ӘТНӘ АРТЫНДА ШӘҺӘРЧЕК
Бу ел Февраль аенда ВКП(б) Үзәк Комитетының чираттагы пленумы булып үтте. Пленумда „Сугыштан соңгы чорда авыл хуҗалыгын күтәрү чаралары турында- иптәш А. А. Андреев доклады тыңланды һәм махсус карар кабул ителде. Бу гаять әһәмиятле тарихи документлар мәт- бугатта басылып чыктылар һәм аларны барлык авыл хуҗалыгы эшчеләре, партия, совет һәм хуҗалык оешмалары, барлык совет халкы үзләренә практик эш программасы итеп кабул иттеләр. „ВКП(б) Үзәк Комитеты пленумы авыл хуҗалыгын тизрәк торгызуны һәм күтәрүне СССР ның бөтен халык хуҗалыгын уңышлы үстерүнең һәм халыкның материаль тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшыртуны тәэмин итүнең кирәкле шарты дип карап, бу эшкә беренче дәрәҗәле әһәмият бирә. Бөтен дәүләт өчен гаять әһәмиятле бу бурычны хәл итү партия һәм совет органнарының, колхозчыларның, совхоз һәм МТС эшчеләренең, авыл хуҗалыгы белгечләренең, авыл хуҗалыгы өчен заказлар үтәүче промышленность эшчеләренең һәм инженер-техник работникларының игътибар үзәгендә торырга тиеш.“ Партиябезнең бу тарихи карарын уңышлы рәвештә тормышка ашыру буенча совет язучылары өстенә дә җитди бурычлар йөкләнә. Татарстан Совет язучылары Союзы каршындагы партоешма үзенең чираттагы гомуми җыелышында бу мәсьәләне тирән рәвештә тикшерде һәм язучыларга йөкләнә торган бурычлар турында конкрет карар кабул итте. Социалистик авыл хуҗалыгыбызның үсеше турында, аның алдынгы кешеләре, аларның гүзәл эш үрнәкләре турында, шәһәрнең авылга ярдәме һ. б. турында яңа художестволы әсәрләр тудырылырга тиеш. Партиябезнең бу тарихи карарын үтәүдә совет язучылары үзләренең ялкынлы иҗатлары белән актив катнашырга тиешләр. Шул теләкләрдән чыгып, без журналыбызның бу номерында авыл хуҗалыгы темасын яктырткан очерклар урнаштырабыз.
Әле кайчан гына монда коры дала булган. Язларын Симет суы ташып болыннарга җәелгән, анда- санда үскән ялгыз агачларда җил уйнап торган һәм кичләрен биленә йөгән бәйләп ат эзләп йөрүче ялгыз егетләрнең моңлы тавыш белән җырлаулары ишетелгән... Данлыклы 30 нчы еллар, авыл хуҗалыгын яңа нигезләрдә кора башлау еллары, авылга күпләп- күпләп килгән трактор колонналары... һәм әнә шунда авылга яңа килгән корыч «айгырлар» өчен сөенгән кеше, җилләр уйнап торган бу далага килеп: — Мин монда шәһәр салам, мин монда электрик лампалары кабызам,— дигән. Совет кешесенең сүзе эшеннән аерылмый — менә бүген монда, үзенең машиналары, үзенең цехлары, мастерскойлары, трансмиссия һәм чүкеч тавышлары белән, үзенең клубы, тулай тораклары, мунчасы, җәйге яллары, яңа тип пейзажы белән һәм, барыннан да бигрәк, үз эшләрен сөеп эшләүче кешеләре белән, җыйнак кына бер шәһәрчек гөрләп тора. Кич иде, кар бураны уйнап тора иде, юлда шактый ук озак килеп без нык кына туңган идек, менә каршыбызда, элек биек-биек багана башларыннан, аннары өйләрнен, мастерскойларның тәрәзәләреннән балкып Ильич лампалары күренделәр. — Килеп җитәбез, — диде күчер. Буран эченнән елтырап күренгән менә бу утлар һәм кучерның «килеп
Фатих Хөсни
88
җитәбез» дигән сүзләре җанга аеруча ягымлы булып ишетелде — колакта нәрсәдер бик якын, бик җылы, аеруча мелодияле Казан арты авазы яңгырап киткән кебек булды.
