ӘХМӘТ ФӘЙЗИНЕҢ ПОЭТИК ЙӨЗЕ
1 « Әхмәт Фәйзи авыр һәм катлаулы «жат юлы узды. Ул матбугатка аяк басканда гражданнар сугышы тынган иде инде. Яшь советлар власте патша Россиясеннән мирас булып калган гомуми артталык, фәкыйрьлекне бетерү эшенә, сугыш елларында җимерелгән хуҗалыкны аякка бастыру эшенә кереште. Революция елларының, гражданнар сугышының героик, романтйк вакыйгаларын башларыннан кичергән корыч ихтыярлы батырлар илне яңа баштан кору эшенә керештеләр. Яшь шагыйрь шушы батырларның көрәшенә, фидакарьлекләренә сокланып карый, аларның хезмәтенә тирән ихтирам күрсәтә һәм үзе дә шул бөек эшкә кушылып китәргә омтыла. Шагыйрь үзен баштагы иҗатында көрәшче дә, төзүче дә итеп күрмәде. Ул, башка шагыйрьләр кебек, авыл яки шәһәр җырчысы булып конкретлашкан бер сукмактан килеп чыкмады. Ул үзен тапканчы, үзенең хисләрен бер тәртипкә салганчы байтак эзләнде, иҗат тәҗрибәләре ясады. Аның иҗатында, үзенең хисләрен билгеле бер тәртипкә салырга өлгермәгән һәм тормыштагы урынын да сайлап бетермәгән ярсу йөрәкле интеллигентның йөзе, аның эчке кичерешләре ачык чагыла башлады, һәм ул шул интеллигентның психо-идеологиясен, аның барлык саташу, тайпылулары белән, чигенү, сикерүләре белән, көчле Һәм зәгыйфь фәлсәфи карашлары белән революциягә килеп кушылу юлын, аның социалистик җәмгыятьнең үз кешесе булып әверелү процессын, совет патриоты, совет халкының батыр көрәшчесе булып танылуын чагылдырды. Без Әхмәт Фәйзи иҗатында совет интеллигентының мораль һәм идея ягыннан үсү, сафлану юлындагы кичерешләре белән очрашабыз. Бу үзе бер тарих, революциянең көчен раслый торган күренеш. Чыннан да, күтәренке романтизм, давыллы кичерешләр атмосферасы эченнән реаль чынлык чәчәк ата, яңа кешенең айнык күз карашы ялтырый һәм аның йөрәгендә тамыр җәя барган күркәм сыйфатлар балкый. Шушы гүзәл процессны, шул бөек үзгәрешне шагыйрь нык сизә һәм үзенең эпик һәм лирик җырларында күтәренке хис белән, патетик тойгылар белән җырлый. Тормыш алга барган саен, совет власте, коммунистлар партиясе, эшчеләр сыйныфы бер җиңүдән икенче җиңүгә күчкәй саен, Әхмәт Фәйзи көрәш һәм яшәү хисенең бөеклеген үткенрәк һәм конкретрак төстә аңлый. Аның иҗат үсеше шул тормыш белән бергә бара. Әхмәт Фәйзи иҗатында шатлыклы тойгылар, дәртле омтылышлар, ашкынуярсулар зур урын тота. Аңарда «кара өметсезлек,' икеләнү, ямьсез тойгылар» тудыручы иске тормышка нәфрәт, ләгънәт авазлар ишетелә; социалистик чынлыкның бөеклеге тудырган рух күтәренкелеге яңгырый. Ул совет халкының соклангыч сыйфатларын мактап
Г. Кашшаф
җырлый. Ленин, Сталинга иң мөкатдәс хисләрен юнәлдереп, аларга булган кайнар мәхәббәтен сурәтли. Шул рәвешчә Әхмәт Фәйзи социалистик чынбарлык шартларында алдынгы совет шагыйре булып җитешә. Түбәндә без шушы юлның барышын конкрет мисаллар аша күздән кичерәчәкбез. 2. Шагыйрьнең аерым әсәрләренә килгәнче, аңа хас булган гомуми характерларны билгеләп китәргә кирәк. Әхмәт Фәйзи гаять үзенчәлекле шагыйрь, ул үзенең стиле белән дә, контрастлар белән эш итүендә дә башка шагыйрьләргә ошамый. Аның иҗаты романтик күтәренке рухта ага, ул үзенең шигъриятенә утлы пафос, рухи ялкын һәм фикри көч салырга тырыша. Пөхтә эшләнгән шигърият аның ялкынлы темпераментын, яшьлек дәртен бөркеп тора. Шагыйрьнең тирәннән романтик дулкынлана белүен, хисләр иркендә калып, зур обобщениеләр ясаганда еш кына тормышның хосусый хәлләреннән, конкрет күре- нешләреннән аерылып китүен без күп кенә әсәрләрдә күрәбез. Ул гаять киң мәйданда, чикләнмәгән киңлек һәм иркенлектә йөзәргә, эпохалар, эралар белән эш итәргә, космик масштабларда очарга ярата^ Шушы хәл аны космополит шагыйрь итеп таныта. Хисләренең, фикерләренең чиген белмәгән шагыйрь, рамкаларга сыюны да белми. Ул милләт рамкаларын, билгеле бер төбәк рамкаларын атлап чыга, гомуми кешелек интересларына, космик киңлеккә омтыла. Ул совет халыкларының бәхет һәм яктылыкка килү юлларындагы бөек вакыйгаларның эчке тирән мәгънәләренә адым ясаганда, гомуми кешелек интереслары карашыннан чыгып эш итә, гомуми декларатив тавыш бирә. Шуңа күрә дә ул аерым бер милләтнең тормышын, аның көнкүрешен, горефгадәтләрен тасвир итүгә игътибарын юнәлдерми, табигать тасвирлары, матур пейзажлар белән дә мавыгып тормый. Шулай ук без аның иҗатында тулы канлы, бөтен гәүдәсе белән басып торган кешене дә күрмибез. Ул кешенең тышкы портретын, аерым образның үзенә генә хас булган характер үзлекләрен сурәтләми, ул гомуми кешене ала, гомуми кешенең хисләрен, ялкынын, уй-фикерләрен, гомуми көрәштәге урынын, иҗтимагый йөзен билгеләп китә. Ул революция кешесен, революция җитештергән кешене, революция давылы нәтиҗәсендә туган тормышның бөеклеген, матурлыгын, гомуми бәхет һәм шатлыгын җырлый. Аерым шәхесләрнең образларын сурәтләгәндә, шагыйрь үзенең лирик кичерешләрен, тормышка, революциягә булган шәхси мөнәсәбәтен, аны ничек аңлавын күрсәтә, һәм бу лирик образ фикер йөртүче, хыялга бай кеше булып килеп баса. Әхмәт Фәйзи, шуның белән бергә, контрастлар сөюче шагыйрь. Ул, бер яктан, чикләнмәгән масштаблар белән эш итә, икенче яктан, бик түбән дә төшә, ваклана. Бер яктан, Әхмәт Фәйзи социалистик революциянең эшчәнлегснә таң калып, революциянең киң колачына сокланып, шуларнЫ сурәтләргә омтыла. Икенче яктан, ачуланышкан.вакытта ир белән хатын ни эшләргә тиешләр дигән кебек обыватель «фәлсәфә»ләре белән дә мавыга. Бер карасаң, ул югары пафослы сүзләр белән җилгә каршы торуның шигъри хозурлыгын, көрәшнең тәмен сурәтли: Кадап куйган кызыл әләмнәрдән, Җилберҗилбер тору — үзе ни! Җимерәм диеп искән көчле җилгә Күкрәкләрне бирү — үзе ни! («Өермәләр», 1925.) Бер карасаң, үзенең хисләрендә, омтылышларында бик ваклана һәм җилгә каршы тору теләгенең нәкъ киресен чагылдыра башлый: . Ут яндырмыйм, торсын... ирендерә... Болай рәхәт... Тышта җил улын... Әллә кайдан шунда суык өрә, Тәрәзәгә дымлы көз сулый, («Элегия», 1925.) .
