ЛЕНИН, СТАЛИН ОБРАЗЛАРЫ ТАТАР СӘХНӘСЕНДӘ
Культура тормышыбызда зур әһәмияткә ия булган факт күз алдыбызда. Сталин премиясе лауреаты Николай Погодинның «Мылтыклы кеше» исемле мәшһүр пьесасы татарчага тәрҗемә ителде. Совет әдәбиятының алтын фондына кергән бу әсәрне тәрҗемә итү — татар совет әдәбиятын баету дигән сүз. Аның, Мирсәй Әмир кебек, талантлы һәм зәвыклы художник тарафыннан тәрҗемә ителүе тагын да күңелле. Тәрҗемә уңышлы, анда авторның үзенчәлеге сакланган һәм ул хәзерге әдәби тел белән художестволы итеп эшләнгән. Бу тәрҗемә «Совет әдәбияты» журналы тарафыннан басылды һәм укучыларга җиткерелде. Ленин көннәрендә «Мылтыклы кеше» пьесасы Татар Дәүләт Академия театрында куела башлады. Югары политик һәм художество әһәмияте тоткан бу вакыйганы совет җәмәгатьчелеге тирән дулкынлану белән каршы алды. Татар сәхнәсендә беренче тапкыр Ленин, Сталин образларын күрү һәркемне кызыксындыра, һәркемне дулкынландыра иде. Чыннан да, татар театры сәхнәсендә Ленин, Сталин образларының чагылуы — безнең политик, культура тормышыбызда яңа бер күренеш, гомуми культурабызның алга үсешен раслый торган вакыйга. Бу — безнең һәркайсыбызны куандыра. Ниһаять, театрыбызның шундый бөек образларны тулы гәүдәләндерә алу югарылыгына күтәрелүен күрү — әдәбиятыбызның киләчәк үсешенә дә йогынты ясаячак; юл- башчыларыбызның сөекле образларын кыюрак сурәтли башлауга этәргеч бирәчәк. «Мылтыклы кеше» сәхнәгә менде. Бу эштә театрның барлык көче катнашты, артистларның икешәр роль уйнауларын күрсәтү дә күп нәрсә сөйли. Бу постановканың уңышын тәэмин итү өчен кем күбрәк көч салган — әйтүе кыен. Чөнки режиссер, актер, художник, композитор белән бергә сәхнәнең техник көчләре дә бер максат тотканнар, бер идея белән янганнар: үзләренең иҗат көчләрен кешелек дөньясында яңа эра, социалистик революция эпохасы тудырган тарихи көннәрнең сугышчан рухын бирүгә юнәлткәннәр, Ленинның якты фикерләре артыннан барган миллионнарның хәрәкәтен сурәтләргә тырышканнар. һәм без, беренче тапкыр дияргә кирәк, Татар дәүләт академия театрының коллективы эчендә гармоник хезмәтнең сокландыргыч нәтиҗәсен күрдек. Спектакльнең батыр реалистик тонда, революциянең беренче көннәренә хас кызу темпта башкарылуы, һәрбер мезансценаиыц, һәрбер декора
Ленин, Сталия образлары татар сәхнәсендә
«Мылтыклы кеше» пьесасыннан X Башкортстанның атказа тив күренешнең, музыкаль авазларның төп идеяне ачу өчен юнәлгән булулары, ниһаять, актерларның эчке ялкын белән уйнаулары — коллективның көчен бик ачык күрсәтә. Хәтта техник көчләр дә, сәгать механизмы кебек төгәл һәм җыйнак эшләүләре белән, спектакльнең матур темпын тәэмин итүгә күп булыштылар. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ш. Сарымсаков спектакльнең бердәм ансаблен тәэмин иткән. Бөек идеяләр һәм олы хисләр пафосы постановканың һәрбер деталеннән сизелеп тора. Спектакль — батырлык, куркусызлык гимны булып яңгырый, революцион кеше колачының киңлеген поэтик чагылдырып бирә. Күп картиналарда Ленин үзе күренми, ләкин бөтен спектакль буенча аның барлыгын тоеп, шул чорның тарихи үзәгендә икәнен сизеп торасың. Аның хаклык сүзе, даһһ фикерләре, титаник хезмәте
