СУГАН
I. 4 Сәлимнең i анасы Гөлҗиһан ала түтәлдән яңа гына йолкып алып кергән кыяклы суганны тозга манып ашарга бик ярата иде. Ләкин алар быел суган утырта алмый калдылар. Хәзер аңа аш-су өчен кирәк булган суганны күрше-тирәдән я йомыркага, я кура җиләгенә, я башка шуның кебек берәр нәрсәгә алмаштырып алырга туры килә. Гөлҗиһан апа ул суганны гына түгел, йомырканы да, кура җиләген дә бик ярата. Шуңа күрә дә аның алариы бер дә алмаштырасы килми. «Әгәр үзем суган утырткан булсам, .кура җиләген дә, йомырканы да сатар идек. Акчасы берәр нәрсәгә ярап куяр иде», — дип уйлый ул. Дөрес, ул кура җиләге белән йомырканы болай да сата, ләкин аның тагын да күбрәк сатасы килә. Гөлҗиһан апа шундый кеше инде ул, аның бөтен рәрсәсе үзенеке булсын һәм күп булсын, Үз бакчасында үстерергә мөмкин булган нәрсәне аның бер дә сатып аласы килми. Ә менә быел ул суганны сатып ала һәм моның өчен инде ул үкенеп бетә алмый, һәр аш саен диярлек ул, бераз үпкә- ләгәнсыман, бу турыда иренең исенә төшерә. — Әй, үз суганыбыз булса, нинди рәхәт булыр иде, — ди ул. — Бакчага йөгереп чыгып, рәхәтләнеп, йолкып кына керер идек. Болай да ашар идек, ашка да турап җибәрер идек... Кыяклы суган әллә ни тора бит ул. Ашның тәмен бөтенләй үзгәртеп җибәрә. Сугансыз аш ашмыни соң ул! Әллә нәрсә шунда! Бу турыда бик күп ишеткәнлектән һәм, бигрәк* тә, суган утыртмый калуда үзен гаепле санаганлыктан, Сәлимнең атасы бер сүз дә эндәшми, кашыгын кулына ала
да, табындагы ашка сузыла. Бары тик Гөлҗиһан апа бик төпчи башлагач кына ул, аны тынычландырырга те1ләп, әйткәләп ала: — Ашың болай да бик тәмле, карчык, — ди ул. — Син пешергән аш сугансызборычсыз да тәмле була ул. Берәү булса әле, әллә ниләр салып та, болай тәмле пешерә алмас иде, — ди. Ләкин Гөлҗиһан апа, тәмле сүзләргә. караганда, ачы суганны яра- тарак бирә. Шуңа күрә дә ул иренә әйтәсен әйтеп кала: — Быел көз, исән булсам, орлыкка дигәнен үзем хәзерләп куям. Сиңа ышансаң, тагын сугансыз калырсың, — ди. Аннары ул колхоз бакчасындагы суганны мактарга керешә: — Шундый матур булып, тармакланып үсеп торалар, гөл диярсең. Бигрәк тә уңган инде. Хәер, су буенда шул. Суны ярата ул... Колхоз бакчасындагы суганны Сәлимнең дә күргәне бар. Чыннан да, бик матур булып, кызыктырып үсеп тора ул. Анда әле суган гына түгел, кыяр да үсә, хәтта кишер
Афзал Шамов
82
белән шалкан да утыртканнар. Шалканның инде кайберләре тавык күкәе буе. Кабыгы, матур гына булып, ансат кына каезланып төшә. Ә шалканы, арчыганнан соң, ширбәтләнеп, гәрәбә шикелле ялтырап тора. Шундый тәмле, телеңне йотарсың. Чыннан да, яшелчәләр суны ярата булса кирәк. Югыйсә аны нигә дип су буена утыртырлар, иде. Колхоз бакчасы да нәкъ су буенда. Аның тирәле, дуга шикелле бөгелеп, Гәбенә елгасы үтә. Матур елга ул, балыклы елга. Сәлимнәр анда жәй көне, һәр көн диярлек, су коеналар, балык тоталар. Зур малайлар Гөбенәне колачлап йөзеп чыгалар, аннары яр кырыенда, колхоз бакчасы буенда утырып, ял итеп торалар. Нәрсә генә үсми ул бакчада: кыяр да, шалкан да, кишер