйе, бу сугыш моңарчы безгә аңлашылмый килгән бик күп серләрне аңлатты. Халидә. Шулай да, әйт әле, Фатыйма, әгәр дә хәзер шушында әлеге Фәрид килеп чыкса... Фаты й м а. Нигә син җүләрлә- нәсең, Халидә. Ни әйтергә телисең син миңа? Халидә. Ә ул килә. Закир абый бер кунак алып кайта, дигән идемме? Кунак дигәнем шул — Фәрид. Менә хәзер, син әйткәч, исемә төште. Әйе ул — Фәрид, һичшиксез. (Урман ягына карап.) Әнә, алар киләләр дә... китим. (Китә.) Фаты й м а (ялгыз, уйланып). Килә бирсен... Шулай да кызык. Нинди икән ул хәзер? Урман эчендә тарантас тавышы һәм ат пошкырган тавыш ишетелә. Ф а т ы й м а. кызыксынып, шул якка карап тора. Ат туктаткан тавыш. Ирләр сөйләшүе. Закир (үзе күренмичә). Әнә ул минем иң алдынгы бригадир үзе! Закир белән Ф ә р и д керәләр. Фәрид, чиста-җыйнак итеп, җәйгечә җиңел киенгән чибәр, яшь егет, Закирның кулында чыбыркы. Закир. Менә, Фатыйма, кунак алып кайттым, таныштырыйммы, әллә үзең дә таныйсыңмы? Ф а т ы й м а (аны танымаганга салынып). • Танышырбыз. Фәрид. Ә мин сезне онытмадым, Фатыйма. Исәнмесез? Фатыйма (тыныч һә.м җитди). Фәрид?
Төсмерлим. Сез бик үзгәргәнсез. Үскәнсез. (Күрешәләр.) Ф ә р и д. Ә сез үзегез соң? Менә- нинди булган ул хәзер Фатыйма!! Фатыйма. Үз авылыгызга кайтуыгызмы? Фәрид. Юк, Фатыйма. Хәзер инде Татарстандагы бөтен авыллар минем үземнеке. Билгеле, Каргалы- да да булачакмын. Ләкин, кайтам дияргә, кемем бар соң минем анда? Закир. Үзебезгә алып кайттым мин аны. Фатыйма (җитди). Нинди эш белән? Закир. Безгә лекцияләр сөйләячәк ул. Ф а т ы й м а (Фәридкә). Обкомда эшлисезме әллә? Ф ә р и д. Юк. Мин әле укыйм. 3 а к и р. Безнең өчен лекторның менә дигәне ул. Ашлык үстерүнең серләрен профессорлардан өйрәнгән кеше. Ф ә р и д. Менә хәзер сездән өйрәнергә килдем. Закир. Бездән өйрәнерлек нәрсәләр дә булыр, нигә булмасын. Булыр бит, Фатыйма? Фаты й м а. Белмим шул. (Фәридкә игътибар итмичә). Я, Закир’ абзый, нинди яңалыклар барэ 3 а к и р. Ярыйсы, Фатыйма. Сөт, акча, йомырка, ит кебекләр белән быел өчен эшне өздек. Я, арышларың нишли? Фаты й м а. Күп көтәргә туры килмәс. Закир (арыш басуына карап). Кара, Фәрид, күрәсеңме Фатыйманың арышларын? Фәрид. Күрәм. Чынлап та, мин сезгә бик дөрес киләм кебек. Закир. Ярый. Әйдәгез. Әйдә» Фатыйма, утыртып алып кайтыйммы? Фаты й м а. Рәхмәт. Әле минем, башка басуларымны да карыйсым
Мирсәй Әмир
10
әар. Бары да бер тигез өлгерәләр бит, ничек җитешербез, Закир «абый? Закир. Беләм. Исәпләрбез, Фатыйма. Бергәләп исәпләрбез. Җитешербез, өлгергән ашлыкны әрәм итмәбез. Ярый, әйдә, егет, киттек. Ф ә р и д. Закир абый, сез кайта торыгыз. Минем Фатыйманың башка басуларын да күреп кайтасым килә. Фаты й м а. Барыгыз, бар, урнашыгыз. Юл кешесе, аргансыздыр. Ял итегез, өлгерерсез. Ф ә р и д. Зарар юк. Арырлык эшләмәдем әле мин. 3 а к и р. Яхшы алайса. Правлс- киегә килерсең. Мин сиңа менә дигән квартира әзерләп куярмын. Фатыйма, бик озаклама. Бүген кич киңәшмә уздырасы булыр. (Китә.)
Пауза. Ф ә р и д. Я, борынгы дус, ни- хәлләр бар? Фаты й м а. Зарарсыз болай. Ф ә р и д. Хәсрәтегезне уртаклашам, иптәшегездән хәбәр алмыйсыз икән. Фаты й м а. Рәхмәт. Ф ә р и д. Әйе, күңелсез хәл. Ф а т ы й м а. Үзегез ничек яшисез соң? Ф ә р и д. һаман укып йөрим. Хәзер инде аспирантурада. Ф а т ы й м а. Шәп. Шәһәр тиз күтәрә кешене. Ф ә р и д. Шулай да, сез мина караганда, данлыклырак. Фатыйма. Үзебезнең авылдамы? Ф ә р и д. Алай гына түгел. Чынлап та, мин сезнең уңышларыгызга бик шатландым. Фатыйма. Сез бит әле минем эшләрем белән танышмадыгыз. Ф ә р и д. Дөрес түгел, сезнең тәҗрибәләрегез мине күптән кызыксындыра иде. Әйе, Фатыйма, сез хәзер кырда үскән гади бригадир гына түгел, фән белән эш итүче, иҗат итүче кеше. Фатыйма. Шулай булмаса, яши дә алмас идем мин, Фәрид. оасыйр да киткәч, бигрәк тә. Ф ә р п д. Аңлыйм. Ф аты й м а. Үзегез бездә пиләр эшләргә ниятлисез? Ф ә р п д. Үз эшем буенча практика үтәм. Шул ук вакыгта колхозчыларга докладлар, лекцияләр дә сөйләячәкмен.
