ФРОНТ ГАЗЕТАЛАРЫ
Май ае безнең илебездә — олы бәйрәмнәр ае. Беренче май — бөтен дөнья хезмәт ияләренең бәйрәм көне, бишенче май — большевистик матбугат көне, тугызынчы май — бөек Җиңү көне. Безнең халкыбызда, киләчәктә тагын да зуррак җиңүләргә ирешү өчен, бөек бәйрәм көннәрендә үзенең үткән данлы эшләренә борылып карап, аларны искә төшереп үтү гадәте бар. Шул яхшы гадәтне дәвам иттереп, без журналыбызның бу номерында бөек Ватан сугышы чорында чыккан фронт газеталары турында кыска гына белешмә биреп үтәбез.
1941 —1945 нче елгы Бөек Ватан сугышы кебек дәһшәтле сугышны кешелек тарихы белми әле. Бу тиңсез сугышның төп авырлыгын безнең илебез — Советлар Союзы үз иңендә күтәреп чыкты. Фашизмның тешләренә кадәр коралланган урдалары искәртмәстән, сугыш игълан итмичә, юлбасарларча безнең илебезгә һөҗүм иттеләр. Советлар иленә үлем куркынычы янады. Я яшәү, я үлем — мәсьәлә менә шулай катъгый куелды. Бүтән юл юк иде. Бу коточкыч сугышта җиңеп чыгар өчен Совет кешеләре үзләренең барлык материаль һәм корал көчләренә генә түгел, бәлки барлык рухи көчләренә дә тулы мобилизация ясарга тиеш булдылар. Совет Армиясе шартларында сугышчыларны һәм офицерларны рухи яктан, идея ягыннан тәрбияләү эше аның политуправлениеләре өстенә төште. Ә политуправлениеләрнең эшләрендә фронт газеталары иң үзәк урында тордылар. Фронт газеталары үзләренең битләре аша сугышчылар массасына большевиклар партиясенең ялкынлы сүзләрен, иптәш Сталинның приказларын, докладларын, чыгышларын җиткереп тордылар; алар совет сугышчылары алып бара торган сугышның гадел сугыш икәнен төшендерделәр; сугышчылар массасында Ватанга, большевиклар партиясенә, Бөек Сталинга изге бирелгәнлек, олы мәхәббәт, ә дошманнарга көйдергеч нәфрәт тәрбияләделәр. Фронт газеталары, үзләренең битләре аша бөтен совет халкының теләген белдереп, сугышчылар массасын Ватан өчен яңадан-яңа батырлыклар, каһарманлыклар күрсәтергә, көрәштә кыюлыкка, тапкырлыкка, чыдамлыкка чакырдылар. Сугышчыларның политик аңнарын күтәрү белән бергә, фронт газеталары, сугышчыларны һәм офицерларны хәрби осталыкка өйрәтү буенча да, бигрәк тә, бөек Ватан сугышы тәҗрибәсен туплау, гомумиләштерү һәм өйрәнү буенча! чиксез зур эш алып бардылар. Алдынгы, батыр сугышчыларның сугыш тәҗрибәсе шунда ук, фронт газеталарының битләре аша, барлык сугышчыларга җиткерелеп киленде. Кыскасы, фронт газеталары дошманны тар- мар итүдә бик җитди роль уйнадылар. Кызыл Армия Баш Идарәсенең махсус боерыгы буенча, 1942 нче елдан башлап, фронтларда милли
Г. Камилов
92
телләрдә дә — украин, казах, үзбәк, грузин, азербайҗан, татар һ. б. телләрдә дә фронт газеталары чыгарыла башланды. Аларның гомуми бурычы — дошманны җиңү эшенә хезмәт итүдән гыйбарәт иде. Ватан сугышы чорында татар телендә унбишләп исемдә фронт газетасы чыкты. Аларда татар совет язучыларының һәм журналистларының иң яхшы көчләре катнаштылар. 