дә, суган да бар анда. Ләкин шуның белән бергә Ибәт бабай да бар анда. Кайчан гына ял итә икән ул? Картларның сөякләре, аяклары сызлый торган була, көндезләрен ятып торырга яраталар алар. Күрәсең, Ибәт бабайның аягы да, сөяге дә сызламый булса кирәк, вакытында ял итәргә дә яратмый ахыры ул. Кайчан гына карама, ул шунда, бакчада йөри. Картлар: «Күзләрем начарланды, күрә алмыйм». — дигән булалар. Нигә Ибәт бабай да шундый түгел икән? Карт булгач, картларча булырга кирәк иде. Сәлим әле кечкенә, елганы йөзеп чыга алмый, бары яр буенда гына коена. Яр буенда да бик тирән. Кай урыннарда ул Сәлимнең иягенә кадәр житә. Әгәр йөзә белсә, ул да, колач салып, аръякка чыгып китәр иде. Ай, бу йөзә белмәүнең начарлыгы! йөзә бслмәсә дә, Сәлимнең колхоз бакчасында булганы бар. Ул анда дус малайлар белән бергә чыккалый. Алар күпер аркылы гына чыгалар. Күпер төбендә таллар үсен тора. Таллар яныннан бакча уртасына таба бер сукмак китә. Шул сукмак белән барсаң, каравылчы Ибәт бабай куышына туптуры барып чыгасың. Сәлим, кайчакларында малайлар белән бергә, Ибәт бабай янына барып утыра. Ибәт бабай аларга бик матур әкиятләр сөйли һәм аларны кыяр белән кунак итә. Алар аның әкиятен дә тыңлыйлар, кыярын да ашыйлар.
Башта Ибәт бабай куышта ялгыз гына тора иде. Урак өстендә аның янына Ярхәм исемле бер малай килеп тора башлады. Күрше авылга киткән кызының, улы. Зур малай түгел, Сәлим буе гына. Сәлим менә шул малай белән дусланып китте. Сәлим аңа ук ясап бирде, ә Ярхәм курадан сыбызгы ясарга оста икән. Алар хәзер ук аталар, сыбызгы кычкырталар һәм бакча буенча, чабып, уйнап йөриләр. Сәлимнең эше бик рәхәт хәзер. Ул инде Гәбенә аркылы йөзеп чыккан малайларга кызыгып карамый. Малайлар аңа үзләре кызыгып карыйлар. Чөнки ул хәзер бакча буенда, рәхәтләнеп ятып, кдяшта кызына ала, тели икән, бу якта гына су коена, тели икән Ярхәм белән бергә бакчада йөри, кыярын, кишерен һәм шалканын ашый. Ибәт бабай да бер сүз әйтми. Шулай ук яшелчә бакчасы бригадиры Зәйнәп апа да бер сүз әйтми. — Туйганчы ашагыз, бары тик бакчадан гына алып чыкмагыз,— ди ул. Аннары ул: — Балаларны алып кермәгез, икәү генә йөрегез, — дип тә әйтеп куя. Сәлим инде ул зур, кечкенә түгел. Нигә ул башка балаларны алып керсен, нигә алардан колхоз яшелчәсен әрәм иттерсен. Менә вакыты җитәр, яшелчәләрме хезмәт көннәренә бүлерләр. Шунда инде алар кыярын да, шалканын да, кишерен дә туйганчы ашарлар. Сәлим башка балаларны кертмәгәнгә, аннары яшелчәләрне бакчадан алып чыгып китмәгәнгә, аны Ибәт бабай да ярата, бригадир Зәйнәп апа да ярата. Хәтта кайчакларында Ибәт бабай аны мактап та куя:
Суган
83
