Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖАВАПСЫЗ ТӨЗЕЛГӘН БЕР ХРЕСТОМАТИЯ ТУРЫНДА


 Совет язучыларын юлбашчыбыз иптәш Сталин «кеше рухының инженерлары» дип атады. Бу билгеләмә язучы өстенә, әдәбият өстенә йөкләнгән бурычның никадәр зурлыгын, жаваплылыгын бөтен тирәнлеге беләк аңлатып бирә. Ленин һәм Сталинның өйрәтүенчә, әдәбият партияле булырга тиеш, үзенең укучыларын, һәм беренче нәүбәттә яшьләрне, ул партия эшенә бирелгәнлек һәм Ватанны сөю рухында, ко м м у н и с т и к җәмгыятьне төзү юлында очраган барлык авырлыкларны җиңәргә хәзер тору рухында тәрбияләргә тиеш, совет кешеләре эшенең бөеклеген, совет кешесенең. сокландыргыч үсешен чагылдырырга тиеш. Менә шул хакыйкатьне кайбер язучылар һәм идеология фронтының бүтән работниклары кайчагында истән чыгаралар, партия алдында, совет халкы алдында, яшь буын алдында җавапсызлык күрсәтәләр. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары, драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары, «Зур тормыш» кинофильмы турында чыгарган тарихи карарлары шундый фактларны ачып салалар һәм бездән идеология фронтындагы җитешсезлекләргә каршы кискен көрәшүне таләп итәләр, большевистик көрәш һәм эш программасын бирәләр. Урта Мәктәпнең 10 нчы классы өчен төзелгән хрестоматияне шул 
♦ «Әдәбияттан хрестоматия». Урта мәктәпнең 10 нчы классы өчен. Төзүчеләре X. Хисмәтуллин. Г. Халит. Татгосиздат басмасы. 1946 ел. 
 
таләпләр күзлегеннән карап тикшергәндә, анда күп кенә кимчелекләр барлыгын күрсәтеп үтәргә туры килә. 1. һәркемгә дә бик ачык аңлашыла торган һәм һичсүзсез тормышка ашырылырга тиеш булган бер принципны! искә төшерик. Язучының теге яки бу әсәрен хрестоматиягә (димәк, хрестоматиядән элек программага) керткәндә, большевистик принципиальлек һәм көчле әдәби зәвык күрсәтелергә тиеш. Хрестоматиягә кергән әсәр шул язучы өчен характерлы булсын, әдәби яктан тиешле югарылыкта торсын, укучы яшьләрнең аңын һәм телен баетсын, аларга дөрес тәрбия бирсен. Безнең совет чынбарлыгын дөрес чагылдырмаган һәм укучыларда ялгыш уй тудыра торган әсәрләрне искәрмәсез-нисез хрестоматиягә кертү ярамый һәм моны теге яки бу совет язучысының үсеш баскычларын күрсәтү теләге белән дә аклап булмый. Татар совет поэзиясенең иң күренекле фигураларыннан берсе булган Һади Такташның әдәбиятка символист сыйфатында килен кергәнлеге берәүгә дә яшерен түгел. Вак буржуазия мохитыннан чыккан һәм үзенең балалык, яшь- үсмерлек елларын пролетариат үзәкләреннән читтә уздырган шагыйрь өчен монда аңлашылмый торган бернәрсә дә юк. Такташның зур көче дә аның символистлык баскычында катып калмавында, совет тормышында тәрбия алып, һаман үсә баруында. Үз иҗатының
