ҺАДИ ТАКТАШНЫҢ ШИГЫРЬ ТЕЛЕ
А. М. Горький «Минем язарга ничек өйрәнүем турында» дигән мәкаләсендә: «Минем уңышсызлыкларым мине һәрвакыт шагыйрьнең: — Дөньяда сүз газабыннан да көчлерәк газап юк, — дигән аянычлы сүзләрен хәтеремә төшерергә мәҗбүр итәләр», дигән иде. Чыннан да һәрбер шагыйрь бу газапны кичерми калмый. Чөнки әсәргә салынган идея эчтәлеген шигырь теле белән уңышлы рәвештә әйтеп бирү өчен сүзләр сайлап алу җиңел эш түгел. Моның өчен шагыйрь күп уйлана, төрле тойгыларга, кичерешләргә бирелә. Кешеләрдә тирән эз калдырырлык сүзләр эзләү белән мавыкканда, шагыйрь үзе дә язачак нәрсәсен яхшырак, тирәнрәк тоюга ирешә. Шуңа күрә дә шигырь өчен сүзләр сайлап алу мәсьәләсе шагыйрьнең иҗат проблемасына караган проблематик мәсьәләләрдән берсе булып тора. Сүз сайлау проблемасының үзенчәнлеге шунда: аның белән борчылу көчле, һәм* уңышлары да күңелле була. һ. Такташ та үзенең иҗат процессында сүз сайлау мәшәкатен бик күп күрә, ул борчылудан читтә кала’ алмый. Такташның, «Партиясез һәм партияле шигырьләр турында» дигән мәкаләсендә: «Зур бер фикерне массага аңларлык бер телдә әйтә алу — ул бик җиңел әйбер түгел», — дигән сүзләре дә шуны раслыйлар. * А. М. Горький әдэбн иҗат турында сөйләгәндә: «Гомумән — сүзләрне иң нык аныклык белән кулланырга кирәк», — дигән фикерне әйтә. Бу фикер әдәби әсәрләрнең телен тикшерү өчен критерий булып тора. Такташның шигырь теле әнә шул критерийгә ни дәрәҗәдә туры килә? Бу сорауга Такташның шигырь телендә булган үзенчәлекләреннән чыгып җавап бирергә туры килә. Такташ, шагыйрь булып танылган еллардан алып 1923 нче елларга' кадәр, үзенең шигырь теле өстендә эшләгәндә, эчтәлеге ягыннан киң колачлы сүзләр сайлап, гадәттән тыш зур күләмле вакыйгаларны шундый сүзләр белән аңлатуга омтыла. Андый сүзләрнең реаль эчтәлекле булганнарын . гына түгел, фантастик эчтәлекле булганнарын да күп кенә куллана. Моны Такташның шул елларда язган шигырь исемнәреннән дә бик ачык күреп була. Мәсәлән: «Үтерелгән пәйгамбәр», «Газазилләр», «Ачлык патша», «Бакчачылар», «Мәңгелек әкият», «Янартаулар» һ. б. Ләкин шагыйрьнең бу омтылышы уңышлы булып чыкмый. Такташ бу елларда революциянең искене ватуын һәм җимерүен, аның урынына яңаны коруын гомумән генә аңлый. Яңа тормышның перспективаларын җитәрлек дәрәҗәдә конкретлыгы белән аңлый алмый әле. Шуның өчен шагыйрьнең гадәттән тыш хәлләрне колачлау өчен сайлаган сүзләренең күпчелеге Горький әйткән конкретлыкка туры килмиләр. Аларның күпчелеге конкрет тормыштан ерак
Ш. Җәмил св
96