7 .с. әл № 5 революция байрагы астында көрәшкә чыккан миллионнарның омтылышлары аша, аларның йөрәк кичерешләре аша сурәтләнә. Әсәрнең баштагы картиналарында солдат Шадрин: «Ленинны бит мин аны хәтта рәсемдә дә күргәнем юк, — ә үзен тоям. Фронтта мин аллага ышанмый башладым, ә аңа Ышанам» — дип сөйли, һәм бу сүзләр барлык солдат массасының уй чагылышы булып тора. РСФСР һәм ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Петр Сперанский төп идеяне ачуга булыша торган оригиналь реаль декорацияләр эшләгән. Ленинград панорамасы, Смольный, Ленин кабинеты, Пулково калкулыклары җанлы булып күз алдына басалар, тарихи вакыйгаларны тарихи урыннары белән күз алдына китерергә ярдәм итәләр. Профессор М. Юдин тарафыннан язылган музыка да көчле һәм рево-
>i картина В. И. Ленин ролендә я артисты Г. Шамуков
Гази Кашшаф
98
люция давылын чагылдырып яңгырый. Яктылык эффектлары күңелле тәэсир калдыралар. Владимир Ильич Ленин ролен Башкортстанның атказанган артисты Г. Шамуков һәм Татарстанның атказанган артисты Н. Гайнуллин башкаралар. Менә Ленин, җитез хәрәкәт белән, Смольный коридорына килеп чыга һәм рядовой солдат Шадрин белән очраша. Шушы гади кешегә юлбашчы никадәр игътибарлы һәм ҮЛ Шадринның бөтен тормышын, аның барлык уйфикерләрен, теләк- омтылышларын өйрәнеп өлгерә. Ул шушы гади кеше аша миллионнарның йөрәк тибешен тоя, ә миллионнар исә Ленинның даһи фикерләрендә, үзләренең күңелләрендә булып та, әле уяна алмый яткан яки билгеле бер төс алырга өлгермәгән эчке омтылышларын сизәләр һәм, иртәгәге көннәренең яктылыгын күреп, көрәшкә рухланалар. Менә Ленин Шадринга Керенский, Калединнарның корал белән советка каршы күтәрелүләрен сөйли. Шадрин бу хәлдән аптырап кала, ул халыкка каршы күтәрелүне башына сыйдыра алмый. «Ни була инде бу...» ди ул. Алар арасында түбәндәге диалог башлана:
«Л е н и н. Тагын сугыш, дисеңме? Солдат арыган бит, дисеңме? Шадрин. Нәрсә өчен дә ничек сугышырга бит. Дарданил өчен берәү дә сугышмаячак. Ленин. Совет власте кеше җирен тартып алырга җыенмый, әгәр дә инде патша генераллары Россиягә алпавытлар белән капиталистларны баш итеп куярга теләсәләр, ул вакытта ... ничек уйлыйсыз? Менә сез үзегез ничек уйлыйсыз? Шадрин. Ул вакытта сугышабыз, Ленин. Сугышырга менә хәзер кирәк... бүген... Шадрин. Алай булса, бүген китәбез... Сез, бәлки...» Ленинның корыч логикасы, кискенлеге шушы вакыйгада бик ачык бирелгән. Аны тамашачыга җиткерү өчен артисттан зур көч сорала. Ленинның сүзләрен гади итеп җиткерүдә генә түгел, шуның белән бергә аның эчке җылылыгын, бөек идеяләр белән, иң матур олы хисләр белән кайнаган искиткеч характерын гәүдәләндерү өчен шул идеяләр белән