1942 нче елның июнендә Төньяк- көнбатыш фронтта «Ватан өчен» газетасы чыга башлады. Ул 1944 нче елның мартына кадәр дәвам итә һәм, фронт гаскәрләре белән бергә, Старая Руссадан Житомирга кадәр данлы юл үтә. Аның редколлегия составында редактор урынбасары булып, майор Гани Гыйльманов, хәрби корреспондентлар булып, А. Әхмәдиев, Хатип Госман, Шәрәф Мөдәррис, Нәфңңъ Яһудин иптәшләр эшлиләр. Бу редакциядә, танылган язучыларыбыз Гомәр Разин һәм Мирсәй Әмир озак вакытлы иҗат командировкасы үткәрәләр һәм үзләренең очерклары, хикәяләре белән турыдан-туры газета эшенә катнашалар. 1942 нче елның декабренда 1 нче Украин фронтында (элек Воронеж фронты) «Ватан намусы өчен» дигән газета чыга башлый һәм 1946 нчы елның июленә кадәр дәвам итә. Воронеж — Киев — Берлин — Вена — менә «Ватан намусы өчен» газетасының үткән данлы юлы. Башта бу газетаның редактор урынбасары булып, шагыйрь капитан Әхмәт Ерикәй, соңыннан драматург майор Риза Ишморат эшли. Хәрби корреспондентлар булып Гали Хуҗи, Мөхәммәт Садри, Зәйни Шаһимора- тов, Госман Бакиров, Әнвәр Яман- гулов һәм Габдулла Шәрипов иптәшләр эшлиләр. Язучы Газиз Иделле һәм журналистка Фатыйма Галиева бу редакциядә озак вакытлы иҗат командировкасын да булалар һәм үзләренең очерклары, хикәяләре белән газета эшенә актив катнашалар. Фронт бүлекләренең берсендә хезмәт иткән яшь шагыйрь Г. Рамазанов газетага
актив катнаша һәм шул газета битләрендә каләмен чыныктыра. Газета редакциясе татар халкына җавап хатын оештыра һәм «Җиңү юлы> исемле әдәби җыентык чыгара. Газетаның редактор урынбасары Риза Ишморат Берлин өчен барган сугышларда яралана. 1942 нче елның ноябренда Калинин фронтында (соңыннан 1 нче Балтик буе фронты) «Алга, дошман өстенә» газетасы чыга башлый һәм 1945 нче елның июненә кадәр дәвам итә. Бу газета Калинин шәһәреннән Кенигсбергка кадәр барып җитә. Редакторның урынбасары булып майор Минһаҗ Гый- мадиев эшли. Хәрби корреспондентлар булып Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт, Котдус Әхмеров, Колмөхәммәтов, Фазыл Басыйров иптәшләр эшлиләр. Фронт частьларында хезмәт итүче яшь шагыйрьләрдән Мансур Гаяз, Исхак Закиров һәм Рахман Хөсәенов иптәшләр бу газетага актив катнашалар. Соңыннан бу иптәшләр өчесе дә дошманга каршы көрәштә батырларча һәлак булалар. Бу газета редакциясендә художник Байназар Әльменев иҗади командировкада була һәм ул ясаган күп кенә рәсемнәр газета битләрендә басылалар. 1943 нче елның январенда Көньяк фронтта, данлы Сталинград янында, «Сталин байрагы» исемле газета оештырыла һәм Кырым операциясе тәмам булгангача — 1944 нче елның июненә кадәр чыгып килә. Газетаның редактор урынбасары булып, майор Гани Клеблеев. хәрби корреспондентлар булып Иб- рай Гази, Әхмәт Фәйзи, Кыям Хис- мәтуллин иптәшләр эшлиләр/ Озак вакытлы иҗат командировкасына барып, бу редакциядә язучы Фатих Хөсни эшли һәм үзенең очерклары, хикәяләре белән газетага катнаша. 1943 нче елның январенда Каре- лия фронтында «Ватан өчен сугышка» исемле газета чыга башлый һәм Ерак Төньякта акфин һәм немец илбасарларын тәмам тар-мар
Бөек Ватан сугышына катнашкан татар язучыларыннан бер төркем. Беренче рәт, сулдан уңга: Ә. Маликов, М. Мөнир, С. Хәким, Ш. Зәйни, М. Хөсәен, Ш. Мөдәррис; икенче рәт: Г. Халик-Садри, Ш. Маннур, Ә. Ерикәй, А. Шамов, Р. Ишморат’, Г. Бакиров, өченче рәт: Г. Әпсәләмов, Г. Насрый, Ә. Айдар, А. Әхмәт, В. Земной, X. Госман; дүртенче рәт; Ә. Еники, Ә. Исхак Ә. Фәйзи, X. Шабанов.
