ТАРИХИ КҮРСӘТМӘЛӘРНЕ ҮТӘҮ ЮЛЫНДА
Әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре турында ВКП(б) Үзәк Комитетының мәгълүм карарлары игълан ителүгә ярты ел чамасы вакыт үтеп китте. Бу вакыт эчендә Совет Язучылары Союзы һәм «Совет әдәбияты» журналы эшен яхшырту буенча байтак чаралар үткәрелде, һәм, шулай ук, безнең барлык әдәби эшчәнлегебез- не беренче чиратта чагылдыра торган көзге ролен үтәүче журналыбызның да 6—7 номеры чыгып өлгерде. Димәк, хәзер инде, партиябезнең ул тарихи карарларын безнең ничек дөрес һәм тирән аңлавыбыз, аларны тормышка ашыруда нинди практик нәтиҗәләргә ирешүебез, нинди тармаклар буенча әле ул карарларны канәгатьләнерлек үти алмыйча килүебез турында беренче башлангыч йомгаклар ясарга, шулардай чыгып, алдагы көннәр өчен бурычларны тагын да ачыграк һәм конкретрак итеп билгеләргә вакыт бик җитте. ВКП(б) Үзәк Комитеты карарлары, иптәш Жданов доклады — гаять зур тарихи әһәмиятле документлар, һәм алар безнең барлык идеологии фронтыбыз өчен көндәлек практик эшебездә тайпылышсыз үтәлергә тиешле программа булып торалар. Шул сәбәпле, безнең беренче бурычыбыз — бу документларны барлык язучыларга, укучыларга һәм кип совет җәмәгатьчелегенә җиткерүдән гыйбарәт булды: алар бөтенесе дә (шул исәптән, безнең Татарстан әдәбиятының һәм сәнгатенең торышы һәм бурычлары турында иптәш Гафаров доклады һәм Татарстан Совет Язучыларының гомуми шәһәр җыелышы резолюциясе һ. б.) • «Совет әдәбияты» журналы битләрендә басылып чыктылар. ВКП(б) Үзәк Комитеты карарла
Г. Иделле
124
рын, иптәш Жданов докладын өйрә- нү-тикшерүләрнең барышы, язучыларның, сәнгать работникларының җыелышларда, матбугатта чыгышлары мәсьәләне нигездә дөрес аңлауларын күрсәтте. Моны беренче чиратта, әлбәттә, иҗатта, әдәби эш практикабызда чагылуы раслап тора. Бу фактны күрү өчен «Совет әдәбияты» журналының соңгы номерларын күздән үткәреп чыгу да байтак материал бирә. Партия бездән: «... совет җәмгыятенең тормышы турында, совет кешесе турында матур, художество ягыннан тулы кыйммәтле әсәрләр тудыруны..., совет кешеләренең үскән культура сорауларына җавап бирүне, совет яшьләрен көр күңелле, күтәренке рухлы итеп, Ватанга бирелгән һәм безнең эшебезнең җиңәчәгенә ышанып караучы итеп, тоткарлыклардан курыкмаучан, нинди генә кыенлыкларны да җиңеп чыгарга сәләтле итеп тәрбияләүне» таләп итте һәм итә. Без язучыларыбызның үз иҗатларын әнә шул таләпләргә буйсындыруларын күрәбез. Моңа мисал итеп К. Нәҗми, А. Шамов, Ә. Ерикәй, Р. Ишморат, Г. Әпсәләмов, И. Гази, С. Хәким, Ә. Фәйзи, Ш. Мөдәррис, Ә. Исхак, М. Садри һ. б. иптәшләрнең «Совет әдәбияты» журналының соңгы номерларында басылган әсәрләрен китерергә мөмкин. Сугыш елларында, язучы буларак, совет кешеләренең үз Ватаны өчен, явыз дошманга каршы көрәштә күрсәткән батырлыкларын чагылдырган күп кенә һәм матур гына хикәяләр, очерклар биргән Г. Әпсәләмов, хәзер үзенең иҗатын бөек җиңүдән соңгы тыныч шартларда дәвам иттерә. Татгосиздатта аның яңа хикәяләр җыентыгы чыга, «Совет әдәбияты» журналы битләрендә дә соңгы айларда «Инженерлар» (№9— 1946), «Якты юл» (№ 10—1946). исемле хикәяләре һәм «Ак төннәр» (№ 1,2—3, 1947) исемле повесте басылды. «Ак төннәр»—бу, тарихи сыналу елларында, Бөек Ватан сугышының ут һәм ялкыны эчендә совет кешеләренең күрсәткән тиңдәшсез батырлыкларын
