БЕР МӘҖЛЕСТӘ
Тугызынчы май көнне безнең пароход Америкада Лос-Анжелос портында тора иде. i Туган илдән еракта булуга карамастан, Җиңү көнен зурлап үткәрдек без. Көндез үзебезнең пароходта бәйрәм иттек. Ә кичен капитан һәм мин шушы бәйрәм уңае белән сугыш ветераннары идарәсе оештырган мәҗлестә булдык. Кунаклар белән тулы зур залга барып кергәч, күп вакыт үтмәде, мәҗлесне ачып та җибәрделәр. Башта тантаналы бүлек булды. Ялкынлы речьләр сөйләделәр. Дошманны тар-мар птү нәтиҗәсендә һәркемгә бәхетле тормышта яшәргә мөмкинлек туу белән горурландылар. Ирешелгән җиңү хөрмәтенә бокаллар күтәрделәр. Аннары төрле уеннар, танцалар башланды һәм уен-көлкеле кичә төн уртасына кадәр дәвам итте. Мәҗлестә, чыннан да, бик күңелле булды. Тик соңга таба, сүзгә кушылган булып, мин генә кунакларның кәефен бозып харап иттем. Менә ничек килеп чыкты ул. Бу мәҗлестә мин Луиза исемле чибәр генә бер студентка белән танышкан идем. Беренче мәртәбә * ул минем күзгә көндез безне кунакка чакырырга пароходка килүчеләр арасында чагылган иде әле. Кичен мәҗлестә мин аны тагын очраттым һәм бөтен уеннарны, биюләрне, азагына кадәр диярлек, аның бс^ән уткәрдем. Сирәк кенә сипкелле, түгәрәк йөзле бу мисс, беренче карашка бераз s ,с. ә-. № 4. ' 65 тәкәббер күренсә дә, якынрак танышкач, ачык һәм гаҗәп ягымлы булып чыкты. Өстәвенә, русча да ярыйсы гына белә икән үзе. Танышып алгач та, безнең илгә булган карашлары белән уртаклашырга кереште ул. Совет әдәбиятына сүз күчкәч, рус язучыларының мәшһүр әсәрләре белән беррәттән, татар язучысы Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ын телгә алып мине шак катырды. — Ул повестьның инглизчәгә тәрҗемәсе басылган -журнал минем көтепханәмдә хәзер дә саклана әле. Аны укыганга чаклы хатын-кызның үз көче белән үз бәхетенә ирешүен шулай тирән чагылдырган әсәр күргәнем юк иде, — дип, Кутуй повестеның төп идеясен аңлавы белән дә, гомумән безнең әдәбиятка җылы карашы белән дә миңа бик якын күренеп ктте ул. Минемчә, аның бу сүзләре төбендә чын азатлыкка сусау, зур эшләргә омтылу сизелә иде. Ниһаять, байтак сөйләгәннән соң, беравык тынып торды да, миңа мөрәҗәгать итеп, — Мин, күп сөйләнеп, сезне ал- жытып бетердем бугай. Инде сезне тыңларга кирәк. Сөйләгез... Безнең шәһәрне, аның кешеләрен беренче мәртәбә күрүегезме?.. *Я булмаса, элек тә белә идегезме? — диде. Үзе шактый кызык фикепләре белән уртаклашкан мисс Луиза янында сөйләшмичә утыру килешеп бетмәс иде. Бу Лос-Анжелос шәһәрендә беренче мәртәбә булсам да,
Сафа Сабиров
65