Танкыйть — библиография 
1G2 
 
 
 
беренче елларында пролетариат революциясен, эшче сыйныфның һәм шәһәрнең ролен дөрес аңлый алмаган Тактай!, соңыннан, совет кешеләренең эчке кичерешләрен, патриотлык тойгыларын, татар хезмәт ияләренең буржуаз милләтчеләргә карата булган тирән нәфрәтен, тагар крестьяннарының Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә бәхетле яңа тормышка — колхоз тормышына чыгуларын зур бер осталык белән күрсәтү баскычына күтәрелде. Такташ безгә шуның белән кадерле дә. Ләкин бай талант иясе шагыйрьнең татар совет әдәбиятына күрсәткән зур хезмәте аның иҗатына тәнкыйтьсез карау хокукын бирми. Хрестоматияне төзүче иптәшләр исә ниндидер бүтән принциплардан чыгып эш иткәннәр. Алар төшенкелек рухы, белән сугарылган «Бакчачылар» шигырен дә, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә совет политикасын дөрес чагылдырмый торган «Урамда» шигырен дә, революцияне аңлап җитмичә гыйсъянчыларны (индивидуалист бунтарьларны) мактаган «Гыйсъян» шигырен дә бөтен хәлләрендә һәм һичбер аңлатмасыз дәреслеккә керткәннәр. Укучы яшьләргә дөрес тәрбия бирү (шулай ук шагыйрьнең якты истәлегенә хөрмәт күрсәтү) күзлегеннән караганда, моны һичшиксез ялгыш адым дип әйтергә туры килә. VIII—X класслар өчен Татарстан Мәгариф Ми- нистерлыгы' тарафыннан чыгарылган әдәбият программасында бу шигырьләргә артык бер яклы һәм күрәләтә кимчелекле характеристикалар бирелгән. «Бакчачылар» турында анда «Пролетар революция тудырган чынбарлыкны аңлауга таба беренче адымнар» (б. 35) дип әйтелгән. «Гыйсъян» шигыре турында исә «Капиталистик сыйныфларның калдыкларына, мещан-милләт- че элементларга каршы протест» дип характеристика бирелгән. Димәк, программаны төзүче иптәшләр «Гыйсъян»ның совет чынбарлыгына карата язылганлыгын инкарь шигырьләрендә әле совет чынбап- лыгын дөрес аңламый» дпп большевикларча ачык әйтәсе урыцда ниндидер «аңлатмалар» эзлиләр’ «Бакчачылар»да совет чынбарлыгын табалар, 
«Гыйсъяи»иы яшьләрне тәрбия итүдә әһәмиятле| роль уйный торган бер шигырь итеп чыгаралар. Моның кемгә кирәге бар? Зур талант иясе Такташ үзенең иҗатына тәнкыйть күзе белән,- карау югарылыгына күтәрелде һәм милләтчеләргә каршы, аларны аяусыз чыбыркылап, көчле шигырьләр язды, һәрбер милләтчегә карата ул болай диде: 
«Без көрәштә булган һәр уңышны Йөрәк каны биреп алганда. Мең авырлык белән, ял итмичә, Соңгы җиңүләргә барганда, Син кулыңны биреп, оялмыйча, Солтангалеевтәй этләргә, Көрәшкәнсең, һәрбер адымыңда Таяк тыгып безнең эшләргә!» 