— Сәлим ул үзе каравылчы булырлык егет, яшелчә бакчасын бер дә миннән ким сакламый, — ди. — Менә киләсе елга тотармын да үзен каравылчы итеп билгеләтермен әле, — ди. Шундый сүзләрне ишеткәннән сон, Сәлим канатланып китә. Чыннан да, каравылчы булмаслыкмы- ни ул. Аның нәрсәсе бар. Тик менә ул төнлә генә куркыр. Төнлә су буенда, кырда, ялгызыңа гына бик куркыныч бит ул. Аннары менә кайбер зуррак малайлар да аптыратырлар. Әле хәзер дә алар, я урамда очратсалар, я Гөбенә аркылы йөзеп чыксалар, йөдәтеп бетерәләр: имеш, син аларга кыяр алып килеп бир, шалкан алып килеп бир. Тыңламагач, әле куркыталар да: — Туры килерсең, бирермен әле кирәгеңне! — диләр. Дөрес, аларның әле берсенең дә кыйнаганы юк. Шулай да куркыныч. Хәер, хәзер ул алардан: я Ибәт бабай кушмый* я Зәйнәп апа орыша дигән булып, котылып килә. Әгәр үзең каравылчы булсаң, нишләрсең? Алар бөтенләй теңкәңә тиярләр. Юк, Сәлим каравылчы булырга теләми әле. Шулай да Ибәт бабайның мактау сүзләрен ишеткәч, рәхәт аңа. Бер көнне ул бригадир Зәйнәп апага суган йолкышты. Аннары алар аны читән корзиннарга тутырдылар. Сәлим бик тырышып эшләде. Дөрес, Ярхәм дә тырышып эшләде, ләкин кая инде аңа Сәлимгә җитәргә! Зшне бетергәннән соң,’ Зәйнәп апа Сәлимгә күп кенә итеп суган бирде. — Бар, анаңа алып кайт. Бу .синең эшләп тапкан суганың, — диде ул. Сәлим шунда ук, суганны күлмәк итәгенә салды да, өйгә аттырды. Ул шул кадәр йөгерде, ничек кайтып җиткәнен үзе дә сизми калды һәм ишек алдына килеп кергәч, шатлыгыннан кычкырып та җибәрде- — Әни!.. Әни, суган бирделәр!.. Зәйнәп апа бирде... Эшләгән өчен бирде... Ул көнне Сәлим өйдә үзенә утырырга урын да таба алмады. Суган алып кайту шатлыгы, аннары анасының аны әледәнәле мактап алуы аңа тыныч кына утырырга ирек бирми иде. Хәтта анасы аны кич белән атасына да мактап алды: — Син менә, Сәлим кайда йөри дә, кайда йөри дип сорап, йөдәтеп бетерәсең.
Күрәсеңме, ул, эшләп, никадәр суган алып кайткан. Аңа моны Зәйнәп апасы биргән. Суганын гына кабып кара әле син. Нинди яхшы. Авызыма тәм кертеп җибәрде. /\тасы суганны кабып карады, ләкин мактап та, яманлап та бернәрсә дә әйтмәде. Сәлимнең көн озын әллә кайларда йөрүен яратмый иде ул. Атасы гына бит аны әллә кайларда йөри дип уйлый. Сәлим ул бер дә әллә кайларда йөрми. Ул Ибәт бабайга бакча сакларга булыша, аннары ул, туры килгәндә, Зәйнәп апага да булыша. Нигә әллә кайларда йөрү булсын ул! Колхоз эше белән йөри ул. Менә берничә көннән бирле ул Зәйнәп апага да, аның бригадасындагы башка кешеләргә дә булыша. Алар аны.мактап та куялар, рәхмәт тә әйтәләр, ләкин берсенең дә аңа я суган, я башка нәрсә бирергә бер дә исенә килмй. Әгәр бирсәләр, ул аны, һтәгенә салып, өйгә алып кайтыр иде. Анасы да мактар иде аны. Бәлки әле атасы да: «Кайда югаласың син, малай актыгы!» — дип орышмас иде. Юк шул, берсенең дә исенә килми. Сәлимнең өйдә дә макталасы килгәнен белмиләр шул алар, бары рәхмәт кенә әйтәләр. Бер көнне кичкә таба алар бакчада Ярхәм белән икәү генә калдылар. Ибәт бабай нигәдер өенә кайтып киткән иде. Алар кишерләр, шалканнар, помидорлар арасында йөрделәр, аннары яңадан куыш янына әйләнеп кайттылар. Бераздан Ярхәм дә Гөбенә буена кармакларын алырга китте, ә Сәдим
Афзал Шамов
84