Әхмәт Фәйзинең поэтик йөзе
93
Әхмәт Фәйзи төбендә эпик җырлар шагыйре, тирән фикерләрне алга сөрүче, акылны алгы планга этәрүче шагыйрь. Ләкин аның фикерләре ялангач килеш түгел, бәлки шагыйрьнең эчке тойгылары, давыллы хисләре белән бик нык үрелеп биреләләр. Әхмәт Фәйзи оригиналь шагыйрь, аның үз авазы ачык һәм көчле ишетелә, аның үзенчәлекле иҗаты тирән ярлардан ага. Бу шагыйрьнең көчле якларын күрсәтү белән бергә, аның йомшак якла, рыннан күз йомып уза алмыйбыз. Бу нәрсә аның иҗат юлын тулырак итеп күз алдына бастырырга ярдәмләшер. 3. ' 1925 нче елда Әхмәт Фәйзи «Легенда» исемле шигырь язып чыкты. Бу шигырьдә романтик томанга төрелгән тын һәм . йомшак хисләр шактый буталчык фикерләр аша гәүдәләнә иде. Анда шагыйрь таби- .гатьнең көченә баш иеп, аңа табыну дәрәҗәсенә килеп җиткәнен күрсәткән иде. Шагыйрь ызанда үсеп утырган кызыл чәчәкнең (безнеңчә әйткәндә, шайтан таягының) гаере табигый сыйфатларын күрсәтеп китә: Далаларны чайкап дулаган җил Моның янына кнлеп туктаган. Кырау төшеп, акка төренгән җир, Ә бу калган... моны сукмаган. Яңгыр аны саклап дымлаган Куналмаган кыеп тузан да... Табигатьнең шундый кодрәтле бер үсемлеген кемдер өзеп киткән, чөнки автор шигырьнең азагын шушы ла й тәм а мл ы й: Кылганнарның серле моңына кушылып, Төннәр буе хәзер һәр көзне Кемдер шунда сулгый өзелеп-өзелеп: «Нигә өздең мине... ник өз...дең?!.» «Кызыл чәчкә» — әлбәттә көрәш символы түгел. Ул ялгыз хуҗалыклы кырның бер бизәге. Ялгызлык һәм ялангачлыкның күңелсез күренешендә котылгысыз бернәрсә. Шуңа күрә дә шагыйрьнең ул чәчәккә поэтик-романтик төс биреп, аны илаһлаштырып, мактап, ниндидер бер үкенү, кызгану хисе уятуы аңлашылмый. Автор бик тирәннән кәефсезләнеп, күзгә күренмичә чәчкәне өзгән көчне шелтәли, гаепли, аның мәгънәсезлеген күрсәтергә тырыша. Бу— аның тормышны расларлык көче
җитмәвеннән, политик аңының зәгыйфьлегеннән килеп туган бер парча иде. Моның төбендә табигатьңең кодрәте каршында баш ию ята иде. Бик характерлы, Әхмәт Фәйзи үзенең хисләрендә, темасында, фикерләрендә никадәр вакланса, шул кадәр каршылыклы настроениеләр тәэсиренә бирелеп китә. «Күмелгән эзләр» поэмасы бу яктан бик кызыклы. Аны автор, яшь эшченең үз тормыш хикәясеннән бер кисәк, дип тәкъдим итә. Ләкин монда яшь эшчегә хас булган тойгылар бик аз, вак буржуа интеллигентының йөгәнсез хисләре өстенлек алалар. Поэмада, ата-анасы эшче булган яшь егетнең революииягә чаклы булган хистойгылары аша адашып йөрүләре сурәтләнә. Әткәсенең аяк эзләрен җуйган шул егет «бөек Ленин аша чорны» сөя; ул үзенә туры юл таба. Төп юнәлеше, әйтергә теләгән фикере нигездә дөрес булган шушы поэмада буталчык образлар, каршылыклы хисләр, фикерләр тулып ята. «Кара елның давылы белән комга күмелгән бөек эзләр белән адашкалап, абынып, егылып... әмма күңелдән батыр сүзең белән көч җыеп, эзгә төшкән улың» кебек куе эпитетлар белән сыгындырылган юллар укучыда каршылыклы хисләр уята. Ничек инде «бөек эзләр» кешене адаштырсын, ничек аны аяктан ексын?! Кешене юлга төшерә алмаган эз — ничек бөек була ала? Шагыйрь, бер яктан, үзенең революциягә, хезмәткә кушылып — туры юл табуы өчен шатлана. Шунда үзенең бәхетен күрә, тик шул ук вакытта ул үзенең элекке хисләреннән дә аерыласы килми. Күңелен кисеп кергән эзләрнең кайсысы күмелергә тиеш — автор аны ачык әйтә алмый әле.
Г. Кашшаф
94
Әхмәт Фәйзинең давыллы хисләре, интеллигенциянең советлашу процессын һәм күркәм сыйфатлы яңа кеше, совет көрәшчесе — патриоты булып әверелү процессын гәүдәләндергәнгә күрә, андагы каршылыклар — социаль каршылыклар түгел, билгеле: ул совет кешесенең үсү юлындагы төрле моментларына күз ташлый, бөек үзгәрешнең, рухи каршылыкларның, хисләр бәрелешенең тирән эзләрен чагылдыра; яңа кешенең характеры формалашкан чагында, төрле очраклы күренешләргә дә тавыш биреп киткәли. Аның әсәрләрендә тормышның лирик чагылышы күренә. Ә тормыш исә бик катлаулы һәм төрле төстә сурәтләнә. Аңа бер генә юлдан килү һәм бер генә фактка карап бәя бирү мөмкин түгел. Аның төрлелеген, катлаулы булуын аңлаган шагыйрьдә барлык хисләр һәм кичерешләр уянырга тиеш. Әхмәт Фәйзи әнә шул төрлелек кабындырган тәэсир белән уртаклаша. Ул гигант төзелешләрне сиземләвен яза, ул бөек чорны, шул чорның кешеләрен һәм аларның героик көрәш һәм хезмәтләрен укучыларына тойдыра. Шул рәвешчә илнең зур вакыйгалары темпераментлы сүзләр аша теркәләләр; шул рәвешчә төрекмән ат- лылары, папанинчылар эпопеяләре, Сталинград һәм Ленинград эпопеяләре турында патетик поэма яки легендалар сөйләнә. Болар шул вакыйгаларның шагыйрьгә ясаган тәэсире аша җанланалар. Әдәбиятка, сәнгатькә булган карашын, Әхмәт Фәйзи «Шагыйрь» исемле ак шигырендә чагылдырды. Бу шигырьдә ул тормышка төрле яктан килеп карарга һәм аны төрле киңлектә яктыртырга мөмкин булуын әйтте. Ләкин ул шигырь 1939 елда, инде Әхмәт Фәйзи укучылар массасына бик күп җыентыклар биргәннән соң, татар совет әдәбиятында үз йөзен күрсәтеп, үз авазын ишеттергән көчле һәм үзенчәлекле шагыйрь булып танылганнан соң язылуына карамастан, шактый буталчык хисләрне эченә ала иде. Нинди киңлек монда! Азой эрасының Иң беренче t Дулкыннары чәпчүеннән алын, Безнең бөек Конституциянең Соңгы пунктына кадәре Темалар океаны! Ташлан һәм йөз!