Бик кыю рәвештә шуны әйтергә мөмкин: «Син дошманым минем» исемле шигырь советка каршы кабахәт көрәш алып барган татар буржуаз милләтчеләрен фаш итә торган иң көчле шигырьләрнең берсе. Программа төзүче иптәшләрнең исә «Гыйсъян» шигырендә милләтчелеккә каршы көрәш моментын эзләп азапланулары мәгънәле бер эш •. түгел. Шуның аркасында алар үзләре дә уңайсыз хәлдә калалар, мещанлык белән милләтчелекне бергә бутап («мещанмилләт- че элементлар» дип), милләтчелекнең контрреволюцион йөзен томалап күрсәтә торган ялгыш формулировка кулланалар. Такташ иҗатын болай бозып күрсәтү ярамый. Укучыларга тәрбия бирү күзлегеннән караганда, бу — зарарлы эш. Татар совет әдәбиятының классик язучысы Шәриф. Камал иҗатыннан үрнәкләр китергән чагында Да» хрестоматияне төзүчеләр тиешенчә җаваплы рәвештә эш1 итә алмаганнар. «Ут» пьесасыннан китерел* гән өземтәләр совет работникларын артык примитив һәм аңгыра кеше
Тәнкыйть — библиография 
103 
 
 
ләр итеп күрсәтәләр. Хрестоматиянең. киләсе басмасы өчен Шәриф Камал аганың бүтән бер пьесасы сайланырга тиеш. Хрестоматиядә алдынгы татар совет шагыйрьләреннән Фатих Кәримнең «Тавышлы таң» дигән поэмасы урнаштырылган. Моны да уңышлы сайланган әсәр дип булмый. Бу поэма Ф. Кәримнең әле художник буларак формалашып җитмәгән елларда, иҗатының башлангычрак чорында язылган. Шул сәбәпле, аның эчтәлегендә дә, художество эшләнешендә дә күзгә бәрелеп торган җитешсезлекләр бар. Поэмада лодырьларны һәм колхоз милкенә ваемсыз, җинаятьчел караучыларны хезмәт хокукыннан мәхрүм итү юлы белән (!) тәрбияләү кебек сәер нәрсәләр бар. Аннары, «Ак каенга менгән күзләре», «Колагына кереп кайгырсын», «Тәненә ут салды булган эш», «Як- гы караш җыела уена», «Гаебем минем имән булып үскән», кебек юлларны, «танма» һәм «каныма» кебек рифмаларны Ф. Кәримгә хас үрнәкләр дип әйтеп булмый. Иҗатының соңгы елларында гаять үскән һәм идея-художество югарылыгы шиксез булган кыйммәтле әсәрләр язып калдырган Фатих Кәримнең бу поэмага караганда күп тапкыр көчлерәк поэмаларын («Җиденче мич», «Идел егете» 11. б.) һәм шигырьләрен табу мөмкин иде бит! Хрестоматиягә кертелгән язучының теге яки; бу әсәрен сайлаганда, художество ягыннан да иң көчле- ләренә тукталу кирәклеге турында югарыда әйтелгән иде инде. 10 нчы класс өчен төзелгән хрестоматиядә бу принцип сакланмаган. «Башактан тәхет» шигырендә Муса Җәлил болай дип яза: 
«Урган башагымны җыямын да, Нәфис, зифа көлтә корам мин. Кояш кызу... Янам, тир агыла»... «Боз ага» шигырендә без мондый юлларны укыйбыз: «Боз.Лр ага... ' Әнә Идел буйлап Боз артыннан килә яшь агып, Киң шатлыкның иркен җырын җырлап. Агып килә бәйрәм шатланып»... Мондый шигырьләр укучыны дөрес сөйләргә дә, образлы уйларга да, дөрес фикерләргә дә өйрәтә алмыйлар. Татар 
телендә «тир агыла» димиләр, «тир ага» диләр. «Башактан көлтә корам» нәрсә тагын? Монысы инде бертөрле киртәгә дә сыймый. Боз артыннан «яшь агып», «бәйрәм агып» килү—мәгънәсез сүзләр тезмәсеннән башка нәрсә түгел. Бәйрәмнең агып килүе укучыда ялгыш фикер ‘тудыра. Җиңүләр һәм бәйрәмнәр агып, килмиләр, аларны яулап алалар. Шуңа күрә дә безнең бәйрәмнәребез көрәш бәйрәмнәре алар. Дәреслек язучыларның һәм хрестоматия төзүчеләрнең; иптәш Сталин өйрәткәннәрне онытып, китапка теләсә нәрсә тутырулары гафу ителә торган эш түгел. Муса Җәлил бу шигырьләрне 15—16 яшендә язган. Ул чакта әле аңар «көлтә кору» һәм «бәйрәм агып килү» бик оригиналь образ булып күренгәндер бәлки. Ләкин би. хрестоматияне 15 яшьтәге түгел, олы яшьтәге абыйлар төзиләр, һәм аны тагын да олырак абыйлар раслыйлар. Хрестоматиянең төзүчеләре әдәби зәвыксыз кешеләр түгел. Г. Халит иптәш әдәбиятны бик| яхшы белергә тиешле тәнкыйтьче. Димәк, бу кадәр мәгънәсезлекләргә юл куелуын тик бер генә нәрсә белән аңлатырга мөмкин: төзүче иптәшләр халык алдында җаваплылыкны онытканнар, талантлы шагыйрьне ничек бирсәң дә ярый, дип уйлаганнар, ә раслаучы иптәшләр «ышан һәм тикшер» дигән большевистик принципны истән чыгарганнар. 2. Әдәбият хрестоматиясенә кертелгән тәрҗемәләрнең югары сыйфатлы булырга тиешлеге үзеннән- үзе билгеле. Нинди булса берәр әсәрне начар тәрҗемәдә бирү — язучының иҗатын бозып күрсәтү була. Билгеле, художество әсәрләрен (һәм гомумән һичбер әсәрне дә) «сүзгә сүз аудару» мөмкин түгел. 
