ИДЕЛ БУЕНДА
Хикәя
Ун өченче август кояшы әкрен генә батып бара. Аның яртысы тау артына яшеренгән инде. Шәфәкь пңеннән-иңенә җете кызыл күмер кебек көйри. Идел буйлары тып- тын, кайдадыр еракта, әрәмәлектә, езеп, өзеп кәкүк кычкыра. Дулкыннар, салмак кына тибрәнеп, яр буендагы чуер ташларга килеп кагылалар да, тагын, юаш кына, артка чигенәләр. Менә шушы тымызык җәйге кичтә, көтмәгәндә, немецлар Идел буена десант ташладылар, һичбер хәүф-хәтәр сизмичә, нефть салынган авыр баржаны сөйрәп килүче «Урал» буксиры тирәсендә кинәттән снарядлар ярыла башладылар. Күп тә үтмәде баржадан һавага куәтле ут фонтаны сикерде. «Урал» да ашыгыч рәвештә баржаны таккан корыч арканнарны ычкындырырга тотындылар. Ләкин соң иде инде, снарядлар буксирга да тиделәр һәм ул да, баржа кебек, дөрләп яна башлады. Ул арада Идел борылышыннан тагын бер пассажир пароход — «Александр Невский» килеп чыкты. Немец десанты турында анда да бер нәрсә белмиләр иде әле. Туп тавышлары алдан ук ишетелде, әмма игътибар итүче булмады. Бары тик яна торган баржа белән буксирны күргәч кенә анда тревога күтәрделәр. Капитан пароходны кире борырга боерык бирде. Ләкин бу боерык кичегеп бирелде. Яр башындагы немец танклары «Невский» га каршы көчле ут ачтылар... Снарядларның берсе пар казанын тиште. Кочегаркага кайнар бу тулды, аннан бу машиналар бүлмәсенә һәм югарыга табан җәелә башлады. Буны туктатырга тырышкан кочеһар белән машинистның битләре пешеп, күзләре томаланды. Кочегаркада бары чал сакаллы
механик Соколов кына калды. Ул нечкә итеп очланган багор сабы белән пар юлын капларга тырыша иде. Яңа снарядлар пароходның руль чылбырын урталайга өзделәр. Пароходны теләгән якка табан алып бару мөмкин булмый башлады. Ул үз ихтыяры белән, су уңаена агарга тотынды. Ә немецлар тагын да көчлерәк ут ачып, янгын чыгардылар. Инжектор, насослар берсе дә эшләми, машиналар тукталды. Пароход эчендә шау-шу, тәртипсезлек башланды, юлчыларның күбесе суга ташландылар, кайберләре суга чумып, пароходның руль тактасына, ике яктагы канат тимерләренә тотындылар, ә кайберәүләр пароход эченнән дә чыгарга өлгермәделәр. Пароходның ачык йөзле, таза гәүдәле, карт капитаны Волошин пароходны коткару өчен кулыннан килгән бөтен чараны күреп, утны сүндерергә тырышса да файдасы булмады, янгын көчәйде генә. Пароходның суга төшерелгән көймәләренә беренче чиратта хатынкызлар белән балаларны утырттылар. Көймәләр дошманның пуля яңгыры астында Иделнең икенче ягына таба киттеләр. — Иптәш Алмаева, саграк булыгыз! — дип кычкырды капитан көймәдәге кызларның берсенә.
