Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨМЕШ МЕРИДИАН


1941 нче елда, көзнең соңгы көннәрендә, Советлар Союзы Волхов алюминиен югалтты. Немецлар Днепрдагы алюминине дә басып алдылар. Канатлы металл югалды. Бу шундый зур удар булды ки, аның көчен ул чагында әле бик азлар гына күз алдына китерә алалар иде. Совет державасын дошман һавадан алып ташларга теләде. Очар өчен туган ил — бөркетләр иле үзенең күк йөзен дошманга бирә аламы соң! Бу үзенең җирен дә бирү дигән сүз булыр иде. 1941 нче елның каты сугышлары дәвам итә иде. Бөек Ватан сугышының 3.500 километрга сузылган гигант фронтындагы, кан эчендәге солдатлар: — Канатлар бирегез безгә! — дип сораган шикелле тоелалар иде. Чиксез авыр көннәр иде... Дошман күк йөзен һәм җиребезне басып алып килә иде. Канатлар!.. 1. 1894 нче елны Төньяк Уралга гаҗәп бер кеше килеп чыкты. Дарвин чәчәк янында сәгатьләр буенча ничек басып торса, бу кеше дә, вакытның агышын онытып, таш янында сәгатьләр буенча басып тора иде. Ул — рус галиме, минеролог, мәшһүр Евграф Федоров иде. Евграф Федоров Төньяк Уралда биш елдан артыграк эшләде. Турья авылында ул минераллардан торган үзенең мәшһүр коллекциясен төзеде. Ул коллекциядә, әкияттәге сандык шпкелле, Төньяк Уралның гаять зур байлыгы тупланган. Федоров оештырган музейда меңнәрчә таш кисәкләре бар. Төньяк Урал ташларыннан алынган бөек хәзинә,, гадәттән тыш байлык иде бу! Евграф Федоров үзе ул коллекцияне «Үз-үзеңне корбан итү дәрәҗәсендәге тырышлык» дип атады. Күп еллар үтте. Россия сугышларны һәм революцияләрне үткәрде. Аның өстеннән давыллар уйнап узды. Ә ерак Турьядагы «Евграф сандыгы» шул хәлендә калды һәм чын хуҗаның килүен көтте. 1931 нче елда ВКП(б) Үзәк Комитеты алюминий промышленностен үстерү турында карар кабул итте. Бөек Сталин Совет державасына канатлар такты, һәм илебез алдында очсыз-кырыйсыз күк йөзе ачылды. Геологлар алюминий эзләргә киттеләр. Яшь геолог Николай Каржавин үзенең разведчик иптәшләре белән бергә Төньяк Уралга барып чыкты. Ул талантлы <кеше иде. Ул Евграф Федоров музее яшәгән билгесез һәм ерак Турья авылында булды. Николай Каржавин музейдагы ташларны кулына алды һәм алар янында озак басып торды. Евграф Федоровның гаҗәеп «сандыгында» коңгырт ташларның бик күп үрнәкләре бар. Карт галим аларны бик зур тырышлык белән сайлап алган һәм киң күләмдә күрсәткән. Ул ташларны тимер ру
Көмеш меридиан 
63 
 
 
дасы ташларыннан аерып алырлык та түгел иде. Шулай ук алар тимер рудасы да түгел. Алар алюмин рудасы — бокситлар иде. Аларда исә искиткеч күп алюминий бар... Хәзинә иде бу. Николай. Каржавин ике ел тырышты. Ул аларның боксит чыганак икәнен ачты һәм урыннарын билгеләде. Аларның чыга торган урыннары Вагран һәм Ивдель елгалары буенда, киң полоса булып,z төньякка таба туптуры сузыла. Боксит полосасы Европаны Азиядән бүлеп торган 60 нчы меридиан буенча бара һәм, аның күчәреннән бер якка да тайпылмыйча, нәкъ аның өстендә ята. Әйтерсең, табигать 60 нчы меридианның таш юлын җир өсте- нә үзе сызган, күңелдән сызылган сызыкны реаль сызыкка әйләндергән. Көмеш меридиан! Ул, Төньяк полюска юл күрсәтеп торган билге шикелле булып, Боз океанына таба сузыла. Менә бу руда бассейны. Дәүләт Оборона Комитеты сугыш алып бара торган илебезгә шунда канатлар коярга карар бирде. 1941 нче елның сугышлы җәе. Төньяк Уралдагы боксит чыга торган урыннарга халык агылды. "Илебезнең төрле почмакларыннан руслар, татарлар, молдаваннар, бе- лорусла/р, үзбәкләр, грузиннар — совет кешеләре, барлык республикаларның диярлек вәкилләре килде. Монда уннан артык телдә сөйләшәләр иде. Төрле телләрдә сөйләнгән сүзләр бөтен кеше өчен билгеле булган «самолет» сүзенә әверелде... Разведчиклар, төзүчеләр һәм тау эшчеләре килде. Клондайкка ничек агылган булсалар, Төньяк Урал бокситына таба да шулай дулкынланып агылдылар һәм алар артыннан ук тимер юл да салынып барды. Бөтенесе бергә эшләнде. Машиналар, станоклар, гаять зур экскаваторлар өзлексез озатылды. Чиксез зур күләмдәге пар казаннары һәм турбиналар озатылды. Ә тирә-юньдә юл да, сукмак та, хәтта аяк эзе дә юк; мәңгелек кара урманнар... Бу тирәләрдәге урман җәнлекләре дә — пышыйлар, боланнар, аюлар, рысьлар, 
барлык ерткыч хайваннар да, шулай ук 60 нчы меридиан буенча чигенеп, төньякка — Ивдель тайгасына таба киткәннән киттеләр. Ташлы төньякның урманнары куе, сыртларына’ кеше аяк басмаган. Баш очында озынборыннар, чебен- черкиләр болыт шикелле бөтерелә, туктаусыз безелди. Аяз көннәрдә Уралның меридиаль сырты күренә; ул, барлык урманнардан биек булып, Боз океанына таба сузыла. Ул сырт өстендә болытлар йоклый. Урманнар, урманнар. Әйтерсен, ул сыртлар өстендә малахит океаны җәелеп ята һәм ул, үзенең дәһшәтле тешләрен берсе өстенә берсен тезеп, тынып калган. Ләкин өмет бары шул урманнарда гына: ул урманнар булмаганда, кешеләр боксит чыгарырга мөмкин түгеллеген беләләр. Кешеләр тирә-юньдәге бөтен нәрсәне күрәләр. Ләкин алар җир астында нәрсә көткәнен белмиләр. Алар шул җир астына киң юл салырга һәм 60 нчы меридиан хәзинәсенең ишеген ачып керергә тиешләр. 2. Бу вакытны инде анда бер урында боксит чыгарыла башлаган иде. Ул урын «Красная шапочка» дип атала. Аның ике почмагында боксит чыгаралар һәм беренче шахталарны салалар. Табигать кочагыннан шул кечкенә генә нәрсәне алыр өчең дә 10 елдан артыграк көч салырга кирәк булган. Уралны җиңүе читен. Канатлы металл авыр... Алда бик зур эш тора: гаять зур күләмдәге мәйданда алюминий рудасын уятырга, руда бассейны булдырырга, төзәргә кирәк. Меридианны җир астыннан казып чыгарырга кирәк. Кешеләр тайга эченә таба агылганнан агылдылар. Әйтерсең, алар