Фаты й м а. Гаҗәп түгел. Бездә хәзер һәр колхозчы диярлек кимендә ике норма эшли. Ф ә р и д. Әйе. Мин үземдә булган белемне сезгә бирергә, шул ук вакыт га сездән тагын да күбрәк итеп кайтарып алырга тиешмен. Ф аты й м а. Белмим, сезнең өчен яңалык табылыр микән соң. Ф ә р и д. Бик күп һәм бик табигый. Беләсезме, теориядә бер бөртек арыштай мең бөртек алу да гаҗәп түгел. Ә практикада икенчерәк. Әйтик, менә бу арышларны, миңа күптән мәгълүм булган менә бу саран туфрак өстендә, ничек итеп үстерә алдыгыз сез. Нинди агротехника чаралары кулландыгыз. Әйтә алырсыз бит? Фатыйма. Сезгә билгеле булмаган бергенә яңа чарада юктыр, әлбәттә. Ләкин минемчә, хикмәт, тиресләрдә, суперфосфатларда гына түгел, фән рамкасына сыймый торган серләр бар монда, Фәрид. Фәрид. Фәннең рамкасы киң. Сыйдырабыз аларны. Нинди серләр алар? Ф а т ы й м а. Бу җирләр, бу арышлар, мөмкин булган агротехника чараларын күрү өстенә һәм сезгә-безгә буйсынырга әле исәбендә дә булмаган көйсез табигатьнең я бик саранланып, я бик дуамалланып бирә торган яңгырлары, кояш нурлары өстенә, үз илләрен, үз дәүләтләрен тормышларыннан артык күреп сөюче йөзләрчә гади кешеләрнең ачы тирләре белән сугарылганнар, кайнар мәхәббәт шифасы белән ашланганнар. Ягез, ник* ди фән рамкасына сыйдыра аласыз сез боларны? Ф ә р и д. Сыя, Фатыйма, Маркс өйрәткән, Ленин — Сталин өйрәткән фән бар. Шуның өчен дә бит мин авылга агроном булып кына түгел, агитатор булып та килдем.
Тормыш җыры
Ф аты й м а (кинәт куркып, чәбәләнә башлый). Ой, умарта корты! Ф ә р и д. Чәбәләнмәгез генә. Ф а т ы й м а (чәбәләнмәскә тырышып карый да булдыра алмый). Уй, уй! (Яулыгын кага.) Ой! (Җилкәсен ышкый.) Ф ә р и д (көлә). Әйттем мин сезгә, чәбәләнмәгез днп. ’ Фатыйма. Үзем дә белә идем дә бит, чәбәләндем шул... Фәрид (Фатыймага сынаулы карап). Ул мескен сезне матур чәчәк дип белгәндер, ә сез... „ Ф аты й м а (читкәрәк тайпылып). Андый сүз әйтмәгез, Фәрид. Ф ә р и д. Тыныч кына торган булсагыз, тимәгән булыр иде. Фаты й м а. Зарар юк. Фәрид. Әйе. Куркынычлы яра түгел. Ф а т ы й м а. Яра, дигәннән, мин сезне фронтта дип ишеткән идем? Фәрид. Булдым. Фаты й м а (Фәриднең күкрәгендәге орденга ишарәләп). Батырлык та күрсәтеп өлгергәнсез икән? Ф ә р и д. Әзрәк насыйп булды. Ф аты й м а. Хәзер ничек биредә соң? 'Фәрид. Яраланып кайттым. Фаты й м а. Яраланып та өлгердегезмени? Ф ә р и д. Күптән төзәлеп тә өлгердем инде дә, яңадан җибәрмәделәр. Фаты й м а. Калдьфып яхшы иткәннәр. Ф ә р и д. Әллә инде, таза килеш тылда йөрү начар да кебек. Фатыйма. Аспирант кеше эчен начар түгел. Семьягыз өчен дә яхшы. Иптәшегез исән-саумы? Фәрид (шаярып). Ул яктан бәхетсез булып чыктым ахыры: гашыйк булмыйча өйләнә алмыйм. Фаты й м а. Фәнгә гашыйк булгансыз? Начар түгел. Хөрмәткә лаек кеше. Фәрид. Юк, андый да түгел мин. (Шаяру катыш Фатыймага сынауды карап, кулын имәнгә куеп.) Менә шушы имән төбен оныта алмыйм... Фатыйма (Фәридкә шикле карап). Сез бозык күңелле кешегә әверелгәнсез, Фәрид! Фәрид (җитдиләнеп). Гафу итегез. Бозык ниять белән әйтүем түгел. Фатыйма (җитди кисәтүле тон белән). Фәрид, сезгә карата йөрәгемдә бала чактан сакланып калган керсез дуслык тойгысы сезнең өчен әз генә кадерле булса, аны җимерергә теләмәсәгез, минем дошманым булып әвереләсегез кил- мәсә, миңа яңадан андый сүз әйтмәгез. Фәрид. Гафу итегез. Бетте. Бала чактагы гөнаһсыз тойгыларны сагынып искә алу гына бу. Фатыйма. Без хәзер бала түгел. Пауза. Фәрид сагынылган урыннарны күрү тойгысы кичереп, табигатьне күзәтә, күк йөзенә карый, кулларын җәеп, тнрәп- тирән сулый. Фәрид. Әйе. Туган кырларны, күреп үскән агачларны, үләннәрне, таныш күк йөзен карау рәхәт!... Монысы өчен ачуланмагыз, Фатыйма. Фаты й м а. Әйдәгез, безне эш көтә. Фәрид. Әйдәгез... Фатыйма китә. Фәрид (тирә-якны тагын бер кат күзеннән кичереп, арттарак кала һәм Фатыйма киткән якка карап). Әйе, ул саф күңелле хатын. Ә аның сафлыгын сынау, аның тойгылары белән шаяру” нигә кирәк булды соң миңа?... Чынлап та бозык күңелле кеше мәллә мин? Юк, юк... Димәк, һаман да мин аңа тыныч карый алмыйм... Димәк, күңелемдә ул калдырган матур эз чынлап та югалмаган... . Пәрдә
