Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ӘХМӘТ ФӘЙЗИ 
ШИГЫРЬЛӘР
 
Артымда үтелгән Сәгатьләр, чакрымнар. Алдымда үтәлеп Җитмәгән антым бар. Антымның, вәгъдәмнең Мәгънәсе бер генә: Калсайде эшләрем Улыма өлгегә. Бер заман эшемне Ул барлар һәм сынар: «Кем?» диеп сорамас, .«Нишләгән?» дип сорар. Тоймасайдем шунда 
Оялу азабын, Мин яулап алсайдем Шушының җавабын. Бу^сайде эшләрем Дәүремә торырлык, (Үземә — йөз суы, Балама — горурлык. Үтелгән юлымны, Гомеремне сагынмыйм, Тик антым үтәлү Сәгатен саныйм мин.
 
 
 
Тышта яз... Мин боегып өйдә утыра идем, Ильһамымны көтеп, сагынып яшьлегемне, Кинәт шунда тәрәзәләр тетрәп куйды Әллә кайсы какты минем ишегемне. — Керегез!—дидем, сикереп тордым урынымнан, Кабаланып, барып ачтым ишекне мин, Берәү дә юк!.. Фәкать минем өй турыннан Ераклашкан күкрәү тавышын ишеттем мин. һәм күрдем мин ерак яшен чаткыларын Киң офыкның бер буеннан бер буена, Алар мине яннарына чакыра иде: — Чык бүлмәңнән, әйдә, безнең белән уйна! Син җуймадың яшьлегеңне, ул:—яныңда, Ишетәсеңме, сине чакырып ишек кага? Чык урамга, кырга, төзелеш мәйданына! Чык яшьлегең дәшкән бөек тантанага! 
4. „е. Ә.- № 5.

50 
 
 
с. хәким
 
 
 
 
Кичтән янган учак көйрәп ята, Пөк атлары йөри тукланып. Кем дөньяга килгән серле таң бу? Күзем алмый торам сокланып. Үләннәргә салкын чык утырган, Күтәрелә томан болыннан, Рота йоклый. Ике автоматчы Алып килә басу юлыннан Бер немецны полк штабына. Тынып калган көньяк даласы (Арган мәллә төнге сугыштан соң Җир селкеткән «Сугыш алласы?») Иркәләргә вакыт тими диеп Чәчәкләргә карыйм кызганып, Ялгыш басып китсәм, һич алдамыйм, Көн буе мин йөрим сызланып. 
Әгәр мөмкин булса, аларны мин Күчерер идем сугыш кырыннан. Башын җиргә иеп сак астында Немец уза минем турымнан. Погоннарым күргәч, турайды ул, — Ашыкмагыз сәлам бирергә; Сезгә, димен, устав тиеш таба Кулны артка куеп йөрергә. Күзләремә минем йокы керми, Кузгалдык без моннан сәфәргә; Шушы таңга карап солдатларым Горур атлап бара яшәргә! 
1943:
  
ТАҢ (Җыр) Кузгала җырлар йөрәктә Шунда син искә төшеп. Уяна таңы илемнең, Кырларга сибелә нуры, Тиң булып безнең елларга Балкысын гомер юлы. 
ФАЗЫЛ ЧИШМӘСЕ (Җыр) Тибрәнде телем, әйтергә Сүзләрем табалмадым. йолдызлар чишмә суында Ардылар инде йөзеп, Әй, йөрмә, йөрмә Фазыл син, Бөтенләй өмет өзеп. Инешкә төшкән сукмакның Читләре үлән генә, Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен Тик күршекүлән генә.
Уяна иркен болыннар, Ачыла гөл керфекләре, Тирбәнеп яфрак өстендә Уйный чык бөртекләре. Уяна кошлар тирәктә, Җәйге җил куя исеп. 
Чылтырап аккан чишмәгә Суга дип килгән идем, Тиз генә әйләнеп өйгә Кайтырмын дигән идем. Өздереп нигә карадың, Ник тоттың чиләгемнән, Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән. Кызарып янган шәфәкътан Күзләрем алалмадым, 
51 
 
 
ЭДИП МАЛИКОВ
  
Москва — һәр кемнең шатлыгы, Москва — якты җыр күңелдә. Ул безнең мәхәббәт сафлыгы, Сәлам сүз һәр милләт телендә. Гасырлар тынычлык белмәгән,— Газаплы тартышлар, давыллар... Чал тарих алдында бит аның Мәңгегә тутыкмас даны бар. Мәһабәт Туган ил киңлеген Москва нурлары балкыта. 
Атабыз Сталин акылы Өр яңа гигантлар калкыта. Москва — кунакчыл шәһәр ул, Дусларга ихтирам өләшә, — Министр, слесарь һәм врач Табында бер булып серләшә. Москва — бөек чор штабы, Иң чыдам ташлардан төзелгән. Зур таңны алкышлап җир шары Юл сайлый Москва эзеннән.
 
ӘНӘС КАРИ
  
Чылтыр-чылтыр ага иде салкын чишмә. Дәште аңа читтә бүленеп калган тамчы: «Минем кебек туктап син дә хәл алсаңчы, Еракларга китәргә дип ашыкканчы». Чишмә суы җавап бирде горурланып: 
«Тамчыкаем! Син кибәрсең монда калып, Ә мин, барып кушылырмын зур диңгезгә, Мәңге гомер кичерермен дулкынланып».
 
 
САБАНЧЫ ЕГЕТЛӘР (Җыр) Язгы таңның җитез тургае да Өлгермәгән канат кагарга, Караңгыдан торып зур дәрт белән Яшь егетләр чыккан сабанга. Припев: Хезмәтең — мактаулы! Кодрәтең киң икән, — Яуда җиңгән егетләрнең Шөһрәтенә тиң икән. Күкрәп үссен арыш, бодае да... Хуш ис аңкып торсын басудан. Батырлыкка тиңдәш хезмәт белән Сабанчының күңеле ярсыган. Припев. «Байлык алсын илем көз аенда, Сөргән җирем бирсен мул иген!» Әнә шундый изге теләк белән Төн йокламый эшли ул бүген. Припев. Талгын җилләр исте киң кырлардан Кошлар сайрңй, инде таң алды... Сабанчылар тырыш хезмәт белән Ил телендә шөһрәт казанды. Припев.