лашкан, фантастик эчтәлекле сүзләр. Ул сүзләр, шагыйрь уйлаганча, тормыш күренешләренең бөтен киңлеген, тарихи әһәмиятен колачлауга ярдәм итмәгәннәр, бәлки фантазиягә, романтикага гына тартканнар. Шагыйрьнең ул елларда язган шигырьләрендә гүрләр, каберлек, шәүлә, күләгә, күләткә, сөякләр, сөякләрдән сарай кебек конкрет булмаган сүзләр бик күп очрыйлар. Шулай ук халыкның сөйләү телендә бик анык булган «кыз» дигән сүзне генә алып карыйк. Такташның баштагы иҗатында бу сүзнең мәгънәсе дә конкрет тормыштан ераклаштырылган, көчле фантазиягә бәйләнгән. Мәсәлән: «таң кызы», «урман кызы», «пәри кызы», «с\ кызы», «төн кызы», «җен кызы» һ. б. Боларның берсе дә чын кеше кызын түгел, бәлки фантазия көче белән тудырылган романтик кызны аңлаталар. «Сакчы» сүзендә дә шуны ук күрәбез. «Төн сакчысы», «сахра сакчысы», «убырлар сакчысы» һ. б. Такташның шул чорлардагы шигырь телендә «ул», «алар» кебек алмашлыклар да бик гомумиләш- терелгәннәр. Шуның өчен кайбер алмашлыкларның нинди сүз урынында кулланылуын аңлавы да читен. Мәсәлән, «Үтерелгән пәйгамбәр» дәг «Алар килер күктән болыт булып, Уклар булып, җиргә яварлар; Таш-таулариы тишеп каннар белән, Гәүдә’белән җирне ябарлар!» — ди. Биредәге «алар» сүзе белән шагыйрь кемнәрне яки нәрсәләрне әйтергә тели? Реаль кешеләрме ул — алар? Әллә хыялый зат, ягъни искелек, реакцион көч итеп алынган «зобанилармы?» Әллә табигать көчләреме? Тиз генә аңларлык түгел. Бу строфадан алда булганнары белән бергә кушып караганда да аныкланып җитми. «Алар»пың шул төсле артык гомумиләштерелгән булуы строфага кергән башка рүз- ләрнец мәгънәсенә дә йогынты ясый, аныкланмый калалар. Шул ук әсәрдән: S «Гөлләр чәчгем, әнкәй, матур гөлләр. Алар үсәр, әйе, үсәр бит. Гөлләремне сөеп тац җилләре һаман исәр, әйе, исәр бит», — дигән строфасын алсак, биредәге «алар»иың «гөлләр» сүзен алмаштырып килүе тиз аңлашыла. Чөнки биредәге
«алар» сүзе үзендә булырга тиеш аныклык белән кулланылган. «Урман кызы» дигән шигырендәге сүзләрнең күпчелеге анык мәгънәле. Ләкин шигырьнең исеме булган «Урман кызы» реаль кеше кызыннан, җәмгыятьтән читкә киткән, ниндидер табигать кызын, романтик кызны аңлата. Шуның өчен андагы бик анык мәгънәле сүзләр дә үз сыйфатларын югалталар. Егетнең: «Әминәм, сеңлем», дип дәшүләре, яки «Син кер инде, йокың калмасын», — диюләре генә аны саклап кала алмый. Чөнки «урман кызы» доминант ролен уйный. Ул сүз, әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр, романтик бу- яулы булгач, башка сүзләрне дә үз 'төсенә кертә. Кыскасы, һ. Такташның 1923 иче елларга кадәр булган шигырь теле абстракт мәгънәле фантастик сүзләр белән нык кына чуарланган. Минемчә, моның сәбәбе шунда: революция белән рухланып, революцион күтәренкелеккә кушылган һәм шул күтәренкелекне үзләштерүчеләрнең алдынгысы булырга теләгән шагыйрь кинәттән булган җәмгыять үзгәрешләрен, җәелеп киткән яңа тормыш күренешләрен1 гади сүзләр белән генә аңлатудан канәгатьләнми. Аның тормыш үзгәреше һәм җәмгыять хәлләре алмашыну аркасында үсеп киткән хыял эшчәнлеге гади сүзләр рамкасына гына сыймыйлар. Ана шул хәлләрне колач- латырлык сүзләр кирәк. Метафоралаштырып әйткәндә, канатланган шагыйрь канатлы сүзләр эзли. Ләкин аның ул сүзләре бөек! Горький әйткән аныклыктан ерак торалар. Моны аның иҗатындагы романтизмның сүзләр сайлаудагы күренеше дияргә мөмкин. Шагыйрьнең яца тормыш перспективаларын конкрет
