СОВЕТ ПАТРИОТИЗМЫ ТУРЫНДА
Бөек Ватан сугышында немец- фашист һәм япон империалистларына каршы көрәштә совет халкы бөек җиңүгә иреште. Совет халкының бу җиңүенә, аның батырлыгына бөтен дөнья соклана. Туган җиребезнең зур гына өлешен вакытлыча югалту, чиксез зур афәт, авырлыклар, корбаннар — берсе дә совет халкының дошманга каршы көрәштә көчен сындыра алмады. Киресенчә, сугыш тудырган авырлыклар совет кешеләренең тәвәккәллеген. нык торучанлыгын тагын да үстерделәр, аларны бөек һәм героик эшләргә чакырдылар. «Совет кешеләренең тылдагы хезмәт батырлыкларының, шулай ук безнең сугышчыларыбызның фронттагы мәңге сүнмәс хәрби батырлыкларының чыганагы — ялкынлы һәм тереклек бирүче совет патриотизмында» (Сталин). # * # Нәрсә соң ул патриотизм? Патриотизм — ул үз ватаныңа, үз халкыңа, үз милләтеңә, уз телеңә, үз халкыңның культурасына һәм милли традицияләренә мәхәббәт. Бу — һәркемгә хас тойгы. Ләкин ул биологик тойгы түгел. Патриотизмны кан берлеге, раса берлеге белән аңлатырга ярамый. Артларында реакцион империалистлар торган буржуаз «галимнәр» генә патриотизмны шулай биологик күзлектән чыгып аңлаталар. Марксизм-ленинизм патриотизм тойгысына тарихи күзлектән чыгып карый. «Патриотизм, — ди Ленин,— гасырлар һәм мең еллар буенча ныгытылып килгән иң тирән хисләрнең берсе» Ч Патриотизм — ул иҗ- тнмагый-социаль күренеш. Иҗтимагый стройның характеры үзгәрү белән патриотизм да үзенең форма- сын. тибын, характерын үзгәртә. Патриотизм һәрвакыт конкрет тарихи формада чагыла. Ул җәмгыятьнең экономик, политик, рухани строеның, аның сыйнфый структурасының, сыйныфлар арасындагы мөгамәләнең нинди булуына бәйләнгән. Патриотизм теге яки бу җәмгыять һәм ул җәмгыятьтә хакимчелек итүче сыйныфлар үсешнең нинди баскычында торуына, бу сыйныфлар һәм гомумән җәмгыять прогрессивмы яки реакционмы булуына бәйләнгән. Патриотизмның башлангычын без борынгы җәмгыятьтә үк күрәбез. Үз ыруына, кабиләсенә, общинасына бирелгән булу, аның интересларын яклау — ул борынгы кешеләрдә булган патриотик тойгы. Мәгълүм ки, борынгы җәмгыятьтә кешеләрнең сыйнфый группаларга бүленүе булмаган, гомуми хезмәт белән табылганның барысыннан да община членнарының барысы да бер үк хо' кукларда файдаланганнар. Шуңар күрә дә уз җирләрен, кабиләләрен, общиналарын алар барысы да бер 1 Ленин. т. XXIII, 290 бит.
Совет патриотизмы .турында
79
дәрәҗәдә яратканнар һәм саклаганнар. Ләкин коллык җәмгыяте тугач та хәл үзгәрә инде. Дөрес, үзе туып үскән һәм яши торган җирне һәркем сөяргә тиеш. Ләкин колның бу мәхәббәте сындырыла, колбиләүчеләр аны кеше дип карамыйлар һәм колны бу изге тойгыдан мәхрүм итәләр. Кол үзен изүчеләргә генә түгел, бәлки үзе туган һәм яши торган җиргә дә нәфрәт белән карый башлый. Бу җир аның җире булудан туктый. Шуның өстенә, колбиләүчелек дәүләтләрендә чит илләрдән китерелгән колларның да шактый күп булуын искә алырга кирәк. Феодализм чорында, крепостной крестьяннар үзләре кечкенә кисәк җир биләү аркасында, аларда үз җиренә бирелгәнлек, колларга караганда күбрәк булса да, ватанга гомуми мәхәббәт турында сүз булуы мөмкин түгел. Крепостник алпавытлар халыкның изге тойгыларын юкка чыгарырга тырышалар, илдә террор, көчләү режимы урнаштыралар. Бу — хезмәт халкы үзенең шундый язмышы белән тәмам килешеп калды, дигән сүз түгел, билгеле. Халыкның үз ватанына мәхәббәте нәкъ менә аның изелүгә, изүчеләргә каршы, азатлык өчен көрәшендә чагыла. Аңлырак һәм оешканрак колларның восстаниеләре, крестьян восстаниеләре — алар халык патриотизмының ачык күренеше. Алар үз ватаннарын, халыкны коллык, крепостнойлык хурлыгыннан азат итү өчен кёрәштеләр. Патриотизм тойгысы нәкъ феодализмга каршы көрәш вакытында, капитализмга күчү, буржуаз революцияләр дәверендә бигрәк көчәя. Бу чорда милләтләр барлыкка килә, милли дәүләтләр төзелә, халыкларда милли рух күтәрелә, ватанга мәхәббәт турында бик күп шигырьләр, китаплар языла. Шагыйрьләр, язучылар зур илһам һәм дәрт белән илнең матурлыгын, үз милләтләренең бөеклеген, халыкның азатлыгын һәм бәйсезлеген җырлыйлар. Бу хаклы, прогрессив тойгы, искелеккә каршы көрәш, яңалыкка омтылыш тойгысы иде. Шунсы характерлы,, «патриотизм» сүзе Франциядәге 1879 елгы буржуаз революция чорында, француз
патриотлары фео- даль-крепсстник стройга каршы, яңа демократик республика өчен көрәшкән чорда туды. Ләкин буржуаз революцияләр җиңүе һәм капитализм строе урнаштырылу белән бөтен җәмгыятьнең патриотизмы тулысыңча һәм һәрьяклап күренү өчен кирәкле шартлар булдырылмады әле. Азатлык лозунглары, ватанга һәм халыкка мәхәббәт лозунглары астына яшеренеп, халык массаларының көрәшеннән файдаланып, буржуазия властька хуҗа булып алды. Хакимлекне үз кулына алгач та, буржуазиянең патриотизм тойгылары комсызлык тойгылары белән, үзенең ватандашларын — халык массаларын изүгә омтылыш белән алышынды. Бөек рус халкы элек-электән үзенең ватанына кайнар мәхәббәте белән танылган. Рус халкына бер милләт булып оешканда, үзенең дәүләтен төзегәндә күп сандагы чит ил баскыннарына каршы кискен көрәш алып барырга туры килде. Рус халкы, ә аның белән бергә илебезнең башка халыклары да, дошманнарның бик күп һөҗүмнәрен кире кактылар, туган җирне, аның азатлыгын һәм бәйсезлеген күкрәкләре белән каплап саклап калдылар. 1240 елда шведларны Нева елгасында тар-мар итү, 1242 елда кабахәт немец рыцарьларын Чуд күлендә кыйнап бетерү, 1380 елда монгол басмачыларын Куликово кырында җимерү һәм соңрак аларны илдән дә куып чыгару, 1612 елда Москваны поляклардан азат итү, 1709 елгы Полтава җиңүе, 1760 елның 10 октябренда рус гаскәрләренең Берлинны алулары, 1790 елда Измаил крепостен яулап алу, бөтен Европаны буйсындырган «җиңелмәс» Наполеон армиясенә каршы 1812 елгы Ватан сугышында халкыбызның гүзәл җиңүе, 1853 елгы Синоп сугышы, аннары Севастополь героик оборонасы, ПортАртур эпо