янарга, барлык иҗат сәләтеңне җигәргә кирәк була. Артист Шамуков белән Гайиуллинның иҗат уңышы да шунда — алар безгә тере Ленинны күз алдына бастыралар, аның йөрәк тибешен сиздерәләр. Еракка карый торган, миллионнарның язмышын уйлап, иҗади | идеяләр белән тулы Ленинның җылы образын сурәтлиләр. Бу күренештә дә, алдагы вакыйгаларда да без, тышкы фотографик ошаштан бигрәк, поэтик образның чагылышын күрәбез. Шуңа күрә дә актерның бу хезмәтен — искиткеч уңышка ирешү дип карарга кирәк. Менә Смольныйда хәрби штаб бүлмәсе. Аида кызу эш бара, анда социалистик революциянең язмышы хәл ителә. Ленин, Сталин белән телефонда сөйләшү өчен, хәрби киңәшмәдән чыгып килә. Ул әле һаман кайнар эш өстендә, йөргән вакытта да ул революция ялкынын үзенең кызу хәрәкәте, үткен сүзләре белән көчәйтеп, үстереп җибәрә шикелле. Һәм шушы телефон белән сөйләшергә чыккан арада да ул искиткеч зур эшләр башкара. Октябрь көннәренең катлаулы һәм кызу темплы хәрәкәте, дөнья тетрәткән вакыйгалары белән идарә итүе бөтен тулылыгы белән гәүдәләнә. Ул меньшевиклар белән. Совет властеның беренче адымнарына аяк чалырга-теләүче буржуаз ялчылары белән рәхимсез һәм коры, ул аларга тар гына сукмак та калдырмаслык итеп кискен сөйләшә, ә инде матрослар белән, кызылгвардеецлар белән ул никадәр йомшак, никадәр ягымлы һәм кешенең рухын күтәреп сөйләшә! Матрос Самсонов Царское Селодан фронт өчен снаряд сорап килә. Ләкин снарядларны хәзер үк анда җиткерү өчен транспорт юк. Ленин, кызылгвардеецлар белән бергәләп, бу хәлдән чыгу юлын уйлап таба. Шәһәрдә ломовой извоз- чиклар бар, аларны, инде төн бу-
Ленин, Сталин образлары татар сәхнәсендә
99
луга карамактан, бу эштә файдала
нырга булалар, һәм без снарядларның үз вакытында фронтка ирешүен беләбез. Менә Ленин янына ягулык эшләре буенча комиссар килә,’ ул әле үзенең нәрсә эшләргә тиешлеген күреп җиткерә алмый. Ленин аңа гади сүзләр белән эшнең гомуми кагыйдәләрен сызып бирә. Аптырап калмаска, ышанып эшләргә куша. Менә Ленин үз бүлмәсендә ялгыз. Инде төн узып көн туган, ә ул әле генә фронттан кайткан һәм, ял итүне онытып, җитди иҗат эшенә чумган. «Әллә ничаклы эш, барын да хәзер хәл кылырга кирәк», ди ул. Укый, уйлый,
фикерләрен кызу- кызу яза, тагы
уйлый. «Правда» газетасына шалтыратып, «гади, күзгә ташланмый торган кешеләрнең тәҗрибәләре» турында язарга киңәш бирә. Фронтка отрядлар озатып йөрүче Сталин белән сөйләшеп, аның халыклар хокукы декларациясе проекты буенча үзенең фикерен әйтә: Ул декларация «милләт тигезсезлеген бетерүнең башлангычы булып тора. Ул киләчәктә Совет дәүләте конституциясенең нигезе булып калачак». Ленин хезмәт ияләре халкының киләчәге өчен, бәхете өчен эшли. Аның якты, кыю хыялы киләчәккә карап канатланган.
«Мылтыклы кеше» пьесасыннан XI нче картина. Сталин эшче-крестьян отрядын фронтка озата. И. В. Сталин ролендә Татарстанның халык артисты М. Ильдар.