дип шагыйрь, тормыш эченә, темалар
океанына ташланырга кирәклекне әйтте. Шунысы характерлы, автор Азой эрасы белән бүгенге көнгә чаклы булган ике арада йөзеп йөрергә һәм эпик әсәрләр тудырырга куша. Моны ул үзенең иҗатында эпохалар ясый торган бөек вакыйгаларны, зур иҗтимагый борылышны яки бәрелешләрне гәүдәләндерү дип аңлый, шул. вакыйгаларның бөеклеген җырлый торган эпик әсәрләр булдыру дип карый. Ә менә шушындый бөек вакыйгалар арасында булган гади тормышны, үзенең кайнарлыгы, давылы белән дә табигыйлектән чыкмаган көндәлек вакыйгаларны Әхмәт Фәйзи эпик әсәрләр тудырырга көче җитмәгән шагыйрьләргә «лирика энҗесе» эзләү өчен калдыра. Эпик җырга көчең җитми икән, Ташла аны. Чум һәм алып чык син Диңгез төбендәге кабырчыклар Эченә төренеп яткан энҗеләрне — Лирикаң энҗесен... « Син ач безгә Диңгез төбенең серле әкиятен... Бу бик сәер ишетелә. Бер яктан «ташлан һәм йөз», икенче яктан, диңгез төбенә «чум», яки син эпик җырлар эчендә йөзәсең, яки лирика энҗеләрен алып чыгасың! Лирика энҗесен тормышның төбенә чумыщ аның кабырчыклары эченнән актарынуны шагыйрь, вак детальләр, аерым кисәкләр — бизәкләр белән мавыгу дип аңлый. Сип чум, син чум тема океанына! Бәлки сиңа берни очрамас, — Тик анда да чумуың юкка булмас, ... Бу тик бары тагы да тирәнрәк чумарга йөгереп килү өчен артка чигенү... Тема океанына чуму белән тиешле нәтиҗәгә ирешмәскә мөмкин
Әхмәт Фәйзинең поэтик йөзе
95
икән, ләкин авторның әйтүенчә, моның өчен өметсезләнергә ярамый, чөнки «бу уңышсыз чумуының тирән көрсенүен» алып чыгасың. Ләкин бу көрсенү үзе нәрсәне аңлата? Бу — шагыйрьнең иҗат газабы тудырган хисләреме? Шагыйрь моны аңлатмый. Шуңа күрә, шагыйрьнең роле нәрсәдә, ул кем һәм аның бурычы нидән гыйбарәт, — дигән сорауларга да ачык җавап табып булмый. Бер яктан, шагыйрь «йөрәгенең олылыгы белән» дөньяны таң калдырып, бөтен дөньяны шул йөрәк эченә сыйдырырга азапланмаска тиеш. «Диңгез сыймый синең йөрәгеңә, ә син үзең аның дулкыннары чәчрәвеннән туган бер тамчы гына!» Бу' сүзләре белән Әхмәт Фәйзи шагыйрьне җәмгыятьнең үз җимеше таныганлыгын әйтә. Икенче яктан, ул шагыйрь йөрәгенә тормышны сыйдыра алмавы белән көчсезлеген күрсәтә. Шуңа күрә ул «тамчы»ның иҗтимагый көчен, диңгезне үз файдасына карата дулкынландыра алырлык поэтик куәтен күрмичә уза. Океанга «чумып» та «лирика энҗесе» бирми калырга ярагач, шагыйрь гомумән төзүче, оештыручы булудан бигрәк, күзәтүче яки тоючы булып кына кала: Берни белән чикләнмәгән Бөек иркенлекне тою Тагы да яхшы! Ә бит шул иркенлек синеке ул — Син аңарга хуҗа һәм җырчы.
Шуңа күрә шагыйрь тар бүлмәдән «һавага, диңгез ярына» чыгарга тиеш, ул «диңгез дулкынының тозлы сулышы белән» суласын. Моның белән Әхмәт Фәйзи интим җырларга дошманлыгын белдерә, чынбарлыкның көрәш һавасын суларга ашкына. Ләкин биредә инде океанда йөзү дә, диңгез төбенә чуму да күрсәтелми, яр буеннан күзәтү мәсьәләсе куела. Шул рәвешчә, Әхмәт Фәйзи үзенең ролен һәм үзенең бурычларын ачык итеп күрсәтмәде. Шактый буталчык фәлсәфәсе белән мавыгып, ул, поэзиягә карата дөрес фикерләр әйтү белән бергә, язучының иҗтимагый ролен романтик сүзләр болыты астына яшерде.
Әхмәт Фәйзи үзенең кыска шигырьләрендә, лирик энҗеләрендә
эшчеләргә, производствога карап юл тотты. «Днепр кочагында» исемле шигырьдә:
«Шаула! Илне электрлый торган Көпчәкләрне Ходка әзерлә!» —
дип ул Днепрострой төзелешен мактап җырлады. Бу — халык хуҗалыгын аякка бастыру, илне индустрияләштерү өчен көрәш еллары иде.
«Күрдеңме син шунда, Кара төтен бөркеп, Морҗалардан үрләвен, Сиздеңме син мичнең җиңү уты Күкрәкләргә кереп дөрләвен...» («Еллар бусагасында»)
кебек юллары белән ул Советлар илендәге гигант төзелешләргә карап рухланганын күрсәтте. Илнең уңышлары аны тирәннән дулкынландыралар иде һәм ул шул уңышлар тәэсире белән оптимистик рухлы, күтәренке күңелле лирик парчалар иҗат итте. Ләкин ул үзенең шагыйрьлек талантын барлык көчкә эпик җырлар аша гына җәеп җибәрә алдЫ. Аның поэмалары моны бик ачык күрсәтәләр. Әхмәт Фәйзи 1933 елда «Флейталар» исемле поэмасын язды. «Флейталар» Әхмәт Фәйзи иҗатында зур урын тота. Бу аның үсешендәге этапны чагылдыра торган әсәр. Моның белән ул иҗатында зур борылыш ясады, тәртипкә салынып бетмәгән хисләрен авызлыкларга, аларны ачык һәм якты эзгә бастырырга көрәшкәнен күрсәтте. Бу аның үзенә үзе сынау ясавы» үз-үзен тәнкыйтьләве, барлык иске, интеллигентлык йомыклыгыннан» вак буржуа бунтарьлыгыннан азат булырга, аларны юкка чыгарырга керешүе иде. Бу аның рухи, мо
Г. Кашшаф
раль сафлану, олыгаю һәм җитлегүе иде. Бу зур күләмле автобиографик поэмада шагыйрь вак буржуаз иллюзияләр белән мавыгып йөргән ‘романтик интеллигентның революция чынлыгы аша «бөек чор кешесе» булып әверелү юлын сурәтли:
Ә мин бунтарь һәм тар ялгызлыкны. Ятимлекне җиңдем. Минем семья, — азат хезмәт иле, һавам иркен киңлек! Мин яшәсәм элек каргалып, — Порт юк, дус юк, ил юк, — Хәзер бөтен ил — минеке! Дуслар — миллион! Мин масаям, мине күккә чөя Бөек исем хисе: Бөек кеше түгел мин, шулай да Бөек чор кешесе!
