Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛДЫНГЫ МӘКТӘПТӘ

 Язгы кояш үзенең иртәнге нурларын сибеп, шәһәр өстенә күтәрелеп килә. 'Яңа гына бозлардан әрчелгән Кабан күле өсте, акрын гына искән җил белән вак дулкыннар ясап, бөдрәләнә. Фабриказаводларга агылучы эшчеләр һәм совет учре?кде- ниеләренә баручы хезмәткәрләр белән урамнар кайный. Төрле төстәге автомобильләр, товар төялгән грузовиклар, халык белән тулы трамвайлар өзлексез шаулап үтәләр. Шәһәр пгрәсендәге завод-фабрикалар- яыц күкләргә күтәрелгән морҗаларыннан куе кара төтеннәр ыргылып, чиксез күк диңгезенә салмак кына җәеләләр. Бакча буендагы телеграф баганаларына эленгән репродукторлар Москвадан соңгы хәбәрләр тапшыралар. Урамнарда музыка тавышлары яңгырый. Тарихи, атаклы Казан* Дәүләт Университетында, уннарча институтларда, техникум һәм училищеларда, йөзләрчә совет мәктәпләрендә гадәттәгечә иртәнге уку сәгатьләре башлана. Ыгы-зыгы килеп кайнап торган шәһәр урамнарында мәктәп сумкалары тоткан төрле яшьтәге балалар, кечкенә портфельле яшьүсмсрләр ашыгаашыга узалар. Революциягә кадәр иске тимер- томыр, чүпрәк-чарык базарына әйләнгән Евапгельевскпй урамы танымаслык булып үзгәргән. Хәзер ул Татарстан урамы дип атала. Бу урам, Булакпың беренче күпере аркылы үтеп, Яңа бистәгә таба, шәһәрне кисен чыга. Электә чүпрәк- чарык базары алып торган урын- ,с. ә-. <• нардан башлап, яшел бакча сузыла. Бакча буйлап бер яктан машина һәм ат юлы уза. Бакча эчендә җәяүлеләр юлы белән Яңа бистәгә таба үткәндә, уң якта вак-вак йортлар арасында калкып чыккан дүрт катлы, зур һәм күп тәрәзәле бер йорт күзгә ташлана. Бу — шәһәрнең 80 нче номерлы кызлар мәктәбе. Кояш нурларына каратып салынган бу совет мәктәбе — сталнн- чыл бишьеллыклар чорында барлыкка килгән меңләгән уку йортларының берсе. Асфальт җәелгән киң тротуар зур пыяла ишекләр алдына китереп җиткерә. Баскыч алдында боргы тоткан пионер статуясы сине каршылый. Ике катлы пыяла ишекне ачкач, киң, якты, җылы мәйданга керәсең. Монда укучыларның чишенү урыннары, физкультура залы, мидицина пункты һәм башка ярдәмче бүлмәләр урнашкан. Аннан үтеп, мәктәпнең югары катларына күгәрелә торган ике яклы киң баскычлар алдына килеп басасың. Монда ике якка аерылып киткән киң баскыч алдына берсе самолет моделе күтәреп, икенчесе күгәрчен очыртып торучы ике пионер статуясына күз төшә. Оста куллар белән эшләнгән бу фигуралар өстендә зур картинада — чәчәкләр арасында бер баланы күтәреп төшкән иптәш Сталин рәсеме.- Киң баскычлар белән югары катларга күтәреләсең. Икенче каттан пөхтә итеп җыештырылган класс бүлмәләре башлана, һәр катта ир

Г. Бакир 
66 
 
кенләп ял итәрлек, уйнарлык киң коридорлар сузылган. Сәгать 8 туларга 15 минут. Укучы кызлар мәктәпкә җыела. Чишенү бүлмәләрендә, залларда, коридорларда 700 гә якын бала, уку башланырга звонок көтеп, мыж килә. Коридорның урта бер урынында, класслар белән рәттән, укытучылар бүлмәсе һәм директор кабинеты урнашкан. 30 кешелек укытучылар коллективы укытучылар бүлмәсендә дәрес башларга хәзерлек күрәләр. Менә звонок. Бер минут та үтми, коридорлар бушап калалар. Класс ишекләре сак кына ябылалар. Мәктәптә эш башлана. Завод-фабрикаларда, механик мастерскойларда гудок булу белән машиналар гөрләп эшли башлый, төрле тавышлар чыгарып, станоклар чикылдый, тимерләр чыңлый. Ә монда, киресенчә, звонок булу белән бөтен тирә-юнь тын кала. Коридор буйлап йомшак кына басып үтәсең, һәр класс бүлмәсен үткәндә тик укытучының балаларга биргән соравын, аның аңлатуын яки балаларның кычкырып биргән җавапларын гына ишетәсең. Мәктәпнең эше минутлап кына түгел, хәтта секундлап та санала. Аның һәр секунды балага нәрсәдер бирә, һәр минуты баланы югары күтәрә, һәр сәгате укучыны яңа бер төшенчәгә баета бара. Көннәр, айлар шулай үтеп, мәктәп яшь буынны яна тормышка хәзерли, коммунистик җәмгыять төзүче кадрлар җитештерә. Кешелек җәмгыятендә беренче буларак, социалистик тормыш төзеп, коммунизмга барган чорда укытучылык эше, педагогия хезмәте иң мактаулы һәм иң җаваплы эшләрнең берсе ул. Совет Хөкүмәте һәм коммунистлар партиясе яшь буынны тәрбияләү, аны коммунизм тормышын төзергә яраклы итеп җитештерү өчен киң мөмкинлекләр бирү белән бергә, педагоглар өстенә гаять җаваплы бурычлар йөкли. Производствода планны арттырып үтәү, сыйфат өчен көрәш алга куелса, педагогия эшепдә дә укуның сыйфатын яхшырту, укучыларның өлгерешләрен күтәрү кебек җитди бурычлар куела. 80 нче кызлар мәктәбе укытучылары, моны бик яхшы аңлыйлар. 