Газк Кашшаф
100
Шадрин ролендә Татарстанның атказанган артисты Ф. Халитов Болар барысы да Ленинның титаник эшен хәтерләтә торган, язучы тарафыннан оста тотып алынган аерым детальләр. Болар Бөек Октябрь Социалистик революциясенең беренче көннәрен генә сурәтлиләр һәм Ленинның бөек образын бөтен яктан тулы итеп гәүдәләндерүне максат итеп куймыйлар. Ләкин шушы бирелгән кисәкләр дә безгә җанлы Ленинны, йөрәгебездә саклана торган бөек юлбашчыны барлык күркәм кешелекле сыйфатлары белән күз алдына бастырырга мөмкинлек бирәләр. Шуның өстенә, хыялыбыз белән күз алдына китерә торган атабызны тере итеп, хәрәкәтчән итеп күрү һәм артистларыбызның шул осталыкка ирешүләре безне бик нык куандыра. Без аларга хөрмәт һәм ихтирам итү хисләре белән утырабыз. Ленин образын бер генә артист башкармыйча, ике артист башкаруы безне шулай ук сөендерде. Бу— безнең театрыбызның талантлы кадрларга байлыгын күрсәтә. Шамуков белән Гайпуллиипың хезмәте чиксез зур һәм катлаулы, алар икесе дә уңышлы уйныйлар. Ләкин бер-бсрсен кабатламыйлар. Аларның
уеннарында гади, күзгә күренмәслек үзенчәлекле моментлар бар: бу исә образның эчке ритмын, эчке җылылыгын бирү ысулларына кайтып кала. Шамуков Ленинныа җылылыгын сурәтләүгә ныграк әһәмият бирә, Гайнуллин исә Лениннык тышкы ошашлыгын, аның манераларын төгәл күрсәтүгә юл тота, һәр ике артист уенында без ихлас күңелдән эшләүне, Ленин образын тулы һәм җылы итеп гәүдәләндерү өчен тырышканлыкны сизәбез. Ленин реалистик планда, кайнар мәхәббәтен Ватанга, хезмәт ияләренә, аларның алдагы бәхетләренә юнәлдергән хәлдә гәүдәләнә. Иосиф Виссарионович Сталин образы әсәрдә бер* эпизод аша гәүдә- ләндерелгән. Ленинның телефон аша сөйләшүләреннән без Сталин- , ның гаять зур һәм революциянең J уңышын хәлиткеч эшләрдә янып йөрүен сизәбез. Ул көн-төн кораллы көчләр белән җитәкчелек итә, революциянең язмышы аның кулына тапшырылган, һәм ул, менә, эшче- крестьян отрядын фронтка озата. Сталин, Чибисовка мөрәҗәгать } итеп, аның Шадрин белән дуслыгын сорый: «Сталин (Чибисовка). Сез дуслармы?: Чибисов. Революция дуслаштырды. j Стали н. Мондый дуслыктан да югары берни юк. Киңәшегез, бер-берегезгә булышыгыз, уйлап табыгыз, кешеләр турын- да уйлагыз, аларны кайгыртыгыз. Тагын бер киңәш сезгә, иптәшләр, — эшче белән крестьян арасындагы изге бердәмлегебезне күз алмагыз кебек күреп саклагыз. Эпохабызның иң бөек һәм яхшы кешесе —нн- тәш Ленин безне шуңа өйрәтә. Бары да. «Яшәсен иптәш Ленин! Яшәсен Советлар власте!». Сталин отряд белән әнә шулай гади, аталарча җанлы сүз алып бара. Татарстанның халык артисты М. Ильдар, Иосиф Виссарионович ролендә чыгып, юлбашчының сөйкемле образын, аның эшче-крестьян солдат массалары белән гади, рухландырып сөйләшүендәге җылылыгын, зирәк һәм үткенлеген бирә алды. Сталин тыныч, ышанычлы итеп сөйли. Ул, дуслары белән күңелле
Ленин, Сталин образлары татар сәхнәсендә
101
