Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАЛА КОРАБЛЕ КАПИТАНЫ



 
Колхоз председателе. Ключников МТС тан бик куанып кайтты. — МТС директоры безгә комбайн бирергә вәгъдә итте, — диде ул. — Алдынгы комбайнчымны җи- бәрәм, ди. Безгә дә сынатмаска кирәк, Клава! Иртәгә комбайнга җитәрлек кешеләр һәм атлар бирерсең. Синең бригададан башларлар. Хәзер үк бодай җиренә кешеләр җибәр, комбайнга юл ачсыннар. Бригадир кызга тагын берничә күрсәтмә биргәннән соң, председатель идарәдән чыгып, кырга таба .атлады. Ул зур борчылу кичерә иде. Аның председатель булганына әле өч кенә ай. һәрбер эш аңа гаять акрын барган кебек тоела. Ә бит бөтенесе берьюлы килеп тыгылды: арыш урылып бетмәгән, ул коелу алдында тора; бодай өлгерде, солы да агарып килә. Урырга да, бәйләргә дә, сугарга да кирәк. Ашлык тапшыру графигын да төгәл үтәп бар! Өстәвенә көзге чәчү вакыты керде. Кешеләрне, атларны ничек кенә тартсаң да җиткереп булмый. — Каһәр суккан сугыш нәтиҗәсе бу, — дип уйлады Ключников. Кырда эшләүчеләрнең кайсына булышып, кайсын кызулап, кайсын мактап, кайберләрен башак калдыру яки сүлпән хәрәкәт өчен ачуланып, председатель бөтен кырны диярлек әйләнеп чыкты. Ул вакыт- вакыт МТС юлына күз төшереп ала һәм, — Кич тә җитеп килә, нишләп күренмиләр? — дип борчыла иде. Ләкин бу борчылу озак дәвам итмәде, лобогрейка артыннан көлтә бәйләүче кызларның берсе, кулын каш өстенә куеп карап торды да, каршы яктагы юлга төртеп күрсәтте: — Комбайн килә! Еракта, Кашман юлы буйлап акрын гына 
килгән дала корабленең силуэты күренде. ; У • Ключников, авыл аша җитез генә үтеп, комбайнны каршыларга китте. Аңа билгеләнгән участок бу якта; комбайнны шунда туктатырга кирәк иде. Ул арада, тирләп-пешеп, Клава килеп җитте. Ул да, Ключников кебек, быел гына армиядән кайткан иде. — Бик вакытлы килә. Ә бит яхшы комбайнчы булып, нормаларын үтәп бара алса, көн саен 8 гектар урылып сугылачак. Кечкенә колхозга әйтеп бетергесез зур ярдәм бит бу! Шулай бит, иптәш Ключников, ә? Клаваның кояшта кып-кызыл булып пешкән тулы бит алмалары шатлыктан тагын да нурлана төшкәндәй күренделәр. J Ниһаять, зур өметләр баглап көтелгән комбайнны сөйрәп, пырылдап килүче трактор Ключникэвлар белән тигезләнде һәм, председательнең туктарга ишарә ясап кул күтәрүе белән, алар янында туктады. Ләкин... Ключниковның йөрәге өзелеп төшкәндәй булды һәм, тирән гаҗәпләнгән яки ачуы нык килгән вакытта гына булганча, аның авы
Ә. Мөхәмметшин 
56 
 
 
зы сул якка таба кыйшаеп куйды: комбайн өстендә штурвалга таянып, бик яшь бер егет елмаеп басып тора, җитмәсә җилкә аша тальян гармонь аскан. Аның якындагысы (ярдәмчесе булырга кирәк) бөтенләй бала гына диярлек. Тракторчысы да гармонь асканыннан олы түгел. Ключников ни дип әйтергә дә белмәде, ашыгып тәмәкесен төрде һәм астан гына Клавага карал алды. Ул да, зәңгәр күзләрен зур итеп ачкан хәлдә, шаккатып һәм гаҗәпләнеп комбайн өстендәге «малайларга» карап тора иде. — Ямь-яшел малайлар! — диде ахырда Ключников, Клавага гына ишетерлек итеп. — Белмим, болар- дан нәрсә генә чыгар икән. МТС директоры «иң алдынгы комбайнчымны бирәм» дигәч, Ключников таза бер ирне күз алдына китергән иде. Ә аңа, әллә инде мыскыллап, ямь-яшел малай җибәргәннәр. Гармоньлы егет (егет димәсәң хәтере калыр!) комбайннан төшеп, болар янына килде. — Сез «Иркен юл» колхозының председателе буласызмы? Саумы- сыз? Комбайнчы Рифгать Кәлимул- лин. Сезгә ярдәмгә. Ключников теләр-теләмәс кенә кулын сузды. 
