РСФСР ҺӘМ ТАССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЛАРЫНА ДЕПУТАТЛАР ИТЕП САЙЛАНГАН ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЭШЛЕКЛЕЛӘРЕ
Музыкаль культура, җентекләп караганда, бик катлаулы нәрсә ул. Ләкин шунсы шөбһәсез: үз иленең, уз халкының музыкаль культурасын үстерүче булып, аның гүзәл вәкиле булып, һәрвакыт композитор тора. Ул музыкаль культураны тудыра, ул киң массаларның музыкаль зәукын һәм художество дәрәҗәсен формалаштыра. Ниһаять, ул үз чорының тирән һәм киеренке идеяләрен гәүдәләндерүче булып санала. Бу фикерне раслый торган мисаллар бик күп. Эдвард Григ исемен генә телгә алыйк. Аңар кадәр Норвегия милли музыкасының матурлыгы һәм нәфислеге турында дөнья бер нәрсә дә белми иде. Польша өчен Шопен, Россия өчен Глинка, Әзербәйҗан өчен — Узеир Хаҗибеков, Әрмәнстан өчен Спен- диаров һәм Арам Хачатурян исемнәре шундый ук тарихи кыйммәткә ияләр. Бу исемнәрне тагын да күбрәк санарга мөмкин булыр иде. Ләкин биредә без башканы күрсәтеп үтәргә телибез. Композитор бик сирәк вакытларда гына музыканы иҗат итү һәм тудыру белән генә чикләнеп кала. Аның шәхесе никадәр зуррак булса, аның музыкаль эшчәнлеге шул хәтле төрлерәк була, һәрвакыт диярлек композитор бер үк вакытта башкаручы да (Лист, Рахманинов һ. б.), педагог та (Шопен, Римский-Кор- саков, Мясковский), директор да
(Вагнер, Берлиоз), галим (Танеев), музыкаль педагогия һәм башкару учреждениеләрен төзүче һәм оештыручы да була (Мендельсон, Рубинштейн һ. б.). Менә шуның өчен дә СССРда талантлы композиторның исеме халык тарафыннан, партия һәм хөкүмәт оешмалары тарафыннан аеруча зур кайгыртучанлык беләк чолганып алынганнар. Соңгы ун елдагы татар музыкасы өчен шундый җитәкләүче
Нәҗиа Җиһавов
131
композитор булып, Һичшиксез, Нәҗип Җнһанов тора. Татарның милли сәнгатен күтәрүдә анын роле гаять дәрәҗәдә зур. Яшь татар сәнгате дөньясына Җнһанов берьюлы, гүзәл рәвештә, үзенең «Качкын» операсы белән килеп керде. Бу опера белән 1939 елның 17 июнендә Татар дәүләт опера һәм балет театры ачылды. Ләкин яшь, талантлы, үсеп килүче композитор Җнһанов әле моңа кадәр үк үзен белдерткән иде инде. Казан сәнгать техникумында укыган чагында ук аның исеме куп өметләр вәгъдә итә. Биредә ул ике ел (1929—31) М. А. Пятницкая классында укый. Яшенең олылыгы аңа пианист-виртуоз булырга комачаулый (Җнһанов 1911 елда Уральск шәһәрендә туа һәм кече яшьтән ятим калып, 10 елга якын балалар йортларында яши). Техникумның музыкаль бүлеге директоры Литвиновның киңәше буенча Җиһанов оркестр инструментларын (фагот, виолончель) өйрәнә һәм үз иҗаты өстендә эшли башлый. Аның беренче җырлары һәм инструменталь пьескалары халык арасына бик тиз таралалар, үзләренең башкаручыларын табалар. Ләкин, ул вакытта Казанда композиция буенча укырга мөмкинлек булмау сәбәпле, 1931 елда Җиһанов Москва өлкә музыка техникумына күчә. Тагын берничә елдан соң яшь композиторкомсомолец алдында Москва консерваториясенең ишекләре ачыла. Аны берьюлы югары курска алалар. Биредә профсссчр Г. И. Литип- скийның композиция классында Нәҗипнең гүзәл һәм нәфис таланты бик тиз үсә башлый. Ул фуга, сонат аллегро, кыллы квартет, оркестрлы увертюра кебек бөтен дөнья музыкаль әдәбияты өчен хас булган катлаулы формаларны яхшы үзләштерә һәм аларны татар көйләрен башкаруга кертеп, туган халкының музыкасын баета. Татар милли операсын тудыру кирәклеге Җиһановка уку елларында ук инде ачык була. «Сания» һәм «Эшче» операларының бу юлда фәкать башлангыч тәҗрибә генә булуы, шулай ук, яңа операны иске алымнар белән