Идел буенда
47
Капитан Волошин үзе пароходның эчке кагыйдәсе буенча, бөтен чараны күргәннән соң, пароход өстендә торырга мөмкинлек калмагач, иң актыктан, хатыны белән кечкенә баласының билләренә пробкалы мендәрләр бәйләп, алар- ны суга төшерде һәм үзе дә суга сикереп, пароход кырыена сыенды. Пароходның өсте янса да, суга якын җирендәге түгәрәк тәрәзәләренең рамкасына тотынып торырга мөмкинлек бар иде әле. Капитан үзенең сөйгән пароходыннан аерылмаска, үлемгә бирешмәскә тырышып, кулында көч беткәнче асылынып торды һәм күзләре белән сөекле хатынын һәм баласын эзләде. Идел өсте кеше башлары белән тулган, су аларны Сталинградка табан агыза иде. Кешеләрнең кайберләре пробкалы кыршауга тотынганнар, кайберләре өстәл, урындык, ящик кебек әйберләргә һәм агач кисәкләренә ябышканнар. Капитан хатынын да, кызын да күрә алмады, дулкыннар аларны ерак агызып киткәннәр иде инде. «Харап кына булмасалар ярар иде!» дип борчылды ул һәм тагын бер тапкыр Иделгә күз салды. Бу вакытта аның кечкенә кызы Леля, биленнән кысып бәйләнгән пробкалы мендәр ярдәмендә Идел суы буйлап ага иде. Аның коты очкан, илереп җылын, ә кайчак анасының йөзен күреп, аны таный, һәм аңа: — Мама! — дип кычкырып куя. Ләкин Лслядән ерак/ түгел генә агып барган ана, кызына җавап • бирми. Суга бер батып, бер калкып ага да ага. Ул болан да чирле хатын иде, баласын тотып суга сикергәч, түзә алмады, куркуыннан үлде. Ә бала моны белми... Ара- тирә аның баш өстеннән нәрсәләрдер сызгырып уза, нәрсәләрдер аның әйләнәтирәсендә чулт-чулт итеп суга чумалар. Бала я башын югары күтәреп, я уңга-сулга борып гаҗәпләнеп карый. Кайчак су өстеннән үкереп, самолетлар үтә, нәрсәдер, барабан каккансыман, бик каты дөберди. Кемнәрдер ярдәм сорап, ачы тавыш белән кычкыралар... ♦ **
Кәрим Капкаевның ярым хәрби пароходы «Александр Невский» пароходын һәлакәттән коткару турында
сугышчан боерык алды һәм хәзер ярдәмгә ашыгып, агымга* каршы кызу бара иде. Судан агып килгән кешеләрне күреп, «Александр Невский» пароходында хәүфхәтәрнең зур булуын- сизгән Кәрим, тизлекне тагын да арттырырга уйлаган иде. Ләкин агып килүчеләрнең: — Коткарыгыз! — дигән кызганыч тавышлары, Кәримнең уен үзгәрттеләр. Ул пароходның йөрешен әкренәйтергә һәм артка таккан зур көймә белән батучыларны коткарырга боерык бирде. Судагы кешеләрне җыеп алганнан соң, Капкаев яңадан, бик кызу итеп, алга барырга кушты.; Машинист парны арттырды. Иделнең кызу агымлы борылмасын узгач, «Александр Навский» пароходының ялкыннап януы һәм ярдагы немец танкларының әле һаман аңа атып торулары күренде. — Ут! — дип кычкырды командир. Палубада урнаштырылган- кечкенә туплар һәм пулеметлар шунда ук көчле ут ачтылар. Немецлар да атуларын көчәйттеләр. Пароход белән танклар арасындагы дуэль, бәлки, шактый озак сузылган булыр иде. Кинәт, Идел буендагы барлык тавышлапны күмеп, көчле ура яңгырады. Бу — яр буйлап килгән безнең подразделениелар һәм эшче батальоннар иде. Алар дошманның җанлы көчләрен изеп, танклар өстенә яндыргыч бу- тылкалар, граната бәйләмнәре томырдылар, һәм күп тә үтмәде һавага кара төтеннәр күтәрелде. Танклар яна башлады, атышлар тынды. Капкаев сугышчан боерыкны үтәп, немецлар тарафыннан яндырылган «Александр Невский» пароходына якынлашты һәм аның
Г. Халик Садри
48
