ЕРАКТАГЫ БЕР АВЫЛДА
«Көн озынлыгы унҗиде сәгатькә җиткәч, арыш баш чыгара, сыерчык бала очыра, умарта корт аера», диләр бу тирәдәге картлар. Бу, дөрестән дә, шулайдыр. Чынлап та, табигатьнең иң тулы, иң ямьле вакыты, ул — көн озынлыгы унҗиде сәгатькә җиткән чак. Бу атналарда агачлар яфракка, үләннәр чәчәккә күмелә, бу атналарда пэр җирдә хуш ис аңкый, кырлар — болыннар, таулар-урманнар, елга- лар-күлләр гаҗәеп бер матур төскә керәләр. Без «Комбайн» колхозында чакта нәкъ менә шундый көннәр иде. Килгәнебезгә берничә тәүлек үткән иде инде. Бер көнне, кояш төшлектә чакта, урамнан йөгерә- йөгерә бер малай кычкырып үтте: — Күч килә, күүүч! Тавышка колхоз правлениесен- нән бер төркем кеше чыкты. Алар һавага карыйкарый умарта күчен көтә башладылар. Менә басү капкасы яклап һавада бүрек кебек бер кара нәрсә күренде: — Укмашкан хәлдә килә, еракка китәдер, монда сармас бу, — диде карап торучыларның берсе: Шулай булса да, колхоз^председателе Солтанов кечкенә бер малайны битлек белән тубал һәм кашык алып килергә йөгертте: .— Белмәссең, арган булса: саруы да ихтимал, — диде ул үзе белән бергә басып торучыларга карап.
Умартачы Габдсрәхим Габдерәшитов Шул арада күч әкренләп түбәнгә таба төште һәм таркалыбрак оча башлады. Бу хәл аның арганлыгын күрсәтә иде. — Кая да булса туктап сарырга җыена бу,— диде Солтанов1 һәм кулына тубал тотып йөгерэшөгерә килүче малайны ашыктырды: — Тизрәк бул, тизрәк! Умарта күче колхоз правленпесе урнашкан бина турына килеп җиткәндә Солтанов куш уч белән туфрак алып, аны корт иле өстенә ыргытты. Ул туфрак белән җиңел генә бәреп корт анасын җиргә төшерергә уйлаган иде һәм шулай булса, күчне тубалга җыеп алу да бик җиңел булачак иде. Ләкин, туфрак алданрак сибелде булса кирәк, умарта күче үтеп китте. Корт иле җыярга бик хирес булган Солтанов әлеге малай китереп өлгерткән тубал белән кашыкны алды да, күч артыннан йөгерде. Күч, дөрестән дә, арган икән, авылдан ерак китә алмады, шунда, ындыр буендагы карт бер каенга туктап сарып калды.
Гариф Галиев
62
Солтанов корт илен җыярга дип битлек киде дә, әлеге карт каен башына менде. Аның уе иң элек корт анасын табып алып аны тубалга салу һәм шуннан соң инде агач кашык белән илне җыеп алу иде. Моның өчен ул агач башына менү белән тубалны ботакка элде. Ләкин күч ботакның очына сарган- лыктан, Солтановның аңа буе җитмәде. Шуннан соң ул тубалны ботакның очына табарак этте. Болай да булмады. Ниһаять, күчне тубалга төшерү өчен ботакны селкетергә мәҗбүр булды. Ботакны хәрәкәткә китерү белән умарта күченең тынычлыгы бозылды. Ялга яткан гаскәр, көтелмәгәндә булган дошман һөҗүменнән соң ничек аякка басса, корт иле дә шундый хәлгә килде. — Солтановны кулга төшкән әсир солдат рәвешендә сырып алдылар һәм якаларыннан, җиң очларыннан, чалбар балакларыннан кереп, аны чагарга тотындылар. Солтанов үзен-үзе белешмәстән, агач башыннан җиргә килеп төште. Бу хәл корт илен яңадан кузгатты. Алар тын алырга да бирмәделәр, тагы да көчлерәк тавыш белән Сол- тановка ябыштылар. Ул тәмам хәлдән таеп өенә кайтып керде. Аннары бәрәнге бакчасына чыкты. Кая гына бармасын, нинди генә хәрәкәт ясамасын, корт иленең ачуыннан котыла алмады. Башын одеял белән төреп, ишск- тәрәзәләрне ябып, сәкегә менеп ятты. Бу юл белән дә булмады, аның артыннан килгән корт иле морҗалардан, һәртөрле ярыклардан кереп чага бирде. Шулай котырды- котырды да, кинәт үзе сарган агачка таба, ана янына китеп барды. Солтановның тәмам хәле киткән иде. Лапаска кайтып андагы яшел печән астына кереп яткач кына бераз рәтләнгәндәй булды. Бер сәгать вакыт үтүгә Бөркет тавы яклап сырт буеннан «Комбайн» колхозына таба төшеп килүче бер трантас күренде. Ул ашыга иде булса кирәк, «Ко.мбайн»га җитәр алдыннан юлны кыскартырга теләде — ямь-яшел арыш басуы межасына каерып керде дә, туры авыл уртасына таба юл тотты. Бу кеше корт иле артыннан авылга кайтучы «Комбайн» колхозының умартачысы Габдсрәхим агай Габдерәшитов иде. Ул правление алдына килеп туктады да, арбасыннан төште һәм
