НАГЫЙМӘ ТАЖДАРОВА
Нәгыймә ханым Таждарова сирәк очрый торган талантлы артистка иде. Ул үзенен барлык көч һәм сәләтен татар театр культурасын үстерү, сәхнә сәнгатен югары күтәрү өчен багышлады. 1888 елда, хәзерге Арча районындагы Утар-аты исемле авылда, ярлы крестьян семьясында туган Нәгыймә Таждарова авыр, шуның, белән бергә, кызыклы тормыш юлы узды. Атсызсыерсыз көн күргән Әхмәдулла абзыйның сигезенче| баласы булып туган Нәгыймә системалы уку. эзлекле тәрбия күреп үсә алмый. Ул ‘авыр тормыш кичерә. кече яшьтән үк, ярлы семьяның тормышын җиңеләйтү максаты белән. крестьян эшенә тотына, көнлекле эшкә йөри, абыйларына көтү көтүдә булышлык итә. Ләкин ул зирәк акыллы, киләчәккә өмет белән караучы бер кыз һәм, шуның аркасында, Тормышка, яктыга таба чыгу юлын тырышлык белән эзли, үз башына яшәргә омтыла. Аны дүрт бала белән тол калган жизнә тиешле кешегә кияүгә бирәләр, ләкин ул бер-ике елдан соң, үзенең яшь кызын кочаклап, атаанасына кайта. 1912 елда Казанга килеп, төрле кул эшләре эшләп көн күрә: аның зирәклеге, булдыклы һәм эшчәнлек сыйфатлары тыйнак тормыш алып барырга мөмкинлек бирәләр. Нәгыймә ханымның шул ук зирәклеген, җанлы һәм ихтыярлы хатын булулыгын белгән кешеләр, аны, беркадәр хәзерләнеп укытучы булырга димлиләр. Тик тормыш аны сәхнәгә китереп чыгара. Ул 1915 елның башыннан Казандагы «Сәй
яр» труппасында артистка булып уйный башлый. Аның утыз елдан артык гомере сәхнәдә уза һәм ул татар театрының үсү, формалашу чорларын башыннан кичерә. Кариев шәкерте булып сәхнәгә менгән Таждарова реалистик юл белән үсеп китә. Ул Волжская, Карцевлар тарафыннан татар сәхнәсенә жирләштерелгән айнык реализмның гүзәл традицияләрен дәвам иттерә. Бик күп тәржемә һәм оригинал әсәрләрдә, рус һәм көнбагыш Европа классиклары, шулай ук татар язучылары иҗат иткән хатын-кыз образларын чагылдыруда Таждарова үзенең осталыгын күрсәтә. Нәгыймә Таждарова беренче тапкыр Ф. Әмирханның «Тигезсезләр» драмасындагы Рөкыя ролен башкарып сәхнәгә чыга. Ул чактагы тәнкыйть Таҗдарованың Рөкыя образына хас булган күп кенә сыйфатларын биреп җиткермәве турында яза. Рөкыя кебек катлаулы һәм татар буржуасының идеалында гына яшәгән җиңел табигатьле, иәзәкать- ле һәм буржуа зәүкына бөтен яктан
Нәгыймә Таҗдарова
158
җавап бирә торган капризлы кыз ■образы Таҗдарованың рухына чит булганлыктан, ул аны бөтен нечкәлекләре белән күрсәтеп бирә алмый. Билгеле, әле Нәгыймә ханымның тәҗрибәсе дә булмый. Шулай булуына да карамастан, таләпчән •Фатих Әмирханга аның уены ошый. Таҗдаровада артистлык сәнгаге •өчен кирәк булган кыйммәтле сыйфатлар була; әле кыюсыз һәм тамашачының күплегеннән каушап калган яшь артистканың ачык дикциясе һәм роленең кичерешләре ■белән яшәргә омтылуы сизелеп тора. Ф. Әмирхан белән Г. Кариев ялгышмыйлар. Нәгыймә Таҗдарова уен саен үзенең осталыгын тирәнәйтә бара, тавышы ышанычлырак яңгырый, рольнең рухы тулырак бирелә. Ул бер-бер артлы берничә рольне уңышлы башкара. С. Рәмиевның «Яшә Зөбәйдә, яшим мин» әсәрендә Салиха, Г. Камалның «Бәхетсез егет» драмасында Җәмилә образларын, Шиллерның «Мәкер вә мәхәббәт» трагедиясендә Луиза, «Юлба- сарлар»да Амалия образларын зур уңыш белән башкаруга ирешә. Ләкин Нәгыймә Таҗдарованың артистлык сәләте чын мәгънәсендә бары тик Октябрь революциясеннән соң гына ачылып китә. Татар театры үзе дә социалистик революция нәтиҗәсендә генә тулы гражданлык хокукы алуга һәм, кустарьчылык элементларыннан котылып, профессионал югарылыкка күтәрелү мөмкинлегенә ирешә. Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армиянең политотделлары карамагына күчкән труппаларда танылган артистлар революция солдаты массаларына спектакльләр куеп йөриләр. Болар арасында Нәгыймә Таҗдарова да була. Ул сәнгатьнең оештыру көчен, тәрбияви әһәмиятен, рухландыру һәм бөек идеяләр белән яндыру куәтен бөтен тулылыгы белән аңлый. Революция белән бөек көрәшкә күтәрелгән хезмәт ияләренең миллионлы массасына чын сәнгатьнең. реаль сәнгатьнең никадәр якын һәм аңлаешлы булуын күрә һйм үзе дә шул бөек көрәш идеяләре белән сугарылган
