ОЗЫН МЫЕКЛЫ АБЫЙ
Хикәя
1 Зиннәтләр тора торган йорт шундый зур, аның ишек алдына караган тәрәзәләре генә дә кырыктан артык. Шул тәрәзәләрнең берсенә дүрт почмаклы ап-ак термометр куелган. Андый термометр беркемдә дә, хәтта күрше ишек алларында да юк. Менә шул квартирада, нәкъ Зиннәтләр өстендә, озын мыеклы, пеләш башлы бер абый тора. Ул абый һәркөнне иртә белән, култыгына китаплар кыстырып һәм чөмәкле, артыш таягына таянып, каядыр чыгып китә. Кич белән дә ул шул ук китапларын күтәреп кайта. Кайчакларында ул, ишек алдына чыккач, йорт артындагы бакчага керә һәм андагы агачларга гаҗәпләнеп карап йөри. Җәй булса, ул' аларның яфракларын, ботакларын исни, кыш булса, бөреләрен чәйнәп карый. Нигә исни, нигә чәйнәп карый ул аны? Зиннәт моны һич тә төшенә алмый. Җәй көннәрендә ул кырга чыгып китә һәм аннан үләннәр җыеп кайта. Кешеләр чәчәк җыеп кайталар, ә ул үләннәр җыеп кайта. Үзенең кәҗәсе дә, куяны да юк, шулай да җыеп кайта. Нигә җыеп кайта ул аны, нигә кирәк ул аңа? Бу да Зиннәтне бик гаҗәпләндерә. Зиннәт ул абыйның кем икәнен дә, кайда эшләгәнен дә; хәтта аның исемен дә, фамилиясен дә белми. Әгәр ул аны бөтенләй белмәсә, тагын да яхшырак булыр иде. Ни өчен дисезме? Менә ни өчен: Бу абый Зиннәтләр тора торган
йортка узган елны җәй көне күчеп килде. Ул үзе белән бергә, ике машинага төяп, өстәлләр, шкафлар,, урындыклар һәм әллә никадәрле китаплар алып килде. Бу кадәрле күп китапны Зиннәтнең аерым кешедә берәүдә дә күргәне юк иде. Аннары аның белән бергә тәбәнәк буйлы, кыпкыска аяклы, шар кебек түгәрәк гәүдәле бер хатын, һәм ул хатынны әби дип, ә озын мыеклы абыйны бабай дип йөри торган ал- ты-җиде яшендәге бер малай да килде. Ул малайны алар үзләре Рөстәм дип йөриләр икән. Ләкин Зиннәтләр аны беренче күрүдә үк Сары малай дип атадылар. Чөнки аның чәче генә түгел, кашы да, хәтта сипкелле борыны да сап-сары иде. Әйтерсең, кемдер аның чәчен һәм кашын сарыга буяган һәм шул вакыт, ялгышып, пумаласын аның борынына да тидереп алган. Борыны, каз бәпкәсе борыны шикелле, сап-сары булып, очлаеп тора. Ул малай үзе чебен тими чер итә торган булып чыкты. Кайберәүләр аңа Елак, Чыелдык дигән исем дә биреп караганнар иде, ләкин ул исемнәр шунда ук онытылды. Аның исеме бары Сары малай булып кына калды. Шулар күчеп килгәнче, Зиннәт ишек алдында яхшы һәм акыллы
Афзал Шамов
106
малайларның берсе булып санала иде. Кайберәүләр үз балаларын берәр шаянлык өчен орышканда: — Әнә, күрәсеңме, Зиннәт нинди акыллы, берәү белән дә сугышмый, начар сүзләр дә әйтми. Син дә шуның кебек акыллы булырга тырыш, — ди торганнар иде. Шундый сүзләрне ишеткәннән соң, Зиннәтнең күңеле күтәрелеп китә һәм ул үзенең акыллы булганлыгына шатлана иде. Менә озын мыеклы абый күчеп килде, һәм алар күчеп килгәннән соң, Зиннәт кинәт начар малай булды да китте. Ул үзе бер бөртек тә үзгәрмәде, ә шулай да аны бөтен ишек алдында начар һәм усал малай дип йөри башладылар. Барысына да шул абый һәм аның сары чәчле елак малае сәбәпче булды. Озын мыеклы абыйга һәм аның малаена карата нәрсә эшләде соң ул? Ышаныгыз, ул аларга карата бернинди дә явызлык эшләмәде. Әгәр сез аның ялгышлык белән эшләгән кайбер нәрсәләрен явызлык дип санамыйсыз икәя, ул чагында Зиннәтнең бертөрле дә гаебе юк. Ул ялгышларда да әле Зиннәт гаепле түгел, ә Сары малай үзе гаепле. Әгәр ул аллы-гөлле зур резина туп күтәреп чыкмаган һәм аның белән бөтен малайларны кызыктырып уйнамаган булса, бернәрсә дә булмаган булыр иде. Ул тупны нигә күтәреп чыгарга да, нигә бөтен малайларны кызыктырып уйнарга иде аңа. Чыннан да, аның тубы бик матур иде. Кем белә, бәлки бөтен Казанда да әле андый матур туп булмагандыр. Аннары ул бик яхшы сикерә дә иде. Сары малай аны җиргә бер генә тапкыр суга, ә ул җиде- сигез тапкыр сикерә. Сикергәндә дә шундый сикерә, берәүнең дә буе җитәрлек түгел. Сары малай аның белән бик озак уйнады. Зиннәтләр дә аңа, кызыгып, бик озак карап тордылар һәм уйнап торырга сорадылар. Ләкин малай бик тискәре булып чыкты, уйнарга түгел, тотып карарга да бирмәде. Ул бирмәде, ә туп шуннан соң ничектер үзеннән-үзе Зиннәт кулына килде дә керде. Аның килеп керүе булды, малайлар аны атып та, сикертеп тә уйнарга керештеләр. Сары малайга шул җитә калды: акырып