12
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ HI-нче картина
Фатыймаларның ^өе. Каршыда— ике тәрәзә арасында Ленин белән Сталинның бергәләп төшкән рәсеме. Тәрәзә төпләрендә кына, рәйхан, яран гөлләре чәчәк атып утыра. Сул як түр почмакта аш өе аркылы тышка чыга торган ишек, уңда — Фатыйма бүлмәсенең ншеге. Уң як почмакта — комод. Комод өстендә рам эченә куелган фото рәсем Фатыйма белән Басыйр рәсеме. Китаплар. Стеналарда паклык билгесе төсендә эленгән чигүле сөлгеләр. Уртада зур өстәл, өстәл кырында Фаты й м а белән Ф ә р и д. Алларында кәгазьләр, китаплар.
Фатыйма. Дөресен әйтим: үз бригадамда югары уңыш алудан башкасы турында уйламадым мин. Ф ә р и д. Ә беләсезме, сез бу тәҗрибәгез белән безнең җирләрдә тары культурасын үзләштерү эшенә зур хезмәт күрсәтәсез. Минем өчен алтыннан кыйммәт яңалык бу- Фаты й м а. Минем эшемдә сезнең өчен шундый кыйммәтле материал табылуга мин бик шаг. Ф ә р и д. Ләкин, ничектер, миңа уңайсыз. Сез ачкан яңалыкларны үзләштерүче булып чыкмыйм тагы. дип борчылам. Фаты й м а. Ни сөйлисез сез? Сез үзегез минем өчен хәзинә булып чыктыгыз. Сез бит минем еллар буе азапланып, җавап таба алмый килгән сорауларыма җавап бирдегез. Ә алда сезнеч. киңәшләрегез, сезнең ярдәмегез тагы да күбрәк кирәк булачак. Мин сезне һәрвакыт үз янымда гына тотар идем. Ф ә р и д. Ә мин аңа бик шатланып риза булыр идем. Фатыйма. Юкны сөйләмәгез. Сезнең урыныгыз хәзер шәһәрдә, фән учагында, институтларда, лабораторияләрдә... ' Ф ә р и д. Мондый караш хәзер искерә бара, Фатыйма. Авыл хуҗалыгы фәне буенча эшләүчеләр өчен бигрәк тә. Ф а т ы й м а. Ни өчен алай ди- сез? Фәрид. Укымышлы кешеләребез бармак белән генә санарлык булган вакытта, алар, әлбәттә, зур шәһәрләрдән, институтлардан артмыйлар. Ә бит бездә хәзер алар — фән эшчеләре елдан ел арта, күбәя бара. Әйтик, авыл хуҗалыгы фәннәре профессоры булган кеше кайнадыр институтта, яки тәҗрибә станциясендә түгел, ә колхозда эшли икән, хәзерге вакыт өчен бер дә гаҗәп түгел. Ул шулай булырга тиеш тә.
Ф аты й м а. Бу турыда минем дә башыма шундый уй еш кына килә. Чынлап та, шулай булса, бик шәп булыр иде. Колхозчы-профессор, ә? Искиткеч булыр иде. Тик, хыял гына шул әле бу. Ф ә р и д. Хыял гына түгел, Фатыйма. Андый фактлар да бар хәзер бездә. Беләсезме, минем үземдә, аспирантураны бетергәч, берәр колхозга килеп урнашырга дигән ният бар. Ф а т ы й м а. Үзебезнең авылга килегез, фән иясе өчен шул кадәр эш күп монда, менә күрерсез, исегез китәр. Сез беләсез инде, без бит әле хәзер бөртекле ашлыкның гектарыннан 12-13 центнер уңыш алсак, шуның белән бик канәгать булабыз, мактанабыз. Ә менә миндә гектарыннан 40 центнерга якын уңыш бирә торган туфрак үрнәкләре бар. Шушында, үзебезнең җирдә үк. Тик мин үз көчем белән генә ул туфракларның серен ачып бетә алмыйм. Сезнең ярдәмегез кирәк, Фәрид. Ф ә р и д. Мин һәрвакыт хәзер. Әгәр чынлап та колхозга килү
Тормыш җыры
13
