Логотип Казан Утлары
Публицистика

„АКЫЛЛЫЛЫК БӘЛАСЕ"


 Александр Сергеевич Грибоедовның «Горе от ума» исемле атаклы комедиясе Нәкый Исәнбәт иптәш тарафыннан татарчага тәрҗемә ителеп, «Акыллылык бәласе» исеме астында Татгосиздатта басылып чыкты. Китап художник М. С. Башилов тарафыннан иллюстрацияләнеп, яхшы кәгазьдә, матур оформление- дә чыккан. Бу атаклы әсәрнең авторы А. С. Грибоедов (1795—1829) — бер үк вакытта шагыйрь дә, математик та, дипломат та, музыкант та булып, үз заманының иң галим һәм иң тирән акыллы кешеләренең берсе санала. Үзе яшәгән чордагы барлык алдынгы кешеләр белән, ягъни А. С. Пушкин белән, мәшһүр декабристлар белән Грибоедов якыннан таныш була, декабризмның кайбер җитәкчеләре аның якын дуслары булалар. Ләкин ул декабристларның җиңеп чыгуына ышанмый. Халык массасыннан аерылган бер төркем офицерларның крепостнойлык монархиясен төртеп ега алмаячагын ул яхшы аңлый, шуңа күрә булса кирәк, аларның яшерен җәмгыятьләрендә катнашмый. Ләкин шулай да Грибоедов декабризм идеяләре белән сугарылган кеше була, декабризм фикерләре аның үз фикерләре булалар. Мәгълүм ки, декабристлар үзләренең максатлары итеп крепостнойлык строен бетерүне, монархиягә каршы көрәшүне куялар. Гәрчә Грибоедовның атаклы әсәрендә кре- 
Л. С. Грибоедов әсәре, Н. Исәнбәт тәрҗемәсе, Кави Нәҗми редакциясендә. постнойлык строен җимереп ташлау турында ачыктан-ачык бер сүз дә әйтелмәсә дә, комедиянең баш герое Чацкий крепостнойлык җәмгыятенең рәсми вәкилләренә каршы, ул җәмгыятьтәге тормыш шартларына каршы, гореф-гадәтләренә каршы зәһәр итеп сөйли, үзенең бөтен ачуын, бөтен агулы сүзләрен шул стройның хөкем сөрүче кешеләре өстенә ыргыта. Бу җәмгыятькә каршы көрәштә аның бөтен коралы — зирәк акыл. Ул бөтен нәрсәне тәнкыйть итә, бөтен нәрсәдән көлә һәм шул рәвешле, диңгез дулкыны ярны җимергәндәй, җәмгыятьнең терәүләрен җимерә. Россиядәге барлык китапларны җыеп яндыру белән хыялланып яшәүче кара фикерле түрәләр (Фамусов), аларга колларча буйсынган «телсез, сүзсез» кечкенә түрәчекләр (Молчалин), хәтта үзенең фикере дә булмаган, гомер буе кеше әйткәнне «чәйнәп» яшәүче Репетиловлар, фельдфебельне философ, политик итеп утыртырга 
ашкынып торган Скалозублар, кызларына бай һәм затлы кияү аулап йөрүче Наталья Дмитриевналар һәм башкалар, һәм башкалар дөньясыннан Чацкий агулы _итеп көлә, ул дөньяны мәсхәрә итә һәм шуның өчен бу дөнья кешеләре аны, Чацкийны, үзләре арасында бердәнбер акыллы кешене, акылыннан язган дип игълан итәләр. Акыл бу дөньяда акылсызлык булып күренә, чөнки Фамусовлар дөньясы өчен изге саналган барлык нигезләрне акыл дигәнең (ягъни Чацкий) пыран-заранЛ китерә, аның бөтен
Тәнкыйть — библиография 
105 
 
 