елап җибәрде. Харап инде, тубы белән уйнарга да ярамый! Ә үзе аның белән өйдә иртә дә, кич тә уйный, хәтта урамга да алып чыга. Малайларга^ имеш, тотып карарга да ярамый. Бигрәк тагын! Малайлар ул кадәр озак уйнамадылар да шикелле, ләкин әйләнеп караганда инде, тәрәзәдән башларын чыгарып, әллә никадәрле кеше аларга кычкыра иде: — Нигә тиясез аңа?!. — Бирегез тубын!.. — Ах сезне, явызларны!.. Нигә елатасыз аны!.. Ңем елатсын аны, берәү дә елатмый. Үзе елый. Елыйсы килгән дә елый. Тәрәзәдән караган башлар арасында озын мыеклы абыйның да башы бар иде. Аны күргәч, Зиннәт тупны бирергә кирәк тапты. Нигә елатырга ул кечкенә малайны. Мә, тынычлансын! Ләкин туп бик матур һәм бик җиңел иде. Аны бер дә кулдан ычкындырасы килми, тагын бер генә булса да, чөеп карыйсы килә. Өйалды түбәсенә кадәр чөеп буламы икән аны, юкмы икән? Ул аны чөйде, һәм туп түбә калае тишегенә кысылды да калды. Моны күргәч, Сары малай тагын да катырак еларга кереште, ә тәрәзәдән карап торган кешеләр Зиннәтне орышырга тотындылар: имеш, шундый зур малай, кеп-кечкенә баланы елата, оят түгелме сиңа! Җитмәсә әле, тубын өйалды башына ыргыта. Менә бит хулиганны син аны!.. Кем ыргытты? Берәү дә ыргытмады, туп үзе өйалды башына менде дә китте. Зиннәт гаеплемени аның шундый җиңел булуына? Ул ясамаган бит аны. Туп өйалды түбәсендә ята, ә малайлар җирдә басып торалар. Ничек алырга инде аны? Баскыч та юк. Яңгыр суы трубасы буенча да менеп булмый. Зиннәт бик алып
Озын мыеклы абый
107
бирер иде дә, моннан сон. ул аны кулына да алмас иде, менә алмый шул ул, түбә бик биек. Ә малай һаман елый да елый. Елый дисәң генә аз булыр, бөтен ишек алдын тутырып акыра. Тавыш та бар икән соң үзендә! Каян чыга! Тавышка әлеге озын мыеклы абый йөгереп чыкты. Ул үзе болай каты ачуланмады да, бары тик малайларга бармагы белән янады гына: — Мин сезне, туктагыз әле!.. Нигә минем улыма тиясез!.. Малайлар, билгеле, туктауга караганда, кайсы кая качуны яхшырак санадылар. Зиннәт тә бик тиз генә урамга аттырды. Алар ишек алдына кайтып кергәндә, тупны инде өйалды түбәсеннән алганнар һәм тавыш та басылган иде. Шулай да ул көнне алар ишек алдында уйнамадылар. Кем белә бит ул абыйны, бәлки ул бик усал кешедер, артыш таягын тотып, кайда булса да саклап тора торгандыр. /Мондый чакта сак булуың яхшырак. Зиннәт бйк сак булды. Ул шул кадәр сак булды, хәтта аллы-гөлле тупны икенче тотып та карамады. Ләкин аңа карап кына ул бәладән котыла алмады. Котыла алмады гына түгел, ә бәлалар үзләре аның өстенә өелеп килә башладылар. Бу вакыйгадан соң берничә көн үткәч, ул, таш атып уйнаганда, Сары малайның аягын авырттырды. Сары малай шунда ук елак капчыгын чишеп җибәрде. Бу юлы инде ул елап кына да калмады, ә берничә көн аксап та йөрде. Я, әйтегез, Зиннәт гаеплеме монда? һич тә гаепле түгел. Ул бит ташны Сары малайга атмады, ә бөтенләй бер читкә атты. Ышаныгыз, Сары малай үзе, елак эзләп, аның ташы астына барып керде. Нигә таш астына керә ул, нигә аяк астында айкалып йөри! Шуннан соң инде Зиннәтне гаеплиләр. Икенче юлы да шундый ук хәл булды: малайлар, ишек алдындагы пычрактан «бәлеш» ясап, һавага чөеп уйныйлар иде. Чөяләр һәм: — Бәхетленең башына! — дип бөтен ишек алдын тутырып кычкыралар. Малайлар, бәхетле булырга никадәр генә теләсәләр дә, «бәлешнең» өскә килеп төшүен теләмиләр һәм,
