Логотип Казан Утлары
Повесть

ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ

Повесть БЕРЕНЧЕ КИСӘК I — Хәлим! . Хәлим, — куе кара чәчле, җете кара күзле малай, —укытучысына астан гына карап алды. Бераз икеләнеп торды да, теләмичә генә урныннан күтәрелде. — Каюм! Иң алдагы партадан Каюм, тыр- паеп торган кызыл чәчләре өчен керпе кушаматы алган малай, күтәрелде. Аннан укытучы тагы ике малайга эндәште: — Мотыйк! Җәләлетдин! Малайлар бер-бер артлы борыннарын тартып куйдылар. Бер-бер артлы урыннарыннан тордылар. Алар да башларын аска иеп, аяк очларына карадылар. — Сез, ялгышмасам, кичә дәрестә булмадыгыз шикелле?.. Укытучы, «ялгышмасам» белән «шикелле» сүзен җөмләсен бизәкләр өчен генә әйтте. Ул, хәзер башларын иеп, борыннарын мышнатып үз алдында басып торган дүрт малайның кичә дәрестә бул- маганлыкларын, әлбәттә, яхшы хәтерли иде. Карт укытучы «ялгышмасам» белән «шикелле»не бик еш куллана, бигрәк тә, балаларны оялтырга кирәк булганда, сүз арасына кыстырып җибәрергә ярата иде. Мәсәлән, болай ди иде ул: — .Атның аягы, ялгышмасам, дүрт була шикелле. Ә синең рәсемдә өч кенә; өч белән дә аумас әле дидеңмени? Төзәт, дустым. Яки: — Әлегә кадәр бакалар җирдә генә яшиләр иде шикелле. Синең иншада алар һавада очып йөриләр. Нинди яңа мода бакалар алар, Әхмәтҗан? Малай ык-мык итә, ә укытучы иншаны малайга кайтарып бирә иде: — Төзәт, дустым. Хәлимнәр укытучының шул гадәтен белгәнгә, «ялгышмасам»ны искә алмыйча, җиңелеп, башларын ия төштеләр. Укытучы барлау дәфтәрен ябып куйды да күзлеген маңлаена күтәрде. Урныннан әкрен генә торып, парталар арасындагы юлга чыгып басты. Кулларын артка куйды (озын речьләр сөйләр алдыннан шулай итә иде ул), аннан соравын кабатлады: — Сез, ялгышмасам, кичә дәрестә булмадыгыз шикелле?.. Гаепле малайлар бер-берсенә карашып алдылар. — Ягез, дусларым. Хәлим, иптәшләре бутап ташлаудан куркып, авызын кыймылдатты: — Шәйтан елгасына атлар сакларга барган идек тә, сары биянен. колынын җуйдык. — Әһә. Шуннан?.. — Урманга кереп адашкан... — Әһһә... — диде укытучы, си- зелерсизелмәс нечкә елмаю белән, — шуннан?.. — Шул колынны эзләп йөрдек. — һәм сез, ялгышмасам, ул колынны райком секретаре кабинетыннан эзләдегез?... Хәлим, кеше бакчасыннан кыяр урлаганда тотылган карак малай шикелле, җыерылып килде: — Каптым, каптым. — диде ул
Гариф Гобәй 

 
 
эченнән генә. Күзләре Дә иптәшләренә карап шуны ук әйттеләр: — Каптык, малайлар... Класста уңайсыз тынлык урнашты. Балалар өчен, бигрәк тә укытучының хөкемен көтеп, башларын түбән иеп торган дүрт бала өчен озак булып тоелды бу тынлык. Алар бу вакыт эчендә ничек кенә булса да акланып калырга юллар эзләделәр. Ә калган балалар, кайсы кызгандылар Хәлимнәрне, кайсы «ну бирә хәзер үзләренә...» дип кызык көттеләр. Менә укытучы бер кулын артыннан алды, бармагын югары күтәрде. Ай, ай!., ул хәзер, дүрт малайның һәрберсенең алдына барып, шул бармагын селки-селки орышып торачак, һәм бу әни салып суктырганнан да яманрак булачак... Ләкин укытучы бармагын селкеп тормады, кулын артына куеп, яңадан өстәл янына килде. Күзлеген маңлаеннан күзләренә төшерде һәм барлау дәфтәренә, гаепле малайларның исемнәре турысына, нәрсәләрдер язып куйды. Тагын торды. — Беләм мин. Барысын да бе- ләм, башсыз малайлар!.. Соңыннан сөйләшербез без сезнең белән бу турыда... — диде ул, аннан, Хәлимне тактага чакырып алды да, хисап китабыннан мәсьәлә эзли башлады. Эзли-эзли сөйләнеп куйды, — барсын да беләм мин... һәм укытучы, чыннан да, бу дүрт малай турында барысын булмаса да, кайбер нәрсәләрне белә иде. Сугышның беренче көнендә ук Хәлимнең әтисе фронтка китте. Аның әтисе колхоз председателе иде. Озак та үтмәде, абыйсы да китте. Абыйсы тракторчы иде. Ә олы абыйсын, фин сугышыннан орден алып кайтканын, алмый торганнар иде дә, әллә ничек җаен табып, анысы да китеп барды. Алар китү белән Хәлим дә фронтка китү турында хыялланып йөри башлады. Менә аңарга үзе шикелле иптәшләр дә табылды һәм алар, үз авыллары каралмый торган көнне туры китереп, таң иртәдән торып, район үзәгенә, хәрби комиссариатка чыгып киттеләр. — Хуш, авыл! Юлга хәзерләнергә • 
берәр көнгә кайтырбыз әле без сиңа... ә бәлки кайтмабыз да... Хәлимнәр, район үзәгенә килеп кергәч, аптырап калдылар. Урамнарда сабан туе диярсең, төркем- төркем кешеләр йөриләр. Хәрби комиссариат алдындагы мәйданга халык тулган, атлар, арбалар бик күп... Ләкин бу сабан туе түгел. Л1әйданда, яшел, зәңгәр, ал буяулы кечкенә кибетләр юк. Карусель юк. Кулларына уенчыклар, кызыл билле прянникләр, чуклы конфетлар тоткан малайлар йөрмиләр йөгерешеп. Сабан туе көннәрендә була торган шат авазлар да яңгырап тормый мәйдан өстендә... Гармонь уйныйлар — көйләре моңлы, җырлыйлар — җырлары сагышлы... яшьләр таң иртәдән кызып та өлгергәннәр, ләкин алар сабан туен- дагыча, әз эчкән килеш күп исереп йөрмиләр... Әнә анда, тәртәләре югары каратып бәйләп куелган ике арбада — егетләр, кызлар. Алар бер-берсенә тыгызланып, кулларын берсе икенчесенең иңенә салып утырганнар да, аякларын җыр көенә әкрен генә селкетеп, җырлыйлар. Кайдан чыга шул кадәр моң? Кайдан тапканнар алар бу җырларны?.. Хәлим, дөньяда мин белмәгән җыр юк, дип йөри иде. Авылда, тирә-як авылларда җырлана торган бөтен җырлар язылган бит аның калын дәфтәренә. Ә бу җырларның берсе дә анда юк ич!.. Кай арада, кем өйрәткән соң аларга бу җырларны? . Берсе җырның беренче сүзләрен көйли башлауга, бөтенесе КуШЫЛЫП КИТӘЛӘр: Кара көчләр килә ил өстенә Шәһәравылларны яндырып. Газиз аналарны дарга асып, Балаларны ятим калдырып. Канга кан, үлемгә үлем, Мылтык ал, иптәш, Зур көрәш бүген... Җыр кешеләрне, магнит шикелле, үзенә тарта. Җыр кешеләрне, әйдәмичә, кул изәмичә, үз тирәсенә җыя. Кеше күбрәк җыелган саен
Замана балалары 

 
 
гармоньчы бармакларын ныграк баса. Гармонь мехы киңрәк сузыла. Җыр көчлерәк яңгырый. Менә, сабан туендагыча, егетләр кызларга, кызлар егетләргә җырлый башлыйлар: — Су буйларына төшкәч тә, Уңга каерылгач та, И, дускаем, рәхәт яшә Миннән аерылгач та. Егетләр шулай ук сагышлы җавап бирәләр: Сарман буйлары ла яшел алан, Печәннәре җитәр бу заман. Бергә торган чаклар рәхәт иде, Аерылышулары бик яман. Җыр кыза, җыр көчәя. Җырлый белгәне дә, белмәгәне дә кушыла җырга. Яшьләр янына килергә базмыйча бер читтә җыелышып карап торган бала җанлы әниләрнең, йомшак күңелле әбиләрнең башлары салынып төшә, күзләрендә яшь күренә башлый. — Ә — ә..л әле сез шулаймы!... Менә гармоньның иң нечкә бармаклары, без дә дөньяда әле, дигән шикелле итеп тавыш биреп куялар. Гармоньчы егет гармонь бакасына күңелле басып ала. Башын күтәрә гармоньчы егет, киң елмая, аның күзләренә тормыш кайта: — Их-хма-а!.. — ди ул күңелле итеп, һәм үзе уйнап, үзе җырлап КИТӘ: Иртә дә кил, кич тә кил, Тәрәзәмне чиртә кил... Әниләрнең, әбиләрнең башлары әкрен генә күтәреләләр. Аларның кулларына алган алъяпкыч итәкләре яшькә чыланмыйча калалар — кызлар элеп алып китәләр: Чиртүеңнән танырмын да, Каршы чыгып алырмын... Гармоньчы егет арбадан сикереп төшә. Гармонии иптәшенә бирә. — Мә әле, Харис. Даешь әпипә... их, их, ихма-а-а! — Егет иңбашларын уйнатып ала да, бер кулын җилкәсенә, икенчесен биленә куеп, оста биеп китә. Менә «канга кан» җырын башлаган яшь кыз, итәк читләрен чеметеп алып, аңарга каршы чыгып баса башлый. Егет чүгеп биюгә күчә. Тагы бер пар, арбадан төшеп, биеп китә. Гар- моньга гармонь, биючегә биюче кушыла. Бас, бас күзенә Күз тимәсен үзеңә... Ләкин шатлык авазлары озакка бармый, яшьләрнең аяклары әле кызып та җитми, бөтен хәрәкәт, кискен 
команда булгандагы шикелле, туктап кала — телеграмм баганасындагы радио телгә килә. Радионың соңгы көннәрдә шатлыклы сүз сөйләгәне юк иде, көн дә ул шушы минутта телгә килә, Кызыл Армиянең я теге, я бу шәһәрдән чигенүе турында хәбәр итә иде. Шуңар күрә кешеләр, аның алдагы сүзләрен ишеткәнче үк, кашларын җыердылар, башларын түбән иделәр. «... Совет информбюросыннан. — Бүген, 9 нчы октябрьда безнең гаскәрләр каты сугышлардан соң Орел шәһәрен калдырып чыктылар...» Кешеләр, бер-берсенә карарга уңайсызланып, башларын ия төштеләр. — Тагы алганмыни?.. — дип сорады бер хатын күршесеннән. — Алганла, алган... — Ай, туктата алмадылар бит, шул дгур кыргырыны! Гармоньчы егеткә күңелсез сөйләшүләр ошамады, аның кешеләрне күңелсезләндерәсе килмәде. Ул, ниндидер бер җиңел көй суза-суза, әйтте: — Без... без барганны көтә ул, Нурия җиңги... ихлас шулай... Менә күр дә тор, ’барып та җитәр - без, тәртәсен дә кире борырбыз. Борырбыз бит, яшьти? — Борырбыз, — диде гармоньчы- ның яштие. һәм, Хәрби комиссариат алдындагы зур карта янына килде дә, Орел шәһәрен эзли башлады. Егет Орелны дөрес эзләмәде, аның бармагы, кайдадыр, Ленинград тирәсендә йөрде. Хәлим, тиз генә килеп, Орелны төртеп күрсәтте: — Менә, Фәхретдин абый. 
Гариф Гобәй 

 
 
Фәхретдин Орелга түгел, табып бирүчегә, Хәлимгә борылып карады: — Бәлеш, син нишләп йөрисен тагы монда, кемне озатасың? «Кемне озатасың?..» Хәлим бу сүзләрне үзен кимсетү дип аңлады. — Нигә мин кеше озатып йөрим... Хатын-кызмыни мин әрмис озатып йөрергә?.. Үзем китәм, даб- роволь булып китәм. — Ә әниең барамы соң? — Әни нишләп барсын!?. — Ә сугышта кем итәгенә ябышып йөрерсең соң, апаем? Фәхретдин кычкырып көлде. Башкалар да елмаештылар. Ә Хәлимнең йөрәгенә бу сүзләр ук булып кадалдылар. Аның куллары йозырыкландылар. Ул көлүчегә чак ташланмыйча калды. — «Ярар инде, ул да китәсе, мин дә китәсе кеше... бәлки, бер окопта ятарга, бер котелоктан ашарга туры килер,» дигән булып, бер дә ачучы килмәгән шикелле, шаярып җавап бирде: — Окоптан чыгарга куркып ят- масаң, синең кикригеңә ябышып йөрермен. Фәхретдин абый... Хәлим ипле томалады. Кечкенә чакта Фәхретдинне әтәч Фәхри дип йөриләр иде, чөнки ул сугышканда, үзе сукса да, үзенә суксалар да, әтәч шикелле сикереп-сикереп куя иде. Шул исләренә төшеп, иптәшләре көлеп җибәрделәр. Фәхри уңайсыз хәлдә калды. Иптәшләренә кушылып көлгән булды. Ә эченнән Хәлимне тиргәп атты. Гармоньчы егет, әллә болай уйныйсы килеп, әллә Фәхрине уңайсыз хәлдән чыгару өчен генә, гармонын тартып җибәрде. Тагы бию башланды. Тагы җыр башланды: Китәм, дустым, китәм инде, Китәмен еракларга. Туган илне, изге җирне Фашистлардан сакларга. Хәлим җырларны, отып алу өчен, күңеленнән кабатлап барды. Шул чакта, чәч төпләренә кадәр тирләп чыккан, шуның белән кызыл чәчләре тагы да кызарыбрак киткән Каюм, Хәлимне халык арасыннан эзләп табып, җиңеннән тартты: 
— Әйдә тизрәк, кайда йөрисең? — дип пышылдады Каюм серле итеп. — Кайда, Каюм? — Әнә күрәсеңме, баганага менәләр. Әйдә, тиз бул, кеше җииал- ганчы. Хәрби комиссариат кешесе багана очына менеп җиткәннәрне язып тора... — Ник? — Алганда шуңарга карап алачаклар икән... — Кит аннан?.. — Чәчрәп китим, менә... Хәлим белән Каюм яңа гына ышкыланган, озын, кыңгыраулы багана янына йөгерделәр. Баганадан берәү, яртысына да җитә алмыйча, кире төшеп килә иде. Хәлим, аяк киемнәрен тиз генә салып ташлады да, урманда аюдан агач башына качкан кеше шикелле, каушыйкау- шый, баганага менеп китте. Ләкин, ярты юлны үтүгә, арып туктый башлады. Аяклары шуды, кулы шуды. Ә сынатырга ярамый. Бу сабан туе түгел, шуның аркасында алмый калулары бар... Әнә хәрби комиссариат кешесе... ул Каюмнан минем исемне дә сорады бугай... Армиягә яраксыз, дип язып куюы бар... Хәлим, әз генә ял итеп алды да. бөтен осталыгын, бөтен көчен салып, багана буенча үрмәләде, һәм, менеп җитеп, багана башындагы кыңгырауны какты да, шуып җиргә төште. Астагылар Хәлимне мактап каршы алдылар. Ә багананың яртысыннан уза алмыйча төшкән егет Хәлимнең аяк табанын, кулларын тотып карады: — Аларга ышаныч юк, нарат сагызы сылыйлар алар, — диде ул һәм, бер нәрсә дә сыланмаган икәнен белгәч, имеш ул шаярып кына карады, Хәлимнең борнына чиертте: — Кайсы авыл? Хәлим колхоз исемен әйтте: — «Алан». Баганага Каюм ябышты.
Замана балалары 

 
 
Ярты баганадан шуып төшкән егет аны чалбар төбеннән тотып өстерәде. — Төшеп тор. Без киткәч менәрсез. Сез каласы кеше. Кил, Хәсәнша, күрсәт әле Ташлы ярда нинди егетләр үскәнен... Хәсәнша Ташлы ярда нинди егетләр үскәнен күрсәтә алмый калды. Хәрби комиссариат ишеге як-якка ачылып китте. Аннан берәү чыгып, кычкырыпкычкырып нидер укырга тотынды. Бар да шунда таба йөгерделәр. Каюм, йөгерЗ-йөгерә, Хәлимгә пышылдады: — Сине карап та тормыйлар бо- лай булгач, алалар. — Ник, Каюм? — Алалар, ышан үземә, һөнәр күрсәткәнгә карап алалар. Унлап кеше менеп карады, берсе дә булдыра алмады. Бары син дә тагы ике кеше генә менеп җитә алды. Мине дә алалар... Мин мылтыктан аттым. Гитлер сурәтенә. Өч пуля. Өчесе дә маңгаена тиде. Ә менә Җәләй белән Мотыйкны нишләтерләр инде... — Ник, Каюм? — Йөгергәннәр иде дә... — Соң? — Җәләе әйбәт кенә килә иде, ыштаны төшкәч туктап калды. Ни кычкырып торам, туктама, менә шулай итеп тот та, йөгерә бир, дим. Юк бит... Ә тегесе әллә инде бөтен бәрән ашаган, корсагын күтәрә алмады... Әйдә, Хәлим... Хәлимнәр килеп җиткәндә хәрби комиссариат кешесе язуын укып бетергән иде инде. — Ләкин тәртип белән генә, — диде дә кереп китте. Аның артыннан каралырга килгән кешеләр дә өерелеп керә башладылар. — Калма, — диде Каюм Хәлимгә, — артка калсаң, бик сайлый башлый, ди... — Добровольләрне алдан уздырырлар әле, бәлкем? — Белмим. — Килегез бирегә! Малайлар дүртесе дә хәрби комиссариат коридорының караңгы бер почмагына килеп җыелдылар, һәркайсы итекләрен салдылар. Кесәләрен кабартып торган печәннәрен алып, үкчәләренә салып киделәр. һәм һәрберсе шул кыяфәттә йөреп 
карадылар. — Сизелмиме? — Юк, юк. — Ә минеке? — Юк. Тик син куркып басма алай, ныграк бас... Буйны зур күрсәтү өчен эшләнгән бу хәйлә, башка җирдә булса, бәлки, ярап та куяр иде, ләкин биредә аның ярдәме тия торган булмады: каралу бүлмәсеннән берәү чыгып нидер әйтүгә кешеләр чишенә башладылар. Җылы коридор үзенең шәрә кешеләре, пар урнына тәмәке төтсие, шау-гөре белән бик тиз арада җәмәгать мунчасына ошап калды. Малайларның бер өметләре киселде. Барысы да кинәт күңелсезләнеп киттеләр. — Әйттем мин сезгә, чишендереп карыйлар, дип... — Мин дә әйттем. — Их... Ә Хәлим иптәшләрен тынычландырырга тырышты: — Буйга карамыйлар. Без бит разведчиклыкка сорыйбыз. Анда буй нигә кирәк? Анда, * агяй-^нем.- никадәр кечкенә булсаң, шул кадәр яхшы... фашистлар күрмиләр. Мин укыган газетада бер разведчик малай бездән дә кечкенә була әле — унбердә генә. — Була сиңа?.. — Чәчрәп китим менә... пионер газетасында шулай язган... Әллә син пионер газетына ышанмыйсыңмы? Җитмәсә, үзең пионер тагын... Малайлар Хәлимгә ышанырга да, ышанмаска да белмичә, итек эчләрендәге печәннәрне бушатып киделәр. Ул арада бер кеше инде каралып та чыкты. Иптәшләре аны хәзер камап алдылар. — Җә, ничек? — Годен! — Яшә, егет. Кайда? — Обозга...

Гариф Гобәй 
Ю 
 
 
— Әй-й... — сорау биргән кеше кулын изәп куйды. — Соң шушы кыяфәтең белән... кит инде... Обозга алынып чыккан кеше үзе дә риза түгел иде ахыры, киенеп тә тормыйча, сукрана-сукрана, тәмәке төрә башлады. Каралу бүлмәсеннән икенче егет чыкты. — Булдымы, парень? — Ничек кенә әле. — Кайда? — Кавалериягә. — Молодец, егет! Егетнең, авызына папирос китереп каптырдылар һәм төрле сораулар ягдыра башладылар: — Бик карыймы, малай? — Нәрсәне бигрәк карый? Хәлимне, егетнең җавапларыннан бигрәк, буе кызыксындырды. — Миннән артык түгел бит моның буе... Каюм, син ничек уйлыйсың?.. — Түгел шул... — Миннән дә әллә ни артык түгелдер әле... Хәлим иптәшләренә күз кысты. Идәндә яткан папирос төпчеген алды да, кавалериягә алынып чыккан егетнең папиросыннан кабызган булып маташты. Аннан иптәшләре янына килде. — Чамаладыгызмы? — Кыскарак әз генә... — Күпме? — Дүрт бармак иңлеге булыр. — Алайса мин биш бармак иңлеге икән. — Күп түгел... аны менә ничек итәбез... — Хәлим, итекләрен салып ташлап, аяк очларына басты. Берике атлап карады. — Үкчә идәннән күпме күтәрелеп тора, үлчә әле, Каюм. Каюм хәзер идәнгә тезләнеп үлчәп алды: — Дүрт бармак иңлеге. — Сиздегезме?.. Малайлар бар да, шатлана- шатлана, итекләрен салып аяк очларына басып йөреп карадылар. Үкчә белән идән арасын үлчәделәр. Бу хәйлә караңгыда тагы да уңышлырак чыгар әле дигән уйга килеп, кич җиткәнне көтә башладылар. Көткәндә көн әкрен үтә. Никадәр кеше каралып чыкты инде. Хәлимнәр әллә ничә тапкыр, «алырлар» 
дигән уйга, әллә ничә тапкыр, «алмаслар», дигән уйга килергә өлгерделәр. Алар инде, ике тапкыр хәрби комиссариат артына барып, әллә ничә җире кителеп беткән бритва белән, төкерекли-төке- рекли, «мыекларын» кырдылар. — «Кырып өйрәтсәң тизрәк чыга ди бит ул...» — Малайлар бу эшкә фронтка китү турында уйлап йөри башлагач та керештеләр. Алар көн дә ике тапкыр, Хәлимнәр мунчасына җиналып, шушы бритва белән борын асларын тунадылар. Көн дә ике тапкыр! Шуның өстенә, минеке аныкыннан тизрәк чыксын, дип кара бутылка китеге, яки башка берәр нәрсә табып, аерым-аерым да маташтырдылар. Ә бритваны үз кесәсендә йөртү белән бәхетле Хәлим киләнепме-киләнде!.. Кыра-кы- ра, малайларның иреннәре канап, кутырлап бетте. Төкерекләгәндә әчетте, бритва тидергәндә күздән яшьләр атылып чыкты. Ләкин, мыек кирәк икән — аның белән га- нә хисаплашып торып булмый... әйдә, кыр, Хәлим!.. һәм малайлар кырдылар. — Синеке каралып килә инде... — Синеке дә карала... — диделәр алар бер-берсенә... Ә мыек каралмады. Мыек ашыкмады. Малайлар үзләре дә бу сүзләрнең бер- берсен юату өчен генә әйтелгәнне беләләр иде. Шулай да, фронтка барып җиткәнче чыгачагына, юлда барганда берәр шәһәрдә туктап мыек мае алып сөрткәч эшнең бөтенләй алга китәчәгенә ышаналар иде. Кырынып бетергәч, малайлар кибеткә кереп, ситро алып чыктылар. — Ә юл азыгы кайда? — дип сорады Каюм хуҗаларча кайгыртып. Хәлим җавап урнында, кырынган җирләренә йөгереп барды. Анда калган икән. Ярый әле берәрсенең күзенә чалынмаган. — Ләкин кимегән бит бу, малайлар!..