нәрсәсен рәхимсез тәнкыйть итә, бөтенесеннән агулы итеп көлә. Менә шуннан инде акыл бәласе килеп чыга: акыллы кешене дивана, дип табалар, Скалозублар дөньясында акыллы кешегә яшәргә мөмкинлек калмый һәм Чацкий, «мәсхәрәләнгән күңел» өчен сыенырлык бүтән урын эзләп, түрәләр, коллар Москвасын ташлап китәргә мәҗбүр була. Чацкий үзен аңларлык бүтән дөнья тапканмыдыр, ансы безгә мәгълүм түгел. Бу әсәр, әлбәттә, Грибоедов үзе исән чакта тулы килеш басыла да, сәхнәгә куела- да алмаган. Ләкин пьеса җәмгыятьнең алдынгы катлавы арасында киң таралган, яратып укылган, аны күчереп-күчереп алганнар. Тулы килеш ул сәхнәгә 1831 нче елны куелган һәм тулы тексты беренче тапкыр 1862 нче елны гына басылган. ч Шуны да әйтергә кирәк, әсәр уку һәм аңлау өчен бик ансат, чөнки сөйләшү теленә якын торган җиңел тел белән, төрле буяуларга бик бай тел белән язылган. Грибоедовның замандашлары да теленең бу сыйфатларын әйтә торган булганнар. Шуның өстенә пьеса төрле афоризмнар белән, сентенцияләр белән тулы, аларның күбесе Грибоедов заманасында ук киң таралып, төрле мәкальләргә, әйтемнәргә әверелеп киткәннәр һәм хәзерге көндә дә халык мәкальләре рәвешендә телдә йөриләр. Менә.ч шушы мәшһүр әсәр татар теленә тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәне русчасы белән чагыштырып чыккач, болай дияргә туры килә: әйе, тәрҗемәче Нәкый Исәнбәт зур көч салган, Грибоедовның атаклы әсәрен татар укучысына җиткерү өчен күп хезмәт түккән. Бу мактаулы, ләкин авыр юлда тәрҗемәче уңышларга да ирешкән. Ләкин бу уңышларны әле, тәрҗемәгә кереш сүздә әйтелгәненчә: «Грибоедовның үлмәс комедиясен ана телебезгә күчерү юлында беренче адым» итеп кенә карарга туры килә. «Горе от ума»ны тәрҗемә итүдә төп кыенлык — аның шигырь белән язылган булуында. Рус телендә шигырь белән әйтелгән фикерне татар телендә дә шигырь белән сөйләп бирергә кирәк. Бу бик кыен эш, чөнки рус шигыренең үлчәвен, рифмаларын тулысынча саклап булмый, русча оригиналдагы фикерне кайвакытта татар шигыре үлчәвенә сыйдырып бетерүе бик авыр була. Шуның аркасында телнең грамматикасы бозыла, ягъни аңлашылмый торган сүзләр тезмәсе 
килеп чыга, мәгънә караңгылана. Бу — русчадан татарчага тәрҗемәгә генә хас бер нәрсә булмыйча, гомумән барлык шигъри тәрҗемәләргә хас булган әйбер. Тәрҗемә белән шөгыльләнүче иптәшләр моны яхшы беләләр. Кызганычка каршы, «Горе от ума»ны тәрҗемә итүче Н. Исәнбәт иптәш тә бу бәладән котыла алмаган. Бу бәлаләр өстенә икенче бәлаләр дә килеп өстәлгән. Мәсәлән, яңлыш аңлаулар, тупас хаталар һәм башка кимчелекләр. Аларны без алда күрсәтә барырбыз. Сайлап-нитеп тормастан, әсәрнең беренче битен (китапта 7 нче бит) ачыйк. Лиза — асрау кыз, болай дип СӨЙЛИ: Йокламыйм дидем, рөхсәт бирмәделәр кичтән. «Дусны көтәбез», ди. — Күз кирәк аңа, урындыктан ау, ләкин йоклама. Әлбәттә, сүзнең нәрсә турында баруын моңардан сизенеп була. Ләкин «сизенеп» кенә, — ачык аңлап булмый. Мәсәлән, ни дигән сүз ул: «Күз кирәк аңа?». Шигырь белән тәрҗемә итәргә тырышу аркасында, менә шундый уңыр өчен дә авыр, аңлау өчен дә читен булган җөмләләр килеп чыккан. Аңлашылмагач, шигырь белән тәрҗемә итүдән ни файда? Чынлап та: «Кичә йокларга рөхсәт сорадым — бирмәделәр. «Дустыбызны көтәбез», имеш. — Күз дә йомарга ярамый. Урындыктан мәтәлеп төшкәнгә кадәр йоклыйсы булма» кебек, җиңел аңлашылачак ' җөмләләр урынына, табигый булмаган җөмлә төзелешләре, оригиналның мәгънәсен бирми торган һәм хәтта гомумән аңла
Тәккынгь — библиография 
106 
 
 