ниятемне тормышка ашырырга туры килсә, беренче чиратта «Алмалы» колхозын күз алдымда тотам. Фатыйма. Чынлап әйтәсезме? Мин моңа бик шат булыр идем. Ф ә р и д. Сезнең мине шулай шатланып каршы алырга хәзер торуыгыз минем авылга кайту ниятемне бөтенләй ныгыта. Фатыйма. Анысын арттырып җибәрәсез. Сезне минем кебек шатланып каршы алучылар һәр авылда күп булыр ул. Ф ә р и д. Юк, Фатыйма... (Паузадан соң, саклык белән генә.) Бу турыда сезнең карашыгыз минем өчен чынлап та хәл кылгыч булуы мөмкин. Ф а т ы| й м а (сискәнебрәк). Ник алай дисез, Фәрид. Ф ә р и д. Авылга күчеп килү өс- тенә сезнең янда да булу минем өчен зур бәхет булыр иде, Фатыйма. Фаты й м а (җитди). Сез тагы читкә тайпылдыгыз, Фәрид. Фәрид. Юк, Фатыйма, мин дөресен әйтәм: сезнең янда күңелле миңа, Фатыйма! Ф аты й м а (җитди паузадан соң). Сез мине мыскыл итәсез. Фәрид. Фәрид. Гафу итегез, ник алай дип уйлыйсыз? Тәрәзә аша бер м а л а м кычкырып үтә. М ала й тавышы. Фәрид абый, сезне телефонга чакыралар! Ф ә р и д. Мин хәзер әйләнеп ке- рәм, Фатыйма. (Ашыгып чыгып китә.) Ф аты й м а (кичерешле паузадан соң). Нигә миңа андый сүзләр әйтә ул? Юк, миңа аның янында артык калырга ярамый... (Чыгарга җыена, кинәт тукталып.) Тукта, нигә качам соң мин анардан? Куркынычмыни соң ул миңа? Чү, нигә йөрәгем болай сш тибә соң минем? Юк, юк. Мин тыныч. (Үзе белән бергә төшкән Басыйр рәсеме каршына килеп.) Басыйрым! Җаным! Җан алмам! Тилелегем өчен гафу ит мине. Мин мәңге синеке генә, йөрәгем!... Тәрәзә аркылы Фәрид үтеп киткәне күренә.
Тукта, Фәридкә моны ничек аңлатыйм соң? Бөтен йөрәгемне берьюлы ачып сала торган нинди генә сүзләр табыйм? (Ниндидер көтелмәгән карарга килгәнсыман, комод тартмасын ача, аннан
калын гына бер дәфтәр ала.) Әгәр дә бу дәфтәрне аңа бирсәм?... Ишек шакыйлар. Фатыйма (үзе чыгарга әзерләнеп). Керегез. Фәрид керә. Фәрид. Каргалыга чакыралар. Фатыйма. Тиз китәсезме? Фәрид. Ашыкмыйм әле. Миңа сезнең колхозда булу кирәгрәк, Фатыйма. Өстәвенә сезнең янда күңеллерәк тә... (Фатыйманың чыгарга әзерләнгән булуына игътибар итеп.) Чү, сез чыгып китәргә дә җыендыгыз ахыры? Фаты й м а. Фәрид, мин сезгә тагы менә бу дәфтәр белән танышып чыгарга тәкъдим птмәкче булам. Фәрид (дәфтәрне алып). Көндәлек дәфтәрегез? Рәхмәт. (Дәфтәрне актара башлый.) Фат ы й м а. Ләкин, гафу итегез, аны минем алда укырга ярамый. Фәрид. Яхшы. Мин аны үзем генә укырмын. (Дәфтәрне портфеленә салырга хәзерләнә.) Фатыйма. Тик, аны биредән алып китәргә дә ярамый шул. Ф ә р и д. Алаймы? Фаты й м а. Әйе, сез аны укый торыгыз. Ә минем правлеииегә барасым бар. Фәрид. Яхшы. Алайса мин бу дәфтәрне шушында гына утырып укырмын. Фаты й м а. Карап чыккач, менә шушы комод тартмасына салып калдырырсыз. (Чыгып китә.) Фәрид (ялгыз). «Сез мине мыскыл итәсез» ди. ААоны ничек аңларга? «Шаяртасыз, юри әйтәсез» дигән сүземе? Әллә минем аңа тыныч карый алмавым аны шулай кимсетә
Мирсәй Әмир
14
ме? Тукта, бәлки бу дәфтәрдә җавап табылыр. (Көндәлек дәфтәрен ача. Гаҗәпләнә башлый. Аны ашы- гычашыгыч актарырга керешә. Укый.) «1941 ел, 5 май. Басыйр белән бергә тора башлавыбызга өч ай тула. 1Мин бәхетле. Чиксез бәхетле. Тормыш! Менә нинди матур икән ул! Басыйрым бүген өйдә юк. Ул өйдә вакытта бу дәфтәрне онытам мин...» (Дәфтәрдән күзен алып.) Тукта! Нигә ул миңа үзенең көндәлек дәфтәрен бирде әле? Ә анда аның нинди яшерен күңел серләре язылган. (Укый.) «28 нче июнь. Ул китте. Үзе белән бергә бөтен йөрәгемне суырып алып китте. Кайтырмы ул? Яңадан йөрәгемне урынына куярмы? Юк, юк. Аның кайтмавы мөмкин түгел. Бу дөньяда аның белән мине аерырлык нинди көч булсын? Кайтыр, кайтыр... Тик, кайчан?.. Ләгънәт төшкән капитал дөньясы! Адәм башлы, аждаһа җыланы гитлерларны, бу коточкыч сугышларны тудыручы шул капитал албастысыннан җир йөзе кайчан бөтенләй азат булыр?!..» Әйе, Фатыйма хаклы. (Дәфтәрне актара. укый.) ...