— Мәктәпнең бөтен укыту-тәр- бия эшләре Ленин — Сталинның яшь буыннарны тәрбияләү турындагы тәгълиматларына нигезләп корылган, — ди үзенең отчёт докладында мәктәп директоры иптәш Сәйдәшева. — Коммунизм төзүче яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе коммунистлар партиясенең һәрвакыт игътибар үзәгендә торып килде. Бу мәсьәләнең әһәмияте хәзер көннән-көн үсә бара. Сугыш чорында мәктәпнең нормаль тормышын саклап бару шактый авыр булганлыгы күзгә чалынып тора, шулай да хәзер мәктәп үзенең сугышка кадәр булган нормаль эзенә басып килә. Тулы хәзерлекле педагоглар коллективы туплана, фронтка киткән укытучылар кайтып, тагын да үзләренең мактаулы хезмәтләрен башлыйлар. Математика укытучысы, ике орденлы Галиев, физика укытучысы Кәлиев иптәшләр фронттан •* кайтып, зур дәрт һәм энергия белән эшкә тотыналар. Уку-укыту мөдире Тихон Яковлевич Смирнов та фронт өермәләрен үткән кеше, партия члены, хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгән. Ул да үзенең гүзәл хезмәтен—педагогия эшен дәвам иттерә башлый. Сабыр табигатьле, һәр сүзен үлчәп һәм уйлап сөйли торган бу педагог беренче күрүдә үк үзенә җылы караш тудыра. Ул, 1931 нче елда Казан Дәүләт Университетының география факультетын тәмамлаган, төрле уку йортларында укыткан. Ул 1936 нчы елны шушы 80 нче мәктәптә эшли башлый. 45 минутлык дәрес вакыты сизелми дә үтеп китә. Мәктәпнең дүрт катында да берьюлы звонок шалтырый. Коридор буенча тезелеп киткән ишекләр (ачыла,- балалар коридорга, залга чыгып тулалар 
Алдынгы мәктәптә 
67 
 
Быел бу мәктәп, Ю еллыкка әйләнгән көннән башлап кына да, 12 нче чыгарышын ясый. Кызлар мәктәбенә әйләнгәннән сон, ясалачак быелгы өченче чыгарышка 45 укучы хәзерләнә. 45 татар кызы тулы урта белемле булып чыгачак. Аларның күп өлеше югары уку йортларына омтыла. Бу мәктәп үзенең яшәү чорында илебезгә йөзләрчә кадрлар җитештереп биргән. Тулы хәзерлекле, төгәл белемле йөзләрчә яшьләр хәзер социалистик хуҗалыгыбызның төрле тармакларында мактаулы хезмәт алып баралар. Мәктәпне тәмамлаган гүзәл яшьләр арасында Козлова, Әхмәтҗано- Вл һәм Зәйнуллииалар инженер-химик булып эшлиләр. Сакаева, Ша- һивәлпева, Энже Зия һәм Ибрагимова иптәшләр Бөек Ватан сугышында врач булып катнаштылар һәм хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнделәр. Мотыйгуллии партия эшчесе булды, Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен өч орден белән бүләкләнде. ч Совет хөкүмәте тудырган шартлардан акыллы рәвештә файдалана белә торган, бала тәрбиясенең бөтен нечкәлекләрен аңлап эш итә торган гүзәл аналар бездә азмыни? Мотыйгуллии әнә шундый ана кулында тәрбияләнеп җитешкән сэ* ветпартия эшчеләренең берсе. Өй тулы балалар белән яшьтән тол калган ана тормыш төшенкелегенә бирелми. Ул, бөтен кыенлыкларны җиңеп үтеп, балаларына совет тәрбиясе бирергә тырыша. Ул: — Безгә укырга мөмкинлек булмады. Сез, бәхетле яшьләр, Совет хөкүмәтенең безгә биргән барлык мөмкинлекләреннән файдаланыгыз, тырышыгыз, — дип, үзенең балаларына дөрес юнәлеш бирә. Нәтиҗәдә аның гүзәл орлыкларын да җыеп ала: хәзер аның дүртенче баласы 10 еллыкны тәмамлап килә, ике баласы медицина институтында, берсе авыл хуҗалыгы институтында укый. Врачлар, агрономнар анасы, чыннан да, мактауга лаеклы. Агалы-сеңелле Бикчәнтәевлар шушы мәктәпне отличник билгесе белән укып тәмамлаганнар. Хәзер инде аларның берсе медицина институтын да тәмамлаган һәм врач булып эшли, икенчесе якын көннәрдә шул ук институтны тәмамлау алдында тора. 
Урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган Фәүзия Әхмәтҗа- нова белән мәктәп, чыннан да, мактанырга хаклы. Авыр сугыш еллары. Явыз дошманнан бөек илебезне саклап калу өчен тыл һәм фронт авыр көннәр үткәрә. Бер улын фронтка, икенчесен хәрби заводка биргән Таҗетдин карт һәм аның карчыгы: — Сугыш вакытында балаларны укытып булмас, Фәүзиянең укуы өзелер инде, — дип борчылалар. Ләкин теләгенә ирешүгә нык ышаныч беркеткән Фәүзия укуны ташларга уйламый да, ул, көннәнкөн яхшырак билгеләр алып, укуын * дәвам иттерә. Бөек җиңүебезнең шатлыклы көннәрендә Фәүзия һәм аның белән тагын 26 кыз урта мәктәпне тәмамлап чыгалар. Ике шатлык бергә кушыла. Барлык предметлар буенча отличнога укыган өчен, үз-үзен үрнәкле тотуы өчен, Фәүзия отличник аттестаты ала һәм алтын медаль белән бүләкләнә. Хәзер ул медицина институтында, алдынгыларның берсе булып, укуын дәвам иттерә. Мостафпн, Җаббаров һәм Сибга- туллин иптәшләр Хәрби Академияне тәмамлап, Ватан сугышында катнашалар һәм югары бүләкләр белән бүләкләнәләр. Хәмидуллина һәм Габдрахманова иптәшләр дә армия сафларында врач булып эшлиләр һәм хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә лаек булалар. Та»тар халкының танылган дра-^ матургы Галиәсгар ага Камалның улы Фәрид иптәш Бөек Ватан сугышында артиллерист булып катнаша һәм күрсәткән батырлыклары өчен берничә мәртәбә бүләкләнә. Ул хәзер өлкән лейтенант. Патриотик рухта тәрбияләнеп үс
Г. Бакир 
68 
 
ра. Сәхип, балала.р арасыннан кысылакысыла, абыстай янына уза. Абыстай, яңа укучыны күреп: — Кил, балам, сабакка килдеңме, кем кызы, .исемең ничек? — дип бер-бер артлы дүрт-биш сорау яудыра да, Сәхипнең җавабын да көтми, аңа беренче сабакны бирә башлый: — Әпсен ә, бпсен бә! Аңладыңмы? Менә бу синең беренче сабагың булыр, шул җитеп торыр, онытма, кайткач та әниеңә тыңлатып куярсың, — ди. Сәхип, ике тиенлек сәдакасын суза да, абыстай әйткәннәрен ка- батлыйкабатлый, өйгә кайтып китә.- — Әпсен ә, бпсен бә, әпсен ә, би- сен бә... Сәхип шулай «укучы» булып китә. Ул, таң беленер-беленмәс үк, авылның кар өелгән тар урамнары буйлап шыгыршыгыр басып, абыстай өенә йөгерә. Сабакка кадәр ул башка кызлар белән бергә, абыстайның йорт эшләрен рәтләргә, бәрәннәрне туйдырырга, мичкә ягу өчен салам-көлтәләргә, идән себерергә тиеш. Көннәр шулай үтәләр. 1905 нче елгы революция җилләре салам түбәле Бәйрәкә авылына да барып җитә. Рус-япои сугышыннан кайткан крестьяннар алпавыт урманнарын кисәргә, җирләрен сөрергә тотыналар. Алпавыт Жданов, гаскәр китертеп, крестьян хәрәкәтен рәхимсез рәвештә бастыра. Ул вакытта әле бөтен белеме «әпсен ә, бпсен бә» дән үтмәгән Сәхип бу канлы көннәрне яхшы хәтерли. Бу вакыт Газизулла абзый, бөтен гаиләсен ияртеп, арыш басуларында качып йөрергә мәҗбүр була. Дөньялар «тынычлангач» алар, читән белән әйләндереп алынган, салам түбәле, сукыр тәрәзәле өйләренә кайтып тора башлыйлар. 1910 ичы елларда Сәхин авылда кызлар мәдрәсәсенә керә, укырга- язарга өйрәнә, арифметикадан, географиядән башлангыч белем ала. Сәхиптә укытучы булуга кызыксы
кән бу яшьләрнең саны йөзләрчә санала. Аларның һәммәсе дә бөек илебез өчен иң кадерле, иң кирәкле кадрлар булып җитештеләр. Болар барысы да — шушы мәктәптәге тырыш коллективның, эшләрен сөеп эшләгән педагогларның гүзәл хезмәт җимешләре. * Укытучылар коллективы арасында, күп еллар уку-укыту эшендә өзлексез эшләп килгән тәҗрибәле педагоглар, атказанган укытучылар бар. Алар белән мәктәп чыннан да горурланырга хаклы. Укытучылар составының күпчелеге хатынкызлар. Аларның бөтенесе диярлек Октябрь социалистик революциясеннән соң калкып чыккан, совет шартларында җитешкән педагоглар. Ләкин аларның күбесе революциягә кадәр булган авыр шартларны үз җилкәләрендә татып үткән кешеләр. Шуларның берсе Сәхип апа Габ- делхакова. Ул элекке Самара губернасы Бөгелмә өязе Бәйрәкә авылында туган. Патша Россиясе вакытында алпавыт җирләре арасында