Башы моның чак кына хикәягә дә ошар, ләкин бу үзе хикәя түгел. Күз алдыгызга китерегез: Әтнәдә Сабан туе бара. Менә мәйдан. Тирә- як халык белән шыгрым тулган, бер читтә чуар киемле хатын-кызлар төркеме, көнбагыш кыры кебек, тирбәлеп тора, мәйдан уртасында көрәш бара. Көрәшүче кешеләргә көч биргән кебек итеп, халык өере эченнән, әле тегеннән, әле моннан, «менә трә вәт!», «Шулай, шулай!» дип куәт биреп, кул чабып торулар ишетелгәләп кала... Кайсы берсе аеруча җиңеләеп китеп,' сүз кыстыру, яки кул чапылдату белән генә калмыйча, күтәреп бәрүчегә^ дәрт биреп, иңбашларын сикертеп, яки чу- гәләп утырган җиреннән сикереп аякка басып ук куя... Егылганы чак кына борынын салындырып, читкә чыга, шулай итеп, батырлар санала, сирәгәя бара. Ахырда менә дүрт кеше генә кала. Дүрттән берсе урта буйлы, хәтта уртадан да кечерәк дип әйтергә була — кара тутлы кеше, чак кына тирли төшкән, тырышып эшләгәне әллә кайдан күренеп тора, ләкин тастымалны кулына чорнап тотуына караганда, үзенең әле һаман бирешергә исәбе күренми... Менә тагын тотышалар. Кара тутлы кеше гәүдәсе мич чаклы бер абзыкай белән чыга, үзе аның янында бөтерчек кенә, ә шулай да куркырга исәбе юк. Ләкин шулай да аларга көрәшергә ирек бирмиләр, халык төркеме эченнән берәү чыга да, кара тутлы кечкенә кешенең колагына нидер әйтеп, аны мәйданнан алып чыгып китә. Мәйдандагы халык, ризасызлык белдереп, үзара шаулашып кала, ләкин тегеләр бу шау-шуга колак салмыйлар. Берсен берсе күз карашларыннан ук аңлаша алган бу ике кеше, халык төркеменнән бераз читкәрәк китеп, чак кына вакыт тынып калалар.
— Син, Шәйми дус, үлчәп кылан. Эшне юлга салып килгәндә генә, имгәнеп ятып, яңадан кирегә җибәрмә. Бераз артыгын җибәргәнсең булса кирәк, — дип куя олырак яшьтәге озын буйлы кеше, шелтәле тавыш белән. — Юк ла, Әхмәт абый, — ди тегесе, бераз кызара төшеп. — Безнең көрәшәсе көннәр алда әле, — ди әлеге шул «Әхмәт абый» дигәне. Тәбәнәк буйлы, кара тутлы кеше, шунда ук җитдиләнеп, тавыш- сызтынсыз гына аска карап ала. Алар бик тиз уртак тел табып алалар һәм халык төркеменә киредән әйләнеп кайтканда инде икесе дә тамашачылар сыйфатында кайталар. Берсен берсе ишарәләрдән, ярым сүзләрдән үк аңлап алган бу ике кешенең берсе — зуррак гәүдәле, өлкән яштәгесе Әтнә МТС ы директоры Әхмәт Садретдинов булып, кара тутлы һәм кечерәк буйлысы — МТС ның баш механигы Шәйми Сафин була. Чынлап та, аларның көрәшәсе, «сабан туе» ясыйсы көннәре алда иде әле. Моңа чаклы артта калып килгән МТС ны Татарстан республикасының алдынгы МТС лары рәтенә чыгарырга кирәк — бу ике кеше, ике коммунист, партия кушуы буенча, әнә шул җаваплы эшкә алынганнар, язгы чәчү вакытында кайбер борылышлар да ясаганнар, ләкин шулай да хәзергә әле аларга «чебешләрне санарга» иртәрәк иде. Дөрес, язгы