аның диңгезчеләре белән төрле» портларда еш кына очрашуымны, хәтта бер егетнең .корал төялгән пароходны һәлакәттән коткарганын күрүемне әйттем. Мисс Луиза һәм якында булган башка кунаклар да үтенгәч, бу вакыйганың ничек булуын да сөйләп бирергә туры килде... Бу вакыйга сугыш вакытында диңгездә булды. Ул көнне безнең пароход үз портыбызга — Архангельские кайтырга чыккан иде һәм эскорт белән очрашу өчен, билгеле бер базага (рандевуга) бара иде. Безнең арттан килүче бер Америка пароходыннан башка,, әйләнә тирәдә һичнәрсә дә күренми иде. Махсус сигналчы булуга карамастан, вахтада торучылар һәммә- без дә диңгезне һәм офыкны зур- игътибар белән күзәтеп бара идек. . Югыйсә, уяусызлык корбаны булу мөмкинлеге барыбызга да) билгеле. Әмма дошман күренми иде әле. Зәңгәр күктә ак болытлар гына йөзәләр һәм тын диңгездә алар бпек-биек кар тауларыдай булып . чагылалар иде. Диңгез өсте шома. Аның, көзгедәй тигезлеген безнең пароход кузгаткан дулкыннар гына бозалар: шул дулкыннар турына килгән болыт таулары, текә кыялардай, җимереләләр, бер-берсенә кушылып, буталышып бетәләр иде. Әнә шулай тыныч кына барганда, кинәт самолет шаулавы ишетелә башлады. Шул ук секундта күзәтүче: — Нордтан самолет... — дип әйтеп бетергәнче, безнең зенитчылар ут ачып өлгерделәр инде. Дошман үзенең кемгә очраганын бик тиз аңлады ахыры: якын килергә батырчылык итмәде, читтән генә ташлаган ике бамбасы белән бездән еракта ике су баганасы күтәртте дә, тизрәк китәргә ашыкты.
I
Аннары ул безнең арттан килүче Америка пароходына ташланды. Безнен тирәдә эш чыгара алмау ачуыннанмы, яки америкалыларның берәр йомшаграк якларын сизепме — ул алар пароходына якын ух төшә алды һәм бомбаларын ташлап үтте. Әмма гаҗәп, бер генә бомбасын да
эләктерә алмады, пароход тирәсендә диңгезне генә болгатып үтте. Самолет тагын әйләнеп килде,, тагын бомбаларын ташлап китте, һәм бу юлы да тидерә алмады. Тик .өченче мәртәбә ыжгырып үткәндә генә, бер бомбасын эләктереп, ютта янгын чыгарды. һәм шунда ук, кара төтен күренүгә, пароход командасы арасында паника күтәрелде. Радиодан «SOS» сигналы ишетелде. Без аларга ярдәмгә ашыктык. Янгын чыккан Америка пароходы палубасында тәртипсез ыгы-зыгы башланды: кайберәүләр зур буталчыклык белән көймәләрне суга төшё- рергә керештеләр һәм, барысы да шуларга төялгәч, ярдәмгә без ки- лбп җиткәнне көтмичә үк, үзләре безгә таба ишә башладылар. Әмма килеп җитә алмый калдылар. Түбәннән генә үткән самолет пулеметы уты астында көймәләрдә көе һәммәсе дә һәлак булдылар. Менә шул хуҗасыз калган пароход палубасында төтен арасын- 'да берәүнең йөрүе күземә чагылды. Бинокль алып, яхшылабрак карагач, мин ул кешенең юттагы янгынны сүндереп, маташуын күрдем. Бу янгын сүндерүче егетне самолет та күрде ахыры. Ул шунда ук, китеп барган җиреннән кире борылып килеп, янгын сүндерүче егеткә пулеметтан ата башлады. Безнең инде якынаеп килә торган пароходыбыздан да самолетка каршы ут ачылды. Америка пароходындагы егет тә самолеттан куркып каушап калмады. Кулындагы ут сүндергечне ташлады да, спар- дектагы автомат арликоннан жа- вап кайтарырга кереште. Бер-пке минут чамасы атыша торгач, дошман самолеты бәреп төшерелде... Әле генә үлем чәчеп ыжгырып очыл йөргән дошманнан күктә кара төтен эзләре генә калдылар.