В. Вслпчко 
61 
 
 
анда төпсез бушлыкка чумалар иде. Алар кире әйләнеп кайта алмас шикелле тоелалар. 500 разведчик килде, болар Төньяк Уралда геология разведкасы ясаучы боксиг экспедициясе дип атала иде. Алар меридиан буенча туп-туры төньякка — тайга эченә кереп киттеләр. Сукмаксыз һәм кеше аяк басмаган жиоләргә киттеләр. Экспедиция бөтен бассейнны урап алды. Бу гаять зур күләмдәге— буе 40 километрга, ә киңлеге 10 километрга сузылган хезмәт фронты иде. Меридиан төтенли башлады. Разведчиклар лямкалар һәм ле- бедкалар белән авыр буровой машиналарны өстерәтәләр. Алар лебед- каларны агачларга беркетәләр һәм корыч арканнар белән станокларны метрлап өстерәтә-өстерәтә уннарча километр җир китәләр. Менә инде двигательләр тавышы ишетелә, кара урман арасында, җиргә төшкән йолдыз шикелле булып, электр утлары ялтырап күренә: — Бурить итәләр!.. Алюминий эзләүдә тәҗрибәсе зур булган карт геолог Федор Ковригин үзенең партиясе белән иң югары ноктага — Черемушка елгасына — тундрага таба китте. Авыр станоклар астында тәгәрәткечләр шыгырдый, лебедкалар сызгыра, һәм корыч аркан, калын кылдай чыңлый, ыңгырашкандай яңгырый. Кешеләрне чебен-черки ашый, канга батыра. Федор Ковригин партиясе 40 километр җирне шулай үтте. Ул Черемушка елгасы янына килеп җиткәндә, аның кешеләре ябыккан, хәлдән тайган иде, ләкин алар чиксез бәхетле иде. Чал чәчле Федор Ковригин да яшәреп киткән шикелле булды: — Башлыйбыз, иптәшйәр! Ә тирә-юньдә, бөтен җирдә урман. Иксез-чиксез тынлык. Моннан ике үрчәкле, серле Денежкин Камень тавы күренә. Аны күрү бик азларга гына насыйп. Кешеләр монда үзләренең ни өчен килгәнлекләрен беләләр. Разведчиклардан бер туган Ананий, Гаврилл һәм Константин Кузнецовлар, шурф үткәрүче егетләр, үзләренең семьяларына: «Урал алю- миниенә киң юл салмый торып, моннан кайтачак 
түгелбез», дип язып җибәрделәр. Аларның иң олысы булган Ананий, кечкенә буйлы, таза гәүдәле, янып торган егет, трубка төтенен бөркетеп чыгара-чыгара, үзенең энеләренә: — Костя, Гаврила, исегездә тотыгыз: без бу урында торган килеш немецларны кырачакбыз! — диде. ... Бөтенесен берьюлы эшли башларга кирәк иде: разведка алып барырга, шахталар төзәргә, боксит чыгарырга, һәм барлык 4<эштә дә: разведкада да, төзелештә дә һәм боксит чыгарганда да меридианның таш күкрәгенә, гадәттәгегә караганда, 9—10 тапкыр артыграк көч белән сугарга кирәк. «Капитальная» шахтасындагы проходчиклар таш капчык эченә- кереп бикләнгәндәй, кессоннар эчендә эшләделәр. Кессон эченә югары басымлы һава кертелә. Андый капчыкта кеше бары 20 минут кына тора ала. Җир астыннан казып бару сантиметрлар белән генә санала иде. Бассейнны шундый темплар белән эшләгәндә, 100 елдан да ким вакыт кирәкми. Ә руданы бүген, иртәгә, берсе көнгә бирергә кирәк, һәр көн кадерле. Шахталарны кессоннар белән салу эше туктатылды. Төзүчеләр бу карарны бер сүз дә әйтмичә тыңладылар. Яшь забойчы һәм кыю кеше булган Бурмей җитди итеп әйтеп куйды: — Аңлыйбыз. һәм төзүчеләр «Капитальная» шахтасына кессоннарсыз гына төштеләр, гади юл белән генә казый башладылар. Забойга сәгатенә 500 кубометр су бәреп керә. Ул гаять зур көч белән забойны баса. Ул һәр яктан, 6 һәр тишектән сызгырып атылып тора. Бурить ителгән скважиналардан 15 метр озынлыгында бәрә. Һәр 

Көмеш меридиан 
65 
 
 
скважина саен көчәйгәннән көчәя барган шашкын фонтан иде бу. Проходчиклар, су гномнарыдай, шул ташкын эчендә айкалалар. Кешеләр, штрекны беркетергә дип, бүрәнәләрне күтәреп алалар, егылалар, торалар, казы/лган порода- ларны артка алып ташлыйлар, һәр кеше үз эшен эшли. Бурмей, перфораторга бөтен гәүдәсе белән ятып, таш кыя кебек басып тора. Аңа, күкрәген киереп, туп-туры басып торырга мөмкин түгел, — су бәреп ега. Ул, битен томалап, яны белән баскан, һәм менә ул боравын тартып чыгарды. Кинәт бәреп чыккан су, коточкыч көч белән атылган сөнге шикелле, туп-туры аңа килеп бәрелде. Бурмей чайкалып китте, ләкин егылмады. Иелде һәм, перфораторны кул пулеметы кебек тотып, хәнҗәр өстенә яткандай, атылып торган су өстенә күкрәге белән ятты һәм аны җиңде. Бөтенләй су тузанына күмелгән Бурмей забой күкрәген капшап тапты һәм аңа яңадан үзенең боравын батырды. Смена вакыты җитте, забойдан чыгарга кирәк иде. Ствол баскычыннан аңа: — Бурме-ей!.. Бурме-ей!.. Чык!— дип кычкырдылар. Бурмей җавап бирмәде. Аннары аның бригадасына дигән ашны забойга төшерделәр... Боксит чыга торган башка урыннардагы төзүчеләр нинди хәлдә иде соң? Разведка экспедициясе гаять зур хезмәт фронтына бердән тотынды һәм аны бердән дәвам иттерде. Киң күләмдәге мәйданда бер үк вакыт 40 метр тирәнлеккә кадәр шурфлар кагып керттеләр, шул ук вакыт скважиналарны да бурить иттеләр. Буровой штангалар төн-көн әйләнде. Ял турында берәү дә уйлап карамады. Барлык шурфлар һәм скважиналар, Һич тә шик калдырмаслык итеп, бер нәрсәне кабатлыйлар иде: — Боксит бар... Ләкин шул вакытта төзүчеләргә гадәттән тыш бер хәбәр ишетелде. Разведчикларның тирән җир астына төшергән буровой снарядлары кинәт югала башлаган. Снарядлар штангалар 
белән бергә югалалар икән... Чыннан да, снарядлар, кинәт ычкынып, ниндидер төпсез чокырга төшеп китәләр иде. Җир астында аларны кемдер, үзенең гаять зур кулы белән тартып алып, бер читкә ыргыта иде шикелле. 
* * * Югарыда, җир өстендә кыш иде инде. Салкыннар барлык җан әсәрен бетерә. Цельсий нульдән түбән 57 градусны күрсәтә. Тайга тынып калды. Урманнар боз һәм сык белән капланды, кабер тынлыгы урнашты. Аларның инде яшел малахит төсләре югалды, һәм хәзер алар күз чагылдыргыч ак булып торалар. Әйтерсең, ул урманнарны салкын ап-ак булганчы кыздырган яисә кемдер аларны я көмештән, я ап-ак фил сөягеннән юнып, кырып ясаган. Ак урманнар. «Тайганың бозлы җыры». Чамасыз салкын... Разрезларда бокситны ачык һавада чыгаралар иде. Чүкеч тавышлары саңгырау гына яңгырый, бораулар чыелдый. Бәсәргән кешеләр учак яннарында бурить итәләр. Ут хәлсезләнеп сүнә, төтен шунда ук таш өстенә ята. Битләр чатнап ярыла, кан, зур кызыл балан төсле булып, катып кала. Менә коточкыч шартлау тавышы ишетелә. Әйтерсең, уннарча орудие- дәи ут ачалар. Җир дер селкенә. Кешеләр шартлатылган рудага ташланалар, аны вагоннарга төниләр. Экскаваторлар чыелдый, салкын белән кысылган тимерләр шыгырдый. Кешеләр.- — Башланды!.. Башланды!.. — дип кычкыралар. Ватан язмышына ^бәйләнеше булмаган бөтен нәрсәне онытырга кирәк иде.  
5. „с. Ә-. № 5 
В. Величко 
66' 
 