Замана балалары 
11 
 
 
Хәлим каралып беткән кызыл тастымалны каушый-каушый чишеп җибәрде. Малайлар бар да комсызланып ашамлыкларны тотып карый- карый барлап чыктылар. Кимемәгән икән, ләкин һәр нәрсәнең күләме кечерәеп калган. Моннан ике атна элек төреп куелган тозлы кыярлар бүген берсенең, иртәгә икенчесенең баш астында ку- на-куна изелеп, сулары чыгып, шиңеп беткәннәр, өсләре йонланып киткән. Селедка күгәргән, аның тышына тоз бәреп чыккан. Ә пешкән бәрәңге белән салкын ит исләнеп беткән иде. Малайлар балык белән кыярларны канауда җыелып торган яңгыр суында юдылар, сөрткәләделәр дә яңадан тастымалга салып, кадерләп кенә төреп бәйләделәр, ә бәрәңге белән итне, кыракыра юып та исләре бетмәгәч, ташлап калдырдылар. Аннан малайлар Хәрби комиссариат коридорына, элеккеге урыннарына кереп бастылар. Кеше сирәгәйгән иде инде. Болай да бик якты булмаган коридорга караңгылык шактый җәелеп өлгергән. Ә караңгыда һәр нәрсә зуррак булып күренә... — Шуңар күрә малайлар хәзер үзләрен иркенрәк тоттылар. Иркенәеп китүгә тагы бер сәбәп өстәлде: каралу бүлмәсеннән чыккан, яңагына ак яулык бәйләгән хәрби кеше, ко- ридордагыларның барсын да күзеннән үткәреп, кереп китте. — Санады... — диделәр малайлар,— безне дә санады... — Ух, малайлар... Ләкин шул ук кеше, икенче чыгуында малайлар янына килеп: — Сез, егетләр, барыгыз, чыгып торыгыз, — дигәч, малайлар шомлана калдылар. — Менә тагы сиңа кирәк булса... Ләкин Хәлим Хәрби кешенең бу сүзләрен дә начарга юрамаска тырышты. — «Чыгып китегез» димәде бит, «чыгып торыгыз» диде. Каюм Хәлимгә куәт бирде: — «Егетләр» диде әле ул тагын, малайлар димәде. Малайлар сүтелә башлаган өметләрен шушы сүзләр белән ямаштыр- галап куйдылар. Ул да түгел, өметләрен 
ныгытуга тагы бер сәбәп туды: каралу бүлмәсеннән, типсә, тимер өзәрдәй бер егет чыгып, китапка сыймый торган сүзләр белән сүгенеп алды. Төрә башлаган тәмәкесен җиргә бәрде һәм көтеп торган иптәшемә зарланып әйтте: — Вәт син аны, пучтәкне... Чистый киреләнде бит... тора-тора да, күзең ди, тора-тора да, күзең, ди... Соң мин инде у’зебезнекеннэн немецны аера алмыйммы, җә?.. Шулай булгач, җитмимени миңа, җә?.. Юк, ул миңа әллә нинди вак хәрефләр укытып маташа... Курска кермим ич мин, немец кыйнарга барам ич! Егет кайгысы малайлар башына ике төрле шатлык булып яуды: моны алмаганнар, тагы бер кеше кимеде һәм аның урыны малайларга калды, бу бер; икенчедән буйга карамыйлар икән, күз кирәк икән, ә күзгә килгәндә — малайларның берсенең дә сыната торган түгел... — Сиздегезме, дуслар? Дуслар Хәлимгә киң елмаеп җавап бирделәр. Алар инде хәзер посып торган караңгы почмакларыннан кеше арасынарак чыктылар. Ә Хәлим, ябылып җитмәгән ишектән каралу бүлмәсенә башын тыгып, эчкә караудан да тартынмады. — Шулай шул. Әнә тагы бер кешенең күзен карыйлар. Бүлмә уртасына бастырганнар да, стенадагы хәрефләрне күрсәтәләр... Бусы да рәтләп күрми ахры, ничек төртелеп укый... Мин бит аны моннан торып та укый алам!.. — Хәлим чак кына шулай дип кычкырып җибәрмәде. Ул, ихтыярын җуеп, ишекне ачты, сүз әйтмәделәр. Керде. Ишек төбендә язып утыручы кеше янына, бая, чыгып торыгыз, егетләр, дигән, яңагын бәйләгән кеше янына килде. — Фамилияң! — диде кеше, башын күтәрмичә генә. Хәлим фамилиясен әйтте. Яңагын бәйләгән кеше ниндидер сары кәгазьләр актарырга кереште. 
Гариф Гобәй 
12 
 
 
Ниндидер кенәгәдән карады. — Ничек дисең әле фамилияңне? — Арысланов Хәлим. Яңагын бәйләгән кеше иңбашларын җыерып куйды: — Китер әле повесткаңны. Хәлим бераз вакыт җавап бирмичә торды, аннан баштагы кыюлыгын җуймый әйтте: — Юк ул минем, повесткам юк... Яңагын бәйләгән кеше башын күтәрде, күзләренә ышанмыйча, җемелдәткәләп карап торды да, бер сүз дә әйтмичә, урнына утырды. Аннары көлеп җибәрде. Көлгәндә, ахры, сызлаган тешен кузгатты, кинәт туктап, бәйләгән яңагын тотып торды. Аннан, теше уңайлана төшкәч, бу юлы сакланып кына, көлеп куйды: — Менә фәлән-фәсмәтән малай. Мин бит сине призывник дип торам. — Юк, мин доброволь. Добро- вольләрне кем карый, абый? Яыагын бәйләгән кеше, түзеп тордыторды да, тагын көлеп җибәрде.- — Бар, кит, тешемне кузгаттың. — диде ул яңагын тоткан хәлдә сакланып кына көлә-көлә. Хәлим китмәде: — Син минем яшемә карама, — диде ул, — буема да карама. Мылтыктан атканны күрсәң иде син минем... Бая баганага менгәнне күргәнсең дә, бәлкем... Чүп тә түгел ул. мина анда менү... йөгергәндә мин бер кемгә дә ал бирмим. Ә бу язуны мин аны утны сүндерсәгез дә укый алам... — Чык! Хәлим яңагын бәйләгән кеше белән көрәшергә тагы сүзләр эзләде. Ләкин ул тапканчы кеше кычкырып салды: — Чык, — диде ул һәм, яңагын учына салып, бала тирбәткәндәй тирбәтәтирбәтә: — Малай актыгы, — дип өстәде. Хәлим онытылып үкчәсенә баскан иде инде, сискәнеп яңадан аяк очларына күтәрелде, ләкин (андый чакта шулай була бит ул) көрәшү өчен аның теленә җүнле сүз килмәде. Түрдә утырган ак чәчле кеше, (бу хәрби комиссар иде), башына суктылармыни, тиз генә күтәрелеп, үзенең хезмәткәренә карады. Аннан Хәлимгә карады. — Малай актыгы? Кайда ул малай 
актыгы, иптәш сержант? — Менә, иптәш комиссар. Комиссар өстәл артыннан чыкты: — Шушымы малай актыгы? — Узган атнада да берсе килеп җөдәтеп бетергән иде инде, иптәш комиссар... фронтка китәргә сорыйлар. — һәм шуның өчен син аны малай актыгы дисеңме? — Эшне калдыралар бит, иптәш комиссар. — Ә син аларга рәтләп кенә аңлат. Бүген баланың фронтка омтылуы гайре табигый хәл түгел ул, сержант. Әйе, ул аңлап бетерми фронтның нәрсә икәнен, ләкин ил өстенә кара кош канатларын җәеп килгәнне сизә ул. Бала белән болан тупас сөйләшүең өчен сиңа телдән выговор, икенче кабатлама, — диде комиссар җайлы гына итеп. — Есть икенче кабатламаска. — Кил әле, чибәр егет. Ни исемле син? — Хәлим. — Так, Хәлим иптәш. Шулай итеп син солдат булырга исәп иттеңмени? — Разведчик. — Нишләп разведчик? Синнән бик әйбәт артиллерист чыгар. — комиссар хирургка карап куйды, — Сезнеңчә ничек, Сергей Сергеич? — Дүрт елдан. — Мин дә бүген димим, дүрт елдан, ну бәлкем өч... Гәүдәгә бик әйбәт бит. Хирург килеп Хәлимнең беләкләрен, корсак мускулларын тотып карады. — Пәһлеван була бу дүрт елдан. Ундүрттәме син? Хәлим төзәтмәде, төзәтсә биш елдан диячәкләр. Ул, башын иеп, дөресләп куйды. — Менә шулай, дүрт елдан рә- 
Замана балалары 
13 
 
 
хим ит, егет. — Хәзер алыгыз сез безне, Военный дәресне отличнога укыйбыз без. — Без? — Әйе. Без — дүртәү. Дүртебез дә отличнога укыйбыз. — Ә алар кайда? — Анда. Алып керимме? — Бар әле. Минут үтүгә дүрт малай строевой адым белән комиссар алдына килеп бастылар, ә тагы бер минуттан, комиссар командасы астында, ишеккә таба борылдылар. — ... Кайтыгыз, әйбәт кенә укыгыз. Ә хәзергә — шагом арш! Малайлар, аяк очларына баскан хәлдә яхшы ук оста атлап, ишеккә таба киттеләр. Каралу бүлмәсендә- геләр көләргә дип авызларын ачтылар. Хәрби комиссар, тиз генә аларга таба борылып, бармагын ябык иреннәре өстенә куйды: — Сет! Ә малайлар чыгып киткәч, канәгатьләнеп тирән сулады: — Әйбәт балалар, совет балалары. Бер ни дә әйтеп булмый. Әйбәт балалар, коридорга чыккач та әле, аяк очларына басып команда буенча бардылар. Әле каралырга өлгермәгән берән-сәрән кешеләр аларны көлеп каршы алдылар: — Без уйнаганда бу юк иде, — диде бер шаянрагы, — ай-яй, бо- ларга ниндине өйрәткәннәр... — Ха-ха-ха... Малайлар уңайсызланып үкчәләрен төшерделәр. Аларның елап җибәрәселәре килде. Ләкин еламадылар. Бергә булу тыеп калды аларны бу йомшаклыктан. Сөйләшмичә генә киенделәр, сөйләшмичә генә ишектән чыктылар. Тышта ярты төн җитеп килә иде инде. Караңгы. Өйләрнең күбесендә утлар сүнгән. Мәйдан баягыча гөрләп тормый. Егетләр, аларга ияреп килгән кызлар, аналар, әбиләр юк иде инде мәйданда. Тын. Малайлар да, тын гына килеп, хәрби комиссариат алдындагы канау аша салынган күпер кырыена тезелеп утырдылар. Хәзер малайлар уйларының эшкә ашмаганын күрделәр, ләкин алар 
бу турыда сөйләшү түгел, аерым-аерым уйларга да оялдылар — алар үзләренең алы- начакларына шул кадәр ышанганнар иде. Бик озак вакыт сүзсез торгач, Җәләй, Каюм әйтүенә караганда бая штаны төшү аркасында гына уза алмаган Җәләй, әйтеп куйды: — Нишлибез 4шде, малайлар? Җәләй моңарга каршы иптәшләренең — «берни дә эшләп булмый, әйдә кайтабыз» дигәннәрен көтте, ләкин алай диюче булмады. Каюм, кулындагы ашамлыкларга кызыгып карап торган этне куып җибәрде дә, нык карарга килеп әйтте: — Китик тә барыйк, малайлар, шушы килеш кенә. — Ничек? — Шулай. Өйгә дә кайтып тормыйбыз, китәбез дә барабыз... — Булмый ул. — Нишләп, Хәлим? — Мин икенче нәрсә уйладым әле. Райкомга керик без. — Райкомга?! — Әйе. Секретарь янына... Шулай диюгә Каюм, бозлы суга манып алдылармыни, куырылып килде... Узган көзне кич белән, коеп салкын яңгыр яуганда, «Алан» колхозы идарәсе алдына кемдер ат белән килеп туктады. Килеп туктаучының Татлы чишмә авыл советы председателе булуында Каюмның шиге юк иде. («Шул бит инде Каюмны Татлы Чишмәдәге сабан туенда күкәйле кашык кабып йөгерүгә катнаштырмыйча кайтарып җибәрде!..») — Каюм йөгереп чыкты да, атның дилбегәләрен ычкындырып, арт аякларын тәртәгә бәйләп куйды, ал тәгәрмәченең чәкүшкәсен алып, атның койрыгына такты. — Идарәгә килгән кеше әйләнеп чыккач, әз азапланмады.

Гариф Гобәй 
 
 Буялып, чыланып бетте. Ә тәрәзәдән карап торган Каюм авызын җырды. Ә идарәдән фонарь тотып кешеләр чыккач, хулиганны эзләп табарга кирәк, дип сөйләшә башлагач, авызы йомылды. Ә инде килгән кешенең райком секретаре икәнен күргәч, кайда басканын да белмичә, өеннән чыгып йөгерде. Башта ул печәнлекләренә генә качты. Аннан мунчаларына, аннан да табарлар дип шикләнгәч, бабасы янына, тегермәнгә йөгерде. Таң атканчы шунда булды һәм шулай йөрүе белән үзен тоттырды. Бабасына дөресен әйтеп елап җибәрде... Әтисе кайткач ярды гына аны чалбар каешы белән, һәм секретарьның үзенә җитәкләп алып бару белән куркытты, ләкин әтисе алып бара алмыйча калды, фронтка китеп барды. Ә^хәзер менә Хәлим ирекле баштаңШУНЬПГ янына керергә кыс - тый!... — Юк, Хәлим, кермик без секретарь янына... — Нишләп, Каюм? — Барсы да бер сүздә алар... — Түгел, түгел... — Бик усал нәмәрсә, диләр аны, безнең белән сөйләшеп тә тормас ул... — Түгел, усал түгел, үзебезнең малай дип йөри иде аны әти. — Соң ич, кайтып киткәндер инде... — Түгел, китмәгән. Кичә сельсо- ветлар аның яныннан таң аткач кына кайттылар. Ниһаять, Каюм секретарь янына керергә теләмәвенең дөрес сәбәбен иптәшләренең исенә төшерде. — Син икәнен белмәде ич ул... — Сорашыр, әйтми түзә алмам. — Тик кенә торырсың. Үзем сөйләшермен. — Сизәр, күзләренә туры карый алмам мин аның. — Арттарак торырсың. Каюм, арттарак тору, сөйләшмәү шарты белән, керергә ярым риза булды. Ашамлыклар төенчеген билендәге каешына бәйләде дә, баскан саен секретарьга якынайганы турында уйлап, ниндидер күңелсезлек булыр төсле сизеп, атлар-ат- ламас кына китеп барды. Хәлим зур йортның парадный ишегендәге звонокны тартты. Җавап бирүче булмады. Хәлим тагы тартып куйды. Тагы җавап бирүче булмады. Хәлим икеләнеп кенә ишекне ачты. Башын коридорга тыгып карап алды да, бер читтәрәк басып торган иптәшләренә тамак кырды. Малайлар Хәлим артыннан караңгы коридорга керделәр. Салкын дымлы һавада, юеш күпердә утырып туңган малайларга коридор бик җылы булып тоелды. Аларның борыннарына әле генә мичтән чыккан кайнар ипи, кайнар ит һәм яңа бал исе килеп бәрелде. Ис, кичә-бүген каралырга керү хыялы белән канатланып йөреп, тамактан калган малайларның борыннарын рәхәт кытыклады, авызларыннан сулар китерде. Малайларның хыялында: .ипиләр мичтән чыгып кына киләләр, ит чамадан тыш зур казан тулып пешә, итне берсе казаннан ала да горчицага манып, тоз сибеп, авызын пе- шерә-пешерә борамы-бора иде... Каюмның гына борыны сизмәде бу исләрне. Аның әле һаман да үз кайгысы кайгы иде. Ул, Хәлимнең җиңенә ябышып барган хәлдә, пышылдап куйды: — Әллә борылабызмы, Хәлим, ә? — Юк, юк. — Бик куркам мин, Хәлим. — Курыкма^.. — Шырпы сыз ичмаса, Хәлим. Хәлим шырпыга дип кесәсенә тыгылды. Нәкъ шул чакта нәрсәгәдер килеп бәрелде. Самовар икән. Самовар скәмья өстеннән мәтәлеп төште. Суы малайларның аяк асларына түгелде. Кәҗә, ристан!— диде, кайдандыр эчтән, хатын-кыз тавышы. Хәлим самовар тавышы белән бу сүзләрне ишетмәде. Ул, самовар- 

Замана балалары 
15 
 
 
ны, капшап табып, урнына утыртып куйды да, куркып туктап, калган иптәшләренә тавыш бирде: — Әйдәгез, бер нәрсә юк. — Кемдер кычкырды бит, Хәлим... — Юк, юк... — Кычкырды инде... — Юкла... әйдә, калмагыз, — диде Хәлим һәм бер-ике атлауга тагы нәрсәгәдер килеп бәрелде. Ниндидер чиләкме, кастрюльме, чыңлап идән буенча тәгәрәп китте. Кайдандыр, эчтән хатын-кыз тагы кычкырды: — һай, ристан гына икәнсең, сөтемне хәрап иттең, ристан, — диде ул бу юлы һәм бусын Хәлим дә ишетте. Хатын-кыз шул сүзләр белән ишекне ачып җибәрде. Ул эчке күлмәктән иде. Чәчләре тузган, кулында шактый юан саплы табагач иде. Усал гына түгел, дәһшәтле иде хатын бу минутта, ләкин, кәҗә урнында кешеләр күрүгә, кинәт юашланып, сүзен дә әйтә алмыйча, ишеге төбендә катып калды. — Ялгышканмын, — дип уйлап алды Хәлим. — Качыгыз, кач, малайлар!.. Малайлар абына-сөртенә, әле бер, әле икенче як стенага бәрелә-сугы- ла, кирегә йөгерделәр. Инде торып килгән, гөнаһсызга ристан исеме ишеткән кәҗәгә абынып егылдылар. Хәлим алар аркылы мәтәлеп китте. Ләкин каушап калмады — инде тышкы ишек якын иде. Ябылып җитмәгән ишектән коридорга дилбегә киңлеге генә яктылык төшкән иде. Кул астына туры килгән бер иптәшен эләктерде дә, урамга ташланды. — Калмагыз! Башкалар да Хәлим артыннан урамга атылдылар һәм, кайтыр юлны чамалап, берсен-берсе узып зур урам буйлап йөгерделәр. ’ Иөгерә- йөгерә килеп, беренче очраган тыкрыкка борылып кереп туктадылар. Тыкрык чатыннан башларын гына сузып, үзләре йөгергән юлга карадылар. Юл тыныч иде. Куа чыгучы юк иде. Хәлим, тынычланып, бакча коймасына сөялде. Малайлар койма буена, карама төбенә чүгәләделәр, утырмадылар, чүгәләделәр. Райком ягыннан берәр кеше күрсәләр торып йөгерү өчен шулай эшләделәр алар. 
— Танып калмады микән, Хәлим? — һәй, таныймы соң? Ишегеннән дә чыгып җитмәде ич ул. — Райком булмады микәнни ул. Хәлим? — Булмады ахырысы. Бер дә ялгышмаган төсле идем. Әти белән җәй башында гына килгән идем ич әле мин анда, — диде Хәлим һәм иптәшләрен яңадан барып эзләп карарга өндәде. Малайлар «я эләктереп алырлар» дип бу өндәүдән баш тарттылар. Иртәгә кич, кыяфәтләрен бераз үзгәртеп килергә булып, кайтырга чыктылар, һәм... бераз баргач ике этажлы зур йорт алдында туктап калдылар. Райком вывескасы иде бу йортның ишеге өстендә. Тәрәзәләреннән урамга йомшак кына яктылык сибелгән, алдында берничә җиңел автомобиль, берничә җигүле ат тора иде. — Ммм... райком бирегә күчкән икән, — дип сузды Хәлим вывеска- ны укып чыккач, — күчкән... керәбезме, малайлар? Малайлар керергә дигән карарга килделәр, Хәлим звонокны тартты. — Звонокны да яңаны куйганнар, — диде Хәлим, — тегесе тимер иде. Бусы әллә сөяк инде. Эчтә аяк тавышлары ишетелде. — Кем бар? — Без, апа, ач әле. — Кем соң сез? — Бу без, «Алан» колхозыннан. Парадный ишеге ачылып китте. — Әчәч, нишләп йөрисез бу вакытта? Хәлим, син түгелме соң? — диде ишек ачкан әби, райкомның сторожихасы. — Мии, Хәмдия әби. — Әллә авылыгызда берәр хәл булдымы? — Военный тайна, Хәмдия әби. — Ә-ә, — дип сузды әби. — Кемгә карама, шул военный тайны хәзер, — диде һәм, сукыр лампа*
Гариф Гобәй 
16 
 
