Логотип Казан Утлары
Публицистика

И. В. СТАЛИН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ДҮРТЕНЧЕ ТОМЫ


 И. В. Сталин Әсәрләренең дүртенче томына аның 1917 ел ноябреннән алып 1920 ел декабрена чаклы язылган хезмәтләре кергән. Октябрьда җиңеп чыккан Совет власте бу истәлекле елларда күп сандагы дошманнарга каршы тиңдәшсез авыр һәм героик көрәштә, үзенең яшәүгә хокукын саклап калды. И. В. Сталинның IV томга кергән әсәрләре большевиклар партиясенең гражданнар сугышы һәм чит илләр интервенциясе чорындагы политикасының, аның стратегиясенең һәм тактикасының эчтәлеген ачып бирәләр. Көрәшнең төрле этапларында обстановкага ачык, үткер анализ бирүне тирән теоретик гомумиләштерүләр белән бергә бәйләгән бу әсәрләр марксизм-ленинизм хәзинәсенә кертелгән бик әһәмиятле байлык булып торалар. Бөек Октябрь Социалистик Революциясе безнең илебез тормышында, кешелек тарихында яңа чор ачты. Совет революциясе үсешенә характеристика биреп, иптәш Сталин Баку Советының тантаналы утырышында 1920 елның 6 ноябренда ясаган докладында Совет властен ныгыту өчен көрәшнең төп этапларын күрсәтеп үтә. Беренче чор — Россиядә Совет власте урнаштырылганнан алып герман империализмы тар-мао ителүгә чаклы. Бу чорда Көнбатышта ике империалистик коалициянең якалашуы дәвам итә. «Эчке хәл күзлегеннән бу чорны Россиядә иске дөньяны җимерү чоры, иске буржуаз властьның бөтен аппаратын җимерү чоры, дип характерларга мөмкин» (IV т., 384 бит). Икенче чор герман империализмын Антанта тар-мар иткәннән соң, совет республикасына каршы Антантаның интервенция оештыру вакытыннан башлана. Бу чор Деникинны тар-мар итүгә чаклы дәвам итә, аннан соң өченче чор башлана. Икенче чорны эчке *мөнәсәбәтләр күзлегеннән иптәш Сталин «төзелеш чоры» дип характерлый. Яңа Совет дәүләт апгйарты корырга, национализацияләнгән промышленностьны идарә итүне оештырырга, илне күмер, нефть, азык белән тәэмин итүне оештырырга, тимер юл транспорты эшен торгызырга, яңа ар/лия төзергә кирәк иде. Совет властеның беренче елларында социалистик Ватанның оборонасын ссштыру бурычы беренче дәрәҗәдә әһәмиятле иде. «Шуны икърар итәргә кирәк, төзелеш бу чорда гомумән аксый, чөнки төп төзелеш энергиясе —«бу энергиянең уннан тугыз өлеше — Кызыл Армия төзүгә китә иде, чөнки Антанта көчләренә каршы үлем сугышында эш Совет Россиясе яшәвенең үзе турында бара иде, яшәүне исә бу чорда куәтле Кызыл Армия көчләре белән генә саклап калырга мөмкин иде» (386 бит). Большевиклар партиясе, халык массаларының иҗат энтузиазмына һәм фидакар героизмына җитәкчелек итеп, бу читен бурычларны
AV Галактионов 
76 
 
 
уңыш белән хәл итте. Партияне дөрес юл буйлап аның сыналган җитәкчесе бөек Ленин алып барды. «Ленин — РКП ның оештыручысы һәм юлбашчысы» дигән мәкаләдә иптәш Сталин даһи юлбашчыбыз һәм остазыбызга гүзәл характеристика бирде, ул үзендә «теоретик куәтне пролетариат хәрәкәтенең практик-оештыру тәҗрибәсе белән» берләштерә, диде (314 бит). «Ленин, нәкъ менә ул, — диелә бу мәкаләдә, — хәзер пролетариатның дөньяда иң көчле һәм иң чыныккан партиясенең юлбашчысы булып тора» (315 бит). IV томдагы әсәрләр ил һәм партия алдына килеп баскан бик әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә В. II. Ленинның һәм И. В. Сталинның бөек дуслыгын күрсәтәләр. IV томга иптәш Сталинның Ленинга фронтлардан җибәрелгән бик әһәмиятле документлары кергән; Сталинны фронтларга, Совет властеның яшәвенә яный торган үлем куркынычын кире кагу өчен, партиянең Үзәк Комитеты һәм Ленин үзе җибәрә иде. И. В. Сталин Әсәрләренең IV томына кергән хезмәтләре безнең алдыбызда 1918—1920 'елларда интервентларга һәм ак гвардеецларга каршы Ватан сугышы вакытындагы геропк чорда дәүләт, хәрби, экономик төзелеш өлкәсендә большевиклар партиясе алып барган көрәшнең мәһабәт картинасын ачып бирәләр. I. Ленин һәм . Сталин — Совет дәүләтен, дөньяда беренче социалистик дәүләтне төзүчеләр. Иптәш Сталин Ленин җитәкчелегендәге беренче Халык Комиссарлары советы составына керә; гражданнар сугышы чорында ул Оборона Советында Ленинның урынбасары, Кызыл Армиянең бик әһәмиятле җиңүләрен рухландыручы һәм оештыручы була. Милли мәсьәлә теориясен эшләүдә һәм партиянең милли политикасының принципиаль нигезләрен билгеләүдә иптәш Сталинның роле гаять зур. Совет властеның беренче елларында милләтләр эше буенча халык комиссары постында эшләп, иптәш Сталин партиянең һәм Совет властеның СССР да милли мәсьәләне хәл итү буенча бөтен эшенә турыдан-туры җитәкчелек итә. Тик «Октябрь перевороты гына, иске, буржуаз милли азатлык хәрәкәте белән 
эшне бетереп, изелгән милләтләрнең эшчеләре һәм крестьяннарының һәртөрле изүгә, — димәк, милли изүгә дә, — каршы, «үз» һәм чит буржуазия властена каршы, гомумән империализмга каршы юнәлдерелгән яңа, социалистик хәрәкәте эрасын ачты» (163 бнт). Колонияләр һәм ярым колонияләр халыкларын империализм властеннан азат нтү мәсьәләсен куйган Октябрь переворотының бөтен дөнья күләмендә әһәмиятен иптәш Сталин аеруча -күрсәтеп үтә. Үзенең мәкаләләрендә һәм чыгышларында иптәш Сталин милләтләрнең аерылып чыгуга кадәр үз-билгеләнүгә хокуклары турындагы лозунгны социалистик аңлауны үстерә. Милли мәсьәләне хәл итүгә иптәш Сталин марксистик диалектиканың тиңдәшсез остазы булып якын килә. Иптәш Сталин нәкъ менә Совет властеның милләтләргә, төзелгән совет республикаларының бәйсезлегеи тануга кадәр тулы ирек бирүе аркасында, аларның империализмга каршы, социализм өчен гомуми көрәш җирлегендә берләшүгә омтылышы башланганлыгын күрсәтә. «Шулай иске империалистик бердәмлекнең җимерелүеннән Россия халыклары бәйсез совет республикалары аша яңача, ихтыяри рәвештә туганнарча бердәмлеккә киләләр» (229 бит). Ленин һәм Сталин — Совет Социалистик Республикалар Союзын рухландыручылар һәм оештыручылар. IV томдагы әсәрләр большевиклар партиясенең, иптәш Сталинның барлык совет республикаларын төзү һәм алариы Совет Социалистик республикаларның бердәм Со