тасвирлый. Төрле милләт вәкилләре булган, Ватанга чиксез мәхәббәт, дошманга тирән нәфрәт кебек уртак идеяләр белән тыгыз берләшкән бу кешеләр—Володаров, Кауров, Лунов, Мөбарәкшин, Грай, Юлдашев, Чачуа һ. б. — укучыларыбыз өчен, совет яшьләре өчен үрнәк булырлык геройлар. Автор аларны сокландыргыч яхшы сыйфатлары белән күрсәтә һәм без, шуның белән бергә, бу сыйфатларның аерым, сайланган кешеләргә, Геройларга гына түгел, бәлки күп миллионнарча совет кешеләренә хас икәнлегенә дә ышанабыз. Әйе, Бөек Ватан сугышы миллионнарча совет кешеләренең иң яхшы сыйфатларын бөтен тулылыгы белән ачып күрсәтте. Соңгы айларда әдәбиятыбызда моның чагылышын без, шулай ук, А. Расихның «Бәхет орлыклары» (№№ 5,6, 7—8) исемле маҗаралы хикәясендә дә, И. Газиның «Без әле очрашырбыз» (№2—3, 1947), М. Гыйма- диевның «Зур Хинган аша» (№7—8, 1946), Н. Яһудинның «Даладагы сугыш» (№ 9—1946), А. Шамовның «Батырлар даны мәңге яши» ТКд 9 — Г9?6), Ә. Ени- кинең «Шиһаб абзыйның таныш кызы» (№ 1 — 1947), Г. Бакировның «Сиртмәле кое» (№ 7—8, 1946) исемле хикәяләрендә, очеркларында һ. б. күрәбез. Тарихи җиңүебез белән тәмамланган Бөек Ватан сугышы язучылар өчен әле бик күп еллар буе иксез-чиксез иҗат материалы булып хезмәт итәчәк. Без әле бу героик темага язылган тирән эчтәлекле, киң колачлы яңадан-яңа әсәрләрнең тууын ышанып көтәбез, һәм алар, һичшиксез, туарлар. Ләкин, безнең совет әдәбиятының көчен, алдынгылыгын күрсәткечләрнең берсе шунда ки, ул кичәге көн белән генә һич тә яшәми, бәлки бүгенге һәм иртәнге көннең иң актуаль мәсьәләләрен үзенең төп темасы итеп ала. Безнең бүгенге көнебез исә бөек җиңүдән соңгы
Тарихи күрсәтмәләрне үтәү юлында
125
тыныч иҗат эшләре белән, сталин- чыл яна бишьеллык планны үтәү һәм арттырып үтәү өчен, коммунизм җәмгыяте төзү өчен героик көрәш белән характерлана. Кичә генә хәрби лагерь булган безнең Ватаныбызның барлык почмакларында бүген бишьеллык планның цифрлары гигант төзелешләрдә, бөек эшләрдә гәүдәләнә. Кичә сугышчы булган совет кешесе бүген инде — төзүче, иҗатчы. Бу тема безнең барлык әдәбиятыбызда, сәнгатебездә бүген үзәк темаларның берсе булып әверелергә тиеш. Без «совет җәмгыятенең тормышын аның туктаусыз алга барышында сурәтләргә, совет кешесе характерының Бөек Ватан сугышы вакытында аеруча көчле булып күренгән иң яхшы якларын тагын да үстерүгә һәрьяклап булышлык итәргә» тиешбез. Бу яңа һәм җитди бурычның үтәлеше бездә ничек тора? Әйтергә кирәк, әлегә канәгатьләнерлек түгел. Илебезнең тыныч чорга күчүенә ике елга якын вакыт үтеп китте инде. Ләкин бу чорны, аның аерым өлкәләрен, төзелеш кешеләрен, аларның бөек эшләрен теге яки бу күләмдә чагылдырган җитди әсәрләр әле һаман күренмиләр. Дөрес, монда бөтенләй бушлык, дип тә әйтеп булмый. Иптәшләрдә бу теманы чагылдырырга теләк, омтылыш бар. Бу темага кагылган беркадәр хикәяләр, очерклар, шигырьләр дә юк түгел, алар журнал битләрендә басылгала ды- лар. Мәсәлән, А. Шамовнын «Мшь нур карт» l I — 12, 1946), Р. Ишморатның «Бүләк» (№ 1 — 