ТОРМЫШ ЭЧЕНӘ ТИРӘНГӘРӘК
(Яшь язучыларның иҗатларына кыскыча обзор) Бөек Ватан сугышы елларында татар совет әдәбиятына күп кенә талантлы яшь язучылар килде, һаман үсеп, киңәеп, тулыланып барган безнең әдәбиятыбыз өчен бу зур һәм шатлыклы бер вакыйга Яшь язучылар үзләре белән бергә тулы кыйммәткә ия булган тормыш тәҗрибәсе алып килделәр. Аларның һәрберсенең үз биографиясе бар, аларның һәрберсе тормышны аның иң катлаулы һәм дәһшәтле чагылышларында күрде. Алар безнең киң илебезнең буен буйлап, иңен иңләп, аның иң ерак почмакларына — Сахалинга һәм Куриль атауларына кадәр барып җиттеләр. Алар Европаның да барлык дәүләтләрендә диярлек булдылар, Ман- җурияне, Кореяне күрделәр. Әйе, алар үз күзләре белән күреп, хезмәт ияләре өчен Советлар Союзыннан башка бер генә илдә дә чын азат тормыш юклыгына ышандылар. Аларның дөньяга карашлары бөтен дөнья күләмен кочып алырлык дәрәҗәдә киңәйде. Безнең яшь язучыларыбыз Совет Армиясенең гаять югары сугышчан мәктәбен үттеләр. Аларның бик күбесе кулларына корал тотып, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәй- сезлеге өчен сугыштых . Алар арасында пехотачылар һәм пулеметчылар, артиллеристлар һәм минометчылар, танкистлар һәм диңгезчеләр бар. Алар үзләренең беренче шигырьләрен һәм хикәяләрен сугыш шартларында, солдат землянкаларында, поход учаклары янында яздылар. Кемнәр соң ул яшь язучылар? Соңгы ике ел эчендә генә дә «Совет әдәбияты» журналы редакциясе һәм әдәби консультация бюросы 600 дән артык яшь автордан шигырьләр һәм хикәяләр алды. Шулардай 150 ләп башлап язучы консультация бюросы һәм редакция белән даими бәйләнеш тоталар. Алар арасында үзләренең талантларын күрсәт^ башларга өлгергән 20—25 иптәш бар. Бу иптәшләрнең кайберләре — Зәки Нури, Әнәс Кари, Н. Вафин, Әминә Бикчәнтәе- ва үзләренең кечкенә-кечкенә шигырь җыентыкларын чыгарырга да өлгерделәр инде. Бүтәннәренең җыентыклары басар өчен Татго- сиздатка тапшырылганнар. Яшь шагыйрьләрнең әсәрләреннән «Күтәрелештә» исемле шигырьләр җыентыгы төзелде. Җыентыкка 24 автор катнаша. Хәзерге вакытта яшь прозаикларның хикәяләреннән балалар өчен һәм зурлар өчен яңа җыентыклар төзелеп ята. «Совет әдәбияты» журналында яшь язучыларның әсәрләре елдан ел күбрәк басылып килә, шулай ук төрле җыентыкларда, дәреслекләрдә һәм «Кызыл Татарстан» битләрендә дә, сирәксирәк кенә булса да, яшь язучыларның хикәя һәм шигырьләре күренгәли. Совет Язучылары Союзы каршында яшь язучылар секциясе яшәп килә. Бу секция яшь язучы 1 Күп кенә талантлы яшь язучыларыбыз үзләренең шигъри сәләтләрен ачарга өлгермичә, туган ил өчен батырларча һәлак булдьгдар.^ Безнең арада шат күңелле Мәхмүт Вәдүт, тыйнак Исхак Закиров, хыялчан Касыйм Вахит, нечкә күңелле I аяз Мансур, зур өметләр вәгъдә иткән Мөхәммәт Әхмәтгәлиев һәм башка якын дусла рыбыз, каләмдәшләребез юк инде. Аларның якты истәлекләре безнең күңелебездә һичкайчан онытылмас. Исәннәр аларның ярты юлда өзелеп калган иҗатлары дәвам иттерәчәкләр. Тәнкыйть-библиография 115 ларның әдәби белемнәрен һәм осталыкларын күтәрүдә зур роль уйный. Кыскасы, яшьләргә үсәр һәм иҗат итәр өчен мөмкинлекләр бар. * † * һәрбер әдәбиятның