Тәнкыйть — библиография 
104 
 
 
10 класс өчен төзелгән хрестоматия Максим Горькийның «Лачын турында җыр» исемле әсәре белән башлана. Горький^ яза: «Море огромное, лениво вздыхающее у берега — уснуло и неподвижно вдали, облитой голубым сиянием луны. Мягкое и серебристое. оно слилось там d синим южным небом и крепко спит, отражая в себе прозрачную ткань перистых облаков, неподвижных и не скрывающих собою золотых узоров звезд». Тәрҗемәче яза: <Яр буйларында ялкау гына сулавы ишетелгән һәм айның аксыл зәңгәр нурлары белән коендырылган зур диңгез йокыга киткән һәм хәрәкәтсез. Ул еракта көньягының зәңгәр күге белән тоташкан та. йолдызлардан ясалган алтын бизәкләрне каплый алмаган үтә күренешле тукымадай. ак һәм хәрәкәтсез болытларны үзендә чагылдырган хәлдә, йомшак, көмештәй т†скә кереп, тыныч кына йоклый». (3 бит). Менә шушы кечкенә өземтәдә берничә хата бар. «Айнып, зәңгәр нурлары белән коендырылган» объект, оригиналда күрсәтелгәнчә, «диңгез» түгел, бәлки «ераклык» — «даль» (диңгезнең ерак китеп зәңгәр күк белән тоташкан урыны). Тәрҗемәче «даль» сүзен икенче жөмләгә күчереп, «еракта» дип аның мәгънәсен генә бирергә тырышкан. Дөрес, тәрж.емәдә аерым очракларда, татар әдәби теленең таләпләре белән хисаплашып, мондый алым кулланыла. Ләкин бу урында ул әсәрнең стилен һәм мәгънәсен боза.- әсәрдә соңыннан күренүенчә, яр буйларында диңгез хәрәкәтсез түгел, анда дулкыннар комга бәреләләр. Оригиналда әйтелүенчә, хәрәкәтсез болытларның үтә күренешле тукымасын диңгез үзендә чагылдыра. Ә тәрҗемәдә «үтә күренешле тукымадай» сүзләре диңгезне сыйфатлый. Бу инде бөтенләй мәгънәсез килеп чыга. Болытлар турында сөйләгәндә, «перистые» сыйфаты төшереп калдырылган («ак» аны} алмаштырмый, билгеле). Аны «мамыксыман» дип яки «сыек» дип алырга мөмкин иде. «Крепко сиит»ны «тыныч кына йоклый» дип тәрҗемә итү дә дөрес түгел. Икенче абзац та ялгыш тәрҗемә ителгән. Чит) сүзләрне куллану яки кулланмау мәсьәләсендә дөрес булмаган                      † «Русча — татарча сүзлек»нең икенче басмасында (Татгосиздат, 1940), корректура хатасы булса кирәк, «норд-вест» — «Төньяк-көнчыгыш; «норд-ост төнь- як-көнбатыш» дип киресенчә бирелгән. Л4. А4. принципта торып (кирәкле урында да аларны; алмаска тырышып), тәрҗемәче иптәш мәгънәгә кимчелек китергән. «Горы, поросшие деревьями, уродливо изогнутыми норд-остом...» дип башлана бу абзац. Термин булып кабул ителгән «норд- ост» сүзеннән качуны Максим Горький кирәк тапмаган. Ә тәрҗемәче АЮНЫҢ белән исәнләшергә теләми һәм нәтиҗәдә шактый уңайсыз- хәлдә кала. «Төньяктан көнчыгышка таба авышып, гарипләнеп үскән агачлар белән капланган таулар...» дип яза ул. «Норд-ост» — «төньяк - көнчыгыш» дигән сүз.1 Бу урында төньяк-көнчыгыш җилен аңлата һәм агачларның