Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИКОЛАЙ ЯКУШЕНКО

Исемнәре гомер буенча онытылмаслык актерлар булалар. Алар тарафыннан тудырылган образлар, бронзадан коелган фигуралар кебек, кинәт безнең хәтеребездә үзләренең бөтен нечкәлекләре һәм балкышлары белән терелеп китәләр. Менә Островскийның «Урман» драмасындагы комик Аркаша Счастливцев, кечкенә буйлы, ләкин горур, саф җанлы кеше; менә Гогольның мактанчык Хлестаковы, менә борынгы заманның җанлы бер шаһиты — дәрвиш Василий Блаженный! Никадәр төрле бизәкләр, никадәр катлаулы хисләр гаммасы! Болар барсы да совет сәнгате мастеры, ТАССР Верховный Советы депутаты, РСФСР ның атказанган һәм Татарстанның халык артисты орденлы Николай Иванович Якушен- ко тарафыннан тудырылган образларның иң күренеклеләре. ❖ * Ф Николай Иванович Якушенко Калуга шәһәрендә 1897 елда туган. Аның балалык еллары шатлыклы булмый. Тормышлары чиксез авыр үтә. Вак хезмәткәр булып эшләгән әтисе бик аз хезмәт хакы алган. Якушенко Калута гимназиясендә укыган һәм шунда ук аның, «Ур- ман»дагы Аркаша ролендә, беренче дебюты да булган. Кем белә, бәлки шул чакта, гимназиянең бәләкәй сәхнәсендә уйнаган чагында ук, Николай Ивановичның күңелендә зур актер булу теләге тугандыр. Калуга гимназиясен тәмамлагач, ул Киевкә күчә һәм коммерция мәктәбенә укырга керә. Ләкин үзенең дә хәле начар булган кардә
Еф. Зегов 
141 
 
 
шендә яшәве кыен булып китә һәм Николай Иванович, театрга кешеләр алуларын ишетеп, шунда омтыла. Ул Соловцов театры каршындагы студиягә укырга керә. Аңа кадәрле ул бик каты сынауларны үткәрә; театрга керергә теләүче 500 кеше арасыннан бары 20 кешене генә санлап алалар. Авыр уку көннәре башлана. Элекке провинция театрының читен тормышы кемнәргә генә мәгълүм түгел? Ачлык, михнәт, суык, карьерачы антрепренерлар — болар барысы да котылгысыз була. Ләкин кыенлыклар булачак артистны куркытмыйлар. Өч ай укыганнан соң, Николай Ивановичны студия режиссеры Смурский үзенә чакырта һәм аңа үзенең визит карточкасын бирә. Карточка артына Икенче Киев театрына керү өчен мактау рекомендациясе язылган була. — Сез мөстәкыйль рәвештә уйнарлык дәрәжәдә үстегез. Уңышлык телим!—ди Смурский аңа. Көтелгән хыял гамәлгә аша: Николай Ивановичны театрга алалар. Аның башында никадәр иҗади планнар, хыяллар, ашкынулар! Ул елларда театр чын сәнгать йорты түгел иде. Җиңел табыш эзләүче кешеләр театрдан мөмкин кадәр күбрәк файда табарга гына тырышалар иде. Спектакльләр 2—3 репетициядән соң ук сәхнәгә куелалар. Киев театрының труппасы нигездә һөнәрче-актерлардан тора һәм алар бер эшләнеп куелган штамп буенча уйныйлар. Шулай да театрда чын мастерлар, сәнгатькә тулысынча бирелгән кешеләр дә булалар. Шуларның берсе режиссер Лукьянов, икенчесе — актер Фенин була. Аларның икесе дә Николай Ивановичның тормыш юлына көчле тәэсир ясыйлар. Алар аның күңелендә югары театр сәнгатенә мәхәббәт уяталар, аны актер мастер-f лыгы техникасына өйрәтәләр. Яшь артистның беренче уйнаган роле Лермонтовның «Маскарад»ын- дагы доктор роле була. ... Николай Ивановичның таланты бары тик бөек Октябрь Социалистик Революциясеннән соң гына үзенең 
бөтен матурлыгы белән чәчәк ата. 