өлгергәнлеген, дәрәҗәсен аның прозасы нинди югарылыкта торуы белән билгелиләр. Бу табигый дә. Чөнки тормышның бөтен катлаулылыгын, кешенең характерын бары тик зур күләмле проза әсәрендә генә тулы итеп ачарга мөмкин. Бүген безнең әдәбиятыбыз алдында төп бурыч булып, совет кешесен, аның югары мораль сыйфатларын, рухи йөзенең матурлыгын дөрес итеп күрсәтү тора. Совет әдәбиятының бүтән әдәбиятлардан булган аерымлыгы менә шунда. Шул ук сыйфат безнең әдәбиятыбызның реализмын һәртөрле бүтән реализмнардан аерып тора. Безнең язучы- ларыбыз совет кешесен яңа кешелек морален гәүдәләндерүче итеп, барлык алдынгы, яхшы сыйфатларына аерым басым ясап күрсәтергә һәм шуның белән бергә кешеләргә искелекнең, калдыкларын ташларга, алга барырга ярдәм итәргә тиешләр. « — Безнең совет әдәбиятыбыз <овет кешесен тагын да тулырак, тагын да киңрәк, тагын да югарырак күрсәтсен өчен нәрсә кирәк £ °Ц? Моның өчен совет реализмыНа революцион романтика хас буарга, киләчәккә карый белү, чынбарлыгыбызның үсешен алдан билг ели торган иң әһәмиятле тенденцияләрен күрә белү хас булырга Т1,еш. Әлбәттә, яңаны иске белән Көроштә күрсәтергә кирәк» һ Язучыларның, шул исәптән яшь ЯзУчыларның да, иҗатларын тикП1сргән чагында без менә шул та- бплэрдән чыгып эш итәбез. Яшь бучыларга ниндидер ташлама ясау ! /РЫнсыз, хәтта зарарлы булыр иде. Чөнки без совет кешеләренә җан азыгы бирәбез. Ә «безнең халкыбызның таләпләре һәм зәвыклары бик югары күтәрелде һәм шушы дәрәҗәгә кадәр күтәрелергә теләмәүче яки күтәрелә алмаучы кешеләр артта калдырылачаклар» (А. Жданов). ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча чыгарган мәгълүм карарларында безнең † 1 А. Фадеев. Москвада яшь язучылар ’Иференциясендә сөйләгән речениәм. әсәрләребезнең идея-по- литик дәрәҗәсе һәм художество сыйфаты югары булуы таләп ителә. Без моны аеруча истә тотарга тиешбез. Яшь яузычларның иҗатларына күз салсак нәрсә күрәбез? Яшь прозаиклар арасында соңгы елларда үг зләренең каләмнәре белән әдәбиятта еш күренә башлаучы Сафа Сабиров, Мул Шәриф һәм Әбрар Шамин иптәшләргә тукталыйк. Сафа Сабиров үзенең һөнәре буенча елга флоты штурманы. Күп еллар Тын океан флотында хезмәт итә, аның судноларында йөзә. Бүгенге көндә ул Идел пароходчылыгында эшли. С. Сабировның беренче хикәясе 1945 нче елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыкты. Без аның «Казан кызы», «Мистер тавык», «Карт эшче», «Бер мәҗлестә» исемле хикәяләрен беләбез. Сабиров хикәяләренең үзенчәлеге шунда, алар үзләренең бер яклары белән безнең данлы диңгезчеләре- безне, ә икенче яклары белән чит илләрдәге тормышны чагылдыралар. Диңгез темасы безнең татар әдәбиятында бөтенләй юк дип әйтерлек. Сафа Сабиров үзенең иҗаты белән бу өлкәдәге бушлыкны каплый алыр дип ышанасы килә. Шуңа күрә аның иҗатына булган кызыксыну бездә аеруча зур. Ләкин, хәзергә әле аның әсәрләрендә батыр диңгезчеләрнең образлары өстән-өстән генә, үтеп барышлый гына күрсәтеләләр. Ә асылда бу аның төп темасы булырга тиеш. Югарыда без совет әдәбият Т әнкыйть-библиография 116 тының төп бурычы совет кешесен дөрес итеп күрсәтүдә икәнен әйткән идек. С. Сабировның кулында совет