гарип» булып, авышыпбөгелеп үсүләре ни сәбәптән икәнлеген күрсәтеп бирә. Тәрҗемәдә бу момент бөтенләй югалып калган һәм агачның авышуы бик әкәмәт итеп бирелгән. Төньяккөнчыгыш җиле агачны кайсы якка бөгәргә тиеш? Көньяк- көнбатышка табадыр бит? Ә тәрҗемәченең агачлары «Төньяктан- көнчыгышка таба» авышканнар. «Төньяктан көнчыгышка» авышуны гомумән күз алдына китереп булмый. Төньяктан —' көньякка, көнбатыштан көнчыгышка авышырга, бөгелергә мөмкин. Бик әкәмәт килеп чыккан бу тәрҗемә. «Биеклектә кояш ялтырый, ә таулар күккә», кайнар сулыйлар, аста кыйналалар иде ташка дулкыннар...» Бу шигъри җөмлә булудан бик ерак тора. «Бились»не «кыйналалар иде» дип тәрҗемә итү «ты не убился?» дигән җөмләне «син үтерелмәдеңме?» дип тәрҗемә итү
Тәнкыйть — библиография 
105 
 
 
төслерәк була. «Бары да җиргә керәләр», «аның туи-туры күзенә карап» дип язган укучыга 10 нчы классның әдәбият укытучысы, бер дә икеләнмичә, «2» куяр иде. Тәрҗемә булгач, ничек тә ярыймы? Даһи Горькийның «Давыл хәбәрчесе турында җыр» дигән гүзәл нәсере шулай ук, артык йомшак тәрҗемә ителгән. «Над седой равниной моря» не «Чал диңгез җәйләве өстендә» дип бирү үзе ни тора! Әсәрнең ритмикасы- бөтенләй сакланмаган. Совет язучыларының бөек остазы Алексей Максимович үзенең чыгышларында һәм мәкаләләрендә һәрвакыт аңлаешсыз фразаларга, мәгънәсез сүзләргә каршы кискен көрәпА алын барды, язучыларны үз эшләренә җаваплы карарга, тел культурасын үстерә' барырга, тирән идеяле әсәрләрне оста тел белән язарга өйрәтте. ВКП(б) Үзәк Комитетының тарихи карарларын тормышка үткәрү тел культурасы өчен дә большевистик көрәш алып барудан башка мөмкин түгел. Ә без кайчагында Максим Горький әсәрләрен дә бозып, эштән чыгарып бирәбез. Бу — язучылар өчен мактаулы хәл түгел. Бозык тәрҗемәләрнең әдәбият хрестоматияләренә кертелеп законлаштырылуы исә — зарарлы эш. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? «Давыл хәбәрчесе турындагы җыр»ны тәрҗемә итү гомумән мөмкин түгелме? Болай дип уйлау чынлыкка бер дә туры килми. Дөрес, Горький әсәрләренең художество кыйммәтен бөтен тулылыгы белән бирә алабыз, дип әйтү буш шапырыну булыр иде. Бөек рус халкының теле, татар теле белән*, чагыштырганда, чиксез бай, әлбәттә. Совет халыклары семьясында өлкән абый булган рус халкыннан без тел өлкәсендә дә сабак алабыз, үзебезнең ана телен баетабыз, һәм хәзерге •көндә Ленин — Сталин әсәрләрен дә, Горький әсәрләрен дә татар теленә канәгатьләнерлек, яхшы тәрҗемә итү мөмкин. Бозык, тәрҗемәләр килеп чыга икән, моның төп сәбәбе — тәрҗемә эшенә җавапсыз, игътибарсыз карауда, бу өлкәдә уяулыкны югалтуда, әшнәлек мөнәсәбәтләрен эш интересларыннан өстен күрүдә. Тәрҗемәче хезмәте бик җаваплы һәм мактаулы хезмәт. Күренекле тәрҗемәче М. Лозинский узган ел» Сталин премиясе белән бүләкләнде. Бу факт үзе генә дә 