атын бәйли-бәй- ли шундагы бер төркем колхозчыларга сүз катты: — Умарталар бик еш аера башлады, әле генә бер күч кортыбыз авылга таба очып киткән иде, туктап сармады микән дип кайтуым иде, — диде. Аңа әле генә үтеп киткән күчнең, ындыр буендагы карт каенга туктап сарганлыгын һәм Солтановның корт илен җыя алмыйча лапаска кайтып егылганлыгын сөйләп бирделәр. Карт көлемсерәп берничә авыз сүз әйтте һәм күч сарган урынга китте. Бал кортлары гүяки аның килүен генә көткәннәр иде. Алар бөтенесе дә бик тиз картның иркенә бирелделәр. Хәтта аның юан бар макларына килеп кунып, алар үзләре тубал эченә — ана янына керделәр. Гүяки әле генә булып алган күңелсез вакыйгадан картка зарландылар, әкерен генә, бер төрле генә тавыш белән безлибезли аның тубал тоткан кулына сарылдылар. Берничә минут эчеңдә Габдерә- хим агай һичбер мәшәкатьсез-нисез күчне җыеп тубалга салды. Аны үзе белән алып трантаска менеп утырды да, Солтановка кагылып чыгу өчен, тыкрыкка таба борылды. Солтанов картка көлкерәк төстә күренде. Ул тезен чәнчеп печәнлектә утыра иде. Карт эченнән генә көлде дә, җитди тавыш белән әйтте: — Алай ярыймы соң, кортларның холкын бозасыз, кем кушкан сиңа, күч артыннан йөгерергә, кая китсә дә табып алып кайтам биг мин алариы, — диде үзен шактый горур тотып, һәм мәсьәләне артык куертмады, үзенең йомышын сөйләүгә күчте:
брактагы бер авылда
63
— Кортларыбыз ишәеп китте, умарталыкны урман кыса башлады, — диде. Болай да кечкенә булган мәйданда агачларның елдан-ел куеруы аркасында, һаваның салкынаюына тукталды. Бу хәлнең бал кортлары өчен начар йогынты ясавын сөйләде: — Миңа нишләргә киңәш бирәсең? — дип Солтановка карады. Аның җавап бирүен дә көтмәде, сүзен яңадан дәвам итте: — Моннан котылу өчен ике юл бар, — диде. — Берсе — умарталыкның әйләнәсеннән биш метр чамасы урманны кисеп, мәйданны киңәйтү. Икенчесе — умарталары- бызның яртысын икенче бер урынга күчерү, диде. Икенче юл яңа умарталык өчен уңай урын табуга һәм кортларны җәй көне күчерүгә бәйле булганлыктан, ә бу эш бик катлаулыга әйләнгәнлектән, карт моның кулай түгеллеген аңлатты. Ул беренче юлны мәгъкүл тапты һәм . Солта- новның шушы турыда, ягъни умарта әйләнәсендәге биш метр чамасы киңлектәге мәйданны агачтан тазартырга рөхсәт сорап лесхозга гариза язуын үтенде. Солтанов шунда, лапас алдында уйнап йөрүче кечкенә кызы аркылы өйдән кыр сумкасын соратып алды. Лапаста утырган килеш ул шул сумка өстенә зур блокнотын куеп «Комбайн» правлениесе исеменнән лесхозга гариза язды. Бергәләп укып чыкканнан соң, картка гаризаны үзе белән алырга кушты һәм лесхозга баруны да аның үзенә йөкләде. Габдсрәхпм агай атның аркалыгын күтәребрәк бәйләде дә, китәргә җыенды: — Ярый, сау бул, — диде. — Хуш, — дидё Солтанов. Шунда ук: — Иртәгә лесхоздан бик соңга калып кузгалма, иртәрәк кайтырга тырыш, кич белән клубта татарча «Ант» картинасы күрсәтелә, — диде аны озатып. Картның үзен-үзе тотуыннан, колхоз председателе Солтанов белән ничек сөйләшүеннән аның үз эшен бик яхшы белгәнлеге күренеп тора иде. Шунлыктан без аның белән ныграк кызыксынырга булдык. — Иптәш Сталинның турыдан- туры үзеннән телеграмма килде- аңа, ул безнең колхозның иң өлкән кешесе, ул безнең иң оста умартачыбыз, —- дип сүз башлады