К. Фасеев
80
пенсы. Брусилов прорывы Һ. б.. Һ. б. — илебез тарихында бу гүзәл сәхифәләр халкыбызның ватанга булган чын мәхәббәте турында, чит дошманнарга каршы көрәштә чиксез батырлыкка сәләтле булуы турында сөйлиләр. Ләкин бу әле патриотизмның тулы. бердәм күренеше булмады. Бу көрәшләрдә халык үз ватанын, үз җирен чын сөю белән яратуын күрсәтте, үз эченнән күп санда геройлар үстереп чыгарды. Бөек полководецлар. дәүләт уллары — Александр Невский, Дмитрий Донской, Минин һәм Пожарский, Петр 1, бөек Суворов, Кутузов, Багратион, Нахимов һәм Макаров халык патриотизмының җиңелмәс көч икәнлеген аңладылар һәм шуңар таяндылар. Ләкин шул ук вакытта патша хөкүмәте, патша генераллары, реакцион алпавытлар һәм капиталистлар халыкка каршы сугыштылар, халыкның патриотик тойгыларын аяк астына салып таптадылар. Илгә, халыкка хыянәт итеп, ватаныбызга басып кергән дошманнар белән яшертен килешүгә бардылар. Язучы А. Степанов үзенең «Порт- Артур» исемле гүзәл романында моны бик ачык күрсәтә. Адмирал Макаров, генерал Кондратенко, генерал Белый Порт-Артурны саклаучы геройларның патриотизмын аңлыйлар, аңар таяналар, рус җиренә чын күңелдән бирелгән, аны сөйгән Жуковский, Борейко, Звонарев, Варя Белая, Блохин кебек ватаныбызның батыр кешеләре үзләренең язмышларын Ватан язмышы .белән бәйлиләр. Патриотлар рус крепостен барлык көчләрен биреп саклыйлар. Шул ук вакытта Стессель, Фок, Сахаров, Рейс кебек сатлык җаннар Порт-Артур героик оборонасын өзәләр, аны дошманга саталар, алар илнең азатлыгы, бәйсезлсге һәм даны турында түгел, бәлки үз тиреләре турында кайгырталар. * * * Ватан — ул без туып-үскән җир, безнең йортыбыз, безнең кырларыбыз, бакчаларыбыз, безнсн туганнарыбыз, сөйгәннәребез. Кешедә булган иң якын,
иң кыйммәтле барлык нәрсә ватан белән бәйләнгән. Шуңар күрә һәрбер кеше үзенең ватанын сөяргә тиеш, патриотизм тойгысы һәр кемгә хас булырга тиеш. Ләкин сыйнфый җәмгыятьтә, кешеләр бер-берсенә дошман группаларга бүленгән җәмгыятьтә, бертигез, тулы патриотизмның булуы мөмкин түгел. Патриотизм — ул гомумән ватанны сөю генә түгел. Патриотизм — ул ватан төшенчәсенә керә торган иң яхшы, гүзәл, файдалы һәм ягымлы нәрсәне сөю һәм шуны чын күңелеңнән яклау дигән сүз. Әгәр дә ватан сиңа берни дә бирми икән, әгәр дә анда син мәсхәрәлеккә, хәерчелеккә, изелүгә дучар ителгәнсең икән, синдә булган патриотизм тойгысы башлангыч хәлендә үк һәлак булачак, туган ватан үги анага әвереләчәк. Радищев үзенең «Петербургтан Москвага сәяхәт» исемле китабында мондый сорау куя: «Гражданнарының икедән өч өлеше гражданлык исеменнән мәхрүм булган һәм өлешчә законда үлек булып саналган дәүләт бәхетле булып атала аламы? Россиядәге крестьяннарның гражданлык положениесен бәхетле дип әйтергә мөмкинме?» һәм Радищев үзенең әсәрендә патшалык вакытында крестьяннар кичергән хәерчелек, ачлык, ялангачлык, рәхимсез изүнең коточкыч картинасын күрсәтә, хакимлек итүче сыйныфлар тарафыннан крестьяннарда булган патриотизмны, азатлыкны, матурлыкны сөю тойгысын җимерү өчен алып барган политиканы фаш итә. Ләкин изүчеләр күпме тырышсалар да халыкның изге хисләрен, аның азатлыкка, үги ана булган ватанны туган ана итү өчен омтылышын сындыра алмадылар. Нинди газаплар кичерсә дә халык матур киләчәккә өметен өзмәде. Халык патриотизмы ул ватанны матурлау өчен, аның азатлыгы өчен, үз халкыңның бәхете, туган илне яңа баштан үзгәртү, яңарту, аны
Совет патриотизмы турында
чыннан да сөярлек итү, кадерле итү өчен көрәштә бөтен көче белән чагыла. Халыкның бәхете, азатлыгы өчен, ватанның гүзәл киләчәге өчен крестьян массалары Пугачев, Разин, Болотников кебек патриотлар җитәкчелегендә көрәштеләр. Ватан өчен, халык иреге өчен декабристлар, революционердемократлар үз тормышларын кызганмадылар. Ватаныбызның гүзәл патриотлары,- Ломоносов, Пушкин, Лермонтов, Грибоедов, Герңен, Белинский, Чернышевский, Добролюбов, Толстой, Чехов, Горький, Маяковский, Репин, Чайковский, Глинка, Плеханов, Менделеев, Сеченов, Павлов, Комаров һәм меңнәрчә башкалар илебезнең культурасын, фәнен, сәнгатен үстерделәр, халык иҗатының, ватанга, халыкка хезмәт итүнең гүзәл үрнәкләрен күрсәттеләр. Патша хөкүмәте, эксплоататор сыйныфлар Россиядә яши торган башка милләтләрне изү, кысырык- лау, хокуксыз калдыру политикасын алып бардылар, халыклар арасында бердәмлек, дуслык, тугандашлык тойгысын җимерергә тырыштылар. Алар, патриотизм флагы астында, халыкка дошман булган милләтчелек, милли дошманлык идеологиясен урнаштырдылар, кара груһ бандалар оештырып, милләтләр арасында сугыш игълан иттеләр. Шуның белән изүче сыйныфлар халыкларның бердәм патриотик күтәрелешен булдырмаска омтылдылар. Россиядәге күп милләтләрнең берсе булган татар халкының тормышы — моңа ачык мисал. Патшалык чорында татар хезмәт ияләре ирекле хезмәттән, культурадан мәхрүм ителгәннәр иде. Патша чиновниклары, татар буржуазиясе һәм руханилары ярдәме белән, татарларны караңгылыкта, хәерчелектә тоттылар, аларга бөек рус халкы белән берләшүгә, рус культурасына якын килергә мөмкинлек бирмәделәр. Ләкин моңар карап татар халкы үзенең яктылыкка, азатлыкка омтылышын югалтмады, тик рус халкы бе- ь .