1947), Г. Әпсәләмовның «Инженерлар», «Якты юл» (№№ 9,10— 1946), Ә. Исхакның «Энергияләр турында» (№ 1 — 1947), С. Хәкимнең «Балта остасы» (№ 9— 1946), Ә. Шамин- нын «Төргәк» (№ 10— 1946), Г. Га- лиевнен «Якты юл»да, Г. Бәширов- ның «Урман буенда бер бакча», Г. Мансурның «Колхоз утлары» (№ 9— 1946/, А. Әхмәтнең «Кара алтын чыккан җирдә» (№ 10 — 1946), Ф. Хөснинең «Әтнә артында шәһәрчек» (№ 2—3, 1947) исемле һ. б. әсәрләрне санап китәргә мөмкин. Ләкин без аларны бу юнәлештә әлегә
беренче омтылышлар гына дип бәяләр идек. Шик юк, алар арасында бик яхшы һәм уңышлы (“омтылышлар бар. Мәсәлән, А. Ша- мовның «Миннур карт» исемле хикәясен күрсәтеп үтәргә кирәк. Автор колхоз тормышының бик актуаль мәсьәләсенә t кагыла. Авыл хуҗалыгы артеленең сталинчыл уставы — колхоз төзелешенең төп законы, аны бозу — җинаять. Колхозчыларның бу уставны бозуларга каршы, аны тайпылышсыз тормышка ашыру өчен көрәшләренең бер тармагын чагылдырган бу хикәя авторның һичшиксез уңышы дип санала ала. Җаны-тәПе белән совет кешесе булган Миннур карт образы бик җылы, ягымлы, җанлы итеп бирелгән. Бу хикәянең һәм художество һәм, мәгълүм дәрәҗәдә,, практик әһәмияте шиксез. Кичә генә әле фронтовик булган һәм сугыш темасына .күп кенә әйбәт хикәяләр һәм очерклар биргән иптәш Шамов тыныч төзелеш темасын яктырту эшен алда да шулай дәвам иттерер дип ышанабыз һәм аңардан җитди, кыйммәтле әсәрләр көтеп калабыз^ Иптәш Г. Әпсәләмовның «Инженерлар» һәм «Якты юл» исемле хикәяләре безнең әдәбиятыбызда әле һаман да бик аз урын алып килгән производство темасына багышланганнар. Беренче хикәядә — яңа гына фронттан кайткан Дәү- ләтшин, ут сызыгындагы кебек үк көчле дәрт белән, бүген тыныч төзелеш эшенә бирелә. Заводта кай- берәүләрнең җиңүдән соң тынычланып калулары, беркадәр масаюлары, бәйрәм настроениеләренә бирелүләре аны борчый һәм ул, үткен сүз белән дә, практик иҗат эше белән дә, мондый зарарлы күренешләрне җиңүгә ирешә. Икенче хикәядә — яшүсмер эшче Ишнияз бик кыска вакыт эчендә югары квалификацияле мастер була, эзләнеп, иҗат итеп эшли һәм, зур уңышларга ирешеп, бүләкләнә. Темалары белән бик кирәкле һәм ак
Г. Иделле
126
туаль хикәяләр. Тик аларда авторның беркадәр ашыкканлыгы сизелә. Аның бу беренче тыл хикәяләре, художество эшләнеше ягыннан, фронт хикәяләреннән түбәнрәк торалар. Бу, ихтимал, яңа темага күчүнең беренче адымнарындагы кимчелектер. Драматург Р. Ишморатның «Бүләк» (№ 1 — 1947) исемле кечкенә пьесасы шулай ук производство кешеләрен күрсәтә. Фронттан кайткан Самат үзенең сугыштагы бай тәҗрибәләрен производстводагы хезмәткә күчерергә омтыла. Фронтта ул башта гади корал белән эш иткән, соңра автомат коралга — пулеметка күчкән. Менә ул — җиңүче булып кайткан һәм яңадан үз заводында. Үзенең элекке гади станогы. Ә ул автомат булса — ничаклы артык продукция бирер иде’ Самат шул турыда хыяллана башлый. Каты һәм авыр көрәш белән яулап алынган тыныч тормышның гүзәллеге аңа иҗат илһамы бирә. Мондый хәлләрдә табигый булган төрле авырлыкларны үтеп, төрле аңлашылмауларга, киртәләргә очрап, ниһаять, ул максатка ' ирешә. Шулай итеп, соңгы вакытларда без язучыларның производство темасы