... Председатель, иртәге көн өчен нарядлар биреп, колхоз правление- сеннән төнге сәгать 11 дә генә чыкты. Комбайнчылар өчен бирелгән йортның капка төбендә колхозның барлык яшьләре һәм кызлары җыелган иде. Кәлимуллип җиңел бию көен сыздыра, ә кызлар һәм яшьләр такмаклап ярсыйярсый бииләр. — Булмас, — диде Ключников, катгый карарга килеп. — Кызларны гына аздырырлар. Төне буе гулять итеп, алариы эштән калдырырлар. Шул булыр... Ул, правлениегә кереп, МТС директорына шалтыратырга һәм килүчеләрдән ризасызлыгын белдерергә дә уйлаган иде, ләкин бүгенгә яхшысынмады. Өенә кайтып, «беркадәр ял итеп алырга кирәк» дип чишенеп ятса да, тиз генә йоклый алмады. 
— Вакыты Нинди бит. һәр минуты алтын. Бер кешене кырыкка бүлә торган чак! Ә алар... аха-ха да, миха-ха... Председатель башын мендәр астына тыгып карады. Ләкин гармонь тавышы мендәр астына да керде һәм, Ключииковны үчекләгән кебек, аның йөрәген тырцады. Ул сүгенде, аннары урыныннан торып, тәрәзә янына йөгерде. Ул: «ябыгыз авызыгызны!» дип кычкырырга уйлаган иде, ләкин гармонь тавышы үзе тынды. 
Ключников, тревога вакытындагы тизлек белән, ятактан сикереп торды, солдат җитезлеге белән киенеп, урамга атылды. Ул комбайнчыларны тизрәк уятып, кырга чыгарып җибәрергә кабалана иде. Көнчыгышта офык, тиздән кояш чыгачагын хәбәр итеп, кызыл төскә кергән. Комбайнчылар урнашкан йортның морҗасыннан чыккан сыек төтен бөдрәләнеп акрын гына һавага сузыла. — Мөгаен, әле тормаганнар да. Ашарга яңа хәзерлиләр, — дип уйлады председатель. Комбайнчылар урнашкан йортка кергәндә ул исәнлек-саулык сорап та тормады. Ишектән керүе белән, мич тирәсендә камыр белән кайнашучы хуҗа хатынга: — Тегеләр кайда? — дип сорау бирде һәм, җыелмаган буш урыннарга, өстәлдәге тальянкага күз төшереп алды. — Ә, егетләрне әйтәсеңме? — дип хатын тыныч кына кайтарып сорады, — алар күптән кырга киттеләр. Кызлар да шунда. «Безгә бик яхшылап пирожки пешер, әби, аннан, кайнар көе кырга илтә күр», диделәр. Сүз сөюче карчык егетләрнең җитезлекләрен, акыллы шаянлык
Дала корабле капитаны 
57 
 
 
ларын мактап, иркенләп сөйли башлаган иде, ләкин председатель тыңлап тормады, ашыгып чыгып китте. Күперне үтү белән машинаның тигез тавышы ишетелде. Бераздан зур-зур капчыклар төяп кайтып ки?, лүче йөк каршы очрады. Капчыклар өстенә утырып кайтучы кыз: — Шәп егетләр. Өерәләр генә! Бункердан ашлык алырга тагын атлар сорадылар, — дип узып китте. Участок башында Ключниковны Клава каршы алды. Аның бөтен хәрәкәтендә куану иде. Ул: — Менә, ичмаса, эш! — дип, биегәндәге кебек тыпырдап куйды. Ключников аңа ачулы-карап, — Алдан кычкырган күкенең башы ярыла, — диде. Бу сүзләргә кызның хәтере калды. Ул авызын турсайтты. Тиздән комбайн килеп җитте. Ашлык беркадәр сөрлеккән булса да, машина түбән көйләнгәнлектән, бер генә башакны да калдырмый. Комбайн өстендәге «малай» да кичәгегә һич ошамаган: ул, бик җитди кыяфәт белән, үзенең катлаулы машинасын идарә итә. Ключниковны күргәч тә, комбайнчы бик рәсми ГСНӘ: Ат, капчыклар! — дип кычкырып үтте. Борылышка җитү алдыннан комбайнчыларның икенчесе зур чиләк күтәреп комбайн өстеннән төште һәм сулы мичкә янына йөгерде. — Туктап, радиаторга су салалар булыр, — дип, Ключников комбайн артыннан атлады. Ләкин комбайн туктамады, чиләк тоткан егет машина барган көйгә площадкага күтәрелде һәм Ключников суның махсус- труба ярдәмендә салынганлыгын гына күреп калды. — О-о! — диде ул. Башка сүз әйтмәде. 