йөгерешеп, тиз генә читкә таралалар. Ишек алдындагы малайларның барысы да диярлек, «бәлеш» ясап, берәр мәртәбә чөйделәр. «Бәлеш» төшеп, кайсының күлмәге, кайсы- нЪщ бите пычранды, ләкин шулай да алар үпкәләмәделәр, зарланмадылар, бары шаркылдап көлделәр генә. /Менә чират Зиннәткә дә җитте. Ул да зур итеп «бәлеш» ясады һәм чөйде.- — Бәхетленең башына! Малайлар, сибелгән борчак шикелле, шунда ук таралыштылар. Бары тик Сары малай гына, авызын ачып, «бәлеш» көтеп калды. Аның өстендә өръяңа ак матроска белән кыска ак чалбар иде. һәм менә шул ак матроска белән ак чалбар күз ачып йомганчы карага әверелде. Малайлар Шатлыкларыннан кычкырып көлеп җибәрделәр: — Сары малай бәхетле, Сары малай!.. — Бәхетленең башына төште!.. Әмма Сары малай үзен һич тә бәхетле санамады, күрәсең. «Бәлеш» аның өстенә килеп төшәргә дә өлгермәде, ул тагын акырып елап җибәрде. Хәер, бу минутта Зиннәт тә үзен дөньядагы бәхетсезләрнең берсе итеп саный иде. «Тагын, — дип уйлап алды ул, — тагын мин гаепле. Нигә инде аңа авызын ачып карап торырга иде, нигә качмаска иде». Шул ук көнне ул озын мыеклы абый кулына эләкте. Ул аны һич тә көтмәгәндә капка төбендә тотып алды. Аның кулында һәрвакыттагы артыш таягы иде. — Нигә син минем Рөстәмгә тиясең? — диде ул, ачуланып. — Урамга чыгарыр хәл юк, я кыйнап кертәсең, я өстен-башын пычратасың... Зиннәтнең йөрәге атылып чыгарлык булып тибә башлады. Шулай да ул, аның кулыннан ычкынырга
Афзал Шамов
108
■теләп, тартылмады да, тыпырчынмады да, хәтта еламады да. Чөнки ул боларның файдасы юклыгын шунда ук сизеп алды. Мыеклы абый аны бик нык тоткан иде. Шулай ук ул үзенең гаепле түгел икәнен дә әйтә алмады. Барыбер, әйтсәң дә, ■файдасы булмас иде. Кем ышансын аңа! Ул, үзенең язмышына буйсынып, көтеп калды. Бары тик аның йөрәге генә каты-каты тибә иде. Малайның шулай тын гына торуына, еламавына һәм ялынмавына мыеклы абый үзе дә гаҗәпләнде булса кирәк. Ул аны, нәрсә эшләтергә белмичә, берничә минут шулай тотып торды. Ахырда, ул кулындагы чөмәкле артыш таягын күрсәтте: — Менә моны күрәсеңме? Зиннәт аны күрә иде. Күрә генә түгел, аны бик күп мәртәбә күргә- ле дә бар иде. Әмма ул аның бу кадәрле очльг чөмәкле һәм юан •икәнен бервакытта да күргәне юк иде әле. — Әгәр Рөстәмгә икенче тисәң, •шушы таяк сынып беткәнче кыйнаячакмын, — диде мыеклы абый. Зиннәт таякка тагын бер карап алды һәм аңың йөрәгенә җылы кереп китте.- «Хәзер кыйнамый икән әле», — дип уйлап алды ул. Һәм бу шатлык аңа батырлык бирде: — Абый җаным, зинһар өчен .җибәр, икенче бервакытта да тимәм, — диде ул, артыш таягының иң очлы чөмәгеннән күзләрен ала алмыйча. Мыеклы абый аны җибәрде, кыйнамады, хәтта чиртеп тә карамады. Бары тик ул аның артыннан, әрнеп, сыкранып, әйтеп кенә калды: — Начар малай син!.. Тәрбиясез!.. Кечкенәләргә тиясең. Ә үзең ■мәктәптә укыйсыңдыр әле... Ул, менә шул сүзләрне әйтеп, Зиннәт артыннан карап калды. Зиннәт куркудан түгел, ә оялуыннан, колагына кадәр кызарып, өйгә ■кереп китте. Чыннан да, шулай шул, иң начар, иң тәрбиясез малайлар тына кечкенәләргә тияләр, аларны елаталар. Сары малайны инде ул килгәннән бирле ничә мәртәбә елатты, хәтта бер мәртәбә ул аның аягын да аксатты. Дөрес, Зиннәт боларның берсендә дә үзен гаепле итеп санамады һәм санамый. Ләкин бит аның гаепсез икәнен берәү дә белми. Киресенчә, бөтен ишек алдындагы