«Бер вакыт мин Ба- сыйрга: син мина матур сүзләр әйтмисең, дидем. Ул, шаян, мине көлдерергә тотынды, — матур сүз таптым, ди, халык җырларында кешеләр үзләренең сөйгәннәрен «җан ашым» дип йөртәләр, ди, мин аны конкретрак итеп әйтергә уйладым, ди. Мин сина «Җан алмам» дип әйтәм, ди... Ул үзе алманы бик ярата иде шул... Шуннан соң ул миңа һаман «җан алмам» дип, «җанымның алма ашыйсы килә» дип, көлдерә иде. Ә мин аны «картым» дип кенә йөртә идем...» (Дәфтәрне актара.) Басыйр... Басыйр... Басыйр... Әйе, ул Басыйр мәхәббәте белән генә яши. Аңлашыла. Димәк, ул минем аңа тыныч карый алмавыма җавап итеп, шушы дәфтәрне бирә. Әйе. Мә, Фәрид, укы, күр: мин Ба- сыйрны гына яратам. Ә син, зинһар чуалма!., ди. Нишләдем соң мин? Ник сиздердем. Ничек үземне тыя алмадым? Тыярга?! Мөмкин эшме соң ул үзеңне тыю? Күкрәк эчендә арслан бикләп асрау белән бер түгелме соң бу? Читен хәл. Ләкин мөмкин. Әйе, тыярга кирәк бу тойгыны, авыр булса да, үз йөрәгеңне кан җылатып булса да тыярга кирәк!.. Ә ни өчен кирәк? Кирәк микән? Дөрес, минем Фатыйманың Басыйрдан аерылып калуын теләргә Хакым юк. Юк, аңа бу фаҗиганын килүен теләмим мин... һич... Ләкин аның
язмышын минем теләк белән генә үзгәртеп булмый бит. Басыйр чынлап та инде дөньяда юк икән һәм Фатыйма үзе дә, кайчан булса да бер бу хәл белән килешергә мәҗбүр булачак икән, шул вакытта аның йөрәгендә миңа кечкенә генә булса да урын табылса?.. Шуңа гына да хаклы түгелмени мин? Тукта әле, бу дәфтәрдә бәлки минем исем дә бардыр. (Дәфтәрне кирегә актара.) Юк. «Икенче дәфтәр» диеп башлана. Ә беренче дәфтәр? Мин сон, аның йөрәгеннән шулай ук эзсез югалдым микәнни?
Хәдичә керә.
Хәдичә. Кунак бар икән, исәнме улым. Ф ә р и д. Исәнме, Хәдичә апа. Хәдичә. Кая, тиз генә самовар куеп җибәрим әле, улым. Ф ә р и д. Юк, Хәдичә апа, минем өчен булса, мәшәкатьләнмәгез, сусап та, ачыгып та өлгермәдем. Барасы эшем дә бар. Хәдичә. Алай дисәң генә. Ф ә р и д. Шулай, Хәдичә апа. Хәдичә. Фатыйма үзе кая китте соң? Фәрид. Правлениегә китте ахы- рысы. Хәдичә. Бер-берегезне әвәлдән белә идегезмени? Ф ә р и д. Бер мәктәптә укыган идек бит. Хәдичә. Шулай ди шул. Бик күңелсез чагында килдегез. Бигрәк матур торалар иде. Ф ә р и д. Киявегездән, шулай ук, бер дә хәбәр алганыгыз юкмыни соң? Хәдичә. Юлдан гына бер xai язган иде. Шуннан соң бер хат ти
Тормыш җыры
15
ала алмадык. Бик күп эзләтеп тә карады инде. Раннилар арасында да юк, үлгәннәр арасында да юк, хәбәрсез югалучылар арасында да юк, дип җавап бирәләр. Ф ә р и д. Сугыш бит ул, апа. Алай булгач, бер килеп чыгар әле. Хәдичә. Белмим шул. Гел күңелсез хәбәрләр генә ишетелә. Үлгән булырга тиеш, диләр. Яраланган килеш дошман кулында калганын күргән кешеләр бар икән. Ф ә р и д. Ул кадәр өметсезләнер’ гә урын юк әле сезгә, Хәдичә апа! Хәдичә. Үлгәндер инде, якыннарының күңеленә авыр булмасын дип, юри хәбәр итми торганнардыр. Фәрид. Алай булмас, апа. Анда анысын уйлап тора алмаслар. Хәдичә. Исән-сау килеп чыкса, ни әйттең иде дә бит, белмим шул. Ф ә р и д. Чыгар, апа, чыгар. X ә д и ч ә. Кызым бик бетә. Әйткәләп тә карыйм да үзенә... Фәрид (сәгатенә карап). Ярый, әби, хәзергә хуш. Китим. Әнә, сезгә дә кеше килде бугай.
Мәргубә әби керә.
Мәргубә (сөйләнә-сөйләнә керә). Күрше өйдәме соң? Хәдичә. Әйдүк, Мәргубә түти, әйдүк. Мәргубә. Исән сау гына торасыңмы, күрше? X ә д и ч ә. Алланың биргәненә шөкер, үзең исән-сау гына йөрисеңме? Мәргубә. Әкренләп. Исәнме, улым? Ф ә р и д. Ярыйсы, әби, ярыйсы. Мәргуб ә. Китеп тә барасың ахыры. Ф ә р и д. Китеп барышым шул. йомышың бар идеме әллә? Мәргубә. Юк‘ болан, әллә ни йомышым юк. Барасы җирең булгач, бар, тукталма. Ф ә р и д. Ярый. Сау булып торыгыз. (Чыга.) Хәдичә. Утыр, Мәргубә түти. Хәзер самовар куеп җибәрәм. М ә р г у, б’ә. Мәшәкатьләнә күрмә, хәзер чыгам.
Хәдичә. Сөйләшеп утырырбыз,, куймый теге. Мәргубә. Юуук, уйлый күрмә; Хәзер кайтам, дип кенә киттем. (Утырып.)
