Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН ИЛ ӨЧЕН


(Хәрби корреспондент язмалары) Җиңү! Нинди кадерле, нинди олы, нинди кыйммәтле сүз ул. Бу сүздә никадәр шатлык, никадәр тантана һәм мәртәбә бар! Ничаклы зур горурлык белән без: «Безнен эшебез хак эш, — без җиңдек!» — дип әйтәбез. Ватан сугышының бөтен дәһшәтләрен башыннан кичергән, алты тапкыр яраланган рус солдаты Василий Андреевич Ковалевны хәтерлим мин. Без аның белән соңгы тапкыр 1945 елның 9 нчы маенда очраштык. Ул бронепоезд янында, ниндидер бер тимер кисәге өстенә утырып, трубка тарта һәм. җирән мыекларын бармаклары белән бөте- рә-бөтерә, үз алдына елмая иде. Без, бер-беребезне җиңү белән котлап, кочаклашып үбештек. — Менә безнең урамда да бәйрәм. — диде ул бераздан. — Нинди көчне, нинди аждаһаны җиңдек бит! Менә дигән Европа илләре аңа каршы тора алмадылар. Без тордык! Ташлар янды, тимерләр эреде— без барыбер тордык! һәм торып кына да калмадык, аның үз өненә бәреп кереп, тез чүктердек! Менә мин гади солдат акылым белән уйлыйм: бөтен дөньяның байлыгын талап, әллә нихәтле илнең сугыш коралын кулга төшереп, безнең илебезгә искәртмәстән бәреп кергән фашистлар Германиясен зир- зәбәр китерер өчен совет халкы, Совет Армиясе, совет державасы нинди искиткеч чыдамлыкка һем куәткә ия булырга тиешләр иде! һәм бу шатлыклы көн килсен өчен иптәш Сталин никадәр еракка күрергә тиеш булган! /Хәзер бу сөйләшүгә ике ел вакыт үтте инде. Ләкин батыр рус солдатының җиңү шатлыгы белән ба ^кы- ган йөзе һаман минем күз алдымда. Ул онтылырлык түгел. Киресенчә, еллар үткән саен ул ачыклана гына бара. Мин таушалып беткән блок-но- гымны актарам һәм аның битләреннән минем өчен, Ковалев кебек үк, чиксез кадерле булган бүтән сугышчан дусларымның якты образлары калкалар. Алар гади солдатлар, кечкенә кешеләр иде, ләкин алар зур эш өчен, Туган ил өчен дошманга каршы сугышып йөрделәр. Алар турында сөйлисе килә. 1. ВАРАНГЕР-ФИОРДТА Ерак Норвегия җирендә, Варан- Ике разведчик, Кәримов белән гер-фиорд бухталарының берсендә Баландин, текә тау башына күтә- булды бу... релделәр. Түбәндә, ак томан эчен- 
Туган ил өчен 
53 
 
 
дә, тын фиордлар җәелеп ята иде. — Дөнья чите шул була торгандыр инде. Моннан ары диңгез генә бит, — дип пышылдады Кәримов.— Безнең Кама тамагында мондый тынлык таң алдында да булмый. — Әкрен, син! — дип, Баландин аның җиңеннән тартты. — Тыңла, авызыңны ачма! Түбәннән, томан эченнән, тонык кына булып, тимер чылбыр чыңлавы ишетелде. Разведчиклар алга- рак шуыштылар һәм түбәнгә карадылар. 1 — Менә сиңа кирәк булса! — дип Кәримов гаҗәпләнде. — Пароход тора ич, немец пароходы! Әлбәттә, немецныкы. Бүтән кемнеке биредә посып торсын... Чыннан да, гаҗәпләнергә урын бар иде. Төньякта һөҗүм итүче гаскәрләребез алдыннан килүче өлкән лейтенант Покромовичның разведчиклары, менә бер тәүлек инде, юлларында бер җан әсәре дә очратмыйча, фиордлар буйлап көймәләрдә йөзәләр иде. Яр буйларын тикшерер өчен әледән-әле төшерелеп киленгән сугышчылар да бер тәүлек буенча бер немецны да очратмадылар. Тирә-якны үлем тынлыгы чолл- гаган иде. Кинәт — чын парохоД! Ярты сәгатьтән соң Кәримов белән Баландин пароход турында командир Покромовичка хәбәр иттеләр. Чиксез кыю һәм тәвәккәл өлкән лейтенант җанланып китте. — Эләктерәбез, егетләр, — диде ул күзләрен уйнатып. — Корыда «телләр» очрамый икән, диңгездән алабыз. Көймәләргә утырып, судан һөҗүм итәбез. Бер төркем сугышчыларны корыдан бәрер өчен калдырам. Томаны ни тора! Разведчиклар барлыгы егерме кеше иде. Ә томан эчендә егерме кеше кырык булып, сиксән булып күренәчәк! Покромовичның көймәләре немец иароходыннан бер километрда, тар гына яшькелт бухтада туктаганнар иде. Разведчиклар, вакытны әрәм _ итмичә, көймәләрне суга төшерделәр. Покромович, үзе көймәгә актыккы булып утырды һәм, ярдан һөҗүм итүчеләргә: 
— Карагыз аны, вакыты җиткәнче сулыш алуыгыз ишетелмәсен, ә вакыты җиткәч яшендәй яшнәгез!— дип кисәтү ясады. Көймәләр диңгездән калкып чыккан кара кыялар төбеннән йөзделәр. Чүпрәк белән уралган ишкәкләр, әйтерсең, мамык эченә батырыла- лар иде, «чулт» иткән тавыш та ишетелмәде. Шулай, тавыш-тын чыгармыйча байтак барганнан соң, томан эчендә немец пароходының тонык күләгәсе күренде. Покромович көймәләрнең берсен туктатты һәм пыачуга сез дә ут ачарсыз. Немецлар, томан эчендә тагын бик күп көймәләр булырга тиеш, дип уйласыннар, — диде. Аннары 
Покромович кулын изәде. Көймәләр тагын алга киттеләр. Тирән тынлык эчендә кинәттән генә бәргән автомат чиратлары аеруча көчле яңгырадылар. — Алга! — дип кычкырды Покромович. Ишкәкчеләр каерылып селтәнделәр. Көймәләр бөтен тизлекләрендә пароходка таба ыргылдылар. Яр буйлап килүче разведчиклар, шулай ук, югарыдан палубага ут ачтылар. Артта калдырылган көймә дә, бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, ата башлады. Куе томан белән капланган палубага йөгереп чыккан немецлар үзләрен ут боҗрасы эчендә калган дип, аларга бик зур көч һөҗүм итә дип тойдылар. Алар, котлары очып, тимер бортлар артына сыендылар, ләкин совет разведчикларының яңгыр кебек яуган пуляларыннан котылу, юк иде., Ут һаман көчәйде. Покромовичның көймәләре пароходны урап алдылар. Бераздан немецлар, рус сүзләрен бозабоза: — Атмагыз! Биреләбез! —• дип кычкырдылар. Палуба өстенә ак флаг күтәрелде. — Өскә, палубага! — дип кычкырды Покромович. Разведчиклар,
шылдап кына: — Сез монда каласыз. Без ут 
Г. Әлсәләмов 
54 
 
