Логотип Казан Утлары
Шигърият

АТ КАРАУЧЫ КЫЗ



 Су буенда авыл тып-тын, Әле кояш чыкмаган, Битне сыйпап җил дә исми, Ахры ул да йоклаган. Зур сарайлар тын торалар, Уралганнар томанга, Тик берсендә утлар яна, Төн йокламый кем анда? Анда бүген бер чибәр кыз Күнел биреп эшенә, — Җирән атым, канатым, — дип' Җырлап атлар эчерә. Таң да атар, менә шулчак Торып кояштан элек, Килеп җитәр ат алырга Сабанчы — эшчән егет. Сәламләп егет таң белән Атланыр җирәненә, — Армый эшлә, лачыным, — дип Кыз әйтер сөйгәненә. Егет китәр: «хуш, гөлем, — дип,— Кич җитүгә тагын да, Кырдан кайткач күрешербез Ат эчергән чагында».