кысылып урнашкан алты мәхәлләле бу татар авылының крестьяннары, иген уңдырышлы җирләре алпавытлар кулында булганлыктан, бик авыр яшиләр. Ярлылык, ачлык халыкны йөнчстә. Шуның өс- тенә муллалар, кулаклар ярлы халык җилкәсен кимерәләр. Авыл ярлысы Газизулла абзый балаларын туйдыру өчен көн-төн алпавыт хезмәтеннән бушамый. Сәхип менә шул гаиләдә бөтен тормыш авырлыкларын татып үсә. Сәхип 7 яшькә җиткәч, әнисе Хәерниса җиңги аны абыстай өенә «укырга» җибәрә. Салам ягып җылытылган бәрәннәр бс төрле яшьтәге кыз балалар белән шыгрым тулы була. Ишекне ачу белән салам төтененә катнаш әчкелтем- төчкелтем тончыктыргыч ис борынга килеп бәрелә. Балалар Сәхипкә аңлашылмаган телдә көйләп-көйләп нәрсәдер укыйлар. Күзлекле бер хатын, түшәмгә асылган җиделе лампа яктысында, сабак биреп уты 
Алдынгы мәктәптә 
69 
 
ну уяна Һәм күп тә үтми, ул, көннең бер өлешендә үзе укып, икенче өлешендә түбән классларны укыта башлый. Газизулла абзый Сәхипнең көн- нән-көн күтәрелә баруына куана. Русча укыту өчен Сәхипнең ир туганы ЛТөяссәрне күрше авыл мәктәбенә бирә. Ләкин Газизулла абзыйның мондый «башбаштаклыгы» карт хәзрәткә ошамый. Газизулла абзыйны урамда очратып: — Минем рөхсәтемнән башка син нигә улыңны русча укырга бирдең! — дип, таягын җиргә төртә- төртә, аңа ачулана башлый. Газизулла абзый да аптырап калмый: — Хәзрәт, син уз балаларыңны кайда укыту турында миннән рөхсәт сорап тормыйсың бит, — дип әче генә җавап бирә. Авыл кулаклары тарафыннан җәберләнгән, муллалар тарафыннан кыерсытылган Газизулла абзый гаиләсе Октябрь революциясеннән соң киң сулыш ала, Сәхип тә, абыйсы Л1өяссәр дә ныклап үз өсләрендә эшли башлыйлар. Абыйсы партия эшчесе булып китә. Сәхип авыл мәктәбендә эшли башлый. 'Ләкин 1919 нчы елда авылга Колчак бандалары килеп керә. Сәхипне һәм аның абыйсын кулга алалар. Бәхеткә каршы, күп тә үтми, Кызыл Армия ярдәмгә килеп җитә. Аларны коткаралар. 1920 иче елда кулаклар Сәхип белән аның абыйсын эзәрлекли башлыйлар. Сәхип качып өлгерә, ләкин абыйсы ерткычларча үтерелә. Сәхип апа Габделхакова тормышның төрле авырлыкларын җиңеп үткән, совет шартларында үсеп өлгергән бер. педагог. Ул 1940 нчы елдай партия члены, 32 еллык хезмәг дәверендә ул күп кенә белем һәм тәҗрибә туплый, үзенең күп еллык тәҗрибәсен коллектив белән уртаклаша, 12 елдан бирле Казан шәһәр методик секциясендә җитәкчелек итен килә. Бик күп балалар аннан башлангыч белем алганнар. Ул педагогия эшен чын күңелдән яратып, бирелеп эшли. — Уку елының беренче яртысы үткән саен һәр елны, үземә тапшырылган балаларның укый-яза белә башлауларын күреп, чиксез шатланам, бөек Ватаныма, совет кешеләренә күрсәткән бу хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп куанам мин, — ди ул. Партиябез һәм хөкүмәтебез мондый 
фидакарь хезмәтләргә лаеклы бәя бирә. Сәхип апа Габделхакова хөкүмәт тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнә. 1940 нчы елда РСФСР Верховный Советы Президиумы тарафыннан аңа РСФСР ның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелә. Укытучы Мәрьям апа Ишморато- ваның тормыш юлы бераз бүтәнчә рәк башланып китә. ... Бөдрә чәчле, түгәрәк йөзле, биш яшьлек Мәрьям, курчакларын сандык өстенә тезеп куя да, стенага поднос элеп: — Менә бусы — «а», бусы — «и», ә менә бусы — «у»! — дип күмер белән кәкребөкре сызыклар ясый, курчакларына дәрес бирә... Ул шулай, мәктәп балаларыннан ишеткән сүзләрен кабатлый-кабатлый, курчаклары арасында «укытучы» булып уйный. Педагогия фәне баланың нәрсәгә сәләтле булачагын аның кечкенә вакыттагы уеннарыннан чыгып та билгели ала. Бала чактагы уеннарына карап, киләчәктә /Мәрьямнең дә кем буласын белергә мөмкин иде. Мәрьямнең укытучылык эшенә омтылышы, мәктәптә укытучылар белән очрашкач, тагын да көчәя. Ул инде аңлы рәвештә педагоглык эшен сөя башлый һәм, бөтен көчен биреп, шуңа хәзерләнә. Октябрь революциясен ул дүртенче класста укыганда каршылый. Революциядән соң киң рәвештә җәелеп киткән уку- укыту эшләре АТәрьямгә үсәргә тулы мөмкинлек тудыра. Ул 1926 нчы елда педагогия техникумын тәмамлап, 'авыл мәктәбендә укыта башлый. Мәрьям инде курчаклар укытучысы түгел, хәзер аның алдында 40 лан бала утыра. Мәктәпкә яңа