белән беркадәр кызыксына башлауларын күрәбез. Бу бик күңелле хәл. Ләкин, гомумән алганда, производство темасына язылган, эшчеләр сыйныфының тормышын, үсешен, көрәшен күрсәткән әсәрләр бездә гафу ителмәслек аз әле. Димәк, әдәбиятыбызның бу тармагына аеруча җитди игътибар бирергә кирәк. Татар совет әдәбиятының башлыча авыл темасы белән генә шөгыльләнеп, производство темасын бөтенләй диярлек читтә калдыруы, шулай итеп аның берьяклы үсүе кебек җитди кимчелегенә кагылып «Кызыл Татарстан» газетасының нигезле чыгыш ясавы — бик вакытлы һәм урынлы. Бу мәсьәлә язучылар җәмәгатьчелегенең җитди игътибарын һәм бу юлда практик чаралар күрелүен, таләп итә. Бу әйтелгәннәрдән, хәзер инде
колхоз темасыннан производство темасына күчәргә кирәк, дигән фикер, ягъни бер үк дәрәҗәдә мөһим булган ике теманың берсен икенчесе исәбенә үстерү дигән ялгыш фикер калмасын. Социалистик авыл, колхоз темасы үзе дә әле бездә тиешле югарылыкта һәм күләмдә чагылмаган һәм бу өлкәдә безнең алдыбызда үтәлмәгән бурычлар күп һәм җитди. Соңгы вакытларда басылып чыккан китапларда да, «Совет әдәбияты» журналы битләрендә дә, авыл хуҗалыгы темасына язылган әсәрләр бик-бик аз. ВКП(б) Үзәк Комитетының февраль пленумы сугыштан соңгы авыл хуҗалыгын үстерү чаралары турында гаять әһәмиятле эш программасы билгеләде. Бу — колхоз строен тагын да ныгыту, илебездә авыл хуҗалыгы продуктларының моңача күрелмәгән күләмдә мул булуына ирешү өчен көрәштә сугышчан программа булып тора. Авыл хуҗалыгын күтәрү — барлык совет халкының уртак бурычы ул. Бөтен халык хуҗалыгыбызны, Ватаныбызның экономик куәтен тагын да ныгытуның төп шартларыннан берсе булган бу эштә совет язучылары үзләренең иҗатлары белән актив катнашырга тиешләр. Моңа чаклы бездә авыл хуҗалыгы темасына язылган әсәрләрдә, күпчелек хәлдә, тар рамкаларга чикләнгәнлек, бер яклылык урын алып килде. Ул әсәрләрдән гомумән колхозчы образын гына табарга мөмкин. Ә безнең социалистик авыл хуҗалыгы темасы искиткеч бай һәм катлаулы бит! Колхозның алдынгы фигуралары — авыл коммунисты, тракторчы, комбайнчы, колхоз председателе, югары уңыш мастеры, авыл интеллигенциясе, аеруча сугыш елларында искиткеч батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән колхозчы хатын-кыз, колхоз производствосында кешеләрнең үсүе, совхоз, МТС, шәһәрнең авылга ярдәме һ. б. һ. б. — болар безнең татар совет матур әдәбиятында, төрле жанрларда, үзләренең бөтен
Тарихи күрсәтмәләрне үтәү юлында
127
яклап һәм тирән чагылуларын тапканнары юк диярлек. Хәзерге колхоз тормышы язучы өчен темаларга гаҗәп бай һәм аның һәрбер аерым тармагы гына да югары художестволы бик күп әсәрләр тудыру өчен җитәрлек материал бирә ала. Язучылар социалистик авыл хуҗалыгын тагын да якынрак һәм тирәнрәк өйрәнеп, аның иң алдынгы кешеләрен күрсәтеп, колхозчылар массасын батыр хезмәткә рухландырырга, шуның белән, ВКП(б) Үзәк Комитетының февраль пленумы карарларын уңышлы рәвештә тормышка ашыруда үзләренең ялкынлы иҗатлары белән ярдәм итәргә тиешләр. Очерклар турында бер-ике сүз. Соңгы вакытларда А. Әхмәт Шө- гер нефте, аның тарихы, аның гүзәл кешеләре турында, Г. Галиев, Г. Бәширов, Ф. Хөсни, Г. Мансур