Поэзия
ӘХМӘТ ИСХАК ★ ЭХ, БУ ЙӨРӘК ДИГӘНЕҢ!
Борчу төшкән башына Безнең мастер Камалның. Чакырган ул ярышка Сөйгән кызын, Җамалын. Җиңсә, ләкин, ярышта Кызы гарьләнер кебек. Кыз өчен, дип, үзе дә Сынатмас инде егет! Эх, бу йөрәк дигәнең, Эшләтми ниләр генә! Ничек каршы киләсең Йөрәкнең дигәненә? Аптырады бит егет, Тәмам нишләргә белми, Уйласа да ничаклы, Башына берни керми. Ахыр да ул түзмәде, Кызы янына килде. — Барып чыкмый эш болай, Нишлибез, җаным? — диде. Эх, бу йөрәк дигәнең, Эшләтми ниләр генә! Ничек каршы киләсең Йөрәкнең дигәненә? Борчу төште шуннан соң Кызкайның да эченә. Сөям, диеп, кул селтәп Булмый бит ил эшенә! Тапкыр икән ләкин кыз, Алтын икән акылы: Дөрес җавап егеткә Табып бирде ахыры. Эх, бу йөрәк дигәнең, Эшләтми ниләр генә! Ничек каршы киләсең йөрәкнең дигәненә? Ни булса да, диде, кыз, Җиңеп чыксын беребез. Кем җиңсә дә, сөйгәнем Җиндс, диеп, йөрербез. Җиңеп чыксам әгәр мин, Ул чак мине алырсың. Җиңеп чыксаң әгәр син, Үзем сиңа барырмын! Эх, бу йөрәк дигәнең, Эшләтми ниләр генә? Каршы килеп булмый шул Йөрәкнең дигәненә!
ГАЗИЗ НӘБИУЛЛИН
ЯҢГЫР
һәм яшеннең яктысында Гук башаклар чагыла. Яңгыр ява, күк гөрселди, Тавышы ерак китә, — Яхшы уңыш көтегез!—дип Ул безгә хәбәр итә.
Яңгыр ява, туклык ява, Бар тереклек шатлана. Янгыр ява, тамчы-тамчы Сөт тама һәм бал тама. Янгыр ява, һава ярып Яшен уты кабына