кешеләренең көчле характерларын ачар өчен чиксез бай материал һәм мөмкинлек бар. Диңгез, океан, давыллар! Болар үзләре генә дә батырлык турында сөйли торган төшенчәләр бит. Инде С. Сабиров хикәяләренең икенче ягына күз салыйк. Югарыда санап үтелгән хикәяләрендә автор төп урынны халыкара темаларны ачуга юнәлтә. Хәтта ул үзенең бу хикәяләрен «Америкадагы очрашулар циклыннан» дип тә атый. Яшь язучының бу хикәяләрендә политик үткенлек бар. «Совет әдәбияты» журналының быелгы 4 нче санында басылган «Бер мәҗлестә» исемле хикәясендә ул буржуаз җәмгыятьнең ике йөзлелеген, ул җәмгыятьтә фашизмга каршы кичәге көрәшчеләрнең бүген никадәр кыен хәлдә яшәвен фаш итә. Кочегар Роберт батырлык күр^- сәтә. Ул ачык диңгездә немец самолетын бәреп төшереп, Америка пароходын коткарып кала. Ләкин үзе дә каты яралана. Соңыннан аның аягын кисеп алалар. Менә Робертның туган шәһәре ЛосАнжелоста бөек җиңү хөрмәтенә мәҗлес бара. Шул мәҗлескә кунак итеп чакырылган безнең диңгезчеләрдән берәү Роберт турында сөйли. Мәҗлес кайчандыр уз шәһәрләрендә яшәгән шул батыр хөрмәтенә бокаллар күтәрә, аның белән горурлана. Ләкин нинди ясалма горурлык бу! Швейцарның читкә борылуыннан файдаланып, залга ябык, сәләмә һәм аксак бер кеше килеп керә. Сөйләүче бу кешенең батырлык күрсәткән Роберт икәнен таныгач, залда кинәт үзгәреш туа, күпләр читкә борылалар, ә моңа кадәр кешелек турында ялтыравыклы сүзләр сөйләп торган хуҗа кызы: «Ул безнең урамда тыкшынып йөрүче бер сукбай инде шунда. Кайчандыр безнең пароходта эшләгәндә аягын имгәткән өчен генә әти аңа безнең тирәдә йөрергә рөхсәт итә» дич Күрәсез, автор үзенең әйтергә теләгән фикерен бик матур очлаган һәм без моңа ышанабыз. Мондый темаларга язу кирәк, әлбәттә. Шулай да бу, безнеңчә, яшь авторның төп темасы түгел әле. Безнең совет чынбарлыгыбыз чит илләрдәге тормыштан әллә никадәр матуррак}, баер|ак һәм язучы өчен чикләнмәгән материал бирә. Тик бу материалны күрә һәм күрсәтә белергә генә кирәк. Сабиров үз хикәяләренең сюжетларын төзи белә. Ләкин аның хикәяләре үзләренең художество эшләнешләре һәм тел чатаклыклары белән нык аксыйлар һәм автордан киләчәктә күп көч салуны сорыйлар. Яшь прозаиклардан үзенең каләмен уңышлы гына күрсәтеп килә торган Мул Шәриф колхоз авылын яхшы белүе белән аерылып тора. Аның хикәяләрендә чынбарлыкның, чын кешеләрнең җанлы сулышы сизелә. «Ярыш уты» дигән хикәясендә бригадир кыз Гөлсемнең хезмәткә ашкынуын, колхоз картларының патриотлыгын, фронттан кайткан Нурның зур тәҗрибәсен яхшы, ышандырырлык итеп күрсәтә алган. Хикәядә уңышлы детальләрнең күп булуы авторның нечкә кузәтчәнлеге барлыгы турында да сөйДиләр. Мул Шәрифнең башка хикәяләрендә дә мондый яхшы сыйфатлар бар. Ләкин ул хикәяләренең сюжеты өстендә ныклап эшләми. Шуңа күрә аның хикәяләре хикәядән бигрәк очеркка тартымнар. Шулай ук тел өстендә дә аның бик күп эшлисе бар әле. Сугыштан соңгы елларда безнең әдәбиятыбызда яңа бер исем күренә башлады. Бу — Әбрар Шамин иптәш. «Совет әдәбиятымның 1945 нче елгы номерында аның «Очрашу» исемле беренче хикәясе басылып чыкты. Бу хикәяне әле хикәя дип тә әйтүе кыен иде. Ул гади бер эпизод кына шикелле. Т