чәчүгә хәзерлектә һәм язгы чәчүне үткәрүдә алар, эшне дөрес оештыру аркасында, кайбер күңелле нәтиҗәләргә дә ирешә алдылар, һәрхәлдә, башка еллардагы кебек, кырга чыгу белән ватылып, кыймылдый алмыйча гел бер төштә ятучы тракторлар булмады. Хәзер Әхмәт агайның, әгәр аны төнлә уятып сорасалар, төнлә чатылдатып әйтә ала торган таблицасы бар. Читтән торып караган кешегә алар гади саннар, коры статистика материаллары кебек
Әтнә артында шәһәрчек
89
кенә күренәләр, шулай күренүләре мөмкин, ә менә Әхмәт агай өчен алай түгел. Әхмәт агай өчен бу саннар артында тере кешеләр, йокысыз төннәр, уйланулар, тәвәккәллекләр, сынау һәм сыналулар яшеренгән һәм шуңа күрә ул аларны, үзенең лирик шигырен укыган шагыйрь кебек, шәхси пафос салып кабатлый: — Язгы чәчү — сөрү планы (МТС буенча) 3000 гектар иде, без аны үтәдек 3387 гектар итеп, процентка күчереп әйтсәк — 111 процент. Язгы тырма эшләре — план буенча 300 гектар иде, без аны үтәдек * 5168 гектар итеп, процентка күчереп әйтсәк 169 процент һәм башкалар, һәм башкалар. Әхмәт агай үзе булса аны «һәм башкалар» дип кенә үтәргә әлбәттә рөхсәт итми, ул аларны иренмичә һәм вакланудан курыкмыйча барысын да, планын — планча, үтәлешен — үтәлешчә, кабатлап чыга, барысын да процентка әйләндереп әйтә һәм һәрбер санны, һәрбер процентны әйткән вакытта, чак кына горурлана төшеп, синең күзләреңә карап куя. Әйе, МТС ның үз кешеләре өчен бу гади саннар җанлы иҗат җимешләре булып торалар, алар узган эшкә йомгак ясарга кирәк булганда да, алдагы язга хәзерлек күргәндә дә, әледән-әле ул саннарга мөрәҗәгать итәләр, аларны өйрәнәләр, ә минем үземә, аларның көндәлек практикаларында катнашмаган кешегә, ул саннар, процентлар башта шактый ук коры күренделәр, мин әледән-әле фантазия ярдәменә мохтаҗ булдым, яки бу нәтиҗәләргә ничек ирешү юлларын белергә тырышып, һәртөрле сораулар белән, Әхмәт агайның, яки Шәйми дусның итәгенә тагылып йөрергә туры килде. Шулай да, ниһаять, бер-беребезне кыерсытмый торган уртак тел таптык кебек без. Әхмәт агай үзенекеннән чигенмәде — саннар, фактлар, исемнәр, җанлы кешеләр аныкылар, арада сүзне җайландыру өчен чак-чак кына кушылып киткән фантазия «валчыклары» булса — алары минем профессия. Шулай итеп, менә яз—1946 нчы елны, сталинчыл яңа бишьеллыкның
беренче язы. Дөресен әйткәндә, зур өзеклекләрдән соң, МТС ның да беренче язы була бу. Сугыштан соң менә тракторларга үзләренең егетләре кайтканнар! Менә Шәрәфиев Гарәфи. Фронтка киткәнче дә шушы МТС та эшләгән, кайткач тагын шунда. Гади әйләнеп кайту гына түгел бу, яңа тәҗрибәләр, яңа акыл, яңа зирәклек туплап кайту һәм, җир эшеннән дүрт-биш ел аерылып торганнан соң, аны сагынып кайту, сөрергә, сөрергә теләп кайту. Аңа бригадир булырга әйтәләр, ул хәйләкәр рәвештә елмая һәм гади