с. ә,- №5. лән берләшеп көрәшкәндә генә, татар халкына һәм башка азчылык милләтләргә үги ана булган Россияне бөтен халыкларның туган ватаны итәргә мөмкинлекне аңлады. Татар халкының иң яхшы уллары моның өчен көрәштеләр. Татарларның күренекле язучысы, галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри 19 нчы гасырның икенче яртысында татар халкын рус культурасына якынлаштыру буенча зур хезмәт күрсәтте. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай руслар һәм татарларның берлеген, какшамас дуслыгын җырлады, тик шул дуслык булганда гына ватан өчен, ирек өчен көрәштә арсландай көчле булырга мөмкин икәнлеген язды. Бөек патриот ватанны ахрынача сөяргә, ватанның, халыкның азатлыгы өчен көрәшкә чакырды. Иң бөек максат безем Хөр мәмләкәт — хөр Русия, — дип җырлады ул. Авырлыклар Тукайның рухын сындыра алмадылар: Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине. Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, ... аңладым мин, и туган җирем, синең Җанга ягымлы икәндер ялкының да, дулкының! дип язды шагыйрь, ватанына мөрәҗәгать итеп. Татар халкы үз эченнән Хөсәен Ямашев, Мулланур Вахитов, Камил Якуб кебек ватанның, халыкның азатлыгы өчен гүзәл көрәшчеләр үстереп чыгарды. Алар татар хезмәт ияләренең изүгә каршы көрәшен бөек рус пролетариаты көрәше белән бәйләделәр. Пролетариатның капитализмга каршы революцион көрәше — чын патриотизмның иң тулы һәм иң аңлы күренеше ул. Эшчеләр сыйныфы — үз интереслары өчен генә көрәшүче түгел, бәлки барлык изелгән халыкларның изү богауларына каршы көрәшләрен җитәкләүче бердәнбер сыйныф ул. Пролетариат кешеләрнең мең еллар буенча килгән хыялын — социализмны тормышка
К. Фасеев
82
ашыру өчен, матур киләчәк идеалы өчен көрәшкә күтәрелде. Россия пролетариаты үз ватанын сөеп кенә, патриотик тойгылар белән сүздә мавыгып кына калмады, бәлки үз ватанын тирән баткаклыктан, экономик һәм культура артталыгыннан, капитализм коллыгыннан коткаруны үзенең төп максаты итеп куйды. Пролетариатның героик көрәшенә илебезнең иң гүзәл патриотлары Ленин һәм Сталин һәм алар төзегән коммунистлар партиясе җитәкчелек иттеләр. Марксизм-ленинизм тәгълиматы белән, кешелекнең иң алдынгы идеологиясе белән коралланган большевиклар партиясе Россия халыкларының патриотик тойгыларын, омтылышларын, теләкләрен һәм көрәшләрен бер максатка — искелекне революцион юл белән бәреп төшерүгә юнәлдерде, һәм илебездә Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүенә, яңа стройның — социалистик стройның җиңүенә алып килде. Хезмәт ияләре Октябрьда үзләренең чын ватаннарын яулап алдылар. Социалистик ил анда яшәүче барлык халыклар өчен чын-чыннан туган ана булып әверелде. Бөтен ватанга, андагы властька, барлык байлыкларга, халыкның хезмәте һәм каны белән тудырылган бөтен нәрсәгә хезмәт ияләре үзләре хуҗа булып алдылар. Советлар Союзы халыклары Октябрьдан соң үз ватаннарын өр-яңадан сөя башладылар: Революция халыкның иң киң катлауларының патриотик тойгыларын бөтен көче белән күрсәтергә чиксез зур мөмкинлек ачты. Тарихта беренче буларак бөтен халыкның мораль-политик берлеген урнаштыру өчен шартлар туды. 1812 елгы Ватан сугышында дан алган партизан Денис Давыдов моннан йөз елдан артык болай дип язган иде: «Безнең анабыз Россия бик зур! Аның намусына һәм яшәвенә кул сузган күп халыкларга аның средстволарының муллыгы бик кыйбатка төште инде, ләкин алар аның төбендә яткан лаваларның бөтен катлауларын белмиләр әле... Россия үзенең бөтен каһарман буена күтәрелгәне юк әле һәм әгәр дә ул, кайчан да булса бер күтәрелсә, аның дошманнарына хәсрәт булачак»- Россия патриотының менә бу гүзәл алдан күреп әйтүе инде бер генә кат
расланмады. Бөек Октябрь илебездә яшеренеп яткан лаванык барлык катлауларын ачты. Россия— яңа социалистик Россия үзенең бөтен зурлыгы белән күтәрелде. «1917 елның 25 нче Октябреннан соң без обороначылар, — дип язды Ленин,—без Ватаныбызны саклау хокукын яулап алдык»! 1. һәм аннары: «Азатлыкка чыккан Россияне, үзенең совет революциясен газапланып тудырган Россияне... бу Россияне без актык тамчы каныбызга кадәр саклаячакбыз!» 2. һәм илебез өстенә чит ил интервентлары ябырылып килгән чакта. Ленин чакыруы буенча, совет халыкларының барысы да ватанны саклау өчен көрәшкә күтәрелделәр. Интервентларга каршы көрәш һәм гражданнар сугышы халкыбызның яңа талантларын ачты, патриотизмның һәм героизмның югары формаларын күрсәтте. Совет халкы үз эченнән Чапаев, Котовский, Пархоменко, Щорс, Лазо кебек гүзәл батырлар үстереп чыгарды. Без, Совет кешеләре, үз Ватаныбызны—Совет Социалистик Республикалары Союзын нигә шулай көчле итеп, бөтен җаныбыз белән, йөрәгебез белән сөябез? Нигә совет кешеләре моңарчы беркая да күрелмәгәнчә, үз илләрен шулай батырлык белән һәм нык торып, саклыйлар? Ни өчен безнең дусларыбыз гына түгел, дошманнарыбыз да безнең патриотизмны үрнәк итеп куярга мәҗбүрләр? Чыннан да, совет патриотизмының чиксез зур иҗат көченә сокланырлык урын бар. һәм моңар бигрәк тә капитализм дөньясы вәкилләренең.исе китә. Бу очраклы хәл түгел: алар беркайчан да чын мәгънәсе белән патриотизмны күргәннәре юк, аларда ул изге хиснең булганы да юк. Алар безнең вата- 1 Ленин. Т. XXIII, 13 бит. 2 Ленин. Т. XXII, 59 бит.