куыштагы әйберләрне һәм бакчаны сакларга калды. Ул һавада, өерелеп, очып йөргән каргаларга, помидорлар өстенә төркемтөркем килеп кунган чыпчыкларга озак карап торды. Аннары ул аларны кычкырып та, балчык атып та куды. Инде кояш та түбән төште, чыпчыклар да йокларга киттеләр, һавадагы каргалар да сирәкләнде, ә Ибәт бабай һаман кайтмый да, кайтмый. Ярхәм дә нәрсәгәдер озаклады. Сәлимнең инде эче дә поша башлады. Ахыр да, ул түзмәде, түтәлләр аша’ гына Ярхәм янына китте. Менә суган түтәлләре. Нинди матур булып үсеп торалар алар. Аның анасы суганны бик ярата. Ә Зәйнәп апа һаман бирми дә бирми. Сәлимнең суган алып кайтасы килгәнен белми шул ул. Әгәр ул сора- ■ .мый гына алса, бернәрсә дә булмас бит?.. Колхозның суганы бик күп. Сәлим алганны берәү дә бел-* мәс... Ул көнне Сәлим өйгә соң гына кайтты. Инде кичке ашны ашаганнар, табынны җыеп куйганнар иде. Анасы почмакта савыт-сабаларын юып йөри иде. Сәлим аның янына аяк очлары белән генә басып керде һәм шыпырт кына әйтте: — Әни, суган алып кайттым... һәм ул итәгендәге суганны сәкегә салды. Менә с-уганнар сәкедә ята. Анасы бер суганга, бер улына карап ала, нигәдер аны мактарга да, ана рәхмәт әйтергә дә ашыкмый. Нигә рәхмәт әйтми ул? Суганны бик ярата бит ул. Сугансыз ашны аш дип тә санамый ул... Юк, шулай да анасы аны мактарга ашыкмый. Сәлим инде бераз шомлана да башлады. Ахыры, анасы аңа эндәште: — Каян алдың син моны? — диде ул, аңа текәп карап. Сәлим тиз генә җавап бирмәде. Анасы яңадан кайтарып сорады: — Ник әйтмисең син? Каян алдың моны? — Бакчадан, — диде Сәлим, аңа күтәрелеп карамыйча гына. — Ә кем бирде сиңа? Сәлим өңгсрәп кенә җавап кайтарды: — Зәйнәп апа. — Ни өчен? — Эшләгән өчен. — һм-м-м, — диде анасы, аскы иренен тешләп. Ул берәр эшне яратмаса, шулай аскы иренен тешләп, уйланып тора иде.
— Нинди эш өчен? Сәлимнең инде моңа җавабы хәзер иде: — Кыяр җыешкан өчен. Аннары суган да йолкыштым... Анасы шулай да аңа рәхмәт әйтмәде, хәтта болай озак йөргән өчен әле бераз орышып та алды. — Бар, х аша да ят, — диде ,ул аңа, коры гына итеп, һәм аңа дип калдырган ашны алып бирде. II. Иртәгесен иртә белән Сәлим анасының төрткәләвенә уянып китте. Ул күзен ачып җибәргәндә, анасы, чиккән алъяпкыч бәйләп, кулына көтү куа торган чыбыгын тотып, аның янында басып тора иде. Ул әле хәзер генә көтү куып кайткан булса кирәк. — Я әле, тор әле, — диде ул аңа, кичәге кебек коры гына итеп. — Хәзер үк битеңне юып ал. Тышта инде бик матур булып кояш чыккан. Аның нурлары, тәрәзәләр аша кереп, мич чатына һәм стенага төшкән, иде. Ишек алдында чебеш тавышлары, тавыкларның кыткылдаганнары ишетелә, ә өй эчендә, Сәлихм тирәсендә, тынгысыз чебеннәр безелди. Сәлимнең бу кадәр иртә торасы килми иде. Ләкин ул анасының га-^ дәтен бик яхшы белә. Әгәр ул шундый коры тавыш белән әйтә икән, ул чагыида инде, иң яхшысы, аңа карышмау, киреләнеп тормау. Хәер, Сәлим ул кире малай түгел, сүз тыңлый ул. Менә ул битен юып керде. Анасы аны почмакка чакырып алды. Почмакта, сәке өстендә, кичәге суганнар кул тимәгән килеш чәчелеп яталар иде. Апасы суганга таба төртеп күрсәтте:
Суган
85