генә итеп җавап кайтара: «минем тракторист булып эшлисем, җир сөрәсем килә!» ди. Моннан да садә, шул ук вакытта моннан да көчле куелыш булырмы? Менә ул тракторы янында басып тора, күкрәгендә медальләре, ордены, күзләрендә тормыш, көрәш тәҗрибәсе, үзе җирне сагынып кайткан — сөрергә, сөрергә! Менә Хәкимов Әхми. Бусы да фронтовик. Сугышта элемтәче булып хезмәт иткән. Бер бүлекчә белән икенчесен, бер командир белән икенчесен тоташтырган, рядовой кешеләрнең рядовой геройлыкларын җиңү дип атала торган олы шатлыкка — халык* шатлыгына тоташтырган. Биредә шулай ук гади бер МТС ны, хәтта гадидән дә артка- рак калып барган МТС ны алга чыгарырга, җиңүгә тоташтарырга әзерләнеп, күкрәгендә медальләрен балкытып, тракторы янына килеп баскан. Хафизов Малик, Файзов Нурми, Муллахметова Разия, Төхфәтул- лина Разия һәм сугыш елларында үсеп чыккан яшь тракторчылар барлыгы 25 тракторны, чәчүләр башланудан 15 көн элек, моторларын берьюлы гөрләтеп кабызып җибәрәләр һәм сталинчыл бишеллыкның беренче елгы планын тутырып, арттырып үтәргә, үзләренә һәм үзләре эшли торган МТС ка яңа дан
Фатих Хөсни
90
нар яулап алырга дип, парлы җир өстендә тырнак эзләре калдырып, колхозларга, эш урыннарына юнәләләр... һәм бер чыгып киткәч тукталып калмыйлар. Болай дәррәү чыгып китүнең чарасын алдан күргән кебек, тукталып тормауның да чаралары алдан күрелгән була: һәр тракторчы үзе төзәткән, үзе кабул иткән тракторга утырган. һәр тракторның үзенә беркетелгән даими агрегаты — плугаре, зап- равщигы, су китерүчесе бар. Инде шулай да трактор берәр төрле бәла-казага очраса, аның кешеләре МТС ка йөгергәнче, МТС ның күчмә мастерское алар янына үзе килеп җитә. Бригадалар, аерым агрегатлар һәрьяктан яхшы җиһазландырылган күчмә вагоннар белән тәэмин ителгәннәр — укыйсылары килсә — газе- та-журналлар, уйныйсылары килсә — шашка'-шахмат, гармонь... Шуның өстенә тагын МТС буенча тәүлек буена махсус дежур- днспетчер куелып, ул бригадалар белән хәбәрләшеп, аларның хәлләрен белеп, сорашып тора. Шуның өстенә тагын я ат атланып Әхмәт агай үзе, я урын юллардан турыдан-туры гына атлап әлеге кара тутлы егет, баш механик Шәй- ми Сафин барып чыга, кешеләрне эш өстендә күзәтәләр, оялтырга кирәк булса — оялталар, мактарга кирәк булса — мактыйлар. һәм боларның барысы өстенә тагын, барысына караганда да куәтлерәк чара — кешеләр үз өсләренә социалистик йөкләмәләр алганнар, кешеләр ярышып эшлиләр һәм берсе алдында икенчесе кызарып калырга теләмиләр. Менә шушыларның барысын бергә кушып, ә алардан да бигрәк, МТС кешеләрнең социалистик аңнарын, үз предприятиеләре өчен, Ватан өчен әлбәттә яхшы, бары тик яхшы гына эшләргә кирәк икәнен төшенеп эшләүче вөҗданлы кешеләр булуын исәпләгәннән соң, ниһаять, МТС ның җәйге уңышлы эш нәтиҗәләре килеп чыга.