янмый калган түбәнге өлешен буксирга алып, яр буена сөйрәде. Янган пароход янына халык җыйнала башлады. Иделнең түбән ягыннан, кулына кастрюль тоткан зур бптле. таза гәүдәле повар Крылов килеп чыкты һәм, буы бөркелеп торган аш казаннарын күргәч. пароходның суынып бетмәгән тимер идәненә сикереп менде. — Күр аны, ашларым*, сакланган! — дип шатланып кычкырды ул Һәм җитди итеп өстәде, — күрәсең, пароходта безнең ризык бетмәгән әле. «Александр Невский» пароходының капитаны Волошин да, юеш киемнәреннән су агыза-агыза, палубага атлады. Әле күптән түгел генә карасаң сокланып туймаслык пароходның кара күмергә әвере:- лүен күрү аның өчен аерата авыр иде. Кешеләрне барлый башладылар. Юлчылар арасында Саҗидә Ал- маеваның фамилиясен ишеткәч, капитан Капкаев сискәнеп һәм куркып китте: — Саҗидә Алмаева? — дип сорады ул, — ул кыз сездә күптәнме, кем булып эшли иде? — Алмаева бездә күптән түгел генә. Институттан килде. — Ә хәзер? — Ә хәзер аның исәнме, түгелме икәнлеген белмим, — диде Волошин. — Пароход яна башлагач, Иделгә сикерде ул. — Шуннан? Тизрәк сөйләгез, капитан. Зинһар сузмагыз, — дип ашыктырды Капкаев. — Әгәр дә дошман пулясы тимәгән булса, исәндер. Капкаев тирән итеп сулады Һәм борылып, Иделнең аргы ягына карый башлады. — Саҗидә, — диде ул, аны яратканын сиздереп. Шул чакта: — Иптәш капитан, — дип матросларның берсе Кәримгә мөрәҗәгать итте. — Сезне бер малай эзли. Энегез дип әйтә. Капкаев бик тиз артына борылды. — Энем? Кая ул? — Безнең пароходта. Капкаев Волошин белән ашыгыч саубуллашып, үз пароходына китте. Анда матрослар арасында, унбиш-уналты яшьләр чамасында, кояшта янып беткән
бер малай тора иде. Кәримне күргәч, — Абыем! — дип аның муенына ташланды. — Марат, син ничек биредә? — Без рабочий отрядта. Сталинградны саклыйбыз. Тау башында янган танкларны күрдеңме? Алар- ны без яндырдык! Марат белән бергә тагын зыйфа буйлы бер кыз да бар иде. Кәрим аңа карый башлагач, малай таны штырырга ашыкты. — Абый, бу безнең отрядтан — Маруся. Кәрим Маруся белән кул биреп күреште. — Абый, — диде Марат, — безгә бик тиз Сталинградка барырга кирәк. Сугышчан задание. Алып бармассыңмы? — Нинди задание? — Ансы сер, абый. Зинһар алып барыгыз. Ашыгыч. — Ярый, алып барам. Шул чакта алар янына, Волошин килде. — Гафу итәсез, сүзегезне бүлдс- рәм, — диде ул, — сез бер баланы коткаргансыз дип ишеттем. — Әйе, без бер кыз баланы коткардык. — Күрергә мөмкинме? — Әлбәттә. Бераздан баланы китерделәр. Ул Волошинны күрү белән ерактан ук: — Папа! — дип кычкырды. Волошин аны кочаклап, битеннән, башыннан үбә башлады. Пароходтагылар барда әсәрләнеп аларга карап тордылар. — Папа, ә мама кайда? — дип сорады кызчык. Волошинның күзләренә яшь килде. Ул тормыш иптәшенең һәлак булуын белә иде инде. Ә кызына: — Ул ярда, ярда, — дип пышылдады.
Идел буенда
Берничә сәгатьтән Кәрим Кап- каевның пароходы, яңа сугышчан боерык алып, Сталинград пристанена юнәлде. Бу боерык аны аеруча дулкынландырды. Чөнки пристань начальнигы булып аның әтисе Кәбир Капкаев эшли иде. Улы Кәримнең пароходын карт ерактан ук таныды һәм аны дебаркадерга баскан килеш каршы алды. Палубада Кәримнән башка кече улы Маратны да күргәч, картның шатлыгы тагы да артып китте, ә Марусяны күргәч, бөтенләй кәефләнде. — Ничек болан барыгыз бергә туры ' килдегез? — дип сорады. Аннары, улы Кәримне читкәрәк алып китеп, — Улым, бик кайгылы хәбәр әйтергә тиешмен үзеңә, — диде. — Нинди кайгылы хәбәр? — дип Кәрим сагайды. — Сөйләгез, тизрәк сөйләгез, әткәй! — Сез дошман белән сугышкан арада, Иделнең аргы як яры буйлап бер ак көймә агып килә иде... — Ак көймә?.. — Әйе. Безнең дебаркадер моторы белән аны барып алдылар. - Я? — Көймәдә хатын-кызлар һәм балалар булып чыкты. — Алар кая, әткәй? — Мәетләре дебаркадер залында. — Мәетләре? Әйдә карыйк. — Тукта. Сүзем бетмәде әле. Анда тагын бер кыз... — Нинди кыз? — Ул кыз синең якын танышың икән. Үткән ел синең пароходың ‘ белән Казаннан Сталинградка килгән студентка Саҗидә Алмаева. Мине күргәч, мескен шатланды һәм сиңа актык сәламен әйтергә кушты. — Актык сәламен? Әйе, ул каты яраланган иде. ~ Кая ул? - Аны Закир Гәрәев дигән студент Үзләвенә алып китте. Алар Саҗидә белән Москвада бергә i укыганнар икән. | 1. ,С. әл № 6.