И. В. Сталин Әсәрләренең дүртенче томы 
 
 юзына берләштерү буёнча гаять зур эшләрен ачып бирәләр. «Чираттагы бурычларның берсе» дигән, 1918 елның 9 апрелендә басылган мәкаләдә Совет властеның асылына тирән характеристика бирелә. Илне социалистик үзгәртеп коруның беренме уңышларын күрсәтеп үтеп И. В. Сталин түбәндәгеләрне әйтеп үтә: «Совет власте иҗтимагый тормыш эченә ничаклы тирән үтеп керә. Үзәктәге власть инде хезмәт ияләре массасы арасыннан үсеп чыккан, чын халык властена әйләнде. Совет властеның көче һәм куәте шунда» (74 бит). Ләкин окраиналарда «Совет власте әле шул дәрәҗәдә үк халыкныкы булып өлгерә алмады», — диелә мәкаләдә. Төрле милләтләрнең хезмәт ияләрен туплауга Совет автономиясе ярдәм итәргә тиеш. «Шундый юл белән генә власть халыкныкы һәм массага якын була ала» (76 бит). Җитәкче принциплары иптәш Сталин тарафыннан эшләнгән милли мәсьәләнең дөрес хәл ителүе ныклы Совет дәүләтен төзүнең бик әһәмиятле чарасы, гражданнар сугышында безнең җиңүебезнең төп чыганакларыннан берсе булды. «Көньяктагы хәрби хәлгә карата» дигән мәкаләсендә иптәш Сталин болай диде: «Каты гражданнар сугышында эш итүче гаскәрләрнең уңышы өчен җанлы кешеләр мохитының бердәмлеге, тупланганлыгы һичшиксез кирәк, бу гаскәрләр шушы мохит элементларыннан тукланганнар һәм аның сокларында үзләренә булышлык табалар, шуның белән бергә бу бердәмлек (бигрәк тә гражданнар сугышының башында) милли булырга мөмкин яки (бигрәк тә киң җәелгән гражданнар сугышы вакыты н д а) с ы й нфы i I б ул ы рга мөмкин. Шундый бердәмлектән башка дәвамлы хәрби уңышларның булуы мөмкин түгел» (286 бит). Россия окраипаларынца үзенең КөЧләреи җыйган контрреволюция милли бердәмлеккә дә, сыйнфый бердәмлеккә дә ирешә алмады. Киресенчә, революция лагере, совет лагере бердәм һәм тупланган булын чыкты. «Эчке Россия үзенең промышленность һәм культура-политик үзәкләре — Москва һәм Петроград белән, милләт ягыннан, бер төрле халкы, күбесенчә рус халкы белән революциянең базасы булып әверелде» (285 бит). Революция Россиянең сыйнфый яктан тупланган, пролетар үзәгенә таянды; «Совет хөкүмәтенең базасы Петроград — Москва пролетариаты булмыйча, кем булсын соң?» (286 бит). Россиядә яши торган халыклар 1917 елның Октябренда яңа, социалистик Ватан казандылар. By ленинчыл идеяне үстереп, иптәш Сталин Россиянең үзләренең совет Ватанын яклап актык тамчы канга кадәр көрәшә торган халыкларының Ватан сугышы турында сөйли. Бу мәсьәлә иптәш Сталин тарафыннан 1918 елның 14 мартында ук Австрия һәм Германия империалистларының Украинага һөҗүм итүе уңае белән язылган «Украина узелы» дигән мәкаләдә бик тирән рәвештә яктыртылган иде. «Көнбатыштан килә торган чиг җир изүенә каршы Совет Украинасы азатлык өчен Ватан сугышы күтәрә, — Украинада бара торган вакыйгаларның мәгънәсе шундый» (47 бит). Чит илләрдән килгән колитүче- ләргә һәм Украина контрреволю- ционерларына каршы алып барыла торган бу гадел сугышта украин халкы ялгыз калмас. Аңа ярдәмгә Советлар Россиясенең башка халыклары һәм барыннан да элек өлкән туганы рус халкы килер. «Украинада башланган Ватан сугышының бөтен Советлар Россиясе тарафыннан һәртөрле булышлыкка исәп тотарга барлык шанслары бар икәнлекне исбат итәргә кирәкме икән?» (47 бит). Гражданнар сугышының бөтен барышында иптәш Сталин илебездә- 