 
о Төньяк Урал бокситын үзләштерү дәһшәтле атаканы хәтерләтә. 1941 нче елның сугыш эчендә үткән алты аенда, 1940 нчы елга караганда, руда ике ярым тапкыр артыграк бирелде. Шул ук алты ай эчендә, 1941 нче ел ахырына, руданың промышленность запасы бер ярым тапкырдан артыграк үсте. Разведка меридиан буенча көньяктан төньякка таба сузылып киткән Южный, Центральный, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче төньяк, Калья һәм Черемушка рудникларын бик ачык билгеләп күрсәтте. Гаять зур бассейнның тулы күренеше кешеләр күз алдына тулы килеш килеп басты. Төньяк Уралда геология разведкасы ясаучы боксит экспедициясе, Төньяк Уралдагы, кыргый һәм куркыныч дөнья эчендәге боксит бассейнын эзләп, 400 километр җирне төы-көн казыды. Монда бөтен нәрсә гадәттән тыш авырлык белән көрәшеп алына иде. Урал тавының уң як җилкәсендәге барлык су шушы җирләргә агып төшә Вагран, Сарайная, Калья, Черемушка, Ивдель елгалары һәм алар- га койган барлык елгаларның сулары туптуры руда кырлары өстенә ишелеп килә. Бу елгалар җир астындагы елгалар белән кушыла. Руда чыгарыла торган урыннарда ташкын айкала һәм ул җир өстенә атылып чыга. Разведчиклар һәм төзүчеләр, бу су дөньясының яшерен серен белергә һәм аны авызлыкларга теләп, бөтен көчләрен куеп эшләделәр. Шахталарда төзү эше дәвам итте, һәр метр түбәнрәк киткән саен җир асты серлерәк була барды. Беренче горизонтны үттеләр, икенче горизонт өчен, тагын да тирәнрәк китәр өчен көрәштеләр, һәм менә шунда инде разведчикларның тирән җир астына төшергән буровой снарядларының ни өчен югалганлыклары аңлашылды. Проходчикларга — шахта төзүчеләргә 60 нчы меридианның җир астындагы гаҗәеп дөньясы ачылдьь Забой күкрәге җимерелеп, ватылып төште, һәм кешеләр гаҗәпләнеп калдылар: алар күз алдында җир астындагы сарайларга ошаган кии мәгарәләр җәелеп ята иде. 
Мәгарәләрнең караңгы гөмбәзләреннән сталактитлар асылынып тора. Теп-тигез идәннәрдә зур-зур ташлар өелеп ята. Бу ташлар — бу җирләр өчен ят ташлар, аларны монда каяндыр су китереп ташлаган. Елга эзләре, аларның кипкән, корыган ярлары ап-ачык булып ярылып ята. һәм кайдадыр түбәндә су тавышы ишетелә... Bv шулай булды. Шартлау забой күкрәген куптарып ташлый, һәм шул купкан урыннан җир асты сазлыгы — я кызгылт сары, я күк төстәге балчык, плывун, вак чуерташ, болганчык су бәреп чыга, һәм баш очында нәрсәдер коточкыч богырдый, капчык эчендә тәгәрәп йөргән тимер шарлардай, нәрсәдер саңгырау гына шыгырдый: зур ташлар төшеп килә! һәм менә алар, ишерелеп чыккан сазлык белән бергә, искиткеч зур таш ядрәләр шикелле булып, тәгәрәп килеп төшәләр. Забой дер селкенц. Саклан, җир асты эшчесе! Табигать үзенең җир астында кешеләргә каршы хыянәтчел засадаларын оештыргандай, карстларны юл өстенә чыгара. Алар җир астындагы гадәттән тыш күлләр. Аның сулары миллион тонналар авырлыгындагы таш-таулар белән басылган. Урал картлары аларны:. — Мәңгелек су, — дип атыйлар. Тирән җир астына төшеп, шахталар төзегән чагында, шул суның бәреп чыгуы коточкыч куркыныч иде. Шахта төзүчеләр стихиягә каршы көрәштеләр. Ә югарыда, өске горизонтларда инде боксит чыгару эше дәвам итә. Табигать тарафыннан яулап алынган ул забойларда инде коры. Фронтта алгы кырыйдагы солдатлар дошманның давыллы утын үзләренә ничек алган булсалар, мондагы тө
Көмеш меридиан 
67 
 
 
зүчеләр дә стихиянең ударын үзләренә шулай алдылар. Җир астындагы һәр забой менә шулай көрәшеп алынды. «Капитальная» һәм тагын өч шахта инде стройга басты. Болар яңа, хәрби шахталар иде. Башкалары төзелә иде. 
Разведчик Ананий Кузнецов, бадьяга утырып, үзенең шурфыннан югарыга, яктыга чыкты. Арып-та- лып, таш өстенә утырды һәм трубкасын кабызып җибәрде. Бу бер ел эчендә ул сизелерлек картайган һәм аның кечкенә җитез гәүдәсе тагын да кечерәеп калган шикелле иде. Эшләвен ул электәге шикелле үк яхшы эшли. Аның шурфлары боксит чыгарыла торган киң мәйданның барлык җирләренә таралган. Менә шул шурфларга карап, бу кешенең сугыш көннәрендәге тарихын укырга мөмкин. Шурф янында басып торган экспедиция начальнигына ул: — Чыдыйбыз, Вера Абрамовна!.. Чыдыйбыз!.. — диде һәм аңа күтәрелеп карады. Өстенә брезент куртка кигән, тәбәнәк буйлы, матур толымлы, әле бөтенләй япь-яшь булган бу хатын — Төньяк Уралда геология разведкасы ясаучы боксит экспедициясе начальнигы Вера Абрамовна Ривкипа экспедициянең бик зур һәм катлаулы фронтын алып бара иде. Акыллылык, яшьлек һәм талант барысы бергә җыелган иде бу кешедә. Аның тимерче кызы икәнен, географ һәм коммунистка булганын беләләр иде. Яраталар иде аны. Ананий Кузнецов сүзендә дәвам итте: — Каһәр төшкән немец котырына, — диде , ул. — Иптәш Сталин нык торырга куша. Әгәр кирәк икән, мин бөтен Уралны казып чыгачакмын!.. Ананий Кондратьевич. сүзеннән туктап, читкә карады. Вера Абрамовна тормышында бу сугыш бик тирән эз калдырганын белә иде ул. Аның ире Көнбатыш фронтта үлгән, ике абыйсы да шунда һәлак булган, туганнарын немецлар асканнар. Бу хатынның 
йөрәгендә нәрсәләр генә юк икән? Ләкин аның кайгысы тышка бәреп чыкканын берәүнең дә күргәне юк. Ул аэропланнар казытып чыгарта. һәм аның тырышлыгы бөтен разведчикларга тәэсир итә. Буровой вышкалардагы тимерләр туктаусыз бөтерелә, алар Урал эченә тирәнрәк кергәннән керә баралар. Тайгага йолдызлар чекрәеп караган чакларда да тирән шурф коеларында кызу эш бара. ... Төньяк Урал бокситларын төягән эшелоннар йөри торган тимер юлда «яшел юл» ачылды. Бокситларга тоткарлык ясамас өчен, бу юлда бөтен хәрәкәт туктатыла, хәтта туплар төялгән эшелоннар да, туктап, юл бирәләр. Боксит эшелоннары менә шулай озатылды. Алар, бер,-бер артлы җибәрелгән уклардай, «яшел юл» буйлап бик зур тизлек белән агылдылар да агылдылар. 4. Киң фронт буйлап боксит чыгару эше җиңел эш булып чыкмады. Төньяк Урал боксит бассейны — гаять зур предприятие. Ул ташлы һәм куркынычлы текә тау аша көч хәл белән Сагщлапыгр менеп бара торган кешене хәтерләтә. Алюминий заводлары руда җит- мәгәнлектән газап чигә иде. Ул арада Сталинград сугышы иң югары ноктасына җитте. Күк йөзенең бервакытта да, бу бөек сугыштагы шикелле, алюминий белән тыгызланып тулганы юк иде әле. Немецлар 1.000 әр самолеттан торган j һава эскадраларын сугышка кертәләр. Руда казучылар шашынып эшләделәр. Төньяк Урал боксит рудниклары директоры Валентин Богатов бер- рәттән дүрт-биш көн йокламый иде.
В. Величко 
68 
 