— Улым, син миңа дөресен әйт, сиңа моны, чыннан да, Зәйнәп апаң бирдеме? Сәлим инде аны Зәйнәп апасы биргәненә үзе дә ышана башлаган иде. — Әйе, ул бирде. — Ялганламыйсыңмы? — Юк. — һәм ул, анасын тәмам ышандырырга теләп, карганып та куйды. — Мә, суганыңны төр. Әйдә, Зәйнәп апаң янына барабыз. Моны ничек бирде икән ул сиңа? Кичә бит ул авылда да булмаган. Базардан төнлә белән генә кайткан. Сәлимнең кинәт тез буыннары бушап китте. Чыннан да, Зәйнәп апа кичә базарда иде бит. Шулай да ул яулыкны кулына . алды, чәчелеп яткан суганнарны төргәләргә кереште. — Әллә кайлардан алып кайтырга беләсең, ә үзең төрә дә белмисең, — диде анасы, кинәт ачуланып, һәм, аның кулыннан яулыкны тартып алып, суганны үзе төргәләде, «Әле ярый, әти өйдә юк, — дип уйлап алды Сәлим. — Әгәр өйдә булса, хәзер каешын алыр иде». Атасы, кыйнамаса да, ачуы кил» гән вакытларда бил каешын кулына алырга ярата иде. Ул күп вакыт аның белән куркытып кына кала иде. Хәер, кайчакларда, бигрәк тә күрәләтә гаепне яшереп маташканда'., сыдырып «алудан. да кире тормый иде ул. Сәлимнең агасына да, анасына да ялганлаганы юк иде. Бары ул кичә генә ялганлады. Кичә ул анасына суган алып кайтты, аны шат- лаидырмакчы булды. Ләкин анасы аның дөресне әйтмәгәнен, ә ялганлаганын шунда ук сизеп алды һәм төн буенча, кайгырып, борчылып, йоклый алмыйча чыкты. Алар, өйне бикләп, ишек алдына чыктылар. Анасы кәлиткәне ачарга дип, аның тоткасына кулын да салды һәм шунда, тукталып, улына 1 агын бер мәртәбә текәп карады. — Я, — диде ул, — дөресен әйт, улым: моны сиңа эшләгән өчен бирделәрме, әллә болай гына алып кайттыңмы? Сәлим дә анасына күтәрелеп карады. Анасының йөзендә, күз карашында аңа карата бөртөрле дә йомшаклык әсәре юк иде. Ул аның уз уеннан кире чигенмәслеген шунда ук сизеп алды һәм күзләрен түбән төшерде. Аның инде елыйсы килә иде. Бу минутта ул
үз-үзенә бик кызганыч булып тоелды һәм суганны рөхсәтсез алып кайтканлыгы өчен чын-чынлап үкенә башлады. Шунда ул анасына дөресен сөйләп бирде. Анасы, аскы иренен тешләп, кашларын җыерып, бер сүз дә эндәшмичә, аның сөйләгәнен тыңлап торды, Сәлим кыйнар дип курыккан иде, ләкин анасы кул якмады. — Их, улым, улым!—диде ул, үзе дә еларлык булып. — Син инде миңа шулай ялганлый да башладыңмыни? Син шулай караклыкка да тотындыңмыни?.. Караклыкка? Бу сүздән Сәлимнең йөрәге «жу» итеп китте. Нинди куркыныч сүз! Әгәр шунда берәрсе ишетсә, хәзер аның исеме бөтен авылгд таралачак. Аны Сәлим дип түгел, ә Сәлим карак дип йөртәчәкләр, күзен дә ачтырмаячаклар, урамга чыгарга да мөмкин булмаячак. Аннары авылда нәрсә генә югалса да, аннан күрәчәкләр. Анасы кәлиткәне ачты. — Әйдә, киттек, илтеп бирәбез, — диде ул. — Их, оятсыз, оятсыз! — диде аннары ул. — Бөтен авыл алдында йөземә кара яктың бит син. Кем малае? — аның малае диячәкләр. Атаң белсә, нәрсә әйтер... Сәлим капка баганасына чатырдап ябышты. — Әни бәгърем, бармыйм, бармыйм!.. Кирәкми, кирәкми!.. — диде ул, бик нык ачынып һәм елап. Аның Зәйнәп апа янына да һәм Ибәт бабай янына да барасы килми иде. Анасы аның кулыннан тотты һәм аның җиргә ташлаган суганын, иелеп алып, култыгына кыстырды.