Г. Бакир 
70 
 
гына атлап кергән шул балаларга күз ташлый да, ул- — Менә, шуларның күзләрен ачарга, дөньяның матурлыгын, тор мышньщ ямен күрерлек хәлгә китерергә кирәк инде, — дип уйлый һәм, үзенә тапшырылган бу эшнең җа- ваплылыгын исенә төшереп, мактаулы изге хезмәтен башлап җибәрә. Укытучысы нинди будса, балалары да шундый була, диләр тәҗрибәле педагоглар. Чыннан да, укытучының тырыш, пөхтә, тотнаклы булуы, үз предметын яхшы белүе, дөрес методик юллар куллануы педагогның балалар арасында авторитетлы булуына төп сәбәпләр булып торалар. Мондый укытучының балалары тәртипле, аларның дәрестә өлгерешләре югары була. Мәрьям Ишморатова әнә шундый укытучыларның берсе. Ул инде 21 ел укыта, яхшы өлгереш биргәнлеге өчен күп мәртәбәләр бүләкләнә һәм Татарстан Верховный Советы президиумы тарафыннан аңа Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелә. Рәисә Еникиеваның туганнары, якыннары укытучылар, педагоглар була. Бу хәл яшь кенә Рәисәгә бик нык йогынты ясый. Мәктәптә укый башлаган көннән алып ул киләчәктә укытучы булып хезмәт итү хыялында яши. Рус телен яхшы белү, дөньяда иң алдынгы әдәбият булган рус әдәбиятын тирәң кызыксыну белән укып бару * аның карашын киңәйтеп кенә калмый, бу предмет буенча укытучы булу фикеренә дә китерә, ул аңа ирешә дә. Рәисә 1929 нчы елдан башлап рус телен укытырга керешә. — Класска керү белән 30—40 баланың күзләре укытучыга төбәлә. Мин аларның күзләрендә өмет чаткылары, бөек рус теленә булган тирән мәхәббәт ялкыннары күрәм,— ди совет укытучысы Рәисә Еии- киева. Рус булмаган милләт балаларына рус теле һәм әдәбият укытуга партиябез һәм хөкүмәтебез гаять зур урын бирә. Рәисә моны тулысыңча аңлап, балаларның өлгерешләрен күтәрергә бөтен көчен биреп тырыша. Нәтиҗәдә: класста зур уңышларга ирешә. Ул укыткан 5 иче, 6 нчы классларда бары тик берәр генә бала түбән билге ала, башкалары 4-5 билгеләремә укыйлар. Отличнога укучы Разина, Ху- җашева, Хисаметдинова һәм Җи- һаишпна 
кебек укучылары белән Рәисә иптәш чыннан да мактана ала. Мәктәпнең география укытучысы Мәфтуха апа Яфаева *1918 елдан бирле укытып килә. Казан Дәүләт Педагогия Институтын тәмамлан чыккан бу укытучы 80 нче мәктәптә эшләү вакытында балаларның зур ихтирам күрсәтүләренә ирешә алган: — География дәресе безне көн- нән-көн яңа илләр белән таныштыра. Без, география дәресен яраткан шикелле, аның укытучысы турында да онытылмаслык җылы истәлекләр сакларбыз, — диләр мәктәпне тәмамлаучы кызлар. Мәфтуха апа үз предметы буенча гына да түгел, класстан тыш эшләрне оештыру белән дә укучылар арасында зур авторитет казанган. Ул классларда һәр атна азагында халыкара хәлләр турында информацияләр ясап баруны оештырган. Биология укытучы Хәдичә Таһи- рова, 1924 нче елда Казан Дәүләт Педагогия Институтының биология бүлеген тәмамлап, укытучылык хезмәтенең беренче көненнән башлап шушы мәктәптә укытып килә, биология кабинетын оештыра, күргәзмәле укытуга зур игътибар бирә. Балаларда материалистик караш тәрбияләү, дөньяны фәнни күзлектән чыгып аңлату аның һәрбер дәресендә кызыл җеп булып сузылып бара. — Беренче мәртәбә миндә укыган балалар инде югары уку йортларын тәмамлыйлар. Илебез өчен файдалы кадрлар булып җитештеләр. Алар- ныц кайсылары инженер, кайсылары агроном булып эшлиләр. Аларны күргән саен чиксез шатланам мин, — ди Хәдичә иптәш Таһнрова. Совет укытучысы өчен, үзе тәрбия
Алдынгы мәктәптә 
71 
 