  Заманалар үзгәрә, заманалар белән бергә без дә үзгәрәбез, — ди халык мәкале. Якушенко хәзер яңа- ча, яхшырак уйнарга кирәклеген аңлый. Хәтта классик әсәрләр дә революциягә кадәргегә караганда яңача яңгырарга тиеш. Театрга яңа совет тамашачысы килә, аңа элекке мелодрамалардагы сентименталь төче образлар ят. Якушенко туып килгән социалистик реализм сәнгате өчен, безнең арадан чыккан, безнең интереслар белән һәм безнең өчен яшәүче геройны югары күтәрә- торган сәнгать өчен каты көрәш башлый. Ул бик күп совет пьесаларында уйный, классик образларга яңа трактовкалар кертә. Шул елларда Якушенконың эстрада мастеры, матур әдәбият әсәрләрен сәхнәдән уку эшчәнлеге дә башланып китә. Кызылармеецлар^ завод-фабрика эшчеләре Якушенконың гүзәл башкаруында Чехов әсәрләрен тыңлыйлар. Рус театры*
Николай Я куш емко 
142 
 
 
ның бөек эшлеклесе К. С. Стани- <славский, Якушенко башкаруында Чеховның «Бер вакыт көз көне» дигән хикәясен тыңлагач, Якушенко- лың уку осталыгына гаять югары бәя бирә. Хәзер дә Николай Иванович эстрада сәхнәләрендә еш-еш чыгышлар ясый. Тамашачылар Яку- шенконың классик әсәрләрне дәрт белән укуын тыңлап, тирән ләззәт алалар. Хәзер ул Гогольның «Үлек жаннар» поэмасыннан «Чичиков балда» дигән өзек өстендә эшли. Театр сәнгате осталары белән очрашулар Якушенкода бик көчле тәэсир калдыралар. Ул укырга кирәклеген сизә, спектакльләрдә һәрвакыт диярлек баш рольләрне уйнап килүенә карамастан, белеме, тәҗрибәсе җитешмәвен аңлый. Режиссерлардан Чиркин, Треплев, РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе Ростов аңа тормыш хакыйкатенә илтә торган юлны күрсәтүгә булышалар. Якушенко рус классик әдәбиятын тирәнтен өйрәнә. Пушкин, Лермонтов, Тургенев, Гоголь, Гончаров аның сөекле язучылары булып әвереләләр. Ул Көнбатыш Европа язучылары Шекспир, Мольер, Шиллер әсәрләре^ белән таныша. Николай Иванович сәхнәдә тормыш хакыйкатен эзләп, озын һәм борылмалы юл үтә. «Чын тойгыны һөнәрнең механик алымнары белән генә биреп булмый» (Станиславский) дигән нәрсәне бөтен тирәнлеге белән аңлау өчен Николай Ивановичка күп еллар кирәк бул-j. Әгәр дә актер үзенең сәхнә эшендә бары тик техникага гына таяна икән, ул — сәнгать өчен беткән кеше. Чын художник дәрт көчен акыл көче белән бергә органик рәвештә куша. Озак иҗади эзләнүләр нәтиҗәсендә Николай Иванович менә шушы бердәмлеккә ирешә. Дәрт һәм акыл берлеге аеруча Якушенконың «Маскарад» драмасындагы Шприх ролен башкаруында чагыла. Лермонтовның «Маскарад» драмасының Казан Зур драма театры сәхнәсендә куелуы — зур әһәмияткә ия булган вакыйга. Спектакльнең уңышы белән театр РСФСР ның атказанган 