 
сын алып үз бүлмәсенә кереп китте. Коридор караңгы калды. — Райком секретаре кирәк иде бит безгә, Хәмдия әби. Әби, сукыр лампасын әз генә вакытка тышка, коридорга сузып, яктыртып алды. — Әнә шунда, икенче ишек. Хәлим икенче ишекне ачты. Зур гына бүлмә иде бу. Бүлмә якты. Зур өстәл артында яшь кенә бер кыз йокымсырап утыра. Артында. стенада бу кызның кем булуы турында ак кәгазьгә зур кызыл хәрефләр белән язылган иде: «Секретарь ярдәмчесе». Малайларның өчесе ишек төбендә туктап калдылар. Хәлим, бүлмә уртасына кадәр килеп, секретарь ярдәмчесенә эндәште: — Безгә райком секретаре кирәк иде. апа. — Нинди райком? — диде яшь кыз башын күтәрмичә генә, — Комсомол райкомы биредә түгел. — Юк, безгә шушы райком кирәк, зурлар райкомы кирәк безгә, — диде Хәлим. Яшь кызның авызы бик әз генә ачылып куйды. Әллә бу аның елмаюы булды, әллә шулай һава алды, тагы башын беләгенә салды. — Кем кирәк? — Секретарь абый. — Кайсысы? Хәлимгә бүлмәнең сул ягындагы ишеккә кадакланган язу ярдәм итте. — ВКП(б) райкомының беренче секретаре кирәк безгә. — Нәрсәгә? — Кирәк инде... Яшь кыз әллә ияге белән беләген, әллә £5елә/ге белән ияген кашып куйды. — Нәрсәгә? — Зур эш... әйтергә ярамый... Яшь кыз авызын тагы әз генә кыйшайтып алды. Бусы аның елмаюы иде. — Иртә белән килерсез. — Безнең ашыгыч... Яшь кыз бер сүз дә әйтмәде. Башын беләгенә җайлабырак салды да. авызын 
тәмле чапылдатып куйды. Хәлим, баскан урынында, ни дип әйтергә дә белмичә аптырап калды. Бүлмәдә тулы тынлык урнашты. Шул кадәр тын иде ки, Хәлим кызның кулындагы сәгатьнең йөргәнен дә ишетеп торды, ә тагы бераз торгач, секретарь бүлмәсендә кемнеңдер кычкырып җибәргәнен ишетте: — Җебедең син!.. Сугыштан куркып җебеп төштең. Кешеләр сугыш башлану белән кыюланды, ә син җебедең! Шуның өчен генә дә сине... — «Җебедең?.. Мин дә җебеп торам ич» — диде Хәлим үз алдына һәм, кыюланып, яшь кызга таба атлады. Шул чакта Хәлимнәр кергән ишек ачылып китте. — Ай, Сәлимә җаным, үтерәләр дип торам... Ай! Яшь кыз башын күтәрде. Ишектән керүче хатын, Хәлим яныннан пырхылдап узды да, яшь кыз өстә-' ле алдындагы скәмьягә килеп утырды. Тирән-тирән итеп берничә тапкыр сулап алды. — Абау! Шул ич бу!.. — Хблим чыгып йөгерү өчен хәрәкәт ясады: «җебедең!..» Ә юк, ярамый. Хәлим баскан урнында калды. Хатын сөйли башлагач, кулын олыларча артка куеп, башын күтәреп, стеналардагы плакатларны, портретларны караштырырга тотынды. Сталин. Уйчан... Шул ук вакытта бернинди куркыныч алдында да каушап калмаслык тыныч. Илне саклап калу юлында очраячак һәртөрле киртәләрне җимереп ташларлык көчле. Плакат: «Үлем фашист илбасарларга!». Бу сүзләр куе, кара зур хәрефләр белән язылган. Әйтерсең ул бер җансыз кәгазь түгел, ә хәрәкәт итә, тын түгел — көчле шау
Замана балалары 
17 
 
 
лый, тик тормый — күкләр күкрәтеп фашистлар өстенә бара. Тагы плакат: Кызылармеец рәсеме. Ул корыч шлемнан, күзләре белән Хәлимгә караган, бармагы туп-туры Хәлимгә төбәлгән. Кычкыра: «Сип бүген фронт өчен нәрсә эшләдең?» Хәлим, уңайсызланып, күзен плакаттан алды. — Бер нәрсә дә эшләмәдем, — диде Хәлим, — ә эшләрмен. Аннан ул Каюмга, әгәр хатын: менә шушы ристаннар иде инде алар, дисә чыгып йөгерергә торган Җәләй белән Мотыйкка карады. Курыкмагыз, дигән мәгънә аңлатырга теләп, күз кысып куйды. Үзе икенче стенадагы плакатларны карый башлады... Хатын башта ире кайткан турга аш пешереп йөрүен, аны көтеп бераз ятып торуын сөйләде. Аннан алып китте... — Сикереп торып чыксам, коридорда сигез-тугыз ир. кеше. Берсеннән берсе тазалар, Сәлимә жа- ным... коридордагы бөтен әйберләрне алып чыгып китәргә җайлап куйганнар, кәҗәне суймакчы булганнар, ахыры, аякларын бәйләп салганнар... Икесе безнең ишекне каерып ята... Ярый әле каушап калмадым, Давыт, караклар бар, тизрәк булыгыз, дип кычкырган идем, бар да чыгып йөгерделәр. Кулларында пычаклар, Сәлимә җаным... Давыт биредә түгелме? Яшь кыз, Давытның биредә, бюрода булуын хәбәр итте. Хатынга графиннан салып су бирде. Тиз генә торып райком секретареның кабинетына керде. Аннан ул гимнастерка кигән бер кеше белән чыкты. Бу — әлеге хатынның ире — райторг эшчесе Давыт иде. Хатын аңарга яшь кызга сөйләгәннәрнең барысын да сөйләп бирде. Райторг эшчесе телефон шалтыратты. — ... Әле яңарак кына, сигез — тугыз кеше ди. Әйтмә инде, районыбызда булмаган хәл... зинһар. Прошу. Тоткач миңа хәбәр итәрсез. Мин райкомда. Бюрода. Рәхмәт. Райторг эшчесе секретарь каби- 2 . ,.С. Ә.“ № 5 нетына кереп китте. Хатын яшь кызга булып үткән вакыйганың детальләрен сөйли башлады. Хәлим, пырхылда'п җибәрергә хәзер 
торган иптәшләренә ишарәләр ясап, тыеп торды. Менә кабинет ишеге ачылып китте. Аннан үзара сөйләшә-сөйлә- шә кешеләр чыктылар. Секретарь ярдәмчесенең бүлмәсендә ыгы-зыгы башланды. Яшь кыз Хәлимнәрне генә түгел, сигез-тугыз каракны куркыткан хатынны да онытты. Хәлмм, шуңардан файдаланып, иптәшләрен чакырды: — Әйдәгез... Малайлар, чыгып килгән халык арасыннан кысыла-кысыла, кабинетка кереп киттеләр. Ишек төбеннән алып түргә таба озын өстәл сузылган. Өстәлнең түр башында тагы бер өстәл. Бусы райком секретареның эш өстәле. Өстәл артында ике кеше ниндидер мөһим нәрсә турында шыпырт һәм тиз-тиз сөйләшәләр иде. Ма'лайлар, әкрен генә кереп, ишекнең уң ягындагы стенага сыендылар. Хәлим, үзләренең килүләре турында хәбәр итеп, кыюсыз гына тамак кырып куйды. Кешеләрнең берсе өстәлдән башын күтәреп карады, әллә куе тәмәке төтене эчендәге малайларны күрмәде, әллә күреп әһәмият бирмәде — сүзен дәвам итте. — Секретарь кайсы икән? — Утырганы, — диде* Каюм. һәм, аның белән күзгә-күз очрашудан куркып, муенын җыерды. Ул берәрсенең артына кереп посарга теләде. Ләкин малайлар белән стена арасында бер бит кәгазь кыстырырлык та ара юк иде. — Хәлим, мин чыгып торыйм булмаса, күңелгә әллә ниләр килә, — диде ул. Хәлим аның пиджак итәгеннән тотты. — Чыкма! — Ай, таныр бит, таныр, Хәлим... Хәлим җавап бирмәде. Менә, кешеләрнең бөтен гәүдәсе белән өстәлгә ятканы кузгалды, скәмья- дәгесе белән саубуллашты да, тиз
Гариф Гобәй 
18 
 
 
тиз ишеккә килде. Чыгып барганда малайларга карап алды. Нидер әйтмәкче булды, әйтмәде, чыгып китте. Хәлим тагын тамак кырды. — Кем анда? — диде райком секретаре башын күтәрмичә генә, һәм искиткеч тизлек белән нидер язуын дәвам итте. — Бу — без идек, секретарь абый... — днде Хәлим бик үк мескен дә, бик батыр да булмаган тавыш белән. — Без идек... Райком секретаре ни дип тә әйтмәде. Тагы да тизләтте бугай ул үзенең язуын. Аның каләме кәгазь өстендә каты һәм шытыр дый иде. — Шаһгәрәй абзый да болай тиз яза алмый, айяй... — дип куйдылар малайлар, — вәт укыгандыр бу... Райком секретаре, язуыннан туктап, каләмен өстәлгә ташлады да, күз иярмәслек тизлек белән телефон ручкасын әйләндерде. Трубканы алды: — Квартираны!.. Зәйнәп? Хәзер кайтам. Юк, юк, кызым, инде бусында кайтам. Ә син өстәлгә алып куй да ят... — диде һәм урыныннан торды. — Китә, — диде Хәлим өметсезләнеп. — Китә, — диделәр башкалар да. Райком секретаре өстәлдән бер өем кәгазь алып папкасына салды, аннан малайларга карады: — Ни йомыш,—диде ул, телефон аша сөйләшкәндәгечә тиз генә. — Без... Хәлим әйтеп бетерә алмады, кемдер ишекне бик тиз тартып ачты. Ачучы, әйтерсең аны ишек төбеннән бик зур көч белән этеп җибәрделәр, берничә атлауда секретарь өстәле янына барып җитте. — Телеграмма. Гадәттән тыш ашыгыч. ГКО председателе иптәш Сталиннан. Җиз төймәле, борчылып беткән кара пиджак кигән, тузма чәчле кеше, телеграмманы райком секретарена бирде. Райком секретаре телеграмма юллары буйлап тиз-тиз күз йөртергә тотынды. Шундый тиз йөртте секретарь күзләрен, гүя ул укымый, ә үзенә кирәкле сүзне эзли иде. — һммм... — диде секретарь укып бетереп. — Фронтта хәлләр, күрәсең, 
без хөкем йөрткәннән катлаулырак. — Неужели шунда хәтле килер инде? Секретарь җиз төймәлегә җавап бирмәде. — Ничего, — диде ул уеннан туктап һәм стенадагы звонок кнопкасына басты. Ишектә әлеге яшь кыз күренде. — Бюро членнары биредәмеәле? — Юк, киттеләр инде. — Җыегыз, ярты сәгатьтән биредә булсыннар. Яшь кыз башын иеп чыгып китте. Секретарь озын өстәл янындагы скәмьяләрнёң берсенә ауды. Телефон шалтырады. — Тыңла әле, — диде райком секретаре җиз төймәлегә. Җиз төймәле трубканы алды. — Кызыгыз. — Хәзер кайта, дип әйт. Секретарь атылып урыныннав торды. — Ә син бар, радионы әзерлә. 5. 30 да выступать итәм. — Иртән 5—30 да? — Әйе, әйе, — диде секретарь һәм сәгатенә карады, — ике сәгатьтән. Җиз төймәле башын иеп чыгып китте. Секретарь папкасын алды. Кире куйды һәм ишеккә юнәлде. Онытылып, боегып карап торган малайларны күреп, ишек төбендә туктап калды. Иртәгә килерсез, димәкче булды ул аларга. Аннан, мөһим йомыштыр, кара төндә йөрмәсләр иде, дип бу уеннан кайтты: — Нишләп йөрисез бу вакытта? Ә? Көтелмәгән сораудан малайлар, бигрәк тә, җавап бирергә тиеш Хәлим каушап калды. — «Нидән башларга икән?..» Ләкин күп уйлап торырга ярамый. Җебегән, дип бая кемнедер
Замана балалары 
19 
 
 
орышучы шушы булгандыр әле... Безгә дә, җебегән, дип чыгып китүе бар... — Шулай уйлады Хәлим һәм иреннәрен артык әкрен кыймылдатып кына сөйләп китте... Секретарь малайларның кайсы сөйләгәнне белү өчен аларга якынрак килде. — ... Иптәш Сталин, бөтен нәрсә фронт өчен ди, ә ул тота да безгә әкият сөйли, тота да әкият сөйли... — Төшенмим, нәрсә сөйли, кем сөйли? — Кем булсын, безнең Күзлек. — Кем ул сезнең Күзлек? — Укытучы. Шаһгәрәй абый. — Әһә. Ә нәрсә сөйли? — Җыен юк-барны. Кичә баканың тәне суык булу турында сөйләде. — Әһә... Ә аңладыгызмы соң, баканың тәне ни өчен суьҗ була? — Фу... тыңламадык та без... — Әһә. Ә тагы нәрсә сөйли? — йолдызлар турында. Кайсы зур, кайсы сүнгән, кайсы сүнмәгән... " — Әһә. — Җыен чүп-чар... Кичә әллә нинди җөмләләр яздырды. Куш җөмлә диме... — Кушма ди. — Анда Гитлер килә, ә без туларны ятлап утыр. — Алай-й... Кызык-кызык, — диде секретарь. Әле генә кигән фуражкасын салып, яңадан чөйгә элде. — Әйдә, түргә узыгыз әле... Малайлар. нишлибез, дигән мәгънәдә Хәлимгә карадылар. Хәлим берникадәр вакыт нишләргә белми торды, аннан иптәшләренә түргә узарга ымлады һәм кыюсыз г ы на уры и и а и кузгалды. Райком секретаре үзенең эш өстәле артына барып утырды. Өстәлнең ишек катындагы башына утырган малайларны үз янына чакырды: - — Ә сез якынрак килегез. Бире- гәрәк. Меиә шулай. Малайлар бар да өстәлнең' бер ягына, бер-берсенә сыенышып утырдылар. Каюм үзенә урынны арттарак сайлады, һәм читтәрәк торгаи буш графинны әкрен генә алдына таба шудырды. Үзенең бу хәйләсеннән канәгатьләнеп, бераз иркенрәк сулап куйды. Секретарь звонок бирде. 
— Су! Яшь кыз кереп, графинаны алыпг чыгып китте. Каюм алдында бер стакан гына калды. Суга батучы салам күрсә, саламга ябыша—Каюм борынын стакан артына тыкты, һәм гәүдәсен булдыра алган кадәр түбән иде. Ләкин, бик тиз әйләнеп кергән яшь кыз, узып барышлый, Каюм алдыннан стаканны да эләктерә китте, һәм, сулы графина белән бергә, секретарь алдына куйды. Сугышчы ачык кырда, ут астында калды. Секретарь, бер стакан тутырып? су эчте дә, (малайларга! эндәште. — Я, шуннан? — Безнең ул әкиятләрне тыңлап утырасыбыз килми. — Ә нишләмәкче буласыз? — Фронтка китәбез без. — Фронтка? Нәрсәгә? — Разведчик булырга. — Әһә. — Ә Хәрби комиссариат җибәрми. — Нәрсәгә җибәрми? — Яшь. дигән була. Ә анда олы булу нигә. Без барыбыз да яхшы ата беләбез. Түш белән шуышып та йөри беләбез. Военный дәрес безнең һаман отлично. — Әһә. Ни исемле сез? Хәлим үз исемен әйтте. Аннан иптәшләренекен тезеп китте. — Сез әйтегез хәрби комиссариатка, җибәрсен ул безне. — Әһә. Кайсы колхозлар сез? — «Алан». — Кайсы «Алан»? — Никкүчтем авылы. Секретарь көлемсерәп куйды. Никкүчтемнең тарихы бик кечкенә: Җир җитмәгәнгә күрә Акбуа исемле бер зур авылдан күчеп чыгалар бу авылның кешеләре. Урман утап, чирәхм күтәреп, зур мәшәкатьләр чигеп беренче уҗымны чәчүгә, революция була. Акбуалар
Гариф Гобәй 
20 
 
 
алпавытны куалар, җирләре күбәеп китә. Моны күреп, күчеп чыгучылар бик каты үкенәләр. Ә берсе, имештер, бер тапкыр исерек баш белән базардан кайтып килеш ли Акбуа басуында атын туктатып кычкырамы-кычкыра, — Ник кенә күчтем мин ә, ник күчтем мин!.. Л\оны Акбуаның ат саклаучы малайлары ишетеп калалар. Әлбәттә, чәчми-түкми авылга кайтып сөйлиләр. Шуннан бу авылның телдә йөри торган исеме Никкүчтем булып кала. Ләкин секретарь көлемсерәгәндә бу турыда уйламады. — Ә беләсезме нәрсә, — диде ул, — мин анарга бер тапкыр Ник- килдем дип исем бирә яздым... һәм ул хәзер Каюмны инәдә утырткан вакыйга турында малайларның исләренә төшерде. Каюм, — әйтерсең, секретарь аны кызыл чәчләреннән эләктереп алып, бозлы суга манды, —^<УЫПЫ.ТЫП _ .килде «Бетүем шушы икән»... ләкин Каюм бетми калды. Секретарь бу турыда сүзне озакка сузмады. Әз генә көлеп торды да нәрсәдер исенә төшеп телефон ручкасын алды. Куйды. Аннан малайларга карап әйтте: — Ә беләсезме нәрсә, егетләр, сез юкка кузгалгансыз... бака, йолдыз, селәүчән... болар берсе дә әкият түгел. Алар турында укырга кирәк. Укытучы, баканың тәне суык булу турында, селәүчән турында аларга мәхәббәте төшкәнлектән сөйләми. Алар турында белергә кирәк. Алар турында укытучы сезгә бирергә тырышкан мәгълүмат — фәннең бер өлеше. Ә фәнсез кешелек дөньясын алга җибәреп булмый, аңлыйсызмы, коммунизм төзеп булмый фәнсез... Бер эшегез ешады миңа, сез иптәш Сталинның речен укыгансыз... — Күңелдән беләбез без аны. — Бик яхшы. Ләкин шунсы кызганыч, сез аны дөрес аңламагансыз. «Барысы да фронт өчен» — ул һәркем сугышка барсын дигән сүз түгел. Биредә дә сугыш. Менә мин райкомда эшлим — мин фашистлар белән сугышам. Бая чыгып киткән элемтә начальнигы да сугыша. Барлык колхозчылар да сугышалар... Сез дә _ сугышасыз хәтта, аңлыйсызмы, сез дә... Яхшы укыйсыз 
икән, димәк сез дошманны җиңүгә булышасыз. Начар укысагыз, яки укымасагыз, сез дошманга булышасыз. Дөрес, сезне фронтка китәргә теләгән өчен дә орышып булмый!. Бу яхшы ният, ләкин бусы сезнең эш түгел. Аның өчен бездә башка кешеләр бар... Сезнең күз алдыгызда бит колхозыгызның тракторлары фронтка озатылды. Автомобиль, атлар китте. Аларның, кайтса да, бик әзе кайтыр. Хәзер монда, алар урнына, яңаларны булдырырга кирәк... Гитлер үзе алган шәһәравылларны яндырып, көйдереп килә. Сугыштан соң безгә аларны төзәргә кирәк булачак. Ә бу эшне башкару өчен белгечләр кирәк. Л'1енә сезнең эш. Шуларны төзүче булу. Шуларны төзәргә әзерләнеп тору. Хәзер Күзлек турында. Нәрсә, ул сезгә берәр малай-шалаймы, әллә сезне дөньяга чыгаручы, сезнең кулыгызга тормыш путевкасы бирүчеме? Малайларны да ярамый мыскыл итәргә. Ә сез әнә кемгә ябышкансыз... «Күзлек». Ул андый мыскыллауларга лаек түгел, беләм мин аны, Шаһгәрәй абзыйны. Минем дә хәлфәм ул. Мине ул кеше итте. Мин райком секретаре — һәм бу эшкә яраклы кеше итеп беренче чиратта мине ул тәрбияләде — Шаһгәрәй абзый. Сездән дә партия, хөкүмәт эшчеләре әзерләргә керешкән ул. Ә сез, -ыштансызлар, тоткансыз да аңарга кимсетү исеме таккансыз. Битенә төкергәнсез сез аның, бәя биреп бетергесез хезмәтләре өчен. Аңлыйсызмы, бәя биреп бетергесез хезмәтләре өчен!.. Менә шушы тупаслыгыгыз өчен генә дә мин сезне фронтка җибәрмәс идем... Яшь кыз керде. Ул бюро членнарының җыелып бетүләре турында хәбәр итте. — Әйтерсез, керсеннәр, — диде
Замана балалары 
21 
 
 
секретарь яшь кызга, — ә сез барыгыз, кайтыгыз, укуыгызда уңышлык телим. Әле моннан берничә генә минут элек таралган бюро членнары кабинетка кереп тулдылар. Райком секретаре аларга урын тәкъдим итте. һәм үзе, урыннан тиз генә торып, гимнастеркасын, каешын рәтләде. Гәүдәсен турайтты. Хәзер аның чыраена әз генә алсулык сибелде. Аның ябык бите әз генә тулыланып киткән төсле булды. Йокысызлык белән кызарган, тоныкланган күзләре нурланып китте. Әле генә чәй янында балалары белән сөйләшеп утырган атаны хәтерләтә иде ул. Хәзер инде һөҗүмгә әзерләнгән сугышчы кыяфәтенә керде: — Сез мине гафу итегез... гадәттән тыш мөһим мәсьәлә ^секретарь телеграмманы кулына алды) — фронтта хәлләр без уйлаганнан да киеренкерәк күрәсең. — һәм ул балаларга таба борылып әйтте: — Ә сез барыгыз, кайтыгыз, укуыгызда уңыш телим... Малайлар, башларын иңнәренә яшерергә тырышып, тиз генә кабинеттан чыктылар. Урамда таң беленеп килә иде инде. Тын. Җирне кырау бизәгән. Кечкенә чокырларга җыелган яңгыр суларының өсләре бозланган. Ерактан, авыл очыннан, әллә кичә алынып кайткан, әллә бүген каралырга барачак бер ялгыз егет гармонь уйнап КИЛӘ: Чулпан калка, таң ата Кыз сөйгәнен озата-а... Исән йөреп, исән кайт Фашистларны җиңеп кайт! Малайлар райкомнан чыгуга, киңәшеп тә тормыйча, «Алан»га таба борылдылар. Кайсы юлдан, кайсы канау буйлап сибелеп бардылар алар. Бер кызу-кызу бардылар, бер әкрен генә. Ә күзләре уңны-сулны күзләделәр. Болар турында, кемнеңдер бакчасына кергәннәр, бакча хуҗасы күргәч, чыгып йөгергәннәр, дип уйларга була иде. Ала'р кырга чыккач кына бераз тынычландылар һәм Хәлим янына җыйналдылар: — Мәктәпкә өлгерербез микән, Хәлим?.. ... Такта алдында мәсьәлә көтеп торган Хәлимнең күз алдыннан бу 
вакыйгалар бер-бер артлы тезелеп үттеләр. — Барсын да белә икән... «Күзлек» турында да белә микән? Ан- сын гына белмәсен иде ичмасам... Ай, ай,... — диде Хәлим. Укытучы мәсьәлә укырга тотынды... Хәлим, мәсьәләдәге беренче өч цифрны тактага язу өчен, башын күтәрде, йокламау, тәүлектән артык ашамыйча йөрү талчыктырган иде Хәлимне. Авызы тәмсез, күзләре әчетә, башына дыңгычлап нидер тутырганнар һәм ул баш сөяген төрле яклап тышка этә шикелле иде. Цифрлар, Хәлимнең күз алдында сикергәләп тордылар да, ерагая башладылар. Бөтенләй югалып китмәсеннәр, дип Хәлим аларны тизрәк башына җыеп алды һәм тактага язып куйды. Икенче, өченче саннарны ишетте Хәлим. Хәлим аларны язарга өлгерә алмады, укытучы дүртенчене әйтте. Цифрлар күз алдына килеп тезелделәр, башта алар тик кенә тордылар, аннан сикерешә башладылар. Ике җиделе цифр кармаклары белән Хәлимнең күз кабакларына салынып, башын аска өстерәде. Калганнары Хәлимнең аяк астына төшеп бии башладылар, нольләр, туп шикелле, бер менделәр, бер төштеләр. Хәлимгә хәтта аларның тавышлары да бар төсле тоелды. Аннан нольләр бик күп булып үрчергә тотындылар. Алар бөтен бүлмәгә тулдылар, берсе, бик зурысы, очып йөрде-йөрде дә, укытучы дәфтәренә, Хәлим исеме турысына килеп кунды. Хәлимгә чыннан да бу шулай төсле күренде, ул сискәнеп китте, авыр күз кабакларын күтәрде. Таркалышкан цифрларны башына җыярга теләде. Җыя алмады. — Тагын бер тапкыр кабатла
Гариф Гобәй 
22 
 