Бу сүзләрне ишеткәч Кәрим куркып, ә аның янында торган Маруся сискәнеп китте, ни әйтергә дә белмичә, алар берберенә карашып алдылар. Аннары Кәрим: — Маруся, әллә Закир белән Саҗидә сезгә дә танышмы? — дип сорады. — Таныш булмаган кая ул!.. Алар икесе дә миңа бик якын кешеләр... — Ничек ул алай? — Үткән ел Саҗидә Алмаева Казаннан килгәч, безнең заводта булган иде, безнең өйгә дә кереп чыкты... — Ә Закир? — Закир Гәрәев — ул минем күптәнге дустым. Тик менә соңгы көннәрдә генә күңелем бераз сүрелде үзеннән, чөнки ул сугышка катнашмады дип сөйлиләр, шул сүзнең дөреслеген Закирдан сорармын дип йөри идем әле, тик үзен күрә алганым юк... Марат күптән инде Марусяны ашыктыра иде. — Боевое задание ич! Әйдә! — Маруся, — диде Кәрим, — минем сезгә бик зур үтенечем бар иде. — Рәхим итегез, иптәш капитан! —■ Шәһәргә барышлый Марат белән икәүләп Закир Гәрәевнең фатирына кереп, Саҗидәнең хәлен белмәссезме? Әгәр дә мөмкин булса аны бирегә алып килегез. — Була ул, иптәш капитан, — диде Маруся. Кәрим кечкенә генә хат язып, Маратка тоттырды. — Саҗидә апаңа бирерсең! — Ярый. Боевое заданиене үтәгәч. * * Берничә көн үткәч, немецлар үзләренең көчле ударларын туры- дантуры Сталинградка юнәлдерделәр. Аларның дүртенче һәм алтынчы танк армияләре, сайланма пехота дивизияләре Сталинградка ыргылдылар, һавада, кара болыт булып, меңнәрчә «юнкерслар» асылынды. 49
Г. Халнк Садрп
50
Сталинград бөтен Идел буеның ачкычы икәнен немецлар яхшы аңлыйлар иде. Шуңа күрә алар үзләренең тупланган көчләрен торган саен күбрәк санда һөҗүмгә кертә бардылар. Сугышлар аерата кискен төс алды. Шәһәрнең аерым бистәләре, урамнары, йортлары укар-унбишәр мәртәбә кулдан кулга күчтеләр һәм кап-кара күмергә әверелделәр. Сталинград хәзер төн-көн яна иде. Көндезләрен шәһәр өстендә тоташ кара төтен бөтерелә, төнлә, әйләнә-тирәне карангылык чолгап алгач, яңгыннар тагын да дәһшәтлерәк булып тоела. Күктә коточкыч кызыл шәүләләр уйный| Иделдә су түгел, ә кан ага шикелле. Бу куркыныч һәм дәһшәтле көннәрдә Идел пароходлары да сугыш позициясенә әверелделәр. Аларга дошманны Идел буена якын җибәрмәү бурычы куелды. Озак еллар буена яшел ярларына кысылып, тыныч кына дулкынланып аккан Идел өстендә бер өзлексез снарядлар ярылдылар һәм аның мул суларын Идел флотилиясе кораблары, катерлар, палубаларына зенит пулеметлары, вак калибрлы туплар куелган ярым хәрби пароходлар, корал, сугыш припаслары төялгән баржаларны сөйрәүче буксирлар һәм йөзмә госпитальләр генә айкадылар. Менә шушы дәһшәтле көннәрдә капитан Кәрим Капкаевның ярым хәрби пароходы да Сталинград янында тора иде. Немецларның аерым төркемнәре Идел буенда күренә башлагач, капитан аларга үзендә булган барлык кораллардан ут ачарга кушты. — Самолетлар! — дип кычкырды бераздан, һаваны күзәтүче сугышчы. Пароход өстенә бомбалар ява башладылар. Аларның кайберләре суга төштеләр, кайберләре яр башларын актардылар. Пароходтагы зенитчылар, үзләренең әйләнмәле пулеметларын немец taMQ- летларына каршы борабора, өзлексез атып тордылар. Палубага, яңгыр кебек, гильзалар коелды. Ара-тирә сугышчыларның әле берсе, әле икенчесе чайкалып китеп, егыла иде. Бомбаларның берсе пароходный бортын каерып ташлады. Пароходтагы санчасть сестралары апасында буталыш туды. Ләкин аларга каршы пароходның-