Фатыйма өйдә юк ахы- рысы? Хәдичә. Өйдә тора торган чаклары түгел инде аларныц. Уракка хәзерләнәләр. Мәргубә. Шулайдыр шул. Хат яздырып алыйм мәллә дигән идем дә... X ә д и ч ә. Язып бирер. Бүген үк кырга чыкмыйбыз бит әле. Мәргубә. Вакытлары да бик. тыгыз шул. Бигрәк авырга килде кем яшьләргә дә. Хәдичә. Әйтмә дә инде. Ичмасам, кияүдән хәбәр килеп торса да җиңелрәк булыр иде. Мәргубә. Тәки юкмы? Хәдичә (кулын селкеп). Юк» Мәргубә түти, юк. Кызым бик бетә,. Бигрәк тә оныта алмый инде. Әйтеп тә карыйм: үзеңне болай җәфалама, син яшь кеше, дим. Яманаты чыгып аерылган түгел, дөнья булгач, бер рәте табылыр, дим. Юк. Балаларны ачуланган шикелле, ачуланып ташлый үземне. Бу хәзерге заман яшьләрен аңламассың. Үзләре аллага да ышанмыйлар, ә ир* хакын хаклау дигәндә инде... Әллә, беренче ирем теге герман сугышында югалып } калг»ач\ үзем дә кайгырдым кайгыруын, әммә бу тикле булмадым. Мәргубә. Әйе шул. Ир чыкмаслык кеше булса икән. Сокланмаган кеше юк үзенә. Хәдичә. Әйтмә дә. (Тавышын акрынайтып.) Әле монавы егетнө дә карап торам да, Фатыйма өчен үлеп бара. Мәргубә. Шулаймыни? Нәрсә> ди? Хәдичә. Әйтми әйтүен, бик тыйнак бала күренә. Мәргубә. Бик акыллы бала. Сүзен тыңлап кына туя торган түгел. Собраниеда шуны тыңлагач» үземнең дә күңелем күтәрелеп китте. Бигрәк аңлатып сөйли. Укыган кеше дә димәссең. Ә үзе картлар? белмәгәнне белә.
Мирсәй Әмир
16
Хәдичә. Мин дә шулай дим. Ятим үскән баладан да шундый гәүфикълы кеше чыгар икән. Мәргуб ә. Бөтен авыл яратты үзен. Фатыйма белән әүвәлдән берберсең белгәннәр, диләр, дөресме икән, күрше? Хәдичә. Бала чакларында бергә укыганнар. Шушы сугыш бул-’ маса, Фатыйма да Казанга китеп укымакчы иде. Әле дә, буш вакыты булса, китаптан башын алмый бит. Белмәгәннәрен Казандагы галимнәргә хат язып сорый. М ә р г у б ә. Тегеләре дә иренми, диген. Хәдичә. Иренмиләр. Тагы яз, диләр, китаплар җибәрәләр. Фатыйма ашлыкларын да китаптан карап чәчтерә бит. Мәргуб ә. Шуның өчен дә шул алар безнекеләр җитмеш ел гомер сөреп белмәгәнне беләләр дә. Хәдичә. Алай дигәннән, Шәйхулла абзый нишләп калды, бик бирешмиме? Мәргуб ә. Биреште инде, биреште, тугызынчы унны куа бит; үзе шаярган була тагы: шул Гитлер дигәннәренең дөмеккәнен ишетмичә, улларымның җиңеп кайтканын күрмичә үлмим әле, ди. Хәдичә. Үлмәсен, монавындый заманда үлергә теге.
Фатыйма керә.
Ф а т ы й м а (кулындагы'кыр сумкасын өстәлгә куеп). Кунак бар икән, нихәл, Мәргубә әби? М ә р г у б ә. Аллага шөкер әле, үзең исән-саумы? Фаты й м а. Ярыйсы. Исән-сау тына йөрисеңме? Мәргубә. Әкренләп. Фатыйма. Шәйхулла бабай нишли, исән-саумы? М ә р г у б ә. Алланың биргәненә шөкер. Фат ы й м а. Аның янына кереп, хәлен белеп чыгыйм дип тора идем әле. Мәргуб ә. Кер, кер, кызым. Онытмавыңа бик рәхмәт. Бер-ике авыз сәлам-хаты яздырып алыйм мәллә дигән идем дә, вакытын Сулыр микән, кызым? Фат ы й м а. Ярый, Мәргубә әби, язып бирермен. Хәдичә. Тукта, куйыйм әле, куйыйм, хәзер кайнап чыгар. (Чыга.) Мәргуб ә. Кәгазем дә юк инде минем.
Ф аты й м а (өстәл янына утырып, кәгазь, каләм хәзерли). Табылыр, әби, табылыр. Кайсы улыңа яздырасың? М ә р г у б ә. Сафиулладан хат килгән иде, мона. Сафиуллама яздырам. Фаты й м а (язарга әзерләнеп). Нәрсәләр языйм соң? Мәргубә. Үзең килештерерсең инде, кызым. Шәйхулла карт керә. Таякка таянган. Көч-хәл белән атлый. Аны озатып X ә д и- ■ ч ә керә. Шәйхулла белән кычкырыбрак сөйләшәләр. Хәдичә. Әйдә, Шәйхулла абзый, әйдә. Түрдән уз! Ф а т ы й м а. Әйдүк, Шәйхулла бабай. Мәргубә. Әй ходаем, нигә йөри икән инде азапланып. Ш ә й х у л л а. Шаулама, карчык, карахтерымны беләсең бит... Хәдичә. Утыр, Шәйхулла абзый, утырып тор. Мин хәзер. (Чыга.) Фаты й м а. Утыр, Шәйхулла бабай. Шәйхулла (саклык белән генә утыра). Бик исән генәме үзең, Факиһә кызым? Мәргубә. Әй ходаем, нинди Факиһә булсын, Фатыйма диген! Шәйхулла (исе китмиче генә). Фатыймасы мыни. Исәнме, Фатыйма кызым? Ф а т ы й м а. Бик шәп, Шәйхулла бабай. Үзең исән-сау гына йөрисеңме? Шәйхулла. Дөбердәтеп. Мәргубә. Әй ходаем, кыймылдыйм әле, диген, ичмасам. III ә й х у л л а. Шаулама, карчык, карахтерымны беләсең бит. Фат ы й м а. Шәйхулла бабай бирешерлек түгел әле ул. Шәйхулла. Нәрсә дидең, кызым?
