Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ПАТРИОТЫ ХИСЛӘРЕ


 Шагыйрь Гали Хуҗи Бөек Ватан сугышында катнашкан совет солдатының хисләрен — аның туган иленә, партиягә, совет хөкүмәтенә булган мәхәббәтен, фашист ерткычларга карата булган ачу һәм нәфрәтен җырлый. Тик совет илендә генә хезмәт ияләре үзләренең Ватанын таптылар. Чөнки бары совет илендә генә, барлык халыклар да бертигез хокуклы булып яшәүгә ирештеләр. Тик пролетариат диктатурасы шартларында гына формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик булган культура чәчәк ата алды. /Менә шуның өчен дә Бөек Ватан сугышы елларында совет иленең барлык халыклары да аны газиз анасы күк якын күреп яклады, аның өчен канын да, хәтта жанын да кызганмады. Бу мотив Г. Хуҗиның шигырьләрендә бик көчле -яңгырый: һәммәбезгә а.тгын бишек булган, һәммәбезне сөйгән Россия; Йөрәкләрдән гомер китми торган, Соры» шинель кигән Россия. — Синен өчен, җнрең-суың өчен Ничек итеп корал алмассың? Илең бәхтең, анаң, балаң бәхтен Саклау өчен ничек бармассың? Шагыйрь үз иленең иксез-чиксез зурлыгы белән горурлана, аның табигый байлыгына һәм экономик көчлелегенә соклана: Уйлар җитми төсле чиктән-чиккә, Нинди киң син: ерак төньяктан — Ак диңгездән Кара диңгезгәчә, Амургача — карлы Карпаттан Җәелеп ята синен җирең-суың... 
* Г. Хуҗи. «Туган җир». Шигырьләр җыентыгы. Редакторы Г. Кашшаф. Татгос- !здат бамасы. 1946 ел. 
Ялкын сулый Урал домналары, Эретә алар руда тауларын; Кайнап ага чуен елгалары, Аксылланып, тутырып ярларын. 
Баку нефте ата фонтан булып; Тыя алмасак әгәр без аны, Әкияттәге кебек, туфан булып, Басар иде бөтен дөньяны». дип җырлый ул. Чөнки бу байлыкларның барысы да хезмәт ияләре өчен, аларның тормышын яхшырту, баету өчен тотыла. Менә шуның өчен дә совет гражданы иленең байлыклары белән горурланудан, мактанудан үзен тыя алмый һәм бу байлыкларны фашист ерткычлар кулына бирмәс өчен җанын кызганмыйча көрәшми дә булдыра алмады. Ул аларның дошман кулына төшүен, үзенең яңадан кол һәм хәерче булып калуын теләмәде. Совет халкының немец фашистларына каршы көрәше коммунистлар партиясе җитәкчелегендә барды. Фронтның иң җаваплы, куркыныч урыннарында һәрвакыт коммунистлар булдылар. Совет солдатлары массасына батырлык, социалистик Ватанга бирелгәнлек үрнәген күрсәтүчеләр алар иделәр. Менә шуңа күрә дә сугышның иң кискен һәм җаваплы моментларында совет солдатлары үзләренең өметләрен коммунистлар партиясенә багъладылар. Аларның алдынгылары сугышның иң каты чакларында сугышка коммунист булып керергә ашыктылар. Шушы хисләрне шагыйрь Гали Хуҗи үзенең шигырьләрендә уңышлы гына чагылдыра. 
Син. партия, бердәй күрдең безне, Син уяттың безне тормышка; Синең йөздә күрдек йөзебезне. Тойдык сине һәрбер сулышта.  
Тәнкыйть — библиография 
154 
 