Лк Галактионов 
78 
 
 
ге халыкларның рус халкы җитәкчелегендәге бердәмлеге идеясен туктаусыз пропагандалады. 1920 елның 10 октябренда «Совет властеның Россиядәге милли мәсьәлә буенча политикасы» исемле мәкаләсендә ул болай дип яза: «Россиядәге революциянең һәм граҗдаңнар сугышының өч (елы Россия үзәгенең һәм аның окраи- наларының бер-берсенә булышлыгыннан башка революциянең җиңүе мөмкин булмаганлыгын, Россияне империалистлар тырнагыннан коткару мөмкин булмаганлыгын күрсәтте» (351 бит). Большевиклар партиясенең, Ленинның һәм Сталинның Россия халыкларын бер дус совет семьясына туплау буенча гиганттай зур идея һәм оештыру эше үзенең җимешләрен китерде. Сугыш барышында «оккупациянең барлык коточкыч авырлыкларын татыган окрапиалао- да рус пролетариатына Һ?..м аның дәүләт төзелеше формаларына бик көчле таргым башланды, окраина- дагы хөкүмәтләрнең сепаратлык көчәнүләре бу тартым алдында к эчсез калалар» (226 бит). Рус эшчеләре һәм крестьяннары кардәш халыкларга ярдәмгә килдеДәр, империалистик изүдән котылу эшендә аларга булышлык күрсәттеләр. Көчләр нисбәтенә бирелгән ачык һәм фәнни нигезләнгән бәя сугышның иң кискен моментларында хезмәт ияләренә дөрес ориентация алырга мөмкинлек бирде. Мәсәлән, окраина лар турындагы мәсАәләгә тукталып, иптәш Сталин, алар өчен ике генә юл бар, ди: «я Россия белән бергә, һәм ул вакытта — окраиналардагы хезмәт иясе массаларның империалистик изелүдән азатлыгы; я Антанта белән бергә, һәм ул чакта — империалистик камытның к от ы л г ы с ы зл ы г ы. Өченче юл юк» (353 бит). Сталинның ачык сүзләре миллионнарның аңына барып җитте, аларны социалистик революциянең дошманнарына каршы көрәшкә рухландырды. П. Гражданнар сугышы елларында 
Ленин Совет илен хәрби лагерьга әверелдерү эшенә җитәкчелек итте. Гражданнар с угы шы нда гы көчләр бүленешенә Ленин һәм Сталин тарафыннан тирән һәм дөрес бэи бирелү сугышның совет лагере файдасына җиңү белән бетүендә бик зур әһәмиятле булды. Тыл һәм резервлар турындагы мәсьәләләр буенча иптәш Сталин тарафыннан эшләнгән теоретик положениеләр контрреволюциягә каршы көрәштә партиягә бәя биреп бетергесез ярдәм иттеләр. Сүз гаскәрләр тылы һәм армия резервларь! турында гына бармый. Бу мәсьәләләр икесе дә IV томдагы әсәрләрдә киң политик планда тикшереләләр. Аларны эшләгәндә Сталин Ленинның «сугышны чынлап алып бару өчен нык оешкан тыл кирәк» (Ленин, XXIII т., 304 бит) дигән күрсәтмәсен кулланып эш итә. Ленин положениесен үстереп, иптәш Сталин, дәвамлы, зур сугышга җиңүнең бик әһәмиятле шарты — тылның ныклыгы, тотнаклылыгы, дип өйрәтә. Тыл армиянең иярчене генә түгел, дошманның ударларына армия генә чыдарга тиеш түгел, бәлки тыл да чыдарга тиеш. Бу иптәш Сталин тарафыннан эшләнгән яңа положение булды. «Дөньяда бер генә армия дә ныклы тылдан башка җиңә алмый (сүз, әлбәттә, озакка һәм . ныклы җиңү турында бара). Тыл фронт өчеи-береиче эш, чөнки ул, һәм тик ул гына, фронтны барлык төр азык белән генә түгел, бәлки кешеләр — сугышчылар, настроеииеләр һәм идеяләр белән дә тукландыра. Ныксыз, аннан да бигрәк дошман тыл иң яхшы, ип тупланган армияне мәҗбүри рәвештә тотнаксыз һәм көпшәк массага әйләндерә. Колчакнын һәм Деникинның көчсезлегс шунда иде: аларның «үз» тылы булмады, алар, чын-рус, бөек дер- ж а в а ч ы л ы к о м ты л ы шла ры белән сугарылган хәлдә, фронтны шак- 
И. В. Сталин Әсәрләренең дүртенче томы 
79 
 