 
түбәнгә төшерелгән траплар буйлап, ашыга-ашыга югары менеп киттеләр. Болар барысы да бик кыска вакыт эчендә булды. Немецлар, акларына килергә өлгергәнче үк коралсызландырылып. палуба почмагында автоматчылар белән уратып алынганнар иде инде. Бары шунда гына немец диңгезчеләре үзләренең никадәр алданганлыкларын сизделәр. Палубада барлыгы егерме разведчик иде. Немецларның берсе түзмәде, гаҗәпләнүеннән акайган күзләрен якякка йөртеп, — Сез... сез шул гынамы? — дип сорады. — Шул гына! — диде Покромович хәйләле көлемсерәп һәм иптәшләренә күз кысты. — Аз дип беләләр, — диде. Разведчиклар шаркылдашып көлеп җибәрделәр. Покромович үз отрядының яртысын әсирләрне тылга озату өчен билгеләде. — 1Үзем биредә калам, — диде ул, — күрәсезме нинди пароход? Танкер! Нефть белән тулы. Аның янына нефть алыр өчен бүтән юлбасарлар килергә тиеш. Аларны каршы алмыйча булмый бит. Баландин! — Тыңлыйм: — Конвойның өлкәне итеп сине билгелим. Карагыз, юлда, үткәндәге шикелле, маҗаралар булмасын. — Бу юлы, иптәш командир, маҗараларсыз гына. — Ярый, ярый. Ләкин күзләреңне уйнатма! Баландиннар немец диңгезчеләрен алып киткәч, пароходта барлыгы ун кеше калды. Покромович, сугышчылары белән бергәләп, танкерны тикшереп чыкты, аннары тимер борт кырыена килеп сөялде. Томан күтәрелә башлаган иде. Бу аны борчыды. Әгәр дә немецлар алдан бер-бер нәрсә сизсәләр эшләр кыенлашачак. Ун-уибпш минутлар чамасы вакыт үтте. Күтәрелә башлаган томан яңадан куерып китеп, текә" кыялар арасыннан агыла-агыла, фиордлар өстенә сарылды. 
Хәзер яр түгел, танкерның трубасы да күренми иде. — Менә монысы шәп, — диде Покромович эченнән. Шуннан өлкән лейтенант, үзе дә сизмәстән, туган яклары турында уйлый башлады. Бөтен балалык чорын үткәргән Белоруссия урманнары күз алдына килде. Ул аларны никадәр ярата, никадәр сагына иде! Томан яңадан сыеклана төште. Еракта кара төтен баганасы калыкты. Капитан күперендә күзәтче булып басып торган сержант Кәри- MOB: — Иптәш командир, горизонтта төтен! — дип кычкырды. — Урыннарыгызга!—дип команда бирде Покромович, ләкин килүче катерның шаулавы бары ике сәгать чамасы вакыт үткәч кенә ишетелә башлады. ■ Танкерда кешеләр барлыгын белдерү өчен, сугышчыларның берсе, Покромовичның кушуы буенча, тимер чылбырны тартып шалтыратып куйды. Катер, барлык утларын сүндергән килеш, танкер янына туктады. Разведчиклар, запаллары куелган гранаталарын кулларына кыс&п, тимер борт артына посып торалар иде. Катер капитаны немецча нәрсәдер сорады. Җавап урынына катерга гранаталар очтылар. Шуның артыннан ук камандир: — Катерга сикерергә! — дип кычкырды. Плащ-палаткалары җилдә җилфердәгән разведчиклар, әллә нинди сәер кошларга ошап, катер палубасына очтылар. Аннары граната шартлаулары, автомат тавышлары, ыңгырашулар, сүгенүләр, уннарча дагалы итекләрнең тимер палубада дөбердәүләрен барысы бергә
Туган ил өчен 
55 
 