ләгән балаларның гүзәл хезмәтләрен күрүдән дә шатлыклы хәл булуы мөмкинме соң! «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», ди халык мәкале. 30 елдан артык укытучылык хезмәтен алып барган Мөкәррәмә Хөсәенова — чыннан да әнә шуЛай, төп максатына ирешү юлында бөтен кыенлыкларны җиңеп үткән укытучы-педа- гог ул. Аның тормыш юлы белән танышканда дулкынланмый тыңлый алмыйсың. Революциягә кадәр батрак булып, кулакка урак урып, бала карап үскән Л1өкәррәмә төн йокылары исәбенә үзеннән үзе укырга өйрәнә. Революция елларында бер үк вакытта курсларда укып, укытучылык хезмәтен башлый, партиягә керә. Авыл хуҗалыгын торгызуда актив катнаша. Гражданнар сугышы вакытында Колчак бандалары аны эзәрлекләп, үтерергә җыеналар, ләкин ул авыл ярлыларында качып яши. Кызыл Армия тарафыннан Колчак гаскәрләре тар-мар ителгәч, Мөкәррәмә тагын да зуррак дәрт белән укыту эшенә керешә һәм совет властен ныгыту өчен көрәшә башлый. 1920 нче елда Мөкәррәмә апа тагын үлем куркынычы астында кала. Кулаклар аны тотып алырга, ерткычларча җәзалап үтерергә булалар. Корыч йөрәкле татар кызы югалып калмый, әле подвалларда, әле салам асларында яшеренеп, авыр көннәрне кичерә. • Совет власте ныгып урнашкач, Казанга килеп, педагогия техникумына укырга керә, соңыннан төрле уку йортларында укытучы булып эшли башлый. Элекке батрак кыз 1931 иче елда югары уку йортында — Казан Дәүләт Педагогия Институтының физика-математика бүлегендә зур дәрт белән укый башлый һәм бик күптәннән бирле хыялында булган теләгенә ирешә — институтны тәмамлап чыга. 80 иче мәктәпнең математика укытучысы Мөкәррәмә иптәшнең тормыш юлы әнә шундый. Максатына ирешү өчен корычтай чыдамлык үрнәге күрсәтү — педагогия өлкәсендә аеруча әһәмиятле сыйфат. Яшь буында нык ихтыяр, чыдамлык, тырышлык сыйфатларын тәрбияләү өчен шундый Мөкәррәмәләрнең үрнәкләре гадәттән тыш гыйбрәтле. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы 
Гумерова Идия иптәш, 1914 нче елда, хәзерге Балтач районы Балтач авылында беренче тапкыр мәктәпкә керүе турында болай сөйли: — Балтач кызлар мәктәбе ул вакытның ачык фикерле Галия Сәгъ- диева исемле берәү тарафыннан оештырылган иде. Аның бөтен теләге, иң яраткан эше дә бала тәрбияләү, укыту һәм бакчачылык белән шөгыльләнү иде. Укытучыбызның миндә калдырган бёренче йогынтысы да миндә укытучылык- педагоглык эшенә тирән мәхәббәт уятудан гыйбарәт булды. Дөрес, ул вакытларда уку эшләре авыр иде. Мәктәпләр начар, караңгы һәм тар иде. Идәннәрдә тезләнеп утырып, алдыбызга куелган әлифба китабын, чүбекләнеп беткәнче, кабатлый идек. Шуның өстенә авылдагы кара, реакцион көчләр, муллалар, ишаннар , кыз балаларның укырга-язарга өйрәнүгә булган омтылышларына һәртөрле юллар белән аяк чалырга тырышалар иде. Алданган надан халыкның, каравыл өенә җыелып, кызлар мәктәбе турында тузга язылмаган нәрсәләр сөйләүләре, аны яптырырга тырышып йөрүләре әле дә булса минем хәтеремдә. Галия Сәгъдиеваның тырышлыгы аркасында • гына ябылмый калган бу мәктәптә мин революция көннәренә кадәр укыдым. Беренче тапкыр миндә белемгә омтылыш тудырган, педагоглык хезмәтенә мәхәббәт уяткан бу укытучымны мин һәрвакыт күңел ризалыгы белән искә төше- рәм. Хәзерге көндә дә исән булган 80 яшьлек бу карчыкны соңгы көннәрдә генә очратуым минем мәктәптәге беренче көннәремне тагын искә төшереп куйды әле, — ди ул. Революциядән соң киң мөмкинлекләр ачылу белән иптәш Гуме
Г. Бакир 
72 
 
рова педагогия техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмам иткәч, тагын укытучы булып эшли башлый. Ул һаман да алга, югары белем алырга омтыла һәм шуңа ирешә. 