Г. Камилов
94
иткәнчегә— 1944 нче елның ноябренә кадәр дәвам итә. Редакция поезды Акдиңгез, Кандалакша, Кола шәһәрләрендә тора, ә газетаның номерлары Ладога күленнән алып, бөтен Көньяк һәм Төньяк Карелия буйлап, Заполярье һәм Петсамо өлкәсе буйлап, Норвегиянең Керкинес шәһәренә кадәр таралалар. Бу газетаның беренче редактор урынбасары булып, майор Александр Герасимов эшли (соңыннан батырларча һәлак була). Ул икенче эшкә күчерелгәч, майор Бари Корбанов, ә 1944 нче елның мартыннан майор Габделхәй Хәбиб эшли башлыйлар. Хәрби корреспондентлар булып, Габдрахман Әпсә- ләмов, Минһаҗ Җамалиев, Мөхәммәтша Савельев, Гиз Габидуллин (Гиз ЭльГабид), Каюм Иманкулов иптәшләр эшлиләр. 1943 нче елның январенда Волхов фронтында «Фронт правдасы» исемле газета чыга башлый һәм Волхов фронтында сугыш операцияләре тәмам булгангача—1944 елның февраленә кадәр дәвам итә. Волхов — Кириши — Новгород газетаның фронт гаскәрләре белән үткән дан юлы. «Фронт правдасы» газетасының редактор урынбасары булып майор Габделхәй Хәбиб эшли (Соңыннан Карелия фронтына күчерелә). Хәрби корреспондент булып, Әхмәт Фәйзи эшли. Героик Ленин шәһәрендә (Ленинград фронтында) «Ватанны саклауда» газетасы чыга. Бу газета 1943 нче елның башыннан, 1946 нчы елның июненә кадәр дәвам итә. Газетаның редактор урынбасары булып, капитан Заур Исхаков эшли. Хәрби корреспондентлар булып, Ирек Аргынбаев, Кадир Юлдашев, Ильяс Сәйфетдинов иптәшләр эшлиләр. Бу газетага Ленинград фронты частьларының берсендә хезмәт итүче яшь шагыйрь Мәхмүд Хөсәен актив языша һәм шунда үзенең каләмен чыныктыра. Москва хәрби округында 1943 нче елның январеннан 1944 нче елның июненә кадәр «Кызыл сугышчы» исемле газета чыга. Анык редактор
урынбасары булып капитан Ярулла Ярмәкпев эшли. Редакция сотрудниклары булып, Мәхмүд Максуд, Гариф Галиев, Мөхәммәт Садри иптәшләр эшлиләр. Якыннан торып Гадел Кутуй языша. 3 нче Украин фронтында 1943 нче елның маеннан 1946 нчы елның февраленә кадәр «Совет сугышчысы» исемле газета чыга. Бу газета фронт частьлары белән бергә Ворошиловград өлкәсеннән Одесса аша Румыниягә, аннары Болгариягә (София), Югославиягә (Вршац) һәм Австриягә (Вена) кадәр җитә. Г азетаның редактор урынбасары булып майор Мәхмүд Максуд, хәрби корреспондентлар булып, Мостай Кәрим, Г. Әхмәтшин, А. Әсәдуллин һәм В. Вәлиев иптәшләр эшлиләр. Бу газета редакциясендә иҗат командировкасында язучы Хәсән Хәйри була һәм үзенең әсәрләре белән газетага катнаша. Шулай ук фронт частьларының берсендә хезмәт итүче Әсгать Айдар иптәш тә бу газетага үзенең язмалары белән катнаша. 2 нче Балтик буе фронтында 1944 нче елның февраленнән 1945 нче елның урталарына кадәр «Суворовмы» исемле газета чыга. Анын сугышчан юлы Великие Лукидан Ригага кадәр сузыла. Редактор урынбасары булып, майор Мөхәммәт Шәйми, хәрби корреспондентлар булып, Рим Баһау, Мәҗитов, И. Гурьев иптәшләр эшлиләр. Рим Баһау, редакция тарафыннан куелган сугышчан бурычны үтәгән чагында, батырларча һәлак була. 1 нче Белоруссия фронтында 1944 нче елның ноябреннан 1946 елнын февраленә кадәр «Кызыл Армия» исемле газета чыга. Аның сугышчан юлы — Обруч — Берлин. Газетамын редактор урынбасары булып, капитан Ярулла Ярмәкиев, хәрби корреспондентлар булып, Гадел Кутуй, Ибрай Гази, Гариф «Галиев, Закәрия Әхмеров, Кыям Хисмәтуллин иптәшләр эшлиләр. Якыннан торып, газетага Ш. Абилов иптәш языша.