 
массыз микән, Шаһгәрәй абзый? Укытучы башын борды, күзлеген маңлаена менгерде. Хәлимне баштан аяк күзеннән үткәрде... ... Сез?.. Шаһгәрәй абзый?., кабатламассыз микән?.. Нигә «тагы әйт» кенә түгел? Нинди тимерче салып тапаган әле моның телен? Ә-ә, әйе... Укытучы нечкә генә елмаеп куйды. — Мөмкин, кабатла’рга^ мөмкин, — диде ул һәм мәсьәләне кабат әйтеп бирде. ' Мәсьәлә кичә дәрестә булмаган Хәлим өчен ансат түгел иде. Цифрлар тагын урыннарыннан кузгалыша башладылар, тагы хәрәкәткә килделәр. Хәлим тагы... Ә юк, җебергә ярамый... Хәлим, туфрак астына күмелә башлаган кеше төсле, гәүдәсен күтәрде. Бөтен уйларны, хәтта фронтны да башыннан чыгарып ташлап, миенең бөтен тамырларын цифрларга ялгады. Мәсьәләне томалап торган пәрдә юкара башлады һәм аны чыгару юллары сызылдылар. Хәлим, аларның иң җайлы- сын сайлап алып, мәсьәләне чишәргә кереште. II Бала чакта хыял аеруча татлы була. Ә аның, менә була, менә була, дип өмет итеп торганда шартлап сынуы... — бусының читенлеген аңлатырлык сүзләр юк. Хыялы эшкә ашмау Хәлим өчен ике өлеш читен булды. Барсы өс- тенә ул бит бу эшнең оештыручысы да иде. «Көләрләр инде... их...». Ләкин Хәлим хәзер бу турыда уйламаска тырышты, йөзенә дә чыгармады ул бу уен. Укытучысы бер якка борылган арада, балалар пышылдап өлгергәннәрне тыңлый- тыңлый, мәсьәләне эшләп бетерде дә, партасына килеп утырды. Укытучының һәрбер сүзен йотылып- йотылып тыңлады. Кычыткан колагын кашырга да базмады ул. Укытучыга сораулар биреп, дәрескә җанлылык кертеп утырды. Шаулашкан балаларны тыйды. Укытучы чыгып китмичә урныннан кузгалмады. Ул кергәндә урынында булды. Өч иптәшенә онытканда бер генә карап алды. Ә алар Хәлимгә бөтенләй карамадылар. Тәнәфес араларында әллә кая китеп 
югалдылар, Җәләй белән Мотыйк актык дәрестә ишектән күзләрен алмадылар. Звонок тавышын ишетү белән, класстан чыгып шылдылар. Элгечтән киемнәрен алдылар да, кимичә үк, чыгып йөгерделәр. Каюм да. ишек алдына чыккач, йомыш тапкан булып, дворник өенә кереп калды. Элгечтән кием алганда укытучы, Хәлимнең уен белергә тырышып, сынап карап торды. Хәлим моны сизде. Карашы укытучысы белән очрашканда аңарга «бозык эшләрдән» мәңгегә тәүбә иткән кеше күзе белән карады. Ул шундый оста карады, аның тәүбә иткәненә укытучы ышанмыйча булдыра алмады. Ләкин Хәлим тәүбә итмәгән иде. Бу турыда башлап Каюм белде... Малайлар каралырга чыгып киткәндә, әниләре, бу таң тишегеннән нишләп йөрисез дип шикләнмәсеннәр өчен, үзләре белән сумкаларын гына түгел,’ тимер көрәкләр дә алган иделәр. Имеш, мәктәптә бүген дәрескә кадәр өмә була... һәм, көрәкләрен дә, сумкаларын да авыл башындагы күпер астына төшереп, туфракка күмеп калдырганнар иде. Сумкаларын малайлар «каралып» кайтышлый ук төшеп алдылар. Ә көрәкләрен алырга икенче көнне кич белән генә төштеләр. Юлда очрап берберсен оялтмас өчен, һәр- кайсы соңрак төшәргә тырышты. Каюм да шулай итте. Инде башкалар алып кайтканнардыр, дигән уйга килгәч кенә китте ул көрәген алырга. Ул да башкалар шикелле кача-поса гына барды, күпергә килеп җиткәч, як-ягына каранып торды. Ул да күпер астына аяк очларына гына басып төште. Ләкин, ярый әле төшеп җитмәде. Хәлим анда икән, Хәлим туфрактан көрәген казып маташа иде. Ул тынып
Замана балалары 
23 
 
 
тора-тора да, үз-үзенә сөйләнеп, сызгыргалап куя һәм хәрби комиссариат алдында ишеткән җырның сүзләрен, укытучы өйрәнергә биргән шигырьне ятлаган шикелле, кабатлый иде: Канга-кан, үлемгә үлем. Мылтык ал, иптәш, Зур көрәш бүген... Хәлим бу сүзләрне еш кабатлый. Дәртләнеп китеп, җыр көенә китерә башлый; әллә ишетерләр дип шикләнеп, әллә инде көен яхшы белмәгәнгә, шигырь итеп кенә көйли иде: Т(анга кан, үлемгә үлем... Хәлим көрәген алып кузгалуга Каюм, чигенә-чигенә килеп, иске күпер баганасы артына посты. Хәлим көрәген иңбашына салды да, буш кулын стройдагыча болгый- болгый, менеп китте. «...Мылтык ал, иптәш, Зур көрәш бүген... — Юк, юк... тәүбә итмәгән бу, — диде Каюм һәм, Хәлимнең инде ерак киткән булуына ышангач, көрәген алып өскә күтәрелде. Ләкин Хәлим бер кайда да китмәгән, күпердән ни бары биш-ун адымда, район үзәге өстендәге ниндидер кызыллыкка карап тора иде. Ул, Каюм кинәт килеп чыккач, сискәнеп китте. Каюм да сискәнде. Иңнәренә көрәк салган ике малай, бер-берсенә ни әйтергә дә белмичә, аптырап калдылар. Болай тору уңайсыз иде. Тәртип буенча, сүзне, куып җитүче Каюм башларга тиеш иде. Ләкин Каюм уңайлы сүз таба алмады. Көрәгеңне алырга бардыңмыни, димәкче булган иде дә, ансы күренеп тора ич инде. Аннан, болай дию ярага тоз сибү булачак. Шуңа күрә, кайтышмы, яшьти, дию белән генә чикләнде. — Кайтыш. Тагы уңайсыз тынлык урнашты. Алар, бер-берсен әйдәп тә тормыйча, китеп бардылар. — Кайдан белгән ул аны, Хәлим? Без кайтып җиткәнче үк белгән бит. — Шаһгәрәй абзыйны райкомнан Акбуага, телефонга чакыртып әйткәннәр. — Телефонга-а... Сиңа эләктеме, Хәлим? — Ә сиңа? — Кичә дә, бүген дә. — Миңа бүген генә. Шаһгәрәй абзый бүген генә әйткән әнигә. — Каты эләктеме? 
— һәй, катысы ни дә, йомшагы ни инде аның... — һе... — Менә җылаулары белән бәгырьне өзәләр алар. Шунысы яман... Әле дә җылап калды әни. — Ә минем җылап тормады. Ярдыярды да, идән астына ябып куйды... Оклау белән ярды, малай, үтерәме дип торам. Хәлим, ышанмыйча, Каюмга карап куйды. — Булмасла... — Булмас бар!.. Әти эчеп кайтса, аңар да оклау белән төшерә иде ул. — Айяй... Авыл советы янында кемнәрдер сөйләшеп торалар иде, малайлар, аларга ■ очраудан уңайсызланып, урамның икенче ягына чыктылар. — Әтигә язам, дип куркытты әле, җитмәсә. — Ансын мңнем әни дә әйтте. — Язарлар микән, Хәлим? — Язса, әллә куркасыңмы? — Юк та... Хәлим Каюмның тавышында курку сизде. Бер адым алдарак бара иде, борылып күзләренә карады. ' i — Куркасың, күзләрең әйтеп тора, — димәкче булды ул аңар, ләкин, оялтырмын дип әйтми калды. — Зарар юк, андый гына була инде ул, — дип куйды. —J Була, — диде Каюм, аннан әйтте: — китәбез дип йөргәндә нинди күңелле иде. ә, Хәлим? — Берни түгел, тагы күңелле булыр әле... теләге булгач, юлы табылыр... — Ә теләге бармы соң? Хәлим җавап урнында сорау бирде: — Әллә синең юкмы инде? Каюм, Хәлимдә туган шикне таратырга тырышып, җавап бирде: — (5ин минем өчен борчылма, 
Гариф Гобәй 
24 
 
 
Хәлим. Хәлим, шулай микән, дигән мәгънәдә иптәшенә карап алды да, йөзендә шикләнерлек билге таба алмагач, анарга кул бирде: — Хуш. Тик мәктәптә сиздерә күрмә. — Ярый, Хәлим. — Каюм өенә кереп калды. Хәлим дә, «Канга кан» көенә ошатырга теләп, сызгыргалап өенә кайтып китте. Арган иде Хәлим. Ул бит бер төн, каралырга барабыз, дип йокламый ятты. Бер төн район үзәгендә йөреп уздырды... Ә кичә төннең- төн буе әнисе йокы бирмәде. Шуңа күрә Хәлим ашап та тормады, кече якка кереп ятты һәм бик тиз йокымсырый да башлады. Ә әнисе, тыштан әйләнеп кереп, — Аш учакта әнә, үзең алып аша, — дигәндә Хәлим изелеп йоклый иде инде. Саҗидә җиңги, ашны учактан алып куяр өчен, кече якка керде. Шуның өчен генә, ашны алып куяр өчен генә керде ул кече якка. Ә алан тиз генә чыгып китә алмады. Ниндидер эше бар төсле, туктап торды... Әй, ана, ана!.. Синнән дә якын, [синнән дә мәрхәмәтле, синнән дә [шәфкатьле бармы соң дөньяда бала I өчен!.. Ана караңгыда күзләре белән улын эзләде. (Тәрәзә буена, тәрәзә буе гына булып, бөгәрләнеп яткан иде Хәлим). Кичә дөньядагын әйтеп, һич кызганмыйча кыйнаган ана, килеп, аның аякларын сузып җибәрде. — Үсәсең инде, улым, минем буе булып барасың, — диде ул һәм ботларына каккалап сөеп куйды.— Барырсың... фронтына да барырсың, абыйларың шунда, әтиең шунда, әлегә авылда гына тор әле, улым, әй улым, — диде ана. һәм ул, улының өстенә капланып, бары аналарга гына хас тирән тойгы белән елап җибәрде. Елый-елый, өстенә җылы юрган алып япты. Елыйелый, әкрен генә олы якка чыгып китте. Ә Хәлим бу вакытта төш күрә; төшендә үзенең аерылмас хыялы белән ләззәтләнә иде: аны армиягә алдылар. «Мин сине бер көн, сынар өчен генә, алмый җибәргән идем» — диде ак чәчле хәрби комиссар. Комиссар Хәлимгә солдат итеге, фуражкасы, калай кружка 
һәм зур шакмак шикәр бирде дә, поездга утыртып җибәрде... фронтка килгәч Хәлимгә озын-озын баулар биреп, юл буендагы бер агач башына менгереп утырттылар. Хәлим бер-бер артлы тезелеп килгән фашист мотоцнклетчыларының муеннарына шуннан бау ташлап торды. һәм һәрберсен тартып алып агач ботагына бәйләп куйды. 70 фашист тезеп куйды ул агач ботагына. Ә мотоцикллары килгән ходка безнең якка китә торды. Менә Хәлимнең әнисе килеп чыкты. Фашистлар аңарга, улыңа әйт, • безне җибәрсен, дип кычкыра, елаша башладылар, Хәлимне эләктереп алырга кулларын суза башладылар. Шулар тавышына Хәлим уянып китте. Уянса, өйдә чыннан да Хәлимнең, әнисенә кемнәрдер кычкыралар иде. Кемнәр соң болар? Җәләй әнисе икән, берсе Мотыйкныкы. Мотыйк әнисе үзе кычкыра, үзе елый иде: — Шул аздырып йөри бөтен авыл баласын, синең шәйтаның, — диде ул Хәлим яткан якка төртеп күрсәтеп, — ярый әле озатып ташламаганнар... Менә син, ә, менә син... юл азыкларына хәтле булган бит аларның. Аларны чуаш базарына хәтле барып алганнар, әдәм) имгәкләре, — диде Мотыйк әнисе һәм барсын да бәйнә-бәйнә сөйләп китте... — Чишкәннәр, сатлык җаннар. Мотыйк белән Җәләй чишкән. Кайдан таптым соң шул нәмәрсәләр- не... — диде Хәлим һәм, хатыннарның чырчуларын ишетмәскә теләп» башыннан төренеп ятты. Ә тавыш барыбер ишетелде. Хәлим әкрен генә торып чалбарын киде. Аннан- моннан гына чабатасын бәйләде. «Каралырга» барып кайтуны исәп- ләмәгәндә, аягына итек кимәгәненә ике ай була инде аның. (Итекне
Замана балалары 
25 
 
 
ул киткәндә кияргә дип саклый иде.) Пиджагын култыгына кыстырды да, тәрәзә аша өй түрендәге рәшәткәле бакчага сикерде. Тәрәзәне япты да урамга чыкты һәм, Каюмнар өе янына җитеп, як- ягына каранып алды да өй түрләрендәге бакчага керде. Каюмнар ятканнар иде инде. Бер чыбык алып, су трубаларына суккалап куйды. Әкрен генә, агач ботагы җил белән бәрелгән шикелле генә итеп сукты Хәлим. Бу Хәлимнең — Каюм, чык әле, — дигән шартлы сигналы иде. Озак та тормый тәрәзәләрнең берсендә Каюм күренде. Каюм бик тиз капкадан да килеп чыкты. — Тегеләр изгән бит эшне, Каюм. — Кемнәр, Хәлим? — Теге адәм имгәкләре инде. Кайдан таптык шуларны. Чишкәннәр дә салганнар. — Барысын? — Инәсеннән җебенә кадәр,... Каюм телен кагып куйды. Хәлим аны ашыктырды: — Әйдә. Әниләре бездә әле алар- ның. Каюм, нәрсәгә, дип тормады — билгеле иде, калып торсын димәде, Хәлим чамадан тыш ярсу иде, аның артыннан атлады. — Чык әле, маңка малай, — диде Хәлим һәм үзе борнын кул арты белән сөртеп алды. — Чык, Мотыйк кыткытыйк! — диде тагын һәм бик каты итеп йодрыгы белән тәрәзә рамын кагырга тотынды. — Тәрәзәңне ватып кермәс борын, чык, йомран күз! Өйдә утны кыстылар. Шыңшыган тавыш ишетелде. Хәлим тагы да катырак дөбердәтергә тотынды. — Чыкмый инде ул барыбер, — диде. Каюм. — Кайтыйк. Башка вакыт. — Кыйнавы башка вакыт, ә куркытуы хәзер. Куркып ятсын, йоклый алмасын... Төшенә керсен... Хәлим’сүзен әйтеп бетерә алмады, буылып калды. Борылмакчы булды — борыла алмады, кычкыр- макчы булды — кычкыра алмады. Менә аның бугазы әзрәк бушап китте. Хәлим борылып карый алды. Аның җилкәсеннән, шулай, ук Каюмныкыннан да, пожарный Сабир 
эләктереп алган иде. — Сугыш вакыты икәнне беләсезме? — Беләбез. Пожарный Сабир малайларның җилкәләрен ычкындырды: — Каа-йт, — диде ул тамагы карлыккан каз тавышы чыгарып, башка сүз әйтмәде. Малайлар шуннан барсын да аңладылар. Әкрен генә үз урамнарына шылдылар. «Каршы торсаң, ябып та куяр ул..». Хәлим белән Каюм, Җәләйләрне өч көн саклап йөреп тә, аулакта очрата алмадылар. Ә мәктәпкә бар- гандакайтканда гына рәхәтләнеп, бөтен шартын китереп кыйнап буламыни ул!.. Дүртенче көнне авылга кино килде. — Ләкин алар, бездән куркып, кинога да килмәсләр. Хәлим белән Каюм мәктәптә, бүген базарга, чуаш авылына барып кунабыз, дигән хәбәр тараттылар һәм коры сүзгә генә ышанмаслар дип, кич-кырын капчыклар кыстырып авылдан да чыгып .киттеләр. Караңгы төшкәч, кино башлануны хәбәр итеп, клубта электр уты кабынгач, борылып кайттылар. Ишек төбендә генә басып кино карадылар. Кино беткәч тышкы ишекнең икесе ике ягына чыгып бастылар. — Чыгалар... Хәлим сер чишүчеләрнең берсен, Каюм — икенчесен, пожарный Са- бирча, оста итеп эләктереп алдылар. — Кычкырсаң, чәнчим, — диде Хәлим үзенең әсиренә. — Кычкырсаң чәнчим, — дип кабатлады Каюм да үзенекенә. Халык таралганчы тотып тордылар адар- ны, халык таралып беткәч, башта кешегә әйтмәскә ант иттерделәр, аннан, бөтен шартын китереп, кыйнап ташладылар. Дөресрәге: Хәлим генә кыйнады. Каюм бөтенләй диярлек сукмады. Ул нигәдер борчыла иде. Менә ул, малайларны, кешегә
Гариф Гобәй 
26 
 
 
әйтмәскә ант иттереп, әйтсәләр тагын тотып кыйнарга вәгъдә итеп куып җибәргәч, Хәлим күкрәгенә үз күкрәген куйды: — Инде мине кыйна, Хәлим. Хәлим берникадәр вакыт аптырап карап торды, аннан артка чигенде: — Син дә сөйләп йөрдеңме? — Юк. мин сөйләмәдем һәм сөйләмәм дә. Ләкин мин... антымны боздым, Хәлим. — Китмәскә булдың? Әйе? Каюмның башы салынып төште. — Кыйна, — диде ул җавап ур- нында. — Кыйна, Хәлим... Хәлим иптәшен бер якка этеп җибәрде. һәм нидер эзләгән шикелле аска карап әкрен генә өйләренә таба атлады. Каюм бер урында кузгалмыйча басып торды да, йөгереп килеп, Хәлим каршысына чыкты: — Кыйна син мине, кыйна, Хәлим. Хәлим. Каюмны тагын бер якка этеп җибәреп, китеп бармакчы фул- ган иде, Каюм, гәүдәсен катырып, Хәлимгә таба этелде. — Юк, кыйна син мине, Хәлим... — Сугышасың киләме? — Мин сугышмыйм. Син генә кыйна, Хәлим. — Кит юлдан!.. Каюм күкрәген тагын Хәлимгә терәде. Бу ачыктан-ачык сугышка чакыру иде. Хәлим, барган уңайга, кул аркасы белән Каюмның яңагына сукты. Аның саен китмәгәч, күкрәгенә төртеп җибәрде, икенче йодрыгы белән бөеренә кадады һәм, кызып китеп, аяк чалып екты да күкрәгенә тезләнеп уңлысуллы чалтыратырга тотынды. Каюм, әлбәттә, Хәлим астында ята торган малай түгел, аларның көчләре дә, сугышта осталыклары да бер чама иде. Аерма тик шунда гына: Хәлимдә кыюлык, ә Каюмда усаллык көчлерәк иде. Моннан бер генә ел элек алар бик каты сугышканнар иде. Ул чакта бары икесе дә хәлдән таеп егылгач кына туктадылар. Икенче көн дуслангач, икесенең дә тәннәрендә җидешәр күгәрү санадылар. Ләкин Каюм бу юлы Хәлимгә тырнагы белән дә каршы тормады. Хәлим . кыйнады- кыйнады да, өенә кайтып китте. Каюм шунда ятып калды. Елагандырмы ул анда, 
юктырмы — анысы билгесез, ә Хәлим, инде бер иптәшсез дә калган Хәлим, кайтты да өстен дә чишенмәде, урнына йөз түбән капланды, үксеп-үксеп елап җиборде. Соңгы айларда башыннан үткәннәрен күз алдына китерде. Менә ул райком секретаре янында... — Ә ул барысыннан да әйбәт кеше. Миңа аның фронтка җибәрмәве генә ошамады. Тукта әле, ул кемнедер җебегән дип сүкте* бит. Мин дә җебим түгелме соң?.. Хәлим урныннан торды. Утны күтәрде. һәм инде кат-кат укылу аркасында тузып беткән газетадан үзен фронтка мобилизовать иткән «Партизан улы» исемле очеркны укып чыкты. Петя исемле бер рус малаеның әтисен немецлар җәзалап үтерәләр. Тимер кыздырып борынын тишәләр дә бау тагып асып куялар. «Түзмәс, өзелеп төшәр», ди бер немец, икенчесе «түзәр», — ди... Ата шунда җәфаланып үлә. Аннан Петяның әнисенә чокыр казыталар. Ләкин нигә шул кадәр зур кирәк икән соң бу чокыр?.. Ана инде чокыр төбеннән балчыкны алып ата алмый башлый. Җитәр, диләр анага. Ана, тартып алыгыз, дип кулын суза. Немецлар көләләр, һәм аның өстенә, бер нәрсә белешмичә әнисе казыган комда уйнап утырган кызчыгын ташлыйлар. Ана, сизеп алып, җан әчесе белән кычкырып җибәрә. Чокыр өстенә бүрәнәләр салалар, ком өяләр. — Ничә сәгать чыдар, ди бер немец,—24 дип җавап бирә икенчесе, — минемчә 48, — ди өченчесе... Ананың тавышы бары дүрт көннән соң гына тына. Ачып карыйлар: ана, имчәк баласын кочып, чокыр төбендә ята. Үле. Ә бала ананың муенын нәни ябык куллары белән урап тоткан... Агасы белән урманга партизаннарга качкан Петя бу турыда ишетеп авылга кайта. Немец
Замана балалары 
27 
 
