Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

П. к. ЦВИРКА Шушы елның икенче маенда, Вильнюста, күренекле Литва язучысы. Литва Совет язучылары Союзы правлениесенең председателе Петрас Казимирович Цвирка үлде. Петрас Цвирка 1909 нчы елда авылда туа. Ул яшьтән үк яза башлый һәм аның барлык язган әсәрләре изүчеләргә ачы нәфрәт, хезмәт ияләренең бәхетле киләчәгенә якты өмет белән тулы. Үзенең «Франк Крук» дигән сатирик романында ул буржуазиянең комсызлыгыннан, мещаннарның тупаслыгыннан, Литва халкын дөнья империалистлары кулында сукыр корал итәргә маташучылардан көлә. «Тукландыручы җир» («Земля- кормилица»). дигән романында ул Литва крестьянының алдау пәрдәсен ертып ташлавын, байларга бил бөгеп калырга риза булмавын сурәтли. Литва крестьяны Көнчыгышка карый һәм социализм илендә үзенең тугандашларын, аңа иптәшлек кулын сузарга хәзер торучы кешеләрне күрә. Сугыш елларында Цвирка Россиядә, Москвада яши. Шул чакта язган «Көмеш ядрә» исемле әкиятләр җыентыгы Литва халкының немец илбасарларга каршы гомерлек көрәшен чагылдыра. «Көмеш ядрә» Совет Армиясе сафларында сугышучы Литва сугышчыларын яңадан-яңа батырлыкларга рухландырган әсәрләрнең берсе. Сугыш тәмам булгач, Цвирка яңадан Литвага кайта һәм үзенең бөтен көчен Литва совет әдәбиятын үстерүгә багышлый. Ул Совет Литвасының яңа кешеләре турында яңа роман язарга керешә. Ләкин үлем аңа бу мактаулы эшен тәмамларга мөмкинлек бирми. Петрас Цвирка алга, киләчәккә карый торган язучы иде. Ул үткән заманны идеаллаштырып язылган әсәрләр белән канәгатьләнә алмады. Ул бары совет чынбарлыгында гына, бары коммунизмда гына Литва халкы үзенең идеалларын таба алыр дип өйрәтте.
 ЗӘЙНИ СОЛТАНОВ Сәхнә хезмәтенә 40 ел
 Татар театрын тудыруда һәм театр сәнгатен үстерешүдә актив эшләп, үзенең мастерлыгы белән танылган артист Зәйни Солтаиов, 1905 елгы революция йогынтысы астында күтәрелеп киткән шәкертләр хәрәкәте белән кузгалып, элек иске фикерле әтисеннән кача-поса русча укып, рус спектакльләренә йөреп, соңыннан үзе дә зур бер мавыгу белән шул театр хәрәкәтенә кушылып киткән кеше. Зәйнинең туган шәһәре булган Астраханьда татар телендә беренче спектакльне Зәйни Солтановныц остазы Г абделмәп Коләхметов һәм башкалар оештыралар. Бу яңа эшне башкарып чыгу аларнын үзләренә генә читен булганлыктан, алар шул вакытта Астраханьның шәһәр театрында, рус

календарь 
•ь*с. ә.- № Б. 113 
 
 
Әдәби труппасында уйнаучы артист Дуб- ровинны (асылда Гыйззәтуллин) режиссер итеп чакыралар. Тамашага кую өчен «Указ бәласе» дигән әсәр сайлана. Менә шунда 3. Солтанов- ка да бер-ике генә сүзле кечкенә бер роль бирәләр. Бу спектакль 1907 елның 13 январенда шәһәр театрында уйнала. Зәйни Солтанов- ның беренче мәртәбә сәхнәгә аяк басуы әнә шуннан башлана. 1907 елның маенда Оренбург шәһәрендә Ильяс Кудашев тарафыннан төзелгән беренче профессиональ татар труппасы 1908 елның язында Астраханьга килеп чыга һәм әнә шул труппада режиссер булып эшләгән атаклы артист, милләте ягыннан азербайҗанлы Араблин- ский, Солтановның сәхнәдә уйнарга сәләте булганны күреп, аны спектакльләргә тарта һәм җаваплы гына рольләр дә бирә башлый. Бу труппа китү белән Зәйни Солтанов, үзенең аннан алып калган күнегүләрен ныгыту өстендә эшләү белән бергә, яңа бер театр түгәрәге оештырып, аңа җитәкчелек итә башлый. 1909 елда Азербайҗан халкының бөек әдибе һәм драматургы Нәри ман Нәримановның, патша хөкүмәте тарафыннан гаепләнеп, Астраханьга сөргенгә җибәрелүе һәм аның театр тирәсендәге яшьләрне үз янына туплый башлавы, һәм, ниһаять 1911 елның җәендә шагыйрь Габдулла Тукайның Астраханьда булуы театр түгәрәгенең, аерым алганда Зәйни Солтановның эшен җанландырып җибәрүгә зур сәбәп булып төшәләр. 1913 елның .язында «Сәйяр» труппасы Астраханьга гастрольгә килә. Зәйни Солтанов бу труппаның барлык спектакльләренә катнашып, зур гына рольләрдә уйный һәм үзенең профессиональ артист булырга лаеклы 
икәнлеген күрсәтә. «Сәйяр» труппасының җитәкчесе Габдулла Кариев, Солтановның талантын күреп, аңа труппага керергә тәкъдим ясый, һәм 1914 елны 3. Солтанов, бу труппага катнашып, профессиональ артист булып китә. Зәйни Солтанов 1922 елны Казанга, Татар дәүләт театрына чакырыла, Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты аңа беренче татар театры мәктәбен оештыруны тапшыра. Шул ук вакытта 3. Солтанов Татар дәүләт театрында эшли башлап, бу хөрмәтле эшен шушы көнгә- кадәр өзлексез дәвам иттерә. Зәйни Солтанов үзенең 40 еллык сәхнә хезмәте чорында 200 гә якын рольне башкарды. Аның тарафыннан иҗат ителгән һәм әле хәзергә кадәр тиңдәше булмаган тулы канлы образлардан «Бәхетсез егет»тән Кәрим байны, «Беренче театр»дан Хәмзә байны. «Хаҗи әфәнде өйлә- нә»дән Хаҗины, «Ташкыннар»дан Шәүлиханны, «Ревизор»дан Город- ничийны, «Ромео Джульетта»дан монахны, «Наемщик»тан Иманкул* мулланы. «Разлом»нан Берсеневны, «Дошманнар»дан генерал Печени- ковны, «Гроза»дан Дикой образларын күрсәтә алабыз. Бу көнгә кадәр аның тарафыннан 50 гә якын әсәр тәрҗемә ителеп, Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә һәм башка күп кенә театрларда уйналып киленде. Партия һәм Совет хөкүмәте, бу өлкән артистның татар сәхнәсендә озак еллар буена күрсәткән зур артистлык хезмәтләренә югары бәя биреп, аны 1939 елда «Татарстанның халык артисты» дигән исем, 1940 елда «РСФСР ның атказанган артисты» исеме һәм «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләделәр.
К. Н. БАТЮШКОВ Тууына Мәшһүр рус шагыйре Константин Николаевич Батюшков 1787 нче елда туа һәм Петербург пансионнарында тәрбияләнә. Соңыннан байтак 160 ел еллар хәрби хезмәттә була һәм рус армиясенең өч походына катнаша. Әдәбият мәйданына бик яшьли аяк баскан шикелле, аннан бик иртә ки