 
тый дәрәҗәдә рус булмаган, мондый омтылышларга дошман булган элементлар исәбенә корырга, тәэмин итәргә һәм тулыландырып торырга мәҗбүр булдылар, үз гаскәрләре өчен күрәләтә чит булган районнарда эш итәргә мәҗбүр булдылар. Табигый ки, эчке, милли һәм, бигрәк тә сыйнфый бердәмлектән мәхрүм булган, дошман атмосфера белән чолгап алынган гаскәрләр совет гаскәрләренең. беренче көчле удары белән таркалдылар» (323 бит). Совет тылының ныклыгы һәм тотнаклылыгы Кызыл Армиянең җиңүләре өчен әһәмиятле шарт булды. . «Окраиналарның киресе буларак, эчке Россия бөтенләй башка картинаны ача. Беренчедән, милли яктан ул бердәм һәм‘тупланган, чөнки аның халкының уннан тугызы великорусслардан тора. Икенчедән, фронтны һәм совет гаскәрләренең турыдан-туры тылын тукландыра торган җанлы мохитның сыйнфый бердәмлегенә ирешү анда крестьяннар арасында ышаныч казанган, аларны Совет хөкүмәте тирәсенә туплый торган ПетроградМосква пролетариаты булуы белән җиңеләя. Советлар Россиясенең тылы белән фронт арасында ис китәрлек контакт булуы шуның белән аңлатыла да, Колчак-Деникин хөкүмәте мондый хәл белән бер вакытта да мактана алмады...» (287—288 битләр). Тылның ныклыгы турында иптәш Сталин тарафыннан кертелгән төшенчәнең гаять зур фәнни әһәмияге бар. Ул сугышларның барышын төшенергә мөмкинлек биреп кенә калмый, бәлки тылның хәлиткеч роленең нәрсә белән билгеләнүе мәсьәләсенә дә тулы ачыклык кертә. Тыл үзенең ресурслары буенча бай булганда да зәгыйфь булуы мөмкин. «Икс лагерь» дигән мәкалә, тылның сугышта уйнаган роленә конкрет анализның гүзәл үрнәге булып тора. Бу мәкаләдә империализм лагерена Һәм совет лагерена характеристика бирелә. Мәкаләдә беренче лагерьның ничек итеп йомшый баруы, икенчесенең көчәя баруы күрсәтелә. Тылның ныклыгы турындагы төшенчә аның оешканлыгын да эченә ала. Иптәш Сталин үзе булган барлык фронтларда беренче дәрәҗәдәге игътибарын тылны оештыруга биреп килде. 
«Армия ныклы тылдан башка озак яши алмый. Фронт нык булсын өчен армиянең тылдан регуляр рәвештә өстәмә көчләр, сугыш припаслары, азык алып торуы кирәк. Бу яктан тылда эш белүче Һәм оста администраторларның, башлыча, алдынгы эшчеләрдән булган, мобилизация һәм тәэминат буенча намус белән һәм армый-талмый эшләүче администраторларның килеп чыгуы зур роль уйнады. Ышаныч белән әйтергә мөмкин ки, мондый администраторлардан башка Цари- ципны коткарып булмас иде> (150—151 битләр). Ныклы тыл булдыру буенча иптәш Сталин алып барган гаять зур оештыручылык эшен Әсәрләрнең IV томында басылган «1918 елның декабренда Пермьне бирүнең сәбәпләре турында иптәш Ленинга партия ¥1\ һәм Оборона Советы комиссиясенең отчеты» бик ачык сурәтли. Тыл мәсьәләсендә дә, шулай ук резервлар мәсьәләсендә дә иптәш Сталин марксистик тикшеренү методын бик оста куллана. 1920 елның 27 Октябренда «Республиканың политик хәле турында» ясаган докладында ул: «Россия белән Антанта арасындагы каты сугышта, өч ел дәвам итә торган һәм тагын өч елга сузылуы мөмкин булган сугышта, мондый сугышта сугыш резервлары мәсьәләсе хәлиткеч мәсьәлә булып тора», — ди (376 бит). Антантаның резервлары — алар Врангель гаскәрләре, яшь буржуаз дәүләтләр армияләре, совет тылында хәрәкәт итә торган контрреволюцион көчләр; Антантаның резервлары — алар колонияләрдә һәм Европада революцион хәрәкәтне буу 
AV Галактионов 
80 
 