 
кушылып, тоташ бер үкерүгә әверелделәр. Ләкин биш минуттан бу шаушу тәмам басылды. Катерда бер генә тере немец та калмаган иде. Анда сугыштан кызган разведчиклар гына йөрделәр. Иц актыктан аппарат янындагы немец радисты үтерелде. Ул русларның һөҗүм итүләре, танкерның һәм катерның алар кулына эләгүләре турында үзләренең рейдтагы корабларына хәбәр бирергә өлгергән иде бугай. Палуба буйлап, Покромовичның көчле тавышы яңгырады: — Кингстоннарны, люкларны ачарга! Разведчиклар арасында диңгез сүзләрен аңлаучылар булмаса да, командирның фикерен барысы да төшенделәр. Ачарга мөмкин булган бөтен капкачлар ачылдылар. Катер эченә су тула башлады. — Танкерга күчәргә! — диде Покромович. Берничә минуттан катер су төбендә югалды. Разведчиклар танкер палубасына җыйналгач, кайсыдыр: — Монысын да фиорд төбенәме? — дип сорады. 7 — Юк,, — диде Покромович. — Л1онысын немецлар үгзләре төпкә 
җибәрер. Безгә көтәргә генә кирәк. һаман да капитан күперендә басып торган Кәримов: — Горизонтта дошман корабы! — дип кычкырды. Покромович немец биноклен күзләренә куеп карады да: — Канонер көймә килә... — диде һәм сугышчыларына танкердан китәргә боерык бирде. Разведчиклар, танкердан киткәч, ни булганын күзәтер өчен, тау башына яттылар. Канонер көймә танкерга 400 метрга кадәр якынлашты. Аннары, тауларда меңнәрчә яңгыраш тудырып, туплар гөрселдәгәне ишетелде. Канонер көймә танкерга ут ачты. — Бик шәп,—дип елмайды Покромович, — немецлар үзләренең буш танкерлары белән сугыша башладылар. Гитлерчылар өзлексез аттылар. Берничә снаряд нефть баклары урнаштырылган трюмга тиде. Танкерда ялкын күтәрелде һәм аның кызгылт шәүләсе фиордлар өстенә җәелде. ... Разведчиклар, шул кызгылт шәүләгә борылып карый-карый, таш- таулар аша Киркенеска, үз частьларына кайтып киттеләр. Бу чиксез кыю һәм оста операция өчен өлкән лейтенант Георгий Покромовичка Советлар Союзы Герое исеме бирелде. 15. XI. 44. Норвегия. 2. СУГЫШЧАН ДУСЛАР Алар биеклекне штурмлыйлар иде. Текә һәм кыялы иде ул биеклек. Сержант Павел Артамонов иң алга чыкты. Аның артыннан Павелның сугышчан дуслары — ефрейторлар Шалва Папхадзе һәм Булат Мансуров — тауга кызу-кызу үрмәләделәр. Аларга- каршы немецлар тау ярыгына урнаштырылган дзоттан сиптерделәр. Ләкин батыр дуслар, теләсә генә нәрсә булса да, бу дзотны шартлатырга һәм бөтен подразделениега юл ачарга булдылар. Ара якынайганнан-якыная барды. Кара амбразурада сикереп, дерелдәп торган ялкын ачык күренә башлады. Артамонов аңа төбәп танк гранатасы ыргытты һәм иптәшләренә борылып, — Алга, алга, . дуслар! — дип кычкырды. Бәләкәй Мансуров таш артыннан сикереп торды да, тауга йөгерде. Папхадзе да күтәрелде һәм алга омтылды. Ләкин нәкъ шул чакта аның янында дошман гранатасы ярылды. Кинәт бик якты булды,, аннары караңгылык басты. Папхадзе чайкалып китте, егылды һәм текә таудан түбәнгә тәгәрәде... Дошман траншеясы буйлап алга барганда Артамонов Мансуровны күреп, — Шалва кайда? — дип сорады. 
Г. Әлсәләмов 
56 
 