колхоз авылы алдынгыларын, колхозларның бишьеллык план буенча алып бара торган яңа төзелешләрен күрсәткән очерклар бирделәр. Журналда очерклар басыла башлау яхшы адым дип саналырга тиеш. Чөнки бу жанр, бүтән жанрларга караганда, оперативрак. Ләкин, шуңа да карамастан, дөресен әйтергә кирәк, ул бездә әлегә кадәр тиешле игътибар белән файдаланмый килде. Сугыш елларында, Татарстан матбугатында һәм фронт газеталарында очерк жанры нык кына җанланып киткән иде. Ләкин тыныч төзелешкә күчкәч бу жанрга карата тагын да гаделсезлек күрсәтелә башлады. Язучылар сугыштан соңгы тормыш турында, яңа сталинчыл бишьеллык планны үтәү өчен көрәштә производство һәм авыл хуҗалыгы алдынгылары турында очеркларны, үтенүләргә, конкрет заказлар бирелүгә дә карамастан, ни өчендер бик теләп язмыйлар. Шулай ук тәнкыйтьчеләребез дә, гомумән очерк жанры турында булсын, басылган очерклар турында булсын, ләм-мим сүз әйтмиләр. Ялгыш караш бу! Язучылар ә лед ән-әле очерклар язуга' үзләренең иҗат планнарында күренекле урын бирергә һәм тәнкыйтьчеләр дә, бу жанрга игътибарсыз карашта булмыйча,
очерклар, очеркистлар турында үз фикерләрен системалы рәвештә әйтеп торырга тиешләр. Бишьеллык план төзелешләрен, аның алдынгы кешеләрен, аларнын героик эшләрен көннән-көнгә диярлек конкрет оператив чагылдырып бару мөмкинлеген бирә торган һәм укучыларга тәэсире дә көчле булган бу жанрга даими игътибарны булдырырга кирәк. Аеруча, сугыш елларында туган бик күп сандагы очеркларга бер бәя биреп китү, аларның үстерелергә тиешле булган яхшы, уңышлы якларын һәм кабатланмаска тиешле булган кимчелекле якларын күрсәтеп, бер йомгак ясау бик кирәк иде. Бу, үз чиратында, бүгенге тыныч төзелеш темасына яхшы очреклар тууга да, һичшиксез, күп кенә ярдәм итәр иде. Поэзия өлкәсендә сизелерлек борылыш, әйтерлек уңыш күренми әле. Редакциягә зур санда алына торган шигырьләрнең күпчелеге художество эшләнешләре ягыннан йомшак, эчтәлекләре ягыннан аз әһәмиятле булалар. Күренекле шагыйрьләребез (зур әсәрләр өстендә эшлиләр булса кирәк) ВКП(б) Рйзәк Комитеты карарлары чыкканнан бирле үткән вакыт эчендә әлегә телгә алып сөйләрлек җитди *зур әсәрләр бирә алганнары юк. Тик, шулай да, Верховный Советларга сайлаулар уңае белән, С. Хәким, Ә. Ерикәй, Ш. Мөдәррис, М. Сад- ри, С. Баттал һ. б. иптәшләрнең кайбер уңышлы гына шигырьләр язганлыгын әйтеп үтәргә кирәк. Күптән түгел генә «Культура и жизнь» газетасы, урыннардагы республика һәм өлкә әдәби журналларының бер кимчелеге итеп, рус совет әдәбиятыннан күренекле әсәрләрне аз тәрҗемә итүләрен күрсәткән иде. Бу кимчелекне булдырмау йөзеннән, «Совет әдәбияты» журналында соңгы айларда без A. Фадеевның «Яшь гвардия», B. Катаевның «Полк улы», А. Аллилуеваның «Истәлекләр» исемле
Г. Иделле
128