Һади Такташның шигырь теле
97
рәвештә күз| алдына китерә алмавыннан килеп чыккан күренеш ул. Ул елларда яңа тормыш перспективаларын конкрет рәвештә күз Алдына китерә алмаучылар бер Такташ кына түгел иде. Андыйлар- ның зур күпчелеге, партиянең дөрес җитәкчелеге астында, көчле сыйнфый көрәшләр эчендә тәрбияләнделәр. Такташ, әнә шундыйларның иң алдынгыларыннан берсе) булып, бик тиз арада конкрет тормышка таба борылыш ясый. Нәтиҗәдә аның шигырь теле дә уңай якка таба бик нык үзгәрә, сүзләрне, Горький әйткәнчә, иң нык аныклыгы белән куллана башлый. Аның бу борылышы 1922 елның ахырында язылган, «Эшлиләр» дигән шигырендә үк күренә. Дөрес, аннан соңгы әсәрләрендә дә анык булмаган сүзләр очраштыргалый. Ләкин алар сирәкләнә баралар. «Такташ үлде» дән башлап, шагыйрь «сүзләрне иң нык аныклыгы белән куллануга күчеп җитә». Моннан соң шагыйрь гади генә сүзләр белән дә, яңа тормышның бөтен киңлеген эченә алырлык итеп, гаять анык һәм җиңел аңлашыла торган итеп яза башлый. Мәсәлән, «Нота» дигән шигырендә: Сезгә нәфрәт итеп, Көлә-көлә кылыч сайлыйбыз! Яки безгә үлем, яки сезгә, Ишетегез! Илчебезнең канын даулыйбыз! дип анык һәм гади генә сүзләр аша советлар властен ныгытуга, сыйнфый көрәшкә өнди. (Ү1ткен һәм көчле итеп әйтелгән «Яки безгә үлем, яки сезгә» дигән сүзләр бик гади булсалар да, эчтәлекләре бик тирән. Алардан социалистик җәмгыять белән капиталистик җәмгыять арасындагы килешмәүчәнлек аңлашыла. Яисә «Җавап» дигән шигырендәге:
Башларыннан инде бөтен дөнья Республика кыры күренә... дигән юлларын гына алып карыйк. Бу тезмә кыска гына бер гади җөмләдән тора. Ләкин шул җөмләнең уен оештыручы «кыры» дигән 7. „С. Ә.“ № ц
сүз, гаять гади булуына карамастан, бик киң мәгънәле. Әгәр дә «Киләчәккә хатлар»дагы: Элек чакта мин бер кеше идем, Хәзер, малай, миндә ике «мин», Берсе менә аның коммун яклы, Икенчесе каршы сукин сын!» дигән юлларын гына алып карасак та, андагы сүзләрнең гадилегенә, шуның белән бергә, мәгънәнең тирәнлегенә исең китәр. Бу сүзләрдә шундый мәгънә бар ки, алар колхоз төзелешенең беренче чорының тирән фәлсәфәсен аңлаталар. «Бер кеше»дәге «ике мин» иске тормыш калдыгы белән яңа тормыш арасындагы көрәшнең үз-үзенә каршылык сыйфатында бер кешедә чагылуы, көрәш нәтиҗәсендә яңа кеше булып тәрбияләнүе бит ул. Шундый гадилек белән туры һәм бик көчле әйтелгән фәлсәфә. Шагыйрьнең «Партиясез һәм партияле шигырьләр турында» дигән мәкаләсендә: «Пролетариат шагыйренең «фәлсәфи» булуы аиың кечкенә генә бер фикерне дә кеше аңламаслык итен язуда түгел, бәлки пролетариатның зур идеяләре, аларның зурлыкларына зарар итмичә, киң массага аңларлык итеп, гади рәвештә җанлы, матур бер форма бирә һәм массаның йөрәгенә сеңдерә белүдә»,— дип язуы очраклы гына түгел. Шагыйрь сүз сайлау өлкәсендә күп кенә авырлыкларны җиңеп, күп тәҗрибәләр туплау аркасында гына шул фикергә килә. Моның белән генә калмый, бәлки ул