Әхмәт Фәйзи сурәтләгән бу ин- теллигент-бунтарь, индивидуалист кеше. Шагыйрь аның революциягә китереп салган көчен, хезмәтен күрсәтми, ул интеллигент, аңы, акылы белән, фикерләренең логик үсеше белән революциягә килә, башкаларның көрәш нәтиҗәсе тудырган романтикалы реаль чынлык аны үстерә. Башта ул яшәү мәгънәсен югалткан кеше булып, исереклек белән сәбәпсез бунтарь булып йөри; ул пессимист, аның реаль тормыш белән һичбер алыш-биреше юк. Шул ук вакытта илдә революция бара, аның абыйлары көрәштә чыныгалар, яшьлек өчен, тормыш өчен корбан булалар. Көрәштә үлгән абыйсы җиңү сәламен каны белән язып, дусларына калдыра. Бу сәлам, көрәшченең дуслары тарафыннан бунтарь интеллигентка җибәрелә:
Хат язабыз сиңа, Герой сугышчының туганы Кем икәнне сынап. ... Көрәш юлы көйсез... кытыршы... Эстафета ерак... Без егылсак, яшьлек егылмас, Яшьлек илне урар; Без егылсак, безне алыштыр, Хәзергә хуш, дускай! Абыйларының көрәше, я шул көрәшнең логикасы аны айныта һәм ул «революция штабына» килә. Вак буржуа интеллигентының, эчке (оргия) мәҗлесләре героеның, үз- үзенә, үзенең
яшьлегенә, тормышына каршы чыккан бунтарь-эгоист- ның эволюциясе поэмада конкрет көрәш, конкрет хезмәт аша күрсәтелмәгән. Бу интеллигент йөрәго белән, «тапланмаган намусы»ныи эчке этәреше белән чынлыкка таба омтыла. Аңа революция, көрәш логикасы ярдәмгә килә. Ул үзенең шашкан тойгыларына, дәрт һәм ташып торган көченә урын таба. Бөек социалистик революция, ин- дивидуалистэгоистик сөреме белән исергән мондый интеллигентларга чын юлны күрсәтеп бирә, яшәү хозурлыгын, тормышның бөеклеген, көрәшнең тәмен тоярга ярдәм итә. Интеллигенцияне яңадан тудыра, яңа кеше ясый. Поэманың идея әһәмияте шуннан гыйбарәт. «Флейталар» Әхмәт Фәйзи иҗатын характерлый торган бер поэма. Аның тышкы төзелеше дә шагыйрьнең манерасын күрсәтеп тора. Анда тасвирга урын юк. Кешенең портреты, кыланышы, вакыйганың обста- новкасы күрсәтелми. Алар урынына автор күп нокталар гына төртеп китә. Биредә фикер генә бирелә, һәм бары фикер генә шагыйрьнең хисләрен били, фикер аның хәрәкәте белән идарә итә. Революция тудырган тормышның матур мәгънәсен аңлый алырлык дәрәҗәдә фикер йөртүе белән ул пессимизмнан, һәлакәттән, индивидуализм баткаклыгыннан котыла, җанны өшетә торган, рухны тончыктыра торган тормыштан аерыла. «Флейталар» поэмасыннан соң Әхмәт Фәйзинең иҗаты шактый активлашты. Ул совет кешесенең героик хезмәтен, көрәшен яктыртуга, аның рухи байлыгын сурәтләүгә таба борылды. Моннан соң язган аның лирик парчалары уңышлы һәм аңлаешлы иделәр; алар җылы, йөрәккә ятышлы булып яңгырыйлар, югары шигъри техника белән язылалар.
Әхмәт Фәйзинең поэтик йөзе
гән көче бирелгән. Аның чиксез сәләте, таң калырлык чыдамлыгы, ихтыяры гәүдәләнгән, юлбашчыга булган кайнар мәхәббәте ачылган. Поэма бүгенге көннең чынлыгын, авыр һәм героик чынлыгын күрсәтеп, аның киләчәгенә дә күз ташлый, алдагы бөек эшләргә, бөек җиңүләргә дәртләндерерлек юллар тезә: Саубул, комлык, безнең яңадан кайтып, Шәһәр саласы җир! һәм бу коры хыял түгел, укучы моның реаль чынлык икәненә ышана, большевиклар тарафыннан планга куелган шәһәрнең комлык эченнән үсеп чыгачагына шик тот- . мый, чөнки совет халкы теләге корыч киртәләрне җимерә, һәм илңең географиясен үз зәүкына каратып үзгәртә: Кәрван бара. Үчегеп авырлыкка Сугышып, чыныгып бара, Легендалар, кыю мифларны, Әкиятләрне артта калдырып, Безнең чынлык бара. 6. «Дала һәм кеше» исемле поэма Сталин эпохасының бөеклеген, хозурлыгын җырлауга багышланган. Ул Сталинга кайнар мәхәббәт, тирәннән бирелгәнлек белән сугарылган. Бөтен ил, барлык халыклар үзләренең якты карашларын шул бөек исемгә юнәлтәләр, эшчән кулларын аңа сузалар, бәхетле йөзләрен аңа юнәлдерәләр. Тарихта тиңе булмаган Ленин һәм Сталин образлары шагыйрьне тирәннән дулкынландыралар. Шагыйрь шушы бөек образларны гади сүзләр калыбыннан чыгарып, теманың идея көчен гәүдәләндерү юлыннан бара. Тирән зәвык белән эшләнгән поэтик юллар шагыйрьнең ихтыярыннан туган кайнар хисләрен бөркиләр. Чишмә суы кебек саф һәм тигез ритмлы «Кара таш ник дәшми» исемле балладаны Әхмәт Фәйзи Ленинга багышлый. Баллада Ленин мавзолееның тарихи әһәмиятен сурәтли, аның аша Ленинның бөеклеген күз алдына бастыра.
5. Чикләнмәгән иркенлек һәм күрелмәгән киңлекне хәтерләтә торган «Дала һәм кеше» поэмасына күз салыйк. Әхмәт Фәйзинең поэтик һәм фикри көченең тирәнлеген һәм ярсулы булуын бу поэмадан да ачык күрергә була. Биредә шагыйрь социалистик революция үстергән чынбарлыкның героик характерын .гәүдәләидерүнс күздә тота. Ул эссе комлык аша узган Төркмәнстан ат- лыларының сәяхәте үрнәгендә, барлык совет халкының авырлыкларны җиңеп алга баруын, бөек Сталинга, социализмга таба кайнар омтылуларын чагылдырган. Эссе һәм ком чүле монда шагыйрьнең әйтергә теләгән фикерләрен көчәйтү өчен фон итеп алынган. Ком чүленең географик күренеше, пейзаж авторны кызыктырмый, чүлнең «физик» тәэсире турында да ишарә генә бирелә: Кыйммәте юк монда фил тешенең, Балык мөгезенең; Кадере юк монда «җир алласы» — Алтыныңның синең. ... Үз өстендә дала мең-мең еллар Күп кешеләр күргән. Алар аңа я су түләгән, Я гомерен биргән. Ком чүленең усал чынлыгы өстеннән кәрван бара. Бу кешеләр стихия көченә баш ияргә уйламыйлар, аларны бу чүл шомга салмый, куркытмый, алар җырлап баралар. Ниһаять, ат туктый. Комлык шатлана, горур кешене җиңдем, дип уйлый. Ләкин кеше бирешми, ул флягасындагы суны атына салып бирә: Син эч, атым, безнең юлны Бикли алмас дала. «Москва» диеп чөнки атала Безне көткән кала. Чөнки Иосиф Сталин исемле Безне көткән кеше. Ада кнлә кешеләр бу чүлдән дә каты Авыр чорлар кичеп. Көчле һәм матур әйтелгән юллар бу. Монда безнең совет чынбарлыгы тирән, дөрес фикерләр уятырлык итеп әйтелгән. Монда совет х?лкының җиңүгә булган омтылышы, социализмны яулап алуга юнәл- 7*х- ә.- .v 6. 97
Г. Кашшаф
93
Бер чардуган тора керән таштан Дүрткел баскычсымап, Каплый алмый аны караңгы төн. Каплый алмый томан. Ул зур түгел, әмма дөньяга ул Зурлык биреп тора. Биек түгел, әмма бөтен дөнья Аны күреп тора. Анда йоклый җирнең зур кешесе Мәңге йокы белән, Тик үтүче моннан кабынып үтә Яшәү уты белән. Бу юлларда Ленинның үлемсезле- ге, бөтен дөньяны яктыртып торучы даһи акылы — һәм аның беркайчан да сүнмәячәге йөрәк җылысы белән әйтелгән. Кара таш — монда кешелекнең кайгысын, сагышын күрсәтә. Ленинның үлеме — «кайгыларның бөтен чикләреннән ашкан кайгы» итеп сурәтләнә, һәм мавзолей — бөек чардуган — кешелекнең сагышын, кайгысын белдереп тору белән бергә, ул аңа яшәү уты кабындыра, ул кешелеккә рух һәм көч биреп тора, халыкларның сүнмәс мәхәббәтен чагылдыра. Аннан үтә меңнәр, миллионнар Акрын гына, дәшми, Бу дәшмәүдә күп сүз, чөнки монда Үлемсезлек яши. Шагыйрь үзенең фикерен көчле һәм тулы итеп яктырту өчен оригиналь форма тапкан. Кыска, җыйнак һәм көчле эчтәлекле бу баллада шагыйрьнең иҗат уңышларыннан берсе. Әхмәт Фәйзи әкият, балладалар формасына бик еш мөрәҗәгать итә. Ул моны үзенең әйтергә теләгән фикере үтемле Һә1и җиңел аңлашылсын өчен генә эшләми, бәлки совет чынбарлыгы, аның героик көндәлеге, чорыбызның бөеклеге әкиятләрдә генә күрергә .мөмкин булган бер кыюлыкта, киң колачлылыкта, соклангыч эшчәнлектә чагылганга шулай итә. «Ак аю» исемле балладасының җәяләр эчендәге исемен «Чын әкият» дип КҮЮ да характерлы. Бу баллада, «Дала һәм кеше» поэмасы кебек үк, совет халкының батырлыгы, ихтыяры, көченең чик- сезлеге турында сөйли. Аның котыпны яулап алуы моңарчы әкиятләрдә генә очратырга мөмкин булган бер казаныш. Ә ул үзе чын, ЧӨНКИ: Бу корыч нәселнең эчендә Җир йөзе күрмәгән көч ята, Бу корыч нәселне, әй, Котып, Син түгел, җир яңа очрата. Папанинчылар эпопеясенә багышланган бу баллада совет кешесенең иҗат кыюлыгы турында сөйли; аның эше, теләген тормышка ашыруы әкиятләрдәге фантазияләрдән ашып китүе турында