 
лар штабына килә. Сакта торучы немецка: «мин партизаннарның кайда икәннәрен беләм, шуны әйтергә килдем», ди. Унбер яшьлек малайны шикләнмичә штабка кертәләр. Өстәлдә җиде немец утыра. — Я, кайда партизаннар, — дип сорый иң юан немец Петядан. — Менә алар, — ди Петя һәм куеныннан алып немецлар алдына граната ыргыта. Немецлар кәкрәеп төшәләр. Петя үзе дә шул чакта һәлак була... Хәлим, газетаны пөхтәләп төреп куйды да, һәр вакыттагыча уйларга тотынды. — Ә менә нигә үзе дә һәлак була икән ул? Котылырлык булмагандыр шул. Ә гранатаны тәрәзәдән генә ташласа булмады микәнни?.. Мин булсам, ташлар идем дә, йөгерер идем. Немецны җиткерәмме соң мин артымнан... Аннан ул, очеркны алып, Петя- ның нинди кыяфәттә булуы турындагы җирен тагы бер кат укыды: «Җиде немец алдына кечкенә генә рус малае кереп басты. Ялан аяклы иде бу малай. Таушалып беткән киндер чалбар кигән. Өстендә берничә ямаулы ачык якалы күлмәк. Билендә бау. Йомшак сары чәче тузган, ә күзләре зәңгәр һәм зурлар...» — Әрәм булгансың, син, — диде Хәлим, Петяны күз алдына китереп. — Сиңа ничек тә качарга иде. Их... Бәлки, без синең белән фронтта очрашыр да идек әле... Мин үзем дә куркак малай түгел бит, Петя, тик иптәшем генә юк минем. Вәт менә бу Каюмнар урнында син булсаң икән... һәй, җүләр, без синең белән бирер идек немецның кирәген... Ә менә райком секретаре бер көнне нигә дип безне җибәрмәде икән. Үсегез әле, үскәч барырсыз, ди... Без үскәнче сугыш торамы инде, я?.. Аннан, сез биредә файдалы, ди, укып инженер булыгыз, ди. . Унбер ел укырга кирәк шул әле инженер булу өчен, агроном булу өчен дә шулай кирәк... Шаһгәрәй абзыйдан сорадым инде мин... Ә мин барып, Петя шикелле, җиде немецны үтерсәм?.. Җиде белән генә каламмы соң әле мин бер тотынгач... Озак уйланып ятты Хәлим шулар турында. Тик таң алдыннан гына йоклап китә алды. Торгач, дәресләрен карады 
да, тагы уйга чумды. Мәктәпкә дә шуларны уйланып барды ул. Дәрес вакытында да шулар турында уйланып утырды. Тәнәфес вакытында класстан да чыкмады Хәлим. Нишләп йөрсен соң ул анда хәзер}* Кем белән сөйләшсен? Бу турыда уртаклаша торган иптәшләре юк ич инде аның хәзер... Шулай уйланып торганда аның янына бер кыз килде. Кызның кулында озынча ак кәгазь иде. — Иртәгә концерт ясыйбыз, Хәлим, гармонь уйныйсыңмы, җырлыйсыңмы? — диде кыз һәм, кәгазен Хәлим партасына куеп, язарга хәзерләнде. Хәлим, башын күтәреп кызга карап алды да, җавап бирмичә икенче якка борылды. Читтән күзәтеп торган ике кыз елмайдылар да нидер пышылдашып алдылар. Кыз уңайсыз хәлдә калды. Ләкин китмәде. Ул тагын эндәште: — Абау, Хәлим, я әйт инде, сөйләшәсе дә килми. — Килми шул, — диде Хәлим, башын да бормыйча. Күзәтеп торган кызлар тагы пышылдаштылар. Кыз аларны ишетмәмешкә салышты. — Ә ник килми, Хәлим? — Нәрсә килми? — Хәлим әкрен борылып усал карады. — Сөйләшәсең ник килми, дим? — Килмәгәнгә күрә килми. Бар, кит әле. Комачаулап йөрмә, яме! — Абау, берни эшләмисең ич әле, Хәлим. — Эшләмәсәм, уйлыйм. — Ә нәрсә уйлыйсың, Хәлим? — йолдызларыңа нинди үләннең файдасы тияр икән, — дип уйлыйм, Гөлгенә. Усал малайлар бу кызның битендәге сипкелләргә шундый исем биргәннәр иде. Бик күп иде аның битендә сипкел. Кечкенә вакытында да күңелен төшергән сипкел, үсә башлагач,
Гариф Гобәй 
28 
 
 
Гөлгенәне бик нык борчыды. Аңар- га инде әнисе, карчыклар әйтүе буенча, кырыкмаса-кырык төрле үлән эчереп карады, файдасы тимәде. Бу табигый җнтешсезлеге белән балалар аны туры килгән саен кимсетәләр иде. Ләкин, үсмер яшькә керә барган саен, анардагы искиткеч яхшы сыйфат — сабырлык тагы да көчәйде. Ул усал малайларның: Исемнәрем Гөл генә, Эчкәнем үлән генә, Үлән түгел, чорт эчсәм дә, Бетми бит сипкелгенәм. дип, мыскыл итеп такмаклауларына каршы елмаю белән, яисә эндәшмәү белән җавап бирә башлады. Тик менә үзенә карата андый усал телле булмаган Хәлимнең бүген кинәт шундый авыр итеп әйтүе Гөлгенәнең йөрәген телеп алган шикелле булды. Аның шат йөзе, әле генә елмаеп торган, ямьсез булмаган, Хәлимнеке шикелле үк җете кара күзләре караңгыланып киттеләр. Аның кызарынуы сипкелләре аша да сизелерлек булды. «Нигә син дә шулай кимсетәсең инде, Хәлим?» диде аның йөрәге, ә теле алай димәде. Ул бик тиз, Хәлим һәм күзәтеп торган ике кыз сизеп өлгергәнче үк, үзен кулга алды. — Үлән турында уйлый тор, Хәлим. Хәзергә син миңа концертта нишләячәгеңне генә әйт. Кызның шулай тыныч сөйләшүенә Хәлим аптырап китте. Ул, Гөлгенә бер сүз дә әйтмичә елап китеп барыр, яки нәрсә булса да усал җавап кайтарыр дип уйлаган иде. Хәлим кызга күтәрелеп карады. Тавышы гына шулай тыныч чыккан икән кызның, — күзендә ниндидер сагыш бар иде. Хәлим, тупасрак әйттем ахыры, дип уйлап алды һәм бары кызның күңелен табар өчен генә ризалык бирде. — Әйдә, яз инде алайса, гармонь уйнармын. — Уйна шул, нинди көй уйныйсың, Хәлим? — Яз шунда үзең белгәнне. Көлеп торган кызлар бер-берсенә карашып куйдылар: «Үзең белгәнне»?.. — Сарманны языйммы, Хәлим? — Яз, — дип сузды Хәлим. Гөлгенә, «Хәлим Сарман көен уйный» дип язып куйды. Язганда аның карандашы әз генә калтыранып торды. 
Хәрефләре тигезсез чыктылар. Кыз, язуын яшерер өчен, кәгазе өстенә тузган чәчен төшерде. — Әчтеге шигырне дә сөйләмисеңме, Хәлим? — диде ул язып бетергәч. — Шигырь?.. — Хәлим әсәрләнде, — сөйләргә дә ярыймыни? — Бәй, нишләп ярамасын... — Алайса мин сөйлим. — Сөйлә шул. Теге шигырьнеме? — Түгел. Нишләп шигырь булсын?.. «Партизан улы» дигән хикәя сөйлим. Гөлгенә, кимсетелүен онытып сикергәләп, кул чабып куйды: — Сөйлә, сөйлә, Хәлим, бик кызганыч бит ул... — Кызганыч кынамы?.. Гөлгенә партизан улының эчтәлеген исенә төшерергә тырышты. — Кызганыч инде... тагы нәрсә соң? — Кызганычтан бигрәк, батыр ул, — диде Хәлим Петя өчен горурланып. — Петя батыр, менә нәрсә... А.ннан соң хикәя дә түгел әле ул. Очерк. Булган эш. Әнә Шаһгәрәй абзыйдан сора... — Ярый, язам, — диде кыз һәм кәгазен партага куйды. — Укый, димә, сөйли, дип яз. — Күңелдән сөйлисең, әйе? — Күңелдән булмыйча... — Абау, Хәлим, озын ич ул. Ятлап буламы шул хәтлене? — Телисеңме, хәзер сөйлим? Кызның йөзенә гаҗәпләнү билгесе чыкты. — Бөтенләй үк белмим әле. Ну иртәгә кадәр ятлыйм мин аны... Коридор буенча зовонок шалтыратып уздылар. Балалар класска йөгерешеп керделәр. Укытучы кереп дәрес башлады. Дәрестән соң Хәлим укытучыдан очерктагы кайбер' сүзләрнең мәгънәләрен сорашты, аларның дөрес
Замана балалары 
29 
 
 
әйтелешләрен өйрәнде. — Ә нигә кирәк булдылар ул сүзләр сиңа, Хәлим? — Ни... белергә кирәк, Шаһгәрәй абзый, теге очеркта бар ул сүзләр. — Әһә. — Мин аны иртәгә сөйлим, ул очеркны. Кичәдә сөйлим... Укытучы Хәлимнең аркасыннан кагып куйды: — Уһу... әйбәт, сөйлә. Яттан сөйләү гомумән яхшы. Хәтерне үстерә. Ә ул очеркны сөйләү бик әйбәт... Дулкынландыра торган вакыйга. Ләкин нигә син һаман шундыйларны сайлыйсың, беркөн иншаң да шундыерак иде синең, Хәлим? Хәлим оялчан елмаеп аяк очларына карады. Ни дип тә җавап бирмәде. Ике авыл укучылары җыелган җирдә сөйләү өчен бу очеркны сайлау сәбәбе укытучы уйлаганнан катлаулырак иде. һәм аны белү өчен укытучыга үзенең тәҗрибәле күзләре белән сөйләүченең t күзләренә җентекләп карап утырырга кирәк иде. «Кайда карыйлар, ничек карыйлар аның күзләре?» Ә укытучы, Хәлим сөйләгәндә, аның күзләренә әһәмият бирмәде шул. Ул аның бары сөйләү техникасына гына әһәмият бирде. Сүзләрнең әйтелешенә әһәмият бирде. Җитеш- сезлекләрен соңыннан Хәлимнең үзенә әйтү өчен блокнотына сыз- • галап утырды. Аның озын очеркны карамыйча, һичбер төртелүсез сөйли алуына, матур сөйләвенә исе китеп утырды. Балаларның, алар белән килгән аналарның да исләре китте Хәлимнең оста сөйләвенә, тик аның сөйләгәндә халык өстендә бер туктаусыз күзләрен уйнатуын гына яратмадылар. «Күрше авылда кызы бар инде моның, шуны эзли инде бу»— диде бер хатын. «Булмасла, аны беләмени әле ул» диде икенчесе. «Әтисенә ошаса...» дип беренчесенең фикерен куәтләп куйды өченчесе. Ләкин ялгыштылар хатыннар. Кызлар эзләмәде Хәлим күзләре белән... Эзләде Хәлим, ләкин кызлар түгел. «... Зәңгәр күзле, йомшак сары чәчле, ялан аяклы, өстенә берничә ямаулы күлмәк кигән Петя, кечкенә буйлы зур йөрәкле баһадир Петя үзе ташлаган гранатадан үзе дә һәлак булды. Хуш, җан дустым» дип бетерде ул сүзен. Бар 
да кул чабарга тотындылар. Хәлим, укытучы өйрәткән буенча, кулын күкрәгенә куеп, елмаеп, халыкка башын иеп тору урнына, күзләрен тагы да комсызландыра төшеп күзәтә башлады. Кем кирәк соң сиңа, Хәлим, халык эчендә? Әнә анда хатыннарга ияреп ике малай җылый. Кул да чаба алмыйлар малайлар. Сөйләгәндә дә җы- лап утырдылар. Ай мескеннәр, ай мескен. Петя, ди торганнардыр инде алар... Юк, Хәлимгә андыйлар кирәк түгел. Әнә берсе муйнын алга сузган, авызын ачкан да күзләрен җемелдәтә-җемелдәтә җүләр кеше шикелле тик утыра. Ул, бик уза китсә: «Дөньяда шундый кызыклар да бар икән» ди торгандыр инде... андыйлар да кирәк түгел Хәлимгә. Әнә берничәсе авызын ерган да аягын дөбердәтә-дөбер- дәтә, үләрен белми, кул чаба. «Молодец, Хәлим, ну булдырдың» ди инде алар. Юк, андыйлар да кирәк түгел Хәлимгә. Ә әнә теге ике малай, (берсе күрше авылныкы — Фазылҗан, берсе Хәлим белән бергә укучы Мәгъ- сум), сөйләп бетерүгә тирән сулап, канәгатьләнеп куйдылар, ә сөйләгәндә, үч ала алырмы Петя, әти, әнисе, нәни сеңлесе өчен, дип куркып утырдылар. Ләкин җылама- дылар. Кеше кул чапканда шашып- шашып кул да чапмадылар. Берсе бармагын, берсе ирнен тешләп, уйлап утырдылар, һәм... Хәлимнең күзләре шушы малайларга тукталды. Аның күзләре шулардан башка кешеләргә күчмәделәр. Хәлим: «ярый, хезмәтем бушка китмәде» дип. иркен сулап куйды, һәм сәхнәдән чыгып китте. Чыгыш көтеп торган балалар Хәлимне мактап һәм көнләшеп каршы алдылар.
Гариф Гобәй 
<30 
 
 
Хәлим сәхнәдән чыгуга залда кул чабу тагы көчәеп китте. Концертны алып баручы, кичәнең программасын төзеп йөргән Гөлгенә, Хәлимгә, сәхнәгә чыгып баш ияргә кушты. Хәлим чыгып баш иде. Фазылҗан белән Мәгъсум һаман да шулай уйланып утыралар иде әле. Хәлим бу юлы аларны олыгаеп киткәннәр шикелле күрде һәм алар- нын күзләре белән очрашты. — Таптым, — диде Хәлим, аларга комсызланып карап, — нәкъ сез кирәк идегез миңа. Әллә хатыннар җылату өчен сөйләдемме мин Петяны? Әллә хәтер үстерү өченме? Юк. сезне эзләп табу өчен. Берегез Фазыл, берегез Мәгъсум булган өчен түгел. Петя шикелле батыр булырга теләп утыруыгыз өчен... _ Халык кул чабудан туктады, ә Хәлим, онытылып, һаман да әле Фазыл белән Мәгъсумга караган хәлдә, сәхнәдә калды. — Тагы сөйли ахыры, — диделәр кешеләр, Хәлим сәхнәдән озак чыкмый торгач. — ниндине сөйләр икән? Кичәне алып баручы Гөлгенә, чаршау ертыгыннан кечкенә кулын тыгып. Хәлимне чакырды: — Чык инде, Хәлим... Хәлим, чык... Хәлим, чаршау ертыгындагы кулны күреп, исенә килде һәм сәхнәдән чыкты. Сәхнә артында аны тагы мактап һәм көнләшеп каршы алдылар. Хәлимнән соң ике малай чыгып бшогә, алып баручы кыз тәнәфес игълан итте. Хәлимне бер малай үзе белән залга чыгарга чакырды. — Әйдә, Хәлим абый, күрше авылдан балалар бик күп килгәннәр... — Әйдә. — Хәлим малайны җитәкләүгә, сәхнә артына Фазылҗан белән Мәгъсум килеп керде. Фазылҗан Хәлим белән кул биреп күреште. — Нихәл, Хәлим? — Ару гына әле. Безнең вечерни да күреп китик дидегезмени? —• Әйе. Безнең ТБУМ булса да мондый әйбәт булмый. Сезнең әйбәт була икән. Син бик әйбәт сөйләдең, Хәлим. Хәлим ни дип җавап бирергә дә белмәде, әз генә вакытка уңайсыз тынлык урнашты. 
— Әйдә, мәктәпне күрсәтеп килим, — диде Хәлим, әллә теленә башка сүз туры килмәгәнгә шулай диде, әллә чыннан да быел гына салынган мәктәбе белән мактанасы килде. — Күрсәтерсең әле, — диде Фазыл. — Син, Хәлим, хәзер сөйләгән хикәяңне миңа биреп тор әле. — Нишлисең аның белән? — Укыйм. Үзем укыйм әле бер тапкыр. — Әллә ошады? — диде Хәлим, белмәмешкә салышып. — Сөйләмә инде. — Тик алып китмә. — Ю-юк, — дип сузды Фазыл һәм газетаны алды, аның күзләре Хәлим очеркны тәмамлаган сүзләргә төште: «Хущ, җан дустым Пе^я!» Бу сүзләр очеркта булмаган, Хәлим аларны үз кулы белән өстәп куйган икән. Фазыл, бу турыда әйтеп Хәлимне уңайсыз хәлдә калдырмас өчен, ул сүзләрне баш бармагы белән каплап, очеркны укый башлады. — Андыйлар миндә тагы бар. — Тагы бар? — Бик күп... Хәлим сәхнә артында өелеп яткан өс киемнәре арасыннан үзенең портфелен- тартып чыгарды. Портфельдә ни бары бер китап булып, калганнары сугыш башланганнан бирле газеталарда басылып килгән, сугыш турындагы хикәя һәм очерклар иде, аннан кызылармеец уставы һәм җиңгә тага торган ике кызыл йолдыз иде. Соңгыларын Хәлим, балаларга күрсәтмәс өчен, китабы белән каплады һәм газетадан киселеп алынган хикәя, очеркларны'Фазылга бирде.. Фазыл һәм Мәгъсум комсызланып газеталарга ташландылар. — Кайдан алдың бу хәтлене, Хәлим? — Җыеп бардым. — Биреп тор, укыйм мин аларны, Хәлим. Шунда утырырга ярыйми- кән? 
Замана балалары 
31 
 
 
— Анда аяк асты. Әйдә бирегә. Хәлим балаларны мәктәп салганда ничектер кереп калган зур кисмәк артына алып килде. — Менә бусы исемсез бер малай турында. Исеме булгандыр да инде аның, белми калганнар. Немецлар кергәч, бу малайларның бөтен авылы партизанга китә. Авылда кечкенә балалар да, йөри алмаган карткарчыклар гына калалар. Бу малай да партизаннар белән киткән була, сеңлесе авыргач, әнисе малайны авылга кайтарып җибәрә. Немецлар малайдан, партизаннар кайда, дип сорыйлар. Малай әйтмәгәч, өйләренә ут төртәләр. Тагы да әйтмәгәч, авыру сеңлесен ут эченә ыргыталар. Бар, батыр булсаң, кереп ал, диләр малайга. Малай кереп ала. Ут эченнән чыкканда икесе дә көеп беткән булалар. Шуннан немецлар бәхәсләшә башлыйлар: берсе әйтә, сеңлесен тагы утка салсак, алып чыкмас, ди, берсе, алып чыгар, ди. Немец штык очына элә дә, имчәк баласын утка ата. Малай тагын ут эченә кереп китә һәм... сеңлесен алып чыга. Бәхәстә оттырган немец ачудан балаларның икесен дә утка күтәреп бәрә. Бу юлы балалар чыга алмыйлар. Янгын сүнгәч, балаларны кочаклашып үлгән хәлдә табалар. Фазыл борчылып куйды: — Барсы да үлә, — диде ул җы- лак тавыш белән. — Бар да түгел, менә бусы үлми. Немецлар ягына чыгып көтү көтеп йөри. Көтү көткән булып, немецларның сугыш серләрен җыя. Анардан бу серләрне бер кеше килеп- алып тора... — Ярый, Хәлим, сөйләп бетергәч, укырга кызыгы калмый. Укыйк. — Укыйк. — Көтеп тормасыннар, мин иптәшләргә әйтеп килим әле. — Озак торма, Фазыл. Хәлим кисмәк артында утырырга урын көйләде. Ул арада Фазылҗан үзе белән тагы бер * малай ияртеп керде. — Бу да тыңласынмы, Хәлим? — Тыңласын... — диде Хәлим. Ә тавышы белән, кирәкмәс ийе, дигән мәгънәне аңлатты. — Кем соң ул? Малай үзе өчен үзе җавап бирде: — Исәнме, Хәлим!.. Әллә таны- 
мыйсыңдамы? Нәҗип 'ич... Нәҗип. Өченче ел безнең сабан туенда капчык киеп йөгерешкән идекме, шул Нәҗип. Хәлим НәХипкә теләмичә генә кул бирде. Бик ябык, шадра, кулларына кадәр шадра иде бу малайның. Гәүдәсе, әле генә озак авырудан терелеп чыккан кешенеке шикелле, эленке-салынкы иде. — «Миңа кул нәрсә түгел бу» — дип уйлады Хәлим, бер күз төшереп алу белән. — «Ярый инде, әйдә утырсын... Аның каравы менә болары әйбәт» — Мәгъсум белән бер чама инде без, ә Фазылы мине дә чөя ала торгандыр әле... Әйдә утырыгыз. Малайлар бар да зур кисмәк артына түгәрәкләнеп утырдылар. — Мин укыйм, Хәлим. — Әйдә, укы. Фазыл укыганда Хәлим аңардан һәм Мәгъсумнән күзләрен алмады, ә Нәҗипкә онытканда бер карап куйды. Йоклап китәр төсле оеп утырды Нәҗип. Ә хикәя кызып киткәч, аның урнына икенче малай китереп куйдылармыни, алмашынып китте. Күзләре ялкынландылар. Гәүдәсе турайды, хәрәкәтчәнләнде. Көтүче малай турындагы хикәяне Хәлим үзе укый башлаган иде, Нәҗиптәге үзгәрешне күреп, Фазылга бирде. Үзе Нәҗипнең күзләренә кереп китте. «... Немецка бүтән юл калмады, суга ташланды һәм калкып чыкты да, колач салып йөзә башлады. Көтүче малай аңарга ярты кирпеч ыргытты, тимәде, икенче яртысын ыргытты — тагы тимәде. Немец елганы хәзер йөзеп чыгар да, аргы як ярдагы урманга качар... Юк, үләргә ярый, ә моңарга юл куярга ярамый. Көтүче малай немец артыннан суга сикерде һәм, куып җитеп, бугазына ' ябышты. Алар икесе дә баттылар, калыктылар, тагы баттылар, бусында немец калыкты һәм
Гариф Гобәй 
32 
 