фикерләрне үзенең шигырь иҗаты практикасында да үткәрә. Күреп үткәнебезчә, шагыйрь яңа тормышның гаять тирән фәлсәфәләрен көндәлек аралашу вакытында кулланыла торган гади сүзләр аша да һәркемгә аңлаешлы, җиңел, матур һәм көчле итеп әйтә. Бу өземтәдәге фикерләр хәзерге чор өчен дә әһәмиятле. Бөек фикерләрне гади сүзләр-аша матур һәм аңлаешлы итеп әйтә белү хәзерге көндә дә актуаль мәсьәлә Ул- Такташның шигырь телендәге бу сыйфат башкаларга үрнәк булу дэ
U, Җэмалсц
98
рәҗәсенә күтәреиеп җитә. Ул v?e- нең үсеш, а яхшы аңлый. Баштагы кимчелекләрен дә* төшенә, , аларны тәнкыйть итә торган сүзләр белән чыга. 1929 нчы елда язылган «Ничек үсәбез» дигән мәкаләсендә: «Тормышка бәйләнмәгән абстракт образлар шигырьне матурлатмый да. тирән мәгънәле дә итми», — ди. Шул ук мәкаләдә: Шигырьнең кыйммәте нәни бер идеяне кеше аңламаслык итеп язуда түгел, бәлки бөек идеяләрне җиңел, гади рәвештә өчдүрт җөмләдә әйтеп бирә алуда», — ди. Күрәсез, бу соңгы өземтәдән «шигырьнең идеясе бөек, теле җиңел, аңлаешлы булсын» дигән тезис килеп чыга. Димәк, шагыйрьнең бу фикерләре үзенең элекке уңышсыз омтылышларын тәнкыйтьләү булып кына калмый, бәлки аның алга таба үсеш сызыклары ничек булганын да күрсәтәләр. Әдәбият тарихында танылган зур язучылар үз әсәрләренә карата да, башка кешеләрнең әсәрләренә карата да гаять зур таләпләр куйганнар. A. М. Горькийның телгә караган таләпләре совет язучылары тарафыннан аеруча алкышланып каршы алынды. Такташ әнә шундый таләпләрне бик аңлап, һәр сүзе өчен үзен җаваплы санап эш итүгә үсеп җитә алган шагыйрь. Моны «Киләчәккә хатлар»да үзе дә әйтә:
«Һәрбер юдым? һәрбер хисем өчен Мин үземне мәсьүл санадым», — ди. Шуның өчен аның шигырь теле башкаларга үрнәк булу дәрәҗәсенә үсеп җитә алган да. Такташ шигырьләренең күпчелеге көйгә салып җырлау өчен түгел, бәлки художестволы { сөйләү өчен язылганнар. Андый шигырьләрнең теле әйтелешлек сыйфаты белән аерылып тора. Аның шигырь телендәге бу үзенчәлекле сыйфат гаять көчле һәм оста эшләнгән. Такташ бу яктан художестволы тел мастеры булып та әверелгән. Тормыш күренешләре катып калган күренешләр түгел. Алар үсә, үзгәрә, алга китә. Тормыштагы һәрбер күренеш хәрәкәтчән. Аның бу хәрә- этчәнлсге бик күп яклы һә.ч бик катлаулы. Шуның өчен дә ул хәрәкәтчәнлекне өзлексез булган тоташ сөйләм белән генә биреп булмый, бәлки сөйләүче үзе дә һәм аны тыңлап
кабул итүче дә еш кына билгеле бер үлчәүдә сөйләм агышына өзеклекләр кертә, тукталышлар ясый. Мондый тукталышлар пауза дип атала. Пауза, сөйләгәндә, иң элек сулыш алуны тәртипкә салу өчен әһәмиятле булса, икенче яктан, сөйләүченең сөйләү органнарына, ә тыңлаучының ишетү органнарына кыска тынычлык бирү ягыннан әһәмиятле. Сөйләм вакытында ясала торган бу тынычлыкка Такташ бик дөрес бәя бирә белгән. Чөнки пауза аркасында булган «тынычлык» сөйләү һәм ишетү органнарына алда булачак хәрәкәткә көч һәм дикъкать . туплауга, мобилизацияләнүгә ярдәм . итә. Сөйләүче, дөрес һәм уйлап эшләнгән паузалар системасы белән, сөйләү процессын да җиңеләйтә, психологик бурычларын да хәл кыла: фикерләрне җиңелрәк, уңайлырак һәм ышанычлырак аңлата. Пауза фикер йөртүнең эзлекле- леге, аңлатуның дөреслеге, гомумән логикалы булу ягыннан да гаять әһәмиятле. Такташ, үзенең шигырь теле өстендә эшләгәндә, паузаның бу әһәмиятле моментларын бик төшенеп эшләгән. Ул, сүзләрен тезгәндә, кайсы урында пауза.булырга тиешлеген сиздереп торырлык итеп тезгән. Моның өчен ул бер яки бер-ике сүздән генә торган кыска җөмләләрне яки җөмләгә грамматик бәйләнеше булмаган эндәш һәм кереш сүзләрне яисә кереш сүзләр функциясендә килгән ярдәмлек сүзләрне күбрәк. кулланган.' Шулай ук тезмәнең бер юлына керә торган сүзләрне әһәмиятле паузалар урыныннан аерым юлларга бүлеп биргән, яисә, тезмә үлчәвенә кермәгән артык сүзләр алып, аерым юлга куеп әйткән. Бу алымнарның барысы да шагыйрьгә паузаларның астына сызып куярга, ягъни үзенең
Һндн Тактнчжың шигырь те.-е
99
паузалар системасын аныклап баруга ярдәм иткәннәр. Үзенең паузаларын шулай аныклап баруы шагыйрьнең фикерләре аныклануга хезмәт иткән. Мәсәлән, шагыйрьнең «Мокамай» дигән шигыре: «Белмим, Әллә күпкә. Әллә бик озакка, Ахры мәңге оныта алмамын.» — дип башланып китә. Бу өземтәнең беренче юлын шагыйрь, бүлеп, ике юл итеп яза, бу юл үрчәвенә керми торган «белмим» дигән сүзне аерым юл итеп бирә. Шагыйрь үзенең шул алымнары белән юл ахырларына килгән баштагы өч паузаның астына сызган, аныклап куйган. Бу аныклау аның фикерләре аныклануга да ярдәм иткән. Чөнки бу паузалар шагыйрьнең әйтеп бетермәгәннәрен әйтеп бетерүгә яки әйтәсене берникадәр алдан әйтүгә хезмәт иткәннәр. «Белмим» дигәч ясалырга тиешле булган беренче пауза шагыйрьнең үзе өчен дә гүя билгесез бер хәл турында сөйләячәген алдан әйтә. «Әллә күп- кә»дән соңгы икенче пауза шагыйрь тарафыннан әйтелеп бетмәгән «әллә әзгә»не дә аңлата. «Әллә бик озакка» дан соңгы өченче пауза шулай ук шагыйрь тарафыннан • әйтелеп бетмәгән «әллә бик тизгә»не әйтеп бетерә. «Ахры мәңге» дигәч, дүртенче пауза килә. Монысы, югары- дагылары кебек, астына сызып куелган пауза булмаса да, шагыйрьнең әйтергә теләгәннәрен төгәлли, «әзгә» түгел «күпкә», «тизгә» түгел «озакка» булачагы көчәйгәнен күрсәтеп, фикергә аныклык кертә. Такташның шигырь телен әйтелешлелек сыйфаты ягыннан тикшергәндә, андагы ул сыйфатны шушы паузалар системасы белән генә чикләнә торган күренеш итеп карарга ярамый. Моның өчен ул әйтелешлек сыйфатының барлык үзенчәлекләреннән файдалана. Югарыда паузаны аныклау өчен аның нинди алымнар куллануын әйткән идек. Шагыйрь уд алымнардан әйтелешлелек сыйфатының башка үзенчәлекләре өчен дә файдалана. Телнең бу :ый- фа1ына караган интонация мәсьәләсен г.енә алыйк. Пауза кебек үк, интонация дә бик зур урын тота. Төрле тойгыларны, кичерешләрне бирүдә һәм тыңлаучыны шул тойгыга, кичерешләргә тартуда интонация дә бик зур роль уйный.