әнкыйть-библиография 117 Ләкин авторның әле тотып та ала алмаслык кечкенә бер үзенчәлеге сизелгән иде. «Төргәк» исемле икенче хикәясендә без аның бу үзенчәлеген ачыграк күрәбез. «Тө1р- гәк» инде гади эпизодтан узып, кечрәк новеллага якын килгән парча. Әле быел гына басылган «Чәчәкле яулык» исемле хикәясе Әбрар Шаминның. һаман үсүгә таба баруын тагын да ышанычлырак күрсәтә. Тормыш тәҗрибәсе гаять бай булган бу иптәштән без киләчәктә чын әдәби әсәрләр көтә алабыз. Тик ул, басылып чыккан хикәяләрендә күзгә бәрелеп торган кимчелекләрне — ашыгучанлыкны, сюжет таркаулыгын, кешеләрне бер катлырак итеп сурәтләүләрне бетерергә тиеш. Яшь прозаиклар арасында киләчәктә яхшы әсәрләр өмет иттерә торган тагы ике иптәш — Ибраһим НуруллМн һәм Мөслиха <Нә- гыймова иптәшләрне күрсәтеп үтәсе килә. Нуруллин, университетта укуы сәбәпле, соңгы вакытларда иҗат активлыгын киметте. Аның элекке хикәяләре турында «Совет әдәбиятының алдагы номерларында чыккан И. Гази мәкаләсендә тулы һәм дөрес әйтелгәнлектән, монда шуңа гына басым ясыйсы килә: бу, һичшиксез, талантлы яшь автор хәзергә әле үзенең төп темасын тапканы юк. Ул үзенең хикәяләре өчен вак, икенче дәрәҗәдәге темаларны сайлый. Мәсәлән, «Кунакта» исемле хикәясендә, гарип кешене сөяргә мөмкинме, дигән тезисны куя. Бу, әлбәттә, безнең әдәбият өчен һич тә актуаль тема түгел. «Рәхмәтулла абзый» хикәясендә сугыштан кайткан фронтовик образы бозып бирелгән. Автор фронтовикларның иң зур өлешенә хас булган типик сыйфатларны күрә алмаган. Шушындый ук хәлне үзенчәлекле яшь прозаик Мөслиха Нәгый- мовада да очратабыз. Ул иң беренче чиратта үз геройларының эчке дөньяларын ачарга тырышкан булып, аларны, үзе дә сизмәстән, җанлы чынбарлыктан аера. Шуңа күрә аның геройларының хисләре һәм кичерешләре ясалма чыгалар. Нәгыймованың әсәрләрендә үткән заманның эстетик тәэсире бик көчле сизелә. Ә совет кешесе турында XIX нчы йөз кешесе турында язган кебек язып булмавы һәркемгә дә ачык. Геройларның эч’ке дөньяларын, әлбәттә, ачарга кирәк, ләкин чынбарлыктан аерып түгел, ә чынбарлык эчендә хәлдә. Нәгыймованың хикәяләре басылып чыкмаганлык- тан һәм автор алар өстендә эшлә- вен дәвам иттергәнлектән, без монда аларны киңрәк планга куеп тикшерә алмыйбыз. Ә гомуми күләмдә әйтелгән фикерләр яшь авторга үзенең хикәяләрен яңа баштан карап чыгарга ярдәм итәр дип уйлыйбыз. * * * Яшь шагыйрьләрнең иҗатына күчүдән элек шуны әйтергә кирәк, шигырь язучылар бездә бик күп. Шуңа күрә аларның һәрберсенә аерым-аерым тукталырга һичбер мөмкинлек юк. Ватан суышы елларында үзенен шигырьләре белән күтәрелеп чыгучыларның берсе Зәки Нури булды. Аның тормыш юлы бай. Партизаннар отрядында сугышып йөрүләре аны күп нәрсәгә өйрәтә, күп нәрсәләрне башыннан кичерә, һәм шунысы шатлыклы: аның тормыш тәҗрибәсе арту белән бергә ул иҗади яктан да үсә, байый, шаблоннан, бер урында таптанудан, үз үзен кабатлаудан котыла. Үз шигырьләренә җитди карарга өйрәнә, аларны җентекләбрәк эшли башлый. Хәзер ул инде үз шигъри йөзен тапкан язучы. Аның беренче кечкенә генә шигырьләр җыентыгын укучылар хаклы рәвештә җылы каршы алдылар. Чөнки 'аның шигырьләрендә җанлы