Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАВИ НӘЖМИ 


1901 нче елның чатлама суык декабрь уртасы. Кечкенә генә тәрәзәләре бозга каткан караңгы өйдә Һибәт абзыйның йөзе балкый. Яңа туган баланың ир малай булуын белеп, ул матур хыяллар эченә кереп күмелә, өметләре киләчәккә төбәлеп уйный башлый. — Ир малай бит, бер имана җир арта, дигән сүз. Нижний (Горький) губернасы Красный Остров авылындагы башка крестьяннар да Һибәт абзыйның бәхет капуы ачыла дип уйлыйлар. Ләкин яңа туган Кавигә тиешле булган имана гына шул вакыттагы тормышның шомлы пәрдәсен ертып, бәхетсез семьяны нурландырып торырлык булмый. Коллык, җәбер, бер-береңне талау нигезенә корылган җәмгыятьтә гаделлек белән яхшы тормыш кичерү мөмкин түгел. Һибәт абзый да авылдагы тормыш, көнкүрешнең авырлыгына чыдый алмый башлый һәм бөтен семьясы белән эш эзләп чыгып китә. Һибәт абзый, яңадан кайтып кермәс өчен Красный Остров авылыннан киткәндә, Кавигә әле ике яшь тә тулмаган була, һәм ул шул вакыттан алып, үзенең ата-анасы белән киң Россиянең Идел буйларын, КырымКавказын, Себерен әйләнеп чыга. Нәрсәләр генә күрми ул, нинди генә вакыйгаларга очрамый, кемнәр белән генә күрешми. Яңадан-яңа вакыйгалар алдында калган саен, яңадан-яңа шәһәрләргә килгән саен ул үсә бара һәм элек күргәннәрен дә кайтадан хәтерләп, күз алдыннан кичерә, алар турында уйлана башлый. Һибәт абзый Казанны, Самараны, Астраханьны әйләнеп чыга. Кырымга барып та эшләп карый, һәрбер баскан җирдән алтын чыга дип, ышанган Себердә дә йөри. Павлодар, Семипалат шәһәрләрендә була. 
  
Ләкин бәхет тә табылмый, тормыш та җиңеләйми. Ниһаять, очсыз-кы- рыйсыз Рәсәй юлының соры тузаны, Һибәт абзыйның җилкәсенә катлауланып утырып, авырлыгын сиздертә башлый. Сансыз вокзалларның, хисапсыз пристаньнарның тончыган юеш һавасы аны бик нык туйдыра. Ләкин барыннан да бигрәк, һәркай- да да бер тормыш, шул ук ямьсезлек, күңелне тырный торган авырлык. Бөтен байлыгын ямаулы яулыкка төйнәп беләгенә аскан, эре- ле-ваклы, ялан тәпиле балаларын кайсын күтәреп, кайсын җитәкләп йөри торган бәхетсез семьялар белән бөтен ил тулган. Аларга карап үз хәле турында уйлангач, Һибәт абзыйның аркасындагы капчык җебе җилкәне тагын да ачыттырып кискән шикелле тоела, һәм ул инде беркайдан да рәт чыкмаслыгына тәмам ышанган хәлдә, шәп-шәрә комлык уртасыннан калкып чыккан Актүбә шәһәренә килеп туктый. Бу вакытта Кавигә ун яшь була. Аны Актүбә шәһәрендәге русско- татарская школага укырга бирәләр. 