Шулай ук интонация фикернең төгәлләнүенә дә ярдәм итә. Такташ интонацияне дә бик төрләндерә. Чөнки ул хисле шагыйрь. Әйтелешле сөйләме аша хисләрне биргәндә, интонациянең бер төреннән икенчесенә күчми, интонацияне төрләндерми булмый. Шуның өчен ул гади җөмләләрнең бик кыскаларын, атау, сорау һәм өндәү җөмләләрне бик күп куллана, һәм аларны урынына карап бербере белән аралаштыра. Интонациянең төрләнүе әйтелешлек сыйфатын көчәйтә. Тон, басым, темп һәм башкалар барысы да әйтелешлек сыйфатына керәләр. Такташ боларның барын да искә алган. һ. Такташның шигырь теле үзенчәлекләргә бик бай, бер кыска мәкаләдә барына да тукталу мөмкин түгел. Сөйләнгән кадәресе дә Такташ әсәрләренең ни өчен бик яратып укылуларын, ни өчен аның теле яхшы сыйфатлы булуын аңларга җитәрлектер дип уйлыйм. Аның теле үзенең гадилеге, җиңеллеге, шома- лыгы,чшулар өстенә тирән эчтәлекле булуы белән йөрәкләргә көчле тәэсир итә, хисләндерә һәм акылга да тиз барып җитә. Андагы бу сыйфатлар очраклы гына түгел, Такташның иҗат эволюциясе белән бергә, Бөек Октябрь социалистик революциясен тирәннән үзләштерә барып, аның перспективаларын яхшы аңлавы, армас-талмас җәмәгатьче булуы һәм халык массасы белән аралашуы нәтиҗәсе. Халыкның җанлы сөйләү теленнән файдаланып язуын «Үтеп барышлый» дигән шигырендә шагыйрь үзе дә ӘЙТӘ: «Каныма манчып язган һәр җырымны Алар теле белән җырладым», — ди. Такташ халыктан файдаланып үз
Ш. Җәмилев
шигырь теленең сыйфатын яхшырту белән генә чикләнми, бәлки масса телендәге иң гади сүзләрне дә югары культура дәрәҗәсенә күтәрә. Такташка карата бу моментны аеруча астына сызып әйтергә тиешле булырбыз. Шигырь теле өстендә ныклап эшләү таләбен Такташ үзенә генә түгел, башкаларга да куя. Фикер ягыннан эзлекле булмаган шигырьләргә, логикасызлыкка да бик борчыла. «Ничек үсәбез» дигән мәкаләсендә: «Дүрт юллык шигырьдә дүрт нәрсә гурында җырлыйлар. Бу оригинальлек түгел, тәҗрибәсезлек», — дип яза. Такташ иҗат эшенә карата кайбер тезислар да куеп өлгерә. Аның берничә мәкаләсе бар. Ул «Партиясез һәм партияле шигырьләр турында» дигән мәкаләсендә шигырьдә сүзләрне куллануга карата түбәндәге фикерләрне әйтә: «һәрбер сүз кызылармеец кебек үзенең постында булсын, үзенең ни өчен постка куелуын яхшы белсен», — ди. «Иҗадиятем турында» дигән мәкаләсендә турыдан-туры тезис формасында куелганнары да бар. Бу урында тик шуны гына әйтәсе килә: чыннан да, Такташ шигырендә булган «һәрбер сүз постта». Әйтерсең лә, алар Такташның «доб- роволецлары». Ул сүзләр, һаман шул постта калып, Такташны йөрәкләргә якын, сөекле бер шагыйрь итеп саклаячаклар