җырлый. Бу чын әкият боз котыбының ялгыз хакиме булып яшәгән Ак аюны көлке планга куеп сурәтли һәм аның көлкеле образы аша безнең чынлыкның героик табигате ачыла. Пионерларның яшьлек дәртен, тормышка булган ашкынулы мәхәббәтләрен, оптимистик карашларын, бай рухларын, якты киләчәкләрен ул шулай ук баллада төсендә «Көзге әкият» исемле күтәренке рухлы фәлсәфи әсәрдә чагылдырды. Бу әсәр совет балаларының уртак бәхетләре, чиксез мөмкинлекләре, гүзәл яшәешләре турында җырлый: , i I Залга чын һәм тере яз булып, Пионерлар керде... Алар керде каеннарның шаулап Бөреләнүе кебек, Язгы чыкның кояш белән чагылып Төрләнүе кебек... Алар керде, чорның чигенмәс Вәгъдәләре булып, Урнаштылар төрле җиргә, кояш Шәүләләре булып. Әхмәт Фәйзинең кыска шигырьләре дә шундый ук киң иҗтимагый тормыш турында җырлыйлар, совет чынбарлыгы җирләштергән хакыйкатьне көйлиләр: Ачы турылык булды безнең дус, Дошман: ялагайлык, куштанлык. («Оптимистлар жыры») Әнә шул турылык, намуслылык, кешелек дөньясын таң калдыра торган кыюлык, фидакарьлекләр турында шагыйрь бик күп политик лирика бирде. Алдагы бәхеткә» алдагы шатлыкка омтылучы совет кешеләренең оптимистик карашларын гәүдәләндерде. «Җырлар кыюлыгы җитә алмаган» бөеклеккә
Әхмәт Фәйзинең поэтик йөзе
99
менгән большевикларны — стратосфераны яулап алучыларны мактап җырлады. Еллар манар чәчне көмешкә, Үтмәсләнер күзләр карашы... Ләкин йөрәк чакырыр җиңешкә Йөрәк калмас алҗып, адашып... («Юнгштурмлы яшьлек онытылмас») кебек юлларда Әхмәт Фәйзи совет халкының героик хезмәттә яшәреп тора торган ашкынулы дәртләрен бирде. 14лебезне характерлаган вакытта да, ул андагы «алгы бик дәү көрәш өчен туып килә» торган «бронь кешеләр»нең күпчелегеннән чыгып эш итте, аларныц тынычлыгын, миллион елларга җитәрлек таза нигез корып ятуларын горурлык белән раслап китәргә тырышты: Анда һәрбер сеңер Җәя кебек тарткын. Җиңеш белән бүрткән һәр тамыр, — диде һәм ул шушы кыска юлларда совет халыкларының үзенчәлекле сызыкларын күз алдына бастырды. 7. Бөек Ватан сугышы елларында Әхмәт Фәйзи баллада жанрын тагын да үстерә төште. Ул моны фашизм өстенә утлы сатира уклар ату өчен файдаланды, совет халкының рухи бөеклеген, бердәмлеген һәм җиңү өчен тупланган көчле ихтыярын чагылдыру өчен кулланды. Шагыйрьнең бу чордагы иҗатында шундый ук күңел көрлеге, дәрт, ярсулы омтылыш бөркелеп тора. Бу яктан аның «Туу сулышы» исемле поэмасы бик характерлы. Патетик поэма дип исемләнгән «Туусу- лышы»нда Әхмәт Фәйзи Ленинград оборонасының героик эпопеясен күбрәк эстетик сиземләү белән күз алдына бастыра. Шагыйрь тугыз йөз көн камалуда торган, бик күп газаплар кичереп көрәшкән һәм торган саен ныгый барган шәһәрне, аның батыр кешеләрен— «яшәү утын шомлы төннәр аша алып чыккан», үлемне һәм дошманны җиңгән совет кешеләрен шигъри калыпка коеп куйган. Шагыйрь, Ленинградның ныклык, чыдамлылык символы булып әверелүен эчтәлекле кыска җөмләләрдә, моң һәм җиңү тантанасы аңкыткан гади сүзләрдә гәүдәләндерә. Ерткыч дошманның җирәнгеч, коточкыч кабахәт образы шулай ук тулы һәм шигъри көч белән бирелә. Дошман башта үзен Искәндәр Зөлкарнәй, Цезарь итеп күрә һәм масая,
Ленинградның аяк астында аяу соран ятканын көтеп тора. Ләкин шәһәрнең үлем тавышын көтеп торган дошман, «яңа гына туган баланың яшәү тавышын ишетә». Реаль чынлыкны поэтик югарылыкта җанландыручы бу бала — совет халкының җиңелми торган, үскәннән-үсә барган көч һәм ныклык символы булып, аның нәләт һәм нәфрәт чишмәсе булып гәүдәләнә: Бала булып туды, әмма үсте Еллап түгел, көнләп, сәгатьләп, Телен ачты, башлап кара көчне Дошман күреп, аны нәләтләп, Мәгърур кеше аңа үзенең йөрәк канын имезеп үстерде, Азатлыкны сөю хисенең Ялкыныннан аңа көч бирде, Күкрәгенең үзәгендә аны Горурлыгы итеп асрады, Исем кушты аңа, аның атын «Үч тойгысы» диеп атады. Ватан сугышы чорында һәрбер совет патриотының йөрәгендә туган шушы изге үч тойгысы — аның газиз баласы булды, ул аңа яшәү көче бирде, аны дәртләндерде, җиңүгә алып барды. Дошман ничаклы гына котырынмасын, ни чаклы гына үлем уты ташламасын — изге үч тойгысын сүндерә алмады! Дошман үзен Везувий вулканы итеп, Ленинградны Помпей хәленә калдырырга, андагы яшәүне бөтенләй таптап узарга тырышты, тик «Җирдәге ачу шәүләсеннән күк кызарды янган ут булып». Кешеләрнең хисе, акылы. Явып торган үлем аркылы .Күтәрелеп күккә бәрелде, «Помпей»... янар тауга әверелде. Ә «Везувий»? Борылып кирегә Кабаланды чыккан җиренә. Бу юлларда шигъри дөреслек бөтен куәте белән яши. Одесса һәм
Г. Кашшаф
100
Сталинград, Севастополь һәм Ленинград — болар Гитлер бандалары өчен янар тауга әверелгән шәһәрләр булып, кешелек тарихына язылдылар. Әхмәт Фәйзи бу поэмасы белән татар совет әдәбиятын Ватан сугышы эпопеясен тулы һәм дөрес чагылдырган, сугыш атмосферасын һәм совет кешесенең чыдамлылык, ныклык сыйфатларын, батырлык табигатен гәүдәләндергән яңа бер әсәр белән баетты. Бу поэма — Ленинград оборонасын оештыручыларга шигъри һәйкәл кебек горур яши. Анда шомлы тормыш, көрәш, яшәү, мәңгелеккә бару пафосы, ихтыярын куәтнең тантанасы, горур халыкның йөрәк ялкыны бар. Поэманың һәрбер юлы тирән хис һәм фикер белән сугарылган, ул шагыйрьнең патриотик тойгыларыңнан, яшәү һәм киләчәккә көчле мәхәббәтеннән, дошманга юнәлгән чиксез нәфрәтеннән үсеп чыккан. Шагыйрь поэмасының һәрбер строфасы буенча хисләнергә һәм уйланырга мәҗбүр итә, ул совет кешесенең бөеклегенә, көченең чиксез- легенә ышандыра. Менә, бер хатын, бала анасы образы, ул боз өстендәге бәкедән су алып, чанасын тартып кайта: һә.м чанасын хәлсез терсәгенә Калын сүс бау белән ләктергән, Бау нык, әмма көче хатынның Өзелергә тора ачлыктан, Камалуның утын, салкынын Кирәгеннән артык татыган. Монда камалган Ленинградның 1942 елдагы мәрхәмәтсез кышы да, скаты үлемнән дә катырак баласына мәхәббәтеннән» көч табучы ленинградлылар да реаль яктылыкта күренәләр. Аларны үч тойгысы әйди һәм бу тойгы җиңүгә алып килә. Шагыйрьнең түбәндәге юлларында ни чаклы дөреслек, көч бар: Кеше ачыгып тәмам егылганда Тотып калды шушы тойгысы, Эш өстендә калгып сыгылганда Оныттырды аның йокысын, Шушы тойгы белән хатыннар Баррикадаларга чыктылар, Җирне казып, казык суктылар, Казыкларга чыбык тарттылар. Алар чыкты, оныгын ачлыкларын Исәнләшми зәһәр кыш белән, Кулның көче бетсә, чыбыкларны Каердылар алар теш белән. һәм чыннан да, шушы тойгы: Кан дошманны шәһәр капкасыннан Себереп алып читкә ыргытты.