Совет патриотизмы .турында
83
ныбызның табигатен белмиләр яки белергә теләмиләр һәм шуңар күрә безнең патриотизмның да табигатенә төшенмиләр яки төшенергә теләмиләр. Ә патриотизм ул нәкъ менә ватанның табигате белән өзлексез бәйләнгән. Россияне яңа баштан үзгәртеп төзү өчен совет халкы гаять зур көч салды. Артта калган аграр илне алдынгы индустриаль илгә әйләндерү җиңел булмады. Шуның өстенә бу эшне бик тиз срокларда башкарырга кирәк иде. Шунсыз дөньяда бердәнбер булган социалистик илнең бәйсезлеген саклап калу мөмкин түгел иде. Соңга калу оттыру дигән сүз ул, дип өйрәтте безне иптәш Сталин. Шуңар күрә дә совет халкы социалистик төзелештә моңарчы күрелмәгән батырлык белән эшләде. Табигать революционеры Мичурин, Сталин чоры баһадиры Чкалов, хезмәт батырлары Стаханов, Кривонос, Мария Демченко, Төньяк Котыпны яулап алучы Папанинчы- лар, Магнитогорскины, Кузбассны, Днепрогэсны, Москва метросын, Сталинград трактор заводын төзүчеләр кебек меңләгән, миллионлаган патриотлар Советлар ватанының чәчәк атуы өчен, аның куәтен үстерү өчен армый-талмый хезмәт күрсәттеләр. Партиянең 18 съездында иптәш Сталин: совет патриотизмы совет җәмгыятен хәрәкәткә китерүче көч булып әверелде, дип күрсәтте: Совет патриотизмы туган җирне генә саклауны түгел, иң алдынгы строй булган социалистик стройны, Бөек Октябрь казанышларын саклауны, киң массаларның гомуми интересларын саклауны эченә ала. Менә шунда аның үзгәлеге һәм көче. Энгельс, гениаль рәвештә алдан күреп, социалистик җәмгыять членнарының патриотизмы турында бо- лай дип язган иде: «...Мондый җәмгыятьнең члены, сугыш була калса... чын ватанын, чын йортын сакл!арга тиеш... димәк, улк ашкынып, нык торып, батырларча сугышачак, болар алдында хәзерге заман армиясенең меха ник өйрәнгәнлеге салам кебек тузгып бетәчәк» Бу юлларны язганга йөз елга якын, вакыт үтте. Россия халкы инде менә 30 ел яңа җәмгыятьтә — социалистик җәмгыятьтә яши. һәм ул үзенең чын ватанын, чын учагын шул кадәр сөя һәм саклый ки, аңар каршы килгән бик күп хәзерге заман армияләре муеннарын
сындырдылар инде. Илебезнең эшчеләре, крестьяннары һәм интеллигенциясе тыныч рәвештә заводлар һәм фабрикалар, шахталар һәм тимер юллар, колхозлар һәм совхозлар төзеделәр, үзләренә таза һәм культуралы тормыш яулап алдылар. Совет халкы үзенең ватанын сөйде, анда бакчалар үстерде, җирне чәчәккә бизәде. Ул хезмәт поэзиясе белән яшәде һәм хезмәттә баһадирлар көче һәм таланты күрсәтте. Ләкин менә шушы тыныч хезмәтне, бәхетле һәм шатлыклы тормышны илебезгә хыянәтчел рәвештә басып кергән явыз дошман бозды. Фашист этләре Совет Ватанын юк итәргә, безне ватансыз калдырырга, безнең каныбыз, тиребез белән барлыкка китерелгән байлыклары- бызны талап алырга, үзебезне кол итәргә теләделәр. Патриотизмның, ватанга мәхәббәтнең көче сынауларда тикшерелә, һәм без иң зур, иң авыр сынауларга очрадык. Сугыш безнең көчебезгә, Совет строеның, Совет дәүләтенең, Совет армиясенең көченә, безнең ватанга булган мәхәббәтебез көченә, зур сынау булды. Сугышта халкыбызның ватанга булган мәхәббәте тагын да ачыграк, матуррак һәм тулырак булды. Ватаныбызның безнең өчен ни чаклы кадерле, бөек һәм гүзәл икәнлеген, үзебезнең туган илебезгә ничек бирелгән булуыбызны без яңача аңладык. Бөек юлбашчыбыз һәм остазыбыз Сталин чакыруы z буенча бөтен совет халкы изге Ватан сугышына күтәрелде. Совет кешеләрендә Ватанга мәхәббәт һәм 1 Маркс һәм Энгельс, т. III, 278 бит.
К. Фасеев
дошманга нәфрәт тойгысы яңа көч белән кабынып китте. Дошман белән сугышка бөтен совет иле — патриотлар иле күтәрелде. Сугыш безне ватаныбызны тагын да көчлерәк итеп сөяргә, ватан өчен бер- нәрсәбезне дә кызганмаска өйрәтте. Батыр очучы Гастелло ватан өчен, халык өчен, дошманны тар- мар итү өчен үзенең тормышын бирде. Рус халкының гүзәл улы рядовой Александр Матросов ватаныбыз өчен көрәштә үзенең яшь тормышын корбан итте. Зоя Космодемьянская үзенең чәчәк ата торган гомерен туган иле өчен, үзенең халкы өчен бирде. Татар халкының мактаулы улы коммунист Хатип Хәсәнев 218 фашистны үтереп, Советлар иленең азатлыгы өчен сугышып батырларча үлде. Безнең якташыбыз, Бөгелмә районы «Красногвардеец» колхозы члены батыр Газинур Гафиятуллин аңлы рәвештә, Матросовча, дошман пулеметы урнаштырылган амбразураны үз тәне белән каплады. Ватанга мәхәббәтнең көчен куәтли торган моннан да гүзәл мисал булуы мөмкинме! Смоленск өлкәсенең 80 яшьлек колхозчысы Матвей Кузьминны немецлар партизаннар урнашкан җирне күрсәтергә мәҗбүр итәләр. Карт чыннан да аларны партизаннар урнашкан җиргә алып китә. Ләкин кичен ул үзенең оныгы Васяны партизаннарны кисәтеп куярга җибәрә. Немецлар килеп җитүгә, аларны партизаннарның пулемет уты каршы ала. Матвей бабайга эләктермәс өчен, ул торган якка партизаннар атмыйлар һәм моңар- дан файдаланып, немецлар шул яктан кача башлыйлар. Моны күреп Матвей карт кычкыра: — «Улларым, карт Матвейны кызганмагыз, атыгыз, кабахәтләрнең берсе дә качмасын, атыгыз...» Карт сүзен әйтеп бетерә алмый, дошман офицеры пулясыннан егыла. Ләкин бер генә немец та качып өлгерә алмый. Кар өстендә 250 дән артык дошман гәүдәсе ятып кала. Совет Ватанының карт патриоты туган җиренең даны өчен үз тормышын шундый кыйммәт бәягә корбан итә. Кер син утка Ватан памы өчен, Мәхәббәт һәм фикер хакына!.. Кер һәм һәлак бул син тапсыз килеш Бушка китмәс үлемең... Нык була эш Каның акса ул эш артында. Рус халкының бөек шагыйре Некрасовның әнә шул сүзләре Ватан өчен сугышларда совет патриотларының девизы булып әверелде. Болытларны ярып кояш чыгар, Ул балкытыр ямьле җир йөзен; Без бирмәбез, юк, без сүндермәбез Октябрьның якты йолдызын! — дип язды шагыйрь Әхмәт Ерикәй. Үткән сугышта совет кешеләре, Совет Армиясе сугышчылары күрсәткән геройлык моңар кадәр очраганы юк иде әле. Бөек Ватан сугышында гүзәл батырлык күрсәткән 10.500 дән артык Совет Армиясе сугышчыларына һәм офицерларына Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 6584 меңнән артык сугышчылар һәм офицерлар орденнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Татар халкы үз эченнән 150 Герой үстереп чыгарды. Татарстанның 68 меңнән артык сугышчылары түшләрендә батырлык билгесе — орденнар һәм медальләр йөртәләр. Шундый зур санда геройларны совет халкы гына, патриот халык кына үстерә алды. Өч тапкыр Советлар Союзы Геройлары маршал Жуков, подполковник Покрышкин, майор Кожедубның исемнәре бөтен дөньяга мәшһүр. Татарстан хезмәт ияләре үзләренең батыр якташларын — Г абдулла Вәлиевне, майор Альбетковны, Фатих Шәри- повны, Габдулла Шаһиевны, генерал Сафиуллинны, генерал Чаны- шевны, генерал Булатовны, генерал Әпсәләмовны һ. б. зур ихтирам белән телгә алалар. Фронттагы кебек үк, совет кешеләре тылда да искиткеч хезмәт батырлыгы күрсәттеләр. Эшчеләр сыйныфының, колхозчы крестьяннарның, интеллигенциянең, хатын - 84