шылмый торган «күз кирәк аңа» кебек сүзләрне куллану һич тә кирәкмәс иде. Л иза (ишектән тартылып) [нигә тартылып, нигә ишектән китеп түгел?] Каһәр генә төшкән гыйшык! Торалар ишетеп, колаклары тишек. Тәрәзә капкачларын ачсам, белер. Этәрим сәгатьне, тыгызга килсә килер уйнатыйм. (Сәгатьнең телен күчерә.) Кара хәрефләр белән җыелган сүзләрне нинди мәгънәдә аңларга? Пизаның сүзләрен проза белән болай тәрҗемә итеп булыр иде: Ах, каһәр төшкән гыйшык! Ишетеп торалар, ә аңламаганга салышалар. Тәрәзә капкачын • ачыйммы әллә? Сәгать телен күчерим әле, беләм, әрлиләр инде мине, шулай да уйнатыйм. (Сәгатьне уйната.) Мәгънәнең аңлашылуы ягыннан һәм җөмләләрнең интонациягә байлыгы ягыннан гади прозаик тәрҗемә китаптагы шигъри тәрҗемәдән яхшырак' килеп чыга. Мәкаләне озынга җибәрмәс өчен, ләкин шул ук вакытта тәрҗемәнең кимчелекләрен ачып салу өчен, башта Н. Исәнбәт иптәшнең ши- гыри тәрҗемәсен, аннары, аның белән янәшә, үзебезнең прозаик тәрҗемәбезне китереп, чагыштырып барыйк. Аңа йокы юк француз китабыннан, Ә мин русныкыннан йоклап үләм. (Аңа йокы юк француз китапларыннан, ә мин русныкыннан бик яхшы йоклыйм). Л и з а: Алла риза булсын сездән, кул тартыгыз дустыгыздан. (Аларны аера, Молчалин ишектә Фамусов белән бәрелешә). (Хәерле булсын, алыгыз кулыгызны. Аларны аера, Молчалин ишектә Фамусов белән очраша). «Сталкивается» сүзе һәрвакыт һәм һәр җирдә дә «бәрелешә» дип, беренче мәгънәсендә генә тәрҗемә ителми, бу урында ул: «очраша» дигән суз. Әсәрнең бөтен җирендә «сталкивается»/— «бәрелешә» дип тәрҗемә итеп барылган. Асылда һәр урында диярлек «очраша» кирәк. Мәсәлән, 104 нче биттә Репетилов сөйли: «Хәзер генә бәрелештек без, такылдадык бергә». Сүзнең агышыннан ук аңлашылып тора: бу урында да «очраштык» 
 Л и з а Сезне бикләп куяр; — ярый булды ий' нем белән, Юкса ходай сакласын, берьюлы Мине, Мол чал инны барысын йорттаа куган булыр иде. (Сезне бикләп куяр; — ярый әле минем белән булса; юкса, ходай сакласын, берьюлы мине дә, Мол- чалинны да йорттан куып чыгаруы , бар. 17 бит) Ягъни сүз булган / вакыйга турында бармый, ә булуы ■ мөмкин вакыйга турында бара. Н. Исәнбәт иптәш аны булып үткәк вакыйга итеп тәрҗемә итә. Җәй Һавасын кыш көнендә чутылдау- чы,(1!) (Җәйге җырны кышлый сайраучы). 23 бит. Менә сезне очратырга тутакай белән, (Менә сезне очраштырасы иде тутакай белән), 24 бит. Минеке ичмаса куыш тел түгел. (Минеке, ичмаса, кыланчык тел түгел). Әмма ләкин бер-бер яңа җыр дәфтәре күрә калдымы, — Зинһар күчереп алыгыз, дип ябыша иде үзеңә, (Берәр җирдә яңа җыр дәфтәре күрә калса, күчереп алырга рөхсәт итегез, дип бәйләнә), 25 бит. Нәкый Исәнбәт иптәш биргән мәгънәнең нәкъ киресе! Тора-тор син, әмма җилле каптырдым мин! Дөресе: (Алай лабаса, мин нинди ялгышканмын!) 28 бит. Мәскәүдә бит кызлар китмиләр күчеп; (Мәскәүдә бит кызлар бетеп тормыйлар;) 42 бит. Скалозуб: Тезгенен каерган; йөртә белми ат. Кай җиреннән чырык итте икән Умравымы, сыртымы, бак! (Чыга.) (Тезгенен тартып тоткан, ат йөртә белми икән. Карап килим әле, кай төше белән шапылдады икән: күкрәге беләнме, яны белән- ме? (Ч ы г а.) 47 бит. Тиз әйт, я нишлибез аңа? ((Аңа нинди ярдәм күрсәтергә, әйт тизрәк). 47 бит. Скалозуб: Хәер, бар да ялган курку гына. (Хәер, бөтенесе дә ялган тревога). 50 бит.