тәрҗемәче хезмәтенә партиянең һәм| хөкүмәтнең никадәр югары бәя бирүен күрсәтә. Язучылар да, редакторлар да менә шуны еш кына истән чыгаралар. Яхшы тәрҗемәләрне шатланып каршы алу, алар турында җылы сүз әйтү, начарларын тиешенчә тәнкыйтьләү сирәк очрый. «Тәрҗемә ул булмаган кеше эше» дип караулар, «тәрҗемә ул — тәрҗемә инде» дип грамматика таләпләре белән хисаплашмаулар, үкенечкә каршы, бетеп җитмәгән әле. Ә моны төбе-тамы- рыннан бетерергә бик вакыт инде. Әдәбият дәреслекләре һәм хрестоматияләр төзүче иптәшләр бу эштә- зур роль уйнарга тиешләр. Тәрҗемәчеләрнең исемфамилиясен күрсәтүне дә (русча хрестоматиядәгечә) практикага кертү кирәк. 
3. Ленин һәм Сталин әсәрләрен, партия җитәкчеләренең мәкаләләрен һәм чыгышларын тәрҗемә иткәндә аеруча уяулык һәм тырышлык кирәклеге үзеннәнүзе аңлашыла. Мәгънә төгәл һәм дөрес бирелергә тиеш. Шул ук вакытта татар әдәби телен гарипләүләргә, формалистик һәм механик нигездә тәрҗемә итүләргә юлв куелмаска тиеш. Тикшерелә торган хрестоматиядә Ленинның «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» дигән мәкаләсе, иптәш Ждановның совет язучыларының I Бөтенсоюз съездында сөйләгән рече, иптәш Молотовның Горькийны күмүгә багышланган /траур җыелышында сөйләгән рече урнаштырылган. Боларның ’ тәрҗемәләре тиешле югарылыкта түгел. Иптәш Молотов речен тәрҗемә иткәндә, беренче җөмләдә үк 
Тәнкыйгь — библиография 
106 
 
 
«в прошлое» сүзе төшереп калдырылган. Шул ук абзацның ахырында «он так много дал» сүзләре, һич кирәксезгә, «шундый зур хезмәт куйды» дип үзгәртеп бирелгән. Иптәш Молотов ӘЙТӘ: «Никто из них даже просто не видел своими глазами столько замученных подневольным трудом и забитых гнетом капитала, как наш Горький, у которого все это вековало непримиримость и революционную ненависть к капиталистическому строю и беззаветную веру в освободительную силу коммунизма». Тирән мәгънәне, һәркем аңларлык итеп, көчле рәвештә әйтеп биргән шушы сүзләр урынына, тәрҗемәдә без бөтенләй аңлаешсыз, буталчык әллә нәрсәләр укыйбыз: «Аларның берсе дә үз көчләре белән, авыр хезмәт аркасында шул кадәр газапланган һәм капитал изүе аркасында шул кадәр изелгән кешеләрне һич тә безнең Горький шикелле күрмәде. Аңарда бу күренешләр капиталистик төзелешкә карата килешмәүчәнлекне һәм-ком- мунизмның азат итүчән көченә аяусыз ышануны чыныктырды». Бу тәржемәне оригинал белән чагыштыргач, тәрҗемәченең һәм редакторның шул кадәр ваемсыз- лыгына, җавапсызлыгына бөтенләй аптырап каласың. Баштан ук «үз күзләре белән» урынына «үз көчләре белән» дип бутап җибәрелгән. Монысын корректура хатасы дип уйлыйк. Ләкин укучы өчен бу барыбер бит. Хәтта ул сүзләрне тө-« зәтеп укыганда да, татарча