Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘНИ ХИКӘЯЛӘР"

Язучы Идрис Туктаров соңгы елларда балалар өчен матур-матур гына кыска хикәяләр биргәләде. Әнә шул хикәяләрнең кечкенә бер бәйләме, «Нәни хикәяләр» исеме белән, 1947 нче елның башында басылып чыкты. Бу бәйләмдә язучының «Батырлыкта матурлык», «Өлгер», «Тамчылар» һәм «Авыраяк» исемле дүрт хикәясе урнаштырылган. Хикәяләр барысы да балалар өчен әһәмиятле булган темага язылганнар. И. Туктаров бу хикәя- 
1 И. Туктаров—«Нәни хикәяләр», редакторы И. Гази. Татгосиздат басмасы. 1917 ел. Бәясе 1 су.м. ләрен гади, кыска сюжетка корган һәм андагы вакыйгаларны балалар өчен аңлаешлы, җиңел, йөгерек тел белән сөйләп бирә алган. «Бер көн мин чәчәкләр бакчасына кердем. Кызыл, ал, сары, күк, алсу, чуар чәчәкләр мине урап алдылар. 
— Мин , матур, Mime өз! — диде ал ЧӘЧӘК. ‘ ’ — К>к, мин матур, мине өзми» калма! — диде зәңгәр чәчәк. — Юк, юк! Бөтен чәчәкләрдән дә мин матуррак, мине генә өз! — диештеләр чә. чәкләр, елмаештылар, көлештеләр...» «Батырлыкта матурлык» хикәясе әнә шулай башланып китә. Пионер, гүзәл бакчабызда үскән төрле чәчәкләрдән матур букет ясап, аны чәчәкле илебезне саклап алып ка
Тәнкыйть — библиография 
 
 лучы батыр егеткә бүләк итеп бирә. «Батырлыкта — матурлык» диләр чәчәкләр. «Өлгер» исемле хикәясендә язучы уңган, эшчән, сүз тыңлаучан бала образын конкрет вакыйга аша ышандырырлык итеп күрсәткән. «Өлгер һәр көн сезнең арагызда йөри» дип язучы мондый балаларның бездә күп икәнлеген дә әйтеп уза. «Тамчылар» исемле хикәясендә: 
«И ялтырыйлар, и тамалар тамчылар, и» чабалар, и ашыгалар тамчылар», — дип автор укучыны гөрләвекләргә әйләнгән тамчыларга ияртеп алып китә һәм бу матур, җитез, көчле тамчыларның куәтле Турбиннарны гөрләтеп җибәрүләре турында сөйли. Бу хикәя безнең илебезнең Ильич лампочкалары нурларына күмелүе турында хәбәр итә. • Өлгер кебек тырыш, эшчән, сүз тыңлаучан, әдәпле балалар күп булу белән бергә, безнең гаиләләребездә әле ялкау, чисталыкны сөймәүче, укуга күңел бирмәүче, шапшак балалар да юк түгел. Андыйларны без тәрбия итәргә тиешбез, билгеле. Идрис Туктаров- ның «Авыраяк» исемле хикәясе әнә шундый бер баланы күрсәтүгә багышланган. Баланың артык иркә, «авыр аяклы» — ялкау булуының сәбәбен без хикәядә ачык, тулы күрмибез. Кызганычка каршы, язучы мәсьәләнең бу ягын, безнеңчә, мөһим булган бер ягын, ачмый киткән. Моны, әлбәттә, кыска гына булса да, ачып китү кирәк иде. Китап литографиядә дүрт төрле буяуда басылган һәм матур гына булып чыккан. Художник Әльме- невның рәсемнәре җыйнак, матур эшләнгәннәр. Бу рәсемнәр хикәяләрне укучыга җиткерүгә ярдәм итәләр. Ләкин шулай да, «Татполи- граф»ның китап басудагы кайбер шапшаклыклары бу китапчыкта да күренеп тора. Мәсәлән, 4 нче һәм 9 нчы битләрдәге рәсемнәрдә буяуның тигез төшмәвен, кай урында куе, ә кайбер җирдә сыек төшүен әйтеп китәсе килә. «Нәни хикәяләр» безнең кече яшьтәге балалар өчен булган әдәбиятыбыз фондына уңышлы бер өстәмә булып, нәни укучыларыбыз өчен 
файдалы, кирәкле һәм күңелле бер әсәр булып тора. А