кирәк. 
Тәнкыйть — библиография 
107 
 
 
Биредә «тревога» сүзен «курку» дип тәрҗемә итәргә һич ярамый, чөнки Скалозуб, хәрби кеше, аны хәрби мәгънәдә куллана. 51 нче биттә Скалозуб бер хатынның аттан егылып төшүе турында СӨЙЛИ: Бер көйне бу — ррас! Йонга тетелгән (!!); (Разбилась в пух). Жокей тотмаган, ул ахры аны чебен дип белгән. Хатынның болай «йонга тетелүенә» гаҗәпләнеп, русчасын ачып карасак, бөтенләй башка нәрсә күрәбез: (Бер көнне бу чәчрәп барып төшкән; Җокей тота алмый калган; күрәсең, ул чебен санап утыргандыр). Күпме алданрак килик? (Кайчан килим?) 51 бит. Бөтенләй яңлыш аңланган урыннар тагын бар. Мәсәлән, 53 нче биттә Л и з а СӨЙЛИ: Шунда алар сөйләр безгә кирәгенчә, ышанырлар сезгә җиңелчә. Русчасын карасак, анда: көткәнне әйткәч, без бик тиз ышанабыз, — диелгән. 60 НЧЫ биттә: Софья: Менә шаштырды бит ирексездән! Ягъни, Софьяны Чацкий шашындырган була. Русчасында киресенчә: Софья Чацкийны шашындырган: Менә һич теләмәстән шашындырдым бит, — ди Софья. 75 нче биттә мондый урын бар: Репетилов беркем билет ала алмаган спектакльгә билет алуы белән мактана һәм Н. Исәнбәт иптәш тәрҗемәсендә болай ди: Беркем инде ала алмады кичә үк кичтән. Ансыы да монсын, барысын төртеп егып беттем; Ахры моны да көчкә генә йолкып алып киттем Бер карт кулыннан... Русчасыннан «бераз» башкачарак: (Инде кичтән үк берәү дә ала алмады; Мин — тегесенә, бусына сугылдым, бөтен кешене алҗытып бетердем; ахры бу билетны берәүдән көчләп алып киттем: бер кипшенгән карттан... Күрәсез, русчасында һичбер «төртеп егып беттем» юк. 76 нчы биттә (бусы инде проза, тәрҗемә өчен ансат!): «шул ук вакыт эчендә Загорецкий ирләргә тартыла». Дөресе: «ул арада Загорецкий ирләр янына китә». Бу нәрсә инде? Русчаны аңламаумы, әллә үз эшеңә игътибарсыз караумы? Тагын берничә мисал: русчада: негр 
кызы; тәрҗемәдә: гарәп кызы. Гарәп белән негр арасында аерма бардыр лабаса! Русчада: аңа аңлата алмассың, татарчада: аңа акыл кертә алмассың. Русчада: барлык кеше шунда миннән көлә башлады; татарчада: бар да шунда көлке күтәрде минем турымда. Бер урында Репетилов үзенең акча оттыруы турында сөйли. Русчада: үзенә һәм хатынына бик зур сумалар ычкындырдым; татарчада: үзенә һәм хатынына әле нинди сумаларга җибәрелдем. Русчада: син чын күсәк! Татарчада: син төз имән күсәге! Русчада: ничек син күрмәдең? ничек син ишетмәдең? Татарчада: ник күреп бетермәдең? Ник тыңлап җиткермәдең? Русчада: анда син Мәгъшукларны күрештерергә өйрәнгәнсең! Татарчада: анда өйрәндең син җанкайлар табарга! Русчасы.- Я күрмиседме, акылыннан язган ич ул! Татарчасы: Я менә күрдең, акылыннан язган аны! Русчада.