һәм Татарстанның халык артисты Ардаровның (Арбенин) һәм РСФСР ның атказанган һәм Татарстанның халык артисты Яку- шенконың (Шприх) матур уеннарына бурычлы. Ардаров һәм Якушенко спектакльне хәл итү юлын, үз образларын тапканнар. Шприх образына берникадәр тукталыйк. Казан Зур драма театры сәхнәсендә «Маскарад» ны каоаган кешеләр, мөгаен, шук, хәрәкәтчән, жуликсыманрак гайбәтче Шприхны хәтерлиләрдер. Якушенко хаклы рәвештә бу рольне Советлар Союзында иң яхшы башкаручы булып санала. «Бер мопсны ун кебек итеп тасвирларга кирәк» ди бөек Гете. Николай Иванович үзенең Шприхын менә шулай уйный да. Шприх ролендә ул классик трагедия шигырен гаҗәп оста үзләштергән. «Маскарад» драмасының Грибоедовның «Акыллылык бәласе» белән зур бәйләнеше бар. һәр ике пьеса бозык һәм буш аксөякләр катлавын күрсәтә. Лермонтов пьесасындагы Шприх һәм Грибоедов пьесасындагы Загорецкий шул җәмгыятьне гәүдәләндерүчеләр. Шприх белән Загорецкий арасында, күренеп торган якынлык булу белән бергә, бик җитди аерма да бар. Загорецкий—москвалы, Шприх петербурглы. Алар икесе дә, әлбәттә, жуликлар, ләкин Шприх югары катлау жулигы, нечкәрәк, башкала кошы. Загорецкий исә тупасрак һәм гадирәк. Бу аерманы Казан театрында Шприхны гаять оста һәм оригиналь уйнаучы артист Н. Якушенко гына сизгән. Якушенко Шприхында интрига шайтаны яши. Ул, әлбәттә, үз интересларын һәрвакыт исендә тота, ләкин туры килгәндә, зур файдасы булмаса да, башы-аягы белән интригага чума. Якушенко Шприхы— акыллы, пешеп җиткән югары катлау кешесе. Уйлап тормастан аның 
Рф. Зегов 
143 
 
 
барлык телләрдә дә сөйләшә алуына ышанасын. Шприхның бик ти s публика күз алдында дип әйтерлек, тонын, үз-үзен тотуын, чыраен үзгәртә алуын артист гаҗәеп дәрәҗәдә оста бирә. Бу яктан ул Шприхка Казарин тарафыннан бирелгән характеристиканы барлык артистлардан да остарак аклый: «Ул, — ди Казарин Шпрн.х турында, — бөтен кеше белән таныш, һәр җирдә аның, эше бар. Бөтен нәрсәне исендә тота, һәммә нәрсәне белә, көн-төн кайгыртучанлык эчендә, бик күп мәртәбәләр кыйнала, дәһри белән дәһри, әүлия белән әүлия, безнең арада нң әшәке, картежник, ә гадел кешеләр арасында — иң гадел кеше» II Якушенко тудырган Шприх нәкъ менә шушындый. Сәнгатьнең чын әсәре актер алдында әледән әле яңа якларын ачып торуы белән көчле, һәм Якушенко «Маскарад»та Шприх ролендә уйнаган саен бу образда ниндидер яңа, оригиналь сыйфатлар таба. — Иҗади эзләнүләр намына театрда яшәргә ярый! — ди Николай Иванович. Ул иске традицияләрне кыю рәвештә җимерә, образларны яңача, кыю, оригиналь итеп хәл кыла. «Урман» дагы Аркаша — сөйкемле, горур кеше, артист кеше ул, аның көлүләре сызлануларсыз түгел. Бу образда Якушенко революциягә кадәрге театр актерының бөтен фаҗигасын күрә һәм ул икенче актта чын күз яшьләре белән җылый. Актер образда яши. вакытында Москва һәм Казан газеталары Якушенко тарафыннан иҗат ителгән Хлестаков образы турында күп яздылар. Тамашачылар алдына Гоголь таләп иткән «Егерме өч яшьләрдәге, нечкә, ябык, бераз җүләрсыманрак яшь егет» килеп басты. Сәнгать хәзерге заман белән яши, хәзерге заман драматургиясе — театрның яшәү мәсьәләсе. «Безнек заманда героик театр кирәк...» диде Горький. Совет драматургларының пьесаларында Николай Иванович уннарча рольләрне башкарды, шулар                      II «Лермонтовның «Мазкарады» исемле җыентыкта Г. Штаннның «Маскарад* совет сәхнәсендә» исемле мәкаләсе. ВТО нәшрияты. Москва-Лснииград. 