 
— Белмим, — диде Мансуров әкрен генә. Артамонов аның күзләренә карагач, барысын да аңлады. — Их, саклый алмадык дусыбызны, — диде ул һәм алга йөгерде. Берникадәр вакыт Мансуров та аның артыннан барды, аннары чйт- кә борылды. Немецларны траншеяларының икенче линиясеннән бәреп чыгарганда, дуслар яңадан очраштылар. Мансуров бүрексез иде. аның шинеле берничә урыннан ертылган. Күрәсең, ул әле яңа гына кул сугышында булган. Ул Артамоновны алданрак күрде һәм авыр сулый- сулый: — Шалва юкмы? — дип сорады. — Юк: — Их, бу дошманнар! — дип ачу белән пышылдады Мансуров: — өч немецны аттым, берсен буып үтердем. Ләкин Шалва өчен бу аз. Бик аз! Дуслары каты сугыш алып барган чагында, канга буялган, бәргәләнеп беткән, ярым тере Папхадзе упкын төбендә ята иде. Ниндидер бер могҗиза аркасында гына ул тере калган, ләкин упкыннан чыга алырлык хәле юк иде аның. Куллары һәм аяклары эшләмиләр иде. һушына килгәч, ул биек күктә зәңгәр йолдыз күрде. Җемелдәп торган бу йолдыз аны, гүя, каядыр еракка-еракка чакыра иде. Ул үзенең сугышчан дусларын исенә төшерде. 1941 елда беренче тапкыр очрашулары, беренче тапкыр сугышка керүләре, соңыннан дуслашулары берәм-берәм күз алдына килделәр. Бер көнне Шалва бизәкле хәя.җәрен чыгарып, бармагын чак кына кисте. Бөрлегәнсыман кып- кызыл кан тамчысы чыкты. — Безнең халкыбызның борың- гы гадәте шундый, каннарыбызны бергә кушыйк һәм мәңге аерылмас дуслар булыйк, — диде Шалва. Аннары иптәшләренә хәнҗәрен сузды. Дуслар каннарын бергә кушканнан сон, Артамонов болай диде: — Без сугышка кадәр дә дуслар идек. Безне Ленин һәм Сталин иптәшләр берләштерделәр. Алар халыкларның бөек туганлыгын төзеделәр. Сугышта, дошманнарга каршы каты сугышта, 
безнең дуслыгыбыз корычтай чыныктыь тагын да ныгыды. Шалва шуларны барысын күз алдына китерде дәГ «юк, алар мине ташламаслар» дип уйлады, һәм ул ялгышмады. Сугыш тынгач та дуслар, командирдан рөхсәт сорап, Шалваны эзләргә тотындылар. Озак эзләделәр алар. Еш-еш туктап тыңладылар. Бер генә тавыш та тынлыкны бозмый иде. Кинәт, текә кыя кырыена килеп җиткәндә, әкрен генә ыңгырашу ишетелде. — Иптәш сержант, бу Шалва тавышы! — диде Мансуров пышылдап. Алар, кыя кырыена килеп, түбәнгә карадылар. Анда һичнәрсә күренми, кыяның куе күләгәсе барысын да каплаган иде. — Мин төшәм! — диде Мансуров. — Сак бул, егылып китмә, — дии киңәш бирде Артамонов. Мансуров- ның озын бавы бар иде. Аның бер очын ул нык итеп зур ташка бәйләде, икенчесен түбәнгә ташлады. Аннары бау буенча үзе түбәнгә төште. Анда ул һушсыз яткан бер кеше тапты. Шырпы сызды һәм әлеге кешенең матур Шалва икәнев бик кыенлык белән генә таный алды. — Тиз төш, ул биредә, — дин кычкырды Булат түбәннән. Артамонов төшкәч, алар Шалваны. күтәрделәр һәм әкрен генә алып киттеләр... Ун көннән соң Шалвадан хат килде. Хат аның кулы белән языл- магаң, ә сүзләре аныкы иде. Ул чын күңеленнән дусларына рәхмәт укый һәм аларны һич кайчан онытмаска вәгъдә бирә. Ә хатның ахырын болай дип тәмамлаган, «һичшиксез кайтырмын, көтегез. Сезнең Шалвагыз». Бу көнне подразделение, бик кыен марштан соң, бер биеклек алдында туктап калды. Аңа кичекмәстән разведка ясарга кирәк иде. Рота командиры өлкән лейтенант 