- сафсата! Татарчада: көртлек! «Горе от ума»ның байтак кына шигырьләре халык теленә кереп, әйтемнәргә, мәкальләргә әйләнеп киткәннәр. Ул урыннарның ничек тәрҗемә ителүе турында соңыннан сөйләшү өчен, без әлегә кадәр ул турыда бер сүз дә әйтмәдек. Хәзер аларга да нәүбәт җитте. Тикшереп карыйк. Счастливые часов не наблюдают; 1(Бәхетлеләр сәгать санамыйлар); Яхшы! Друг. Нельзя ли для прогулок Подальше выбирать закоулок? (Мөмкин түгелме, дус, йөрү өчен Ераграк тыкрык сайларга сезгә?) Русчасыдай матур түгел» ләкин аң лашыла. Минем булышлыгым белән Мәскәүгә күч- теи. Мин булмасам, Тверьда пыскыр идең бит син.

108 
 
 
Тәнкыйть — библиография Бик сүрән әйтелгән булса да, ярый бара. Служить бы рад, прислуживаться тошню! (Йомышны бик үтәр идем до, ярау өчен эшләү җирәндерә, — диелгән. Бусы начар. Русчасындагы кыскалык, мәгънә тирәнлеге һәм үткенлек юк. «Бик хезмәт итәр идем дә, ялагайланырга җирәнәм» кебек, җиңел генә тәрҗемә итеп тә булыр иде). Икенче бер урында шул ук фикер бик матур әйтелгән: Ярарга калгач, ул да белә иде, Җидегә бөгелә иде. 34 бит. Бит саен диярлек ялтырап яткан бу тирән мәгънәле асыл сүзләрне, күргәнебезчә, туп-туры тәрҗемә итәргә тырышылган. Бу — яхшы ниять һәм нигездә бик дөрес метод. Ләкин туры тәрҗемәгә бирешми торган афоризмнарның төп фикерен яңгыравыклы шигъри форма белән әйтеп бирергә тырышылса, яхшырак булмас идеме икән? Хәзерге хәлдә дә алар, җиде потлы таш кебек, бик авыр яталар. Мәсәлән: Ах, яман телләр куркыныч пистолетка караганда да! Бик авыр, бик сүрән, бик көчсез! Ә русчасын тыңлап карагыз: Ах, злые языки страшнее пистолета! Пьесаның мәшһүр урыннарыннан тагын берсе: дивана исемен алып, мәсхәрәләнеп, бөтен Фамусовлар дөньясына нәләт укып киткән чагында. Чацкий әйтә: Пойду искать по свету, Где оскорбленному есть чувству ^уголок! Тәрҗемәсе: Хурланган кешенең хисенә Почмак булыр жир эзләп китәм! Күрәсез, шул кадәр начар ки, русчасы белән бөтенләй чагыштырырлык та түгел. Мәсхәрәләнгән күңел өчен бу дөньяда сыеныр урын эзләп китәм, — дип проза белән генә тәрҗемә иткәндә дә оригиналының мәгънәсен һәм рухын биреп булыр иде. Халык теленә кереп киткән тагын бер урын турында. Фамусов әйтә: уз туган-тумачаң өчен ничек инде тырышмаска мөмкин?' ди. Ну как не порадеть родному человечку! Н. Исәнбәт иптәш болай дип тәрҗемә иткән: Ничек инде үз кешеңне куандырмаска! Тәрҗемәче бу урында тагын хаталанган. «Радеть» фигылен «радовать» (куандыру, сөендерү) фигыле белән буташтырган. «Радеть» — ярдәм итү, кемне дә булса кайгырту, дигән сүз. һәм ул сүз бу текстта бик урынлы: ничек инде үз кешеңне кайгыртмассың! Хаталар күп. Менә тагын берсе: Репетилов үзенең өйләнүе турында сөйЛи, ничек һәм ни өчен барон фон Клоц кызын алуын аңлата. Министрлыкка үрелүче фон Клоцның службада югарырак үрмәләргә ярдәме тимәсме, дип Репетилов өмет иткән була. Ләкин «Приданына алдым