әңгәмә алып баргандагы кебек, гади, кешенең йөрәгенә кереп, аны дулкынландырып сөйли. Кыска гына бер эпизод аша юлбашчының сөекле образындагы шул сыйфатларны гәүдәләндерә алу артистның югары уңышы турында сөйли. Шул ук рольдә артист Г. Зиятди- нов чыга. Зиятдиновның Сталин ролендә уйнавы шулай ук уңышлы, улда тамашачыга юлбашчының хәрәкәттәге, революцион ялкын белән янган җанлы образын бирә. Ләкин Зиятдинов әле иптәш Сталинның эчке бай сыйфатларын тулысынча чагылдырып күрсәтә алмады, шулай да ул моңа ирешүнең ышанычлы адымын ясаган. Әсәрнең үзәк образы — Иван Шадрин. Ул — мылтыклы кеше һәм әсәр дә аның политик үсешен, революциягә килү юлын гәүдәләндерүгә багышланган. Шушы оригинал, типик образны, рус халкының күркәм сыйфатларын үзендә туплаган крестьянны — Татарстанның атказанган артисты Ф. Халитов башкара. Ул Шадринның бөтен рухына кереп, аның баштагы каршылыклы хисләрен, революция чынлыгы белән ачыла барган аңын чагылдыра. Тамашачы каршына окоп газабыннан йончыган, авылын, хуҗалыгын сагынган, сугыш алып баручыларга ачу саклаган солдат килеп баса. Аны өенә отпускка җибәрәләр, ул менә хәзер Петроград капиталистларының берсендә горничная булып эшли торган сеңлесенә килеп, сыер алыр өчен аңардан акча сорарга уйлый. Ләкин ул революция давылына очрый. Эшче Чибисов аны үзенә ияртә һәм ул, үзе дә сизмәстән, акрынлап революциянең практик эшенә кушылып китә. Менә ул Смольныйда Ленин белән сөйләшә, тик үзе әле кем белән сөйләшкәнен белми. Бу сөйләшү аңарда кискен борылыш ясый, үзенең отпускта икәнен оныта, отпускны кичектереп торырга кирәклеген, крестьян өчен менә хәзер үк Керенский ялчыларына каршы корал белән каршы чыгудан да изге эш юклыгын аңлый. Ул
Чибисов ролендә Татарстанның Халык артисты Камал III. аңлы рәвештә революция өчен хезмәт итәргә керешә. Ленин фикерләренең хаклыгын салкын окопта сизеп утырган Шадрин, Ленин, Сталин җитәкләгән социалистик революциянең әһәмиятен йөрәге белән тоя. Халитов Шадринның давыллы хисләр кичерүен, рухи үзгәрүен, акылының ачык һәм мөкатдәс юл алып китүен сурәтли: аны һәр кемгә якын итеп күрсәтә, тамашачы каршына акыллы, батыр, тәвәккәл рус крестьяны, аның рухи байлыгы, куәте килеп баса. Бу образны башкаруы белән Ф. Халитов сәхнә сәнгатенең яңа баскычына күтәрелүен, социалистик реализм методын үз иҗатында уңышлы куллануын күрсәтте. Николай Чибисов әсәрдә шулай ук мөһим урын тота. Ул Петроград эшчеләренең җыелма образы, большевик, революциянең турылыклы солдаты. Аның Шадрин беЛән дуслашып китүе эшче-крестьян союзын сурәтли торган бер момент һәм ул бик табигый һәм ышандырырлык бирелә. Чибисов башта Шадринга «Без синең белән бөтен дөньяны яулап алырбыз», дип әйтә. Ул чак-
Гази Кашшаф
102
та эле Шадрин бу сүзләрнең хаклыгына ышанмый, тора-бара гына Шадрин шушы большевикның тәэсиренә бирелә: «Үземә-үзем сүз биреп куйган идем бит: бернинди партиягә дә кысылмам дигән идем, — нәрсәгез белән кешене үзегезгә тартасыз соң сез?» дигән сүзләре Чибисовның тәэсире турында сөйлиләр. Соңыннан Шадрин, Чибисов белән бергә, бер отрядның командирлары сыйфатында фронтка китә. Чибисовның большевистик дөреслек һәм революцион ялкыны Шадринны үстерүгә булышалар. Ниһаять, Чибисовның