Тормыш җыры
2 X. Ә“. № 6 17
х Фатыйма. Шәйхулла бабай бирешерлек түгел, дим! Шәйхулла. Әйе. Беләкләр бераз җегәрлерәк булса, күрсәтер идем мин сезгә, тик менә аяклар гына тыңламый. Бил язылыр иде әле... Ә?.. Колак — чорт с ним инде. Күз яхшырак күрсә, кеше әйткәнне авызына карап та аңлап булыр иде. Мәргубә. Җитәр инде, карт, күп тыкылдыйсың. Шәйхулла. Шаулама дим, карчык, карахтерымны беләсең бит. Мәргуб ә. Фатыйманың вакыты тыгыз. Тиз генә хат яздырып алыйм дигән идем. Шәйхулла. Шулай диген. Бетте. Яз, язып бир. Сафиуллага язасыңмы? Фатыйма. Әйе, бабай, нәрсәләр языйм соң? Шәйхулла. Заманача итеп үзең килештер инде. Картыннан- яшеннән сәлам куй. Үзеңнән аерып әнт/Гарифулладан да хат килеп тора диген... әйе. Шәрифулланың орден алганын әйт. Мәргубә. Анысын язган идек инде. Шәйхулла. Тагы яз. Бер ишетмәсә, бер ишетер. Кат-кат ишетсә, бигрәк тә яхшы, чәмнәнеп китеп, үзе дә алып ташламасмы. Әнә, Гыйззәтдин кәрләсенең дә орден алганын әйт, өйдә, кәрлә булса да алган, диген. Мәргуб ә. Җамалый хатынының иргә чыгуын да әйтмисеңме? Шәйхулла. Андыен әйтеп тор- . масаң да ярар. Ф аты й м а. Тагы ниләр языйм? Ш ә й х у л л а. Колхоз эшләрен яз. Хатыннар сез эшли алмаганнарны да эшләп баралар, диген. Аларын үзең беләсең инде. Авылыбызны мактап газетка язалар, диген. Ф а т ы й м а. Аларын үзем белермен. Ш ә й х у л л а. Әйт: тизрәк шул мәлгунне җәһәннәмгә җибәрегез дә тизрәк кайтыгыз, диген. Югыйсә, атагызның эше ашыгыч — үләсе бар, диген. Мәргуб ә. Әй ходаем, әдәм рәтле генә сүзләр сөйләсә булмый микәнни. Шәйхулла. Шаулама карчык... Тагы шуны әйт: бөтен кеше эшләгән вакытта үземнең рәттән чыккан карт булып ятуыма бик эчем поша, диген. Фатыйма. Менә шул турыда үземнең бер сүзем, бар иде, Шәйхулла бабай. Шәйхулла. Әйтә бир, кирәкмәс сүз
әйтмәсеңне беләм. Кәгазь- каләм үз кулыңда. Фатыйма. Иң элек үзең белән сөйләшергә телим. Шәйхулла. Сөйлә, кызым. Фатыйма. Бар эшем дә яхшы бара, тик кешем җитми, бабай.. Шәйхулла. Нишләтик соң? Ф а т ы й м а. Шул т!урыда үзем сиңа киңәшкә барырга тора идем. Шәйхулла. Белмим шул, мондый эштә киңәш бирергә минем тузган акылның көче җитәр микән. Тылсым дигән нәрсәне белсәм, көлтәгә җан кертеп кенә кеше ясап бирер идем дә бит... Ф а т ы й м а. Бригадамда эшкә чыгалмый торган ике картым бар. Шәйхулла. Берсе Шәйхулла карт, дисеңме? Фаты й м а. Әйе. Ш ә й х у л л а. Эшкә чыгарга кушасыңмы? Ф атынма. Кушарга хакым юк. Үтенәм. Ш ә й х у л л а. Үтенәм, дисеңме? Фаты й м а. Әйе. Ш ә й х у л л а. Бәлкем чынлап та берәр файдалы эшкә ярарлык җирем калгандыр. Әлеге егет сүзләрен тыңлагач та, җилкенгәндәй булып куйган идем, бәлкем зерәгә түгелдер. Әйтеп кара, нинди эшең бар? Фаты й м а. Солы чабарга кирәк, Шәйхулла бабай. Ш ә й х у л л а. Ә? Фатыйма. Солы чабарга, дим! Ш ә й х у л л а. Солы чабарга? Миңамы? Фаты й м а. Әйе.