мин: шиш, хезмәтем өчен — шишара», ди. Бу ялгыш тәрҗемә. Беренчедән, «хезмәтем өчен түгел», чөнки Репетилов аңа бертөрле дә хезмәт күрсәтми (хәер, картада аңа акча оттыра!), ә службада күтәрелергә ярдәме тимәде, ди Репетилов. Икенчедән, исән-сау йөри торган фон Клоцны тәрҗемәче тереләй кабергә тыгып куя. Курыкты ул, беләсеңме, тел-теш ишетүдән (!!). Имеш аңа үз ишләрен үрләткән дип әйтәләр лә! Курыкты, җиңел булсын туфрагы.» «Тел-теш ишетүдән» — мондый фразаны беренче тапкыр ишетәбез. «Курыкты, җиңел булсын туфрагы» түгел, ә «курыкты, шайтан алгыры үзен...», чөнки «прах его возьми» — гөнаһсыз бер сүгенү сүзе. Тәрҗемәчене дә, безне дә тинтерәткән бу берничә җөмләлек сүзе белән Репетилов нәрсә димәкче була сон? Аның әйтергә теләгән фикере бик гади: «үз туган-тумачаларын яклый дип сүз ишетүдән курыкты» димәкче була. Русчада бик гади итеп әйтелгән фикерне аңлашылмаслык итеп ялгыш тәрҗемә итүләр байтак. Бу кимчелекләрнең бик күбесе — шигырь белән тәрҗемә итәргә көчәнүдән килгән. Чынлап та: рифма ясарга тырышу аркасында, бик күп урыннарда җөмләнең синтаксисы бозылган, һич кирәге булмаган 

Тәнкыйть — библиография 
 
 артык сүзләр өстәлгән, мәгънә караңгыланган. Иҗек саны тутыру һәм рифма ясау өчен генә мондый сүзләр кертелгәннәр: әнә, тагын, шул, белсәң, беләсең, менә, лә, ла, баягы, безгә, сәнә, булыр, да, ансы, тотып һ. б... «Властьны танымый әнә»; «китап та бисквит кибетләреннән тагы»; «утырабыз, утырабыз, баксаң тыш яктырган була шул»; «Авырудан да түгел, эч пошканнан булыр, белсәң»; «Гарьлек, түзәр хәл юк ич безгә»; «Молчалинның бая кулсыз калуы бик мөмкин иде лә»; «Мин таныш та түгел, беләм»; Бу «беләм» бик урынсыз, чөнки сүз Чацкийның таныш түгеллеге, белмәве турында бара. Ләкин тәрҗемәче өчен бу «беләм» бик кирәк, чөнки икенче юлда: «Татьяна Юрьевна белән?» дигән җөмлә тора. (Рифма бәласе!) «Ай, куегыз, булыр, ул бүтәндер, бәлки?» «Минем Платон Михайлович бик үк түгел сау». — Тагын рифма бәласе! Чөнки икенче юлда: «Күптәнме түгел сау?» — «Тауда маңгае ярылган бик зур гына, ярасыннан акылдай чыккан (!)» Нигә акылдан язган түгел? Чөнки икенче юлда: «Башка дингәме чыккан?. — «Синең белән кыеп сөйләшә алмыйм тотып». Бу «тотып» ның җөмлә өчен һич кирәге юк, ләкин тәрҗемәче өчен ул икенче юлдагы «мокыт» белән рифмалау өчен кирәк. «Әй! Куй! Кем йоклый ди бүген? Маташтырма прелюдия (<!!)» Аңлашылмый торган бу «маташтырма прелюдия» нигә кирәк булган? Чөнки бер юл аркылы: «Кызган башлар бер дюжина!» Янәсе, рифма! һ. б. һ. б. Бу чүп- чар сүзләр җөмлә өстенә кирәкмәс йөк булып төшәләр һәм мәгънәне дөрес аңлауга комачау итәләр. Болардан тыш Н. Исәнбәт иптәшнең үзе генә аңлый торган сүзләр очрыйлар: әман, өнәмәү, җклә- тү, шыпыру, түңелү, төпкел, шашы- ру, (шашындыру урынына), көмер һ. б/ Бу сүзләр дә мәгънәне караңгылыйлар. Аннары Н. Исәнбәт иптәш русның «вздыхать» сүзен бөтен җирдә «сулау» дип тәрҗемә итә. Асылда бит ул: уфылдау, көрсенү дигән сүз. Софья Молчалин. турында әйтә: Кулны ала да ул кыса йөрәгенә, Җан күңеленнән үзе сулый да сулый менә. Дөресе.