Поэзия
ЗӘКИ НУРИ
БЕЛОРУССИЯГӘ
Җиңүебез күптәң һәм бөтенләй Аерса да инде ул чактан, Онытылмыйлар жылы алган көннәр Урманында янган учактан.
Инде сугышларда түгел, эштә Тәнем тирен койсам да, һаман Тирлим кебек синең төзелештә, Кырларында ярсыйм һәм янам. Бүлешкәнгә авыр язмышыңны,
Күтәрешеп газабың йөген, Сагынам сине — йөрәк аңлый шуны һәд! җыр җырлый сагынып бүген.
йөрәкләргә якын ара безнең һәм матурлар аның юллары. Без туганнар: Ватан-Анабызныи, Чор-Батырдан туган уллары! I 1946
ӘНӘС КАРИ ★ ТӨЗҮЧЕ ШАТЛЫГЫ
Син күр аны: Горур баскан килеш Торгызылган күпер янында, Нинди генә хисләр кичерми ул, Тәүге поезд узган чагында. Аны котлап сигнал бирә төсле Ажгырып чапкан ярсу паровоз. ' Шатлыгыннан таныш машинистка Фуражкасын болгап кала ул.
Эшелондай шунда сузылып үтә Хәтереннән сугыш еллары... Дошманнарга калгач шушы күпер, Күтәрттергән иде ул аны.
Ватан улы туган ил алдында Горурлана шуның өчен дә: Ул алдынгы булды сугышларда һәм күперне төзү эшендә.
63
ШӘРӘФ МӨДӘРРИС ★ БЕЗНЕҢ ПАРТИЯ Сирпелеп күңелгә илһам чаткысы, Җилк е н еп, у тс ы м а н, җырлар кабына, — Халыклар шатлыгы, бәхет таңчысы Ленинчы-сталинчы Партия хакына. Ул — безнең хисләргә, җанга, гакылга Рух, илһам, омтылыш, шатлык салучы; Кешелек алдыннан, килер гасырга Мәһабәт таусыман кдлкып баручы. Ул — киң, нык, сәләтле Ленин гаскәре, Дөньяда мәңгелек тормыш җылысы. Халкыбыз кулында горур яшьнәде Көрәштә сыналган Партия кылычы. Ул, һәр көн ераграк, алгарак карап, Халыкның бәхетен саклый һәм сөя, — Юлларга балкучан маяклар кадап, Чорларга атлаган безнең Партия!- Куркыныч сынауда, хәтәр юлларда, Килгәндә өерелеп дәһшәт болыты, — Гайрәтле, үлемсез, батыр улларга Бирде көч, омтылыш Партия билеты. Без, тулып, ашкынып, дәрья шикелле, Киләчәк чорларга гөрләп агабыз. Халыкка дан белән абруй китерде Үлемсез Ленин һәм Сталин — атабыз! Багланып, берегеп ил һәм халыкка, — Кан-җаным, гомерем сезгә барсы, — дип — Яктырып, факел күк, керде тарихка Мөгъҗиза тудырган кыю большевик. Көрәштә иң зур хис — халык максаты, Кулга — көч, йөрәккә, җанга — ямь бу хис. Бирелгән шуңарга Ленин солдаты, Баһадир, сугышчан, кыю коммунист. Туган җир чәчәккә, ямьгә чолгана, Халыклар кулында — бәхет ачкычы.
һәм җәелә Ватанга, җәелә дөньяга, Мәһабәт таңсыман, Партия яктысы. Төшенеп халыкның йөрәген, җанын, Бөеклек шатлыгын саклый һәм сөя, — Саф тотып мәңгегә көрәшче данын. Хөр бәхет яулаган безнең Партия! Каршыда — шатлыклы, матур киләчәк, Лайлыклы төзелеш, хезмәт шау-шуы. һәм шулай мәңгегә нурын сибәчәк Шөһрәтле юлларга партия балкуы!
Ул — безнең чын юлдаш, тугры киңәшче, Йөрәкләр тибешен башлап сизүче; һәм булып юлбашчы, булып җитәкче, Халыкка рух, сәләт, гайрәт' бирүче. Без, җиңеп, танылып &ш 11әм көрәштә, Көч, сәләт, теләккә киңлек ачабыз. Җырлана җыр булып, сөелә йөрәктә Үлемсез Ленин һәм Сталин — атабыз! Китереп ямьле хис җанга, күңелгә, Бирелеп киң бәхет, шатлык иркенә, — Калка җыр, кояштай, Ватан күгендә Ленинчы-стал^нчы Партия исмеиә! 1947
ТИМЕР АРСЛАН
★ ЯШЬЛЕК
Кояшлы илгә килдең дә Ал чәчәк булып аттың, Я кошлар булып сайрадың, Я чишмә булып актың.
Син мине утлар кайнаган Схгышка алып бардың. Брянск урманнарында Син олы юллар ярдың, Безне җылыткан җылы да —
Ул синең җылың иде, Безгә дәрт биргән җыру да — Ул синең җырың иде.
Безнең йөрәккә сыйган көч — Ул синең көчең иде. Бездәге һәрбер батырлык — 1 уган ил өчен иде.