Туган ил өчен 
5 7 
 
 
Степанов моның өчен үзенең иң яхшы сугышчыларыннан өч кешене сайлады. Ә ефрейтор Мансуровны өлкән итеп билгеләде. Сугышчан бурыч алганнан соң, сугышчылар тауга менеп киттеләр. Тау башында берәү дә юк иде. Мансуров үзенең сугышчыларын алга алып китте. Озынча биеклекнең икенче очында гына алар ташлар шылтыравын ишеттеләр һәм шул ук минутта диярлек немец часовое: — һальт! —дип кычкырды. Совет сугышчылары җиргә ятып ата башладылар. Соңыннан, немецларның санын һәм урынын билгеләгәч, Мансуров бер сугышчыны рота командирына җибәрде. Ә үзе икенче сугышчысы Филиппов белән биредә калды. Башта немецлар тәртипсез аттылар. Соңыннан безнен сугышчыларны камап алырга тотындылар. Алар кул пулеметларың, минометларын эшкә җиктеләр. Ике совет сугышчысы, таштан ташка күчә-күчә, дошманның кысрыклавына батырларча каршы тордылар. — Сайлап ат, — диде Булат үзенең иптәшенә. — Бирешмәскә кирәк. Бераздан гранаталар хәрәкәткә 
китте. Ә немецлар, зур югалтуларга да карамыйча, һаман алга омтылдылар. Алар, күрәсең, совет сугышчыларын тереләй алырга телиләр иде. Ләкин Мансуров та, аның иптәше кызылармеец Филиппов та дошман ихтыярына бирелергә уйламадылар. Ахыргы чиктә, әгәр дә бүтән чара калмаса, үзләрен гранаталар белән шартлатырга карар иттеләр. Патроннар бетте. Бары тик берәр гранаталары гына калды аларның. Шул чакта ярдәм килеп җитте. Степановның’ сугышчылары немецларга өч яктан бәрделәр һәм алар- ны изеп үттеләр. Мансуров янына беренче булып Артамонов килеп җитте. — Булат, исәнме? — Исән, исән! һай, рәхмәт сиңа, Павел! һай рәхмәт! Коткардың, — диде чиксез шатлык белән Мансуров һәм дусының кулын кысты. — Дускай, нигә миңа рәхмәт укыйсың? Минем урынымда син булсаң да беренче килгән булыр идең бит. — Әлбәттә, килгән булыр идем! Килмичә мөмкинме соң! 12. XI. 44 Кариквайвишь таулары.
3. КЫСКА ДУЛКЫНДА Сугышчылар да, офицерлар да һөҗүм башлануны сабырсызлык белән көттеләр. Кайчан булыр икән соң ул? Бүгенме, иртәгәме? Көтү сәгатьләре һәрвакыт авыр һәм борчулы була. Бигрәк тә күкрәктә ялкынлы нәфрәт һәм аяусыз үч кайнап торганда көтү авыр. Исәр-исмәс җилдә кинәт шаулап куя торган наратлар да, түбәләре күксел томан белән уралган таулар да, ташлардан-ташларга сикереп, ыргылып аккан елгалар да синең хәрәкәтсезлегеңә рәнҗиләр, сине ашыктыралар, «Егет, синең алдыңда дошман тарафыннан тапталган газиз туфрагың, кайчандыр шат тормыш белән яшәгән, хәзер сүнгән, хәрабәләр булып беткән авыллар, шәһәрләр ята. Дошман тырнагында сыкранучы меңнәрчә совет кешеләре сине көтә. Кузгал, егет! Тизрәк тор, соңга калма!» 
 
I Нәҗип Исмагынлов Арча районы, Ка- занбаш авылы егете. 
— дип әйтәләр шикелле алар. Шул ук вакытта, күктән атылып очкан якты йолдызсыман, кайдадыр еракта калган сөйгән кызың, назлы чибәрең күз алдыңнан үтә. Син, үзең дә сизмәстән: 
Зәңгәр Һава, зәңгәр һава, Гөлзадә, Зәңгәрләтә диңгезне, диңгезне... дип җырлап җибәрәсең. Күп тапкырлар дошман тылына барган гайрәтле разведчик радист сержант Нәҗип ИсмәгыйловI та, һөҗүмне сабырсызлык белән көтү 