- Кулны алып, йөрәгенә кыса, Чын күңелдән көрсенә. Русларда «батюшка», «матушка» дип эндәшү гадәте бар. Бу һич тә «атакай», «анакай» дигән сүз түгел. Н. Исәнбәт иптәш аларны һәр урында туры мәгънәләрендә тәрҗемә итә. Нәтиҗәдә менә нәрсә килеп чыга. Г рафиня, — әби (графиия-кызга). Киттек, анакай, дөрестән дә хәлем юк бер дә. Шылармын бер ахры балдан ук кабергә. Әби үз кызының (улының) кызына анакай дип эндәшә! Руста ул мөмкин булган хәл, ләкин татарда алай эндәшү юк. Бу урында, кызым, кирәк иде. Пьесаның тәрҗемәсе укыр өчен, аңлар өчен гомумән бик авыр булса да, урыны-урыны белән бик матур эшләнгән җирләре бар. Мәсәлән, Алабыз өйгә җыен браматны, билетлар белән, Өйрәтәләр, янәмәсе кызларыбызны һөнәргә, Танцага да җырга! Көязләнергә! Ах та вах дияргә! Үстерәбез диярсең аларны шамакайга кияүгә бирергә. Син, йомышчы, нәрсә? Син, әфәндем, нигә монд а? Атасыз идең бактым, үз гаиләмә керттем, Асессорлык чинын биреп, секретарь иттем; Минем булышлыгым белән Мәскәүгә күчтең: Мин булмасам, Тверьда пыскыр идең бит син. Фамусов Молчалинны шулай, тирги. Кушыгыз миңа утка кер дип, керәм, туйга кергән кебек. Матур әйтелгән! 41 нче биттә Фамусов сөйли. Шәп уйлыйсыз, алла сезгә саулык бирсен ,
 дә Генераллык чины бирсен, аннан сезгә Ни өчен озак сузып торырга, Сүз башлар вакыт генералыңа турында? Ахырда гына булса да, тагын бер бик әһәмиятле моментны күрсәтеп" үтик. Урыны-урыны белән Чацкий (татарчасында) төче телләнеп, ялварып, үтенеп сөйләүчегә әй- 109

Тәнкыйть — библиография 
110 
 
 
ләнеп китә. Бу да шулай ук хата. Чацкий (русчасында) әче телле, фикерен туп-туры бәреп әйтә, һичбер нәрсәдән тартынмый торган кыю кеше. Ул үзе үк әйтә: минем телем кыланчык тел түгел, ди. (25 бит). Геройның характерын бозудан тәрҗемәче бик сакланырга тиеш иде. Нәтиҗә? Бу тәрҗемә укучыны һич тә канәгатьләндермәячәк. Н. Исәнбәт иптәш яхшырак та тәрҗемә итә алыр иде. Матур, оста эшләнгән урыннарның булуы моңа шаһит. Күрәсең, редактор да бу гаять җаваплы тәрҗемәгә җитәрлек игътибар белән 
карамагандыр- Юкса без күргән кимчелекләрне Кави Нәҗми иптәш күрергә тиеш иде. Басарга ашыкканчы тәрҗемәне язучылар арасында тикшерү һичшиксез бик күп файда китерер иде. Күрәсең, ул да эшләнмәгән. Нәтиҗәдә: без «Горе от ума»ны татарчага тәрҗемә иттек инде, дип сөенергә бик иртә әле. Сүз арасында әйтик: нигә «Акыллылык бәласе», ә «Акыл бәласе» түгел. Соңгысы — русчага да якынрак, әйтер өчен дә җиңел.