колхоэ> председателе аның турында. «Комбайн» колхозының хәзерге вакытта 175 баш умартасы бар. Ул ел саен бал уңышын планда билгеләнгән күләмнән артык алып һәм ел саен хезмәт көннәренә бал бүлен килә. Анда һәрбер умартадан кимендә өчәр пот, ә аерым елларда хәтта дүртәр пот бал алалар. Колхозчыларның һәрбер хезмәт көненә 30—40 грамм бал тигән еллар була. Үткән ел, мәсәлән, умарталардан барлыгы 430 пот чамасы уңыш алынып, аның күп кенә өлеше колхозның кирәк-яракларына тотылганнан соң да, һәрбер хезмәт көненә унбишәр грамм бал тиде. Ә бит биредә һәрбер эш кулы дүртәр йөз, бишәр йөз хезмәт көне эшләгән гаиләләр бар. Орлыкчылык, терлекчелек беләк* бергә «Комбайн»да умартачылык, эше колхозның экономикасын ныгытуда гаять зур урын тотып килә. Шуның өчен дә Габдерах'ман ага турында сүз чыкканда колхозчылар: — Ул безгә бал ашата, ул безне бәйрәмнәрдә ширбәт белән сыйлый. гохмере озын булсын, кул-аягы- сызлаусыз булсын, — диләр. Габдерәхим ага Габдерәшитов умартачылыкны фәнни нигездә үстерүче, аны яратучы, аңа үзенең бөтен көчен салып эшләүче кеше. Ул үзе белән бергә яңа кадрлар хәзерли, алар белән үзенең күп еллык бай тәҗрибәләрен уртаклаша. Хәниф Рәхимов. Сәгадәт Закуанов һәм Гарифҗан Муллахметовлар, болар — аның кул астында бал уңышын күтәрү өчен көрәшүче яңа көчләр. Солтанов атаклы умартачы Габдерәхим аганың эшләре турында сөйләгәндә аның киң күңелле, пат
Гариф Галиев
рпотик тирән хисле кеше, икәнлегенә тукталды. Шушы уңай белән ул аның зур бер хәрәкәтне башлап җибәргәнлеген искә алды. Бу хәрәкәтнең башлануы болан булган. Бөек Ватан сугышының гаять дәрәҗәдә авыр елларының берсендә, ямьле дә. ямансу да булган яз көннәрендә ВКП(б) ның Әлмәт райкомы секретаре Хәйретдиновның кабинетына тәбәнәк кенә гәүдәле, сары мыеклы, озынча яңаклы бер кеше килеп керде. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, ул Хәйретдпнов- ның фронт хәлләре белән таныштыруын үтенде. Бу көннәр сугыш кырларында зур җиңүг көннәре булганлыктан, картның күңеле булды. Ул илебезнең батыр гаскәрләре исәнлегенә, аларның җиңүләренә багышлап зур теләкләр теләде дә, урыныннан торды. Шул вакыт Хәй- ретдинов аның үз хәле белән кызыксынды: — Ни эшләр бетереп йөрисең, районга ни йомыш белән килдең? — диде. — Үзем карт, малайларым яшь. Ьу гадел сугышка турыдан-туры катнашырга мөмкинлегем юк. Шуңа пошынып йөрдем дә, бүген бирегә килдем. Банкка, оборона фондына акча керттем, — диде. Бу, «Комбайн» колхозының оста умартачысы әлеге Габдерәхим ага иде. Элекке елны гына умарталардан гаять дәрәҗәдә мул уңыш алынып, аңа өстәмә түләү тәртибендә генә дә 48 пот бал бирелгән иде. Карт үзеннән арткан балны сатып, оборона фондына йөз мен сум акча кертте. Шул көннәрдә ук зур шәһәрләрдән читтә, безмен илебезнең ерак бер почмагындагы Камы-Исмәгыйль авылындагы «Комбайн» колхозы члены Габдерәхим Габдерәшитов исеменә бөек юлбашчы имзасы белән телеграмма килеп төште. 1943 елның 10 апрелендә алынган 2943 нче номерлы бу телеграммада иптәш Сталин оборона турында кайгыртканлыгы өчен Габдерәхим агага үзенең рәхмәтен әйткән иде. Илнең бик зур авырлыклар кичергән көннәрендә бөек даһи имзасы белән килгән телеграмма бөтен район халкын рухландырды. Халык, дошманны җиңү өчен, яңа көч белән, яңа энергия белән эшкә тотынды. Кайнар йөрәкле, киң күңелле, олы колачлы бу умартачы әнә шундый зур патриотик эш башлап, үзе артыннан бөтен тирә-юнь халкын ияртте. — Көчле ташкынн1ары белән шаулыйшаулый 1947 елның язы килде. Илнең күренекле игенчеләре колхоз җиреннән мул уңыш алуны вәгъдә итеп, бөек җитәкчегә хатлар яздылар. Шул хатларның берсенә меңәрләгән кешеләр белән бергә Габдерәхим агай да кул куйды һәм кул куйды да язгы кар сулары белән үк умарталыкка китте. Ул хәзер шунда кунатөнә эшләп ята. Без быел һәрбер умартадан уртача өчәр пот бал көтәбез, — дип сүзен тәмам итте Сол- танов.