хезмәт ияләренең дәрт һәм хисләрең үстерү өчен барлык иҗат көчен салып, реаль образлар өстендә эшли. Бу елларда Нәгыймә Таҗдарова бик куп шәһәрләрдә була, бик күп сәхнәләргә менә. Ул Оренбургтан китеп, Төркстан фронтында, агитпоезд белән Урта Азия шәһәрләрендә, шул җөмләдән Ташкентта уйный. Самарада (хәзерге Куйбышев), Уфада бик зур уңышларга ирешә, күренекле, танылган артистлар белән иҗади бәйләнештә торып, артистлык осталыгының нечкәлекләрен һәрвакыт өйрәнеп килә. Тормыш иптәше Нури Сакаевның, озак еллар бергә эшләгән һәм бергәләшеп революцион образлар өстендә иҗат практикасы алып барган Шакир Шамильский һәм башкаларның сокландыргыч талантлары яктылыгына ул үз нурын китереп куша. Аның үз эрудициясе, кабатланмый торган үзенчәлекле гади уены һәм һәркемнең йөрәгенә барып керә торган чиста дикция белән әйтелгән сүзләре тамашачыларны дулкынландырып яши. Рус театрының югары культурасы белән якыннан торып танышу, бөек осталарның иҗат методларын өйрәнү, ниһаять, русның танылган режиссерлары тарафыннан куелган постановкаларда баш рольләрне үтәү аның артистлык диапазонын тагын да киңрәк җәя. Ул бөтен халык тарафыннан сөелеп карала торган артистка булып җитешә. Нәгыймә Таҗдарова берничә сезон Уфада уйнаганнан соң, 1926 елда, яңадан Казанга кайта һәм шул вакыттан алып ул соңгы көннәренә чаклы Татар Дәүләт Академия театрында эшли. Революциянең беренче елларында Таҗдарова М. Фәйзинең мәшһүр драмасындагы Г алиябану ролен уйный. Шушы образ белән ул, бик күп шәһәрләрне әйләнеп чыга, меңнәрчә солдат массасы каршына килеп баса. «Галиябану» әсәре драматик спектакль булып оеша һәм Га
Таҗдарова
159
Нәгыймә лиябану образы шул планда хәл кылынып, аның трагик хәле социаль тигезсезлекләр яктылыгында сурәтләнә. Галиябану белән Хәлил мәхәббәте никадәр саф һәм реаль булса, аларның бәхетсез язмышлары да капиталистик дөнья өчен табигый булып гәүдәләнә. Таҗдарова Галиябануны, әле сыйнфый аңы ачылмаган, бай табигать эчендә үзенең күркәм сыйфатлары белән иркәләнеп үскән, һәркемнең гаделлегенә ышанучы киң күңелле, изгелекле бер кыз итеп күз алдына бастыра. Ләкин аның шундый кешелекле сыйфатлары социаль тормышның каршылыгына очрыйлар, кулакның кыргый ерткычлык табигате каршына килеп басалар. Кулак аны үзенең изү, җәберләү куәтенә буйсындырырга омтыла, Галиябануда исә гаделлек, сафлык һәм кешелекнең иң матур тойгылары өчен тиранлыкка каршы күтәрелгән хис үсә, ниһаять, ул үзенең соңгы чигенә килеп җитә: аның стихия рәвешендә туган каршылыгы, үзенең ялгыз бәхете өчен кузгалган протесты, кулаклар җәмгыятен, гаделсезлек һәм кеше бәхете өстеннән үз ихтыярының хөкемен йөртүчеләрнең ерткычлык дөньясын гаепләү дәрәҗәсенә үсә. Шуңа күрә дә Галиябану хезмәт ияләренең иң яратып караган образы була. Таҗдарова үзенең сокландыргыч уены белән тамашачыларның гаделлеккә булган омтылышларын һәм коллык дөньясына каршы юнәлгән нәфрәт хисләрен үстереп тәрбияли. Таҗдарованы, Галиябану кебек драматик образларның иҗтимагый әһәмиятенә басым ясап, реаль сызыкта башкаруы алдагы иҗат эшендә тагын да зуррак уңышларга алып килә. Ул татар совет язучылары әсәрләрендә гәүдәләнгән хатын-кыз образларын барлык реаль сыйфатлары белән җанландыра, тамашачылар аны Шәриф Камал, Тажи Гыйззәт әсәрләрандә күреь, тирән канәгатьләнү алалар. А. Кор- нейчукның «Эскадра һәлакәте» исемле драмасында Нәгыймә Таҗдарова большевиклар партиясенең куркусыз оста җитәкчесе Оксана образын сокландыргыч бер көч