 
Бөтенләй йокламыйча да яши ала кебек тоела иде ул. Аның яхшы күңеллелеген күрсәтеп торган йөзе каралды һәм ул каты характерлы кешеләрдә генә була торган кыяфәткә керде. Ул яхшылык вәгъдә итмәгән авыр карашы белән текәлгән чакларында, аның бернәрсәгә дә ышанмаганлыгы, караган нәрсәне үтеп керергә теләгәнлеге күренеп тора иде. Богатов үзенең кабинетта утыруын онытты. Ул электростанциядә, шахталарда, таш кисә торган урыннарда яши һәм эшли башлады. Ул бары бер генә мәртәбә приказ бирә иде. Эшчеләр аңа ышанып карыйлар һәм аның приказларын тормышка ашыруда чиксез зур ярдәм күрсәтәләр иде. Валентин Богатов чертежлар, схемалар һәм планнар өеме өстендә бик озак утырды. Бассейнның баш инженеры Платон Савченко кулын чертежлар өс- тенә куйды һәм әйтте: — Җир астына кыюрак һәм тирәнрәк төшәргә кирәк! Савченко бик зур белемле кеше иде. Ул бассейнны бик яхшы белә һәм. башкаларга караганда, аның геология сызыгын яхшырак аңлый иде. 1942 нче ел бетте. Тагын да зуррак план көтелде... Богатов күз алдына рудникларның киләчәге бик ачык булып килеп басты: эзлекле, ләкин ышанычлы рәвештә, җир астына тирәнрәк төшәргә. Башта өске горизонтларга, аннары түбәнге горизонтларга төшәргә. Ул арада бокситны разрезлардан чыгару эшен дәвам иттерергә һәм меридиан буенча югарыга, төньякка таба барырга. Ачык урында, разрезларда боксит беткәндә, ул инде тирән җир астында — өченче горизонтта, киң һәм ышанычлы фронтта булырга тиеш. Бассейнның язмышын хәл итү иде бу. Рудниклардагы барлык тормыш — разведка, төзү эшләре, хәзерлек эшләре һәм боксит чыгару эшләре, барысы да шушы карар буенча алып барыла башланды. Ел ахырында боксит рудникларының яңа баш инженеры Борис Нифонтов килде. Ул яхшы инженерлардан иде. Комсомол тарафыннан тәрбияләнгән бу 
инженер, мәңгегә яшь булып калгандай, кыю һәм бирелеп эшли башлады. Дуслар шулай очраштылар. Валентин шунда ук Борисны рудниклар буенча алып китте. Рудниклар югары вольтлы энергия чыбыклары белән тыгыз рәвештә уралганнан урала һәм яна шахталарның коперлары, төяү эстакадалары артканнан арта бара. «Красная шапочка» урынында инде шәһәр салына башлады, тайга бик нык сирәкләнде. Каты салкыннар башланды. Төньякның бу дәһшәтле атмосферасында бөтен нәрсә чатный, бөтен нәрсә шыгырдый. Ләкин эш күләме һич тә киметелмичә алып барылды. Шахталардан руда чыгару эше нормаль рәвештә дәвам итте. 3 нче Төньяк руднигы разрезында инде боксит чыгару эше ачык һавада алып барыла иде. Бу гаять зур шатлыклы вакыйга булды. Чырадай ябык булган, элекке фронтовик, тау инженеры Алексей Барсуков үзе белән бергә, әйтерсең, фронтның дәртле һавасын алып килде. Вагоннар таккан паровозлар тау- тау өелгән бокситлар өстенә үрмәләп менәләр. Читтән караганда, алар күккә күтәреләләр шикелле һәм менә-менә авып китәрләр кебек тоелалар. Карьерларда колакларга таныш шартлаулар яңгырый. Кальяга һәм аннан Черемушкага да тимер юл салынды. Бөтен бассейн корыч юллар белән урап алынды. Боксит чыгару фронты бернәрсәгә дә карамастан, киңәйгәннән киңәйде. Моңа кадәр кеше аяк басмаган кыргый урманнар эченә, турыдан- туры кар өстенә төзүчеләр һәм руда чыгаручылар өчен палаткалар корылды. Әйтерсең, ул палаткаларда ниндидер батыр халыклар яши иде. Каты салкында Борис Нифонтов- ның куе коңгырт чәче ап-ак булып бәсәрә, ләкин аның күзләре бозла
Көмеш меридиан 
69 
 
 
нып каткан ак керфекләре арасын-’ нан күмердәй кап-кара булып ялтырыйлар. — Кыю һәм дөрес эшләнә! — ди ул. 5. Фронтларда Кызыл Армия немецларны кыра, тетә һәм юк итә иде. Сталинград янында дошман тар-мар ителеп ташланды. Дошманны корыч канатларның киңлеге һәм аларның тизлеге белән кыру таләп ителә иде. Разрезлардан руданы ачык һавада чыгару фронты гына түгел, шулай ук аны җир астыннан чыгару фронты да тараеп калды. Аны дүрт мәртәбә киңәйтергә кирәк иде. Дүрт мәртәбә! Бу мөмкин түгел эш булып күренде, ләкин аны эшләргә кирәк иде. һәм менә шунда инде «Нифонтов- ның шахталар салудагы тизлеге» дип аталган мәшһүр эше башланды. Нифонтов үзенең бу планы өстендә төннәр буенча утырды, аны кат-кат исәпләде, үлчәде, проектлар төзеде... Шахталарда боксит бирә торган забойларның даими киң фронтын булдырырга, ягъни штреклар казу эшен руда чыгару белән бергә алып барырга кирәк, һәм шуннан соң руда елга булып агачак! Нифонтов җир астындагы хезмәтнең яңа циклын төзеде: проходчик- лар профессиясен проходчик булмаган кешеләр дә алып барырга, һәрбер хезмәт төре тизләтелергә, забойдагы бер бригада, тәүлек әйләнәсендә эшләнә торган бер цикл хезмәт урынына, шул ук составта калган хәлдә тулы дүрт цикл бирергә тиеш. Проходчик Заһир Сабиров Борис Нифонтовның сүзләр'ен игътибар белән тыңлап торды. Юк, ышанырга мөмкин түгел! Сабиров бригадасы бер айга 20 метр проход ясый. Ә башка бригадалар айга 15 әр метр ясыйлар. Хәзер инде 80 метр казып үтәргә кирәк. Тәҗрибәле эшче булган Заһир Сабиров бирелгән планны үтәргә булды: — Карап карарбыз! — диде ул. 1943 нче елның марты. Сабиров бригадасында яңа сугышчан тәртип урнаштырылды һәм ул, атакага күтәрелгәндәй, җир астына, 
тизләтелгән рәвештә эшләргО төшеп китте... Яңача эшләү зур тырышлык һәм газаплар белән тудырылды. Бөтен эш гадәттә булмаганча эшләнә, һәм шул гадәттә булмаган нәрсәгә күнегү дә читен иде. Бригада чигенмәде. Забойда тыгыз һәм кызу эш барды.- бурить итәләр, рудаларны җыеп алалар, ныгыталар — болар барысы да берьюлы эшләнә. Кеше бер эштән икенче ' эшкә күчә. Вакытны әрәм итәргә ярамый. Аңлашылмаулар, тәртипсезлекләр, «миллионнарча газаплар»! Карт забойчы Митрич кечкенә генә тәртипсезлек күрсә дә, хәзер каскасын салып җиргә ташлый 41ӘМ: — Бу нинди „тәртипсезлек! — дип кычкыра. Менә ул бурить итә. Әйтерсең, ул забойның таш күкрәгенә теше-тырнагы белән ябышкан. Механик борау ниндидер калын, таш авазлы бас белән үкерә. Анда, гранит тавы эчендә тегермән ташы әйләнгән шикелле тоела, һәм Митрич менә шул тегермән ташын тегермәнчедәй оста йөртә. Ике яшь егет, рудаларны җыеп алып, ныгытмаларны күтәрергә кереште. Әле аларның сәләтлелекләре җитеп бетми. Бүрәнә аларның кулларыннан ычкынып китте һәм ул Митрич эшли торган урынга барып төште. Таш онына чумгандай буялып беткән Митрич каскасын салып җиргә ташлады һәм кычкырып җибәрде.- — Бу нинди тәртипсезлек!.. Нифонтовны чакырыгыз минем янга! Баш инженер Борис Нифонтов аның артында басып тора иде. — Мин күптән монда, — диде ул. — Зарар юк, Митрич, барысы да рәтләнер. Хәзер үзем булышам! Барыбер немецны тетеп ташларга ңи- рәк. Заһир Сабиров шахта эченнән бөтенләй диярлек чыкмый, бөтенесен
В. Величко 
70 
 