1932 нче елда Казан Дәүләт Педагогия 11нститутының тел-әдәбият бүлеген тәмамлый, тулы хәзерлек белән, киң колач җәеп, педагогия эшенә бирелеп китә. Совет әдәбияты — дөньяда иң алдынгы, нң тирән идеяле әдәбият ул. Массаны тәрбияләүдә ул иң әһәмиятле коралларның берсе. Менә шуңа күрә дә мәктәпләрдә әдәбият укыту эшенә партия гаять зур урын бирә. Әдәбият дәресләре мәктәп программасында иң әһәмиятле предмет булып санала. Башлангыч мәктәпләрдә үк нигезе салынган әдәби уку, урта мәктәпкә күчкәч, тирәнәйтелә. Урта мәктәп укучылары инде матур әдәбиятның тарихп-экономик нигезләрен, теоретик алымнарын өйрәнеп, аңа аңлы рәвештә якын киләләр. Алар аерым язучыларның иҗат юлларын өйрәнәләр. иҗатларын тикшереп, анализ ясыйлар. Шуның өчен әдәбият укыту педагогның аеруча тирән хәзерлеген, матур әдәбият аркылы яшь буынны тәрбияләүдә аның партияле юнәлеш тотуын нык таләп итә. Иптәш Гумерова мәктәпнең менә шундый җаваплы бер участогында эшләп, быел инде 12 нче чыгарышны хәзерли. Аның җитәкчелегендә йөзләрчә яшьләр татар совет әдәбиятының нигезләре, татар классик язучыларының, шагыйрьләренең иҗатлары белән танышалар, аның җитәкчелегендә бик күп яшьләрдә матур әдәбиятка карата тирән мәхәббәт тәрбияләнә. — Без матур әдәбият укырга бик яратабыз, һәрбер яна чыккан китапларны түземсезлек белән көтеп алабыз, — ди мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре Дания Идрисова. һәрбер көне елларга тиң булган чорда ун ел аз вакыт түгел. Урта мәктәпне тәмамлаган укучылар бу вакыт эчендә гаять күп русча һәм татарча китаплар укыйлар. Бик күп шигырьләрне күңелдән беләләр. — Менә шулармы күреп куанам мин,—ди Идия иптәш Гумерова. Әйе, бакчачы үзенең кояшка үрелеп үскән гөлләрен күреп куанырга хаклы ул. Бөтен гомерләрен уку-укыту эшләренә биргән педагогларның саны моның белән 
генә чикләнми. Тарих укытучысы Надиева, рус теле укытучысы Максудова, химия укытучысы Кәримова, немец теле укытучысы Васильева һәм башкалар бу мәктәптә үзләренең мактаулы хезмәтләрен сөеп, бирелеп дәвам иттерәләр. * Совет мәктәбенең тормышы бик күп кырлы ул. Укыту-тәрбия эше нык расписание буенча үткәрелә торган класс эшләре белән генә чикләнми. Программа буенча үтелгән материалларны нык үзләштерү, укучыларда коммунистик мораль тәрбияләү һәм аларның дөньяга карашларын киңәйтү өчен класстан тыш үткәрелә торган күп төрле чаралар бар. 80 нче мәктәп 6v чаралардан киң рәвештә файдалана. Физика, химия буенча үтелгән материаллар лабораторияләрдә төрле тәҗрибәләр ясау аркылы ныгытылалар. Биология буенча бирелгән белемнәр түгәрәкләрдә эшләү аркылы киңәйтеләләр. Үтелгән материалны аңлы рәвештә үзләштерүгә, үсемлекләрдә һәм терлекләрдә тормыш процессының материальлеген ачуда, органик дөньяның максатчанлыгын аңлатуда түгәрәк эшләре зур ярдәм итә, шулар аркылы укучыларда диалектик-матсриалистик караш үзләштерелә, Мичурин, Тимирязев һәм Лысенко тәгълиматлары нигезендә балаларда фәнгә мәхәббәт, патриотик хис, ватаныбыз өчен файдалы кеше булып җитешүгә омтылыш тәрбияләнә. «Звезда» һәм «Ленинграл» журналлары турында ВКП(б) Үзәк Комитеты карарында һәм иптәш Жданов докладында куелган бурычларны үтәүдә партиягә һәм хө
Алдынгы мәктәптә 
73 
 
күмәтсбезгә ярдәм итүне мәктәп үзенең төп бурычы итеп саный. Мәктәпнең русча-татарча китапларга бай гына көтепхаиәсс бар. Укучылар бу көтепханәдән киң рәвештә файдаланалар. Алар татар телендә чыккай һәрбер яңа әсәр белән танышып баралар. Ш. Камал, К. Нәҗми, Л. Шамов, М. Әмир, Г. Разин хикәяләре, Г. Тукай, һ. Такташ, М. Гафури, Ә. Ерикәй, Ф. Кәрим һәм башкаларның шигырьләре балала'р тарафыннан тирән кызыксыну белән укылалар, күп шигырьләрне күңелдән беләләр. Рус классик язучыларының әсәрләрен аеруча кызыксынып, яхшы аңлап укыйлар. Совет язучыларының «Полк улы», «Яшь гвардия», «Ике капитан» һәм «Буйсынмас кешеләр» кебек яңа әсәрләрне балалар кул- дан-кулга күчереп, зур мәхәббәт белән укыйлар. Район һәм шәһәр күләмендә үткәрелә торган олимпиада да 80 нче мәктәп кызлары күренекле урын алдылар. Бшо буенча Дания Идрисова, җыр буенча Сания Таҗетди- нова һәм башкалар зур осталык күрсәтәләр. Мәктәптә 325 пионер, 95 комсо- молсцтан торган пионер һәм комсомол оешмалары бар. Алар мәктәпнең политикмасса эшләрендә актив катнашалар. Укучылар комитеты белән берлектә, укуларның сыйфатын күтәрүгә, днсшшлпнг/ны ныгытуда укытучыларга, мәктәп администрациясенә булышлык күрсәтәләр. Яшь буынга коммунистик тәрбия бирүдә, аларны патриотик рухта тәрбияләүдә бу оешмаларның