фикер, гадилек, йөрәк хисе бар иде. Җыентыгына кермәгән шигырьләре дә үзләренең эчкерсезлекләре белән күңелне үзләренә Тәнкынть-библиография 11* тарталар. Менә аның «Пруссиягә керү» шигыре: Көн киткәнчә килде. Күктә йөзнең Ал бизәге булып нур янды. Бүләк игеп саклар идем безнең Очрашачак көнгә бу таңны. Без бу таңда дошман ишегенең Корыч бусагасын җимердек һәм бүләге безгә эшебезнең: Җиңеп, ерткыч өенә кердек. Яисә «Яшьләр җыры» исемле шигыре: Юк ул Кремльдә янган Йолдызга тиң дә. иш тә. Кирәкми безгә каргалган Берлин дә, Буда-Пеш тә. Илдә шифа яңгыр яуса, Җил иссә дә шифалы. Ил туфрагын учка алсаң Ташлап булмый бит аны. Хәзер Зәки Нури дошман тылында совет партизаннарының ге- роик көрәшен чагылдырган зур поэма өстендә эшли. Бу тема безнең татар әдәбиятында бик тансык тема. Без түземсезлек белән авторның әсәрен тизрәк тәмамлавын көтәбез. Фикергә һәм хисләргә бай булган байтак кына шигырьләрне Әнәс Кари, Әдип Маликов, Гиз Эль-Габид, Мәхмүт Хөсәен, Нур Шәриф, Самат Шакир, ЛА. Мөнир иптәшләр бирделәр. Әнәс Кари күбеснчә балалар әдәбияты өлкәсендә эшли. Аның «Нәниләргә бүләк» исемле шигырьләр җыентыгы балалар әдәбияты конкурсында бүләкләнүгә лаеклы табылды. Бу китап якын көннәрдә басылып чыгачак һәм ул чагында аның турында аерым сөйләргә мөмкинлек булыр. Балалар шигырьләреннән башка Әнәс Кари зурлар өчен дә шигырьләр, поэмалар һәм драма әсәрләре дә яза. Драма әсәрләре- ренең кайберләре колхоз-совхоз театрларында куелалар да. Гиз Эль-Габид иптәш сугыш елларында байтак кына үзенчәлекле шигырьләр бирде. Әле сугышның беренче көннәрендә ук ул «Кол булмабыз!» дигән шигырендә бо- лай язды: Халкым минем! Нинди дәһшәтле син Йөрәгең нәфрәт белән типкәндә! Баһадир сип, Курку белмисең син Дошманнарга каршы киткәндә. Соңгырак елларда язган шигырьләрендә аның каләме һаман ныгый, поэтик йөзе күбрәк ачыла барды. Аның бик күп шигырьләре фронт газеталарында басылдылар һәм укучылар аларны яратып каршы алалар иде. Гиз Эль-Габид шигырьдә үз юлын эзли. Шигырьләрен оригиналь итеп язарга тырыша. Аларда җирле колорит, җанлы фикер, гадилек күзгә ташлана. Карт Байкал һаман тирбәлә Гомерлек бишегендә. Эшелон керә үрмәләп Тар туннель ишегенә. Сулда — күкне каплап алган Соры гранит түбә. Ә уң якта — шашкан валлар Бозлы ярларны үбә... («Кайту») Мондый юллар авторда шигъри зәвык һәм талант барлыгы турында сөйлиләр. Яшь шагыйрь Әдип Маликовның шигырьләрендә без Сахалин тауларының һәм тайгасының иртәнге сафлыгын 'сизәбез. Ул үзенең «Атаудагы хисләр» поэмасы белән күтәрелеп чыкты. Бу поэмада солдат күңеленең иң тирән җирләреннән чыккан юллар бар. Шуның өстенә Әдип Маликов табигать күренешләрен гаҗәп оста бирә белә: Зәңгәрләнә таулар тезмәсе, Шадралана диңгез чалланып, Сыйпап үтә тыгыз тозлы җил Сахалинның бөек ярларын. Сугыш елларында Ленинградта үзенең беренче шигырьләр җыентыгын чыгарган Мәхмүт Хөсәен байтак кына яхшы лирик шигырьләр бирде. Аның солдат шинеле турындагы шигыре киң таралган. Бүтән шигырьләрендә туган илгә мәхәббәт хисләре, дошманнарга карата нәфрәт тойгылары көчле. «Сагынам» шигырендә җиңүче солдатның тышкы һәм эчке образы бик яхшы ачыла: Тәнкыйть-библиография 