Шәйхулла авызын бер ача, бер йома, көлгәндәй итенә, нидер әйтмәкче, ләкин әйтә алмый,
Мирсәй Әмир
18
Я, Шәйхулла бабай, ни әйтәсең? Ш ә й х у л л а (сүзсез урыныннан тора. Вак-вак атлап, бик озак итеп Фатыйма янына килә. Кулын Фатыйманың иңенә сала). Көләсем килә дип торам, җылыйсым килә икән. (Елап җибәрә.) Әй кызым, кызым!... (Фатыйманы аркасыннан сөя.) Фаты й м а (урыныннан торып, егылмасын дигәндәй, картны кочып тота). Чү, бабай, мин бит көчләп кушмыйм. Ш ә й х у л л а. Миңа ялынырга калгач, чынлап та хәлең авыр икән, кызым. Алла ярдәм бирсен. Фаты й м а. Күрсәтеп кенә бирерсеңме әллә дигән идем, бабай! Ш ә й х у л л а (бераз тынычланып). Күрсәтеп кенә бирергә дисеңме? Фаты й м а. Әйе шул. Мәргубә. Әй ходаем, алҗыган карт бит инде ул. Күрәсең ич. Ш ә й х у л л а. Шаулама, карчык, карахтерымны беләсең бит. (Фатыймага.) Күрсәтеп кенә бирергә дисең-, ме? Җир өстенә барып җитә алсам, әллә карап карар идем дә, солы чапканда таза кеше дә миннән озын атламый анысы. Җир өстенә барып җитә алмам бит. Фатыйма. Җир өстенә ат белән илтеп куям мин сине, бабай. Шәйхулла. Алай дисеңме? (Бераз уйлап торып.) Яз Сафиуллага: үзем иртәгә, алла боерса, солы чабарга чыгам, диген. Мәргуб ә. Әй ходаем, башта чабып карар идең, ичмасам. Шәйхулла. Шаулама дим, карчык. Шаярма син минем белән. Күрәсең бит. Солы чабарлык егет икән әле мин... Әйе, Фатыйма әйткәч, зерәгә түгел ул. Әйдә, киттек. Әзерләнергә кирәк. Бүген кичкә миңа пешкән каймак ашатырсың. Иртән торуыма, күкәй куырып куярсың. Кая, кызым, хатыңны язып бетердеңме? Ал, карчык, әйдә, киттек. Мәргубә. Тукта, ашыкма дим, я көтмәгәндә өзелеп куярсың, алла сакласын. Шәйхулла. Шаулама, карчык, карахтерымны беләсең бит, я ачуымны китерерсең. Мәргубә. Әй, ходаем! Ачулансана, ачуың килеп ниемне кыра алырсың соң? Шәйхулла. Чыктым киттем булыр, яшь хатын алдым кайттым булыр. Әйе. Мәргубә. Әй ходаем. Нигә бу кеше дигәнеңнең теле картаймый икән!
Фат ы й м а. Хат әзер. Шәйхулла. Бик рәхмәт! Ал, карчык. Ярый, кызым, кирәк вакыты җиткәч, ат җигеп килерсез. Әйдә, карчык. Хәдичә керә. Хәдичә. Чү, Шәйхулла абзый, китәргә җыенмый тор. Әйдәгез, чәй эчеп алыйк. Шәйхулла. Рәхмәт, күрше, рәхмәг. (Чыга.) Хәдичә. Болай бер дә килешми инде, чәй эчмичә чыгарга теге. Мәргубә. Куй, күрше, юкны сөйләмә, чит авылдан килгән кунаклар түгел әле, керербез. Хуш, кызым, рәхмәт яусын, гомерең озын булсын. Киявең кайтып, бәхеттә, дәүләттә яшәргә насыйп булсын. Рәхмәт. (Чыга.) Хәдичә. Болай бер дә матур булмады инде, самоварым өлгергәч кенә... (Озатып чыга.) Ф аты й м а (ялгыз, көрсенеп). Чынлап* та, хәлең авыр, Фатыйма! (Язарга утыра.) Хәдичә әйләнеп керә. Хәдичә. Кызым, чәй эчеп аласыңмы? Ф аты й м а. Хәзер, әни. Хәдичә. Теге егетең чәй эчәргә килер микән? Ф а т ы й м а (кинәт сискәнеп, башын күтәрә, ачулы тавыш белән). Нинди егетем булсын минем! Хәдичә. Шул Фәрид дигән егетне әйтәм. Ф а т ы й м а. Колхозга эш белән килгән кешеләр күп булыр. Хәдичә. Әүвәлдән таныш кешең булганга әйтәм. "Фатыйма. Дөнья булгач, күз
Тормыш җыры
күргән кешеләр дә күп булыр. (Яза.) X Ә Д И Ч Ә. Ачыгып ЙӨрМИ микән дим. (Чәй урыны хәзерли.) Ф аты й м а (башын’ күтәрмичә). Анда ни эшем бар соң минем. Хәдичә (үз алдына). Тикмәгә болай кылынмый бу, хәерле булсын. (Фатыймага ишеттереп.) Андый кешеләр сирәк килә. Ф аты й м ,а игътибар итми. Үзе яшь кенә булса да, бигрәк олы акыллы бала. Фаты й м а игътибарсыз. Бер дә белмәгәне юк... үзе бик кечелекле... Кәперәеп тә бармый... Бигрәк матур аңлатып бирә... гел менә үз кешең белән сөйләшкән кебек инде... Фатыйма игътибарсыз. Авылда яратмаган кеше юк үзен. Фатыйма (кинәт ачуланып, сикереп тора. Гасабиләнеп). Нигә мактыйсың син аны миңа, әни? Хәдичә. Чү! Ни булды сиңа? Фатыйма. Үзем дә белмим мени соң мин боларны!.. (Ачулы атлап, үз бүлмәсенә чыга.) Хәдичә. Ахыры хәерле генә була күрсен...
Пәрдә.
(Ахыры киләсе санда).