Г. Әлсәләмов 
58 
 
 
минутларында. әнә шул җырны җырлады. Ниһаять, алар җыена да башладылар. Күптән, бик күптән көткән зур һөҗү.м сәгате якынлашты! Нәҗип, рациясен аркасына асын, башын югары күтәргән килеш атлады. Алар урман эчләреннән, баткак сазлардан, ташлы биеклекләрдән бик озак бардылар. Әле генә баткан кояш, бик тиздән, гаҗәеп бер яктырткычсыман, тирә-якны нурга коендырып, яңадан күтәрелә башлаганда, алар дошман гарнизонына якынлашып, яшь каенлыкта тукталдылар. Берничә минуттан соң, командир Исмәгыйловны, аның ярдәмчесен һәм тагын өч автоматчыны дошман гарнизонының тылына җибәрде. — Сез дошманның тылына үтәргә һәм, биеклеккә мөмкин кадәр якын килеп, безнең минометчыларның утына корректировка ясарга тиешсез. Сезнең осталыгыгызга һәм батырлыгыгызга бик күп нәрсә бәйләнгән. /Чин ышанам сезгә, иптәшләр! — диде командир. Финнар урнашкан биеклекнең итәгендәге кара таш янына килеп яткач, Нәҗип үзенең ярдәмчесе белән радио аппаратын көйләп җибәрде. Башта наушникларда әллә нинди кыргый сызгырулар, үкерүләр, ыңгырашулар ишетелде. Аннары бу шау-шуларга кайдадыр Баренц диңгезендә яисә һинд океанында батучы корабларның ярдәм сорап биргән сигналлары, кайдадыр ярсып уйналган фокстрот көйләре кушылдылар. — Аккош, Аккош, Аккош, мин Акчарлак...,—дип радист микрофонга кычкыра башлады. Күп тә үтмәде, Аккош җавап бирде. Аннары безнең батареялар тауга ут ачтылар. Исмәгыйловка миналарның ярылуы яхшы күренә иде. Шунлыктан корректировка ясавы кыен булмады. Ләкин бер ун минуттан соң ук финнар радистларны сизеп алдылар. Якында гына автомат тавышлары ишетелде. Нәҗип ашыгыч рәвештә: — Аккош, мин ике минутка туктыйм... — дип микрофонга кычкырды. Аннары ярдәмчесе белән аппаратны җыйдылар һәм үрмәләп киттеләр. Түбәнгә таба түгел, тау башына таба 
үрмәләделәр алар. Автомат тавышлары артта калды. Исмәгыйловлар, ауган агач астына ятып, яңадан радионы көйләп җибәрделәр. Аннары корректировка ясарга керештеләр. Хәзер миналар бөтенләй якында ярылалар иде. Кайчагында осколоклар, баш өстендәге агачларның ботакларын сындырып, сызгырып очтылар. — Әйбәт, әйбәт! «Кыярларны» кызганмагыз! —дип чычкырды Ис- мәгыйлов. Дошман оясындагы мәхшәрне күрүдән аның ачулы күзләре горурлык белән ялтырыйлар, тыны кысыла иде. Финнар икенче тапкыр радистларны таптылар. Хәзер инде урынны алмаштырырга да мөмкинлек юк иде. — Автоматлар белән, гранаталар белән! — дип команда бирде Исмә- гыйлов иптәшләренә, ә үзе һаман корректировка ясауны дәвам иттерде... Кинәт Нәҗип эфирдан үзенең позывнойларын ишетә башлады. Ул сагайды. Аның үткер колаклары позывнойларны кычкыручының хәзер генә, сөйләшкән Аккош түгеллеген шундук сизеп алдылар. Димәк, кемдер Нәҗипнең дулкынына тоташкан да аңа комачаулый. — Әллә финнармы? — дип уйлый радист һәм сүгенә, — әй, син, авызыңны тык!—дип кычкыра ул микрофонга. Ләкин теге һаман тынмый: — Акчарлак, Акчарлак. Акчарлак, бу мин Лачын, Лачын, — ди. Исмәгыйловның колаклары үрә торалар. «Лачын»! «Лачын» аның өлкән командирының позывное. Бу нихәл? Нигә ул әллә кайдан, ерактан чакыра? — Мин Акчарлак, мин Акчарлак, тыңлыйм Лачын... — дип җавап бирә Нәҗип. Ә бәйләнеш булдырылганнан соң, аңа: «Хәзер ана телендә сөйләшәсең» дип хәбәр итәләр. Нәҗип аптырап кала. Нинди ана теле? Ул да булмый, наушниклар
Туган ил өчен 
59 
 
 
да саф татарча сүзләр ишетеләләр. Нәҗип башта моның ни өчен болай эшләнүен аңламый, соңыннан төше’ нә. Аңа, командирга ашыгыч рәвештә тапшыру өчен, татар телендә ачык текст белән приказ бирәләр. Әгәр дә приказны шифр белән бирсәң байтак вакыт кирәк булачак, рус телендә ачык текст белән бирсәң, финнар тотып алуы мөмкин. Ә татар телендә биредә кем аңласын? Кайсысы уйлап тапкандыр — шәп хәйлә! Исмәгыйлов татарча алынган приказны шундук русчага тәрҗемә итә һәм ике автоматчы аркылы командирга җибәрә. Нәтиҗәдә финнарның безнең тылга ташланган зур отряды тулысынча тар-мар ителә. Ә Исмагыйлов үзенең ике иптәше 
белән һаман да биеклектә кала һәм, финнар бик кысырыклый башлагач, утны үз өстенә сорый. Миналар радистларны чолгап алган финнар өстендә ярыла башлыйлар. Бер сәгатьтән, биеклекне штурмлаучы совет сугышчылары финнарның каршылыгын сындырдылар. Дәртле «ура» тавышлары биеклек өстендә яңгырады. Тиргә баткан Исмәгыйлов, яткан урыныннан күтәрелде дә: — Әй. кемнәр исән, торыгыз! — дип кычкырды. Иптәшләре аның янына килеп бастылар... һөҗүм дәвам итә иде. 1. VFI. 1944. Кандалакша юнәлеше.
4. МӘҢГЕЛЕК ДАН 5 Бер сәгать эчендә немецларның өченче тапкыр контратакага күтәрелүләре иде бу. Кара күзле баш- кырт егете Фәйзерахман Шәмсетди- нов белән Волга грузчигы Александр Иванов, пулемет артында ятып, аларның якынлашуын көттеләр. Немецлар чайкала-чайкала, үгезләр шикелле аска карап, йөгерәләр иде. «Исерекләр», — дип уйлады Иванов һәм буш кулы белән күзләренә төшкән каскасын күтәреп, җиң очы белән кайнар маңлаен сөртеп алды. Аннары күз кырыйлары белән дустына карады. Фәйзерахманның гашеткаларны басарга әзер торган бармаклары түземсезлектән калтырыйлар иде. Яшен яшьнәп китте. Бер секундтан барысы да: контратакага килүче немецлар да, борчылып шаулаучы наратлар да яңгыр туфаны эчендә югалдылар. — Я, тиз бул инде! — дип Иванов төзәүчене ашыктырды. Көчле җил аның тавышын, иреннәреннән өзеп алып, әллә кайларга очыртты. Шәмсетдинов унга кадәр санады һәм бары шуннан соң гына озын чират җибәрде. Немецларга каршы кургаш агым ыргылды. Пулеметчылар кожухта су кайнаганчы аттылар. Аннары, чигенә башлаган немецларны эзәрлекләү өчен күтәрелгән пехотачылар белән бергә, үзләре алга йөгерделәр. ... Дошман траншеяларының яңа сызыгыннан илле метрда безнең сугышчылар, көчле ут астына эләгеп, ятарга мәҗбүр булдылар. Шәмсетдинов үзенең пулеметын кечерәк үр артына урнаштырды. Хәзер ул бөтен сугышчылардан алда иде. Немецлар, артиллерия һәм миномет уты ярдәмендә, тагын берничә тапкыр контратакага күтәрелделәр. Шәмсетдинов аларны якын җибәреп, терәп аткандай атты. Ярсып, чиксез ачу белән атты ул. Немецлар совет пулеметчыларын, теләсә генә ничек булса да, юк итәргә уйладылар ахырысы. Берьюлы берничә минометтан ут ачтылар. Миналар үр тирәсендә ярылдылар. Осколок пулеметны җимерде һәм Шәмсетдиновның иңбашы белән кулын яралады. Батыр егет, әкрен генә ыңгырашып, пулеметы өстенә капланды. Иванов дустын ышык җиргә сөйрәп, аның яраларын бәйләде дә санитарны чакырмакчы булды, ләкин Шәмсетдинов аны туктатты: — Кирәкми, Саша, — диде. Шулай алар берничә минут яттылар. Аннары, сугыш кырын күзәтүче Иванов:
Г. Әпсәләмов 
60 I
 