 
исендә тотарга, уңаерак итеп эшләргә тырыша. Менә беренче ай узып китте. Бригада бу айда 78 метр казып үтте! Бу җиңү җир асты революциясе белән бер иде. Стахановчыларның беренче киңәшмәсе чакырылды. Заһир Сабировның исеме телдән төшмәде. һәм эшне тизләтү’ ярышы, туктатырга мөмкин булмаган ялкындай дөрләп, башка шахталарга да күчте. Ул аларның барысын да рухландырып җибәрде. Ярышның чиге юк иде. Сәмигуллин, Миңзарипов, Созаев бригадалары тизләтелгән юл белән эшләргә керештеләр. Алар бер забойда план буенча аена 30 метр проход ясау урынына: — 90, — 93. — 105, — 110 метр казып үттеләр. Бу яңача эшләүнең уңышлары һәм аның җиңүләре белән рухланган, канатланган хезмәт иде. Руда чыгару эше кызыл сызыкны — Дәүләт Оборона Комитеты тарафыннан бирелгән сугышчан за- даниене узып китте һәм аны күп артта калдырды. Бөтен нәрсә — кешеләр дә, механизмнар да, тәҗрибә дә, кыюлык та, көч тә һәм теләк тә, барысы да мобилизацияләнде. Боксит бассейнында могҗизалар тудырылды. Ә заводлар бокситны тагын да күбрәк сорыйлар иде. Алюминий заводларындагы кешеләр дә моннан һич тә ким булмаган могҗизалар күрсәтәләр һәм бөтен Урал тавын эретеп бетерергә телиләр иде шикелле. Совет һава эскадралары каһәр төшкән дошманны кыруларында дәвам иттеләр. # * :!*• Арган, талчыккан һәм җиңү дәрте белән янган Валентин Богатов Москвага китте. Ул Дәүләт Оборона Комитеты члены иптәш Микоян- нб1ң кабул итү бүлмәсенә барып кергәндә, аны анда инде көтеп торалар иде. Аны шул вакытта ук кабул иттеләр. Иптәш Микоян, Богатовның йөзенә игътибар белән карап алганнан СОҢ: — Сездә бик авырлык дип сөйлиләр. Шулаймы? — дип сорады. 
Валентин Богатов яшь булуга карамастан, аның башында көмештәй ялтырап чал бөртекләре күренә иде. — Авыр, — диде ул әкрен генә.— Ярдәм сорарга кирәк булган момент җитте. 6. Рудникларга җиһазлар һәм эшчеләр төягән поездлар килә башлады. Хөкүмәт ярдәме нәкъ кирәк вакытында килеп җитеште. Бу ярдәмне бөтен нәрсәдә күрергә мөмкин иде. Ул бары Ватан тарафыннан гына күрсәтелә ала торган зур, юмарт ярдәм иде. Төньяк Урал боксит бассейнына берникадәр вакытка Москваның бер өлеше күчеп килде. Монда иң зур галимнәр — Совет иленең җир асты осталары, Москва метрополитенын иҗат итүчеләр, берничә министр урынбасарлары эшли иде. Шулай ук төсле металлургия министры Петр Ломакс да биредә иде. Бассейн тәҗрибәсе рухландыргыч халык эпопеясы булып кабул ител^ де. Инженер Исаак Забелышинский аны өйрәнү эшенә кереште. Мондый катлаулы рудникларның һәм руда чыгару эшендә мондый тәҗрибәнең булганы юк иде әле. Җир асты эшләрен белүче мәшһүр специалист Александр Барышников рудниклар буенча йөрде, забойларга төште. Үз гомерендә берничә мәртәбә шахта астында күмелеп калган, шахта суларына баткан, ап-ак чәчле, тирән акыллы бу кеше бөтенләй яшәреп китте, әйтерсең, аның яшьлеге яңадан кайтты. Бервакыт ул Нифонтовка һәм Сәмигуллин забойчыларына чын күңелдән болай диде.- — Кадерле Борис Иванович, дусларым, сез 50 метр казыйсыз— бу яхшы; сез 70 метр казыйсыз т- бу гүзәл нәтиҗә; сез 110 метр ка
Көмеш мгоидиан 
71 
 
 
зыйсыз — бу бик зур җиңү! Борис Нифонтов аңа, җитди итеп, — Без, Александр Иванович, 300 метр казырга сүз бирәбез, — дид?. Забойдагылар тынып калдылар. Александр Барышников шундагы кешеләргә сынау күзләре белән карап чыкты. — Бирәбез! — диделәр забойчылар. Өс-башлары коңгыртланып, тузанланып беткән забойчылар бу галимгә җитди һәм кыю карап торалар иде. Барышников тагын шахталар, забойлар буйлап йөрергә тотынды, айдагы эшләрне сәгать тотып карап, тикшереп, күзәтеп тора башлады. Эшчеләр бик тыныч эшлиләр иде. Проходларны тизләткеч юл белән салу тормышка кереп китте! ...Җир өстендә дә шундый ук рухландыргыч күренешләр бар иде. Разрезлар бер-бер артлы тезелешеп киткәннәр, алар өзлексез кайнашып һәм шаулап торалар. 3 нче Төньяк руднигының гаять зур разрезлары тау мәгарәләрен хәтерләтәләр. Алар алтмышынчы меридиан буйлап, аның күзгә күренеп торган күчәредәй булып, көньякка таба да һәм төньякка таба да туп-туры сызылганнар. Бу инде канатлы меридиан иде. Монда бөтен нәрсә гадәттән тыш зур. Монда үзләренең вышкалары белән күтәрткеч краннарны хәтерләтә торган, моңа кадәр күренмәгән буровой станоклар эшли. Алар, бер сафка тезелешеп, ачык һавада җәелеп яткан искиткеч каты руданың монолит кырын бурить итәләр. Аларның авыр борауларь< пар чүкечедәй һавага күтәрелә, аннары җиргә төшә һәм Урал тавының кара салкын тәненә тагын да тирәнрәк батып керә. Пар чүкечләре килеп төшкән саен таш ыңгыраша һәм калтырана. Тау эченә казылган мәгарәләргә руда поездлары -керә. Паровозлар думпкар составларын — үзүзләреннән бушатыла торган вагоннарны өстерәп кереп китәләр. Куәтле экскаваторлар шартлатылган рудаларны төйиләр. һәм авыр поездлар мәгарә эченнән чыгалар... Станоклар көн-төн . руда казыйлар. Ә ул арада, таш разрезда, икенче 
машиналар күренде. Алар үзләре салган юл белән баралар һәм тимер юлны бер урыннан икенче урынга — я алга, я янәшә урынга күчерәләр һәм аны шартлатылган руда янына ук илтеп териләр. Алар тимер юлны бөтен звеносы белән — рельсләре һәм шпаллары белән берьюлы күтәрәләр. Бу машиналар тимер юлны, звенолап, бер урыннан икенче урынга зур саклык белән күчерәләр һәм салалар. Разрезларда өзлексез — төне- көне канонада үкерә. Тирән бушлыклардан кинәт бик зур төтен бәреп чыга: руда шартлаталар. Руда казучылар, горизонт артыннан горизонтны айкап, ун меңнәрчә тонна боксит алалар. Разрезлар тирәнәйгәннән тирәнәяләр. Тау эшчеләре, таш басуларны сукалагандай, тау эченә тирән буразналар сызалар. Паровоз машинисты Павел Тро- фимец, үзенең руда төягән поезды белән төпсез таш разрезы.ннан килеп чыгып, күкләргә ашарлык булып, таутау өелгән рудалар өсте- нә барып менгәндә, аңа шул биеклектән караңгы һәм мәңгелек урман эчендә меридианның ничек казылганы, совет кешесенең батырлыгы бик ачык күренә. Павел Трофимец үзенең поездын төпсез бушлыкка тагын алып төшеп китә, ләкин шул вакыт ул үзенең чын герой икәнлеге турында башына да китереп карамый. Төньяк Урал боксит бассейнының руда кырлары җир өстеннән җир астына таба киткәннән китә бара, һәм анда да, әгәр без күңелебез белән шахта өсләрен ачып карасак, шундый ук киң булып җәелеп яткан руда кырларын күрер идек... 60 нчы меридиан җир өстеннән дә, тирән җир астыннан да казылды. 
В. Величко 
72 
 