I
Бер мәҗлестә Ул арада булмады, америка пароходы палубасында тагын берәү күренде. Ул башта, өстән ут явып торганда, лебедка артына ышыкланды, аннары самолет бәреп төшерелгәч, сак кына атлап килде дә, ут сүндерүченең башына нәрсә беләндер бәрде һәм, без якынаеп килгәнне күреп, тагын каядыр кереп юк булды. Моторлы көймәләргә утырып, без барып җиткәндә, янгын сүнеп килә иде инде. Ә теге ут сүндерүче палубага ауган килеш, хәрәкәтсез ята иде. Аның яралы башыннан һәм аягыннан кан ага. Янгынны тәмам сүндереп бетергәч, яралы егетне шунда ук лазаретка салдык һәм безнең пароходтан чакыртып китерелгән врач- карамагына тапшырдык. Ә үзебез командасыз калган пароходның люкларын ачып, трюмнарын карарга, теге каядыр юк булган кешене эзләргә керештек. Пароходның барлык трюмнарында 10.000 тонна чамасы авиабомба тутырылган! иде. Ә теге икенче кешене, эзләп карасак та, беркайдан да таба алмадык. Тиздән янгын сүндерүче егет аңына килде һәм, зур авыһлык белән генә булса да, үзенең Роберт исемле булуын, пароходта кочегар хезмәтен үтәвен, туган үскән шәһәре Лос-Анжелос икәнен аңлатып бирә алды. Мистер Роберт таза гәүдәле, тулы тәнле, йөзенә ачыклык биреп торган зур зәңгәр күзле һәм кс: черЬк кенә курнос борынлы егет иде!, һөҗүм вакытында аста, кочегарлар әйтмешли, «җәһәннәмдәге» пар казаны янында үзенең эшен дәвам иткән булган. Әйләнә- тирәдә көтмәгәндә туган шомлы тынлык озакка сузыла башлагач кына, ул, форсункасын бераз киметебрәк борган да, югарыгы палубага күтәрелгән һәм үзенең пароходта бер ялгызы калуын аңлаган. Ютк’а таба борылып караса, анда янгын булуын күргән һәм озак уйлап тормыйча, янгынны сүндерергә керешкән. Ә инде немец самолетын бәреп төшергәннән соң, үзенә һөҗүм итүченең кем булуы турында: — Күп кенә пароходларда немецларга хезмәт итүче берәр хыянәтче була. Алар диңгездә барганда пароходның кайда булуын дошманга хәбәр итәләр, һөҗүм вакытында команда арасында коткы тараталар... Безнең командабызда да шундый хыянәтче булуы мөмкин иде. — Кем? Әйтә алмыйсызмы?
— Ул арттан килеп бәргәнгә мин аның кем икәнен күрми калдым... — Ни өчен командагыз пароходны калдырды? — Белмим, капитанның боерыгы булган булса кирәк... Роберт бераз онытылып торды да, КИНӘТ: — Капитаннан мин шикләнәм. Мин моннан элек тә ул алып барган ике транспортның шикле шартларда һәлак булуын ишеткәч идем... Хәзер дә шуның эше түгелме икән?.. Яхшылабрык эзләсәгез, сез аны табарсыз, — диде ул. һәм аның сүзе дөрес булып чыкты. Озак эзли торгач, хыянәтче капитанны машина бүлегендә пароходны батырырга теләп, кингстонны ачып маташканда таптык без. Рация аша дошманга хәбәр итүче дә, һөҗүм вакытында, коткы таратып, команданы пароходтан тизрәк озатучы да шул булган икән. Ул үзе башкалардан аерылып калган да: «Мин — капитан, соңгы чиккә кадәрле пароходта булырга тиешмен», — дигән. ААистср Роберт көн буе безнең кулда булды. Хәле авыр булганга, ул әле ыңгырашып, әле аңын югал- тып, саташып ятты. Берничә мәртәбә каты ачу белән: — Хыянәтчеләр харап итәләр безне... Адым саен шулар... Шуңа күрә бездә күршеңә дә ышанып булмый, — дип ыңгырашып алды. Ә кич җитәрәк без Робертны да, ул һәлакәттән коткарган пароходны да, хыянәтче капитанны 'да днң
