Поэзия
ШӘЙХИ МАННУР ★ ТАРТАЙ АРБАСЫ
Ике тартай, Бер бытбылдык Юлга чыкканнар. Тартайлар төпкә җигелгән, Ә бытбылдык-быкылдыкка Дилбегә тоттырганнар.
Авыр икән арбалары, Саллы икән дугалары, Бара торган юллары Бер түбән, бер югары, — Сазлык, түмгәк арасы, Баскан саен батасы.
Шулай да алар Юлга чыкканнар. — Кая барырга? — Каф тау артына. — Нәрсә алырга? — Батман *) алтынга.
Ай киткәннәр, Ел киткәннәр, Терсәк буе җир киткәннәр. Ничә батып, Ничә калкып, Йөдәп, йончып интеккәннәр.
Кендек чыккан, Күчәр баткан, Арт тәгәрмәч Кырын яткан.
Тартай калын тавыш белән: Тарт, тарт! Тарт, тарт!» Дип кычкыра. Икенчесе сагыш белән: «Мин ардым, Син тарт! Син тарт!» Диеп куя.
Ә бытбылдык-бытбылдык, Такмаклый янда торып: «Хур булдык, Хур булдык, Ничә тапкыр абындык, Ничә тапкыр
егылдык, Ничә баттык, казындык, Чыгаралмый тас булдык, Ничә якка сугылдык Яндык-пештек, Су булдык. Хур булдык! Хур булдык!» Ди бытбылдык, — Лыкылдык.
Килеп чыкты үрдәкләр, Киеп атлас күлмәкләр: Түмгәктән торып кына, Тамакны кырып кына: «Бак-бак! Бак-бак!» Ди алар бер-беренә, Бик инде эре генә. («Бакчы! — диләр, янәсе, — Болармы йөк сөйрәүче?»)
Килеп җиттеләр казлар, Күрделәр хәлне сазда: «Га-га-га, га-га-га! Ха-ха-ха, ха-ха-ха!» Диделәр муен сузып, Бөтен кешедән узып.
Тәкәрлек оча шунда, Тартайлар баш очында.
*) Батман — борынгы заманда булган авырлык үлчәве.
1V47
һәм боларны кызганып, Нечкә тавыш чыгарып: «И-и-и мескеен!» «И-и-и меске-ен!» Дип суза ул һавадан, Әйләнә шунда һаман. Ә күлдәге бакалар, Телләрен юкарталар һәм көләләр: «һаһ-һиһн-и! Хах-хи-хи-и! Как-ки-ки-и! Булдыгыз бит сез көлки-и, Сез көлки-и!»
Тартай маңгаен сөртә, Күрше тартайга төртә: «Әйдә, тарт!» «Әйдә, тарт!» Тегесе моңа төртә, Үзе күз яшен сөртә: «Мин ардым, Син тарт! Син тарт!» Алар шулай арсалар да, Җайсыз хәлдә калсалар да, Әле һаман баралар ди Каф тау артына, Батман алтынга!*
ГАСЫЙМ ЛОТФИ ★
СЫЕРЧЫК
Яз кояшы кыздыра, Карны хәлдән яздыра, Шаулап гөрләвек ага Урамнан түбән таба. Өй түрендә ба'кчада Тал чыбык — куначада Сыерчык канат кага — Яз килүгә шатлана. Җилпенә ул, талпына, Шатланып, сайрап куя: — Ак каенның башында Бик матур оя тора. Чут-чут-чут-чут, Фю-фю, ди. Нинди матур өй бу, ди. Тактасы нык кагылган, Түбәсе дә ябылган, Матур итеп буялган, Йомшак печән салынган. Кем ясаган ояны
Сыерчык белә аны. Чүт-чүт итеп сайравы — Аның оя сайлавы. Җылы, якты ояда Сыерчык күкәй сала, Озак та үтми ара — Ул балалар чыгара. Нәни ген£ балалар, Соры төстәләр алар, Авыз ачып торалар: Җим көтеп утыралар. Балалар канатланыр: Аналары шатланыр, Корт чүпләргә басуга Ияртеп алып барыр: — Бу бит дусларның кыры, Чәчелгән бодай, солы, Чүпләгез сез кортларны — Коткарыйк ашлыкларны...