Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГАН ЖИР


Яралары аның көчле иде, Кирәк иде канын сакларга, Марля белән урап, күзләрен дә Туры килде аның капларга. Күп юл үткән кыю, батыр солдат Ачык белде үлем килүен, Ачык сизде йөрәгенең инде Соңгы тибү белән тибүен. һәм ул барлык булган көчен җыеп, Күтәрелде: — «Ачыгыз күземне, Соңгы тапкыр тагын бер булса да Күреп калыйм туган илемне!..» Диде дә ул, Күзе йомык килеш, Җир өстенә кире иелде; Соңгы сулыш алган чакта аның Яткан җирен үбүе күренде