1’9 Басып торам Эльба ярларында. Әй, Россиям, миннән син ерак. Гөл яшисен ләкин җырларымда, Сине сагынып тибә саф йөрәк. Тирә-якка карыйм, Яулык белән Сөртә-сөртә манган тирләрен. Кара урман, зәңгәр күкләр күрәм, Искә төшә туган илләрем. Соңгы вакытларда үзләрен таныта башлаган Нур Шәриф, М. Мөнир, Самат Шакир, Газиз Нәбиул- лнн, Зыя Мансуров, Ләбибә Ихса- нова һәм башкалардан да уңышлы шигырьләрне, строфаларны бик күп китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин китергән кадәресе дә безнең яшь шагыйребезнең нигездә дөрес юл белән баруларын, әдәбиятка җитди карауларын, һәм идея, һәм художество ягыннан үсәргә омтылуларын ачык күрсәтә. Ләкин безнең яшь язучылары- бызның иҗатларында кимчелекләр һәм, шуның өстеиә, җитди кимчелекләр күп кенә. Кайбер яшь язучыларның иҗатларында политикадан читләшкәнлек, идеясезлек фактлары очрый, әдәби мастерлыкны тирәнтен өйрәнүгә җитди игътибар бирмәү, совет чынбарлыгының мөһим мәсьәләләреннән аерылу фактлары һ. б. күренеп китә. Без бу фактларга тукталып үтәргә Һәм яшь әдәби көчләребезгә ул Җитди кимчелекләрме бетерергә ярдәм итәргә тиешбез. * ** Татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле Һади Такташ «Шигырьләр көрәш коралы» диде. Шигырьгә мондый бәя бирү шагыйрьләр (шулай ук прозаикларның да) е стенә ' төшкән җаваплылыкның Н||кадәр зур икәнен бик ачык күрсәтә. Көрәш коралы ул һәрвакыт Үткен, нык, чиста булырга тиеш. Без бу корал белән иң бөек максат өчен — коммунизм төзү өчен КөРәшәбсз, шуңа күрә әдәбият ал- Льща куелган таләпләребез тагын Да арта. Безнең әдәби әсәрләребез *°Гарц идеяле, югары художестволы булырга, «... яшьләрне совет строена чын күңелдән бирелгәнлек рухында, халык интересларына чын күңелдән хезмәт итү рухында тәрбияләүдә партиягә һәм халыкка ярдәм итәргә тиешләр» (А. Жданов). Үкенечкә каршы кайбер яшь авторларның аерым әсәрләрендә әйтергә теләгән фикернең (идеянең) ачык булмавы күренеп китә. Менә Нәби Хәмитнең «Балдак» исемле шигыре. Автор сөйгәненең бармагындагы балдакның матурлыгын җырлый, әгәр дә башына кайгы төшсә шул балдактан үзенә дару эзләп табачагын әйтә. Бу шигырь белән автор нинди идея күтәрә, безнең яшьләребезне тәрбия итү эшендә мондый шигырьләрнең нинди әһәмияте бар? Турысын әйтергә кирәк: һичнинди әһәмияте юк. Бу шигырь үткән заман шагыйрьләренең иң начар сыйфатларын кабатларга маташудан башка бернәрсә дә түгел. Н. Хәмитнең башка шигырьләрендә дә мондый ят тавышлар очы- рый. Күрәсең, ул: «Шигырьнең кыйммәте нәни бер - идеяне кеше аңламаслык итеп язуда түгел, бәлки бөек идеяләрне җиңел, гади рәвештә, өч-дүрт җөмләдә әйтеп бирә алуда» (һ. Такташ) икәнен төшенми. Н. Хәмит барлык Я1йь язучыларыбызга караганда да тормыштан аерылган кеше, һәм аның җитди хаталарының сере дә шунда. Әгәр Н. Хәмит киләчәктә яхшы әсәрләр бирергә тели икән—безнең чынбарлыгыбыз эчендә кайнарга, совет кешеләренең чын хисләрен, чын теләкләрен чагылдырырга тиеш. Киресенчә булганда аның рифмалы такмазаларының беркемгә дә кирәге юк. Бүтән яшь авторларның иҗатларында да аерым тайпылулар кү- ренгәли. Мәхмүт Хөсәен үзенең «Сөяр идем» исемле бер шигырендә бер