мәшһүр әсәрләреннән зур-зур өзекләр бирдек. Н. Некрасовның күп кенә шигырьләре урнаштырылды. Н. Погодинның «Мылтыклы кеше» исемле пьесасы журналда тулы килеш басылды. Украина классигы И. Франконың ике хикәясе бирелде. Рус һәм СССР халыклары әдәбиятыннан иң күренекле әсәрләрне тәрҗемә итеп урнаштыруны журнал киләчәктә дә дәвам иттерәчәк. Журналның публицистика бүлегендә урнаштырылган әһәмиятле мәкаләләрнең беркадәресен санап үтик: И. В. Сталин әсәрләренең I, II, III томнары турында (№№ 7—8, 9 — 1946 һәм № 1 — 1947). Укучыларны идеятеоретик яктан коралландыруда бу мәкаләләрнең шиксез зур әһәмияте бар һәм алар иптәш Сталин әсәрләрен өйрәнүдә кыйммәтле ярдәмче материал хезмәтен үтиләр. С. Фәйзуллинның «Ленин әдәбият турында» (№ 1 — 1947) исемле мәкаләсендә әдәбиятка һәм сәнгатькә марксистик карашның нигезләре бирелгән. В. И. Ленинның әдәбият һәм сәнгать турындагы тәгълиматы безнең идея тормышыбызда, көндәлек практик эшебездә төп кулланмаларның берсе һәм кыйммәтлесе булып хезмәт итәргә тиеш. С. Батыевның «Яңа бишьеллыкта Татарстан культурасы» исемле мәкаләсендә (№ 2—3, 1947) Татарстан АССР ның яңа бишьеллык планының төп моментлары, аеруча культура тармагы буенча ирешелгән уңышлар һәм бишьеллык эчендә тормышка ашырылырга тиешле булган зур эшләр, әдәбият, сәнгать өлкәсендәге бурычлар кыска һәм ачык итеп яктыртылганнар. Шулай ук, Н. Тихоновның «Совет әдәбиятының күренекле әсәрләре» (№7—8, 1946), «Большевик» журналыннан «Хәзерге шартларда идеология эшенең әһәмияте» (7—8, 1946) һәм «Намус эшебез» (№ 11 —12, 1946) исемле мәкаләләрне дә ВКП(б) 'ҮЬәк Комитеты таләпләренә җавап бирә торган материаллар исәбенә кертергә кирәк. Әдәби-тарихи һәм теоретик мәкаләләрдән И. Пехтелевның Н. Некрасов
турында (Н —12, 1946), III Рамазановның Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле турында (Ю—1946), X. Хәйринең һ. Такташ турында (11 —12, 1946) мәкаләләре һичшиксез әһәмиятле хезмәт булып торалар. Журналның тәнкыйть-библиогра- фия бүлегендә соңгы айларда 13 мәкалә урнаштырылган. Болар» Г. Кашшаф, И. Гази мәкаләләрен алмаганда, яңа чыккан китапларга кыскача рецензияләрдән гыйбарәт. Бу бүлек редакциянең үзен дә ту- лысынча канәгатьләндереп җиткерә алмый. Аерым әсәрләр турында сөйләгәндә авторлар большевистик принципиаль тәнкыйть коралыннан әле һаман да аз һәм кыюсызлык белән генә файдаланалар, әсәрнең уңай якларын да, тирән ачып күрсәтмичә, гомуми мактау сүзләре белән генә чикләнәләр, авторның иҗатына киң, тирә^’ гыйльми анализ ясамыйлар, яңа мәсьәләләр күтәреп чыкмыйлар, актуаль теоретик һәм практик иҗат проблемалары куймыйлар. Бу — тәнкыйтьче- ләребезнең һаман да әле сүлпән эшләүләре белән, аеруча бу кадр- ларыбызның җитәрлек булмавы белән аңлатыла. Безнең партиябез совет әдәбиятының һәхМ сәнгатенең югары идеяле булуын, һәрвакыт большевистик принципиаль позициядә торуын, художество эшләнеше ягыннан камил формалы булуын таләп итеп килде һәм килә. «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында чыгарылган карарда бу мәсьәлә аеруча кискен куела. «Идеясез- лекне, политикадан читләшүне, «сәнгать сәнгать өчен» дигән карашларны Һәртөрле тарату совет әдәбияты өчен чит нәрсә, совет халкы Һәм дәүләте интереслары өчен зарарлы нәрсә һәм безнең журналларда андый нәрсәләр урын алмаска тиеш» диелгән ул карарда. Редакцияләр өчен көндәлек практик эштә бу — тайпылышсыз кулланма. Соңгы айларда гына да без
Г. Иделле