кешеләр аны гаепле саныйлар һәм аны начар малай дип йөриләр. Кайберәүләре балаларын ишек алдына чыгарганда: — Зиннәт белән уйныйсы булма. Ул начар малай, — диләр. Аларның шулай әйткәнен Зиннәт үзе дә берничә мәртәбә ишетте. Бу минутларда аңа шул кадәр читен булды, аның кычкырып елап җибәрәсе килде. Әгәр алар, бу сүзне әйткәнче, аны тотып кыйнасалар яисә аның колагын. йолкысалар, җиңелрәк булыр иде. Кыйналган урын сызлар да бетәр иде, онытылыр иде. Ә начар малай дигән сүз бетми дә, онытылмый да. Аны шул ук кичне анасы да бик каты орышты: — Хемгә ошап үсәсең! — диде ул, еларлык булып әрнеп. — һаман- һаман синнән зарланалар. Ә син ялганлыйсың: тимәдем, дисең. Тимәгәч, нигә синнән зарланалар? Нигә башкалардан зарланмыйлар? Бер дә болай түгел идең бит син. Кая азасың икән! Атаң исән булса, болай да булмас идең. Әй, бала, бала, үзәгемә үтәсең лә!.. — диде ул һәм яулык чите белән күз яшьләрен сөртеп алды. Әйе, аның кечкенәләргә тимәгән- легенә берәү дә ышанмый, хәтта анасы да ышанмый. — Сиңа ул абыйдан гафу үтенергә кирәк иде, — диде анасы. — Әле син гафу да үтенмәгәнсең. Үтендеңме, юкмы?.. Нигә җавап бирмисең? Зиннәт, чыннан да, гафу үтенмә- гәнлеген һәм тагын бер начарлык эшләгәнен шунда гына сизеп алды. Әгәр ул гафу үтенгән булса бәлки, мыеклы абый аның артыннан, әрнеп, сыкранып, начар малай дип әйтеп тә калмас иде.
Озын мыеклы абый
109
II Җәй узып китте, көз^ җитте. Үләннәр саргайды, яфраклар коелды, аннары яңгырлы көннәр башланды. Шулай итеп кышның кергәне сизелми дә калды. Ул да инде узып бара... Бөтен нәрсә шулай үзгәреп, алмашынып тора. Бары тик Зиннәтнең начар малай дигән исеме генә үзгәрми дә, алмашынмый да. Нигә ул да шулай җәй шикелле яисә көз шикелле узып китми икән? Булма- са, нигә ул да, яфраклар шикелле коелып, җил белән әллә кайларга китеп, күздән югалмый икән? Әгәр җил белән югалмаса, кар шикелле, эреп бетсә дә ярар иде. Юк шул, юк, аның начар исеме үзе белән бергә һаман йөри дә йөри, калмый да, югалмый да. Ул мәктәптә дә начар укымый. Аның дәфтәрләрендә, дәфтәрләрдә генә түгел, класс журналында, хәтта табелендә дә бары бишләр белән дүртләр генә. Әхлагының бервакытта да биштән төшкәне юк. Ә менә ишек алдында аның әхлагына ни- чәне куялар икән? Ул бит начар малай. Начар малайга, билгеле, 2 не куялар. Юк, Зиннәтнең бер дә 2 билгесен аласы килми. Ләкин инде ул аны алган. Ул журналга да, табельгә дә язылмаган, шулай да ул бөтен кешегә билгеле. Дөрес, кыш кергәннән бирле аны начар малай дип берәүнең дә әйткәне юк. Шулай ук аны яхшы малай дип тә әйткәннәре юк. Эш әйтүдәмени соң! Зиннәт бит инде кечкенә түгел. Ул кешеләрнең күз карашларыннан сизә. Алар аңа бернәрсә дә әйтмиләр, ә ул сизә. Сизә һәм бөтен йөрәге белән әрни. Әрни дию генә аз. Озын мыеклы абыйны күргән саен аның кеп-кеч- кенә йөрәге «жу» итеп китә. Ул аннан курка дип тә әйтеп булмый, — юк, ул аннан курыкмый. Зиннәт ул куркак малайлардан түгел. Аннары нигә курыксын ул аннан? Кыйнамый бит ул. Ә шулай да ул, урамга чыгарга дип, коридор ишеге төбенә килеп җиткәч, иң башлап югарыга менә торган баскычка кү& сала: «Озын мыеклы абый төшмиме икән?» Әгәр югарыда аяк тавышы ишетелсә, Зиннәтнең йөрәге каты-каты тибә
башлый, ә инде мыеклы абыйның үзе һәм аның артыш таягы күренгәч, мескен йөрәк өзелеп киткәндәй була. Андый чакларда Зиннәт я, бик тиз генә атылып, урамга чыгып китә, я, зур мыеклы абыйның, үтеп киткәнен көтеп, караңгы коридорда посып кала. Мыеклы абый баскыч буйлап ашыкмый гына төшә, һәм аның буш галошы, һәр басма саен бер мәртәбә шапылдап, бөтен өйалдын яңгырата. Зиннәт озын мыеклы абыйның үзен генә түгел, аның шул шапылдавык галошын да, хәтта- аның кулындагы чөмәкле таягын да яратмый. Нигә яратсын ул аны? Ул бит Зиннәт турында начар малай дигән исем чыгарды. Мыеклы абыйга бернәрсә дә түгел аңа, ә Зиннәт менә аның газабын