Фронт газеталары турында
95
Берлин юлында барган каты сугышлар вакытында Гадел Кутуй бик каты салкын тидерә һәм, электән килгән авыруы көчәеп китеп, госпитальдә үлә. 2 нче Белоруссия фронтында 1944 нче елның маеннан 1945 нче елның июненә кадәр «Фронт хакыйкате» исемле газета чыга. Аның сугышчан юлының этаплары: Смоленск — Белоруссия — Польша — Көнчыгыш Пруссия — Померания. Газетаның редактор урынбасары майор Гани Гыйльманов, хәрби корреспондентлары: А. Әхмеров, Шәрәф Мөдәррис, Гамир Насрый, А. Салеев. Фронт частьларының берсендә хезмәт иткән А. Расих газетага якыннан катнаша. Бу редакция 2 нче Белоруссия фронты сугышчыларыннан татар халкына җавап хаты оештыра. Германиядә сугыш хәрәкәтләре беткәннән соң, 1945 нче елның июнендә, бу газета үзгәртелеп, Гаскәрләрнең төньяк группасы каршында «Җиңү байрагы» исеме астында чыга башлый һәм 1947 нче елның февраленә кадәр дәвам итә. Сугышчан эшләре өчен «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән бу газета Польшада һәм Силезиядә басыла. Ерак көнчыгышта 1944 нче елның июненнән 1945 нче елның Октябрена кадәр «Тревога» исемле газета чыга. Ерак көнчыгышта япон империалистларына каршы сугыш хәрәкәтләре башланганчыга кадәр ул Хабаровскида басыла. Сугыш хәрәкәтләре башлану белән аның корреспондентлары Сахалинга, Куриль атауларына, Манҗуриягә барып җитәләр. Редактор урынбасары булып, майор Бари Корбанов, корреспондентлар булып, Хәниф Кәрим, Мөхәммәтша Сабельев, Мөнир Мазунов иптәшләр эшлиләр. Ерак Көнчыгыш авиациясендә хезмәт иткән шагыйрь Салих Баттал һәм яшь каләмнәрдән Әдип Маликов, Сафа Сабиров иптәшләр бу газетага актив язышалар. 1945 нче елның маеннан 1945 нче елның ноябрена кадәр 1 нче Ерак Көнчыгыш фронтында «Сталин сугышчысы» исемле газета чыга. Аның үткән сугышчан юлы Ворошилов
Уссурийск — Мудань- цзян — Харбин. Редакторның урынбасары булып, майор Габделхәй ' Хәбиб, хәрби корреспондентлар булып Габдрахман Әпсәләмов, Гиз Габидуллин, Каюм Иманкулов иптәшләр эшлиләр. Япон империалистларына каршы сугыш хәрәкәтләре башланыр алдыннан Байкал арты фронтында «Суворовча кысрыклау» газетасы оештырыла. Бу газетаның корреспондентлары Читадан башлап, Монголия далаларыт~Хинган таулары аша Манҗуриянең башкаласы Чанчунь- # га кадәр барып җитәләр-һәм газета шунда чыга башлый. Газетаның редактор урынбасары булып майор Минһаҗ Гыймадиев, корреспондентлары булып Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт. Котдус Әхмеров һәм Фазыл Басыйров иптәшләр эшлиләр.
Бөек Ватан сугышы чорында- татар телендә чыккан фронт газеталарының исемлеге менә шулар. Алар безнең бөек җиңүебезгә гаять зур ярдәм күрсәттеләр. Аларда татар халкы улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы фронтында - күрсәткән батырлыклары документаль дөреслек белән чагыла. Тарихның Ватан сугышы чорын өйрәнүчеләр өчен монда иксез- чиксез материал тупланган. Бу газеталарның битләрендә безнең күп сандагы хәрби журналистларыбыз, газетачы кадрларыбыз үсте, хәрби телебез, хәрби очерклар жанры барлыкка килде. Боларны барысын да тирәнтен өйрәнү — әдәбиятчыларыбыз, телчеләребез алдында торган мөһим һәм кичектерелмәс бурыч.