комиссары Шадрин йөгерә иде инде. — Паникага бирелмәскә! — дип кычкырды ул. Кызларга аның ачулы боерыгы тәэсир итте булса кирәк, алар ыгы-зыгы килүдән туктадылар. Дошман пулясы белән яраланган сержантны һәм ‘тагын берничә матросны түбәнгә, бәйләү пунктына алып киттеләр. Коткару командасы янгынны сүндерергә һә?i ватылган урынны төзәтергә кереште. Шул-ук вакытка кап'итан Капка- ев, дошманның яңа бомбаларыннан саклану өчеи, пароходын әле алга илтте, әле артка чиктерде, әле гаҗәеп борылмалар ясарга мәҗбүр итте. Кәрим Капкаев бер генә минутка да үзенең капитан күперчегеннән китмәде. Ул, аякларын киереп баскан килеш, озын буен суза төшеп, һавага таба үрелә иде. Аның үткен күзләре дошман самолетларын күзәтә, аларның хәрәкәтен төсмерли. Кайчак Кәрим иркен сулап җибәрә, кайчак тынын да алмыйча һавага карап тора. Аннары трубага иелеп, — «Полный вперед!», яки «право на борт», яки «так держать»,— дип комайда бирә. Немецлар барлык бомбаларын Иделгә ташлап, болытлар арасына кереп, күздән югалдылар. Капитан алар артыннан уттай янып торган күзләре белән карап калды. * Егерме өченче августта иртән көндез һәм кичен дошманның мен- нәрчә самолетлары шәһәрне өзлексез рәвештә бомбага тоттылар- Коточкыч күк күкрәгәнсыман тавыш бер генә минутка да тынма1 ды. Шәһәрне буеннан буена урп’ ган янгын соңга таба Йдсл яРь! буйларына да күчте. Яр башынД3'
Идел буенда
гы матур биналар, зифа агачлар яна башладылар. Ярныц иң биек урынында торган зур нефть баклары ярылып, алардан аккан нефтькә дә ут үрләде. Яр буенда ялкын өермәләре бөтерелергә тотынды. Яр астындагы сарайлар, складлар, баскычлар дөрләп яна башладылар, телеграмм баганалары, конвейер ленталары ут эчендә калды. Су өстеиә җәелгән нефтькә дә ут кабынды. Дебаркадерга һәм судагы пароходларга ут үрмәли башлады. Капитан Капкаев үзенең пароходын һич кичегүсез икенче урынга күчерү турында боерык алды. Ләкин соңгы минутта аның күзе дебаркадерга төште. Техниканың иң соңгы сүзе буенча эшләнгән дебаркадер, берничә минуттан ут эчендә калырга тиеш. Аның белән бергә дебаркадерга җыелган хатын-кызлар белән балалап да һәлак булачак. Ни эшләргә? Аңа ничек якынлашырга? Су өстендә — ут, миналар, снарядлар. Шулай да Капкаев дебаркадерны коткарырга карар итте. Ул зур осталык, батырлык һәм салкын канлылык белән пароходын ут уртасыннан алып барып, дебаркадерны буксирга такты һәм шундый ук зур осталык һәм батырлык белән аны сөйрәтә башлады. Аның матрослары, барлык эшчеләре, дебаркадердагы барлык кешеләр кулларына сулы чүпрәкләр, юеш факеллар һәм янгын сүндергечләр тотып, пароходны һәм дебаркадерны уттан сакладылар. Ут 'кабынган урыннарга ком яки су сибеп сүндерәләр, ә пароход өстендәге пулеметчыклар, дошман оч- кычыларын якын китермәскә тырышып, өзлексез атып тордылар. Пароходта һичбер төрле каушау, ыгызыгы юк иде. һәркем үз эшен башкарды. Дебаркадерда исә, киресенчә, коточкыч шау-шу, елау, ыңгырашулар иде. Пристань на;- чалышгы Кәбир Капкаев халыкны тынычла пдыра-тынычландыра тавышын югалтты. Немецлар пароходны да, дебаркадерны да исән килеш ычкындырмаска тырыштылар. Алар ут яңгыры яудырып тордылар. Ләкин капитан күперендә баскан Кәрим Капкаев һәм аның иң якын ярдәмчесе комиссар Шадрин тыныч иделәр. Аларның корыч ихтыярлары башкаларга да күчте.