чигә. Югарыда, мыеклы абый белән янәшә квартираларда, Сара апа- тора, тетя Наташа тора. Алар Зиннәтне, яхшы малай чагында, я кибеткә, я базарга, я башка берәр җиргә йомыш белән җибәрә торганнар иде. Хәтта аны конфет алырга да җибәрә торганнар иде алар. Бер бөртегенә дә тими иде ул. Нигә тисен ул? Кеше әйбере бит ул. Алар аны мактый торганнар иде, рәхмәт әйтә торганнар иде һәм, шул кадәр тиз алып кайтып биргән өчен, я бер тәңкә, я ике- тәңкә акча да бирә торганнар иде. Шулай итеп ул әллә никадәр акча җыйган иде. Хәзер инде алар аны беркая да җибәрмиләр... Алар да« аны начар малай дип уйлыйлар. Әгәр озын мыеклы абый бу йортка күчеп килмәгән булса, Зиннәт шулай акча җыя-җыя, бәлки, ике- көпчәкле велосипед та алган булыр иде. Бауман урамындагы магазинда кыйбат та түгел иде ул. Хәзер инде аның акчасы артмау гына түгел, ә көннән көн кими дә ба
Афзал Шамов
110
ра. Азмыни акча тота ул! һәрвакытта да әнидән акча сорап торып кына булмый бит. Әнинең аның үзенә дә авыр: аларны ашатырга, киендерергә кирәк. Менә күптән түгел генә әле Зиннәт үз акчасына дәфтәрләр сатып алды, аннары бер китап та алып кайтты. Шуның өстенә алар икәү, сеңлесе белән бергә, кинога да бардылар. Берлинны алу турындагы картинаны карадылар. Сеңлесе, әти күренмәсме икән дип, бик тырышып карады. Ләкин әтисе күренмәде. Шулай да аңа бу картина бик ошады: безнекеләр фашистларның кирәкләрен бирделәр. Акча менә шулай кими ул. Озын мыеклы абыйга нәрсә аңа. Ул бернәрсә дә белми. Хәзер инде Зиннәт калган акчасына тимераяк та ала алмый. Аның озын табанлы, куш эчле, җиңел тимераяк аласы килгән иде. Башта ул акчасын кызганып йөрде. Акчасы кимегәч, ник алмаганына үкенә башлады. Үкенеп бер файда да юк. Никадәр генә үкенсәң дә, барыбер алып булмый. Әгәр ул менә акча тапса', ала белер иде. Бер дә кызганып тормас иде. Акча тапса? Каян тапсын ул аны? Акча төшереп калдыручы юләрләр юк дөньяда. Акча табу турындагы сүзләр әкият кенә ул. Акчаны аны эшләп табарга кирәк. Шундый акча гына яхшы һәм кадерле. Бер көнне кич менә шул әкият кинәт чынга әверелде. Зиннәт урамнан, магазин яныннан, акчалы бер бумажник табып керде. Аның шатлыгы эченә сыймый идё. Ул аны ничек тапканын анасына ашыга- ашыга, йотлыга-йотлыга сөйләп бирде. Бумажник эчендә 317 сум акча, нечкә генә карандаш кыстырылган хатирә дәфтәре һәм бер хәрби кешенең фото рәсеме бар иде. Алар, анасы белән икәүләп, бумажникны, аның эченнән чыккан әйберләрне бик җентекләп һәм кызыксынып карадылар. Ике орден, өч медаль белән бүләкләнгән бер офицер төшкән рәсемнең артына шундый сүзләр язылган иде: «Сөекле әтиемә һәм әниемә! Сагынганда карар өчен. Сезне сөюче улыгыз. Октябрь, 1944 ел, фронт». Шуның астына вак кына итеп икенче
кул белән язылган: «Кадерле улымның иң соңгы рәсеме». Бусын атасы яисә анасы язган булса кирәк. Шуннан башка бертөрле дә язу юк иде анда. Ә шактый искерә төшкән хатирә дәфтәре исә бөтенләй диярлек язып тутырылган иде. Анда нәрсәләр язылганын Зиннәт үзе дә һәм Зиннәтнең анасы да укый алмады. Бу дәфтәргә русча гына түгел, латин хәрефләре белән дә бик күп чит сүзләр язылган иде. — Я, моны нишләтәбез? — диде анасы, улына карап. Улының күзләре шатлыгыннан ут шикелле яна, ә башында аның гаҗәп матур уйлар йөри иде. Бу акчага тимераяк кына түгел, өр-яңа велосипед та алып булачак, бәлки әле аннан да артып калыр. Акчалар инде аңа хәзер, акча булып кына түгел, я велосипед, я тимераяк булып та күренә башлаганнар иде. Велосипед алмыйча, фото аппарат алсаң, ничек булыр икән?.. — Я? — диде анасы, кабатлап.— Нигә җавап бирмисең? Улы шатлыгыннан һаман да әле авызын җыя алмый иде. Шулай да ул: — Син ничек кушарсың бит? — дип, хәйләле җавап бирде. Анасы рәсемне кулына алды: — Бу офицер фронтта үлгән булса кирәк, — диде ул. — Күрәсеңме, атасына ул моны кырык дүртенче елны җибәргән. Кем белә, бәлки ул немецларга каршы атаң белән бергә сугышкандыр... Бу әйберләрне югалткан кеше хәзер бик кайгыра торгандыр. Улының иң соңгы рәсеме бит бу. Аннары анасы дәфтәрне кулына алды: — Моны галим кеше язган бул