Гази Кашшаф 
131 
 
 
Һәрбер нәрсәне җентекләп тикшеренергә, үз кулы белән тотын карарга яраткан, кызыксынучан һәм тынгысыз Кави укуга сәләтлелек күрсәтә. Үз иптәшләрен, аларны чолгаган кешеләрне, Актүбә шәһәрендәге эреле-ваклы түрәләрне, байларны өйрәнә, аларның холык-га- дәтләрен күзәтә — һәм шуларга бәйләп, бик күп кызыклы, көлкеле вакыйгалар сөйләргә ярата. Ул шаян һәм шук табигатьле. Матур әдәбият белән аеруча кызыксынган яшь Кавинең үз каләм көчен сынап карыйсы килә. Ул инде бик күп шагыйрьләрне укыган, Туканны ятлап өлгергән, рус шагыйрьләре белән җитди рәвештә таныша башлаган. Бу эш аның барлык игътибарын үзенә тарта һәм ул әдәбият эшендә яшенә карата артыграк җитдилек күрсәтә. Ул 1913 нче елда рус шагыйре Кольцовның «Урман» исемле шигырен тәрҗемә итә. Шуннан соң озак та үтми, ул Актүбә шәһәренең бозык карашлы хәлфәләреннән көлеп, сәхнә әсәре язарга утыра. Шул ук вакытта ул, атаанасының көнкүрешенә ярдәм итү нияте белән, байларда ялланып эшли, укуын да дәвам иттерә. Ниһаять, «Җирән үгез» исемле кечкенә кулда бер комедия тәмам була. Аны укучы яшьләр күтәреп алалар һәм кайнар дәрт белән сәхнәгә куярга хәзерләнәләр. Тик кара груһчылар «Җирән үгез»нең үзләре турында язылган һәм аларны фаш итә торган әсәр икәнен белеп, укучы яшьләрне таркаталар. Спектакль буласы көнне мәктәпкә һөҗүм ясыйлар һәм спектакль куючы «артистлар»- ны кыйнап йөриләр. Шул рәвешчә, Кави Нәҗминең беренче тәҗрибәсе уңышсыз тәмамлана. Ләкин ул моңа карап дәртен сүрелдерми. Киресенчә, матур әдәбиятның тормышта зур көч булып торуын үз тәҗрибәсеннән төшенә башлый һәм аны тагын да игътибар белән укый, өйрәнә. Беренче бөтен дөнья сугышының зарлы, хәсрәтле көннәре бер-бер артлы авыр гына узалар. Ятимнәр, үксезләр белән, ачлар, ялангачлар белән дөнья тула. Хуҗалык таркала, җимерелә. 
Халыкның нерва- лары, өзелергә торган кыл шикелле, соңгы чиктә киеренке. Ул ризасызлыгын тартынмый кычкыра. Илне һәлакәткә сөйрәүче патша властена, аның сатлык министрларына, хыянәтче генералларына каршы үткен сүзләр ташкыны, кисәтүләр ява. Ниһаять, тартынкы кыллар аккорд сугалар, революция башлана, халык урамнарга ташлана. Митинглар, хәрәкәтчән ораторлар, ялкынлы сүзләр, йөрәккә.ут кабыза торган дәртле чакырулар... Халык гаделлек һәм бәхет дөньясын төзү өчен бөек көрәшкә чыга. Яшь Кави бөек вакыйгаларның провинциягә чаклы куәтле булып тәгәрәгән дулкыннары эчендә чайкала. Ул, әле яшь үсмер буларак, революциядә актив катнашучы түгел, ул күзәтә, ораторларны йотылып тыңлый һәм инде иске дөньяның кире кайтмаячагын аңлый. Тормыш яңача булачак, изге бер эздән агачак... Тик, Кави шәһәр мәйданнарындагы революция мәктәбен ахырынача уза алмый. 1917 елда бер-бер артлы аның әтисе һәм.әнисе үлеп китәләр. Семьяның бөтен авырлыгы Кавинең үз җилкәсенә төшә. Ул туганнарын ияртеп авылга китә. Актүбәдәге мәктәп тә, андагы тормыш та Кавине бик күп нәрсәгә өйрәтәләр, ул зурларча уйлый, зурларча эш йөретә. Көтепханәләрдән укыган китаплары аның карашын киңәйтәләр һәм ул үзен авылда укытучы булырга сәләтле дип хисаплый. Чыннан да ул, тырышлыгы аркасында, бу эшне башкарып чыга. «Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегеңдә башланган социалистик революция аңа киң юл ача: яшь совет власте педагогия курслары оештыра. Кави Сембер (Ульяновемдәге курсларда укый һәм яшь совет матбугатында катнаша башлый. Гражданнар сугышы кызып китә. Идел буйларында канлы бәрелешләр җәелә. Кем-кемне мәсьәләсе 