Бөтен җәйге авыл хуҗалыгы эшләрен, йомшак сөрүгә кайтарып исәпләгәндә (Ә МТС лар моны шулай исәплиләр) Әтнә МТС ы план буенча бирелгән 10455 гектар урынына 17138 гектар эшләп, планны 163 процент итеп үтәп чыккан. Әхмәт агайның үз кешеләре өчен кайгыртып йөрүе, үзенең кара тутлы, кечкенә гәүдәле, ләкин эшкә дигәндә, шунда, тимерләр арасында, терекөмеш тамчысы кебек, тәгәрәп йөри торган тырыш механигын сабан туенда әлеге теге мич чаклы кешенең «тырнагыннан коткарып» алып калуы һәм барлык йокысыз төннәр, чабып йөрүләр, борчылулар — барысы да менә шуның өчен булган икән! Ә бит җәйнең кышы бар, кышның тагын җәе бар. Алдынгылык бер яулап алынган икән — аны ычкындырмаска кирәк. Менә кышкы ремонтлар. Җәйге кампаниядән кайткан тракторларны әйбәтләп ремонтларга, җәйге уңышларны яңа уңышларга кабатларга кирәк. Дөрес, бу турыда алдан да уйланылды. Әгәр шулай әйтергә яраса, МТС та кышкы ремонтларга яздан ук керештеләр. Тимерчелек цехы һәм токарный цех буш вакытта, ремонтка кирәк булачак детальләрне алдан ук хәзерли килү, теге яки бу йомыш белән Казанга барган чакта туры китереп запчастьлар ала йөрү, ремонтка керешкәндә складларны запчастьлар белән баетып кую, МТС ны алдан ук утын һәм күмер ише ягулыклар белән тәэмин итү, мастерской, цех биналарын ремонтлау һәм эчке яктан җиһазландыру, тәрәзә пыялаларын, мичләрне карау, тракторчыларның, ремонт эшчеләренең торак урыннарын җылыту, ашханә, аның өчен азыктөлекләр хәзерләү, мунча, яңа клуб — менә болар барысы да алда торган ремонт сезонын күздә тотып эшләнгән эшләр булдылар. Менә, җәйге эш сезонында матур ^күрсәткечләр, биреп, тракторлар
Фатих көсни
\ 9и Г*
МТС усадьбасына кайттылар. Тормыш тулай торакларга күчте. «Кара карлыгачлар» юындылар, тузаннарын кактылар. Такта сандыклардан көзге кыйпылчыклары чыкты, чәч пәкеләре, хәрәкәткә килде, көн аралаш дип әйтерлек мунча морҗасыннан төтен чыга башлады, ашханәдә утырганда бик еш уен- көлке сүзләр ычкынгаларга тотынды, тирәкүрше авыллардан килеп эшләүче тракторчылар, Әхмәт абыйларыннан рөхсәт сорап, авылларына кайтып, карыйсы эшләрен карап килделәр. Бу көннәрдә мастерскойларда ялгыз чүкеч тавышлары гына ишетелгәләп торды һәм МТС территориясенә кайтып, кайсы анда, кайсы монда сүнеп калган тракторлар исә көзге яңгырлардан тырнаклардагы балчыкларын юалар иде. Тулай торакта калган тракторчы яшьләр, энергияләрен кая куярга белмәгәч, контора кызлары белән берләшеп, бер спектакль дә куеп алдылар. Ә вакыт дигәнең уза да уза. Тракторлар ремонт көтеп МТС ишек алдында утыралар да утыралар. Ялгыз чүкеч тавышлары гына көчсез, ничектер, монда да, яз көне кырга чыгып киткән кебек, дәррәү