 
йөзеп китте, ә көтүче малай юк иде... ул баткан җирдә су күбекләнеп...» Нәҗип тешләрен кысты, колакларын томалады һәм сикереп торды. Аның күзләре, атылып чыгарга җи- теп. зурайганнар иде. — Җитәр! Укыма! — дип кычкырды ул. — Кайдан таптыгыз җыен шу н ды йл а рны!!. Ул шундый кычкырды, Фазыл укуыннан туктады. Сәхнәдә җырлаучы кыз да туктап калды. Концертны алып баручы Гөлгенә кереп малайларны орышты һәм куа башлады. Хәлим башта Гөлгенәне, аннан Нәҗипне тынычландырды: — Ә син сабыр ит, тыңлап тор. Бетмәгән... Укы, Фазыл. «... Менә күбекләр як-якка аерылып киттеләр. Күбекләр астыннан малай башы калыкты. Немец тешләгән ахры, бите каный иде. Малай, калкып чыгуга, немецны куып китте һәм. куып житеп (аның да тешләре бар, ул да тешли белә), тешләрен немецның бугазына батырды. Алар тагы баттылар. Бу юлы су астыннан малай калыкты, немец... немец калыкмады...» Нәжип, газетаны Фазыл кулыннан алып аз гына карап торды да, иркен сулап куйды. Бер сүз дә әйтмәде ул. Ахры артык дулаганына уңайсызланды. Бераз кызарып китте, мичкәгә сөялде. — Менә сиңа ябык, менә сиңа кечкенә, шадра... — дип гаҗәпкә калды Хәлим һәм сорап куйды. — Ошадымы, Нәҗип? Нәжип җавап урнында әйтеп куйды: — Аларга рәхәт... — Кемнәргә, Нәҗип? — Барсына да, фронтка якын авыл малайларына. — Ник? — Мәче башлы ябалакның каурыйсың санап утырмыйлар... сездә юк әле ул... көтеп торыгыз, икенче елга керер. Хәлим астан гына Нәҗипкә карап алды: — Санамый нишлисен... — Нишлимме? Санамыйм, шул гына. — һәй пучтәкне, — диде Хәлим, тагын астан карап алды. / — Пучтәк түгел. Минем әни юк бит. Әни җыласа борылып кайта торган түгел... — диде Нәҗип. 
Хәлим моны үз бакчасына атылган таш итеп аңлады. Уңайсыз булып китте аңарга. Ләкин ул йөзенә чыгармады. Бераз торгач: «Тагы бер иптәш булды» дип уйлап алды. Берничә очерк укуга, малайлар янына Гөлгенә килде. — Хәзер Самат сандугач булып сайрый, әйдә Хәлим, кунакларыңны алып чык, күрми калалар ич, — диде ул. — Кайсы Самат ул, Хәлим? — Сәрбинеке, әй сайрый да... — Әйдә, тыңлыйк әле, Хәлим. — Әйдә. Фазыл белән Мәгъсум, тиз генә торып, залга чыга башладылар. Алардан соңрак кузгалган Хәлимне Нәҗип туктатты: — Хәлим! — Нәрсә? Нәжип, Хәлимне җиңеннән тотып, бер якка алып китте. — Мин беләм бит синең теге уеңны... барып чыкмаган уеңны... Син хәзер дә шул турыда уйлыйсың... сизәм мин, иптәш кирәк сиңа... иптәш ит мине үзеңә, Хәлим... Хәлим аның күзләренә керердәй булып карап торды. Эндәшмәде. — Хәлим?.. Хәлим эндәшмәде. — Ышан син миңа, Хәлим, мин сиңа Каюм булмам. Хәлим тагын эндәшмәде. Фазыл- җан белән Мәгъсум, залда басып торырлык та урын таба алмыйча, борылып керделәр. Бар да түгәрәкләнеп утырдылар. Хәлим хикәяләрнең кызыграгын, герое үлми кала торганын эзләп укый башлады. Менә Гөлгенә, концертның тәмам булуы турында залдагы халыкка белдерде дә, малайлар янына килеп, лампага үрелде. — Кайтыгыз инде, Хәлим. Мин лампаны алып китәм. — Синекемени? — Минеке. — Калдырып тор инде. Үзем
Замана балалары 
3. „С. Ә." №5 33 
 
 
алып кайтырмын. Укып бетерәсе бар безнең. — Мин көтәм. — Юк, безнең күп әле... Гөлгенә, әни орышыр, дияргә, кунак малайлардан уңайсызланды. Риза булмыйча гына чыгып китте. — Алайса, үзеңнән калдырма Хәлим, яме? — Я инде, я... Шул кичтән башлап Хәлим укудан бөтенләй читләште. Ул хәзер мәктәпкә, әни сизмәсен, малайлар эземә төшмәсен, укытучы ачуланмасын дип кенә йөрде. Ә күңеле белән ул тагын фронтка барып җитте. Окоптагы кызылармеецларга пулялар ташып йөрде, зур-зур снарядларны бау тагып окопка өстерәде. Шуның өчен кызылармеецлар Хәлимгә чын мылтыктан чын фашистка төзәп аттырдылар. Командирлар, аның әйбәт атканын күреп, кызылармеец итеп алдылар... Хәлимнең «дөнья бәясе тора торган» яңа дуслары да, сәхнә артында очрашкан сәгатьтән башлап, бары фронт турында гына уйлап йөри башладылар. Алар да хыялларын канат итеп, фронтка очтылар. Хыяллары сыйдыра алганча фашистларның кирәкләрен биреп йөрделәр. Малайлар, сәхнә артында үзләренә кушкан исемнәре белән атасак, «Гитлер газраилләре» шулай да өч дәресне күңел биреп укыдылар: сугыш эше, рус теле, география. Алар СССР ның көнбатыштагы шәһәр исемнәрен күңелдән ятладылар, бу шәһәрләрне картадан, үз капкаларын тапкандай, ансат таптылар. Хәзер алар тәнәфес вакытларында коридордагы зур карта яныннан китмәделәр. Ни гомер яңа килеш торган карта, өстендә бер туктаусыз бармак бите, карандаш, линейка йөреп торудан, тузып бетте. «Гитлер газраилләре» каршында сугыш эше дәресе аеруча почетлы иде. Шунысы кызганыч, ул бик сирәк була. Аны малайлар, зур бәйрәм көткән шикелле, көтеп алалар. Берәр сәбәп белән башка дәресләр булмый калса, алар класс җитәкчесеннән, военрукны чакырттырырга тырышалар. Класс җитәкчесе: «Барыгыз, алайса, алып килегез», дисә, әлбәттә үзләре чыгып йөгерәләр. Ул өендә булмаса ындырда 
була, я конюшнядә. «Гитлер газраилләре» төрлесе төрле якка чабып, аны бик тиз табып, мәктәпкә алып киләләр. Мәктәпкә җиткәнче аның вак калибрлы мылтыгын, кыр сумкасын чиратлашып үзләре тотып баралар. Аның үзеннән, шинеленнән, петлицасындагы өчпочмаклардан, кызыл йолдызыннан күзләрен алмыйлар. Юл озак булсын, бөтен кеше күреп калсын өчен, аннан юл яхшы, дигән булып военрукны әйләнечтән, олы урамнан алып китәләр. Ә инде дәрестән соң, бөтен малайларны җыеп, теләгәнчә мактаналар иде: — Бүген мәктәпкә килгәндә военрук куып җитте әле үземне... Военрук та Хәлимнәрнең сугыш эшенә җаннары-тәннәре белән бирелеп йөргәннәрен сизә, шуңа күрә кайчакларда аларга «аеруча уңышлары» өчен өстәмә рәвештә берәр патрон аттырып куя иде. Мәктәптән кайткач Хәлимнәр көн дә сугыш-сугыш уйныйлар һәм бу уенга һәр ике авылның малайларын катнаштыралар иде. Мәктәпкәчә яшьтәге малайлар да күп була иде «сугышчылар» арасында. Алар кылыч дигән булып билләренә чыра тагып, мылтык дигән булып иңнәренә себерке сабы асып, граната дигән булып билбауларына озынча түгәрәк шакмаклар кыстырып, мәктәп ишек төбенә киләләр дә, укучы балаларның чыкканнарын көтеп торалар. Менә укучы малайлар шау- гөр килеп мәктәптән чыгалар, кайсы кайда яшереп куйган шундый ук «материалдан», ләкин әйбәтрәк юнып эшләнгән коралларын алалар да, саф-саф тезелеп/тауга таба китәләр. Бер яктан «аланлылар» һөҗүм итеп баралар, икенче яктан «акбуалар» киләләр. Тау тәбәнәк кенә. Тауда куаклык. Түшләре белән шуышып куаклыклар арасына менгәч, сугыш башланып китә. Сугыш хәрәкәтләре белән «Алан» ягыннан Хәлим юлбашчылык итә.
Гариф Гобәй J 
34 
 
 
«Акбуадан» — Фазылҗан. Алар үзләре сугышмыйлар, калкуырак җирләргә менеп басалар да, команда гына биреп торалар: — Кылычың белән чап! — Сынды, сынды... — Сынса, штык нигә бирелгән сиңа? Корсагына штыгың белән када! Шулай, шулай... — Шәпи, дим, Шәпи! Гранатаң белән тондыр!.. Тондыр инде!.. «Полководецлар» еш кына үзара әйткәләшеп тә алалар иде: — Әй, син, солдатларыңны кара, аяк чалмасыннар! — Ә син, агай-энем, үзеңнекеләр- не тәртипкә өйрәт, әнә Хафизың минем Бәдринең башын граната белән төеп ята. Җыен уен уйнамаган солдат синең армияңдә!.. — Синең бик уйнаганнар инде. Әнә Вагыйзең үлгән килеш минем Сәминең аягыннан тартып екты... Ә кайчакларда «полководецлар»- ның әйткәләшүләре зурга китеп бара, алар, басып торган урыннарыннан төшәләр дә, бер-берсенә каршы китәләр. Аларга берсенең ярдәмчесе Мәгъсум, икенчесенең Нәҗип иярә иде. Мондый чакта балалар сугыштан туктап, ну хәзер бирешәләр. дип көтеп торалар, ләкин «полководецлар» сугышмыйлар. Аларның сәхнә артында биргән антлары бар.- «Бер-беребезгә тырнак белән дә чиертмәскә, башка малайлар кыйнарга ябышса, берберебезне яклашырга...» Сугыш уены малайлар өчен алыштыргысыз күңел ачу булса, Хәлимнәр өчен чын сугышка хәзерлек тә иде. Якшәмбе көннәрдә алар зур походлар оештыралар, походка таннан торып китәләр һәм караңгы төндә генә кайталар. Ә һәр сугыш азагында Гитлерны тотып асалар иде. һәм бу уенның иң кызык җире була иде. Юл буенда телеграмм баганасы, баганада аркылы агач. Агачда элмәкле бау тагылган. Багана төбенә зур кисмәк каплап куелган. Менә Гитлерны тотып китерәләр. Мыегы җирән, фуражкасы биек. Бер учма чәче маңгаена төшкән, куллары артка бәйләнгән. Ань? кисмәккә бастыралар да, муйнына элмәк эләләр. 
«Гитлер» башта: «җибәрегез инде, моннан болай сугыш башламас идем» дип ялына, аннан кычкыра, сүгенә башлый. Аякларын тибә. Малайлар кычкырып көләләр. Кул чаба-чаба көләләр... Хәлимнең күңел биреп, яратып эшләгән тагын бер эше «Акбуа»га барып радио тыңлау иде. Таң иртәдән торып бара иде ул анда. Кич белән дә бара иде. Кич Мәгъсум белән баралар, алар килгәнне күреп Фазыл белән Нәҗип тә шунда, авыл советына керәләр иде. Кичләрен радио янында кеше бик күп була иде. — Тыңлагыз, тыңлагыз! Москва сөйли... — Я ходай, хәерлесен генә сөйләсен иде инде. «... Совет информбюросыннан... Бүген безнең гаскәрләр каты сугышлардан соң...» Кешеләрнең башлары бүген дә, кичәге шикелле, салынып төшә. Барысы да тирән сулап куялар. Авыл советы залында тирән тынлык урнаша. Кешеләр берникадәр вакыт бер-берсенә карарга уңайсызланып торалар. Дошман бит аларның җирләренә аяк басты, күп гасырлар буенча күкрәгендә ата-бабала- рын ризыкландырган, хәзер үзләрен» үзләренең киләчәкләре — газиз балаларын ризыкландырып килүче аларның мөкатдәс туфракларына канлы Гитлерның канлы итеге басты. — Нигә, ичмасам, бер генә тапкыр чигенүе турында әйтмиләр соң бу зобаниның... — Ансыи чигендерә башлагач әйтерләр инде, Мәликә килен. — Нинди чигенү әле... Москвага килеп җиткән ди бит инде... — Москва дисең син, аның Казаны да инде... — Нуҗәли инде шунда кадәр... — Карт башың белән юкны юрап утырма әле син анда, әй... 
Замана балалары 
35 
 
 
Карт урыныннан тора: — Юрыйм, мин юрыйм, кәкже... миңа интирисни бит немец килү... — ди ул җәберсенеп; аннан стенага, кулдан гына сызгалап ябыштырылган картага таягы белән төртеп күрсәтә, — ну әйтми булмый, йөрәк сыкрый... Менә бу җирләрнең барсында да немец бит инде, бу төшкә дә тыкты бит (.инде ул дуңгыз борнын, — дип башлый ул... Аны, түр стена буенда, көн дә шул бер урында ияген таягына терәп утыручы икенче бер карт бүлә. Аның өстендә тузып беткән борынгы рус солдаты шинеле, башында шул заманның солдат бүреге, күкрәгендә Порт-Артурны японнан саклаганы өчен бирелгән ике тәре медаль. — Дөрес сөйләмисең, кордаш, — ди ул. — Борын тыгу белән генә эш бетми... Керүеннән алда чыгуыңны уйла, дип өйрәтә иде безне әтиләр. Ну бу этнең, күрәсең, андый әтисе булмаган... Я инде, әйтик ул хәзер менә монда, безнең авылга килде ди... — Әй авызыңнан җил алсын ла... — Мин примерга гына әйтәм, Хәмдия килен... — Бер ничек тә әйтмә... — Ну, я, әйтмим, — ди ул, ә сөйли башлагач, онытып тагы кабатлый, — менә монда, безнең авылга килде, ди. Я инде, син түзеп торасыңмы шунарга, минме?.. — Шулай, шулай. Сталин әйткән ди бит инде октябрь көнне... — Нәрсә әйткән? — Хәзер, хәзер... Кая, кызым, кичә укыганыңны укып күрсәт әле шуңар. Өстәл артында счет төймәләрен шалтыратмыйча гына йөртеп нәрсәдер исәпләп утыручы идарә кызы шкафтан бер газета ала. Ул иптәш Сталинның 6 ичы ноябрьда сөйләгән, безгә җиңү юлларын күрсәткән. безне көрәшкә рухландырган речен укый. «... Безнең эшебез хак эш, — җиңү безнең якта булыр!» — дип бетерә кыз укуын. >> Халык бу сүзләргә озаклап кул чабып тора. — һәм ул шулай булачак та. Кайда Сталин — анда җиңү, без инде аны беләбез, — ди бабай һәм Сталин сүзләрен ятлап алырга теләгәндәй 
берничә тапкыр кабатлый: «Безнең эшебез хак эш, — җиңү безнең якта булыр!» Әйбәт әйткән. Хәлим, шуларны тыңлап утыра- утыра да, өстәлгә сикереп менәсе килә башлый: — «Әйе, әйбәт әйткән, ләкин шушы хәтле кеше авыл советына җыелып тәмәке тартып, җиңгәнне көтеп утырсынйар, дип әйтмәгән бит, — диясе килә аның, — никадәр халык бит биредә... ә анда газетада язган: 40 немецка каршы 7 кызылармеец сугышты дигән. Я, менә бу халык та шул чакта 7 кызылармеец янында булса, ни булыр иде?...» — диясе килә аның һәм иптәшләренә эндәшә: — Менә мондагы кешеләрне дә фронтка җибәрсеннәр иде. — Җибәрерләр иде микән?.. — Нигә җибәрмәсеннәр... Менә бер почмактан районнан килгән агитатор күтәрелә. Ул ялан баш. Кулын халыкка таба сузып, тавыш басылганны көтеп тора. Хәлим аңарга, аның шинеленә, шинелендәге җиз төймәләренә чиксез ихтирам белән карый. Аның «җанга җылы сүз» әйтүен көтә. — Тимерша абзый бик дөрес әйтте, — дип башлый агитатор сүзен.— Тыккан борынны аласы да була аны... — шуңарга бәйләп ул немец тылындагы партизаннар хәрәкәте турында сөйли. Аннан информбюро сводкасына анализ ясый: — ... Шәһәр бирү — җиңелү дигән сүз түгел әле ул, иптәшләр, — ди агитатор. — Сез шунысына әһәмият бирдегез микән, безнең ни бары 3 самолет юк булган, ә аның 9 самолеты бәреп төшерелгән... — Аннан агитатор алда торган бурычларга күчә: — Бөтен халык сугышы бу, Ватан сугышы. Бу изге сугышта бөтен халык катнашырга тиеш... 
Гариф Гобәй 
36 
 
 
— /"Ченэ, менә... менә әйтә хәзер. Бөтенегез дә сугышка китегез, дип әйтә хәзер, — дип пышылдый Хәлим иптәшләренә. Ләкин агитатор Хәлим көткәнне ӘЙТМИ: —• Күбрәк икмәк, күбрәк җылы әйберләр бирү белән катнашырга тиеш тыл халкы бу сугышка, — ди ул. Хәлимнең очкынлана башлаган күзләре кинәт тонып китәләр. «Син дә шул...» — ди ул агитаторга эченнән генә һәм кулын изәп куя. Җылы бияләй киеп кенә җиңеп булса иде... Әйдәгез, киттек малайлар... Сәмигә син инде хет җиде кат җылы бияләй киерт' барыбер чөям мин аны... — Чөясең, әлбәттә. Аннан кайта да Хәлим урнына ятып уйга кала... — Я, нихәл, улым? — Начар. ' — Тагы алганмыни? Ә бүген әнисе Хәлимне андый сораулар белән каршы алмады. Хәлим өй алларына керүгә әнисенең елыйелый кемнәргәдер нәрсәдер сөйләгәнен ишетте. Хәлим өйгә керергә дә, кермәскә дә белмичә аптырап торды: — Әллә тагын сизенгән микән?.. Сизенсә, хәрап эш... тукта, нигә бер туктаусыз Хәсән абыйны телгә ала әле ул?.. — Хәлим шомланып ишекне тартып ачты. — Әни. ник җылыйсың, әни?.. — Әй, улым... — Ана, сүзен дә әйтеп бетерә алмыйча, үксеп җибәрде. Хәлим өстәлдә яткан хатка ташланды. «Сезнең улыгыз, танкист Хәсән Арсланов Москваны саклаганда...» Хәлимнең ышанасы килмәде... ... Таң алды иде. Озынча зур бите, юан муены, өсте-башы майга буялып кайтып керде. «Бетерми китмим дидем, и тәки бетердем, энекәш, сукалап бетердем... Инде тынычлап немецны кыйнарга була...» — диде. Аннан мунча кереп, -чиста киемнәрен киде дә.котомкасын алды. «Әйдә, тот атны, энекәш...» Басу капкасын чыкканчы озата килгән хатын-кызлар аның чамасыз киң җилкәләренә, муйнына, арбадан сөйрәлер-сөйрәлмәс барган аякларына карап, әйтеп калдылар «Алла җаным, күз генә тимәсен. Немецны танкысы-ние белән таптап китәр бу...». Хәлим дилбегәсен арба башына бәйләп 
куйды да гармонь уйнап җибәрде, ә ул җырлады... Урманга җиткәч, Хәлимне аты белән кайтарып җибәрде: «Бар инде, энекәш, кайткач мин сине тоже тракторчы итәм. Тракторчы буласың киләме?» «Килә...» — «Килсә, шул, тракторчы итәм мин сине...» Хәлим хатны тагы бер тапкыр алып кайрады. Хәлимнең ышанасы килмәде: — Бәлки, дөрес түгелдер әле, әни? Әнә Ногман абыйның шулай булды ич, әни... Ана бер сүз дә әйтмәде. Инде еламады да ул. Күзендә яшь беткән иде. Башын селкеп тик торды, һәм ул бу вакытта елаганнан да артык кызганыч иде. Хәлим, әнисенең аяк очларына килеп тезләнде дә, үзе белгән иркә сүзләр белән аны юатырга, иркәләргә керешъ һәм ана өчен тиңе булмаган кам гыны уртаклашырга тирә күршелә; кереп тулгач, Хәлим өй алдын; ч'ыкты. ;Белоген стенага, күзлЬрег беләгенә куйды да, әкрен ген; елап җибәрде. Аннан тиз ген; урамга йөгереп чыкты һәм Мәгъ сумнәрнең тәрәзәләрен шакыды. — Чык әле, Мәгъсум... бар, Ак буага йөгер. Минут тормый киле; җитсеннәр... — Китәбезме әллә, Хәлим? — Бар, килгәч сөйләшербез. Без нең мунчага керә торсыннар. Мәгъсум Акбуага йөгерүгә, Хәлим өйгә кереп әтисенә һәм исә? калган абыйсына, семья өстен; төшкән бәхетсезлек турында, хатлар ЯЗДЫ: «... Көчеңне, патроннарыңны кызганма, Хәмит абый, яме, — диде Хәлим хатының азагында. — Мин үзем дә иртәгә фронтка китәм. МИЕ сразы сугышка кермим әле. Башта кызылармеецларга патроннар, снарядлар таипли кына йөрим, аннары тоже Хәсән абый өчен фашистлар
Замана балалары 
37 
 
 
дан үч алам. Ләкин син үлмә, Хәмит абый, яме.» Хәлим, конвертлар ясап, хатларны салып ябыштырды да, почтальонның өенә илтеп бирде һәм, кайтышлый иптәшләрен очратып, алар белән мунчага керде. Хәлим иптәшләренә иртәгә кич белән өйдән чыгып китү турында тәкъдим ясады. Иптәшләре шатланып риза булдылар. — Иртәгә шимбә булуы да бик җайлы. Кич белән өйдән «Революция» колхозына концерт куярга дип чыгып китәбез. Дүшәмбе көн иртә белән генә кайтырбыз дибез. Югыйсә тиз генә эзли башлаулары бар. Юлга нәрсә алу, ничек, киенү гурында сөйләшеп торасы юк иде. Бу турыда берничә тапкыр сөйләшенгән, һәр кайсының юл әйберләре моннан берничә көн элек печәнлеккә тирән итеп. күмеп куелган иде. — Барыгыз, әниегез җәеп биргән урында актык тапкыр йоклагыз да... Шулай да иртән алар мәктәпкә килделәр. Уку өчентүгел, сизенә башламасыннар дип кенә килү иде бу. Дәрес вакытында алар, сөйләшү буенча, бар да әдәпле генә утырдылар. Дулкынланып, ыгызыгы килеп йөрмәделәр, укытучының, иптәшләренең күзләренә бәрелмәскә тырыштылар. Алыш- бирешләрен дә өзмәделәр, хәтта. Алар, ябышып чыгарга инде төеннәрен төйнәп куйган кызлар шикелле, эчке кичерешләрен яшерергә тырышып утырдылар. Ә аны, эчке кичерешне, яшереп буламы соң! Ул әз генә булса да сизелә. Әнә Мәгъсум. Ул башта озак итеп укытучыга карап торды, аннан иптәшләрен барысын да берәр тапкыр күзеннән кичерде. ӘЛлә инде классның бүрәнәләренә кадәр берәмләп карап чыкты. Тәрәзәдән быел язын үзе утырткан алмагачка карады. «Без кайтканчы күпме үсәр икән? Ә су сибүче булыр микән үзенә?...» «Ни кадәр сак Хәлимдә дә сизелә иде эчке кичереш. Ул да Мәгъсум күзәткәннәрнең барсын да күзәтеп чыкты. Аның партасы төрле рәсемнәр белән чуарланып беткән иде, аларны пәке белән кырды. Бер борын рәсеме 
бар иде партада. Борын — курнос кына, күңелле генә... Хәлим малайлар битеннән бу борынның оригиналын эзләде. Каюм борыны иде бу. Хәлим борынны да кырып та|шла- ды. Аннан Каюмга карады. Кызганыч, мескен булып күренде аңарга Каюм. Иренендәге мыек кырганда суелган эзләр беткән, ә бер көн кыйнаганнан бите әле дә төзәлеп җитмәгән. Күз төбе әле дә күгәреп тора. Хәйләкәр дә инде, күгәргәнен яшерү өчен кызыл чәчен маңлаена төшереп тараган. Ник кыйнатып торды соң ул миңа? Ә? Шуның белән гаебен җуасы килгәндер инде... Ә тотынса бит ул миңа бирешми иде. 1ҮЬем дә сукмый идем әле мин аңарга, кыйна да’, кыйна ди ич... Кызганыч шундый... гел бергә йөрдек бит без аның белән. Гел дус булдык. Җыенысы алты-җиде тапкыр сугыштык микән? Шуннан артык түгел... Бе1р тапкыр су кергәндә күлмәк-ыштанына каз боты ясаган идем. Шуның өчен. Бүтәннәре хәтердә дә калмаган инде... Аннан Хәлим Гөлгенәгә карады- Гөлгенәнең башында кызыл яулык. Кара, аңарга кызыл яулык килешә төшә икән. Болай сипкеле дә артык кычкырып тормый. Ак яулык бәйләгәндәге шикелле үк түгел... Ә мин аны юкка җәберләдем. Тик торганда бит. Кызларның күңеле нечкә була бит аларның... Өенә кайткач елагандыр инде. Гафу ит, яме, Гөлгенә, дип язып бирим микән үзенә? Әйем... мин генә үчеклиммени аны!.. Кич белән караңгы төшүгә малайлар, кичә сөйләшкән буенча, укучыларга таныш күпер астына җыйналдылар. Малайларның барысында да котомка итеп бәйләгән капчык иде. Ә Нәҗипнең чын сол
Гариф Гобәй 
38 
 