 
эшен алып баручы көчләр, шул исәптән 11 Интернационал да. Советлар Россиясенең, резервлары — алар пң элек Кызыл Армия һәм аннары — Көнбатыштагы һәм Көнчыгыштагы революцион хәрәкәтләр. Резервлар мәсьәләсен Сталинча аңлату, элек булганнан тамырдан аерыла торган ацлату менә шундый. Үсеш перспективасына анализ ясап, иптәш Сталин «Антантаның резервлары көннәнкөн эри бара, Советлар .Россиясенең резервлары өстәлә бара» дигән нәтиҗәне чыгара (379 бит). Вакыйгаларның барышы бу алдан күрүне тулысы белән аклады. Ләкин резервлар мәсьәләсендә дә иптәш Сталин, актив аңлы эш башланышының әһәмиятен аеруча күрсәтеп үтә: резервларны тудырырга, оештырырга, хәзерләргә кирәк, ди. Бу яктан Сталинның «Республиканың сугыш резервларын тудыру турында» 1920 елның августында язылган һәм IV томда беренче тапкыр басылган документлары бик әһәмиятле. Аларда республиканың сугыш резервларын булдыру буенча киң һәм җентекләп уйланган программа бирелгән. Троцкийның таркатучылык эшен фаш итеп, иптәш Сталин резервларның фронтлардан ерак, өстәмә көчләрнең өйрәнелмәгән, резервларның очраклы, экспромт характерда булуын күрсәтә. «Республиканы җитди резервлар белән тәэмин итү буенча (кичекмәстән) планлы эш башларга кирәк, — югыйсә яңа «көтелмәгән» («башка таш төшкәндәй») хәрби катастрофа алдында калуыбыз бар», — дип язды иптәш Сталин РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросына (349 бит). Тыл һәм резервлар мәсьәләсендә Ленин — Сталин политикасы һәм тактикасы, большевикларның гаять зур оештыру эшләре Кызыл Армиянең гражданнар сугышында җиңеп чыгуын тәэмин итүдә гаять әһәмиятле булды. 911. 
Әсәрләрнең IV томына кергән хезмәтләр большевиклар партиясенең киеренке политик һәм хәрби эшчәнлеге турындагы документлар булып, революциянең' һәм гражданнар 
сугышының төрле этапларындагы обстановкага марксистик, фәнни анализ бирү үрнәкләре булып торалар. Кайбер кешеләр, гражданнар сугышын, читтән мәгълүм дәрәҗәдә ярдәм алган эчке контрреволюция белән революция арасындагы көрәш дип карарга маташтылар. Бу раслауда эчке контрреволюция көчләренә төп роль бирелә, ә интервенциянең роле икенче дәрәҗәдә итеп таныла. Россиядә контрреволюцион көчләрнең җитди базасы булма- ганлыгын иптәш Сталин ышанырлык итеп исбат итә. Иптәш Сталин гражданнар сугышын пролетариат Россиясе белән империалистик Антанта арасындагы үлем көрәше итеп ’ карый. (353 бит). Моның белән төп дошман, совет республикасына каршы сугышны оештырган, тәэмин иткән һәм сугышка җитәкчелек иткән төп көч бик ачык күрсәтелә. Моның белән совет лагере өчен куркынычның бөтен җитдилеге дә, куркынычны кире кагу өчен көчләрне бик нык җигәргә кирәклек тә басым ясап әйтелә. Шуның белән бергә Сталин анализы хезмәт ияләрен империализм лагерен җиңү өчен Совет республикасы кулында көчләр һәм мөмкинлекләр барлыгына ышандырды. Ул меньшевикларның, Россиядә социалистик республика башлана һәм уңыш таба алмаячак, дигән карашын кире кага. Троцкизмны фаш итеп, иптәш Сталин болан ди: «Октябрь переворотында катнашкан кайбер кешеләр Россиядәге социалистик революция, Россиядәге революция артыннан ук Көнбатышта тагын да тирәнрәк һәм җитдирәк революцион шартлау башланса гына, уңыш казаначак һәм бу уңыш ныклы булачак дип ышанганнар иде, шуның белән бер

И. В. Сталин Әсәрләренең дүртенче томы 
 
 гә мондый шартлау, әлбәттә, башланыр дип уйланылган иде. Вакыйгалар бу карашны да кире какты, чөнки Көнбатыш пролетариаты тарафыннан турыдан-туры революцион булышлык тапмаган һәм дошман дәүләтләр белән чолганган социалистик Россия өч ел инде үзенең яшәвен һәм үсүен уңыш белән дәвам иттерә (374—375 битләр). Иптәш Сталин гражданнар сугышының төп этапларына Антантаның өч походы итеп классик характеристика бирә. Беренче поход 1919 елның язында ясалды. Бу — комбинацияләнгән поход иде, шуның белән бергә аның авырлык үзәге Колчак хәрәкәт иткән районда иде. Обстанов- каның бөтен авырлыгына карамастан, җиңү Советлар Россиясе ягында булды. «Эш шунда ки, Россиянең, тылы, ә димәк Россиянең армиясе дә, аның дошманының тылына һәм армиясенә караганда, ныграк һәм җитезрәк булып чыкты» (320 бит). Антантаның икенче походы 1919 елның көзендә ясалды. Шулай ук комбинацияләнгән бу походның авырлык үзәге көньякта, Деникин хәрәкәт иткән районда булды, һәм бу юлы да шул ук сәбәпләр аркасында Советлар Россиясе авыр кризистан җиңүче булып чыкты. Антантаның өченче походы — 1920 елның җәендә Россиягә Польшаның һөҗүм итүе булды. Аның Җимерелүе һәм Врангельның тар- мар ителүе гражданнар сугышында Советлар Россиясенең тәмам җиңүе Дигән сүз иде. IV. Тылның ныклыгының хәлиткеч әһәмиятен күрсәтү белән бергә, иптәш Сталин фронтларда сугышучы армияләрнең ныклыгы да шуңа бәйләнгән дип өйрәтте. Әсәрләрнең IV томына кергән хезмәтләр большевиклар партиясенең Кызыл Армияне төзү һәм ныгыту буенча алып барган гаять зур оештыру эш- ЛоРен һәм совет хәрби стратегиясе һәм тактикасының нигезләрен бил- $ «С. Ә.* № 6. гсләгән бөек полководец сыйфатында иптәш Сталинның ролен су- 'рәтлиләр. Ленин һәм Сталин Кызыл Армияне оешкан, дисциплиналы, политик аңлы көч итеп төзеделәр. Партия Үзәк Комитетының һәм Ленинның заданиеләрен үтәп, иптәш Сталин ныклы кул белән фронтта һәм тылда тәртип урнаштырды, гаскәрләрне идарә итү эшенә тәртип кертте, аларны тәэмин итү эшен оештырды. Фронтларда иң авыр хәлләрдә ул тиз үзгәреш кертүгә иреште. Гражданнар сугышы барышында Сталинның стратегик даһилыгы бик ачык күренде. Иптәш Сталин бик әһәмиятле стратегик планнар эшләде. Контрреволюция һәм интервенция армияләре шул планнар белән кыйналды һәм тар-мар ителделәр. Гражданнар сугышы елларында иптәш Сталинда: стратегиянең төп бурычы төп ударның юнәлешен дөрес сайлый белүдән гыйбарәт, дигән караш туды. Сугышка уңышлы җитәкчелек итү өчен моның гаять зур әһәмияте булды. Әйтеп үтелгәнчә, иптәш Сталин гражданнар сугышында көчләрне урнаштыруның төп үзенчәлегенә анык формулировка бирде: Кызыл Армия, Россиянең окраиналарында- гы дошман армияләренә карата, үзәк урында торды. Иске хәрби терминологияне кулланып әйткәндә, Кызыл Армия эчке операцион’ линияләр буенча хәрәкәт итте дияргә була. Мондый ысул белән хәрәкәт итүләрнең өстенлеге көчләр белән тиз маневр ясау һәм аларны билгеле участокта туплау мөмкинлегеннән гыйбарәт. Ләкин капма-каршы фронтларның берберсеннән ераклыгы меңнәрчә километрларга сузылган гражданнар сугышы масштабларындагы мондый хәрәкәтләрнең иске хәрби теоретикларның төшенә дә кергәне юк иде. Гражданнар сугышында Совет республикасының җиңеп чыгуының төп сәбәпләреннән берсе шунда булды ки, Ленин җитәкчелегендәге партия сугышның аерым этапла- 81