күтәрелергә кирәк иде. МТС ның алдынгы кешеләре бу турыда үзара сөйләшә башладылар. Әхмәт агай «кара карлыгачлараны берничә тапкыр үзенең кабинетына да җыйды, ләкин шулай да ремонтның темпы канәгатьләндерми иде. Яңгырлы көзге төннәрнең берсе иде. Тракторчы Шәрәфиев Гарәфи, мастерскойдан чыгып, яңгыр астында тукталып калды. Ләкин кайтып китмәде. Караңгыда, яңгыр астында калган тракторлар, үзләреннән үзләре кузгалып, аның янына килә башладылар кебек күренде аңа. Әйтерсең, гүя менә төрле яктан аны сырып алалар һәм гүя: - — Безне оныттыгыз! Безне оныттыгыз! — дип кабатларга тотыналар. Өстән әкрен генә шыбырдап яңгыр явуга карамастан, тракторчы һаман тора бирде. Аны нәрсәдер яхшы ук уйландырган иде. Майлы бушлаты өстеннән шыбырдап су агып торган
хәлдә һәм әле дә башына кияргә онытып, яланбаш көенчә директор кабинетына килеп керде ул. Кергән шәпкә аның тик тешләре генә ялтырап күренә иде. — Ни бар, Гарәфи? — дип директор үзе башлап сүз катты. Тракторчының бишмәт итәгеннән әле һаман да су тамчылары тамып тора һәм аның сүзне кайсы баштан башларга белми азаплануы күренә иде. — Телгә алып әйтерлек бер ни дә юк, үзем дә шуңа кердем, Әхмәт абый! — дип куйды ул, сәер генә карап шактый озак басып торганнан соң. Хәер, бераздан аның теле яхшы ук ачылып китте: — Әкрен кыймылдыйбыз, Әхмәт абый. Шуңа эчем пошып кердем. Җәйге эш темпларын бирмәсәк кенә ярар иде. Чын булса, Куәм МТС-ы ремонтны очлап килә, ди. Райкомның күчмә байрагы кемдә? Аларда. Бәйрәмовада. Ә бәйрәмне безнен урамга күчерергә иде. Байракны үзебезгә алырга иде дигән сүзем. Кыскасы, кешеләрне фронттагы кебек атакага күтәрәсе иде... Директор һәм гади тракторчы — алар бер-берсен менә шушы кыска сүзләрдән аңлап та алдылар. — Сөйлә, сөйлә, мин тыңлыйм, — диде директор Садретдинов, тракторчы Гарәфинең иңенә дусларча кулын салып, — мин сине бик яхшы аңлыйм. Әйе, бу турыда без үзебез дә сөйләштек. Сафин белән дә киңәшләштек, парткомда да сүз булды, әйе, безгә сызганыбрак тотынырга кирәк булыр. Син менә иртәгә чаклы шулай уйлана тор. Без иртәгә гомуми җыелыш җыярга уйлыйбыз. Бәлки син шунда, фронттагыча, безне бер кыздырып алырсын. Алда менә Конститутция көне, яңа ел бар. Бәлки шуларның берсенә чаклы ремонтны бетерергә әйтеп, йөкләмә алып җибәрербез. Безнең бит бөтен нәрсәбез бар, эш — үз кулыбызда тора. — Кирәк, кирәк. Нәрсәдер эшләргә кирәк, Әхмәт абый, — диде Гарәфи, директорның сүзен җүпләп.
Әтнә артында шәһәрчек
Алар иртәгә, җыелыш алдыннан, баш механик Сафин, • партия оешмасы секретаре Җамалиев, директор үзе һәм менә бу йокысын югалткан тынгысыз җан — бергәләп тагын бер сөйләшеп, киңәшләшеп алырга булдылар.