рольләре бик зур. Алар системалы рәвештә җыелышлар, сборлар үткәрәләр, докладлар тыңлыйлар, җәмәгать эшләренә актив катнашалар. Ватан сугышы елларында колхоз- совхозларда иген уңышын җыюда катнашу, фронтовикларның гаиләләренә ярдәм оештыру шикелле мактаулы эшләр мәктәп тарихын бизиләр. Яшь буынны дөрес тәрбияләүдә гаилә тәрбиясенең дә әһәмияте зур. Ләкин бу тәрбия мәктәп белән нык бәйләнештә булганда гына тиешле нәти/цәләрне бирә. Шуның өчен укытучылар коллективы атааналар арасында эшләүгә зур игътибар бирә, һәр баланың гаилә тормышы белән якыннан танышалар. Ата- аналар өчен аерым җыелышлар ясап, балаларны тәрбияләү турында махсус докладлар 
куялар, лекцияләр укыйлар. Чын педагог баланың мәктәптәге хәлен өйрәнү белән генә чикләнми. Аның мәктәптән тышта, гаилә^ эчендә, урамда үз-үзен ничек тотуы белән дә кызыксына, аларның зурлар белән мөгамәләсе ничеклеген тикшерә. Укытучы Габделхакова, трамвайда барганда, бер укучының, зурларга урын бирмичә, җәелеп утырып баруын күрә. Укучы аның үзен күргәндерме, юкмы, ләкин, педагогның очлы күзе моны күрә Һәм аны игътибарсыз калдырмый. Ул, мәктәптә балаларны җыеп, конкрет факт буенча беседа үткәрә, мондый хәлнең һич тә ярамавы турында, мондый балаларның мәктәп авторитетына зарар китерүе турында аңлата. Шуннан соң укучылар баланың бу тупас мөгамәләсен гаепләп чыгалар, моннан соң бу хәлгә һич юл куймаска сүз бирәләр. Бу — бпк күп мисалларның берсе. 
Язгы кояш нурлары мәктәпнең зур-зур тәрәзәләре аша үтеп, парта араларында утырган балаларны иркәли. Алар матур яз җитүгә куаналар. Тиздән, тиздән алар, уку елына йомгак ясап, җәйге ялга таралачаклар. 10 нчы класс укучылары санаулы көннәрне үткәрәләр. Аларның йөзләрендә шатлык чаткылары балкый. Бу кызлар урта мәктәпне тәмамлап чыгалар. Урта мәктәпне тәмамлап чыгу — алар тормышында онытылмас көн. Алар шуның өчен шатланалар. Яшьләр, югары мәктәп бусагасы төбенә килеп җитүләрен сизеп, киләчәкләренә зур өмет белән карыйлар. Чыннан да алар моңа хаклылар. Алар безнең илебездә 

Г. Бакир 
 
 моның өчен һәртөрле мөмкинлекләр барлыгына нык ышаналар. Югары мәктәпне тәмамлап, Бөек Ватаныбызның тагын да чәчәк атуына, илебездә коммунизм төзелеше тантанасына үзләренең хезмәтләре белән катнаша чакларына тирән ышаныч белән карыйлар алар. Сабирова Розалина — эшче кызы, комсомолка, ул педагогия институтына керергә хәзерләнә. Таҗет- динова Сания консерваториягә, комсомолка Маннурова Рахнлә юридик институтка керәчәкләр; Шакирҗанова Роза медицина институтында укып, врач булачак. Мәктәпне тәмамлаучы кызлар ун ел буе үзләрен сөеп тәрбияләгән мәктәпкә, укытучыларына карата җылы хисләрен тирән дулкынлану белән белдерәләр. Шәһидә Максудова: — Без укуның кадерен беләбез. Безгә Совет хөкүмәте белем алырга киң мөмкинлекләр бирде. Без 10 еллык мәктәпне тәмамлап кына калачак түгелбез. Ватаныбызга хезмәт итү өчен югары белемле кадр булып чыгачагыбызга нык ышанабыз, — ди. Ул педагогия институтына керәчәк. — 10 ел буе безне тәрбияләгән, ияләшкән сөекле йортыбыздан, якын укытучыларыбыздан аерылу безнең өчен күңелсез дә кебек,— ди Рәисә Хәйретдпнова, — ләкин мәктәп тәмамлавыбыз безне чиксез шатландыра. Үткән 10 ел безгә бик күп белем бирде. Без дөньяны танырга өйрәндек. Безгә белеч ишекләрен ачкан коммунистлар партиясенә, Совет хөкүмәтенә, аталарча' безне кайгырткан . бөек Сталинга рәхмәт. Мин медицина институтына керәчәкмен, — ди ул. Сабирова Разия укытучы булырга, Таһирова Роза агроном булырга омтылуларын белдерәләр. Якты киләчәкләренә зур өмет белән караган бу ялкынлы совет яшьләрен тирән дулкынлану белән тыңлыйсың да, аларга чын күңелдән изге теләктә каласың, һәм, гасырлар буе изелеп, кимсетелеп килгән милләтләргә чын азатлык биргән, формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культураның чәчәк атуына нигез салган Советлар хөкүмәтенә, коммунистлар партиясенә, юлбашчыбыз бөек Сталинга мең рәхмәт укыйсың.