Ашлык сугучылар янына барган җиреннән Ключников төнлә генә кайтты. Бу вакытта комбайнда эшләүче кызлар да кайтып киләләр иде. Ул наряд бирергә утыру белән учетчы килеп керде һәм: — Ц5 гектар урылды, иптәш председатель, 128 центнер ашлык амбарга ташылды, кырда ашлык калмады, — дип комбайн эшенең көнлек йомгагын хәбәр итте. Ключников гаҗәпләнеп, ләкин бу юлы 
елмаеп, башын селкеп куйды: җәйге тымызык төннең тынлыгын ертып Кәлимуллин гармоненың күңелле моңы еракларга яңгырый иде. Аңа дәртле яшь тавышлар кушылдылар: Нинди иркен минем туган илем... — Шул кадәр эштән соң мин аларны бүген гәүдәләрен җыя алмыйча йокларлар дип уйлаган идем, — диде икенче бригада бригадиры. — Менә бит яшьлек! Беркадәр вакыттан соң Клава да шат яшьләр төркеме уртасында кыска көйгә күбәләктәй очынып- очынып бии иде. Гармоньны Кәли- муллинның ярдәмчесе уйный, өлкән комбайнчы үзе Клавага каршы биергә чыккан. Ул, бөтерелеп килеп, егетләрчә җиңеллек белән төрле фигуралар ясый һәм вакыт- вакыт Клава алдында чүгәләп куя. Яшьләр артына Ключников килеп басты һәм, кулын аркасына куеп., карап тора башлады... » * * «Иркен юл» колхозының кырларында эшләүнең икенче көнендә сезон заданиесен ике өлешкә арттырып үтәве өчен Кәлимуллин агрегатына күчмә кызыл байрак тапшырылды. Тантана бары өчдүрт минут вакытны алды. Партия оешмасы секретаре кулыннан мактаулы байракны кабул итеп, Рифгать аны күтәрү рейкасына беркетте. — Быел тагын кимендә ике норма бирәчәкбез! Чумаков агрегатын үзебез белән ярышка чакырабыз, — диде ул, һәм комбайн яңадан, дулкынланып торган бодай диңгезе эчендә тигез генә йөзә башлады. Гәрәбәдәй сары бодай бөртекләре элеватордан бункерга шаулап актылар. Ә бункердан ашлык бушатучы ике кыз тирләп-пешеп, зур-зур* 

Ә. Мөхәмметшин 
 
 капчыкларга бодай тутырдылар һәм тулган бер капчыкны комбайн белән янәшә баручы арбага салдылар. Комбайн алга барудан бер генә минутка да туктамады. Кичен исәпләп карагач, көнлек уру 24 гектарга җиткерелгәне беленде. Бу — 3 көнлек норманы үтәү иде. «Иркен юл» колхозында 8 көнгә билгеләнгән эшне 3 көндә үтәп, машинасын бик җентекләп караганнан сон, Рифгать Кәлимуллин үзенә бирелгән маршрут белән китәргә җыенды. Колхозчылар бербер артлы килеп, аның кулын кыстылар, мактап рәхмәтләр әйттеләр. Иң ахырдан, озын керфекләре астыннан моңсу гына карап, Клава күреште. — Эш беткәч кунакка килегез, ничек тә килегез, — диде ул Рифгатькә. Җилкәсенә үзенең аерылгысыз дусты — тальянкасын аскан Рифгать, штурвал күпере өстенә баскан хәлдә, бүген генә үзенә бүләк ителгән чигүле кул яулыгын бол- гый-болгый, яңа дусларыннан аерылды. «Активист» колхозына таба барган кызыл байраклы дала корабле артыннан сокланып карап торган Ключников янына Клава килде һәм шаян тавыш белән: — Я, иптәш председатель, алдан кычкырган күкенең башы ярылдымы? — дип сорады һәм көлеп җибәрде. Аңа кушылып Ключников та чын күңелдән көлде. 