белән башкара. Оксана татар сәхнәсендә көчле революцион пафос белән тулы рәвештә яңгырый, Таҗдарова аның өчен үзенең барлык иҗат мөмкинлекләрен куллана һәм ул корыч ихтыярлы, ерактан күрүчән, кешелекле, урыны белән коры, .кешесенә карата йомшак ана шәфкате күрсәтергә хәзер торган, массаны үз артыннан ияртә алырлык көчкә ия булган оештыручы, җитәкче һәм иптәш булып күз алдына баса. Шул рәвешчә Таҗдарова татар совет сәхнәсенең социалистик реализм методы белән үсә баруына үзенең якты талант көчен сала. Утыз елдан артык иҗат гомерендә Нәгыймә Таҗдарова 270 ләп роль башкара. Ул кыланчык кыз- лар'дан алып, бала-чагасының хөрмәте белән яшәүче карт-карчыклар- га хәтле төрле яшьтәге хатын-кыз образларын башкара. Анда кемнәр генә юк! Тәкъдиренә буйсынучы ихтыярсыз кызлар да, капризына тормышны һәм ирләрне буйсындыра торган мәкерле хатыннар да, шәхси иреккә, яктылыкка омтылучы изелгән хатынкызлар да, үзенең гаилә тынычлыгы белән канәгать булган һәм аналык хисенең изгелеге белән тормышны бизәп торучы аналар да, бөтен гомерен, яшьлек дәртен иҗтимагый көрәшкә багышлаган, күркәм холыклы, изге ниятле көрәшчеләр дә, дөньяны яңа баштан гаделлек, тигезлек һәм бэхетле’лек ташына нигезләп коручы большевиклар да — һәркайсы сурәтләнә, һәр- кайсы үзенә хас характер һәм эчке дөньясының үзлеге, аерымлыгы белән гәүдәләнә. Төрле кешеләрнең характер бәрелешләре, тормышның көтелмәгән дулкыннарында чайкалу, чиксез бәхет, тирән кайгылар каршында калу, өмет, ышану, тал- пыну-ашкынулар... — гомумән кешелек дөньясы нинди генә хисләргә ия булса, туларның һәркайсын йөрәгеннән кичереп, үзен дә шул хәлгә кертеп һәм тамашачыны шул хисләр белән яндырып яшәү — бу
Нәгыймә Таҗдарова
бары талантлы артистларга гына буйсына торган хисләр дәрьясы. Әгәр дә Нәгыймә Таҗдарова шул диңгезне кичә алган икән, бу аның чын осталыгын, уен куәтен раслый торган бер факт! Иҗатының соңгы елларында Нә- 'гыймә Таҗдарова Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасындагы Гөлниса образын онытылмаслык югарылыкта башкарып килде. Иң соң уйнаган роле аның Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» драмасыннан Нәфига образы булды. Ул анда җыйнак һәм иҗтимагый тормышның алдагы яктылыгына үз көче җиткәнчә булышлык күрсәтергә омтылган совет карчыгының патриотик хисләрен сурәтләде. Гомумән, нинди генә образ өстендә эшләмәсен, Нәгыймә Таҗдарова хатын-кызларның әле сәнгатьтә чагылып бетмәгән сыйфатларын ;табиг»ый төгәллек һәм реаль чынлык белән бирергә омтыла иде. Ул хатын-кызларның күркәм сыйфатларын, ана хисләренең бөеклеген, кеше күңелен үстереп, алга омтыл- дыр'а торган дәртләндерү тойгыларын бөтен көченә яңгыратырга тырыша, һәм шуңа ирешә иде. Халык Таҗдарованың талантын лаеклы рәвештә тәкъдир итте. Аңа РСФСР ның атказанган артисткасы исемен бирү, Татарстанның халык артисткасы исемен бирү кебек актларны хезмәт ияләре халкы тирән канәгатьләнү һәм горурлану белән каршы алдылар. Хөкүмәтебезнең ихтирам һәм хөрмәт итүе тамашачыларны да чын-чыннан дулкынландыра иде. Совет хөкүмәте аның хезмәтен югары бәяләде* югарыда әйтелгән мактаулы исемнәр бирү белән бергә, Нәгыймә Таҗдарова «Хезмәттәге батырлык өчен», «1941 — 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнде. Нәгыймә Таҗдарова, озак авырудан соң, 1947 елның 15 мартында Казанда үлде. Ләкин ул татар сәхнәсендә онытылмаслык эз калдырып китте. Социалистик культураны үстерү өчен зур талантын багышлап, чын күңелдән бирелеп хезмәт иткән Нәгыймә Таҗдарованың хөрмәтле образы һәрбер совет тамашачысының йөрәгендә саклана Иптәшләреннән бер төркем.