 
Җир астындагы фронт киңәйгәннән киңәйде. Билгеләнгән планнар бик ерак артта калды. 1944 нче елда бассейн җир астыннан руда чыгаруны җиде мәртәбә арттырды! Алюминий заводлары боксит таулары белән күмелде. Ә разведчиклар бассейн фронтын казуларында һәм бораулауларында дәвагч иттеләр. Буровой вышкалары бер урыннан икенче урыннарга күчерелеп йөртелде. Разведчиклар барып чыккан урында тайга чигенә, бик тиз арада поселоклар дөньяга килә һәм тормыш башланып китә. Бу каты табигатьле, күңелсез урыннар матурланганнан матурлана баралар. Бервакыт иртә белән руда казучылар тайга эченнән бер пышыйның килеп чыкканын күрделәр. Ул 3 нче Төньяк рудникның Төньяк разрезы янына килеп туктады һәм төпсез бушлык янында, башын югары күтәреп, бик озак басып торды. Шулай басып торганнан соң ул, бу тирәләр белән саубуллашкандай, сузып кычкырды, аннары, борылып, яңадан тайга эченә кереп китте. Тормыш гомердә булмаганча үзгәрде. Кешеләр, Ватанга җир астыннан канатлар казып чыгара торгач, үзләре дә канатлы булып әверелделәр. 7. «Бокситстрой» начальнигы инженер Вячеслав Надеждин яшь һәм кыю кеше. Ул Москва метрополитенының беренче, икенче очередын төзегән һәм монда бер хәрби төзелештән килгән. Шахталарны тизрәк тапшыру турында ашыктыра башлаган чакларда ул, аксыл чәчле, киң маңгайлы башын күтәреп, — Тапшырырбыз, барысын да тапшырырбыз!.. Без суга каршы бөек сугыш алып барабыз, — дип җавап бирә. Бөтен шахталарны «мәңгелек су» юлы буенча казып баралар иде. Чыннан да, сугыш иде бу. Су, тотарга мөмкин булмаган карак шикелле, посып килә һәм үзенен. хыянәтчел эшен эшли. Су һәр көнне артканнан арта 
барды. Төзелеш эшендә моңарчы күрелмәгән чаралар кулланылды. Төньяк Урал боксит бассейны соңгы ике ел эчендә үзенең шахталарыннан насослар белән шул кадәр күп су суыртып чыгарды, хәтта бөтен Донбасста, 1944 нче елда немецлар су тутырып калдырган шахталарны сафка бастырган чагында да бу кадәр су чыгарылганы юк иде. Боксит бассейнының өч зур шахтасы соңгы өч ел эчендә барлыгы 100.000.000 кубометр су качать итеп чыгарды. Су шартлаткыч зарядларны забойдагы скважиналардан алып ташлый. Зарядлйф, катапультадан атылган ташлар кебек, атылып китәләр. Су, ачуланып, явызланып, авыр отбой чүкечләрен чыгарып ыргыта. Таш чигенде, ләкин совет кешеләре чигенмәде. Очар өчен туган җирдә үрмәләүне кимчелек саныйлар! Шахта төзүчеләр эшләрен дәвам иттерделәр. Түбәнге горизонтларга барып чыктылар. Инженерлар бөтен көчләрен, бөтен белемнәрен куеп эшләделәр, һәм су астында төзү принцибы монда, шушы гадәттән тыш шахталарны төзү эшенә күчерелде. Тирән җир астындагы горизонтларда су үтми торган насос станцияләре һәм электр подстанцияләре төзелде. Анда зур-зур машиналарны төшереп урнаштырдылар, станцияләрнең металлдан эшләнгән калын һәм авыр ишекләрен герметик рәвештә яптылар. Су күтәрелеп, станцияләр бөтенләй су астында калдылар, ләкин алар эшләүләрендә дәвам иттеләр. Кешеләр шундый станциядән чыгарга кирәк чакларында, шахта авызына туры китереп, махсус ясалган тишекләрдән чыгалар. Кешеләр бу станцияләрдә иң соңгы мөмкинлекләргә кадәр эшлиләр иде. 
Көмеш меридиан 
73 
 
 
Иң соңгы моментта станциягә һәр кая өлгерә торган баш механик Николай Селиверстов килеп керә. Донбасстан килгән бу таза, көчле кешенең калын тавышы ишетелә: — Борчылмагыз, егетләр. Су кими! Ләкин ул кайчакларында: — Югарыга — барыгыз да! — дип тә кычкыра торган иде. һәм ул станциядә ялгыз гына кала торган' иде. Ул, су асты көймәсендәге кебек, чыга торган тишек авызын каплый, шахта авызына ярканаттай ябышып, тирән җир астындагы машиналарның тавышын тыңлый: машиналар тигез һәм тыныч кына эшлиләр, котырынган суны качать итәләр. Штрекларга корыч ишекләр куйдылар. Андый ишекләр штрекны икегә бүлә. Су һөҗүм иткән дәһшәтле сәгатьләрдә, шул гаять зур корылма булган ишекләрне ябалар, стихияне туктаталар. Андый ишекләр 70—100 метр биеклектәге су басымына чыдый. Шахта, су асты көймәсенә әйләндерелгәндәй, су баса алмаслык итеп төрле яктан томалана. Бу бик гаҗәп иде! һәм яңадан эш башлана. Боксит менә шулай чыгарылды. Энҗе чыгаруы җиңелрәк иде! Мәшһүр географ һәм стратиграф булган академик Дмитрий Налив- кин, Төньяк Урал боксит бассейны турында СӨЙЛӘГӘНДӘ: — Бу һич тә мөмкин булмаган эш! Мин бөтен җир шарын ике мәртәбә әйләнеп чыктым, ләкин моңа ошашлы бернәрсә дә күрмәдем! — ди. ' 8. Төньяк Урал боксит бассейны кешеләре шулай кыю һәм гөрләп яшәделәр... Атаклы метротөзүчеләр килде. Алар, беренче буларак, тирәнгә- рәк, «мәңгелек суларга» каршы киттеләр. Бу эш төп руда кырының 1 —бис шахтасында булды. 1944 нче елның җәе иде. һавадан сумала исе аң- I кып тора, әйтерсең^ сумаланың үзен эреткәннәр. Урал тавының меридиан сызыгы үткән сыртында соңгы кар калдыклары эреп, югалып бара. Метротөзүчеләр 100 нче горизонтка 
таба кызу гына казып төшеп баралар иде. Шунда һич тә көтмәгәндә су килеп чыкты. 100 нче горизонттан 12 метр өстәрәк кинәт астан фонтан бәрде. — Карст! Стихия һөҗүме коточкыч иде. Забойга һәр сәгатьне 1.700 кубометр су бәреп керә башлады. Җир астының ниндидер дәһшәтле, куркынычлы ерткычы, уянып, урыннан торып, үкерә шикелле тоела. Шахта стволы буйлап су минутына ике метрга күтәрелә... Берәү дә каушап калмады. Хәйләкәр һәм зирәк кеше булган техник Савелий Дунаев бик тиз бер карарга килде: — Янәшәдә казыячакбыз! Метротөзүчеләр шахтаның икенче стволына ташландылар һәм «мәңгелек суга» каршы яңадан киттеләр. Тагын — карст, тагын — фонтан! Аннцры алар өченче стволга кереп киттеләр һәм берьюлы өч стволда эш алып бара башладылар. Алар бу урыннарда 6 ел буенча алып барылган каты көрәш нәтиҗәсендә ирешелмәгән тирәнлеккә барып җиттеләр. Моңа ошашлы шахталарны салу техникасында яңа юл табу иде бу. Бассейнга профессор Ржаницинның махсус комиссиясе килде. Комиссия бу яңа юлны өйрәнергә кереште һәм аны бик яхшы дип тапты. Ул аны законлаштырды, аңа «Параллель стволларда торып эшләү юлы» дип исем бирде һәм аны су баса торган барлык шахталарны төзү эшендә кулланырга тәкъдим итте. һәм бу юл тормышка керде. Аннары 1 —бис шахтасында, Советлар Союзында беренче буларак, ярыкларны, тишекләрне һәм карстларны кыздырылган асфальт белән томалый башладылар. Бассейн университетка әйләнде. 
В. Величко 
74 
 