 
 
— Кабахәтләр, тагын тыгылалар!— дип к*ычкырды. — Әйдә, тыгылсыннар. Барыбер үтә алмаслар! Шәмсетдинов билендәге гранатасын тартып алды һәм тезләнде. Бу вакытта яңгыр туктаган иде. Ерткаланган болытлар арасыннан кояш чыкты. Якты, иркен, җиңел булып китте. — Ватан өчен! — диде Шәмсетдинов әкрен генә. — Сталин өчен! — дип кушылды Иванов. Аларның йөзләре изге бер нур белән балкыды. Аннары дуслар бер-берсенең кулларын кысыштылар да, гранаталарын югары күтәреп, якынлашып килүче дошманга каршы киттеләр. 
Иванов үзенең чайкалып баручы дустына ярдәм итте. Пулеметчыларны күреп, башка сугышчылар да урыннарыннан тордылар. Кемдер җырлап җибәрде. Артиллериянең гөрелдәве дә, пулеметларның һәм автоматларның такылдаулары да бу җырны каплый алмады. Фәкать көчле «ура» яңгырап, безнең сугышчылар штык сугышына омтылгач кына җыр туктады. Данлыклы совет пулеметчылары Фәйзерахман Шәмсетдинов белән Александр Иванов бу сугышта батырлар үлеме белән һәлак булдылар. Ләкин аларның исемнәре халык күңелендә мәңге яшәячәк. 20. VFII — 44 Кестеньга юнәлеше.
 5. КҮПЕР Биектә-биектә. асыл җәүһәр кебек. таң йолдызы җемелди. Аның сул ягында карасу-зәңгәр күк, уң ягында, бер урыннан икенче урынга күчеп, туктаусыз үзгәрә-үзгәрә, төньяк балкышы уйный. Бер караганда бу балкыш Тсөмеш күлсыман, бер караганда сызылып киткән сөт елгасы кебек. Бер минут үтми, ул ахак кыяларга әверелә, тибрәнеп торган пәрдәләргә ошап китә. Түбәндә кырыс тундра. Ялангач тау башларында томаннар бөтерелә. Төнлә алар ак булып түгел, соры булып күренәләр. Төньяк кырыйлары хәтта соры да түгел, со- ры-кызгылтлар. Аларга немецлар яндырып киткән авылның ялкын шәүләсе шулай төшкән. Таулар арасыннан, кысынкылыктан, шаулый-шаулый ташкын елга агып чыга. Ул ачулы, аның кара дулкыннары ташларга бәрелеп чәч- ри-чәчри агалар. Ә хисапсыз күп таулар арасыннан җылан шикелле бормалана-бормалана сузылып килгән юл шушы шаулап аккан елгага килеп терәлә дә өзелә. Монда күпер булган. Немецлар аны шартлатканнар. Агачларын дулкыннар агызып киткән. Күперне янадан салырга кирәк. Бер генә минутны да әрәм итәргә ярамый. Алда безнең авыллар сыкрап яналар, артта, тауларны дер селкетеп, безнең танклар үкерә. Аларга юл кирәк. — Тыңлыйм, иптәш, майор. Күпер ике сәгатьтән хәзер булыр, — ди саперлар ротасының командиры кече лейтенант Сурков һәм елга буенда ташлар артына ышыкланып утырган сугышчылары янына йөгерә. Аны күргәч сугышчылар аякка басалар. Командир аларның кырыс йөзләренә карый һәм әзрәк карлыккан тавыш белән: — Иптәшләр, хәзер күпер сала башлыйбыз. Ряжлар куярга алты кеше кирәк, кемнәр үз теләкләре белән риза була? — ди. Бер генә секундка тынлык. Саперлар ряжлар куюның нәрсә икәнен бик яхшы беләләр. Җылы кием астында да салкыннан тән чемердәп торган чагында, бөтенләй шәрә килеш калырга, бозлы суга керергә һәм анда сәгатьләр буенча эшләргә кирәк. — Мин, — ди сержант Вадим Савельев. Аның артыннан аның от- делениесенең сугышчылары Павел Макаренко, Анармәт Мөхәммәтов, сержант Зыков, ефрейторлар Лагутин белән Мальков чыгалар һәм 