Совет патриотизмы .турында
85
кызларыбызның һәм яшьләребезнең фидакарь эшләре Ватан сугышы тарихына гүзәл сәхифә булып керде. Сугышның иң авыр шартларында алар промышленностьның, авыл хуҗалыгының, фәннең һәм культураның яңа күтәрелешенә ирештеләр. Сугыш елларында хезмәт җи- тештерүчәнлеге 40 процентка үсте. Моны тарихның моңар кадәр күргәне юк иде әле. Кыска срок эчендә бик күп санда яңа заводлар, фабрикалар, домна һәм мартен мичләре төзелде. Тик көнчыгышта гына да сугыш елларында 200 дән артык яңа шахталар ачылды. Маг- нитогорскиның элекке домна мичләре бер ярым, ике елда төзелгән булсалар, аның 6 нчы домнасы, сугыш вакытында, 8 ай эчендә төзелде. Казан шәһәре эшчеләре промышленность продукциясе эшләп чыгаруны сугышка кадәргегә караганда өч тапкыр үстерделәр. «Спартак» комбинаты эшчесе 55 яшьлек Ксения Ивановна Алексеева Совет Армиясе өчен планнан тыш 30 мең пар аяк киеме эшләп бирде һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Казан заводы стахановчыларыннан Мәрьям Измайлова, Җамал Фәттахова һәм Мәрьям Нәбиуллина 4-5 норма эшләп килделәр. 1944 елны Казан предприятиеләренең 500 гә якын эшчесе Советлар Союзы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнделәр. Безнең эшчеләр сыйныфының патриотизмы әнә шундый. Безнең колхозчы крестьяннарыбыз да ватанга шундый ук бирелгәнлек, хезмәттә шундый ук фидакарьлек күрсәттеләр. Сугыш колхоз строеның ныклыгын, көчен һәм яшәргә сәләтле булуын тагын бер кат исбат итте. Тик колхоз строе булганга күрә генә сугышның авыр елларында халкыбыз һәм армиябез икмәк белән җитәрлек тәэмин ителде. Алдынгы колхозлар һәм колхозчылар искиткеч батыр хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр. Республикабызның Чаллы районы «Нива» колхозы членнары сугыш елларында бөртекле культуралардан һәр гектарга 15 центнер уңыш алуга ирештеләр. Буа районының «Коминтерн» колхозында Хөсниева
Банат звеносы һәрбер гектардан 19,2 центнер икмәк уңышы алды. Чистай районы «Дружба» колхозыннан Александра Ефимова звеносы һәр гектарда 25 әр центнер тары үстерде. Әтнә районы Ленин исемендәге колхоз членнары 1941 елны дәүләткә 7.746 пот икмәк тапшырган булсалар, 1942 елны 10.728 пот, 1943 елны 11.328 пот, 1944 елны 12.012 пот икмәк тапшырдылар. Яңа Писмән районының «Уңыш» колхозы сугыш елларында чәчү мәйданын елдан-ел үстереп, дәүләткә 205 мең пот икмәк бирде. Колхозчы крестьяннарыбызның патриотизмы менә шулай конкрет хезмәт күрсәткечләре белән билгеләнде. Ватан өчен, аның бәйсезлеге өчен совет кешеләре үзләрендә булганның берсен дә кызганмадылар. «Фронтка күбрәк бирү өчен совет кешеләре күп кенә кирәкле нәрсәләрдән үзләрен мәхрүм иттеләр, аңлы рәвештә җитди материаль мохтаҗлыкка бардылар» (Сталин). *
Илебезне фашист илбасарларыннан чистарткач, Совет Армиясе «сугышчылары дәүләтебезнең чикләрен үтеп чыктылар. Ләкин чик аша чыгар алдыннан алар үз туган җирләреннән бер уч туфрак алдылар һәм күкрәкләренә яшерделәр. Кайда гына сугышмасыннар, алар туган туфракны күз карасы кебек сакладылар, үзләренең ватаннары өчен көрәштеләр. Совет солдатлары Европаның күп илләре аша уздылар. Һәм безнең кешеләр анда тагын һәм тагын бер кат Россиядән дә матур, кадерле, якын җир юклыгына ышандылар. Табигый ки, без үз илебезне, башка илләр начар булганга күрә түгел, ә үз илебез булганга күрә сөябез. Грибоедов әйткәнчә «Ватан*
К. Фасеев
86
ның төтене дә безнең өчен тәмле һәм күңелгә ягымлы». Үз ватаныбызның матурлыгын без бер илнең дә матурлыгы белән алыштыра алмыйбыз. Бик матур илләргә китәргә мәҗбүр булган рус кешеләре дә Россияне сагындылар, Россиягә кайту турында хыялландылар. Хәтта Россиядә реакция һәм патшалык изүе хөкем сөргәндә дә рус иле патриотлары Герцен, Горький һәм башка бик күпләр, Россиядән китеп яшәргә мәҗбүр булсалар да, үзләренең уйларын, өметләрен, иҗатларын Россиягә багышладылар. аның киләчәге турында кайгырттылар. Ләкин безнең үз ватаныбызга булган мәхәббәтебез башка илләрнең яхшы якларын санга санамау, дөньяның матурлыгына ихтирамсыз карау дигән сүз түгел. Киресенчә, тик үз ватаныңа чын мәхәббәт кенә бөтен дөйьяны сөяргә, башка халыкларга ихтирам белән карарга өйрәтә. Гитлерчыларның исә дөньяга карашы үз-үзләрен генә сөюгә, немец булмаганның барысын да хурлауга, кимсетүгә нигезләнгән иде. Алар- ның ялган патриотизмнары бөтен кешелекне мәсхәрәләүгә, ә үзләренең килбәтсезлекләрен һәм гариплекләрен мактауга корылган иде. Французларны гитлерчылар «метислар» дип, чехларны «кыргыйлар» дип атадылар. Маймыл Геббельс славяннарга «ярым маймыллар» дигән исем бирде. Поляк Шопенның музыкасы алар өчен «аңгыра тавык кытаклавы» булды. Гитлерчылар үзләренең ватаннарын сөйделәр дип әйтеп буламы? Юк, һич юк. Патриотизм үз ватанының азатлыгы өчен көрәшне күздә тота. Чын патриотлар һәрвакыт үз илләрен һәм үз халыкларын азат итү һәм олылау өчен көрәштеләр. Дөрес, фашистлар немец милләте турында, бөек Германия турында бик куп кычкырдылар, бөтен дөньяны немецлар аяк астына ташларга тырыштылар. Ләкин бер милләт тә, шул вакытта ул башка милләтләрне изүендә дәвам итсә, азат милләт була алмый, дип үз вакытында Энгельс күрсәткән иде. Гитлерчыларның башка халыкларны изү, юкка чыгару политикасы бары тик немец милләтен мәсхәрәлеккә, Германияне һәлакәткә китерде.