 
итте: «... Без «Алан» һәм «Марс» партизаннары ант итәбез: Бөтен көчебезне Ватан сугышына бирергә. Бу юлда очраган барлык киртәләрне җимереп үтәргә. Теләгебезгә ирешү өчен каныбызны да кызганмаска. Дошман ягына чыкмаска, дезертир булып йөрмәскә. Әгәр мин бу антны боза калсам, иптәшләрем мине тотып алып үтергәнче кыйнасыннар... Бу антны мин каным белән кул куеп беркеттехМ». Хәлим, антны укып бетерде дә, шлемыннан инә алды, һәр көндә эшләнә торган эш шикелле, бер дә каушамыйча гына, бармагына кадап кан чыгарды да, шул каны белән ант астына исемен язып кунды. — Антны бозармын, дип курыккан кеше кул куймый, кайтып китә, — диде Хәлим. Ләкин малайларда андый теләк юк иде. Алар барысы да, башларын салып, Хәлим кулындагы инәгә кулларын суздылар. Барысы да антны кычкырып укып чыктылар да каннары белән кул куйдылар. Хәлим антны алып дүрткә бөкләде һәм эчке кесәсенә салып куйды. Инәне шлемына кадады да оста итеп җебен чорнады. — Кузгалсак та ярый. Әйберләрегез онытылып калмадымы? — Юк. — Киттек, егетләр. Алайса шулай: урманга җитеп кунабыз. — Җитәбез, җитәбез... Балалар, аларча әйтсәк, егетләр, күпер астыннан күтәрелеп менделәр, үргә җиткәч, бар да борылып, буран пәрдәсе артында инде шактый артта калган төсле булып күренгән авылга карадылар. Хәлим белән Мәгъсум үз өйләрен эзләп таптылар. — Әнә безнең өй, Хәлим. — Күрәм. Әнә безнеке дә. — Безнең ут яктырак икән, Хәлим. — Юк, безнеке яктырак, Мәгъсум. Фазыл . белән Нәҗипкә кинәт дат капчыгы. Ул аны ат ашатырга кергән узгынчыдан үзләренең биш потлы яңа киндер капчыкларына алыштырып алды. Дөрес, бу тузган тузуын. Биш алты ямавы да бар. Әнә тагы бер җире тишелеп килә... ә тишелсә соң! Аның каравы солдатныкы, ямавы күренәмени аның ерактан!.. Малайлар бар да мөмкин кадәр гаскәриләргә ошарга тырышканнар. Башларында я гражданнар сугышыннан бирле кайдадыр аунап яткан шлем, я пилотка иде. Өсләрендәге киемнәре төрлечә булса да, төймәләре барсының да бер: менә дигән гаскәри төймәләр — җиз, ялтырап торалар. Җиз төймәләр җитеш түгел. Малайларның һәркайсында икешәр генә, ә шулай да бөтенләй юк түгел инде. Алар аны иң күренә торган җирләренә — өстән икенче, өченче тишекләргә тагып куйганнар һәм алар әллә кайдан ялтырап күренеп торалар... Малайларның һәркайсы- ның билләрендә каеш. Болары кайсыныңдыр өендә күптәннән бирле аунап ятып күгәреп беткән дилбегәдән кисеп эшләнгән. Башларында тимер чыбыктан бөгеп эшләнгән пряжка иде. Хәлим, үзенең һәм иптәшләренең бу гаскәри формаларын командирларча күзеннән кичерде дә, канәгатьләнеп әйтеп куйды: — Әйбәт булган, егетләр, — диде ул. (Кичә сүз куешу буенча, бүгеннән башлап инде алар бар да егет иделәр). — Егетләр, монда килегез әле, — диде ул тавышын да егетләрчә чыгарырга тырышып. — Мә, Нәҗип, син шырпы сызып тор. — Ну вәт, без хәзер ант итәбез. Башларыгызны салыгыз... Малайлар бер-берсенә карашып куйдылар. Хәлим, эчке кесәсеннән дүрткә бөкләнгән бер кәгазь алып, утка якын китерде. «Ант!» — диде Хәлим һәм иптәшләренә тантаналы карап алды. Малайлар, нишли инде бу Хәлим? Дигән мәгънәдә тагы бер-берсенә карашып куйдылар. Хәлим дәвам 
Замана балалары 
39 
 
 
күңелсез булып китте. «Хәлимнәрнең утлары күренеп тора, ә безнеке ■ерак шул инде...» Хәлим ахры бу ике иптәшнең хискә бирелә башлауларын төшенде, Мәгъсумгә күзен авыл ягыннан алырга ишарә ясады. Үзе, тиз генә борылды да, китеп барды: — Калмагыз, егетләр. Шактый баргач, Хәлим, котомкасын төзәткән булып, артка калды һәм тагын авылны эзләде. Ә авыл юк иде инде. — Хуш, авыл, хуш, әни. Рәнҗемә, әни!.. Әй, җырлагыз, егетләр! Җыр, толып киеп, чанага кырын ятып барганда гына тәмле була. Ә аркага караңгыда капчык асып, көрт күмгән юлдан салкын буранга каршы җәяү барганда җырның кызыгы юк. Шулай да башлык кушкач, ярамас. Ул бит безнең командирыбыз. Малайлар авыл көен сузып җибәрделәр. Китә, казлар, китә казлар Китәбез, абзыкайлар... Тагы бер-ике җыр җырлауга алда эт өргән тавышлар ишетелде. 1Утлар күренде. Малайлар җырлаудан туктадылар. «Кызыл Маяк»! — Әйе. «Кызыл Маяк»ның басу капкасы төбендә малайларны патруль туктатты. Малайлар икәнен күргәч, язу-фәлән сорап тормыйча, уздырып җибәрде. — Кайсы авыл? Малайлар ерак бер авылны әйттеләр. — Кайда барасыз? — ФЗУга. Авылны чыккач, Хәлим малайларга пилоткаларын салып бүрек кияргә кушты. Малайлар бу турыда үзләре дә уйлап баралар, тик Хәлимнең: һәй, нинди солдат сез пилотка белән авыл арасында да түзмәгәч, дип әйтүеннән куркалар иде. Бер дә кыстатып тормыйча, капчыкларына тыгылдылар һәм җылы бүрекләрен тартып чыгарып, мөмкин кадәр тирән батырып киде- .ләр. Ә менә сугышта ярый микән бү рек кияргә? Ә? — Хәлим, сугышта бүрек кияләрме? Малайлар сугыш турында, андагы тәртипләр турында бер-берсен- нән 
сораша-сораша бардылар. Кайбер мәсьәләләр буенча бәхәсләр дә чыккалады. — Ә менә бик зур снарядлар була ди, алар да һавадан пуля шикелле күренмичә киләләр микән?.. — Мондый чакларда малайлар Хәлимнең авторитетлы сүзен көттеләр. Хәлим дә белмәгәч, кем белсен? Хәлимнең әтисе гражданнар сугышында булган, Хәмит абыйсы фин сугышыннан орден алып кайтты. Хәлимгә җавап бирмичә калырга ярамый. Ул җавапны мөмкин кадәр дөрес итеп бирергә тырышты. Үзенең җаваплары белән малайларда сугышка бару дәртен тагы да көчәйтергә тырышты. Ләкин Хәлим, биргән җавабы дөрес булмаудан, ә малайлар сугышка барып үз күзләре белән күргәч ялганы тотылудан курыкты. Шуңар күрә ул малайларның фикерләрен икенче якка өстерәде. Тапкыр кешеләр, батыр ирләр турында малайларга хикәяләр сөйләде. Бара-бара малайларның тавышлары әкренрәк-сирәгрәк ишетелә башлады. Тагы да бераз баргач, малайлар бөтенләй тынып калдылар. — Бәрәңгене күбрәк алдым ла мин... Ипинең дә берсе җиткән булыр иде. Фазыл ич, юлда күп ашала дигән булды... — Якын станциягә генә чыгасы калганла, юкка еракка киттек... Хәлим ич, безгә чыныгырга кирәк дигән булды... Ләкин алар бу турыда һәрберсе аерым-аерым гына уйладылар. Әйтергә ярыймы соң! Иптәшләрнең, һәй, булмаган, диюләре бар. Нинди армеец син шуңарга да түзмәгәч, диюләре бар... — Бик күп килдек бит инде. — Ун гына чакрым түгел бу урман, егерме бардыр, җүләр. — Әллә юлдан адаштык микән? Бара-бара шундый уйлар да ту
Гариф Гобәй 
40 
 
 
ды балаларның башларында. Ләкин һичберсенең бу турыда башлап сүз кузгатасы килмәде. Алга атладылар. Алар хәзер, хикәяләр сөйләшеп килгәндәге шикелле, рәттән түгел, бербер артлы тезелешеп баралар. Чана табаны эзеннән. Аннан атларга җиңелрәк була. Ләкин чана эзе дә урыны-урыны белән генә күренеп ята. Аны да буран күмгән. Малайлар бер эздән икенчесенә чыгалар. Ат эзеннән дә барып карыйлар, атның адымы эре шул аның. Малайлар яңадан чана эзенә төшәләр. Төзәтенгән, кагынган булып, бер-берсен уздырып җибәрәләр. «Кар да күп утыргандыр инде котомка өстенә...». /Малайлар карны төшерү өчен селкенеп куялар. Ләкин капчык җиңеләйми... Хәлим һаман алдан бара. Ул да арган инде. Ләкин сиздермәскә тырышып атлый. Бара-бара да, көйләп җибәргән була, гәүдәсен туры тотарга, аякларын көчле басарга тырыша. Малайлар анарга сокланып карыйлар. — Армый. Әйбере дә безнекеннән артык бит әле аның. Ну нык икән... Аңарга карап малайлар да түзәләр. Ләкин түзүнең бер чиге бар. Фазыл түземен җуя. Ул һәрбер малай хуп күреп алачак тәкъдимне әйтергә була. • «Бераз туктап алу турында уйламыйсыңмы, Хәлим? Егетләр арый башладылар төсле...» Фазыл шулай дияргә авызын ачты. Ярый әле ачып кына калды, әйтеп салмады. Аның алдыннан баручы Нәҗип кычкырып җибәрде: — Малайлар, урман! Урман, малайлар!.. Буранга каршы башларын иеп барган малайлар, күтәрелеп, күзләре белән урманны эзләделәр. — Урман, урман!.. Малайлар, Хәлимне куып җитеп, аның янына җыйналдылар. — Айяй тиз килеп җиттек ә, Хәлим? — Тиз... — Мин сизми дә калдым. — Мин дә. - Ерак түгел бит инде, ә Хәлим? — Юк инде, — диде ул, ә эченнән: «күзең күгәрер әле анда җиткәнче», дип уйлап алды. Ләкин ялгышты. Күз күгәрерлек ерак калмаган иде инде 
урманга. Буран пәрдәләгәнгә генә шулай ерак күренгән ул. Урман, атлаган саен, үзе дә зур-зур атлап каршыга килгән шикелле якынайды. Бераздан тар юл малайларны урманның эченә алып керде. Малайлар, бая күпер астында киңәшкәндә. матуррак урын сайларбыз, дигәннәр иде. Әллә инде шушы урынны матуррак күреп, әллә арганга, бераз баргач та туктап калдылар. — Шунда ярар, егетләр. — Ярар. Малайлар котомкаларын, аркаларыннан алып, юан чыршы төбенә куйдылар. Һәм, шунда чүгәләп, котомкаларына таяндылар. — Вәт монда тын икән. — Тын монда. — Ничек матур... — Матур. Кыш — җәй түгел. Ләкин аның да үз матурлыгы бар. һәм бу матурлыкны җәй көне эссе көннәрдә күз алдына китерсәң, сагынмый калмыйсың. Каен катнаш чыршы урманы. Каен һаман ак, матур, нәфис, ә чыршының ылыслары җәйдәгечә үк ямь-яшелләр. Күзләрга ял бирә торган матурлар алар, үпкәләргә рәхәтлек бирә торган җиңел, саф ислеләр. Ылысларның өсләренә юка гына булып ак кар яуган. Кар, әйтерсеңлә, яумаган, ә ул ылыс белән бергә үскән., ул чыршының табигый бизәге төсле, кар һаман шулай торыр, бер дә бетмәс төсле... Тын, бик тын. Әкрен генә, урманның серле тынычлыгын бозудан курыккандай, тирбәлеп кенә тәнкә карлар төшә һавадан. Әз генә дә тузансыз, шикәр шикелле аппак кар канлаган- җир өстен. Кар шул кадәр ак, аңардан айсыз төннәрдә урман эченә бер төрле җиңел, җанга рәхәтлек бирә торган яктылык җәелә. Бу яктылык җылы төсле, җанлы төсле... Төз, мәһабәт чыр
Замана балалары 
41 
 
 
шылардай кар өстенә сизелер- сизелмәс кенә булып күләгәләр сузыла. Алар да җанлы төсле, бик әкрен генә хәрәкәт итә төсле бу күләгәләр... Ә өстә, югарыда, биек чыршыларның башлары, сине тәбрикләгән шикелле, җиңел генә иеләләр, әкрен генә шаулаша’лар.... Котомкасы яныннан беренче булып Хәлим күтәрелде. Ул әллә шушы серле матурлыкны бозудан, әллә иптәшләренең татлы хисләрен чуалтудан куркып, пышылдап кына әйтте: — Учак ягыйкмы инде, егетләр? Өч малай, берьюлы күтәрелеп, Хәлимгә куәт бирделәр: — Ягыйк, Хәлим, ягыйк! Әйдәгез, чытыр җыябыз!.. Берничә минут үтүгә, чатный- чатный учак яна башлады. Агачларга, агач араларына яктылык сибелде. Ялкын телләре, бер озынаеп, бер кыскарып, югары үрелделәр. Малайларның кайсы учак өстендә котелокларда кар эретте, кайсы бәрәңге әрчеде, кайсы таган асты. Озак та үтмәде, суганлы, бәрәңгеле шулпа исе аңкып • малайларның борыннарын кытыклый башлады. Малайлар зур кашыкларын кулларына алдылар, исне читкә җибәрәселәре килмәгән шикелле, борыннары белән тартып-тартып иснәделәр. Телләрдә сүз бетте. Башларда уй бетте. Алар бар да Хәлимнең, пеште бу, егетләр, дигәнен көтеп, аның күзләренә карап тордылар. Хәлим әледән әле ашның тәмен татып караганда, төкрекләрен йотып куйдылар. Менә Хәлим ашның өлгерүе турында хәбәр итте. Малайлар котелоклар өстенә егылдылар: — Ну тәмле булган, малайлар... — Әйяй... Кашыклар бик тиз котелок төбенә төшеп шакылдый башладылар. — Әз булдыла... — Кече телемә дә йокмады. — Әйдәгез, тагын пешерәбез. Котелоклар тагын бер тапкыр бушагач, малайлар асларына ылыслар өзеп салып, учак әйләнәли тезелеп утырдылар. Хикәяләр сөйләштеләр алар; авыл кызыкларын сөйләштеләр. Кичә малайлар төн буе шулай утырып чыгарга киңәшкәннәр иде, ләкин 
бусына түземнәре җитмәде. Гәүдәләр әкренләп бөгелә бардылар. Башлар котомкаларга төртелделәр. Күзләр бер йомылдылар, бер ачылдылар. Аннан бөтенләй йомылдылар. Хәлимнән башкалар бар да бер көйгә әкрен генә сузып-сузып гырылдый башладылар. Хәлимнең дә йокысы килде, ләкин ул йокламады. Күп итеп коры ботаклар җыеп килде. Шуларны учакка ташлап утырды. Ылыслар алып килеп, иптәшләренең өсләренә япты. Ялгыз калгач Хәлимнең башына төрле уйлар керә башлады. Ул торып тирә-якны күзәтте. «Буое эзләре күренмиме. Хәзер күп ди бит ул бу якта. Сугыш җирләреннән качып килә ди...». Хәлим берданкасын алып тезләренә куйды. Йокы баскан күзләренә әледәи-әле кар куеп торды. «Әни яткандыр инде. Бер нәрсә белми бит әле ул ә... Иртәгә кич көтәр инде әни мине. Урынны да җәеп куяр... Ашка каз ите сала инде ул иртәгә, әллә кайдан сизеп торам... Ә иртәгә дә, берсекөнгә дә кайтмагач...» Хәлим, хискә бирелеп, башын беркадәр вакыт түбән иеп торды һәм капчыгыннан кәгазь, карандаш алды да, берданка түтәсенә куеп, әнисенә хат язарга тотынды. «Әни, мин киттем фронтка. Син бу хатны алганда мин сугышта булырмын инде. Син минем өчен борчылма, әни, яме. Мин сугышның куркынычсыз җирендә генә йөрим (Хәлим соңгы җөмләне әнисен тынычландырыр өчен генә язды). Хуш, әни. Шык-шык баса алма чуар Дагасы корыч булса, Без дә болай йөрмәс идек, Замана тыныч булса. Улың Хәлим» Хәлим хатны өчпочмаклады да адресын язды һәм, станциягә җиткәч тә салу өчен, онытылып калмасын өчен, тышкы кесәсенә генә сә- лып куйды. Аннан, капчыгын бу


 
 
 
Гобән сен, кечкенә серле капчык белән чикләвек, матур чигелгән кул яулык Хәлимнең уеннан китмәде. Таң атты. Сәяхәтчеләр, бер-бер артлы уянып, башларын күтәрделәр. Хәлим, аларның күңелләрен табу өчен, уен-көлке сүзләр әйткәләп алды. Малайлар кар белән битләрен юдылар, татлы йокыдан соң була торган изерәү бетеп китте. Алар тагын котелокларга ябыштылар. — Ә Нәҗип ник тормый? — Нәҗип, тор инде! Нәҗип тормады. Ул авырый иде. Ул, өченңе көн кич, китү турында киңәшкәндә үк үзен начар сизә иде. Ә кичә кичкә табан кызыша башлады. «Бармаска хәйләли» диюләреннән яки калдырып китүләреннән курыкмаса. ул иптәшләрен берәр көнгә калырга да кыстаган булыр иде. Курыкты. Әз генә дә зарланмыйча, әз генә дә сиздермичә, шушында кадәр килеп җитте (Ятим бала әрсез була, ятим иркәлекне белми шул). Үзен сәламәт күрсәтергә тырышты. Көлгән, шаярган булды. Башкалардан күреп битен кар белән юды. Ләкин, минут саен хәле бетә барып, урнына килеп утырды. Малайлар Нәҗипне капчыклар арасына кертеп ылыслар белән каплап утырттылар. Аш бирделәр — ашамады. Чәйне бер-ике генә йотты да, башын капчыкка төртте. Күзләрен йомды. Ә берәр сәгатьтән йокы арасында саташкалый да башлады. Малайлар хафага төштеләр. Нишләргә? — Нәҗип, без сине кайтарып куябыз. Нәҗип куркып аякларына басты. Шунда ул үзенең бик каты авырганын белде. Аяклары калтыранды. Куз аллары караңгыланып китте. Ләкин Нәҗип үзенең бу хәлдә икәнен һаман сиздермәскә тырышты. — Хәзер тереләм мин... әз генә ятып торам да тереләм... Мин бара алам, дуслар... Ләкин Нәҗип бара алмады. Берничә адым китүгә, чайкала башлады. Аны икс малай ике култыгый- нан җитәкләделәр. Нәҗип барган саен иптәшләренә күбрәк салына 42 Гариф шатты да, әйберләрен ипләп тутырырга кереште. Иң аска гармоней салып калдырды. Гармонь поездга утырмыйча кирәк булмый. Аннан, чәй яныннан телем-телем ташыган ипиләрен тезеп салырга тотынды һәм... әйтерсең, кулы кызган тимергә тиде, капчыктан тиз генә тартып алды. Аннан сакланып кына тагын капчыкка тыгылды. Чү! Кайдан килгән бу!?. Ипиләр арасында тәмәке янчыгы чаклы гына ят капчык!.. Хәлим күзләрен челт-челт йомып капчыкка карап торды. Иптәшләренә карап куйды. Капчык ниндидер түгәрәк нәрсәләр белән тулы иде. Хәлим аны курка- курка гына чиште. «Әбәү, чикләвек! Кем эше бу?» Хәлим берсен ватып карады. 'Ченә дигән тук тешле урман чикләвеге! Мондый чикләвекләрне кызлар егетләр өчен берәмләп сайлап киптерәләр, дигәнне ишеткәне бар Хәлимнең. Ләкин бит Хәлим егет түгел әле. Аның кызлар белән алыш-биреше юк. Чү! Ә бусы нәрсә? Яулык ич! Чиккән яулык!.. «Г» Кем булыр икән бу «Г»? Гөлчәһрә? Галимә? Тагы Гөлчәһ- рә? Г хәрефенә башка кызлар юк бездә. Ә, Гөлгенә бар икән, ләкин ансы искә керми... Хәлим дүрт кызны да күз алдына китереп бастырды. Ул аларның барсына да, син түгелме, дигән төсле күзен йөртеп чыкты, кызлар кайсы елмаеп карап тордылар, кайсы тик басып торды. Гөлгенә иде бу тик басып торганы. Ә берсе оялып баш иде. Бусы Гөлчәһрә иде. Хәлим тагы «Г» гә карады. Аннан тагы дүрт кызны күз алдына китерде. Кызлар бар да көлеп җибәрделәр. Хәлим аларның көлүләрен дә ишеткән төсле булды. — Исмеңне тулы язсаң, кулың калган булыр иде шул, мунча пәрие!;. — диде Хәлим. — Анысы, анысы әле, ә ничек салган ул аны минем капчыкка? Л1енә нәрсәсе гаҗәп!.. һәм бу — чыннан да гаҗәп иде. Хәлим никадәр уйласа да аның очына чыга алмады. Күзләрен йокы баскач, торып, әрлебирле йөрде, битен кар белән юды, учакка агачлар салды, ләкин ни генә эшләмә- 
Замана балалары 
 