Туган ил өчен 
 
 командирлары янына килеп басалар. Офицерның йөзе яктыра. Бу егетләрне ул яхшы белә, аларга ышана. Шулай да аның күңеле дулкынланып китә. Бик кыен булачак бу батырларга! — Барыгыз, — ди Сурков аларга. үзе башка сугышчыларга күрсәтмәләр бирергә тотына. Сержант Савельев үзенең сугышчыларын бер читкә алып китә. Алар кыя ышыгында зур учак ягалар. Аннары чишенә башлыйлар. — Кайсыгыз әйткән иде курортта булганым юк дип. Менә нинди әйбәт курортка тап булдык, — ди ефрейтор Мөхәммәтов, һ*м көлеп җибәрә. Ул озын буйлы, тәне шоко- ладсыман кара, күзләре дә каралар, ут чәчеп ялтырыйлар. Үзе барысыннан да алда чишенеп беткән һәм хәзер шәрә килеш учак янында басып тора. Савельев команда бирә. Алты егет, әкияттәге батырлар кебек, суга керәләр. Салкын су аларның тәннәрен яндырып ала, сулышларын кыса. Бу газап озакка сузылмасын өчен бөтен көч белән дулкыннарга ташланасы һәм күз ачып йомганчы елганы йөзеп чыгасы килә. Ләкин бу мөмкин түгел.; Егетләр шул боздай салкын суда эшләргә тиешләр. Елганың киңлеге 50-60 метр, тирәнлеге урыны-урыны белән метр ярымга җитә. Беренче ряжны саперлар елганың аргы ягына якын итеп куялар. Биредә су сайрак, агым да йомшаграк. Шуңа күрә эш артык кыен булмый. Икенче, өченче ряжларны куйган чагында исә эш бик җитдиләнә. Су тирәнәя, агым көчәя, ә елга төбе үткер ташлар белән тулы. Шуның өстенә саперлар тәмам туңалар, куллары, аяклары чак-чак кыймылдыйлар. — Әйдәгез, әзрәк җылыныйк, — ди командир. Саперлар дөрләп янган учак 'янына йөгерәләр. Алар учакны урап, күтәргән кулларын ялкын өстенә сузалар. Чәчләреннән, тәннәреннән су ага. — Их, спирт яисә аракы булсын иде хәзер, — ди Мальков, үзе дер- дер калтырана. Аракы да, спирт та юк. Обозлар әллә кайда артта калганнар. Бераз җылынгач, саперлар яңадан суга керәләр һәм тагын эшкә тотыналар. — Монда таш, иптәш командир,— дип кычкыра Мөхәммәтов. Ташны читкә тәгәрәтергә кирәк була. Югыйсә ряж тигез утырмаячак. Нишләргә? Ничек этәрергә? ' Мөхәммәтов башы белән суга чума һәм анда тыны беткәнче водолаз кебек эшли. Ул күтәрелгәч, Макаренко чума. Аннары Лагутин һәм башкалар чумалар... Ниһаять, ряжлар куелып бетә. Алар өстенә балкалар сузыла, нас- тиллар җәелә башлый. «Водолазлар» салкын судан чыгып, учак янында киенергә тотыналар. Шул чакта, таулар арасыннан немец очкычлары килеп чыга. Алар яңа гына салынган күпер өстендә үкерешеп әйләнә башлыйлар, бомбалар ташлыйлар. — Шулай ук ватарлармы икән- ни!? — дип әрнеп пышылдый сержант Зыков. Ул да булмый, кемдер: — Фашистны бәрделәр, яна, яна! — дип кычкыра. — Тагын берсен! — Тагын! һай, зенитчылар! Өч фашист очкычы, һавада кара төтен койрыклары калдыра-калды- ра, таулар өстенә килеп төшәләр һәм чәлпәрәмә киләләр. Ә бүтәннәре тагын бераз вакыт күперне бомбага тотуны дәвам иттерәләр. Бомбаларның берсе үзәк ряжны зарарлый. Саперлар яңадан чишенеп, салкын суга кереп өшләргә мәҗбүр булалар... Күпер хәзер. Танклар, таулар арасыннан бер-бер артлы чыгып, күпер аркылы үтәләр һәм алга ыргылалар. Саперлар, шулар арасында әлеге алты егет, күпер чатына бас кан килеш, аларга кул болгыйлар. Танкистларның берсе: — Рәхмәт сезгә, саперлар! — дип кычкыра. , 18. Х-44 Заполярье