Германия хәзер җәза кичерергә мәҗбүр, анда фашистлар тәмам юк ителгәнгә кадәр ул азат ил булу хокукын югалтты. Фашистлар Германиянең куәте, бөеклеге турында кычкырындылар, ә бөтен дөньяның нәфрәтен яулап алдылар. Совет халкы үз илен сөя, ләкин шул ук вакытта башка халыкларга, аларның хокукларына һәм азатлыкларына ихтирам белән карый. Совет халкы бу сугышта үз ватанының азатлыгын һәм бәйсез- леген генә саклап калмады, бәлки Европадагы һәм Азиядәге бик күп халыкларны ч немец-фашистлары һәм япон империалистлары коллыгыннан азат итте. Хәзер, дөнья сугышы тәмам булгач та, совет халкы, совет иле дипломатлары үз ватаннарының хокукларын һәм интересларын саклау белән бергә, һәрвакыт башка халыкларның, башка дәүләтләрнең, бигрәк тә вак дәүләтләрнең хокукларын яклап чыгалар. Менә шуңа күрә дә совет халкы азатлык сөюче барлык халыкларның рәхмәтен казанды. «Совет халкының үзенең фидакарь көрәше белән Европа цивилизациясен фашист погромчылардан коткарып калганлыгын хәзер һәркем икърар итә. Кешелек дөньясы тарихы алдында совет халкының бөек хезмәте әнә шунда» (Сталин). Совет патриотизмының көче — туган илнең азатлыгын, бәйсезле- ген саклауда гына түгел һәм бигрәк тә бер милләтне өстен куюда түгел, бәлки бөтен кешелекне, бөтен милләтләрне ихтирам итүдә. Фашистлар башка телдә сөйли торган кешене күрә алмыйлар. Без, киресенчә, дөньяның күп теллелегенә шатланабыз һәм үз илебезнең күп милләтле булуы белән горурланабыз.
Совет патриотизмы .турында
87
«Совет патриотизмының көче шуннан гыйбарәт ки, ул раса яки милләтчелек хорафатларына нигезләнмәгән, бәлки халыкның үзенең Совет Ватанына тирәнтен бирелгән һәм турылыклы булуына, илебездәге барлык милләт хезмәт ияләренең тугандаш дуслыгына нигезләнгән. Совет патриотизмында халыкларның милли традицияләре һәм Советлар Союзындагы барлык хезмәт ияләренең гомуми тормыш интереслары гармонияле төстә бергә бәйләнәләр. Совет патриотизмы безнең илебездәге милләтләрне һәм халыкларны аермый, киресенчә, аларның барысын да бер туган семья итеп туплый. Советлар Союзындагы халыкларның җимерелмәс һәм һаман ныгый бара торган дуслыгының нигезен шунда күрергә кирәк. Шул ук вакытта СССР халыклары чит илләрдәге халыкларның хокукларын һәм бәйсезлеген ихтирам итәләр һәм һәрвакытта да күрше дәүләтләр белән тату һәм дус яшәргә хәзер торуларын күрсәтеп килделәр. Безнең дәүләтебез белән азатлык сөюче халыклар арасындагы элемтәләрнең үсүе һәм ныгуы нигезен шунда күрергә кирәк» (Сталин). Эксплоататорларны властьтан бәреп төшереп, безнең илнең халыклары бер туган булып күп милләтле дәүләткә берләштеләр. Совет патриотизмы чәчәк атуы Ленин — Сталин милли политикасының, СССР халыкларының сталинчыл дуслыгының гүзәл тантанасы ул. Тыныч вакытта без күп милләтле совет дәүләте төзедек һәм халыкларның туганнарча дуслыгын ныгыттык. Ә тату һәщ. бердәм семья кыенлык килгән вакытларында тагын да татурак һәм бердәмрәк була.' Совет халыкларының чын туганлыгы авыр сынауларда бөтен көче белән күренде. Руслар һәм украинлылар, әрмәннәр һәм грузиннар, үзбәкләр һәм татарлар — барысы да Бөек Ватан өчен сугышка күтәрелделәр. Аларның барысы өчен дә ватан бертигез кадерле, алар барысы да ватанны бертигез сөяләр. Чөнки: «Совет иле — туган йортыбыз! ... һәр халкыңны тигез яктыртып, Байрагыңда
балкый азатлык. Синдә'таптык әкият шикелле Матур тормыш, бәхет һәм шатлык. (Кави Нәҗми). Язучы Г. Әпсәләмовның «Ак төннәр» исемле повестенда төрле милләттән булган совет кешеләренең изге ватаныбызны бер дәрәҗәдә сөюләре һәм аның өчен батырларча көрәшүләре яхшы күрсәтелгән. Вязьма егете Аркадий Лунов, ук- раиналы Апанае Грай, үзбәк егете Исмаилҗан Юлдашев, татар егете Җиһангир Мөбарәкшин һәм башкалар, изге ватаныбызга каршы сугыш игълан иткән немец-фашист илбасарларга каршы, бердәм семья булып, тирән дуслык белән оешып көрәшәләр, аларны рәхимсез кыйныйлар. «Мин, — ди үзбәк егете Исмаилҗан, — бу җирдә (Карелиядә — К. Ф.) Фәрганә өчен генә орышып йөрмәймен. Мин ватан өчен орышамын. Мин Вязьма шәһәрендә һәм булганым юк. Әмма ләкин ул минем йөрәгемдә. Сезнең хафагызны, дустым, мин һәм уртаклашамын. — Дөрес сөйлисең, Исмаил, — ди Апанае Грай. — Ватаныбыз безнең барыбыз өчен дә бер генә. Безнең нинди милләттән һәм нинди республикадан булуыбызга карамастан, ул безнең барыбыз өчен дә бертигез кадерле. Шуңа күрә совет кешеләре дошманга каршы бер җан, бер тән булып сугышалар». Совет иле» халыклары семьясында өлкән туган — рус халкы үзенең фидакарьлеге белән, башка халыкларның башында баруы белән ихтирамга иреште. Россия ул барлык милләт халыкларының дуслыгы һәм бердәмлеге символы, чөнки: Республикаларны көчле нык союзга Бөе£ Русь иле" мәңгегә туплады. Россия, Москва — прогрессив кешелекнең реакция көчләренә каршы көрәш байрагы. Москва — башка илләрнең халыкларын да фашизмга каршы, тынычлык һәм куркынычсызлык өчен көрәшкә рухландырды һәм рухландыра. Советлар Союзы фашизмга каршы сугышта демократик илләр халыклары союзының башында торды. Без үзебезнең туган
К. Фасеев
88