Менә ул «үч тойгысы», менә кешенең йөрәгендә туган изге бала, туу, яшәү сулышы! Аны горур кеше, җиңүче кеше, хуҗа кеше: Шәм шикелле тотып алдыннан, Кулы белән аны ышыклап, Саклап бара һаман давылдан. Каһәрле ут, зәһәр салкыннар Куркынычын ерып, этәреп, Җимерек, кисәү һәм көл астыннан, Яшәү уты итеп күтәреп, — алга атлый. Әхмәт Фәйзи поэмасында Ленинград оборонасын алып баручыларның аерым шәхесләре күренми, биредә тик аларның күмәк поэтик сурәтләре бирелә, «җирдәге туу яшәүнең тере сыны» булып гәүдәләнә. Шагыйрь аларны гомуми бер бөтен итеп, Совет кешесенең гайре табигый, әле тарихта мисалы булмаган ныклыгы итеп күрсәтә. Бутере билге, биеклек; дошман аны башта «уе белән били», тик буе белән үрелеп җитә алмый. Хәзер монда якты тереклек Хөкем итәр үзе үлемне. Шул биеклектән, дошманның буе җитмәгән югарылыктан һәм дошман бервакытта да аны ала алмаслык биеклектән «үлемгә кешелекнең хөкеме укылыр»:
Шул хатынга текәп күзләрен, Ям-ямнарның бөтен токымы, Бөтен Германия тезләнеп, Тетрәп көтәр аның хөкемен. Кешелек дөньясын таңга калдырган Ленинград эпопеясен шагыйрь шул рәвешчә сурәтли һәм моның белән ул совет халыкларының Ватан сугышында тулысынча ачылгаи соклангыч сыйфатларын күз алдына бастыра. Бу поэма шулай ук Әхмәт Фәйзинең иҗади яктан да үсүен раслый. «Туу сулышы»нда тема никадәр гомумән алынмасын, без ша
Әхмәт Фәйзинең поэтик йөзе
101
гыйрьнең абстракциядән чын мәгънәсендә читләшүен һәм билгеле бервакытта, билгеле бер урында хәрәкәт итүче конкрет образлар белән эш итүен күрәбез.
8. Әхмәт Фәйзи социалистик революция җирлегендә җитешкән шагыйрь. Революция чынлыгы, совет иленең героик көндәлеге аңа киң революцион колач белән эш итү кирәклеген төшендерә, героик образлар белән рухландыра. Шагыйрь, Советлар илендәге һәрбер уңыш белән рухланып, үзендәге кимчелекләрне бетерә барды, һәрбер уңыш аны горурландырды, һәрбер кимчелек, бәхетсезлек пошындырды. Ниһаять, шагыйрь колач җитмәслек илдә үзен хуҗа итеп сизүгә I иреште, шуңа күрә Донбасс турында да, Урал шахталары турында да бердәй үк хис белән, күтәренке ! пафос белән язды. Шуңа күрә дә аның шигырьләре социалистик революциянең көчен аңларга, совет I иленең гүзәл чынбарлыгын күрергә : булышалар, укучылар бу әсәрләр аша үзләрен бөек чорның вәкилләре итеп сизәләр. Әхмәт Фәйзи i аларны зур масштабта эш итәргә өйрәтә, шуны тойдыра, бөек кол- ' лектив көчен сиземләргә ярдәм итә. Бу — Әхмәт Фәйзи поэзиясенең отышлы ягы. Югарыда без Әхмәт Фәйзинең темалар океанында йөзәргә омты- ■ луын күргән идек. Аның чикләнмәгән иркенлек һәм киңлектә йөрүче, I гомуми хәлләрне беркетеп, гомуми I кешелек нормалары белән эш итүе . турында җитәрлек әйтелде. Бу хәл- ; нең еш кына абстракциягә таба сөй- . рәвен, күп кенә җанлы образларны, : конкрет шәхесләрне, гомуми төзе- , лешнең аерым картиналарын тоныкландыруга яки читләтеп узуга алып баруын күрсәтергә кирәк. Шуңа I күрә укучылар массасы Әхмәт Фәйзи поэзиясеннән Татарстанның үзе- , нә хас төзелешен, культура үсе- I шен, татар совет халкының конкрет тормышын җитәрлек дәрәҗәдә күрә алмый. Шагыйрь катлаулы тормышның бай төрлелеге эчендә актарынуны, кешеләр характерындагы аерымлыкларны һәм иң матур сыйфатларын гәүдәләндерүне, көндәлек җанлы тормыш һәм көрәш тудырган
ситуацияләрне сурәтләүне әле үзенең иҗат бурычы итеп куйганы юк. ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият, сәнгать турындагы карарларыннан соң, шагыйрь каршында бу бурыч бөтен кискенлеге белән килеп баса, аеруча актив эшләргә тиешлеге, поэзиянең тагын да югарырак үрнәкләрен бирергә тиешлеге — мөкатдәс бурыч булып кала. Ачык әйтергә кирәк, Әхмәт Фәйзи сугыштан соңгы тормышны политик лирика аша, тирән обоб- шениеләр белән чагылдыруга керешкәне юк әле. Елдан-елга ул үзенең поэтик активлыгын киметә бара, аның исеме газета, журнал битләрендә бик сирәк очрый. Әхмәт Фәйзи иҗатын тикшергәндә без бүген моңа аеруча басым ясап әйтергә тиешбез. Япония империализмына каршы сугышта җиңеп чыкканнан соң Әхмәт Фәйзи «Күтәрелә кояш» исемле поэма язды. Үзенең поэтик принципларына турылыклы булганы хәлдә, шагыйрь бу поэмада да илебезнең данын, горурлыгын,, бөеклеген һәм чиксезлеген кояш югарылыгыннан торып, патетик рухта чагылдырырга тырышты:
Көнчыгыштан алып Көнбатышка таба Кояш салган эз — бу Безнең колачыбыз. Дөнья, кузгал, кара,- Күктә кояш бара. Бу бит безнең данлы Җиңү кояшыбыз! Җиңүдән соң язылган «Дуслык» новелласы фронт шартларында туган дуслыкның интим якларын сурәтләүгә багышланган иде. Сугыш' көндәлеге, эчендә бер-берсе белән бәхәсләшеп, берберсеннән кыз көнләшеп йөргән ике сугышчы, сугыш беткәч, саубуллашып өйләргә таралу вакыты килеп җиткәч, кинәт үзләренең дуслык җепләре белән
■
102
Г. Кашшаф