 
Син юнәлеш бирдең теләкләргә, һәммәбезнең бердәй якыны; Тоташтың син безнең йөрәкләргә, Тормыш булып, Ленин аркылы. • («Россия»). 
Бөек Ватан сугышының иң авыр моментларында совет халкының, совет солдатының өмете атабыз сөекле Сталинга бәйләнгән, күзләр аңа текәлгән иде. Алдындагы авырлыкларны җиңүдә һәркем аннан көч алды. Даһи Сталинның армый-талмый көнетөне эшләве һәркайсыбыз өчен дә сугыш кырларында моңача тиңдәше күрелмәгән батырлык, тылдагы фидакарь хезмәт энергиясенең бетмәстөкәнмәс чыганагы булып торды. Шушы хисләрне шагыйрь «Ул һәр кайда» дигән шигырендә оста һәм көчле итеп күрсәтә белгән: 
Ә Сталии һаман йокламый. Ул йокламый, аның эше күп; Ул — һәркемнең өмет — хыялын Якты һәм чын иткән кеше бит. Ул һәркайда, кырда, заводта, Академиянең якты залында; Кайгыртучы кирәк вакытта. Ул баламның бишек янында. 
Әнә шулай совет солдатлары аның исеме белән авыр походларны үттеләр, көзге бозлы салкын яңгырларда җылынырлык җылы таптылар, кирәк булганда билләренә гранаталар бәйләп, аның исеме белән, дошман танкысы астына ташландылар, аның исеме белән атакаларга бардылар, озак һәм канлы сугышларда, аның исеме белән, дошманны җиңеп чыктылар, аның исеме белән Берлин түбәсенә җиңү байрагы кададылар. Менә шуңа күрә дә Ватан сугышында җиңеп чыккан совет халкы беренче рәхмәт сүзен бөек Сталинга багышлый. Шагыйрь үзенең «Туплар тынды» дигән шигырендә ул хисләрне дулкынландырырлык итеп бирә алган: 
Кочты- кысып һәркем коралдашын, Яз шаулады һәркем күңелендә. Кем онытып дүрт ел йокы, ашын, Сугыш, поход», окоп төнендә Бергә булды һәрчак безнең белән, — Уйлар очты шушы кешегә: Исемен аның бүген йолдыз белән, Язсаң иде дөнья өстенә. ди; бик матур, ягымлы, җылы һәм сәнгатьчә әйтелгән. 
Совет халыклары арасындагы сталинчыл дуслык һәм бу дуслыкның Бөек Ватан сугышлары елларында тагы да ныгый төшүе Г. Хуҗи шигырьләрендә кызыл җеп булып сузылып бара. «Украина турында ике шигырь», «Сентябрь», «Днепр дулкыннары», «Днепр» шигырьләре турыдан-туры Украина, аны немец фашистларыннан азат итү көрәшенә багышланып язылганнар. Болар шагыйрьнең Украина өчен янганлыгы, көйгәнлеге, аны ничек тә тизрәк фа- шист-ерткычлар тырнагыннан азат итәргә ашкынганлыгы турында сөйлиләр. Ул фронтовик-шагыйрь Сибгать Хәкимгә багышлап язган «Дуслык» дигән шигырендә дә татар, рус, грузин халыкларының максатлары — теләкләре бер икәнлеге, аларның дуслыгының корычтай ныклыгы турында җырлый һәм шигырен: 
Исән чакта йөрәк намус өчен, Ирек өчен янганда, Г1өрәкләрнең, дустым, сүнмәс көчен Багышлыйк без Ватанга! 
дип бетерә. «Россия» исемле поэмасында ул совет халыклары арасындагы туганлыкны тагын да- тулырак, көчлерәк кабатлый. Бөек рус халкының туганнарча ярдәмендә генә совет иленең башка халыклары бүгенге дәрәҗәгә күтәрелә,, үсә алдылар. «Россия» поэмасы шул какшамас дуслыкны шигъри 'образлар аша югарылыкка үстереп бирә белүе белән кыйммәтле дә. Гомумән «Россия» поэмасы Г. Хуҗиның политик яктай бик нык үскәнлеген, тарихка карата принципиаль большевистик карашта торганлыгын күрсәтә. Бөек Ватан сугышы кырларында, туган ил өчен, немең-фашистларына каршы сугышта совет солдатларының зур батырлыклары турында җырлау Гали Хуҗиның бу җыентыкка кергән һәрбер шигырендә төп мотив булып тора. Мәсәлән, Советлар Союзы Герое Нурми Шә- рппов турында язган «Яу күрке»
Тәнкыйть — библиография 
155 
 
 
исемле поэмасында ул Нурминың дошман ядрәләре яцгыры астында, янып торган танктан совет танкистын коткаруын, ышандырырлык, табигый итеп, оста гәүдәләндерә. Шагыйрь Гали Хуҗиның «Гражданин, солдат, шагыйрь» исемле поэмасына аерым тукталмыйча булмый. Бу поэма Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган, орденлы, күренекле шагыйрь Фатих Кәрим турында язылган. Г. Хуҗи шагыйрь Ф. Кәримгә тулы һәм дөрес характеристика бирә алган. Өстәп ш\ ны әйтергә кирәк, поэма көчле шигъри тел, чын t дуслык җылылыгы, кайнар хис белән язылган. 
Синең гомерең — илең өчен яшәү, Ә жырларың — гомер чәчәгең; Безнең йөрәктәге ялкынлану — Бу сгзнең дә жирдә яшәвең. дигән юлларын шагыйрь белән берлектә тагын бер кат кабатлыйсы килә. Г. Хужи бу җыентыкка кергән барлык шигырьләрендә дә туган илгә мәхәббәт, аның өчен актык тамчы канын биргәнчегә кадәр көрәшергә хәзер тору, немец фашистларына көчле 
нәфрәт, ачу кызыл җеп булып сузылып бара. Шагыйрьнең сөйгән кызына карата да, якын дустына багышлаган лирикасы да югарыда күрсәтелгән хисләр белән сугарылганнар. Бу — шигырьләрнең уңай ягы. Алар беренче юлларыннан алып, актык юлларына кадәр немеһ фашистларын безнең туган илебездән кууга, аларны тар- мар итүгә багышланган, шуңа өндәгән шигырьләр. Бу уңышлы җыентык кайбер җитешсезлекләрдән дә азат түгел. Бер үк ошатулар шигырьләрдә әле- дән әле кабатланып торалар. Шундыйлардан «алтын»га ошатуны китерергә була. Алар: «алтын көннәр», «алтын уйсуларның», «алтын елга булып», «гомер — алтын чәчәк», «җиребезнең алтынчәче», «алтын таңнан», «алтын яфрак оча», «алтынланды алма бакчалары», «алтынланып таң ата», «алтын куллардан» һ. б. Гомумән алганда шагыйрь Гали Хуҗиның бу җыентыгы татар совет матур әдәбияты үсешендә шатлыклы бер күренеш булып тора.