текстны аңлавы мөмкин түгел. «Подневольный» сүзен нигә «авыр» дип үзгәртергә? Оригиналда сүз теләсә нинди авыр хезмәт турында түгел, бәлки ирексез хезмәт турында бара. Оригиналдагы «столько» сүзе газаплануның ни дәрәҗәдә булганлыгын аңлатмый һәм аны аңлатуы мөмкин дә түгел (ул чагында «столь» сүзе кулланылыр иде), бу сүз газапланган кешеләрне үз күзләре белән бүтән берәүнсн дә Максим Горький күргән хәтле күрмәгәнлеген аңлата. «Столько^ ны ялгыш төшенү нәтиҗәсендә тәрҗемәче, «һич тә безнең Горький шикелле күрмәде» дип аңлаешсыз нәрсәләр сөйли. «Изүе аркасында... изелгән» дип язу тавтология була. Оригиналдагы «все это»ны «бу күренешләр» дип бирү дөрес түгел, чөнки бу сүзләр алдагы — электә- ге ике җөмләгә 
дә карый. «Аяусыз ышану» — килешсез, мәгънәсез сүз. Иптәш Молотов сүзләрен бу урында тәрҗемәче, әйтик, менә болай бирә алыр иде: «Хәтта аларның һичберсе ирексез хезмәттән газапланган һәм капитал изүеннән кыерсытылган (яки: кимсетелгән, . томаландырылган) кешеләрне үз күзләре белән, безнең Горький күргән хәтле, (яки: безнең Горький хәтле) күрмәде дә, Горькийда шу- шыларның барысы капиталистик төзелешкә карата килешмәүчәнлекне һәм революцион .нәфрәтне һәм коммунизмның азат итүче көчемә чын күңелдән (.яки: тирән, күңелдән, фидаиларча) ышануны чыныктырды». «Забитых гнетом капи- тала»ны «Капитал җәбереннән (яки: золымыннан) изелгән...» дип бирергә дә мөмкин. Ленинның «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» дигән мәкаләсе канәгатьләндерерлек тәрҗемәдә бирелмәгән. Бу тәрҗемәдә игътибарсызлык һәм шапшаклык эзләре ярылып ята. Пунктуация дөрес булу- булмавына бик өстән каралган. Нокта урынына кире өтер куелган (499 бит, югарыдан 26 юл), тиешле урында кире өтер төшереп калдырылган (шунда ук, югарыдан 17 бит), — нәтиҗәдә мәгънә бозылган. «Әдәби холоплыкның» дигән сүзләргә, ни өчендер, җәяләр эчендә, «ярарга тырышу чанлыкның» дип «аңлату» бирелгән (шул ук 499 биттә), ачыграк әйткәндә, Ленин кул .анган «холоплык» сүзенең мәгънәсе йомшартылган. «Аң- латма»ның кем1 тарафыннан 'бирелгәнлеген күрсәтмәү аны Ленин үзе язган дип уйларга да юл калдыра. «Әдәбият хәзер, хәтта «легаль рә- 
Тәнкыйть — библиография 
 
 вешто» булса да, 9/ю өлешендә партияле була ала» дигән җөмләдә (500 бит) — «булса да» сүзләре бөтенләй кирәксезгә китереп кушылган. «Вопль»не — «зарлы тавыш» дип бирү дөрес түгел (500 бит). «Издательстволар һәм складлар... — партиягә хисап бирүче эш булырга тиешләр» дип әйтү (501 бит) тел ягыннан дөрес түгел. «Пролетариат... контроль булырга тиеш» дигән сүзләр дә (шунда ук) әдәби телдән читтә калалар («пролетариат тикшерү булырга тиеш» дигән төслерәк бу) һәм гомумән бу җөмлә ялгыш төзелгән. «Без нинди дә булса бер генә төрле системаны яки мәсьәләне