Райкомның күчмә кызыл байрагы Куәм МТС ына, Бәйрәмова бригадасына бирелү факты . Әтнә МТС ының бөтен коллективын аякка бастыра. Барысы да үзләренең урыннарына басалар, барысы да эшкә чынлабрак тотыналар. Гомуми җыелышта тракторчы Шәрәфиев Гарә- фи күтәреп чыккан мәсьәләне — МТС буенча трактор ремонтын 1947 нче елның беренче январена төгәлләү һәм шуңа ук республикадагы башка МТС ларны да чакыру инициативасын МТС коллективы хуплап каршы ала. һәм менә башланып китә «сабан туй»! Чүкеч тавышлары күңеллерәк яңгырый башлый, трансмиссияләрнең ■каешлары ашыгыбрак йөриләр. Цех белән цех, ремонтчы белән ремонтчы арасында социалистик ярыш башлана. Эшкә иртә сәгать 7-дән тотынып, кичке 10 га чаклы эшлиләр—берәү дә үзенең көнлек, нормасын арттырып үтәмичә цехтан китми. Ишек алдында суынып калган тракторлар, көннән-көн эреп югалган кебек, мастерскойларга кереп сүтелә, төзәлә, яңадан аякка басып, гаражга китә баралар... Без МТС ка 24 нче декабрьда, •кич беләң сәгать 9 нчыларда килеп төштек. Без килгәндә МТС территориясе япякты булып, мастерскойлар гөҗләп эшләп торалар иде. Күчмә Кызыл Байракны Бәйрәмо- вадан Әтнә МТСының Әхмәт Сафин бригадасы яулап алган иде инде. Әтнә МТС ның, үзе ярыша торган Куәм МТС ыннан гына түгел, ә бәлки республикадагы барлык МТС лардан да уздырып, трактор ремонтларын бетереп килгәнлеген безгә Казанда ук әйткәннәр иде. МТС конторасында безне бухгалтер Баш^ киров иптәштән бүтән каршы алучы булмады. Без лозунгларга күз сал- галап, әле тегене,
әле моны сораштырган булып, МТС җитәкчеләрен көтә башладык. Ниндидер тимер кисәкләре күтәргән майлы киемле бер егет күренеп, шунда ук чыгып китте. Кайдандыр җир күмере янган ис килә иде, тыштан, яхшы һавадан кергәч бу ис борынны бигрәк тә яра, мин шундагы кеше, исе китмәгән кеше булырга тырышып, күмер исен сизсәм дә, әйтмәскә булдым, индустрия арасында шулай була торгандыр инде ул, дип уйладым. Ләкин алай булуы шарт түгел икән, безне алып килгән кучер Вәли агай мич-учак арасында йөрүче кызларга шунда ук тәнбиһ ясады: — Карап якмагансыз, ис чыгаргансыз, кунакларны исертә күрмәгез тагын сез, — диде ул. Ун-унбиш минуттан, майга буяла төшкән кара шинель киеп, урта буйлы, ачык чырайлы, көлгәндә ап- пак тешләре елтырап күренә торган сөйкемле кеше — МТС ның баш механигы Сафин Шәйми килеп керде. — Ремонт эшләре җиңеләйде дип бүген менә мунча кереп йөргән булган идек, — дип куйды ул, каршы ала алмавы өчен бездән гафу үтенгән сыман итеп. Саф һавада килеп һәм яңа обстановкада мин үземне бик кәефле хис итә идем, ничектер шунда миндә юмор сәләте кузгалып китте, механикка ярдәмгә килергә ашыгып: — Әле бу сезнең мунчадан чыгуыгыз шулаймыни? — дип куйдым. — Мин инде мастерскойларда булдым, әйе, бераз буялырга туры килде, — диде'ул, кулын кәгазь кисәгенә сөрткәләп. Шунда ук тагын, ап»пак тешләрен күрсәтеп, юморга каршы юмор белән өстәде: — Хәер, без ансын күп тикшереп тормыйбыз монда, кайчакны мунчаны мастерскойларның үзләрендә генә дә керергә туры килә. Шушы җиңел сүз алышулардан соң, без, әллә кайчангы танышлар кебек, һичбер тәкәллефсез сөйлә- щеп, танышып киттек, эш белән кы-
91
Фатих Хөсни