җиребезне саклау өчен көрәшкә чыктык, ә бөтен дөньяның мәхәббәтен казандык. Чын' патриотизмның көче әнә шундый. Ватанга мәхәббәт, кешелеккә һәм кешегә мәхәббәт Россия халыкларын һәрвакыт бер җепкә бәйләде. «Дуслык бәйләнешеннән дә изгерәк нәрсә юк, — ди Тарас Бульба. — Ата үзенең баласын ярата, ана үзенең баласын ярата. Ләкин бу нәрсә генә җитми, туганнар: хайван да үз баласын ярата бит. Ләкин кан кардәшлеге белән түгел, ә җан кардәшлеге белән бары тик кеше генә дуслаша ала. Бүтән җирләрдә дә дуслар булган. ләкин рус җирендәге кебек дуслар — андыйлар булмаган!» (Н. Гоголь). Россия халыкларының бердәмлеге ул кан бердәмлеге түгел, бәлки җан бердәмлеге, идея бердәмлеге, Ватанга чиксез мәхәббәт тойгысы бердәмлеге. Бу тойгыга хыянәт китерүче улы Андрейны Тарас Бульба, улында аның үз каны агуга карамастан, үз кулы белән атып үтерә. Москваны саклаганда һәлак булган Панфиловчы геройлар үзләре арасында булган бер сугышчыны, үлемнән куркып дошман- каршында, кул күтәргәне өчен, үзләре атып үтерәләр. Кем үз халкы белән бер сафта торып көрәшергә һәм, кирәк булса, ватан өчен һәлак булырга теләми — ул Ватанга хыянәтче, ул ватанның изге җирендә яшәргә лаеклы түгел. Ватанга, халыкка хыянәт итүчене ватан үзе, халык үзе җәзалый. * * * Совет халкы илебезнең халык хуҗалыгын торгызу һәм күтәрү өчен киеренке тыныч хезмәткә кереште. Совет кешеләренең патриотизмы хәзер яңа бишьеллыкның гигант программасын үтәү өчен көрәштә чагыла. Кыска срокларда инде йөзләрчә һәм меңнәрчә предприятиеләр стройга бастылар. Сталинград трактор заводы, Беломорканал, Днепрогэс кебек гигантлар яңадан торгы- зылдылар, яраланган, яндырылган җиребез тагын яшеллеккә, чәчәкләргә күмелә. Илебездә тагын яңа көч белән иҗади хезмәт пафосы җәелде. Бу
хезмәт яңа геройлар тудыра. Авыл хуҗалыгын торгызу һәм тагын да үстерү эшендә гүзәл хезмәт батырлары үсеп чыктылар. Болар — яңа геройлар, колхоз строеның какшамас булуын, аның күпләп җимешләр тудыруы мөмкинлекләрен исбат итүче батырлар- Халкыбыз яңа бишьеллык бурычларын үтәү өчен бөтен көче белән көрәшә, чөнки ул үз Ватанын тагын да көчлерәк һәм куәтлерәк итеп, нинди дә булса очраклыклардан гарантияләнгән итеп күрергә тели. Совет халкы үз ватанын сөя, һәм шуңар күрә дә анда техниканың, фәннең, культураның яңадан чәчәк атуын, халыкның тормышы мул, культуралы һәм куркынычсыз булуын тели. Халкыбыз үз ватанын сөя, тыныч хезмәтне сөя, һәм шуңар күрә дә яңа сугыш утын кабызучыларның һәртөрле маташуларын фаш нтә, хөкүмәтебез халыклар арасында тынычлык, дуслык политикасын тормышка ашыра, империализмның реакцион көчләренә каршы кискен көрәштә социалистик ватаныбызның интересларын яклый. Кем үз ватанының чын патриоты һәм кем, тыштан патриот дигән булып шапырынып та, эштә үз илен, үз халкын сатарга әзер булуын икенче дөнья сугышы бик ачык күрсәтте. Бу бигрәк тә немец-фашист басып алучылар кулына төшкән илләрдә ачык күренде. Ватан, халык, милләт. туган җир — бөек төшенчәләр. Ләкин чит илләрдә менә бу бөек төшенчәләрне реакцион партияләр үзләренең усал ниятләрен тормышка үткәрү өчен файдаландылар һәм файдаланалар. Империалистик талаучылар һәрвакыт үзләренең басып алу политикаларын «ватанны саклау» дигән булып акларга тырышалар. «Ватан» исеме белән башка халыкларга каршы сугышалар, колониаль илләрне талыйлар. Петэн, Лаваль, Антонеску, Квислинг, Михайловичлар үз үзләрен
Совет патриотизмы .турында
89
Гитлерга саттылар, халыкларның азатлыгына хыянәт иттеләр. Халык массалары исә, коммунистик партияләр җитәкчелегендә, фашизмга каршы көрәшкә күтәрелделәр. Шуның өчен дә хәзер халыклар коммунистларны үзләренең дәүләт җитәкчеләре итеп сайлыйлар, аларга зур хөрмәт күрсәтәләр. Тито—Югославиядә, Дмитров — Болгариядә, Готвальд — Чехославакиядә, Әнвәр Ходжа — Албаниядә демократик хөкүмәтләр башында торалар. Франциядә, Румыниядә, Италиядә, Кытайда һ. б. илләрдә коммунистик партияләр һаман үсә һәм ныгый баралар. Ачы сабак кичергән Көнчыгыш Европа илләре халыклары хыянәтчеләрне куалар, реакцияне җимерәләр һәм ил белән идарә итүне ышанычлы кулларга тапшыралар. Патриотизм читтән килгән дошманнарга каршы көрәшне генә түгел, бәлки ил эчендә булган дошманнарны юк итүне дә эченә ала. Совет халкы Октябрьдан соң шулай эшләде. Европа халыклары хәзер шулай эшлиләр. Реакция белән көрәш — яңа демократия илләрендә иң мөһим бурыч ул. Банкирлар, спекулянтлар, монополистлар өчен: «Кайда яхшы — шунда ватан». Халык массалары моны беләләр: акча өчен, алтын өчен капиталистлар үз илләренә, үз ватандашларына теләсә кайчан хыянәт итәргә хәзерләр. Алар хәзер үз илләре белән сату итә башладылар да инде. Мико- лайчик Польшадагы демократияне юкка чыгару өчен империалистик державалардан ярдәм сорый, явыз хыянәтче Андерс Польшага каршы сугышка хәзерләнә. Грециядәге реакционерлар үз илләрен Англия һәм Америка империалистларына саттылар. ЧанКай-ши Кытайны Америка империалистлары тарафыннан колониягә әйләндерүгә юл куя һәм алар ярдәме белән кытай халкына каршы, Кытайның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен әйтеп бетергесез корбаннар биреп геройларча көрәшкән коммунистларга каршы канлы сугыш алып бара.