Планнан тыш, дүртенче колхозда — «Ударник» та, эшләвенең беренче көнендә Рифгатьнең сабый вакытын искә төшерүче кечкенә бер вакыйга булып алды. Иртәдән башлап комбайн артыңнан сигез-тугыз яшьлек бер малай ияреп йөрде. Аны -бригадир да, ашлык ташучылар да машина яныннан никадәр кусалар да, ул китмәде. — Кумагыз аны, йөрсен, — диде Рифгать. — Киләчәктә аннан бик яхшы комбайнчы чыгуы мөмкин. Рифгать белән дә шундый вакыйга булган иде. Аңа ул вакытта ун яшьләр булгандыр. Бер көнне яланаяклы малайлар төркеме аларнык өе буеннан: .. — Комбай килгән! — дип кычкырып, тузан туздырып йөгереп үтте. 
«Комбай»ның нәрсә икәнен белмәсә дә, Рифгать тә шунда чапты һәм «лапас кадәр» зурлыкта (ул аны чагыштырырлык башка зур нәрсә тапмады) гаҗәп машина күреп шаккатты. Икенче көнне ул да, нәкъ шушы малай кебек, кояш нурларының рәхимсез кыздыруына да карамастан, машина артыннан йөрде. Аннан кайтып, кечкенә арбаны яны белән улак өстенә аударып куеп, аның тәгәрмәчен штурвал итеп, «комбай» уйнады. Шул вакыйгадан соң, Рифгать өч җәй комбайн артыннан йөрде. Кичләрен бөтен йөзен майга, тузанга буяп, пычранып кайта. Авылда данлыклы балта остасы — техниканы сөюче Кәлимулла абзый улына бик каты бәрелмәсә дә, әнисе аны бөтен шартларын җиренә җиткереп пешерә иде. Тора-бара комбайнчылар да «комбай шаукымы тигән» малайга (әнисе Рифгатьне шулай дип тирги иде) уз итеп карый башладылар Аңа узелларны майлаганда, чылбырларны кидерткәндә булышырга мөмкинлк бирде-' ләр. Ул күп детальләрнең, инструментларның исемнәрен белә, комбайнчыларның «техник телләрен» аңлый башлады. Соңга таба аңа штурвал күперендә йөргәләргә дә рөхсәт итә башладылар. Кызыксынучы малай комбайнчыларның һәрбер хәрәкәтен күзәтә, бөтенесен белергә тели, хәтта аларча кыланырга тырыша иде. Кичләрен арып, ләкин үз-үзеннән бик канәгать булып өенә кайтканда, «Бөрле» суы буенда балык тотып ятучы иптәшләре аны үртәп: — Әнә «комбай» кайта!—дип шаркылдап көлешәләр. Ләкин Рифгатьнең бу үртәүләргә эче пошмый иде. Ул чыннан да комбайнчы булырга ныклап карар биргән иде.