бик нык бер-берсенә бәйләнгәнлек- ләрен сизәләр. Әйе, минем: «Сау бу л!» дигән сүзем Тамагыма килеп тыгылды. Синең ирексез яшь әйтеп бирде Яшерәсең килгән тойгыңны/ Шунда гына без аңладык икәү Аерылудан туган бушлыкны. Шунда гына белдек, ут эчендә Чыныгып туган безнең дуслыкны. Дуслыкның тирәнлеген аерылышу вакытында тагын да үткенрәк итеп тою — кешедә була торган табигый бер хәл. Автор шул моментны тойдыра, шул хәлнең романтик дулкынын күз алдына бастыра. Әсәрнең әһәмияте — лирик җылылыкны бирүдә, ләкин сугыштан соң иҗат ителгән бу әсәрләрдә без Әхмәт Фәйзинең чынбарлыктагы фактлар төрлелеген киң күләмдә яктыртып, поэтик обобщениеләр, политик тирән нәтиҗәләр бирүен күрмибез. «Күтәрелә кояш» кебек, илнең, халыкның 40 еллык кайгы һәм өметен чагылдырырга тиешле булган поэмада тормышның политик ситуацияләрен күз алдына китерерлек тирән фикер юк. Ә бит .мондагы фикер, җанны тетрәткеч вакыйгаларның чагылышы буларак, тирәннән актарылып чыгарга, чынбарлыкның тышкы кабыкларыннан гына шуып үтмәскә тиеш иде. «Ләкин 1904 нче елда рус — япон сугышы чорында рус гаскәрләренең җиңелүе халыкның аңында авыр истәлекләр калдырды. Ул безнең илебезгә кара тап булып төште. Безнең халкыбыз, Япония тар-мар ителәчәк көн килер һәм кара тап бетерелер, дип ышанды һәм көтте. Без, карт буын кешеләре, бу көнне кырык ел көттек, һәм менә бу көн килеп җитте»—диде иптәш Сталин. Әнә, халыкның аңында сакланган шул авыр истәлекләрнең тәмам булуы белән, кара тапның бетерелүе белән туган чиксез шатлык һәм аның әйтеп бетергесез тирәнлеге поэмада җитәрлек түгел, поэма шул шатлыкның җылылыгын күңелгә сала алмый. Сугыштан соң бастырган башка лирик парчалары да шагыйрьнең эчке дулкыннарын, омтылышын, эшчәнлеген тулысы белән төсмерли алмыйлар. «Мен, мен югары» кебек, җиңүне раслый торган көрлек, күтәренкелек ышандырган парчасы да «өзек» булып кына калды. 1946 елда ул «Кырык яшь» исемле бер лирик шигырь белән чыкты. Бу кечкенә генә шигырьдә ул үзенең эшчәнлегенә бер йомгак ясарга омтылды. Батыр, киң адымнарга, бөеклеккә омтылган шагыйрь,’ кинәт үзенең хезмәтенә шикләнеп караган кебек бер тойгы чагылдырып, Эшем кайда? Бармы, күпме, азмы? Каерылып карыйм артыма: «Юк» дияргә никтер күңел базмый, «Бар» дияргә йөрәк тартына^ ДИП ЯЗДЫ. Билгеле, тыйнаклылык, ирешел- гән уңышлар белән тынычланмыйча һаман югарыга омтылу — большевистик сыйфат. Ләкин монда андый тыйнаклылык түгел. Монда моң да зар һәм үкенү мотивлары бар, «егерме җиде яшьлек Тукай бирә алганны бирә алмау»дан туган көрсенү-борчылу бар, «дәвер кояшының» «артык якты» булу аркасында үзенең яктылыгын күрсәтә алмаудан пошыну бар. Ә бу исә аның фикеренең ялгышлыгын, зәгыйфьлеген күрсәтә, хезмәтенә, эшенә объектив бәя бирмәвен раслый. Без Әхмәт Фәйзинең поэтик йомгак ясап, шигырьдән читләнергә омтылуы белән килешә алмыйбыз. Бөек чорның күмәк тавышында Минем тавышым да бар иде. — кебек, истәлекләр тонында сөйләвең кабул итмибез. Сугыштан соңгы бөек төзелештә дә, җиңүче халыкның героик хезмәтендә дә шагыйрь үзен актив катнашучы итеп танырга һәм шул хезмәт — аның иҗатында рухи дулкынлану, яшьлек дәрте белән чагылырга тиеш! Әхмәт Фәйзидә моңа поэтик куәт бар һәм халык аңардан тагын да югарырак күтәрелүне сорый! Әхмәт Фәйзи инде егерме елдан артык матбугатта эшләп килә. Үз
J
Әхмәт Фәйзинең поэтик йөзе
103
гомер юлында ул зур гына тормыш мәктәбе узды, күп җирләрне күрде, ■күзәтте һәм алар аның иҗатына азык биреп килделәр. Әхмәт Фәйзи 1903 елда И (24) мартта Уфа шәһәрендә, итекче семьясында туган. Башта ул Уфадагы җәдит мәктәпләрендә укып, соңыннан русско-татарская школага күчкән. 1917 елгы февраль буржуаз-демократик революцияне һәм Бөек Октябрь Социалистик революцияне ул укучы буларак каршы ала. Оренбург (Чкалов) шәһәрендәге көнчыгыш институтында укый. 1920-24 елларда Ашхабад, Тәнҗән шәһәрләрендә укытучылык эшендә эшли. 1924 елда, Уфага кайтып, укытучы һәм мәктәп мөдире була. Бер елдан соң Донбасска китә, анда ул 1927 елга чаклы укытучылык эшендә була һәм эшчеләр белән таныша, эшче яшьләр белән аралаша. Кызыл Армиядә бер ел хезмәт иткәннән соң (1928), ул яңадан Донбасска кайта. Аннан Москвага күчә. Ул Москва янындагы цемент заводының татар эшчеләре арасында эшли. Аннан соң Татарстанда. 1931 елдан Москвага күчә, Центриздатта, га- зета-журналларда эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул үз теләге белән Совет Армиясе сафына .килеп баса һәм Волхов һәм Көньяк фронтларында хезмәт итә. Әхмәт Фәйзи мәктәп скамьясын- нан алып шигырьләр белән кызыксына башлый, революцион эчтәлекле шигырьләр яза. Аның беренче тәҗрибәләре үк шактый өметле булалар, үзенчәлекле яңгырыйлар. Шундый башлангыч адымның берсе 1921 елда басылып чыга, ләкин чын-чынлап басыла башлавы 1924 •елдан була. Шул вакыттан алып ул шигырь өлкәсендә ныклап тамыр җәя башлый. Әхмәт Фәйзинең иҗаты бер генә жанр буенча бармый. Ул лирика, поэма, баллада, мәсәлләр язу өс- тснә, сәхнә әсәрләре дә бирә. Аның драма һәм либреттолары бар. Ул шулай ук эпиграмма һәм үткен пародия үрнәкләре дә күрсәтте, публицистика буенча да эшләде. Әхмәт Фәйзинең драматургия өлкәсендәге хезмәте шулай ук кызыклы. Шигырь .өлкәсендәге үзенчәлекне бу өлкәдә дә күрергә мөмкин. Ул драмаларын төбендә тарихи темаларга багышлый. Тарихта зур урын алган, халыкның көнкүрешенә, аңына бик нык эз салган вакыйгалар аның игътибарын тарталар. Пугачев хәрәкәте, Тукай трагедиясе һ. б. — моны ачык күрсәтәләр. «Качкын» операсына язылган либретто шул ук Пугачев темасын яктырта. «Тукай» әсәре аеруча уңышлы әсәр һәм ул Казан, Уфа сәхнәләрендә зур уңыш белән барды. Татар халкының бөек улын
һәм аның көрәшен шагыйрь аерым бер мәхәббәт белән сурәтли. Ул безгә Ту; кайның биографиясен сөйләп бирү белән чикләнми, ул бөек шагыйрь тормышының һәм аның соклангыч хезмәтенең иҗтимагый әһәмиятен ачып сала; татар халкының иҗтимагый аңына салган сызыкларны яктыртып күрсәтә. Тукай образы — тышкы кыяфәте белән шундый чан,, дыр, авыру һәм юаш кыяфәтле бер кеше — бай драматик тормышлы, батыр йөрәкле, горур һәм кече күңелле, кешелекле һәм нәфрәтчән, оялчан һәм үткен телле, килеш- мәүчән, принципиаль табигатьле булып гәүдәлһнә. Ул буйга кеч? кенә, ләкин кеше буе җитмәслек бөек, дошманны куркуга сала торган көч һәм дәртлелек чишмәсе. Тукай үз чорының барлык иҗтимагый төркемнәренең игътибарын үзенә тарта, ул бөек кеше. Әхмәт Фәйзинең уңышы да шунда, ул безгә Тукайны иҗтимагый планда чагылдыра, аны лирик ' нечкәлектә сурәтли. Тамашачыга — хисләренә күмелеп, тормышның барышына айнык карый алмаган йончулы шагыйрь күрсәтелми, киресенчә, тормышка айнык караучы, еракка күз ташлаучы, чынбарлыктан дөрес хисләр, тирән фикерләр ала белүче новатор сурәтләнә. Әхмәт Фәйзи бу драмасы белән татар халкының тарихи үсешендәге зур бер чорны гәүдәләндергән, татар халкының