зыксына башладык. Ул арада директор Әхмәт агай да килде, ул арада тагын чәй дә килде, тегесе- бусы да килде, кыскасы, кышкы юлда озак кына туңып килгәннән соң, яңа дуслар белән чәй янында гәпләшеп утыру әйбәт үк булып китте. Ачык чырайлы һәм үз эшләре белән чак кына һавалана төшеп сөйли торган бу кешеләр миңа ми- нуттан-минутка ошый баралар иде, мин эчемнән генә «менә мин болар- ны җырлыйм инде!» дип кодрәтләнеп утырдым. * * Төн җилле булды. Байтак кына сөйләшеп, эшләр белән танышып утырганнан соң, безгә шунда, парткабинетка кроватьлар ипләп, урын салып бирделәр. Мин җырлаганчы, минем баш очымда җил җырлыйсы бар икән, — төннең төн буе тәрәзә төбендә, электр чыбыклары сызгырып чыктылар. Мин җилнең электр чыбыкларында болай үкерүен образлар теленә күчереп яттым — гүя ки ул зарлана, ник минем далама килдегез, ник минем иркен юлыма менә мондый аркылы-торкылы чыбыклар суздыгыз, баганалар бастырып куйдыгыз, ди. һәм мин, совет кешесенең иҗат кодрәте өчен горурланып, яткан җиремнән җил белән үчекләшеп, аны үртәп ятам — ашыкма, без әле синең үзеңне дә йөгәнләрбез! • * Иртәгесен без кузгалганчы «кара карлыгачлар» кузгалып өлгергәннәр иде инде. Мастерскойларга^ әллә кайчан ут алынган, анда-санда өсләренә майлы бушлатлар, кыска туннар кигән кешеләр күренгәләп китәләр, цехлардан, гадәттәгечә, җайлы бер ритм белән чүкеч тавышлары, трансмиссия каешларының шапылдап йөргәне ишетелеп тора иде. Без мастерскойга кердек. Менә алар — теге бригададан да, бу бригададан да җыелып — аеруча бер күтәренкелек белән, моторы әле кичә генә обкаткадан чыгып урынына утыртылган соңгы, 15 нче номерлы тракторны кабызып яталар. Кәк артык суык булганлыктан, май куерган, мотор әле җитәрлек шомармаган, тракторның тыңлыйсы килми. Ләкин монда егетләрнең, кызларның тыңлата торганнары җыелган, бигрәк тә соңгы тракторга рәт җиткәч, бигрәк тә Казаннан килгән кунаклар алдында алар серне әлбәттә сынатмаячаклар. — Үземне генә аерып, кырга, буранга алып чыгып китмәгәйләре дип курка ул, — ди берсе, шаяртып. Цилиндрга бензин тамызып торучы тракторчы кыз. Хөснетдинова Нәгыймә, карбюратор өстеннән күтәрелеп, шаяртуга каршы шаярту белән җавап кайтара: — Бер үзенә бер «кечкентәйне» эчеп бетерде, шулай да кузгалмаска маташа, каһәр... Эшли белә торган кешеләр — алар эш арасында әнә шулай шаярта да беләләр, һәм бу көчле куллар алдында мотор «телгә килмичә» әлбәттә булдыра алмый. Шулай итеп, менә гаражда, ремонттан чыккан тракторлар колоннасына янә бер трактор — иң соңгысы килеп өстәлә. Биргән сүзләрен үз вакытында үтәп чыккан тыйнак күңелле ул кешеләр кичен, яңа киемнәрен киеп, юыныптазарынып, күкрәкләренә- медальләрен, орденнарын тагып- ТАСС фотокорреспонденты иптәш Мясниковның «лейка»сы алдына тезеләләр... Әтнә артында шәһәрчек. Шәһәрчектә багана, баганада ут яна. Ерактанерактан ук күзнең явын алып җемелдәп күренәләр алар. Бигрәк тә кышкы юлдан туңып килгәннән соң, алар синең күңелеңә җылы нур салалар һәм син, ихтыяр- сыздан,язын берьюлы гөрләп кабыначак корыч колонналар турында,, диңгездәй дулкынланып утырачак бодай кырлары турында, икмәк, көзге байлык, дәүләтебезне һәм өстәлебезне тагын да тулыландыру турында уйлый башлыйсың.