кызга: әгәр, эштән соң кайтасың дип буран куптармасан, кәҗә кебек киреләнмәсәң, үзеңне сөяр идем, дип әйтмәкче була. Иң элек совет хатын-кызлары Тәнкыйть-бнблиография 120 турында мондый дорфа сүзләр язарга һичкемнең хакы юк. Икенчедән, автор олы хисләр һәм зур фикерләр шигъриятенә омтылу урынына, бик вак һәм арзанлы нәрсәләр белән маташа. Бу яшь шагыйрьгә һич тә гафу ителерлек нәрсә түгел. Шуңа якынрак торган мисалларны башкалардан да китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин монда эш мисалларның санында түгел. Эш безнең әдәби яшьләребез үз әсәрләренең /идея дәрәҗәләрен күтәрү өстендә эшләргә, үз хезмәтләренең халык алдында җаваплылыгын бөтен тирәнлеге белән аңларга тиешлегендә. Яшь язучыларның барысына да хас булган тагын бер җитди кимчелек бар. Кайчакта алар, шигырьнең формасы, сүзләрнең музыкасы белән мавыгып китеп, гадилек, мәгънә аңлаешлылыгы турында оныталар. ^Менә Зәки Нуриның «Яңа юллар» исемле шигыреннән бер строфа: Полковникның планшеты белә һәм билгеле түгел башкага Сызыла ул нечкә сызык белән Штабтагы яшерен картага. Бу юлларның мәгънәсен төшенүе кыен. Әгәр дә укучы шигырьнең мәгънәсен төшенми икән, аның кемгә кирәге бар?- Безнең тормышыбызның бер үзенчәлеге шунда, ул кешеләрдә өзлексез рәвештә яңалык тойгысын сиземләү үткенлеген һәм һәрнәрсәне төшенергә, аңларга омтылыш тудыра. Яшь язучылар үзләренең барлык көчләрен халык белән, тормыш белән элемтәне ныгытуга юнәлтергә һәм үсешебезнең, һәрбер яна этабында актив рәвештә катнашырга тиешләр. Хезмәт темасы бүген безнең әсәрләребездә төп тема булып торырга тиеш. Халыкка сталинчыл яңа бишьеллыкны үтәүдә булышу—язучыларның төп бурычы. Безнең яшь прозаикларыбыз һәм шагыйрьләребез хезмәт темасына язмыйлар дип әйтеп булмый. Матбугатта инде Әдип Маликовның «Яшь токарьга», Мул Шәрифнең, Әбрар Шаминның хикәяләре, Зәки Нуриның «Белоруссиягә», Әнәс Кариның «Төзүче шатлыгы» М. Мөнирнең «Чүкеч тавышы» исемле шигырьләре күренделәр. Яшь язучыларның тормыш белән бер аяктан барырга тырышулары бик яхшы, макталырга лаеклы эш. Ләкин әдәбиятта чын поэзия һәм бизәлгән поэзия барлыгын онытмаска кирәк. Гасырларга калган әсәрләр һичбер вакытта да бизәнүгә мохтаҗ булмаганнар, киресенчә, аларда гаять дәрәҗәдә зур аңлаешлылык һәм гадилек бар. Ә яшь шагыйрь М. Мөнир чүкеч тавышы турында исә менә нәрсә яза: Миңа, дуслар, гади бу тавыш Кошлар сайравыннан кадерле. Йөрәгемә җыям һәр чыңлавын — Күпме сыйса, шуның кадәрле. Чүкеч тавышы! Гүзәл, матур' тавыш! Музыкасын гына яза алмыйм, Тимерченең йөрәк тибешен Мактап җырламыйча кала алмыйм. Бу бизәлгән поэзия үрнәге. Тимерче бу шигырьне укыгач, кулын гына селкәчәк. Мондый сай, төссез шигырьләр безнең яшь язучыларыбызның тормыш белән сугыш елларындагыча тыгыз бәйләнмәгәнлеген күрсәтә. Яшь язучылар үзләренең сугыштан соңгы темаларын тизрәк табарга тиешләр. Хәзергә әле бу тема алар- ның әсәрләрендә декларация төсендә, тышкы күренеш төсендә генә чагыла. Яшь язучыларның киләчәк иҗатларын күз алдында тотып, тагын шуны әйтәсе килә: яшь язучылар марксизм-ленинизм әсәрләрен * да, шулай ук матур әһәбият әсәрләрен дә җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнмиләр, укымыйлар. Ленин—Сталин әсәрләрен һәм рус совет әдәбиятын тирәнтен белмичә торып, бүген халык игътибарына лаеклы әсәр тудыруы мөмкин түгел. Без Александр Фадеевның һәм Александр Твардов- с к и й н ы ң за м а и д а ш л а р ы б у лып яшибез. Безнең халкыбызның талә Тәнкыйть-библиография бе дә алар тудырган әсәрләр белән билгеләнә. Димәк, яхшы әсәр тудыру өчен А. Фадеевны һәм А. Твардовскийны белергә, Шолоховны, Исаковскийны, Щипачевныһәм бүтән алдынгы рус, украин, белорус, татар язучыларын өйрәнергә -кирәк. Яшь язучылар яңа әсәрләр белән танышып барырга һәм шул jx вакытта классикларның иҗатларын, әдәбият тарихын яхшы белергә тиешләр. Гомумән, чын художник, «кеше рухы инженеры», югары белемле, үз заманының алдынгы кешесе булмыйча булдыра алмый. Табигать тарафыннан кешегә бирелгән талант аны зур көч салып эшләүдән һичкайчан азат итми. Күрә һәм күзәтә белү, ә соңыннан үз күзәтүләреңнән иң әһәмиятле- сен аерып ала белү, иң кирәкле һәм саран сүзләрне таба алу сәләте берәүгә дә җиңел генә бирелгәне юк ‘әле. Пушкинның, Толстойның, Горькийның, Тукайның, Такташның хисапсыз күп төзәтүләр, сызгалаулар белән тулы кулъязмалары аларның һәр юл, һәр сүз өстендә никадәр күп көч салып эшләүләрен ачык күрсәтә. Татар совет поэзиясенең иң яхшы вәкилләреннән берсе булган Һади Такташ шигырь язучылардан менә нәрсә таләп итте: «Шагыйрь укучылар тарафыннан онытылмаслык әсәрләр генә иҗат итәргә тиеш. Ә бездә тумас борын ук үлә торган шигырьләрне күбрәк язалар. Укучы аларга бер тапкыр күз йөгертеп чыга да, мәңгегә оныта». Безнең әдәби яшьләребез арасында кайберәүләр бу дөрес сүзләрне оныталар. Алар әсәр өстендә бик җентекләп, тырышып эшләргә кирәклеген, аны каткат күчереп язарга кирәклеген оныталар. Яхшылап акка да күчерелмәгән, грамматик хаталар тулып яткан әсәрләрен редакциягә китереп бирәләр. Кайчагында шигырь яки хикәя эчтәлекле дә була, ләкин ул шул хәтле шапшак итеп язылган, грамматик хаталар шул хәтле күп, — кулга аласы да килми. Бу зур, ләкин җиңел бетерергә мөмкин булган кимчелек. Моның өчен уз эшеңә хөрмәт белән карарга гына кирәк. Яшь язучыларның моннан соңгы үсешләре тигез генә, кыенлыкларга очрамыйча гына барыр дип уйларга ярамый. Аларга үзләренең иҗат эшләрендә бик күп кыенлыкларны җиңәргә туры килер әле, уңышлар уңышсызлыклар белән чиратлашыр, әдәбиятта үз әдәби юлыңны эзләү, сүз өстендә, язучылык осталыгын үзләштерү өстендә эшләү аларга шатлык та, борчылулар да китерер. Әмма бер нәрсә бик мөһим, яшь язучылар иҗат юлларының башында ук моны яхшы аңларга тиешләр. «Безгә барыбызга да, кадерле иптәшләр, — ди пролетариатның бөек язучысы Алексей Максимович Горький, — бездә, Советлар илендә, әдәбиятның бөтен дөнья күләмендә чиксез зур эшкә чакырылганлыгын һәм әле беркайда да һәм беркайчан да әдипләргә укучылар алдындагы җаваплылык безнең барыбызның да өстенә төшкән шикелле төшкәне булмавын аңларга вакыт, һәм укырга һичкайчан соң түгеллеген, безгә, бүтән һөнәр кешеләренә караганда, укырга күбрәк кирәклеген аңл!арга 'вакыт, чөнки без яңа чынбарлыкны сурәтләүчеләр булу белән бергә «тормыш укытучылары» да булабыз».