М. Галактионов 
82 
 
 
рында илнең бөтен көчләрен бер, төп дошманны тар-мар итүгә туплады. Әсәрләрнең IV томына кергән хезмәтләр совет кораллы көчләренең төп удары кайда, нинди дошманга каршы юнәлдерелергә тиешлеген билгеләүдә иптәш Сталинның күренекле роль уйнаганлыгын күрсәтәләр. 1918 елның җәендә үк инде Дон- да һәм Волгадан көнчыгыштарак контрреволюция көчләренең туры- дантуры интервентлар булышлыгындагы һәм җитәкчелегендәге учаклары туды. Антанта Үзәк Россия тирәсендә тоташ фронтлар боҗрасы төзүг планын үтәүгә кереште. Бу вакытта туган стратегик обста- новкага иптәш Сталин ачык һәм тирән бәя бирде. «Правда» газетасы хәбәрчесе белән булган беседада да ул Көньяк фронтның мөһимлеген аеруча күрсәтеп үтте. «Дон контр- революциясе белән Астрахань — Урал — Чех-словакия бандалары арасындагы стратегик хәл бер үзе генә дә инде Көньяк фронтның мөһимлеге турында сөйли» (148 бит). Иптәш Сталин Царицынны ударның үзәге итеп билгеләде, чөнки Царицынның акгвардеецлар тарафыннан алынуы контрреволюциянең көньяк һәм көнчыгыш группаларының кушылуына китергән булыр иде. Царицынга июнь башларында килеп төшеп, иптәш Сталин кискен чаралар күреп Царицын оборонасын һәм ачыккан Москвага икмәк озату эшен оештырды. Дошманнарның Царицинны кулга төшерергә маташуларының бөтенесе уңышсызлык- ка очрады. Көньяктагы һәм көнчыгыштагы контрреволюция 1918 елда да, аннан соң да бер-берсенә килеп кушыла алмады. 1918 ел ахырында иптәш Сталин Көнчыгыш фронтка җибәрелә. Үзенең отчетында ул фронтта хөкем сөргән җимереклек картинасын бирә, һәм сәбәпләрнең берсе сыйфатында Главком тарафыннан булган стратегик җитәкчелекнең тәртип- сезлеген күрсәтә. Көнчыгыш фронтка төп юнәлешләр әле Оренбургка таба, әле Екатеринбургка таба, әле Пермь районында торган өченче армиягә ярдәмгә барырга күрсәтелгән була. Соңыннан, 1919 елныч 11 августында, «Көнбатыш фронтлардагы хәл турында В. И. Ленинга хат»та (беренче тапкыр IV томда басыла) иптәш 
Сталин, Главком «Колчакка башта III армияне, аннары II, аннары V армияләрне кыйнап ташларга» мөмкинлек биргән «һәм шулай итеп һич кирәкмәстәи бөтен фронтның эшен төгәл ярты елга чыгырыннан чыгарганнар» дип яза (273 бит). Иптәш Сталин Пермьне югалтуның стратегик яктан тоткан урынын күрсәтеп бирде. Аны югалту Колчакка Вяткага таба килергә юл ачачак һәм төньяктагы, шулай ук көнчыгыштагы контрре- волюциягә бер-берсе белән кушылырга мөмкинлек тудырачак иде. Иптәш Сталин тарафыннан күрелгән чаралар белән хәл коткарып калынды. 1919 елның язында инде иптәш Сталин Петроградта. Аңа Юденич һәм ак финнар тарафыннан куркыныч туган иде. Шундый куркыныч алдында зур резервлар китерүне таләп итү табигый булыр иде. Ләкин иптәш Сталин барлык фронтлардагы стратегик обстановкага дөрес бәя бирә. Ленинга җибәргән запискасында ул болай дип яза: «Колчак иң җитди дошман булып тора, чөнки чигенү өчен җитәрлек мәйдан, армия өчен җитәрлек кеше материалы, икмәккә бай тыл аның кулында» (262 бит). Иптәш Сталин, Юденич генералы Родзянкога, Колчак белән чагыштырганда «чебен» ул дип характеристика бирә һәм Көнчыгыш фронты исәбенә Петроград фронтына гаскәрләр җибәрүне катгый рәвештә кире кага. Энергияле һәм кыю чаралар күреп, иптәш Сталин Петроград өстенә килгән куркынычны булган көчләр ярдәмендә бетерә. Төп дошман булган Колчакка каршы һөҗүм, Лени» һәм Сталинның таләбе буенча, уңышлы җәелдерелә һәм бу һөҗүм Колчак армийсеи тар-мар итү белән төгәлләнә. 1919 елның көзендә көньякта 