Кави НәжиГя 
136 
 
 
бөтен кискенлек белән һәркем картына килеп баса. Контрреволюция, эчке һәм тышкы дошманнар яшь советлар властен буарга тырышалар, капитализмның ауган баганаларын яңадан утыртмакчы булалар. Пролетариат та үзенең көчен туплый, аның алдынгы өлеше Ленин — Сталин партиясе тирәсенә туплана. Менә шундый кискен вакытта, 1919 елда, Кави Нәҗми үз теләге белән Кызыл Армия сафына килеп баса һәм большевиклар партиясенә керә. Моннан соңгы тормышы аның озак еллар Кызыл Армиядә уза. Революциянең беренче елларына хас булган иҗтимагый настроение- не Кави Нәҗми «Бөтен дөнья эшче халкы» (1918> исемле шигырендә чагылдырды: Зур җиһанны төбе-тамыры белән Дыр-дыр селкетеп, Үч катыш ачу беләк Зур чүкечен кулга тотып, Бәйрәм итә эшче сыйныф, Яңа киң тормыш төзеп, Алпавыттан, буржуазиядән Тазартып җнр йөзен. Кызыл Армия аның мәктәбе булды. Гражданнар сугышы елларында ул көрәшүче армия белән социалистик ватанның куп кенә шәһәрләрен күрде. Кызыл Армия аны югары хәрби педагогик институтка җибәреп тә укытты. Рядовой солдаттан командир нтеп үстерде, һәм 1923 елда инде ул Казандагы та- тар-башкырт хәрби мәктәбенең комиссары булып эшли башлады. Большевиклар партиясе Кави Нәҗминең сугышчан һәм иҗат юлына яктылык биреп торды, аны бөек идея белән коралландырды, большевизмның көче үз вакытында иҗатындагы төрле йомшаклыклардан, иллюзияләрдән, теге яки бу хаталардан арынырга ярдәм итте. Кави Нәҗми әдәбиятка аяк басканда, пролетариатның үз әдәбияты формалашып, билгеле бер стильгә, бер формага калыпланып өлгермәгән иде әле. Пролетариатның бөек көрәшен, нзге омтылышын, якты карашын, матур теләкләрен әдәбиятта раслау өчен чакырылган язучылар яшь әдәбиятның, оптимистик рухлы әдәбиятның формасын да табарга тиешле иде. Буржуа идеологиясе белән көрәштә, халыкчан- лыкка каршы күтәрелгән 
агымнарны эзлекле фаш итә баруда, әдәбияттагы төрле тайпылышларны җимерү процессларында совет әдәбиятының иҗат методы тамыр җәйде — социалистик реализм нигезләнде. Кави Нәҗминең иҗаты шушы процессны чагылдырып, үзе дә барлык чит һәм дошман карашларның тәэсиренә каршы үткен идея көрәше шартларында үсә барды. Кави Нәҗми революциянең беренче елларындагы иҗатын буржуазиягә, контрреволюциягә каршы юнәлдерде һәм аны яңа бер формага салып бирергә тырышты. Татар совет поэзиясенең формасын эшләүдә аның көче күп салынды. Ул силлабо-тоник шигырь төзелешен үстерүчеләрнең берсе; авазлар чиратланышы белән эффония бирүгә, ирекле үлчәүдәге шигырьләр язуда ул зур эшчәнлек күрсәтте: Бәр, күтәр, төбә түбәнгә! Бәр. Тибәр ялкын төбен. Бөртеген дә бу тимернең Бирмәбез читкә ти ген. 