— Үтәрбез бит. — Әлбәттә, үтәрбез. — /Моннан да үтмәсәк... Бу ут — утмыный. Менә Сталинградта кешеләр ничек түзәләр. Анда бит туфрак белән таш яна! — Таш та янар, туфрак та янар, әмма совет кешесе янмас. Ул янмый торган әйбердән эшләнгән. — Дөрес. Чөнки кешеләр Сталинградта . яшәү өчен сугышалар. — Әх, монда түгел, Сталинградта буласым килә, туганнар! — Кемнең килми дә бит, монда да кешеләр кирәк. Ниһаять, пароход һәм дебаркадер ут дәрьясын кичеп, куе агачлар белән капланган яр буена туктадылар. Капитанның боерыгы буенча аларны шунда ук яшел куаклар белән маскировкаладылар. Ә халык, 'коткаручыларга рәхмәтләр әйтеп, урманга чыкты.
Пароход өстендәге яшел яфраклар уртасына баскан комиссар Шадрин, уйга батып, Сталинградка карап тора иде. Аның янына Кәрим Капкаев килеп туктады һәм ул да ургылып янган Сталинградка карап тора башлады. — Нәрсә турында уйлыйсың, комиссар? — дип сорады бераздан Кәрим. Шадрин, һаман да Сталинградка караган килеш: — Җиңү турында уйлыйм, капитан, — диде. — Җиңү турында?! — Әйе, моннан, Сталинград яныннан, безнең җиңүебез башланачак, капитан. Сталинградны немецлар һичкайчан алачак түгелләр, ә менә без Берлинны алачакбыз! Бу вакытта комиссарның сакал- мыск баскан йөзе якты, кара күзләре нур чәчәләр иде. Кәрим аның сүзләренең хаклыгына ышанды һәм
Г. Халнк Садри
соңыннан бик озак вакытлар комиссарның бу сүзләре аның исеннән чыкмадылар. Комиссар белән сөйләшүдән чиксез дулкынланган Кәрим, дебаркадерга барып кергәндә, һич тә көтмәгәндә. Саҗидә Алмаева белән күзгә күз очрашты. — Саҗидә, сез ничек биредә? — дип бик каты гаҗәпләнеп сорады ул. Саҗидә марля белән уралган башын күтәреп, чак кына елмайды. Ләкин туры җавап бирмәде. — Кәрим абый, безне үлемнән коткаруыгыз өчен рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез, — диде. — Рәхмәтләр соңыннан, Саҗидә. Мин сезне монда күрермен дип һич тә уйламаган идем. — Мин сезнең хатыгызны алдым. — Димәк, Марат белән Маруся сезне таптылар? — Таптылар. — Монда ничек килә алдыгыз соң. Саҗидә? Әткәй мине сезнең соңгы сәламегезне тапшырып бик куркытты. Мин уйладым... — Мине монда Закир алып килде. — Закир Гәрәев үзе кайда? — Дебаркадерда, әткәгез янында. — Ә Марат белән Маруся турында бер нәрсә дә белмисезме? Саҗидә башын иде һәм ишете- леришетелмәс тавыш белән: — Алар безне коткара-коткара үзләре дошман боҗрасында калдылар. Алар булмаса мин...