буржуа ялчысы белән бәхәсләшү күренеше Шадринда зур үзгәреш ясый: «Сез соң чынлап ук, генераллар погоннарын кпсеп ыргытырлар да социалист булырлар, дип уйладыгызмыни? Юк, бәрелеш булачак. Килешү сугышы түгел, үлешү сугышы булачак, ләкин, сугыштан курык- маучы, капиталистларга каршы теләсә нинди сугышка баручы бердәнбер партия буларак, без җиңеп чыгачакбыз. Эшлекле. Сугыш аркылы социализммы? Чибисов. Ә сез ничек уйлаган идегез, — әллә социализмны киендереп-ясан- дырып, әзер килеш тарелкага салып китереп тоттырырлар дип белдегезме?» Чибисовның бу сүзләрендә большевик эшченең яхшы уйлары, нигезле фикерләре чагыла. Ул ныклы һәм кискен көрәшнең зарурлыгын тирәннән аңлап кына калмый, шул көрәшне үзе алып баручы төсендә, социализм өчен көрәшүнең изгелеген яклаучы төсендә килеп чыга. Шул ук вакытта ул буржуазияне дә, капитал ялчыларының буш фраза белән лыгырдап, социалистик революцияне буарга маташуларын да күреп тора; үзенең җиңүенә тирәннән ышана. Бу — Чибисовның политик хәзерлеген, социаль аңлылыгын күрсәтә торган эпизод. Ул кинәт монда үсеп чыга, Ленин принципларын тормышка ашыручы җиңелмәс көч булып сурәтләнә. Автор бу урында ремарка ясаган: «Шадрин гаҗәпләнгән кыяфәттә Чибисовны күзәтеп тора», диелә анда. Чыннан да гаҗәпләнмәслек түгел. Чибисов — корыч большевик булып, ир-егет булып, крестьянның йөрәгенә керә торган гадел эшче революционер булып сурәтләнә. Шадрин аның бу сыйфатларын чын-чынлап күрә башлый,
аның гаҗәпләнүендә соклану, горурлык та бар. Шадрин инде үзенең чын дусын, яклаучысын, юлдашын күрә. Татарстанның халык артисты | Камал III Чибисовның эчке ялкынын, ; аның революция темпына ятышлы кызу хәрәкәтен, куркусызлыгын һәм тәвәккәллеген сурәтли. Ул ягымлы, хмәхәббәтне үзенә тарта торган образ булып баса. Татарстанның атказанган артисты X. Сәлимҗанов көр күңелле, ша- •. ян табигатьле матрос Дымовны истә калырлык итеп бирә алды. Самсонов ролендәге К. Гыйльманов, Лопухов һәм элемтәче рольләрендәге М. Надрюков, Никанор ролендәге РСФСР һәм ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Т. Гыйззәт күңелле тәэсир калдыра торган уен осталыгы күрсәттеләр. Надежда ролендәге, Татарстанның атказанган артисты М. Сульва, Екатерина ролендәге Р. Җиһаншина уеннары яхшы һәм табигый иде. Режиссер һәм актерлар кечкенә, эпизодик рольләргә дә ныклы әһәмият биргәннәр, аларның истә калдырырлык детальләрен табарга тырышканнар. Мәсәлән, бер генә тапкыр күренеп киткән Мисс Фиш образы Шәрипова тарафыннан гаять оста бирелеп, шул образга карата тамашачыларның кинаяле көлүен чыгарды. Сибирцев ролендәге Татарстанның халык артисты X. Ура- зиков, Волга буе эре купецын уйнаучы РСФСР ның атказанган артисты 3. Солтанов, тунлы кешене Татарстанның халык артисты К. Шамиль, көнбатыш кешесен М. Ильдар һәм Г. Зиятдинов әйбәт уйнадылар. Аларның уеннарында контрреволюцион көчләрнең ерткыч йөзләре, халыкка дошманлыклары, Ватанны немецка бирергә хәзер торулары, монархист .белән сатлык социалистларның бердәм эшләүләре чагыла һәм шул лагерьга нәфрәт уяна.