 
Ул арада гидрогеологлар тагын да түбәнгәрәк төштеләр һәм су ташкыннарына каршы киттеләр. Гидрогеолог Леонид бер ничә ел гомерен шуңа (сарыф/итте һәм хезмәтен кызганмады. Ул үзенең теләгенә иреште. Руда кырлары аша үтә торган елгаларны һәм ташкыннарны тимерләр белән урап алдылар, юлларын үзгәрттеләр һәм җир өстенә күтәрделәр. Урал тавы бик нык каршы торды, ләкин совет кешесе дә чигенә белми иде. 
1945 нче елның 9 нчы маенда Богослов алюминий заводының инженерлары, техниклары һәм эшчеләре бассейнны төзүчеләргә кечкенә формага салып коелган, ялтырап торган ап-ак металлар җибәрделәр. Каз мамыгы кебек җиңел — гадәттән тыш көмеш иде алар. Алар алюминий — канатлы металлар. Аларга: «Җиңү Көне» дигән ике сүз язылган. Бүләк итеп җибәрелгән бу металлар һәм аңа язылган ялкынлы сүзләр бик күп нәрсәне аңлаталар! Бу металларны Төньяк Урал бассейнында көмеш меридианнан чыгарылган бокситлардан алынган алюминийдан койганнар. Аларны сугыш елларында салынган яңа завод коеп җибәргән. Җиңү металлы! Төньяк Урал боксит бассейнының төзүчеләре һәм руда чыгаручылары үз эшләрен башкардылар. Алар бөтен заводларга руда биреп тордылар. Алар Волховта һәм Днепрда дошман тарафыннан басып алынган алюминийларны кайтару белән генә калмадылар, бәлки барлык металлургиябез өчен гаять дәрәҗәдә кирәк булган руда чыгаруны да арттырдылар. Совет кешеләре меридианны ярып үттеләр. Ватан өчен кирәк булса, алар планета үзәгенә кадәр ярып үтәрләр иде. ... 1945 нче елның декабрь ахырында Североуральск эшче поселогы шәһәргә әверелде. 
9. Шахталар төзү тарихында бер мисал бөтен дөньяны таңга калдырган иде: Американың «Эврика» шахтасындагы бер забойда бер ай эчендә тизләткеч юл белән 280 метр озынлыгында штрек казыдылар. Бу мисал бөтен дөньяда шахталар төзү тарихында бердәнбер мисал булып тора. «Эврика»да бу казу эшләре бертөрле дә ныгытмалар куймыйча үткәрелгән. Аның породасы нык, монолит порода. Төньяк Урал боксит рудникларындагы шахталарда исә, тоташ ныгытма куймыйча торып, бер метр да үтәргә мөмкин түгел. 1945 нче елның маенда Нигъмәтҗан Миңзарипов бригадасы 123 метр казып үтте. Июнь аенда ул тагын да алга- рак китте: 156 метр проход ясады. Тизләткеч бригадаларның ярышлары өч елдан бирле дәвам итә иде инде. Бригадаларның саннары да артты. Алар куелган нормаларны инде биш тапкыр узып киттеләр һәм гадәткә кергән тигезлек белән эшләделәр. Яна бишьеллык аларны яңа көрәшләргә чакырды: — Темп, темп! Кайбер рудниклардагы барлык бригадалар да тизләткеч юллар белән эшләргә керештеләр. Бассейн: «Штреклардагы барлык забойлар да ай саен 120 метр казып үтүгә ирешергә тиешләр», дигән бурычны куйды. Руда казучылар әкрен, ләкин ышанычлы рәвештә үзләренең максатларына таба бардылар. Юк, элек бирелгән рекордлар аерым рекордлар гына түгел. Алар тормышка кергән — һәр көнне, һәр айны кабатланып килә торган рекордлар булып чыкты. Тизләткеч юллар белән проход казу эше Американың иң яхшы заманнарындагы тизләткеч юллар белән эшләнгән нор
Көмеш меридиан 
75 
 
 
масын инде күптән куып җиткән иде. Хәтта кайбер бригадалар инде Американы да артта калдырдылар. Бригадаларның максатлары җитдирәк иде. Алар барысы да бер максатка таба кызу һәм ялкынлы рәвештә омтылдылар. — 300 метр бирергә! 1945 нче елның июлендә Чапай Созаев бригадасы 162 метр казып үтте. Шул цифрга таба башка бригадалар да омтылдылар һәм куелган нормаларны алтынчы тапкыр узып киттеләр. «ТУБР II ның проход казу методы» турындагы сүзләр, шулай ук ТУБР-дагы руда казучыларының макталгыч Американы артта кал- дырганлыклары турындагы сүзләр киң Уралның барлык рудникларына таралды. Бөтен нәрсә, тәмам өлгереп, үзенең җимешләрен бирә башлады. 
Ф * Шахталар тирәнәйгәннән тирәнәйде. Җир астыннан боксит чыгару эше боксит чыга торган барлык урыннарда да гаять киң фронт белән алып барылды. Яңадан яңа шахталар төзелде. Шулай эшләү нәтиҗәсендә бассейнда бик мөһим бер вакыйга булды — руда казучылар хезмәтнең эшләп чыгарышында коммунистик югарылыкка күтәрелделәр. Ике шахта — «Центральная» һәм «Южная» шахталары җир астында бергә килеп кушылдылар. Алар арасында 567 метр озынлыгындагы штрек салынды. Җир астындагы гүзәл бер төзелеш иде бу. Моны тизләткеч бригадалардан Иван Про- ничкин бригадасы белән Нигъмәтҗан Миңзарипов бригадасы эшләде. Алар, тоташтан ныгытмалар ясап, берберләренә каршы казып килделәр. Бу ничек эшләнде соң? Җир астына өстән агачлар, бораулар, вентиляторлар һәм яңадан яңа тимер юл звенолары төшерелә торды; разминовочный станцияләр дә төшерелде. Юллар салучы — җир асты 
 
II ТУБР—Төньяк Урал боксит рудниклары дигән исемнең кыскартылып әйтелеше. 
тимер юлчысы Анатолий Дубровский кайвакытларда җир өстенә килеп чыга, ашыгып-ашыгып, үзенең резервларын исәпкә ала, алар- ны бергә туплый һәм рельсләрне, разминовочный станцияләрне җир астына озата. Рудник начальнигы Степан Красноперов һәр көнне ике тапкыр бригадалар янына төшә. Карт коммунист булган һәм җир астында бик күп еллар эшләгән бу кеше андагы барлык бригадаларның эшләре белән үзе җитәкчелек итте. Ул, арып- талып, аз гына бөкрәйгән хәлдә, ләкин тыныч кыяфәт белән шахта эченнән килеп чыккан чакларда, бөтен кеше: — Анда бөтен эш ал да гөл бара, — ди торганнар иде. Чыннан да, анда бертөрле дә шау-шу, ашыгу һәм каушау әсәре булмый торган иде. Кешеләр штрекның бер башыннан Нигъмәтҗан Миңзариповның, ә икенче башыннан Иван Проничкин- ның һәм аларның бригада членнарының яктыга килеп чыкканнарын күрә торганнар иде. Сталинград солдаты булган, төп кебек таза, тәбәнәк буйлы Виктор Лазаревның, кулларын бутый-бутый, иптәшләренә нәрсәдер сөйләгәнен дә күрә торганнар иде кешеләр. Менә алар Миңзарипов бригадасының эшен күрсәтеп торган такта яныннан узалар. Такта һәр көнге эшне сәгатьтәй санап килә: — 5,2 метр... 5,6... 5,9... 5,6... 5,9 метр. Виктор Лазарев сокланып кычкырып җибәрә: — Менә ритм! Менә темп!.. Шулай аена 30 көн дәвам итте... 6 нчы ноябрьда иртә белән сәгать 7 дә Иван Проничкин бригадасы забой күкрәген соңгы тапкыр актарып ташлады. Забой бөтенләй җимерелеп төште. Ишек кебек киң тәрәзә ачылып китте. Төтен басылгач, тәрәзәдән сталинградцы Виктор