Г. Кашшаф
104
демократик юлдан үсү өчен кискен борылыш ясаган дәверен чагылдырган. Драмада Тукай, аңа рухи азык бирүче большевик Хөсәен Ямашев, атаклы драматург Галиәсгар Камал, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев һ. б. күрсәтелә. Буржуа, вак буржуа яшьләре, милләтчеләр һәм реакция ялчылары да үзләренә тиешле бәя алалар һәм укучыларның нәфрәтенә очрыйлар. Шул рәвешчә Әхмәт Фәйзи татар халкына кадерле булган образны сурәтләп кенә калмады, бәлки шул чорның иҗтимагый атмосферасын күз алдына бастыра алды. Әхмәт Фәйзи Пугачев күтәрелеше һәм аның хәрәкәтенә катнашкан татар батырлары образы белән күптәннән кызыксынып килә. «Пугачев хәрәкәтендә татар крестьяннарының һәм крепостнойларның катнашын күрсәткән кечкенә типик бер эпизод» итеп ул «Качкын» либреттосын язды. Шушы либретто буенча композитор Нәҗип Җиһа- нов үзенең беренче операсын тудырды һәм Казанда 1939 елның 17 июнендә шул опера белән Тагар Дәүләт Опера һәм балет театрының тарих бите ачылып китте. Билгеле, опера өчен язылган либретто үзенең күләме белән чикләнгән бер әсәр иде. Шулай ла анда XVIII йөзнең крестьян хәрәкәте өчен хас булган моментлар, тойгылар яңгырады, шул вакытның атмосферасы чагылды. Булат, Рәйханә образлары тарихи җирлекгә үсеп чыккан, сөекле образлар иде. Болар белән автор киң күләмле тарихи вакыйгаларның материаллары өстендә эшли алуын һәм шул материалларның типик детальләрен тота белүен күрсәтте. Пугачев хәрәкәтенең материаллары, анда катнашкан татар хезмәт ияләренең күплеге язучыны башка әсәрләр тудыруга да дәртләндерде. Ул бу теманы ташламады. Совет тарих белеменең соңгы казанышлары нигезендә ул һаман Пугачев кузгалышы материаллары өстендә эшләп килде. Хәзер ул «Пугачев Казанда» исемле тарихи драма төгәлләде. Бу драмада Әхмәт Фәйзи Пугачев хәрәкәтендә катнашкан татарлар образын тарихи обстановкалар фонында җанландырып бирә. Алар безнең каршыга тере булып, үзләренең теләкомтылышлары белән, эчке кичерешләре белән килеп чыгалар. Пугачев образы, аның татарларга мөнәсәбәте, лачынга хас табигате, олы хисләре — Фәйзи тарафыннан шулай ук тирән мәхәббәт белән сурәтләнә. «Пугачев Казанда» драмасы — татар совет әдәбиятының тарихи темаларга язылган уңышлы әсәрләре рәтеннән үзенә урын ала торган, авторның уңышын
күрсәтә торган иҗат җимеше. Кирәк шигырьдә, кирәк драмада булсын, Әхмәт Фәйзинең иҗаты биредә телгә алынган әсәрләр белән генә чикләнми. Язучының, иҗаты киң һәм катлаулы. Биредә без аның тәрҗемә өлкәсендә күрсәткән эшчәнлегенә бөтенләй тукталмадык. Ә бит Әхмәт Фәйзи бу өлкәдә дә искиткеч зур хезмәт куйган кеше. Пушкин, Лермонтов кебек бөек рус шагыйрьләренең иң матур әсәрләрен («Борис Годунов», «Юлбасарлар», «Шагыйрьнең үлеме» һ. б.) тәрҗемә итү өстенә ул, тәрҗемә өчен аеруча читен булган Маяковский шигырьләрен дә татарча яңгыратты. Маяковскийныц революцион пафосын, аның олы хис һәм тойгыларын татар хезмәт ияләре аңларлык һәм күңелләренә сеңдерерлек художество теле һәм ритмикасы белән тазар шигырь калыбына салып бирә алды. Болар — аның зур хезмәте. Әхмәт Фәйзи поэтик традицияләрне, югары шигырь культурасын үзләштергән, тормышның гүзәллеген, бөеклеген һәм совет кешесе көченең чиксезлеген җырлый торган шагыйрь. Ул иҗтимагый тормыш һәм политик көрәш вакыйгаларыннан, совет кешесенең халыкка багышлаган көченнән, аның хезмәте һәм көрәше китергән нәтиҗәләреннән) тормышның матурлыгын, кешелек гармониясен тапты; сыйныфлар көрәшенең тантанасын,
Әхмәт Фәйзинең поэтик йөзе
коллективның көчле омтылыш белән туктаусыз җиңеп баруын җырлады. һәм шуның өчен дә ул тагар совет поэзиясенең алдынгы сафыннан урын алып, массага танылды. Быел без Бөек Октябрь Социалистик Революциянең 30 еллык бәйрәмен каршы алабыз. Бу вакыг эчендә татар совет әдәбияты танымаслык булып үзгәрде, күрелмәгән бер темп белән үсте. Ул эшче, крестьян образларын сөеп, .алар- ның мораль һәм рухи гүзәллекләрен сурәтләде, ихтыяри көченең бөеклегенә сокланып, эшчәнлеген, җицүчән характерын гәүдәләндерде. «Совет әдәбиятының уңышлары социалистик төзелешнең уңышлары аркасында булды. Аның үсеше безнең социалистик төзелешебезнең уңышларының һәм казанышларының чагылуы. Безнең әдәбиятыбыз барлык халыкларның һәм илләрнең барлык әдәбиятыннан иң яше булып тора. Шуның белән бергә, ул иң идеяле, иң алдынгы һәм иң революцион әдәбият булып тора» (А. А. Жданов). Әхмәт Фәйзинең барлык аңлы- тормышы совет власте шартларында бара; аның иҗаты совет властеның чәчәк ату елларында башлана, социалистик төзелешнең уңышлары аркасында, ул үзендәге йомшаклыклардан арына барып, совет эпохасының гүзәл уңышларын көр һәм ышанычлы тавыш белән җырлый; совет халкының игътибарын, хөрмәтен тоеп торган шагыйрь — шул халыкның алдынгы- шагыйре булып җитешә. Октябрьны каршылап, үзебезнең уңышларга йомгак ясаганда, бу шагыйрьне читләтеп үтү мөмкин түгел. Ул — революция аркасында, Ленин — Сталин партиясенең даһи җитәкчелегендә кадер-хөрмәт күрү аркасында, талантын җәеп җибәргән, аны совет халкына хезмәт иттерүгә- багышлаган шагыйрь.