Ленин, Сталин образлары татар сәхнәсендә
Капитан ролендәге Ш. Мәҗитов- ның, солдат һәм комиссар ролендәге Т. Бариевның, прапорщик ролендәге Кульбарисовның уеннарын уңышлы яктан әйтеп китәргә кирәк. Г. Фәтхуллин исә олы яшьтәге солдатны уңышлы башкара, тик шул ук алымнарны матрос Володя образында да куллануын инде һич мактап булмый. Матроска хас булган сыйфатларны без күрмәдек, ул аны какшаган карт кыяфәтендә сурәтләде. Яшь солдат образындагы И. Гафуровта без уңышлы башкарылган элекке уеннарның алымнарын кабатлауны сизеп утырдык. Билгеле, театрның яңа тамашачысы яки артистларның иҗат үзенчәлекләре белән танышып өлгермәгән кеше, артистлардагы уен алымнарының кабатлануларын сизми. Шуңа күрә ул, мәсәлән, Чибисов образындагы хәрәкәт, мимикаларның, аның кулы белән селтәнү формаларын, ри- засызлану яки шатлану вакытындагы чырай күренешен яңа итеп кабул итәргә хәзер тора. Ләкин бит, күпчелек тамашачы таләпчән, һәм ул монотонностьны кичерми. Ул артистның яңадан-яңа образлар тудыруын, шул образларга гына хас штрихларны табып күрсәтүен көтә. Волга буе купецының бөтен халыкны нәләтләгәндә кадимче байлар кыяфәтенә керүен дә тамашачы ри- засызлану белән каршы ала. Менә шуның өчен дә, спектакльне моннан да артык яхшыртып булмый, дигән фикердән читтә торырга кирәк. Образларның рухын тулы һәм җанлырак итеп күрсәтергә, образларның үзләренә генә хас характер штрихларын табарга мөмкин әле. Гайнуллин башкаруындагы Ленинның көлүен бирүдә дә табигыйлекне табарга кирәк, анарда ягымлы, башкаларны үзенә ияртә торган көлүне әле без күрмәдек. Югарыда без постановканың уңышлы булуын әйтеп киткән идек. Чыннан да, режиссер текстны тулы бирергә тырышкан, әсәрнең матур идеясен көчле итеп яңгырата -алуга ирешкән. Аның купюрлары бик оста эшләнгән, текстта ишарә генә ясалган урыннарга матур детальләр өстәгән. Ләкин бер мизансцена шулай да үз калыбына утыртылмаган кебек тоела. Әсәрдә шундый урын бар: Шадрин Керенский солдатлары окопына килгәч, үзенең Ленин белән сөйләшүе турында белдерә: Шадрин. Менә нәрсә, дуслар, күптән түгел мин Ленин белән сөйләштем. Нашивкалы (гаҗәпләнеп). Ялганлыйсың. Шадрин. Валлаһи. Нашивкалы. Чукын. Шадрин. Мә (чукына). Чукыну ант итүнең чынлыгын беркетү өчен эшләнә. Русча бу бик ышанычлы һәм табигый яңгырый. Ләкин Мирсәй Әмирнең төгәл бирелгән шушы тәрҗемәсен, төгәл килеш сәхнәгә мендергәч, моның яңгыравы табигый җитдилеген югалтып, икенче бер оттенок ала, бирергә тиешле мәгънәнең киресен яки кинаясен яңгырата башлый. Бу күренешне сәхнәдән күрсәткәндә нәкъ шул нәрсә килеп чыкты да, чукыну үзенең туры мәгънәсен югалтты. Бу урында, татар халкына якын яки аңлашыла торган тәүбә итү формаларының берсе сайланса, билгеле, уңышлы булыр иде. Чөнки монда эш чукынуны күрсәтүдә түгел, бәлки дөреслеккә ышандыру, сүзнең чынлыгын раслау бирелергә тиеш. Масса сценалары гаять күңелле тәэсир калдыралар, аларда темп бар, заманның рухы бар, дәртлелек бар. Зимнийгә штурм ясау, урам хәрәкәтләре, окоптагы масса күренешләре җанлы, табигый һәм истә кала торган итеп биреләләр. «Мылтыклы кеше» спектакле белән театр коллективы ВКП(б) Үзәк Комитетының театр репертуарларына карата чыгарган карарына практик җавап бирде. Бу — театр коллективының политик җитлегүгә зур сынау тотуы булды, идея, художество ягыннан үсүенә смотр булды. Ачык әйтергә кирәк, театр коллективы бу авыр һәм җаваплы сынауны уңышлы уздырды һәм без аны тәбрик итәбез. Бу — аның үсеш буынын билгели торган гаять әһәмиятле һәм кыйммәтле постановка