генә төзеп булмаслыгы да Җиһановка яхшы аңлашыла. Шуның белән бергә ул яңа опера тудыруның никадәр катлаулы эш икәнен дә тирән төшенә. Композитордан хәзерге оркестрның һәм хорның катлаулы, техникасын ышанычлы рәвештә үзләштерүне таләп итә торган зур музыкаль форманың кыенлыклары Җиһановны куркытмый. Москва консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенең гомуми җыелышында: «Шушындый операны бездә кем яза алыр?» дигән сорау куелгач, урнашып калган тынлык эчендә Нәҗип Җнһановның «Мин» дигән кыю тавышы ишетелә. Менә шул моменттан башлап Җиһанов үзенең иҗатын Татар дәүләт опера һәм балет театры белән бәйли һәм шул өлкәдә үзенең көчле таланты белән үз туган халкына хезмәт итә башлый. «Качкын» операсы Нәҗип Җиһа- новның Москва консерваториясен тәмамлаган чагындагы диплом эше (1938 ел). Берникадәр элегрәк язылган һәм өч кисәктән торган Татар симфониясе Җиһановка оркестровка мастерлыгын һәм симфоник фикер йөртү осталыгын бирә. «Качкын» операсында исә болар- ның икесе дә (гаҗәп матур увертюрада бигрәк тә) ышандырырлык итеп яңгырыйлар һәм Җиһановның шуннан соңгы әсәрләрендә тагын да киңрәк җәеләләр. Беренче «Качкын» спектакеле татар сәнгатенең яңа, чын музыкаль профессионализм баскычына күтәрелүен күрсәтте. Ул вакыттагы тәнкыйть отзывларыи укыганда, яшь опера коллективының уңышы композитор Җиһановның һәм либреттоны язучы шагыйрь Әхмәт Фәйзинең эшләренә баглы икәнен күрәсең. Башкаручылар өчен алпавыт хатыны Бикәнең, кыю һәм чын күңелдән сөюче Рәйхан аның һәм
Ю. Виноградов
132
тыштан бераз юләрсыманрак күренгән, ә чынында исә акыллы һәм яхшы йөрәкле Кирәмәтнең музыкаль характеристикалары бай материал бирделәр. Спектакльнең массовый күренешләре һәм хорлары куәтле һәм халыкчан булып яңгырадылар. Әлбәттә, Пугачев хәрәкәтенең крепостной татарлар арасындагы гаять зур колачы яшь композиторның беренче әсәрендә бөтен тулылыгы һәм катлаулылыгы белән чагыла алмады. Ләкин кимчелекләр яңа, талантлы, совет реалистик мәктәбенә хас булган иң яхшы идеяләр һәм тенденцияләр белән сугарылган операның тууын каплап кала алмадылар. Җиһановның «Ирек» исемле икенче операсы үзенең сюжет төзелеше белән беренчесенә якын торса да, Җиһанов операларының төп герое булган халык биредә дә көчле һәм гади сурәтләнгән иде (бу яктан бигрәк тә «Кара урман» хоры уңышлы). Бу опералар Җиһановны Татарстанның бик күп сандагы композиторлары арасында беренче урынга күтәреп кенә калмадылар (моның шулай икәне, мәсәлән, 1939 елда Җиһановны Татарстан композиторлары Союзы председателе итеп билгеләнүендә дә күренде) — «Качкын» һәм «Ирек», Җиһановның башка әсәрләре белән бергә, СССР җәмәгатьчелегенең фикерен дә Татарстан республикасының чәчәк атып килүче музыкаль культурасына тарттылар. Җиһановның бу эштәге роле һәм аның зур таланты безнең халкыбыз тарафыннан югары бәя алдылар. Татарстанның 20 еллык бәйрәме көннәрендә (1940 елның җәе) аңа РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. (ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме аңа 1939 елда, опера театры ачылу уңае белән бирелгән иде). Гомуми үсеш юлында «Качкын» һәм «Ирек» опералары Җиһановның яңа, «Алтынчәч» операсы өчен (1940 ел) хәзерлек чоры булып торалар. Бап сюжет, X1II-X1V гасырлардагы тормышның эпик картиналары, укчы Җикмәргән һәм гүзәл Алтынчәч
турындагы легендаларның матур фантастикасы Нәҗип Җиһанов талантына үзенең бөтен балкышында һәм киңлегендә җәелергә мөмкинлек бирде. Либреттода (аның авторы шагыйрь Муса Җәлил) фантастика һәм образларның символик гомумиләштерелгән булуына карамастан, «Алтынчәч» үзенең реализм көче белән сокландыра. Операның сюжет планы киңлеге, шулай ук, бик зур: ул Алтынчәч белән Җикнең тирән шигъри лирикасыннан алып, Тугзак ананы җәзалау фаҗигаларына һәм Җикнең Кулупай дию белән бергәбер сугышуына кадәр сузыла. Ватан өчен чын халыкча, патриотларча көрәш идеясе «Алтынчәч»тә бик көчле яңгырый. Автор материалының матурлыгы һәм художестволылыгы ягыннан бу опера сугыш алдындагы совет операларыннан иң яхшыларының берсе булып тора. Ватан сугышы елларында опера Җиһанов өчен төп һәм иң якын жанр булып кала. Фин кампаниясе вакыйгаләрен чагылдырган «Лачыннар» операсының (Муса Җәлил либреттосы) эскизларыннан файдаланып, Җиһанов, совет композиторларыннан беренче буларак, Ватан сугышы көннәрендә тыл һәм фронт турында «Ильдар» исемле дулкынландыргыч әсәр язды. «Ильдар» операсы бик зур ашыгычлык белән сәхнәгә куелуына карамастан (премьера 1942 елның ноябрен- да булды), тамашачыларда көчле тәэсир калдырды. 