Лфзал Шамов
85
— Юк, барабыз, — диде ул. — Әгәр син урлап кайтырга оялмагансың икән, илтеп бирергә дә оялма... Син үзеңнең нинди начар эш эшләгәнеңне беләсеңме, юкмы? Син бит колхоз әйберен урлагансың, җәмәгать әйберен. Колхоз әйберен урлаган кеше — ул иң начар кеше. Аннан да начар кеше юк дөньяда. Ә мин моны яшереп кала алмыйм. — Әни җаным, бармыйк, бармыйк... Икенче беркайчан да алып кайтмам... Беркайчан да алып кайтмам... Анасы аның ялынуына, елавына, карамастан, аны, кулыннан каты итеп кысып тотып, колхоз бакчасына таба җитәкләп алып китте. Менә алар урам буйлап баралар. Анасы, бер сүз дә эндәшмичә, кашларын һаман да шулай ачулы җыерган килеш, җитез-җитез атлый, ә Сәлим, ялан аяклары белән тузан туздырып, аның яныннан ярым өстерәлеп, ярым йөгереп бара һәм уң кул аркасы белән-үзенең күз яшьләрен әледән әле сөртә. Инде аның бите каралып,- пычранып беткән. Урамда балалар уйнап йөри. Тыкрыкта көтүдән качып калган бер ала бозау басып тора. Сәлим хәзер әнә шул балалар шикелле рәхәтләнеп уйнарга, яисә әнә шул ала бозау шикелле тын гына басып торырга әллә ни бирер иде. Юк шул, юк, анасы аны, елавына да карамастан, колхоз бакчасына алып бара. Балалар, уйнауларыннан туктап, Сәлимгә гаҗәпләнеп карап калалар, хәтта ала бозау да, нәрсәдер белгән шикелле, койрыгын селки* селки, аңа текәп карап тора. Балалар инде аның кая барганын, ни өчен барганын беләләрдер. Бары тик алар аны анасы алдында гына мыскылламый торганнардыр. Әгәр анасы булмаса, алар, бөтен урамны тутырып, — Сәлим карак, Сәлим карак!..— дип кычкырырлар иде. Әле ярый анасы бар. Анасы булганга, кычкырырга куркалар алар. Ләкин бит анасы аның белән гомергә йөрмәс. Менә шул чагында инде Сәлим нишләр икән? Ай, нигә алып кайтты соң ул аны! Аңың гомерендә дә бит кеше әйберенә тигәне юк иде. Әгәр ул бу бәладән котылса, моннан соң колхоз әйберенә бервакытта да тимәс иде.1 Колхоз әйберенә генә түгел, бер кеше әйберенә дә тимәс иде ул. Әнә анасы нәрсә сөйли бит: — Моны болай гына калдырмаслар
әле, — ди ул. — Күр дә тор, ябарлар да куярлар. Япсыннар, япсыннар, миңа карак малай кирәкми. Нишлим мин карак малай белән, — ди ул. Алар инде күпергә дә килеп җиттеләр. Сәлим, анасын кызгандырырга теләп, тагын бер мәртәбә тыпырчынып карады. Ләкин анасы аны кызганмады. Карак малайны нигә кызгансын ул! Каракны бит аны берәү дә кызганмый. Менә ул, йөрәге ярылырлык булып куркып, бакча туфрагына басты. Әле кичә генә ул бу туфракка һич тә курыкмыйча, шатланып* китереп баса һәм, уктай атылып, тар сукмак буенча куышка таба йөгерә иде. Аны анда Ярхәм белән Ибәт бабай , көтеп тора торган иде. Алар аны бүген дә көтеп торалар, ләкин алар кичәге дус Сәлимне түгел, ә карак Сәлимне көтеп торалар. Куыш янына барып җиткәч тә, анасы Ибәт бабайны да, бригадир Зәйнәп апаны да үз янына чакырып алды һәм култыгындагы суганны үлән өстенә салды. — Менә бу җүнсез малай кичә колхоз суганын урлап кайткан, — диде ул. Моны ишеткәч, Ибәт бабай да, Зәйнәп апа да аптырап калды, аннары алар берберләренә карашып алдылар. . — Күр әле син аны!—диде Ибәт бабай, куллары белән* ботына сугып. — Ә бит мин апы яхшы малай дип уйлап йөри идем. Мин аңа ңолхоэяың шундый зур байлыгын ышанып калдыра торган идем. Ә ул, сиздерми генә, аны талап яткан икән.