Әдәби календарь 
 
 тә дә. 1821 нче елда ул каты авырый башлый һәм иҗатын туктатырга мәҗбүр була. Батюшков ул вакыттагы танылган рус язучылары Гнедич, Вяземский, Жуковскийлар белән якыннан таныш була. Пушкин аңардан әдәби мастерлыкка өйрәнә. Батюшков — көчле лирик шагыйрь. Аның шигырьләренең нәфислегенә, матур яңгырашына бөек рус тәнкыйтьчесе Белинский сокланып карый. Батюшковның шигырьләре, ди ул, колакка гына ишетелеп калмыйлар, алар күзгә дә күренәләр, аларны капшап карыйсы килә. Пушкин аның шигырьләренең аһәңле яңгырашын мәшһүр итальян шагыйре ' Петрарки шигырьләренә ошата. Рус әдәби телен баету, камилләштерү эшенә Батюшков күп көч куя. Ул әдәби тел җанлы телгә, халык теленә якын торырга тиешлеген күрсәтә. Шул турыда «Җйңел поэзиянең телгә йогынтысы» (1816) исемле махсус җыентык чыгара. Батюшков байтак кына проза әсәрләре яза. Аның дусларына язган хатлары Пушкинның прозасына мәгълүм йогынты ясый. Батюшков 1855 нче елда Вологдада үлә.
 Б. М. КУСТОДИЕВ 
Үлүенә 20 ел Күренекле рус художнигы Борис Михайлович Кустодиев 1878 нче елда Астраханьда туа һәм, 49 яшендә, 1927 нче елда үлә. Художестволар Академиясенә укырга кергәч, ул атаклы художник Репин кул астында эшли. Әле студент чагында ук Кустодиев Репинның «Дәүләт советының утырышы» дигән мәшһүр картинасын язышуга катнаша. 1903 нче елда Академияне тәмамлагач, Кустодиев Италиядә, Испаниядә, Парижда булып кайта. Кустодиевның юңатында, башлангыч чорда, Репинның, соңыннан «Сәнгать дөньясы» группасы художникларының тәэсире сизелә. 1911 нче елдан башлап Кустодиевның картиналары күргәзмәләргә куела башлый. Үзенең картиналарының темасын Кустодиев провинция мещаннары, бигрәк тә сәүдәгәрләр (купецлар) тормышыннан ала. 1908 нче елда ул үзенең «Ярминкә», 1909 нчы елда «Волгада типтерү», 1910 нчы елда «Авыл бәйрәме», 1916 нчы елда «ЛТасленица», «Москва трактиры», 1917 нче елда «Балаганнар», 1919 нчы елда «Масленичное катание» һәм башка картиналарын яза. Аның иҗатында социаль портрет югарылыгына күтәрелгән үзәк образ — сәүдәгәр хатыны (купчиха) образы («Сәүдәгәр хатыны чәй эчә» (1918), «Сәүдәгәр хатыны көзге алдында» (1920) һ. б.). Кустодиевның иҗатында замандашларның портретлары зур урын ала. Ул Лансере, Москвин, Лужский, Монахов, Игумнов һәм башка күпләрнең портретларын эшләп калдыра. Кустодиевның әсәрләре өчен шат күңеллелек, тормышны ярату, яхшы юмор хас.