1944 елда Нәҗип Җиһанов үзенең бишенче операсы — «Түләк»нең беренче редакциясен тәмамлый. Нәкый Исәнбәт либреттосы буенча язылган бу опера Идел-Кама болгарларының хмонголларга каршы көрәшен чагылдыра. Биредә дә Җиһанов, «Алтынчәч»тәге кебек үк, операның фантастика өлешен түгел, ә шартлытарихи, ягъни реалистик моментларны беренче планга куя. Без бу операның икенче редакциясен - түземсезлек
Нәҗиа Җиһавов
133
белән көтәбез һәм шуннан соң аның турында тулырак фикер әйтергә _ мөмкин булыр. Шулай ук без Җиһановның «Шагыйрь» исемле алтынчы операсының тәмамлануын (либреттосы Әхмәт Фәйзинеке) түземсезлек белән көтәбез. Җиһановның опера иҗатына аның «Фатих» һәм «Зөһрә» исемле ике балеты килеп кушыла. Җиһанов бу жанрга бераз соңрак тотына, ләкин аның барлык операларында да халык биюләре зур урын алалар иде. Алардан чыгып Җиһанов, органик рәвештә, «Зөһрә»гә килә. Болардан тыш Нәҗип Җиһанов оркестр өчен үзенең «Ватан сугышы геройларына» дигән гүзәл маршын һәм «Кырлай» исемле симфоник поэмасын яза (1946). Шулай ук, Җиһановның гаҗәп тирән һәм көчле лиризм белән сугарылып язылган җырларын да искә алырга кирәк (Г. Кутуй сүзләренә язылган «Партизанка», «Сугышчы кабере ннында» һ. б.). Ләкин бу жанрларга композиторның азрак әһәмият бирүе белән генә килешәсе килми. Җиһановның иҗаты халыкчыл, оптимистик һәм динамикалы. Ул без кичерә торган сталинчыл чор б&лән бергә яңгырый, социалис- тйк җәмгыять төзүнең пафосын, совет строе идеяләренең дөреслеген һәм җиңелмәүчәнлеген гәүдәләндерә. Җиһановның гүзәл опералары белән бергә безнең республикабызның тамашачысы да, тыңлаучысы да үсте. Җиһановның операларында Татар дәүләт опера һәм балет театрының барлык иҗади работниклары тәрбияләнделәр. Аларның репертуарларындагы милли образлар, барыннан да элек, Җиһанов опералары образларында: Рәйхана һәм Алтынчәч (Г. Кайбицкая), Туг- зак (М. Рахманкулова), Бикә (А. Измайлова), Бибисара һәм Аембикә (3. Байрашева), Маһига (М. Булатова), Сабира (X. Зәбиро- ва), Сусылу (Ш. Котдусова), Җик (Ф. Нәсретдинов), Ильдар (У. Әл меев), Кирәмәт (Сәйфетдинов) һ. 6. Рус артистларыннан Л. Маев, Г. Ростовцев, Г. Лисин, Пустоветов һәм
Верниковскийлар Җиһанов опералары образлары өстендә эшләп, һичшиксез, үзләренең иҗади йөзләрен баеттылар. Дирижер Җ. Старҗиһанов өчен, Гай Таһиров җитәкчелегендәге балет артистлары өчен дә Н. Җиһанов опералары, шулай ук, бай материал бирделәр. Ниһаять, X. Терегулованын «Качкын» операсы турында музыкаль хезмәт язып, 1939 елда Москва консерваториясен тәмамлавын әйтеп китәргә кирәк. Совет шартларында үскән, комсомолда тәрбияләнгән Н. Җиһанов тиз арада принципиаль музыкант- җәмәгать эшлеклесе булып формалашты. Бөек Ватан сугышы елларында ВКП(б) сафына керүе аныя өчен логик бер адым иде. Шуна күрә, 1945 елда Казан консерваториясен төзү мәсьәләсе көн тәртибенә куелгач, аның директоры итеп Н. Җиһановның билгеләнүенә һичбер гаҗәпләнер урын юк. Бик кыен шартларда үзенең эшеа башлап җибәргән Казан консерваториясе хәзер Җиһанов җитәкчелегендә көннән-көн үсә бара һән безнең Республикабыз өчен яңа музыкаль кадрлар хәзерли. Балалар йортындагы тәрбиячесез малайдан, шөһрәте киң таралган, РСФСР һәм ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесенә кадәр үсү; тыйнак пианист-комсомолецтан РСФСР Верховный Советы депутатлыгына кадәр күтәрелү-— Нәҗип Җиһановның тормыш һәй иҗат юлы менә шундый.