3£ # Капитан Капкаев, ял итеп, үзенең каютасында диванда утыра иде. Ишектән, кызу гына атлап, чандыр буйлы, сипкелле йөзле Закир Гәрәев килеп керде. — Иптәш капитан! Приказыгызны җиренә җиткердем, — диде ул, — пленный белән сезнең конвертны штабка илтеп тапшырдым. Менә сезгә пакет, — дип Кәримгә бер конверт сузды. Кәрим штабтан килгән конвертны ачып, андагы кәгазьне укый башлады. — Менә шәп! — диде ул янында утырган Саҗидәгә карап. — Сез безнең хәрби пароходка өченче капитан булып, ә сез, Закир Гәрәев, шггурвальный булып билгеләнгәнсез. Тәбрик итәм, иптәшләр. Саҗидә урыныннан сикереп то-, рып
смирно басты, һәм алар, Закир белән бер үк вакытта: — Советлар Союзына хезмәт итәбез! — диделәр. | Бераздан алар палубага чыктылар. Кәрим үзенең күперчегенә таба атлады. Сталинград өстендә дәһшәтле сугышның бөек шәүләсе яктыра, уңнан, сулдан, шәһәрнең төньягыннан һәм Идел артыннан, сихырлы тасмалар кебек, прожектор утлары күккә сузылган. Алар бер-беренә очрыйлар, кисешәләр, бер югары күтәрелеп, бер түбән төшеп, күк йөзеннән дошман самолетларын эзлил!әр. Кайчак алар яктысында, бәреп төшерелгән немец самолетларының кара төтеннәре күренеп кала. Кәрим Капкаевның пароходы караңгы ярга сыенып, погрузка көтеп тора иде. Шул чакта Иделдә гади балыкчы көймәсе күренде. Кәрим, нидәндер шикләнеп, кулына рупорны алды да: — Кемнәр килә, — дип көймәгә табан кычкырды. Аннан җавап булмады, ә үзләре һаман якынайдылар. — Инк җавап бирмисез, пулемет утларын йотасыгыз киләмени, кемнәр?! — дип кабатлады капитан. — Сезгә түгел, товарищ. Яралы баланы ярга чыгарам, — дип калын тавыш белән җавап бирде карт кеше һәм көймәсен пароходтан ерак түгел генә ярга табан борды. — Тукта!—дип боерды капитан. Аннары үзс белән берничә сугышчы алып, ярга төште. Көймәче карт янына килгәч, ачулы тавыш белән: — Сез кем буласыз, ни өчен бирегә килдегез? — дип сорады. — Мин завод кешесе. Эшчеләр белән авылга бару өчен көймәгә
Идел буенда
53
төшкән идем. Яр буенда шул яралы балага тап булдым. Таш өстендә хәлсез ята иде, бу якка та^ бан чыгарга булгач, алып чыгыйм дидем. — Ничек яраланган? — Анысы миңа билгесез. Ул бер сүз дә әйтә алмый. I Кәрим кесә фонаре белән көймә эчен яктыртты һәм куркып китте. — Марат, энем! — диде ул, баланың өстенә иелеп... Иртәгесен үсмер Маратны Идел буендагы зур каен төбендә җирләгәндә Кәрим белән Саҗидәнең кайнар күз яшьләре аның кабер туфрагына тамдылар. Шунда Кәрим үзенең иң яраткан энесе Маратның маңлаеннан соңгы тапкыр үпте дә икенче якка борылып, ут диңгезе эчендәге Сталинградка карады: — Бу бала Сталинград өчен сугышып һәлак булды, — диде. — Мәңгелек дан аңа.