Озын мыеклы абый
111
са кирәк. Менә болары — химия формулалары. Кайчандыр безне дә укытканнар иде. Хәзер берсе дә хәтеремдә калмаган... Анасының бу сүзләреннән соң, Зиннәт уйга калды. Аның атасы фронтта Ватан өчен, халык өчен, изге эш өчен үлгән. Әгәр аның атасы һәм шуның кебек яхшы башка кешеләр фронтка китмәгән булсалар, алар немецларга каршы аның атасы кебек батыр сугышмаган булсалар, Зиннәт бүген бу җылы өйдә дә утыра алмас иде. Өйдә рәхәт, җылы, якты. Мич буендагы кечкенә кроватьта сеңле- се йоклап ята. Аяк астында, Зиннәткә сыенып китә-китә, мәче мыраулап йөри. Кухня ягыннан тәмле аш исе, бутка исе килә. Ә тышта җил уйный, аз гына буранлап тора. Җил никадәр генә уйнаса да, сызгырса да, алар өенә керә алмый. Өйдә җылы, рәхәт. Хәзер инде акчалар аның үзенә велосипед булып та, тимераяк булып та күренмиләр. Аның күз алдында, Казанка буендагы шикелле, буш кыр. Салкын, буранлы төн. Аның атасы, рәсемдәге офицер белән бергә, кулына винтовка тотып, немецларга каршы бара, «ура» кычкыра... _ Анасы дәфтәрне баштан алып ахырына кадәр бик җентекләп карап ЧЫКТЫ: — Бер урында да фамилиясен язмаган бу кеше. Кемнеке икән бу? — Кемнеке икәнен белсәк, илтеп бирер идек. Шулай бит, әни? — диде улы. Анасы улының шундый җавабын баядан бирле көтә иде. Ниһаять, ул аны ишетте һәм улын, кочып алды: — Шулай кирәк, улым. Рәхмәт сиңа. Тапкан әйберне һәрвакытта да хуҗасына кайтарып бирергә кирәк. Кыйбатлы әйберме ул, арзанлы әйберме — барыбер. Синеке түгел ул, кешенеке. Шуннан соң алар бу әйбернең хуҗасын ничек табу турында уйлаштылар. Улы белдерү язарга һәм аны чатэагы баганага ябыштырып куярга тәкъдим итте. Чөнки аның сатыла торган әйберләр, югалган кәҗәләр һәм башка шуның кебек нәрсәләр турында язылган белдерүләрне шул баганага ябыштырганнарын күргәне бар иде.
Иртәгесен инде чаттагы баганага зур-зур хәрефләр белән бик тырышып язылган бер белдерү ябыштырылган иде. Ул белдерүдә түбәндәге сүзләр бар иде: «Бер зур бумажник таптым. Нинди икәнен әйтмим, үзегез белегез. Бик тиз килеп алыгыз. Килеп аямасагыз, үземнеке була. Сәгать 5 тән 7 гә кадәр килергә ярый. Башка вакыт килмәгез, әни өйдә булмый...» һәм белдерүнең ахырына Зиннәтләрнең адресы язылган иде. Узган-барганнарның кайберләре, багана янында туктап1, белдерүне укыйлар һәм елмаялар. Кайчагында Зиннәт аларны читтән карап тора һәмалар белән бергә ул да елмая. Ул канәгать, аңа күңелле. Алар аның белдерүен укыйлар. Зиннәт язды ул белдерүне, — төн буенча утырса утырды, әмма матур итеп язды. Мәктәптән кайтканда, я урамда уйнап йөргәндә, Зиннәт үзе дә ул белдерү янында еш кына туктала һәм аны бик кызыксынып укый. Аннары ул, бер читкәрәк китеп, аңа сокланып карап тора. Баганада аннан да матур язылган бер белдерү дә юк. Зиннәтнең шуннан соңгы көннәре бик зур дулкынлану белән үтте. Ул, бумажник хуҗасы өчен билгеләнгән сәгатьләрдә, коридордагы звонок шалтыраган саен, ашкынып, үзе йөгереп чыкты. Шулай берничә көн һәм берничә атна үтте, ләкин бумажникны сорап килүче кеше булмады. Инде аның бумажник табуы турында мәктәпкә дә ишетелгән һәм ишек алдындагы кайбер малайлар да беләләр иде. Алар, ул бумажникта нәрсәләр барлыгын белергә теләп, сорашып, аны йөдәтеп бетерәләр иде. Әгәр тагын бер-ике көн эчендә бумажникның хуҗасы килмәсә, ул, анасы белән бергә, газета ре