берничә карар белән генә хәл итүгә үгетләү фикереннән ерак торабыз» дигән җөмлә бөтенләй ллгыш мәгънә бирә. Бу җөмләдә «система» һәм «мәсьәлә» сүзләре бер үк килештә — төшем килешендә алынган. Димәк, «системаны яки мәсьәләне... хәл итү» мәгънәсе килеп чыга. Әгәр тәрҗемәче «системаны» сүзен «үгетләү» фигыленә каратырга тели икән (ул чагында «хәл итү»не төшем килешендә алу кирәк иде), барыбер, мәгънәсез була. «Системаны үгетләү» нәрсә ул? «Берничә карар белән» дигән сүзләрдән сон «генә» өстәлүе дә бөтенләй оттенокны үзгәртә. Ленин әйтә: «Мы далеки от мысли проповедывать какую-нибудь единообразную систему или решение зала чп несколькими постановлениями». Мәгънә бик ачык аңлашыла. Татарча тәрҗемәсендә дә мәгънәне бутамыйча, менә болай әйтергә мөмкин иде: «Без нинди булса? бер генә төрле системаны яки мәсьәлә- Heit, берничә карар белән хәл ителүен алга сөрү фикереннән ерак торабыз». Әгәр инде «хәл итүгә» дип алынган икән, болай әйтергә мөмкин иде: «Без нинди булса бер генә төрле системага яки мәсьәләне берничә карар белән хәл итүгә өндәү (яки: димләү) фикереннән ерак торабыз». Оригиналда курсив белән бирелгән урыннарның, тәрҗемәдә төрлечә — я курсив белән,, я калын хәреф белән, я бөтенләй гади хәреф белән бирелүе мәгънәне боза. Чит сүзләрнең ялгыш (мәсәлән, «порнография» урынына «парнография» дип) язылуы әдәбият хрестоматиясендә бөтенләй сәер тоела. Ленин мәкаләсенең хрестоматия- , дәге соңгы шигырь астында, бит ахырында башланып, китүен дә техник бер җитешсезлек дип кенә әйтеп булмый. 10 нчы класс өчен төзелгән хрестоматиянең яхшы яклары да бар, әлбәттә. Анда совет чорындагы татар матур әдәбиятының, классик һәм; алдынгы язучыларның күп кенә кыйммәтле әсәрләре бирелгән. Әсәрне кыскартып алулар да кайбер очракларда уңышлы эшлә/гән. Ләкин бу хәл безгә югарыда әйтелгән җитешсезлекләрдән күз йому хокукын бирми. һәм урынлы рәвештә бер сорау туа: басарга бирелүдән элек бу хрестоматияне кемнәр караган һәм аны кем редакцияләгән? Зур гаҗәпләнү белән без китапның соңгы битендә: «Җаваплы редакторы Г. Халит» дигән сүзләрне укыйбыз. Г. Халит иптәш китапны төзүче дә (ике төзүченең берсе) һәм аның редакторы да. Дәреслекләр төзү практикасында гадәттә болай эшләнми. Чөнки төзүче кеше, максимум тырышлык белән, үз көченнән килгәннең бөтенесен бирергә тиеш. Шуннан соң китапны рецензент һәм редактор карый. Төзүчегә редактор киңәшләр бирә, китапны төзәтешә, төзәтә. Г. Халит иптәш эшендә дә редактор, һичшиксез, файда китерә алган булыр иде. Минминлек масаюларына һәм әшнәлек мөнәсәбәтләренә дәреслекләр төзегәндә урын булмаска тиеш. Бурыч — яшьләрне бөек Ватаныбызның культуралы, аңлы гражданнары итеп, ялкынлы патриот итеп тәрбияли торган яхшы дәреслекләр һәм хрестоматияләр бирү.