Дала корабле капитаны 
59 
 
 
керде һәм колхоздан бирелгән кәгазьне директорга сузды. Кәгазьдә: Борындык авылы, «Үрнәк» колхозы члены Кәлимуллин Рифгать МТС курсларына укырга җибәрелә» дип язылган иде. Директор гаҗәпләнеп, түгәрәк йөзле, карап торуга шактый тере күренгән бу малайның башыннан аягына кадәр күз йөртеп чыкты. Аннан, нәрсәдер уйлап, урындыгыннан торды, бүлмәне урап бер кат әйләнде һәм бер сүз дә әйтмичә тиз-тиз г^енә язу язып, аның кулына тоттырды: — Бар, авылыңа йөгер, тизрәк! Бу язуны колхоз председателе Фәтхуллнн абыеңа бир! МТС конторасыннан чыгып шоссега җитү белән, Рифгать юл буендагы канауга утырды, директор биргән язуны чалбар кесәсеннән алды. Ул бу язуның үзе турында икәнен аңлый һәм нәрсә язылганлыгын тизрәк беләсе килә иде. Ләкин язуда Рифгать үзенә файдалы бер генә сүз дә таба алмады. Анда болай язылган иде: «Борындык авылы, колхоз председателенә. Сез курсларга бала җибәрәсез. Аны машинага түгел, балалар бакчасына утыртырга кирәк. Безнең курсларга кешеләр сайлап җибәрүгә Җитди игътибар бирүегезне сорыйм. МТС директоры Г. Улитин». Колхоз председателе янына Рифгать бик боегып килеп керде һәм язуны аңа бирде. Аның кычкырып елыйсы килә иде, ләкин түзде. . сОц мин курсларга мыеклы кешеләрне кайдан алып җибәрим тагын Ирләр фронтта, күп кенә хатын-кызлар Да илне саклауга бәйле эшләрдә эшлиләр, — дип уй- лады председатель, ә малайга бо- ректорның нәрсә язганын аңа әйтмәде. Ләкин Рифгать комбайнчы булу теләгеннән баш тартмады. Ул көн саен 8 километр ераклыкта булган МТС ка йөрде. Улитинның артыннан калмады, үзенең 
үтенечләре белән аны туйдырып бетерде. Ахыр да директор риза булды. Рифгатьне ярдәмче комбайнчылар курсына алдылар. Бу аның үз тормышында беренче җиңүе иде. Курста Рифгать сынатмады, аның билгеләре яхшы булды, ә практикадан «отлично» алды. Аны комбайнчы Хә- кимовның ярдәмчесе итеп билгеләделәр. 
* # * Директор кырга килгәндә, комбайнчы каядыр киткән иде. Рифгать Улитинның күз алдында комбайнны кабызды да, участок буйлап бик оста итеп алып та китте. Ул хедерны дөрес көйләгән һәм бик чиста урдыра иде. Директор икенче тизлек белән ерагаеп баручы машина артыннан озак карап торды. — Аның үзенә машина ышанып бирергә бик мөмкин, — диде килеп өлгергән комбайнчы. — Дөресен әйткәндә, ул миннән күбрәк белә. Эшкә шундый бирелгән, — өенә дә кайтмый. Көн-төн машина янында. «Нигә алай, ни өчен тегеләй түгел» дип аптыратып бетерә. Малай бөтенесе белән кызыксына. Менә күрерсез: дан казаныр ул. Директор комбайн киткән якка тагын күз төшереп, күңелле елмаеп куйдй: — Менә сиңа 14 яшьлек капитан! һәм тиздән Рифгатьнең үзенә машина бирделәр. 1944 елда аңа әле яңа гына 15 яшь тулган иде. Кояшта янган йөзле, тәбәнәк, ләкин нык гәүдәле бу малай МТС та алдынгы комбайнчы булып күтәрелде. Ул елны Рифгать 366 гектар ашлык урып, 400 гектар мәйданның ашлыгын сукты, 386 килограмм ягулыкка экономия ясады. Ул комбайнчыларның республика киңәшмәсендә катнашу хоку
Бер көнне МТС директоры кабинетына 14 яшьлек малай килеп 
лай диде: . — Энем сица к>'Рска барырга туры килмәле ахыры. Анда зуррак яи ьтэге кешеләрне сорыйлар икән. Ппппседатель машина яратучы 6v 1 ,нп малайның рухын төше- PU' TC^M‘I ,МС- ШУНЛЫКТА“ «"■ 

Ә. Мөхәммстшип 
 
 кын яулап алды. Делегатлар арасында ул иң яше иде. Эшләп чыгаруны арттыра килеп, 1945 елда Кәлимуллин үз «Комму- нар»ы белән 130 гектар сезон за- даннесен 550 гектар итеп үтәде. Бу елда ул МТС та беренче булып үз машинасын керосинга эшләүгә күчерде, чөнки бензин фронтка кирәк иде. Ул үзе керткән бу зур яңалыкны бик гади эш итеп, исе китмичә генә СӨЙЛИ: — Шефлык итүче заводтан кайтарылган тукландыру трубасын беркадәр кисеп алып, выхлопная трубага 6 кат итеп чорнадым. Бу — керосин җылынып килсен өчен кирәк, шулай булганда ул тиз кабына. Аннан 2—3 килограмм сыешлы өстәмә бак куйдым. Карбюраторда керосинның биеклеге бензинга караганда югарырак көйләнде, чөнки керосин авыррак. Кабызуны бераз көйләдем. Менә бөтенесе шул! 