Форма белән мавыгып китеп, әсәрләренең эчтәлегенә, идеясенә зарар китергән вакытлар да булды. Иҗатының беренче адымнарында биргән хикәяләре күп кенә кимчелекләрне, ялгышларны эчләренә алалар. Ләкин Кави Нәҗми андый формалистик алымнардан, ндея-эч- тәлекне ярлыландыра торган карашлардан котыла алырлык үзендә көч тапты. Ленин — Сталин партиясенең зирәк политикасы белән барлыкка килгән социалистик революциянең чынбарлыгы, пролетариат әдәбиятының нигез ташын салучы Максим Горькнйның реализм көче, революция трибуны Владимир Мая- ковскийның пафослы шигърияте , Кави Нәҗминең үз иҗатына айнык карарга ярдәм иттеләр һәм аңа революцион реалистик юлга басарга булыштылар. 1923 нче елда инде ул үзенең бурычын ачык аңлап болай
Гази Кашшаф 
137 
 
 
диде? «Мәгънә, техника, стиль ягыннан татар пролетариатының әдәби зәүкын канәгатьләндерерлек, сыйнфый аңын тәрбияләрлек, коммунизм тәэсирен ныгытырлык әсәрләр бирүне партийный бурычлары- быздан санап, бөек мәсьүлиятьле эшне хәл итәргә керешәбез». Чыннан да, шул вакыттан алып, Кави Нәҗминең иҗаты күтәрелгәннән күтәрелә бара. Ул революция өчен көрәшүчеләрнең образларын хикәя саен тирәннәнрәк алып, катлаулырак итеп күрсәтә башлый. Шул рәвешчә, ярым крестьян, ярым интеллигент табигатьле, революциягә яңа килеп кенә калган Йосыф образыннан («Чыныгу», 1923), Әп- терүш («Иң соңгысы» 1924) аша, «Шобага» хикәясендә сурәтләнгән Хәйрулла Низамов образын сурәтләүгә килә. Пролетариат революциясе өчен көрәшүчеләрнең алдынгы сафында торучы, интернационалист карашлы Хәйрулла образы — татар совет әдәбиятының уңышлы образларыннан берсе булып калды. Аның батырлыгы, олы җанлылыгы, революциягә тәмам бирелгәнлеге һәм чын күңеллелеге реалистик буяуларда яктыртылган, укучыны ышандырырлык сурәтләнгән. Моннан соң Кави Нәҗми 1925 елда «Кабыргасы белән тора» исемле зур күләмле поэма язды. Бу поэмада ул НЭП чорында җанланган капитал калдыкларының чын йөзләрен ачып күрсәтте, аларга каршы торган һәм көннән көн үсә, көчәя барган совет яшьләренең уңай сызыкларын чагылдырды. Партия политикасының тормышны уңышка, күтәрелешкә алып баруын әйтте. Шуның белән бергә бу поэма Кави Нәҗминең татар совет шигырь культурасын үстерүдә уңышка ирешүен дә раслый иде. Кави Нәҗми ике ел комиссар булып эшләгәннән соң «Кызылармеец» газетасының редакторы итеп билгеләнә. Бу хезмәт аны СССР ның төрле почмакларыннан килгән армия яшьләре белән тагын да киңрәк күләмдә аралаштыра. Ул газетада да эшчәнлек һәм сәләтле, лек күрсәтә. Ул редакцияләгән га. зетаны армия яшьләре яратып укыйлар, кызыксынып 
көтеп алалар, үзләрен дулкынландырган мәсьәләләргә җавап табалар. Газетада эшләү Кави Нәҗминең иҗаты өчев чиксез күп материал бирә, ул иҗатын төрләндереп, публицистика өлкәсендә ялкынлы мәкаләләр бирә. Хәзерге көндә кайбер әдәбият тикшерүчеләр тарафыннан хаксыз рәвештә онытылып бара торган бу публицистика, матур әдәбият өлкәсендәге сыйнфый көрәшнең ни кадәр үткен, катлаулы булуын хәтергә төшерә. Менә Кави Нәҗми, «Октябрь» әдәби оешмасын оештыручыларның берсе буларак, пролетариат әдәбиятының сафлыгы,, идеялелеге өчен көрәш башлый. Аның 1924 елда «Әдәби әңгәмәләр» исеме астында басылган мәкаләсе шул чордагы әдәбият хәрәкәтенә кыю рәвештә бәя биреп китә. Шуның артыннан ук ул, «Нәрсәне себереп түгәргә» исемле мәкаләсен бастыра. Бу мәкаләдә ике төркем язучылар барлыгы күрсәтелә. Бер якта буржуа, контрреволюция, реакция язучылары, икенче якта пролетариат язучылары булуы һәм уртада — юлаучылар барлыгын билгели. «Октябрь» оешмасы исеменнән язылган бу мәкалә буржуа язучы- ларының иҗатларына каршы чыга, аларның пролетариат массасы өчен зарарлы булулары күрсәтелә. Шушы ук темага Кави Нәҗми бик күп мәкаләләр яза. Ул яшь совет әдәбиятының идея, художество югарылыгы мәсьәләләре тирәсенә язучыларның игътибарын әледән әле туплап тора. 1926 елда ул «1Ү!п- кәләштән булмасын, чынын әйтикэ дигән үткен мәкаләсендә әдәбият мәйданында яшәп килгән буржуа көчләренә каршы чыга, яшь талантларга, революция тудырган язучыларга киң юл ачылырга тиешлеген күрсәтеп китә. Әдәбият өлкәсендәге сыйнфый көрәшнең кискенлеген сурәтли. Кави Нәҗминең бу мәкаләсе язучылар массасын кузгатып җибәрә. 