И. В. Сталин Әсәрләренең дүртенче томы 
S3 
 
 
обстановка ахыр чиккә кадәр кискенләшеп китте. Турыдаң-туры Москваның үзенә куркыныч туды. Хәзер төп дошман Деникин иде инде. Октябрь башларында иптәш Сталин Көньяк фронтка җибәрелә. Анда ул гаскәрләргә һәм операцияләргә җитәкчелекне үз кулына ала. Иптәш Сталин 15 Октябрьда Көньяк фронттан В. И. Ленинга хат җибәрә. Бу хатта Деникинны тар-мар игү буенча стратегик план языла. Бу план төп ударның юнәлешен дөрес сайлый белүнең классик үрнәге булып тора. Главкомның ударны Царицыннан Новороссийскига Дон далалары аша ясарга тәкъдим иткән иске планын иптәш Сталин каты тәнкыйть астына ала. «Безгә дошман булган мохитта, бөтенләй юлсызлык шартларында бу акылсыз (күз алдында тотылган) походның безгә тулысы белән һәлакәт куркынычы салганлыгын исбат итеп торасы да юк» ди (276 бит). Иптәш Сталин «инде практика тарафыннан юкка чыгарылган планны хәзер үк, һич кичекмәстән үзгәртергә, аны төп ударны Воронеж районыннан Харьков — Донбасс аша Ростовка ясау планы белән алыштырырга» тәкъдим in ә. «Беренчедән, монда безнең мохитыбыз үзебезгә дошман түгел, киресенчә, безгә яхшы караучы мохит булыр, һәм бу безнең алга үтүебезне җиңеләйтер. Икенчедән, без бик әһәмиятле тимер юл челтәрен (Донец тимер юлын) һәм Деникин армиясен тукландырып торган төп артерияне — Воронеж — Ростов линиясен алабыз... Өченчедән, шушы баруыбыз белән без Деникин армиясен ике кисәккә.аерабыз, шулардан: добровольческий армияне Махнодан ашатуга калдырабыз, ә казачи армияләрне үзләренең тылларына барып керү куркынычы астына куябыз. Дүртенчедән, без казакларны Деникин белән ызгыштырырга мөмкинлек алабыз... Бишенчедән, без күмер алабыз, ә Деникин күмерсез кала» (276—277 битләр). Партия Үзәк Комитеты Сталин планын кабул итте һәм бу план Кызыл Армия тарафыннан 1үзәл рәвештә тормышка ашырылды. Де никинны тар-мар итү гражданнар сугышы барышында хәлиткеч җиңү булды. Шуннан соң Антанта пнде яңадан Советлар Россиясенә каршы комбинацияләнгән поход оештыра алмады. 1920 елның җәендә ул Польшаны Россиягә каршы котыртуга иреште. Май 
ахырында партия Үзәк Комитеты иптәш Сталинны Көньяк-Көнбатыш фронтка җибәрде. Шул ук вакытта «Правда»да И. В. Сталинның «Антантаның Россиягә яңа походы» исемле мәкаләсе басылып чыга. Үзенең эчтәлеге ягыннан искиткеч тирән язылган бу мәкаләдә иптәш Сталин ударның районы турындагы мәсьәләне теоретик яктан тикшерә. «Гомумән сугышта, бигрәк тә гражданнар сугышында, уңыш, хәлиткеч Җиңү күп вакытта удар районын узышлы сайлауга, төп ударны дошманга кайда ясарга һәм үстерергә уйланылган район- »ны уңышлы сайлауга бәйләнгән була» (325 бит). Иптәш Сталин бу положениене теоретик яктан нигезләп кенә калмады, бәлки тиздән, Көньяк-Көн батыш фронтта атаклы Житомир һөҗүмен оештырып, аны практикада кулланып та күрсәтте. «һич шик юк ки,—диде Сталин һөҗүм нәтиҗәләре турында, — безнең атлы гаскәрләребезнең Житомир районындагы һөҗүме фронтта үзгәреш тудыруда хәл иткеч Роль уйнады» (337 бит). Иптәш Сталин җитәкчелегендә Көньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре Львовка барып җиттеләр. Иптәш Сталин совет республикасы өстенә көньяктан килгән куркынычны да күрсәтә. Польшаның бер ялгызы гына түгеллеген, Польшаның артында Антанта торуны искә төшереп: «безнең гаскәрләребез тылында Польшаның яңа со- юзнигы — Врангель барлыкка килде...» ди (339 бит). Иптәш Сталин: «Партия үзенең байрагына:
М. Галактионов 
«4 
 