Үзенең капитан күперчегендә ике тапкыр яраланган Кәрим Капкаев- ны госпитальгә озатмакчы булдылар. Ул баш тартты. — Минем башым исән әле. Мин пароходка җитәкчелек итә алам. Сталинград янында дошманнар тар- мар ителмичә пароходтан төшмим, —диде ул. Яраларының артык каты әрнүе аркасында ул хәзер үзенең кыска рл- сәгатьләрендә дә йоклый алмый иде. Кояшта янган йөзе ябыкта, күзләре эчкә баттылар. Ләкин аларның эсселеге кимемәде; алар әвәлгегә караганда да көчлерәк булып, җиңәргә теләү уты белән яналар иде. Менә Кәрим, култык таякларына таянып, каютаның түгәрәк тәрәзәсе янына килде. Тышта сызылып таң ата иде. Су өсте җицелчә томанлы. Кәрим бу таңда ниндидер бик зур бер нәрсә буласын сизде һәм эченнән куанды. Ул арада аның Каютасына пехота майоры белән Саҗидә Алмаева килеп керделәр. Саҗидә чит кеше алдында үзен коры, рәсми рәвештә тотып, пароходка гаскәр белән сугыш кораллары төялеп беткәнлеген әйтте. Пехота майоры ярым боерып, ярым
үтенеп, пароходны һичкиче- гүсез аргы якка алып чыгарга кушты. — Иптәш капитан, пароходны үземә алып барырга рөхсәт итегез, — диде Саҗидә. — Юк! — диде Кәрим, кырт кисте. — Минем яныма ике сугышчы җибәрегез. Пароходны мин үзем алып барам. Сүз көрәштерә торган чак түгел ' иде. Саҗидә честь биреп, каютадан чыкты да палубага йөгерде. Аның артыннан пехота майоры да чыкты. Ул арада ике сугышчы килеп, Кәримне күтәреп, югарыга алып киттеләр. Капитан күперчегендә кузгалу өчен тиешле боерыкларны биргәч, Кәрим әйләнә-тирәсенә күз салды. Төнге караңгылыкны куып таң яктыра, офыкта кызыллыклар җәелә башлаганнар, аргы як яр күкселләнеп күренә. Ә Идел өсте! Анда: уннарча, йөзләрчә катерлар, баржалар, моторлы көймәләр, гади балыкчы көймәләре, саллар кайнаша. Барысында да икенче якка чыгучы гаскәр. Идел аркылы салынган штурм күпере аркылы да сугышчылар чыга. — Никадәр көч! — дип уйлады Кәрим урынлы горурлык белән. ’ Немецлар бөтенләй диярлек атмыйлар иде. — Неужели тыннары кысылды, — дип уйлады Кәрим. Кинәт бөтен тирә-якны дер селкетеп, тиң- * дәше булмаган артиллерия канонадасы башланды. — Бу нәрсә?! — дип сорады Кәрим әле яңа гына янына килеп баскан комиссарыннан. — Безнекеләр һөҗүмгә күчтеләр! — диде Шадрин, тантана белән. Капкаевның пароходы Идел уртасына җиткән чакта немецлар да ярдан көчле ут ачтылар. Пароход
Г.
лар, баржалар, көймәләр, саллар өстенә пуля яңгыры, миналар, снарядлар ява башлады. Пуляларның берсе Кәримнең биек фуражкасын суга бәреп төшерде. Кәрим аңа игътибар итмәде, ул хәтта урыныннан да кузгалмады. Тик жил генә аның кара чәчләрен тузгытты. Комиссар пулеметчылар һәм тупчылар янына ташланды. — Утны кызганмагыз’ — дип кычкырып калды Кәрим. Аннары бакыр көпшәгә иелеп, — Полный вперед! — дип кыч-- кырды. Бу анын соңгы командасы булды. Кайнар осколок аның кулбашына кадалды һәм ул, чайкалып китеп, урындыгыннан идәнгә егылды. Аның янына йөгереп килгән Саҗидәгә ул: '— Командалыкны ал. Курсыңны Сталинградка карап тот, — дияргә генә өлгерде. Капитанны түбәнгә алып киткәч, Саҗидә аның урынына үзе баслы. Аның йөзе агарган, иреннәре нык кысылган иде. Ул Кәримнең сонгы сүзен хәтерләде: «Курсыңны Сталинградка карап тот...» Саҗидә утка, төтенгә уралып, җимерелгән, ватылган, ләкин җиңелмәгән бөек Сталинградка карады да, Кәрим кебек, бакыр көпшәгә иелеп, — Полный вперед! — дип боерык бирде.