Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

МАКСУТ СӨНДЕКЛЕ А ТЕЛӘК
 
Нәрсә эшләр иде кеше, Теләк булмаса, Алдында өмет йолдызы Балкып тормаса? Нинди авыр болванканы Күтәртә теләк, Цехлар буйлап кызган тимер Шуыша гөрләп. Кызып эшли яшь вальцовщик. Тирдә коена, Шулай да бу эш анарга Ансат тоела. Кара син аның йөзенә, Мускулларына, 
Шулай эшли ала кеше Дәрт булса гына. Нәрсә җитә теләп алган Намус эшенә, Намус эше бетмәс куәт Бирә кешегә. Теләк булмаса, бу чуен Эрер идеме? Цехлар буйлап болванкалар Тезелер идеме? Вальцовщикка көч, дәрт бирә Бөек теләге, Шул теләккә ирешү өчен Тибә йөрәге.
 
ТУКУ ФАБРИКАСЫНДА Станоклар-станоклар, Гөр килә цехлар. Монда якты, таңга чаклы Яналар утлар. Станоклар — тимер куллар Ару белмиләр, Ак мамыктан аркаулыклар, Буйлык эрлиләр. Сөйләшәләр, гөрләшәләр Корыч көреләр, Мен-мен соса, уңга, сулга Очып йөриләр. Уралмый да, чуалмый да, Куллары утмы? 51 шь кенә кыз алып бара Ун станокны. Тыңла, илем, бәхет җирем, Тукучыларны, Ничек алар, уйнаталар Бу орчыкларны. Бер өзлексез — төн һәм көндез Эш кайный монда, Соса, шүре, корыч көре һәрвакыт кулда. Макта җырым, күңел кылым, Бу орчыкларны, Шаулап, гөрләп яңа күлмәк Тукучыларны. Алар илне — туган җирне Киендерәләр, Балаларны, аналарны... Сөендерәләр. Дан һәм /хөрмәт, шаулап-гөрләп Тукучыларга, Ярышларда алда барган Эшче кызларга!

21 
 
 
С. МИХАЛКОВ ★ 
ФИЛ—ХУДОЖНИК 
(Мәсәл) 
Ниндидер фил — художник бер пейзаж язган. Ләкин алдан, Чыгарганчы ил алдына, Күрсәтергә булган якын дусларына; Чөнки, белеп булмый ласа: Әгәр шәп чыкмаган булса? 
Фил бәхетле: якын дуслар Бар да килгән, моның сүзен тыңлаганнар. 
Нинди бәя ишетер икән? Җәнлекләрнең сүзе каты булмас микән? 
Зарыгып көткән минут җитте, Менә ачты картинасын,44 Кай берәүләр читкә китте, Кай берәүләр килде якын. 
— «Пейзаж һәйбәт» — ди Крокодил,— «Ләкин, кайда, күренми Нил!» 
— «Нил булмаудан нинди зарар?» — Диде Тюлень, — «Кайда бозлар? Кайда карлар?!» 
— «Туктагызчы», — диде шунда Сукыр тычкан, — «Нил елгасы, боздан, кардан Мөһимрәк нәрсә — бакча торып калган!» — «Мырк, мырк» — диде Дуңгыз шунда, — 
«Картина шәп чыккан, дуслар, матур гына, Тик безнеңчә, дуңгызларча караганда. Имән чикләвекләре дә кирәк монда». Фил һәр дусның киңәшенә колак салды, Буяуларын, пумаласын кулына алды, 
Дусларына ярау өчен. Салып үзенең бөтен көчен Тырышты ул: зәңгәр бозлар, Ап-ак кардан биек таулар,


 
 
С. Михалков Аннаң бакча төшерде ул, аннан тагын Боргаланып агып яткан Нил елгасын. Ясап куйды хәтта олы бер тәпән бал, Нигә дисәң. Аю дусның килүе бар. 
Төгәлләгәч картинасын, Дуслар җыелдылар тагын. Күрү белән бар да бердәм кычкырдылар- — «Боламык бу! Ни генә юк монда, дуслар!» Ник озаклап сөйләнергә? мәгънәсе бик ачык монда, Сак бул, иярмә филләргә иҗатында, һәрбер дуска булмас ярап, Эшең генә булыр харап. 
ДУҢГЫЗ (Мәсәл) Дуңгыз баласына, чыгып туган илдән, Бар дөньяны әйләнергә туры килгән. Күреп йөргән анысын, монысын, һәрбер илнең башкаласын. Байтак вакыт үтеп киткән, Бала дуңгыз буйга җиткән. Үсеп, юанаеп, тулып, Туган илгә кайткан... тәмам дуңгыз булып. Үз өендә ошамый бернәрсә моңа, Кырын карый анысына, монысына, Мыркылдый бу фәкать чит ил турысында, Аергысыз чит илдәге дуңгызлардан... Телгә алып, Мәсәл язып, Көлүе дә җирәнгеч, бит мондыйлардан! 
Г. Шамуков тәрҗемәсе