 төште. Малайлар берничә тапкыр туктап ял иттеләр. Тагы киттеләр. Ниһаять, Нәҗипнең аяклары сөйрәлә башладылар. — Юк, кайтарып куйыйк без сине, Нәҗип. — Үтерсәгез дә кайтмыйм мин. Миңа сезнең белән рәхәт, дуслар. Анда өйдә бер үзем ятып акылдан язармын мин... Хәлим, котомкасын Фазылга бирде дә, Нәҗипне аркасына күтәрде. Туктый-туктый, Нәҗипне аркадан аркага күчерә-күчерә барганга, юл бик әкрен кыскарды. Станциягә бары кич белән генә барып керделәр. — Нишләтәбез, егетләр? — диде Хәлим, Нәҗипне вокзал скамьясенә кертеп салгач. — Больница бар ди бит монда... — Бар. — Шунда илтик. Бу киңәшне ишеткән Нәҗипнең күзләренә яшь килде. Больницага керсәң, алып калалар. Ул тагын бер тапкыр иптәшләрен үзенең хәзер тереләчәгенә ышандырырга тырышып карады. Аңа ышанмадылар. — Анда бер-ике көннән терелтерләр, без сине көтеп тбрырбыз,— дигәч Нәҗип, ниһаять, больницага керергә риза булды. Ләкин Нәҗипнең эше бер-ике көнлек кенә түгел иде. Врач Нәҗипнең үпкәләре шешкәнлекне әйтте. — Берәр айсыз да аякка баса алмас, — диде врач. Нәҗип елап җибәрде. — Сез китәсез инде, әйе? Малайлар бер-берсенә карашып куйдылар. Ялганларга? Авылга кайтып торабыз дияргә? Юк, кирәк түгел: — Без китәбез, Нәҗип. Без сиңа хат язарбыз, Нәҗип. Терелгәч үзең килерсең, Нәҗип... Малайлар Нәҗип алдына үзләренең капчыкларыннан поездда ашап барырга билгеләнгән каз итләрен, атлан майларны, кабартмаларны чыгарып куйдылар да, исәнләшеп чыгып киттеләр. Мондый минутлар олы кешеләр өчен дә ямансу булалар. Нәҗип өчен, бала өчен, сугышның беренче көннәрендә үк әтисез калган, озак тормый әнисен дә күмгән ятим бала өчен ямансулык берничә тапкыр көчлерәк булды һәм ул үксеп-үксеп елап җибәрде. Поезд килер, утырырбыз да китәрбез, дип хыялланганнар иде малайлар, — өч-дүрт көннән барып та л|итәрбез, дигәннәр иде. Алай булып чыкмады. Пассажир поездлары күп килделәр, ләкин утыртмыйча узып киттеләр. Гаскәри эшелоннар да килделәр, аларга да утыртмадылар. Утыртмасалар, бер утыртырлар әле!... Малайлар хәзергә өс-башларын хәрбиләштерүне дәвам иттеләр. Хәлимнең өстендә әтисенең өр-яңа кара сукно бишмәте иде. Аны Хәлим, госпитальдән соң авылына кунакка кайтып баручы бер татар кызылармеецыннан кыршылып беткән яшел хәрби пиджакка алмаштырып алды. Хәзер аның чалбары гына хәрби түгел. Ләкин зарарсыз!- Пиджагы тезеннән әллә кайда түбән төшеп тора, шуңа күрә чалбарның нинди икәне күренми иде. Тик менә гражданнар сугышы вакытында өч ел буена яңгырда, җилдә, кояш астында булу, ә соңыннан очырмада яту аркасында шлемның кызыл йолдызы агарып беткән иде. Аның да җаен таптылар: Фазылның күлмәге кызыл икән, шуның итәген кисеп алып, шлемга яңа йолдыз тектеләр. Мәгъсум менә дигән сукно чалбарын кат-кат юа-юа агарып беткән, эт өрдисә таралып китәргә торган юка яшел галифегә алмаштырды. Ү]зенең әле бер хәреф тә язмаган шәмәхә карандашын, ике дәфтәрен бер канаты китек кызыл йолдызга алмаштырып алды, йолдызны пилоткасына кадады да, китек канаты урнына кызыл карандаш белән пөхтә генә итеп канат ясап куйды. — Әз генә дә беленми. Ну булды бу!.. Арттан килеп кире алмас микән, малайлар? — Әйдә, поезд кузгалып киткәнче урманга кереп торыйк... Малайлар, әлбәттә, мыекны да онытмадылар. Биредә эш юк, искә төшкән саен мыекның кирәген бирделәр... — Зур шәһәрләрдә мыек мае са- 43
Гариф Гобәй 
^4 
 
 
талар ди. Шул майны да сөртеп җибәрсәң, хәзер бәреп чыга ди инде... — Алып сөртербез әле, Хәлим, яме? — Сөртербез, билгеле. Малайларга станциядә күңелсез булмады. Алар көн дә вокзалга кё- реп йокладылар. Биредә төрле милләт кешеләре булып, күбрәге Москва, Ленинград шәһәрләреннән эвакуация тәртибендә ерак тылга баручы .хатынкыз һәм бала-чагалар иде һәм алар арасында йокы, әнп җәеп биргән җылы йомшак урындагыга караганда да, татлырак булды. Чөнки биредә аларның аякларын. башка пассажирларныкы белән беррәттән таптап киттеләр, аларга да башкалар рәтендә, товарищ пассажир, дип эндәштеләр, «эй, подвинься, гражданин», дип кычкырдылар. Хәлимгә бер әби төнлә белән хәтта, товарищ военный, диде. Я, авылда кайчан күрер иде малайлар мондый хөрмәтне!.. Вокзал артында гына урман. Каен урманы. Малайлар иртән тордылар да шунда чыктылар. Учак ягып, бәрәңге шулпасы пешереп ашадылар. Бусы әнинең бәйрәмнәрдә пешерә торган тәмле ашларыннан да тәмлерәк булды. Аннан малайлар ауга киттеләр. Кайттылар да тагы бәрәңге шулпасы пешерделәр. Ә куян?.. Шулай да бер тапкыр малайлар, һич ялган түгел, берьюлы өч куян атып кайттылар. Тәҗрибәле аучылар өчен дә сирәк очрый торган бу хәл малайларны сөйләп бетергесез шатландырды. Ләкин иртә шатландылар малайлар. Ой, куяннарга тидерә алмаган гына булсаларчы!.. Малайлар куяннарның берсен, ин. симезен пешереп ашадылар. Арт санын, иң тәмле җирен Нәҗипкә керттеләр. Икесен сатарга алып чыктылар. — «Әнә анда нинди кызыл алмалар өелеп тора. Куянны сатабыз да, .шуларны алып ашыйбыз». Малайлар куяннарны базарга аның өчен генә дә алып чыкмадылар, үзләренең мылтыкны тиккә генә асып йөрмәгәннәрен дә күрсәтергә кирәк ич. Югыйсә сөт сатучы хатыннар узган саен «Куяныгыз кайда?» дип кычкырып калалар, менә күрсеннәр инде... — Озаграк йөртик әле, Хәлим, бар да 
күрсен. — Тегесен дә элек базарда йөртәсе калган, шак катсыннар иде. Сөтче хатыннар бусына да җитәрлек шак каттылар. Ә бер кеше, пальтосы тулы җиз төймәле кеше, җәнлекләрне әйләндерә-әйләндерә карады да, мыек астыннан гына елмаеп куйды: — Ерак барып йөрергә дә туры килмәгән, күрәм... — Юк... әнә теге йорт янына килгәннәр иде... Бах та бах мин алар- ны... Кеше Хәлимнең башыннан сыйпады: — Булдыргансыз, булдыргансыз, нәрсә әйтергә... Ләкин сез беләсезме, боларны Фәррах абзыйга'алып керегез, станция начальнигына. Ул болар өчен сезгә, сорасагыз, поездын да кызганмас... — Поездын да кызганмас? Ул, бәлки, шуның өчен безне утыртып та җибәрер әле!?. Малайлар, Шатлыкларыннан кая басканнарын да белмичә, станция начальнигы кабинетына атылып килеп керделәр. Начальник нидер язып утыра иде, малайларны күрүгә башын күтәрде. — Абый, сезгә куян кирәкме?..— диде Хәлим, шатлыгыннан урынында басын тора алмыйча... Начальник башта Хәлим кулындагы җәнлекләргә күзен җемелдә- тәҗемелдәтә карап торды, аннан зур корсагын ике кулы белән тотып, озаклап көлде: — Беренчедән, болар куян түгел, шәйтан алгырлары, ә йорт куяннары, — диде ул көлүеннән бераз айнып, — икенчедән, Хәерниса җиңгә- гезнекеләр... Берсен кайда куйдыгыз?.. Хәлим эшнең нәрсәдә икәнен бик тиз төшенде. Бер кызарынды ул, бер агарынды. Ярылса, җир тишегенә кереп китәрлек булып оялды.

Замана балалары 
45 
 
 
Бик мескен генә итеп җавап бирде: — Без ансыи ашаган идек инде, абый... — Ашаган идегез?.. Начальник телефон шалтыратты. — Квартираны... Хәерниса, бүреләрне каһәрләүдән тукта! Кроликларың табылды... Ә юк, мәшәкатьлә- нергә туры килмәс. Әйе, суйганнар... Өчесен дә... ә берсен суйган өчен алып калганнар... Ә мин аңладым... Кереп ал. Бик симез күренәләр... Начальник трубканы элде дә, тагы зур корсагын ике кулы белән тотып, көлде: Ах, фәлән-төгән нә- мәрсәләр... — диде начальник. — Беләсезме сезне моның өчен нишләтергә кирәк иде... Ярый инде, бүген “көне андый түгел. Бәйрәм бүген. Немецны Москва яныннан фчт бүген... Әйдә, ярар. Барыгыз,, Хәерниса >киңгәгез килеп кергәнче, сыздырыгыз... югыйсә ул... Тын алырга да куркып торган малайлар, мондый хөкемне ишетүгә, чигенә-чигенә артлары белән ишеккә килеп бәрелделәр. Берсен- берсе этәтөртә йөгергәндә тышкы ишектән кереп килүче бер хатынны (начальник хатыц^ш) бәреп ектылар. Тимер юлның теге ягында көлешеп торган сөтче хатыннар һәм әлеге җиз төймәле кеше нидер кычкырып калдылар. Хәлимнәр алга-артка карамыйча, урманга шылдылар. Капчыклар, күтәреп килгәндә авыр булса да', станциядә бик тиз җиңеләйделәр. Башта бәрәңге бетте. Он да бик әз калды. Малайлар сакланып кына, әз-әз генә ашый башладылар. Хәлим, ашамлык бетәр дә иптәшләр кайтып китәр, дип куркып, бөтенләй ашамас булды. Бара-тора малайларның котомкаларында бер нәрсә дә калмады. Серле куллар салган чикләвекне дә инде бүлгәләп ашап бетерделәр. Буш капчыклар кешене шиккә төшермәсен, дип малайлар капчыкларына урманнан агач ботаклары җыеп салдылар. Вокзалга кереп су эчтеләр, чыктылар да поезд көттеләр. Сугыш кораллары төягән эшелоннарны карап йөрделәр. — Ну корал да бар икән, малайлар... — Бар икән. — Бу танкны гына карагыз әле, 
малайлар... — Кара, теге пушка бер үзе бер вагонга көчкә-көчкә сыйган... — Әйяй... — Кара әле, болары җимерелгән, Хәлим. — Немецныкы икән болар, Хәлим, менә фашист билгесе. — Әйяй, коймак урнына изелгән. Аларны кайда алып баралар инде, абый? — Заводка, эретеп яңаны ясарга. Малайлар эшелоннар тирәсендә йөрделәр-йөрделәр дә больницага кереп, сестралардан Нәҗипнең хәлен сораштылар. Менә бер тапкыр Нәҗип, коридорда иптәшләренең тавышларын ишетеп, урныннан торды, әкрен генә, сестралар күрмәгәндә генә, коридорга чыкты. Инде чыгып киткән иптәшләре артыннан тышка йөгерде. — Алып китегез мине, дуслар... Мин тереләм инде. Ятмыйм мин анда, бик күңелсез анда, — диде ул. Иптәшләре аны кереп ятырга үгетләделәр. Нәҗип туктап торган поездларга таба омтылды, иптәшләре аны җибәрмәделәр. — Әйдә, кер, Нәҗип. — Юк, кермим... Минем антым бар. Мин аны каным белән яздым. Минем үчем бар. Иң явыз дошманда, мине әтисез калдырган дошманда минем үчем... Барып антымны үтәмиче, әтием өчен үчемне алмы йчы... Сестралар, йөгереп чыгып, Нәҗипне тотып алдылар һәм больницага алып кереп киттеләр. Хәлимгә Нәҗип аеруча кызганыч булып китте. Ул өч көннән бирле «сат, сат» дип аптыратып бетергән кызыл фуражкалы кешене эзләп табып, берданкасын сатты һәм бөтен акчасына базардан алма, мандарин, прянник, чикләвек алып, сестрага кертеп бирде: — Нәҗипкә бирегезче шуларны, апа.
Гариф Гобәй 
46 
 
 
 
бирле әз генә дә йокы күрмәү Хәлимне тәмам хәлдән тайдырды. Вагоннарга талашып, кешеләрне этеп- төртеп менәргә кирәк, ә андый көч Хәлимдә юк иде инде. Ул, рәт-рәт тезелеп яткан рельслар аркылы аякларын көч-хәл белән күтәреп ала- ала. перронга менде. Бориына килеп бәрелгән берничә төрле ашамлык исе аның башын әйләндереп, исертеп җибәрде. Әнә бер хатын килә. Зур табак күтәргән. Табагында ит, кайнар ит. Булары чыгып тора. Ай, исе нинди тәмле!.. Хәлимнең әнисе дә шундый тәмле пешерә иде итне. Бүген дә пешергәндер әле. Тәкә суярга калган иде бит ул, суйды микән?.. Әнә бер зур хатын кечке- нә-кечкенә ипиләр тоткан. Абау, нихәтле күп... Аң-ай бәрәңге котлеты!.. Ай ничек күп! Ничек кызарып пешкән! Хәлим, түземен җуеп, күзләрен йомды. Бер минутта ул, капчыгыннан гармонен алып сатарга да ит, ипи, бәрәңге котлеты алып туйганчы ашарга уйлады. Икенче минутта бу уеннан кайтты. Узган сабан туенда бирделәр бит ул гар- моньны Хәлимгә. Көрәшкән өчен. «Өч-дүрт елдан с әтиең буласың икән, егет, молодец», — диде анарга авыл советы председателе, — «Мә уйна. Уйна, егет!..» Хәлим, гармонен яңадан капчыгына салды. Ә хәле торган саен бетә барды. Борынын тәмле исләр кытыклады, авызыннан сулар килде. Менә ул кинәт, исенә төшеп, каушыйкау- шый, кулын эчке кесәсенә тыкты, аннан әлеге яулыкны тартып чыгарды. Сигезгә катлап салынган яулык таралып китте. Нинди нәфис ефәк!.. Ой, нинди нечкә итеп кызыл белән чигелгән аның читләре! Ә бер читендә нинди нәфис роза чәчәге! Ой, нинди матур яулык! Кечкенә ипиләр күтәргән зур хатын һәм башка хатыннар яулыкка кулларын суздылар: — Сатамсың, малай? — Мә, кил, ит бирәм, егет. — Кәбестә пирогы телисеңме? — Мә, кайнар сөт эч. Кил, күмәч белән сөт бирәм.
— Барсын да? — Барсын да. Әз-әзләп кенә бирегез сез аларны. Бары бишенче тәүлеккә чыкканда гына Хәлимнең куллары беренче тапкыр вагон тоткасына ябыштылар. — Малайлар, калмагыз! Поезд кузгалып китте. Хәлим тагы иптәшләренә эндәште: — Фазыл! Мәгъсум! Иптәшләре җавап бирмәгәч, Хәлим тагын эндәшеп карады һәм артыннан өерелеп керүче халыкны аралап коридорга чыкты. — Икенче вагоннарга утырдылар микәнни?.. Хәлим этелә-төртелә бер вагоннан икенчесенә керде. Бөтен вагоннарны йөреп чыкты. Ләкин иптәшләре бер кайда да юк иде. — Утыра алмаганнар... Их... Хәлим беренче станциядә төшеп калды. Москва ягыннан килә торган поезд баскычына ябышып яңадан үз станцияләренә кайтты. Ләкин иптәшләре анда да юк иде. Хәлимнән мылтык сатып алган кызыл фуражкалы кеше аларның әле күптән түгел генә Москва ягына бара торган хәәби поездга утырып китүләрен әйтте. Кызганды бу кеше Хәлимне һәм икенче көнне поездга үзе утыртышып җибәрде. Ләкин берничә станция үтүгә Хәлимне төшереп калдырдылар. Хәлим тагы утырды, тагы төшерделәр... Хәлим арды, ачыкты. Ачлык, йокысызлык шуның өсте- нә кандукторларның орышулары Хәлимнең дәртен суыта башладылар. Ләкин Хәлим боларның берсенә дә әһәмият бирмәскә тырышты. Ә менә ялгызлык... Бусы аны нык борчыды. Иптәшләреннән калу аны нык көнләштерде. — Алар әллә кая барып җиткәннәрдер инде... Зарар юк. Мин дә барырмын. Барырмын. Төшерсәләр, тагы утырырмын, тагы утырырмын... Ләкин төшерүләр бик күпкә китте. Тугыз төшергәч, Хәлим унынчы тапкыр утырырга омтылмады. Ниһаять, ачлык, дүрт-биш көннән 
Замана балалары 
47 
 
 
— Нәрсә бирсәгез дә ярар. Тизрәк бирегез генә... Хәлим яулыкны, каушый-каушый, беренче очраган хатынга сузды. һәм... Хәлим яулыктагы «Г»не күрде, «Г» селкенеп куйган төсле булды... Менә «Г»нең түгәрәге бик чибәр бер кыз башына әйләнде. Гөлчәһрә!.. Юк, Галимә ич!.. Гөлгенәме әллә?... Кыз — «Оятсыз, оятсыз...» дигән төсле башын чайкап торды. Хәлим, аны әйбәтрәк күрү өчен, күзләрен зуррак ачты. Кыз югалды... Хәлим яулыкны кире алды, яулык иясе анарга кинәт якын булып китте. Якын, бик якын... Хәлим килгән юлына борылып карады. «Кем соң син?» һәр вакыттагыча назлы көлә-кө- лә Гөлчәһрә йөгереп узды. Тагы икенче Гөлчәһрә телен чыгарып Хәлимне үчекләп куйды. Бик төз, бик ак тешләрен күрсәтеп Галимә шаркылдап көлде. Уйчан, сипкелле, матур кара күзле кыз Гөлгенә, сагышлы елмаеп куйды да, томанга әйләнеп күздән югалды. Хәлим, керле кулларыннан тап төшерүдән сакланып, яулыкны бармак битләре белән генә катлады да, яңадан эчке кесәсенә салып куйды һәм башын күтәрде. Ниндидер көч аның аякларын хәрәкәткә китерде. Хәлим вокзал баскычына килеп утырды. Капчыгыннан гармоней алды да, башын бер якка салып, күзләрен тәмле йомып, уйнап җибәрде: Кай илләргә барып коя икән Борылыпборылып аккан агым су? Бергә торган чаклар рәхәт иде, Аерылышу икән ямансу... Их, җыр! Җыр!.. Нәрсә тиң соң сиңа ялгыз калган чакларда, эч пошкан минутларда!.. Хәлим тагын берне сузып җибәрде. Ул үзенең алдында аяклар — киез итекләр, күн итекләр, калошлар күрде. Алар торган саен күбәя бардылар. Хәлим оялып гармонснын мехларын кысты. — Я, уйна әле... — Уйна, кәбәм, уйна... ♦ — Уйнарга? Уйнарга була... Хәлим дүрт бармагы белән гармонь телләрен өстән аска таба сир- пеп 
төште, һәм... иххх-маа!.. Идел бит ул, тирән бит ул, Тирән бит ул, киң бит ул, Караңгы төн, болытлы төн, Без аерылган төн бит ул. — Цгарамы? — В 6 та, кәбәм, бу цгара. — Пичункаларны нитеп-нитеп йибәрә... — Да-а... Хәлим гармонена тагы да ята төшеп тартып җибәрде һәм шул вакыт бик калын бер тавыш ишетте: — Әй-й! Мала-ай!.. Хәлим, башын күтәреп, тавыш килгән якка карады. — Малай, кил әле, бире кил! Хәлим, уйнавыннан туктап, ур- ныннан күтәрелде. Чакыручы кулын изәде. ' — Бире кил, малай, бире!.. Хәлим, гармоней ике кулына тоткан килеш, чакыручыга таба китте. Чакыручы кызылармеец иде. Ул ишеге ачык пассажир вагоннарының берсенең баскычына утырган иде. Хәлим килеп җитәрәк сикереп төште һәм янәшә путьтәге рельска утырды. — Утыр әле, егет, шунда. Сызып җибәр әле берне, йөрәккә үтеи керә торганны. — Баягы ишене. — А по русски умеешь? Хәлим ишетмичә калды. Ул русча эндәшүчегә сораулы карады. Хәлимне чакырып китергән кызылармеец әйтеп куйды: — Уйна, уйна, егет. Әйбәт уйнарга гына куша ул сиңа... Ты молчи, Степан! Хәлим сызып җибәрде: Аклы ситса күлмәгемнең Якаларын кем уйган, « Их... Исмең матур кемнәр куйган Сине күреп кем туйган. — Һәйбәт уйныйсың малай. — Гармонь шәп аның. — Гармонь што, моң шәп аның. Вәт шуңар әйбәт чыга... — Сат, малай, гармонеңны!

Гариф Гобәй I 
 
 Хәлим гармоней күкрәгенә кысты. •— Кайда бара икән, сора әле. — Москва ягына, ди бит. — Безгә утырмас микән. — Утыр безнең вагонга, малай. Моны әйтүченең петлицаларында өчәр дүрт почмак иде. Бер ягында наган, икенче ягында мәктәп военругыныкыннан да әйбәтрәк сумка иде. Хәлим урныннан сикереп торды. Аның күзләре очкынланганнан-оч- кынлана бардылар. Ул үзе сизмәде, күзләре атылып чыгарга җиттеләр. — Ярыймыни, абый? — Кемгә юк. кемгә ярый. Арттагы вагоннар янында свисток бирделәр. Поезд кыска гына кычкыртып куЛды. Вагоннар бер-бер артлы кузгала башладылар. Кызылармеецлар Хәлимне вагонга тартып алдылар. Поезд станциядән чыгуга вагон ишеген ябып куйдылар. Вагон уртасындагы тимер мичкә ягып җибәрделәр. Бер кызылармеец зур чиләкләрдән котелокларга аш бүлә башлады. Икенчесе зур-зур итеп ипиләр кисеп куйды. — Ашыйсыңмы, малай? — Нинди малай булсын ул, гар- моньчы — значит, егет. Сал, гар- моньчы егеткә куерагын. Ипинең дә зуррагын куй. Күрәсең нинди ябык... Аннан соң ул безгә нитәр... уйнар. Хәлим, ач дип белмәсеннәр өчен, комсызланмый гына, әдәп белән генә ашый башлады һәм бик тиз онытылып, кызып китте. Итек кунычында ни гомер туңып яткан зур өрәнге кашык, котелок белән авыз арасында, күз иярмәс тизлек белән йөри башлады. Ашап туйгач Хәлим гармоней сузып җибәрде. Иртәгә дә сузды. Аның иртәгесенә дә... Казан инде әллә кайда калды. Кызылармеецлар инде күбрәк Москва турында сөйләшә башладылар.
 
(Дәвамы бар)