В. Величко 
 
 Лазаревның башы күренә иде инде. Ул, башыннан каскасын салып, 11ван Проничкин забойчыларына кулын сузды һәм алариы котлады: — Исәнмесез, геройлар! Шул көнне йомгак ясалды. Ул салюттай яңгырады. Минзарипов бригадасы: — План буенча аена 30 метр урынына, 173 метр бирде. Әле яңа һәм тәҗрибәсе җитәрлек булмаган Иван Проничкин бригадасы аннан бик азга гына калды. Шулай булуга карамастан, аның җиңүе бөтен кеше тарафыннан танылды. Бассейнга бөтен яктан котлау телеграммалары килә башлады. Бассейн яңа горизонтлар ачты. 10. Иван Проничкин бригадасы үзе төйи торган американ машина белән эшли. Күләме зур булмаган, ләкин бик оста эшләнгән бу машина бөтен якка таба хәрәкәт итә һәм ул үзенең төрлечә ясала торган кискен хәрәкәтләре белән маймылны хәтерләтә. Ул руданы учлап ала да, кулы белән иңбашы аркылы ыргыткандай, вагонеткага ыргыта. Машинист Строкач — киң битле яшь егет — шул Америка машинасын эшләтә. Бригаданың бу звеносында Иван Проничкин үзе дә эшли. Ул да шулай ук тад-таза яшь егет. Сугыш елларында әле ул малай гына бул- ‘ган. Аны камалган Ленинградтан аэропланга утыртып алып киткәннәр. Себердә ул укыган, үскән, егет булып җиткән, хәзер инде ул Уралның һәм илебезнең иң алдынгы кешеләре сафында санала. Иван Проничкин, перфоратор тоткасына аякларын терәп, утырып бурить итә. Аңа алай эшләве уңайсыз икәне күренеп тора, ләкин башкача бурить итәргә мөмкин түгел, казып чыгарылган руда уңайсызлый. Иван бер кулы белән таш кыяның чыгып торган урынына тотынган һәм ул, хәрәкәтсез тынып калганга, шул кыяга беркетелеп куелган шикелле күренә. Аның аяклары каты пружинадай калтырый... Бригада һәр көнне, план буенча 1 метр урынына, 4—5 метр биреп килә. Забойда артык булган бер кеше дә юк. Бурить итү, ныгыту һәм җыеп алу бер үк вакыт алып барыла. Бер горизонт түбәнрәк Чапай Созаев бригадасы эшли. Анда су гөрләгәне ишетелә. Тимер юлны су баскан, аның өстеннән ташкын гөрләп ага. Ләкин забойда һәрвакыттагы тәртип хөкем сөрә. һәр урында да руданы җыеп алу һәм төяп чыгарып җибәрү эше комачаулык итеп тора иде. Бу ? нәрсә забойлардан руданы җыеп алу эшен тизләтергә кирәклекне аңлата иде. һәм менә бу эш өчен ТУБР да яңа машиналар эшләнде. Хәзергә әле алар өчәү генә. Ләкин алар үз конструкцияләре белән эшләнгән бик яхшы машиналар. Алар вагонеткаларны бер урыннан икенче урынга һавадан алып баралар, берьюлы өчәр вагон төйиләр, вагонетка составларын аралаштыра алалар. * * * Техника белән коралланган кеше— төп көч. Тормыш менә шулай өйрәтә. Борис Нифонтов та руда казучы яңа тип бригадаларны бик зур мәхәббәт, бик зур түземлелек белән тәрбияләп үстерде, үзенең методын камилләштерде. Ул большевикның үз теләгенә ирешүдәге тырышлыгын күрсәтте. Ул үзенең бригадаларын кыю рәвештә яңадан үзгәртеп корды һәм аның һәр звеносыннан аерым бригада төзеде. Бер караганда, кеше үзенең дүрт ел буенча бик зур тырышлык белән иҗат иткән эшен сүтеп ташлаган шикелле күренә иде. Ләкин алай түгел иде бу! Ул алга китте, аның бригадалары да алга киттеләр, тормыш та алга китте. Хәзер бригадалар, дүрт цикл эш урынына, алты цикл эшләргә, көненә 1 метр алга^киту урынына, 6 ме- 76

77 
 
 
Көмеш меридиан тр алга китәргә тиеш. Бригадалар күбәйде. Яңалык эзләүче, яңалыкны яратучы, тынгысыз кеше булган данлы Виктор Лазарев та бригадир булды. Ул үзенең дусларына: — Сүземә ышаныгыз, 300 метр булыр! — диде. Бригадалар, яңа сугышчан тәртип буенча тезелеп, забрйларга төшеп киттеләр, һәм эшләргә тотындылар. Цикл артыннан цикл, көн артыннан көн шулай дәвам итте. Руда казучылар үзләренең тырышлыкларын һәм булдыклылыкларын күрсәттеләр. Руда казучылар шәһәре дулкынланып яшәде. Менә 1947 нче елның марты да бетте. Бөтен шәһәргә шатлыклы, тантаналы хәбәр таралды: бригадалар, план буенча аена 30 метр проход казыйсы урынга, 180 метр казыганнар! Ә бригадалар алга баруларында дәвам иттеләр. Апрель ае яңа җиңүне — коммунистик хезмәтнең җиңүен китерде: Миңзарипов, Созаев һәм Лазарев бригадалары аена 210 метр проход ясадылар. Проничкин бригадасы башка бригадаларны куып уза башлады. Ай саен һәр забой 300 метр бирсә иде дигән хыял реаль факт булып килеп басты. :j: sj: Бассейнга, актарылган меридианга, ТУБР шахталары бригадаларының тәҗрибәләрен өйрәнергә дип, төрле рудниклардан атаклы кешеләр килә башлады. Исемнәре бөтен илгә билгеле булган, чәчләренә чал кергән җир асты мастерлары алар. Аларның тормышларына карап, Урал, Алтай, Байкал һәм Ватаныбызның башка данлы урыннарының тарихларын өйрәнергә мөмкин. Төньяк Урал боксит рудникларының инженерлары һәм забойчылары алар алдында, судьялар һәм иптәшләр алдында чыгыш ясагандай, бик нык дулкынланып чыгыш ясыйлар, һәм һәрь- юлы лаеклы җавап алалар. Кунаклар алар белән ярышырга керешәләр. Моннан да артык ихтирам итү һәм моннан да артык кыйммәтле бүләкнең булуы мөмкинме соң! Совет кешеләренең 60 нчы меридиандагы батырлыклары киң совет иленең гомуми батырлыгы булып әверелде. Яңалыкка юл киң. Төньяк Урал боксит рудникларының, аның батыр кешеләренең мактаулы даны, аларның яңалыклары һәм җиңүләре турындагы мактаулы сүзләр бөтен илгә таралды. Профессиональ Союзларның Бөтенсоюз Үзәк Советы Советлар Союзының барлык җир асты армиясен Төньяк Урал боксит рудникларындагы руда эшчеләренең тәҗрибәләреннән өйрәнергә чакырды. Нинди мактаулы, нинди гүзәл бурыч! Советлар Союзы Министрлар Советы Төньяк Урал руда эшчеләренең шахта эшендәге тизләткеч методларын үзләштерү ярышында беренче һәм алдынгы булып чыккан кешеләргә премияләр билгеләде. Бу бөек башлангычны иптәш Сталин яклады. Ә көмеш меридиан геройлары бишьеллыкның икенче ел планын 1947 нче елның 7 нче ноябрена төгәлләү өчен барган ярыштан яңа көч алдылар, һәм алар үзләренең мактаулы беренче урыннарын берәүгә дә бирмиләр. Бөтен нәрсәне җиңә торган тормыш көмеш меридианда үзенең ту- лдя агышы белән дәвам итә; ул яңа; /үзәл коммунистик тормышка кереп бара. Бу тормыш авыр елларда, караңгы урманнар эчендә, таш кыялар арасында, чиксез салкында башланып китте. Ул ташларны урыннарыннан кузгатты, салкынны җиңде, кояшка барып чыкты. Ул, бөтен кешеләргә карап, — Минем белән барыгыз! Миннән үрнәк алыгыз, кыю булыгыз! — ди. Иртәгәге коммунистик тормыш бүгенге коммунистик тормыш булып әверелер.

А. Тәүгилде тәрҗемәсе