Сафа Сабиров
Пездә очраган Америка фрегаты; командасына ташнырдык. Шуннан соң мин мистер Ро-* бертны тагын күрмәдем инде. Ярасы бик авыр булу сәбәпле, ул мескен диңгездән кайтып җиткәнче үк үлгәндер ахыры... Әгәр, исән калып, кайтып җитә алган булса, аның батырлык даны шәһәрегезгә генә түгел, бөтен штатыгызга таралыр иде. — дип сүземнән туктадым. Кунаклар һәммәсе дә минем фикер белән килештеләр. — Әйе, үлгәндер шул... Югыйсә, бүгенге тантаналы мәҗлестә ул кунакларның иң кадерлесе булыр иде, — диделәр дә, үз шәһәрләре үстергән каһарман хөрмәтенә тост күтәрергә тәкъдим итеп, бокалларын тутырырга керештеләр. Кунаклар арасыннан кемдер берәү егетнең төскә-биткә ничекле;ге белән кызыксынып сорады. «Кемгә ошаганрак дип әйтергә соң», — дип әйләнә-тирәгә карана >башлаган идем, коридорда ачык ишек каршында, швейцар белән нәрсә турындадыр тарткалашып торган, агач аяклы, өстенә сары плащ кигән бер кешегә күзем төште. — Әфәнделәр, әнә кемгә ошаган иде, — дип шул кешегә күрсәттем. Кунаклар һәммәсе дә борылып карагач: — Әйе, бик ошаган. Борынының курнослыгы да нәкъ аныкы... Ябык гәүдәле булуы белән генә аннан аерылып тора, — дидем дә, күзләремне аера алмыйча, шаккатып карап тордым. Кунаклар да бу кешегә карап тынып калдылар. Ә ул, үзенә юнәлч- гән карашларны күрмичә, швейцар читкә борылган арада, агач аягы белән дөп-дөп басып, җитез генә залга керде дә, өстәлдәге сыныкларны авызына, кесәләренә тутыра ’башлады. Без һәммәбез дә, бер-беребезнең күзләренә карарга оялгандай, катып калдык. Минем танышым мисс Луиза гына (ул мәҗлес җитәкчесенең кызы икән) югалып калмады. Сыныклар җыючы теге аксак кешене күрүгә, ишек янындагы швейцарны чакырды да: — Нәрсә сез монда, җыен юк- бар сукбайны кертеп, мәҗлеснең кәефен боздырасыз!?.. Хәзер үк куып чыгарыгыз үзен... Болай эшкә ярамагач, үзегез дә калмассыз, —, диде. Аннары, миңа таба борылып, баягыча якты чырай б£лән: — Зинһар юкка игътибар итмәгез... Ул безнең урамда тыкшынып йөрүче бер сукбай инде шунда. Кайчандыр безнең пароходта эшләгәндә аягын имгәткән өчен генә, әти аңа безнең тирәдә йөрергә рөхсәт итә, — диде дә, әле мин сөйләп үткәргән батыр егет Роберт хөрмәтенә эчәсе бокалын алдьц Ә мин игътибар итмичә булдыра алмадым. Мондагы әфәнделәр арасында сукбай дип кенә йөртелгән бу кеше, җентекләбрәк караган саен, миңа кайдадыр очраган кебек күренә башлады. Ниһаять, күз карашларыбыз очрашкач, мин аны ачык таныдым һәм кинәт дулкын- ланга'и тавыш белән: — Мистер Роберт, сез ничек бу хәлгә төштегез!?.. Без монда сезнең хөрмәткә тост күтәреп утырабыз бит, — дидем дә, кулымдагы бокал- лымны куеп, аңа юнәлдем. Ләкин барып җитешә алмадым. Мисс Луиза каршында үзенең гаебен акларга , тырышкан швейцар, аксакның якасыннан эләктереп алды да, гаҗәп тиз арада коридорга өстерәп чыгарды. Моннан соң мәҗлес яңадан җанланып китә алмады инде. Киресенчә, сүнгәннән сүнә барды һәм тиздән бөтенләй тарала башлады... Нәтиҗәдә, кунакларның бәхетле тормыш турындагы речьләре Дә, мисс Луизаның ягымлыланып, азатлыкка сусаган булып утыруы да—һәммәсе дә күңел болгаткыч икс йөзлелек кенә булып чыктылар.