авторлар тарафыннан тәкъдим ителгән дистәләрчә әсәрләрне, алар- ның төп кимчелекләрен ачып салып, я төзәтү, яңадан эшләү өчен кайтардык, я бөтенләйгә кире кактык. Аларның күпчелеге — художество эшләнеше йомшак яки' бөтенләй түбән булган әсәрләр. Ләкин, шуның белән бергә, идеология өлкәсендәге таләпләр югарылыгына күтәрелә алмау, чынбарлыкны теге яки бу формада, теге яки бу күләмдә дөрес чагылдырмау фактлары белән дә очраштыргалыйбыз әле. Димәк, идеятеоретик белемне күтәрү, тормышны, кешеләрне ти- рәнтен өйрәнү, әйләнәтирәдәге вакыйгаларны, күренешләрне марксистик диалектика күзлегеннән карап бәяләү, художество мастерлыгын камилләштерү буенча өзлексез эшләү һ. б. һ. б. — болар бөтенесе дә язучылар белән эшләүдә бүгенге актуаль бурыч булып торалар һәм үзләренә игътибарны тагын да көчәйтүне сорыйлар. ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә карата чыгарылган карарлары аерым җитешсезлекләр турында гына сөйләмиләр, алар үтеп китә торган вакытлы характердагы лозунглар түгел. Бу карарларның мәгънәсе һәм асылы бик тирән, киң һәм җитди. Алар илебездә коммунизм төзү чорында совет кешеләрендә яңа югары иҗтимагый аңны көчәйтү һәм үстерүгә чакырылган барлык идеология эшебезнең төп һәм үзәк бурычларын билгелиләр. Партиябезнең бу тарихи күрсәтмәләрен чын-чынлап тормышка ашыруда, Язучылар Союзы буенча да, «Совет әдәбияты» журналы буенча да, без әле беренче җитди адымнарны гына ясап киләбез. Нык иҗат активлыгы кирәк! Иҗатта политик принципиальлекне тагын да югарырак баскычка күтәрергә кирәк. Чорыбызның бөеклеген, героик тормышын якыннан һәм тирәнтен өйрәнергә, марксизм-ленинизм теориясе белән нык коралланырга, художество мастерлыгын өзлексез камилләщтерергә кирәк. Иҗатта көннең актуаль мәсьәләләрен яктырту, илебездә бара торган бөек төзелеш эшләрен һәм кешеләрен тулы һәм дөрес күрсәтү, әдәбиятның барлык жанрларын да көчәйтү, әдәби тәнкыйтебез өлкәсен җанландырып, кыюлатып җибәрү һ. б. — болар безнең алдыбызда торган гаять зур таләпләргә тулысыңча җавап бирү югарылыгына күтәрелү юлындагы көндәлек практик бурычларыбыз. «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында сөйләгән докладында иптәш Жданов болай дигән иде: «Бүген инде без кичәге кешеләр түгел һәм иртәгә бүгенгечә булмабыз. Хәзер инде без 1917 нче елга кадәр булган руслар түгел һәм хәзер инде безнең Русь та элекке түгел. Без илебезнең йөзен тамырыннан үзгәрткән гаять зур үзгәрешләр белән бергә үзгәрдек һәм үстек». Безнең әдәбиятыбыз әнә шундый гүзәл кешене, ягъни, бүген инде кичәгегә ошамаган, иртәгә бүгенгедән дә зур һәм югары булып үсә торган совет кешесен тулы һәм дөрес чагылдырырга тиеш, аның таләпләренә һәм зәвыкларына җавап бирерлек югарылыкта торырга тиеш. Ул гына да аз әле. «Әдәбият халык таләпләре дәрәҗәсендә барырга гына түгел, бәлки халыкныи зәвыкларын үстерергә, аның таләпләрен югары күтәрергә, аларны яңа идеяләр белән баетырга, халыкны алга алып барырга тиеш» (Жданов). Большевистик партиябез совет әдәбияты алдына әнә шулай гаять җитди һәм гаять зур бурычлар куя. Без бу бурычны үти алабыз, үтәргә тиешбез. Чөнки, кемгә күп бирелгән булса — аңардан күп таләп тә ителә. Ә совет язучыларына партиябез, хөкүмәтебез һәм совет халкы тарафыннан бик күп нәрсә бирелгән