 
«Вранпхтьны хәтерегездән чье армагыз!», «Үлем Врангельга!» дигән чираттагы яңа лозунгларны язып куярга тиеш» дип саный (341 бит). Иптәш Сталин Врангельны тар-мар итү буенча тәкъдимнәр хәзерли һәм бу тәкъдимнәр Үзәк Комитет тарафыннан расланалар. Ул Врангельга каршы фронтны көчәйтү чараларын күрә. Сталин күрсәтмәләрен кулланып эш итеп, Кызыл Армия контр- революциянең соңгы учагын бетерде. 1920 елның октябрь урталарына иптәш Сталин Үзәк Комитетның тапшыруы буенча Кавказга бара. Анда Антанта әле совет лагерена каршы үрмәкүч оясы үрүендә дәвам итә иде.. «Правда» газетасы сотруднигы белән булган һәм 1920 елның 30 ноябренда басылып чыккан беседасында иптәш Сталин Кавказдагы политик һәм стратегик сбстановкага бик гүзәл марксистик анализ бирде. «Кавказның революция өчен мөһим урын тотуы аның чимал, ягулык һәм азык чыганагы булуы белән генә түгел, бәлки аның Европа белән Азия арасында, аерып әйткәндә, Россия белән Төр- кия арасында булуы белән дә, бик әһәмиятле экономик һәм стратегик юллары (Батум—Баку, Батум — Тавриз, Батум — Тав- риз — Эрзерум юллары) булу белән дә билгеләнә. Бүген Кара диңгезнең ачкычы булган Константинопольне үз кулында тотып, Көнчыгышка Закавказье аша үтә торган туры юлны сакларга теләгән Антанта тарафыннан болар исәпкә алына. Ахыр исәптә Кавказда кем ныгып калыр, нефтьтән, һәм Азия- - нең эченә таба алып бара торган бик әһәмиятле юллардан кем файдаланыр, революцияме яки Антантамы, — бөтен мәсьәлә менә шунда» (408 бит). Мәсьәлә революция файдасына хәл ителде. Кавказда иптәш Сталин алып барган гаять зур политик һәм оештыру эшләре Антанта планнарының җимерелүендә бик зур роль уйнады. Иптәш Сталин үзенең тирән акыллы сүзләре белән һәм Кавказ халыкларына ачык ориентировка бирүе белән Дагстанда һәм Теректа совет автономиясен, Азербәйҗан совет республикасын 
ныгытты. Иптәш Сталин Грузиянең Һәм Әрмәнстанның якын арада империализм изүеннән Котылачагын алдан ук әйтеп куйды. * « * И. В. Сталин Әсәрләренең IV томы дөньяга чыгу илебезнең идея тормышында бик әһәмиятле вакыйга. IV томга кергән әсәрләрдә гражданнар сугышының героик еллары, Ленин һәм Сталин совет халкының җиңүен хәзерләгән, илебезнең миллионлаган хезмәт ияләренең көрәшенә алар җитәкчелек иткән, Совет Социалистик Республикалар Союзы төзегән чаклар алдыбызга килеп басалар. «Бөтен гражданнар .сугышы еллары Ленин белән Сталинның тыгыз хезмәттәшлеге билгесе астында үтте. Кызыл Армияне кулга-кул тотышып алар төзиләр һәм ныгыталар. Ленин Совет дәүләте политикасының бик әһәмиятле мәсьәләләре буенча, хәрби стратегия һәм тактика мәсьәләләре буенча Сталин белән киңәшә. Ленинның бик әһәмиятле политик һәм хәрби поруче- ниеләрен үтәп, иптәш Сталин Совет иленең бүтән почмакларында булган чакларда да алар арасында хатлар, телеграммалар, запискалар алышып тору тукталмады. Сталин фронтлардагы хәл белән Ленинны регуляр рәвештә таныштырып торды. Үзенең хатларында һәм телеграммаларында Сталин хәрби обстановкага бик оста анализ бирде. Фронтта обстановка аеруча куркынычлы булып киткән чакларда ул һәрвакыт ярдәм һәм булышлык сорап, Ленинга мөрәҗәгагьитә иде. Сталинның үтенечләренә Ленин бик һәм бик игътибар белән карый иде. Ленин аны һәрвакыт вакыйгалар белән, политик яңалыклар белән таныштырып тора иде.* Совет 
И. В. Сталин Әсәрләренең дүртенче томы 
 
 иленең оборонасын оештыру һәм аңа җитәкчелек итү эшендә Сталин Ленинның төп терәге булды. Гражданнар сугышы елларында партия Үзәк Комитеты һәм Ленин үзе Сталинны революция өчен иц хәлиткеч һәм куркынычлы фронтларга җибәрәләр иде» («Иосиф Виссарионович Сталин. Кыскача биография, төзәтелгән һәм өстәлгән икенче басмасы», 80—81 битләр). Иптәш Сталинның IV томга кергән әсәрләре марксизм-ленинизм теориясен тагын да алга үстерү һәм баету булып торалар. Сталинның тирән акыллы фикерләре язылган документларны укып совет кешеләренең хәзерге һәм киләчәк буыннары коммунизм эшенә фидакарь хезмәт итү өчен яңа көчләр алачаклар. («Культура и жизнь» газетасы № 5 (24).