Афзал Шамов
112
дакциясенә барырга һәм шунда игълан бирергә булган иде. Ләкин аларга барырга туры килмәде. Бер көнне кич белән, соц гына, аларның ишеген кемдер акрын гына шакылдатты. Анасы Зиннәтнең дәфтәрләрен карап утыра иде. — Керегез, — диде ул. Ишек акрын гына ачылды һәм бүлмә эченә озын мыеклы абый килеп керде. Аның кулындаартыш таягы да бар иде. Зиннәтнең йөрәге кинәт «жу» итеп китте. «Ни өчен икән инде бу? — дип уйлап алды ул. — Тагын орышыргамы икән?» Шулай да ул анасы белән бергә аяк үрә торды, чөнки өйгә олы кеше кергән иде. Мыеклы абый, парланган күзлеген яулыгы белән сөртә-сөртә, сөйләргә кереште. — Гафу итегез мине, — диде ул. — Мин сезне шулай бик соң борчырга мәҗбүр булдым. Әгәр ялгышмасам, сезнең улыгыз бер бумажник тапкан икән. Бүген минем хатыным чаттагы баганадан аның белдерүен укып кайткан. Моннан ике-өч атна элек мин дә бумажнигымны югалткан идем. Шул түгел микән дип кердем. Анасы абыйга урын тәкъдим итте һәм бумажнигының ниндилеген, аның эчендә нәрсәләр булганын сорашырга кереште. Абый Зиннәт тапкан бумажник эчендәге әйберләрнең барысын да сөйләп бирде. Анасы шунда ук бумажникны, сандыктан алып, аның кулына сузды: — Менә, рәхим итегез, әгәр сез- . неке икәнен белгән булсак, әллә кайчан кертеп биргән булыр идек. Мыеклы абый, бумажнигы эчендәге әйберләрнең исәнлеген күргәч, кинәт дулкынланып, анасының кулын кысты. — Рәхмәт сезгә! — диде ул. — Сез чын ана икәнсез. Үзегезнең шундый бөек тәрбияле булуыгыз өчен дә һәм балагызны шундый яхшы итеп тәрбияләвегез өчен дә рәхмәт. Чын күңелдән рәхмәт!.. Нигәдер ул шул сүзләрне әйтә- әйтә яулыгы белән күзләрен сөртте. Зиннәтнең анасы исә мыеклы абыйга караганда да артыграк дулкынланган һәм ул бернәрсә дә әйтә алмыйча басып
тора иде. Шуннан соң озын мыеклы абый,. Зиннәтне ярым кочаклагандай тотып, иркәли-иркәли югарыга алып менеп китте. Зиннәтнең алар квартирасында булганы юк иде. Ул бүлмәләренең матурлыгына, китапларның күплегенә һәм, бигрәк тә, бер шкафта кәгазьләргә ябыштырып куелган төрле үләннәрнең булуына бик гаҗәпләнде. Күрше бүлмәдән мыеклы абыйның хатыны да чыкты. Алар икәү Зиннәтне кунак итәргә керештеләр. Табын янына Сары малай да килеп утырды. Бабасы аңа болай диде: — Менә, улым, син Зиннәт кебек тәрбияле булырга тырыш. Ул минелг бумажнигымны урамнан тапкан. Аның эчендә 317 сум акча бар иде. Ул аның бер тиененә дә тимәгән^ ә бумажникның хуҗасын эзләгән. Аны кайтарып бирү өчен, белдерү язып ябыштырган. Менә шундый тәрбияле булып үсәргә кирәк, улым. Аннары ул хатыны белән икенче бүлмәгә кереп китте һәм, Зиннәткә ишеттермәскә тырышып, сөйләргә кереште. — Гаҗәп! — диде ул, кулларын җәеп җибәреп. — Гаҗәп! Бала акча таба. Ул аның кемнеке икәнен белми. Шулай да ул аның хуҗасын эзли. Син моның нинди бөек тәрбия икәнен аңлыйсыңмы, карчык, юкмы? Магазиннарда тәмле әйберләр саталар. Бала шуннан һәркөнне үтеп йөри, тәрәзә янында туктап,, кызыгып карап тора, чөнки ул бала. Ул әйберләрне бары акчага гына алырга мөмкин. Ә баланың кесәсендә табылган акча ята. Теләсә, ул сатып ала ала. Ләкин ул алмый. Ул зурларча, иң гүзәл кешеләрчә хөкем итә: бу минем акчам* түгел, аның хуҗасын табарга кирәк һәм аны аңа кайтарып бирергә кирәк, ди. Ул аны бирә һәм аның өчен бернәрсә дә сорамый. Аңлыйсыңмы, карчык, бернәрсә дә сорамый. Анна
Озын мыеклы абый
113