Менә ул — эксплоататор сыйныфларның «патриотизмы». Ватан исеме' белән Америка һәм Англия империалистлары халыкларга реакция камыты кидерергә, башка илләрнең эчке эшләренә тыгылырга тырыштылар. «Хакмы, хак түгелме — бу минем ил» — менә алар- ның принциплары. Англия хөкүмәте Куркынычсызлык Советына Албания өстеннән жалоба биргәндә менә шул принциптан чыкты. Имеш, «кечкенә Албания Англияне җәберли», имеш «Албания Англиянең азатлыгына һәм бәйсезлегенә куркыныч тудыра!» Реакционерларның ялган патриотизмы хәзер гомуми тынычлыкны, халыклар арасында татулык һәм бердәмлекне җимерүгә, фашизм элементларын яңадан үстерүгә юнәлдерелгән. Менә шуның өчен дә тынычлык һәм куркынычсызлык өчен көрәш, яңа сугыш утын кабызырга теләүчеләрне фаш итү — үз ватанын, үз халкының азатлыгын чын-чыннан сөюче барлык патриотларның изге_бурычы. Сугыш вакытында фашизм агрессиясенә каршы көрәшкән патриотлар хәзер җиңүне ныгыту өчен, халыклар интереслары өчен көрәшкә тупланганнар. Тынычлык һәм татулык өчен көрәшнең башында безнең илебез — патриотлар иле тора. Совет хөкүмәтенең политикасы социалистик дәүләт интересларын, совет халкы интересларын һәм барлык кешелек интересларын саклауга юнәлдерелгән. Реакцион элементлар никадәр комачауларга тырышсалар да, Совет хөкүмәтенең бу дөрес политикасы җиңә һәм җиңәр. Моның нигезе һәм терәге — Совет дәүләтенең һаман үсә торган куәте, тыныч* төзелешнең бөек программасы белән, яңа сталинчыл бишьеллыкның беренче зур уңышлары белән рухланган совет халкының бердәм патриотик күтәрелеше. Совет халкының яңа уңышларының нигезе һәм терәге данлы большевиклар партиясенең, бөек юлбашчыбыз һәм остазыбыз иптәш Сталинның җитәкчелегендә. Безнең халкыбызның ватан өчен
К. Фасеев
90
авыр көрәшләрдә һәм тыныч хезмәттә уңышлары белән без иң элек, большевиклар партиясенә һәм бөек юлбашчыбыз, остазыбыз, полководецыбыз — Ленинның турылыклы шәкерте Сталинга бурычлыбыз. Бөтен дөнья күләмендә тарихи әһәмияткә ия булган вакыйгалар аның исеме белән бәйләнгән. Сталин — илебезне бөек державага, социалистик промышленностьлы, колхозлы державага. халыкларның туганлыгы һәм дуслыгы державасына әверелдерде. Сталин — ватаныбызның кораллы көчләрен элек күз алдына да китерә алмаслык югарылыкка күтәрде. Сталин — совет халкының куәтен, батырлыгын һәм патриотизмын гәүдәләндерүче ул. Менә шуңа күрә дә халкыбызның большевиклар партиясенә һәм бөек Сталинга мәхәббәте чиксез. Сталин исеме белән безнен халык көрәште һәм җиңде. Партиягә, бөек Сталинга мәхәббәт һәм бирелгәнлек хисләрен халык сугыштан соңгы зур төзелештә, конкрет эшләрдә, Сталинга җибәрелә торган хатларында. Сталин каршында алына торган йөкләмәләрендә чагылдыра. Сталин исеме белән, аның даһи җитәкчелегендә совет халкы алга, коммунизмга бара. Ул — Сталин, — Безнең дан таҗыбыз; Ул — Сталин, — Күңел нурыбыз. Ул — Сталин. — Даһи остазыбыз, Дөнья өстендә якты кояшыбыз. Бара торган бәхет юлыбыз! (Ш. Маннур). * ** Социалистик Ватанга мәхәббәт — совет* кешеләренең мораль идеологиясе. Совет кешеләре — яңа дөнья кешеләре, яңа социалистик тормыш төзүчеләр. Хезмәткә социалистик караш, халыклар дуслыгы, бердәм максат, ватанга чиксез мәхәббәт идеологиясе — совет кешеләренә коммунизм өчен көрәштә гаять зур көч бирә. Менә шуңа күрә дә партиябез һәм бөек Сталин совет иленең хезмәт ияләрендә тирән патриотизмны тәрбияләүгә зур әһәмият бирәләр. Бу бурычны үтәүдә Совет әдәбиятының, язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең, драматургла-
рыбызның роле бик зур. Совет әдәбияты халкыбызда Советлар ватанына чиксез мәхәббәт тойгыларын тәрбияләргә һәм ныгытырга бурычлы. Без үзебезнең ' әсәрләребездә Советлар ватанының көчен, җиңелмәслеген, Советлар строеның өстенлеген, совет кешеләренең яңа сыйфатларын күрсәтергә, халкыбызда совет хөкүмәтенә, большевиклар партиясенә, бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга чын күңелдән бирелгәнлек тойгысын ныгытырга тиешбез. Язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең һәм драматург- ларыбызның әсәрләрендә совет кешеләренең батырлыгы, авырлыклардан курыкмаучан булуы чагылсын. Совет Армиясе сугышчыларының һәм совет тылының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән гүзәл бердәмлеге һәм батырлыгы мисалларында безнең әдәбият совет халкын тыныч хезмәт батырлыгына чакырсын, сугыштан соңгы төзелеш бурычларын уңышлы үтәргә хәзерлекне ныгытсын. Совет әдәбияты яшьләрдә халкыбызга мәхәббәт һәм аның интересларына бөтен көч белән хезмәт итү омтылышын тәрбияләргә тиеш. Матур әдәбият совет кешеләрендә халкыбыз, ватаныбыз, уңышларыбыз, бөек җиңүебез өчен горурлык тәрбияләргә, халкыбыз үткән героик юлны, аның матур киләчәген җанлы образларда күрсәтергә, үз көчләребезгә, киләчәккә тирән ышанычны ныгытырга бурычлы. Безнең әдәбият буржуаз ялган патриотизмны фаш итәргә, капитализм дөньясының барлык әшәкелеген ачып салырга тиеш, халыклар азатлыгын, тынычлыкны бозарга теләүчеләргә, илебезнең дошманнарына карата ачы нәфрәт кабызырга тиеш. ВКП1(б) Үзәк Комитеты үзенең әдәбият һәм сәнгать турындагы соңгы карарларында әнә шундый бурычлар куйды. Татарстан язучылары үзләренең иҗатларында бу бурычны намус белән үтәрләр, дип ышанабыз.