• Ж I 
Көзге күктә яңгыр болытлары кабаланып, бер-берсен куышып үтәләр. Болытлар арасыннан ара-тирә кояш елмаеп карый да, тагын тиз генә яшеренә. Вакытвакыт «Бөр- ле» елгасы өстендә яшеллекызыл- лы булып, салават күпере асылынып тора. Җәй буе тын торган МТС ишек алды бүген шау-гөр килә: уру сезонын тәмамлап, комбайнчылар кайталар. Сталинчыл яңа бишьеллыкның беренче елы уңышын җыюда алар сынатмадылар: Мөрәле МТС ы комбайн белән уру планын 130 процентка үтәде. Контора каршына пөхтәләнеп эшләп куелган витринада комбайнчыларның быелгы киеренке эшләре, цифрлар теленә күчерелеп, язып куелган. Аның янында бүген иртәдән бирле комбайнчылар кайнашалар һәм, машина эшләгән вакытта гадәтләнгәнчә, каты кычкырып сөйләшәләр, нәрсә турындадыр бәхәсләшәләр. Витринада арттагы урыннарда язылган комбайнчыларны, үтеп барган җирләреннән сөйрәп алып килеп, чәнечкеле сүзләр белән сыйлыйлар. — Күр әле, арттан караганда брренче урын синдә, — дип, көлешәләр. Ә алдан караганда витринада беренче урында яшь патриот-комсомолец Рифгать Кәлимуллинның исеме тора: 
— Кәлимуллин — 608 гектар! Рифгатьнең күңеле гаять күтәренке һәм горур иде. 19 яшьлек бу егетнең кыр корабле штурвалында вахтада торуына быел 4 ел тулды. Ул эшләгән вакытта аның сөекле «Коммунар»ы бункерыннан 170 мең пот ашлык алынган. Моны ташу өчен генә дә 8.000 олау кирәк булыр иде! I 
МТС ның партия оешмасы секретаре Зәйнуллин янына Рифгать килеп керде. Аның йөзе дә, күкрәгендәге «1941 — 1945 еллардагы Ватан сугышындагы батыр хезмәт өчен» медале һәм «Отличник комбайнчы» значогы тәрәзәдән төшкән яз кояшы нурында балкыйлар. — Бүген комбайныма ремонтны тәмамладым, иптәш Зәйнуллин, — диде Рифгать. Алтай игенчеләренең чакыруына кушылам һәм 1947 елгы сезонда үткән елга караганда да яхшырак эшләргә йөкләмә алам. Их, комбайнны төнлә дә эшләтү өчен агрегатка яктырту көйләнсен иде менә. Ачык тәрәзәдән күксел кырлар күренә. Анда диңгез кебек мул игеннәр чайкала. Алар әле яшел. Тиздән алтын төскә керерләр. Шул чагында Рифгать Кәлимуллинның дала корабле яңа җиңүләр, яңа дан өчен тагын кырларга чыгар. Ул — әзер!