ры син ничек уйлыйсың, бу акча аларда ятканда, ул семьяның акчага мохтаҗ көннәре булмагандыр, дисеңме? Булган, билгеле. Чөнки бу баланың анасы ала торган хезмәт хакы зур түгел. Аннары, ул, кулларын артка куеп, нәрсәдер уйланып, бүлмә буенча әйләнеп килде һәм хатыны янында яңадан туктады: — Бу баланың анасы гади эшче хатын. Ә мин югары квалификацияле фән эшчесе. Бер көнне мин, Рөстәм урамнан елап кергәч, аның янына төштем һәм әйттем: «Сез, гражданка, балагызны тәрбияли белмисез, — дидем. — Балагыз хулиган булып үтә», дидем. Шулай дидем. Мин, үземчә, аны оялтырга тырыштым. Хатын миңа каршы бернәрсә дә әйтмәде, бары гафу гына үтенде. Ә хәзер мин үз сүзләремнән ү’зем оялам. Чөнки мин бала турында бары аның урам шуклыгыннан гына чыгып хөкем иткәнмен. Анасын хурлаганмын. Дөресрәге, мин бу мәсьәләгә бары үз баламның күз яшьләре аркылы гына караганмын... Алар Зиннәтләр утырган бүлмәгә чыктылар. Балалар көлешә-көлешә ашап утыралар иде. Ир белән хатын да алар янына утырды. Озын мыеклы абый бумажник турында тагын сүз кузгатты. — Барыннан да бигрәк, миңа менә шушы рәсем белән бу дәфтәр бик кадерле, — диде ул. Рәсемгә төшкән абый Ватан сугышында бик зур батырлыклар күрсәтеп үлгән икән. Рөстәмнең атасы икән ул. Зиннәт кечкенә генә һәм искереп беткән дәфтәрнең шундый кадерле булуына гаҗәпләнде. Мыеклы абый аңа аңлатып бирде. — Бу дәфтәрдә, — диде ул, — минем яза торган китабымның төп фикерләре тупланган. Ул фикерләрне мин ун ел буенча җыеп килдем. — Ә сез, абый, нинди китап язасыз? — диде Зиннәт, кызыксынып. — Үсемлекләр һәм аларның тормышлары турында, Зиннәт чак кына пырхылдап көлеп җибәрмәде. Аның куяннар, төлкеләр, балалар, кешеләр турында китап укыганы бар, әмма үләннәр турында китап барлыгын ишеткәне юк иде. Әле
ярый көлеп җибәрмәде. Бар икән, күрәсең Зиннәт чыгып киткән чагында, озын мыеклы абый ‘аңа бер төргәк бирде: — Бу сиңа минем бумажникны тапкан өчен, — диде ул. — Сеңлең белән икегезгә. Шундый тәрбияле булуың өчен бик рәхмәт сиңа. Ә бит мин сине начар малай дип уйлап йөри идем. Күрәсең, бик ялгышкан икән мин. Син инде миңа, карт кешегә, үпкәләмә, акыллым. — Мин дә бит сезне усал кеше дип уйлап йөри идем, ә сез бик яхшы. кеше икәнсез, — дип әйткәнен Зиннәт үзе дә сизми калды. Әйтте һәм кып-кызыл булды. Озын мыеклы абый үпкәләр дип уйлаган иде ул. һич тә үпкәләмәде. Киресенчә, хатыны белән бергә шаркылдап көлде генә һәм Зиннәтнең аркасыннан тагын бер мәртәбә сөеп алды. Аннары ул аны Рөстәм янына һәркөнне уйнарга керергә чакырды. Зиннәт, үз квартираларына төшкәч, төргәкне актарып карады. Төргәк эченә бик күп кенә итеп конфет һәм бумажниктагы 317 сум акча салынган иде. — Менә инде хәзер бу акчага синең теләсә нәрсә алырга хакың бар. Бу синең үз акчаң. Хәләл акча, — диде анасы һәм сорады: — Кемнәр бар иде анда? — Хатыныннан һәм Сары малайдан башка берәү дә юк иде. — Сары малай? — диде анасы, бик гаҗәпләнеп. — Кем ул Сары малай? — Аларның уллары. — Аларның уллары Рөстәм атлы. Ничек оят түгел сиңа! Син әле кешегә' кушаматлар бирәсеңмени? Кешене бервакытта да кушамат белән атарга ярамый. Зиннәт моны ишеткәч, бик оялды. — Мин бит әле ул абыйның да исемен белмим. — Аның исеме Хәлил. Профессор
Озын мыеклы абый
114
ул. Син аны профессор абый дип кенә йөр, шул җитә. Анасы аңа урын җәеп бирде. Зиннәт анасына, хәерле төн теләп, йокларга ятты. Ләкин ул тиз генә йоклап китә алмады, күңелендәге чиксез шатлык аңа йокларга ирек бирми иде. Ул озын мыеклы абыйның... юк, озын мыеклы абыйның түгел, профессор абыйның мактау сүзләренә һәм, бигрәк тә, аның моннан соң инде аны начар малай, тәрбиясез малай дип • әйтмәячәгенә шатлана иде.
Аннары аның күз алдына яңадан я велосипед, я тимераяк килеп баса. Кай минутларда, чөм кара булып, ялтырап, каяндыр фотоаппарат килеп чыга һәм ул үзенең шәүләсе белән велосипедны да, тимераякны да томалый. Зиннәт инде фотоаппаратны гына түгел, хәтта үзе төшергән рәсемнәрне дә апачык күрә. Алар бик күп һәм бик матур. Зиннәт елмая. Аңа рәхәт, ул шат, ул бәхетла
J947 ел