1941 ел. арасында — Ленч һәм Войте- ховның «Павел Греков» пьесасында Рыдай роле, Леоновның «Нашествие» пьесасында Фаюнин роле, А. Толстойның «Иван Грозный» пьесасында Василий Блаженный роле һ. б. бар. ВКП(б) Үзәк Комитетының совет театрларының репертуары турындагы карарын Якушенко йөрәгенә якын итеп, үзенең иҗади кимчелекләрен бетерүгә, сәнгать югарылыгына тагын да кыюрак күтәрелүгә күрсәтмә итеп кабул итте. Шуннан соң аның драматург Маляревскин- ның «Учак» пьесасындагы аучы бурят Доржи ролен башкаруында яңа зур мастерлык күренде. Гомумән Якушенко иҗатында образларның эчке җылылыклары гына түгел, ә аларның идеялелекләре дә нык характерлы бүла. Аучы Доржи энтузиаст врач Се- дыхка Аршан-Баирда дәвалы су чыганагын ачарга булыша. Седых- ка мөрәҗәгать итеп, Доржи болан ди: «Утсыз тормыш юк... Кеше — учак. Кешенең йөрәгендә һәрвакыт ут булуы кирәк. Ут булса — сиңа җылы, миңа җылы, барыбызга яхшы». Әйе, без, артист Якушенконың йөрәгендә сүнми торган иҗат уты яна, дип тулы нигез белән әйтә алабыз. Хәзер актер яңа пьесада гади совет кешесен уйнау турында һәм Островскийның «Бесприданница» драмасында Карандышев образын тудыру турында хыяллана. Быел Николай Иванович Якушен- коиың сәхнә эшчәнлегенә 30 ел тула. 30 ел! Никадәр озын вакыт һәм никадәр эш эшләнгән. Якушенко- иың исеме, ул тудырган образлар Киев, Омск, Москва, Новосибирск, Брянск, Архангельск, Тула, Калуга һәм К азай тамашачыларына бик таныш. Ул ике йөздән артык рольне башкарган. 
Николаи Якушенко 
144 
 
 
Николай Иванович яхшы педагог, театр яшьләре аны бик яраталар. 1932 елдан бирле ул театр студиясендә нәфис сүз дәресләре бирә. Николай Иванович Якушенко, зур артист булу белән бергә, актив җәмәгать эшлеклесе дә. Сугыш елларында ул призыв пунктларында, вокзалларда, заводларда чыгышлар ясады. Артистлар турында, театр эшчеләре турында һәрвакыт зур кайгыртучанлык күрсәтә. Барлык политик кампанияләрдә иң актив катнашучыларның берсе була. Менә шуның өчен дә Казан тамашачылары Якушенконы ихтирам итәләр һәм аның белән горурланалар. Аңа зур ышаныч баглап, Татарстан 
халкы аны ТАССР Верховный Советына депутат итеп сайлады. Николай Ивановичның үзенең сайлаучылары белән очрашуы бик җылы һәм күңелле үтте. Аппак сакаллы Шигали картлары һәм Шига- линең дәртле яшьләре аны зур хөрмәт белән каршы алдылар. Артист — депутат! Нинди югары хөрмәт, нинди зур ышаныч! Депутат халык хезмәтчесе булырга тнеш, ул бөек Ленин яшәгән һәм эшләгән кебек яшәргә һәм эшләргә тиеш. Халыкның югары ышанычын Николай Иванович Якушенко яңа. иҗади җиңүләр белән аклаячак. Еф