Суган
Зәйнәп апа да сүзгә кушылды. — Әйтәм, безнең көн саен я• суганны, я шалканны .урлыйлар. Менә кем урлый икән аны!—диде ул. — Бик тиз генә председательне чакырырга кирәк, районга хәбәр итсен. Тукта әле, үзем генә чакырып килим, —диде ул һәм, китәргә дип, урыныннан кузгалды. Әле ярый Ибәт бабайга рәхмәт, ул аны туктатып калды: — Тукта әле, кызым, бераз уй-, лашыйк, бәлки ул икёнче урламас, — диде. — Тигәнем юк иде минем... Икенче беркайчан да тимәм, беркайчан да!.. — дип, Сәлим үксеп елап җибәрде. Ибәт бабай чыннан да кызганды булса кирәк, ул, аны үзенә таба тартып алып, башыннан сыйпады: — Я, елама, елама, улым, икенче тимәгәч, нигә елап торырга. Тимәссең бит, ә? Сәлим, сүзен әйтә алмыйча, башын гына селкеде. — Я, — диде анасы, — Ибәт бабай белән Зәйнәп апаңа нәрсә әйтергә кирәк? Сәлим, күзләрен күтәреп карарга оялганлыктан, башын аска иеп, колак артын кагшый-кашый гафу үтенде. Гәрчә аның сүзләре ул кадәр ачык ишетелмәсә дә, гафу үтенгәнлеге беленеп тора иде, чөнки аның кайгырганлыгы!, үкенгәнлеге чыраена чыккан иде. — Ул сездән гафу үтенә. Шулай булгач, сез инде моны берәүгә дә әйтмәгез, — диде анасы. — Син дә әйтмә, Зәйнәп, Ибәт бабай, син дә. Әгәр кешекара белсә, оятыңнан кая керергә урын таба алмассың.
Алар өйгә кайтканда да, өйгә кайткач та, бу турыда сөйләшмәделәр. Хәер, анасы инде аның белән бөтенләй сөйләшмәс булды. Чөнки Сәлимгә аның үпкәсе бик зур иде, ул шуны оныта алмый иде. Кич белән атасы эштән кайтты. Ул, Сәлимнең шундый начарлыгын ишеткәч, бик борчылды һәм коры гына әйтте: — Әгәр икенче шулай, я колхоз әйберенә, я кеше әйберенә тигәнеңне белсәм, миннән рәхим-шәфкать көтмә. Идәнгә сузып салып, канга батырганчы суктырырмын. Колагың ишетсен аны! — диде. Ибәт бабайга тагын бер рәхмәт, Зәйнәп апага да рәхмәт. Алар беркемгә дә әйтмәгәннәр, күрәсең. Әгәр әйткән булсалар, Сәлим урамга да чыга алмас иде.* Малайлар мыскыллап, хурлап, аның күзен дә ачтырмаслар иде. Сәлим урамга чыгуын чыга, ләкин инде ул хәзер колхоз бакчасына бара алмый. Бик барасы килә аның. Анда аның курае да калды. Уд аны «куыш артына кыстырып куйган иде. Хәзер менә ул аны, малайларны кызыктырып, рәхәтләнеп кычкыртып йөрер иде. 1Ок шул, бара алмый ул анда. Ничек барып, нинди йөз белән күренсен ул алар- га. Оят, бик оят аңа. Хәтта инде аның бер атнадан бирле су коенырга да барганы юк. Анда да ул Ярхәмне очратудан курка. Малайлар рәхәтләнеп су коеналар, яр буена чыгып, кояшта кызыналар. Ә Сәлим бары тик үз тирәләрендә генә уйнап йөри. Үзе гаепле ул, үзе, бары тик үзе генә гаепле!