Гази Кашшаф 
I3H 
 
 
Матбугатта шул уңай белән фикер алышу башлана. Кави каләме тарафыннан үзләрен җәберләнгән итеп сизүче буржуаз-милләтче язучылар шау-шу кузгаталар, аларга җавап рәвешендә, Кави яңадан «Киртәләрегезне җимерәбез!» исемле озын- мәкаләсен бастыра. Үз вакытында татар совет матбугатын шаулаткан «???» билгеләре астында басылган фельетоннары, буржуаз вкусларга, обывательчелеккә каршы юнәлгән публицистик мәкаләләре, буржуаз язучыларның чыгышларына отпор бирә торган тәнкыйть мәкаләләре — Кави Нәҗмине үткен телле, кыю фикерле публицист итеп, совет әдәбиятының сафлыгы өчен килешмәүчән, принципиаль көрәшче итеп чыныктыралар. Татар совет әдәбиятын үстерү юлындагы көрәшләрдә Кави Нәҗми идея-политик яктан гына түгел, художество ягыннан да күтәрелә бара. Ул 1926 елны, капитализм чорындагы тормышның шомлы картиналарын сурәтләп, «Баганада дилбегә», «Миңлебикәнең кайгысы» кебек хикәяләр бирде. Алар үзләренең художество эшләнешләре белән укучыларның зәүкына җавап бирә торган һәм Кавинең революцион реализм юлында чыныга баруын раслый торган әсәрләр иде. 1928 елда ул «Яр буендагы учаклар» исемле повесть язды. Бу повесть Кави Нәҗми әсәрләре арасында күренекле урынны алып тора. Язучының художество осталыгы, аның дәртле хисләре аеруча көчле яңгырый. Тимербай белән Айбикә образлары укучыларның игътибарын яулап алалар, аларга якын булып, кадерле булып сурәтләнәләр һәм мәхәббәт казаналар. Ул образларның табигый, саф тойгылары эштә һәм хезмәттә ихлас күңелдән йөрүләре, керсез мәхәббәт белән дулкынлана белүләре матур һәм ышанырлык бирелгән. Гади авыл тормышын, авыл табигатен сөеп, аның тыйнак кешеләре белән бергә яшәүдән, бергә көрәшүдән чиксез ямь, әйтеп бетергесез тәм таба торган бу яшьләр, чыннан да күңелне күтәрә торган, мавыктыргыч образлар. 
Бөек борылыш еллары килеп җитә. Сталинчыл бишьеллык план: тормышка керә һәм ул һәрбер совет кешесенең кайгыртуы белән, аның сулышы белән үсә, җәелә бара. Бу данлыклы еллар, барлык халыкны тирәннән дулкынландырган бишьеллыклар чоры язучы каләме өчен иксез-чиксез темалар бирә. Социализм төзү пафосы белән янган совет кешеләре, яңа эпоха, яңа тормышның реаль кирпечләрен салучы сталинчыл төзүчеләр — совет язучыларының төп образлары булып гәүдәләнәләр. Шушы шартларда социалистик реализхМ күрелмәгән дәрәҗәдә чәчәк ата һәм совет язучыларының төп иҗат методы булып әверелә. Шушы тарихи чорда Кави Нәҗми ике повесть язды һәм алган образларының тулы, тормыштагыча катлаулы һәм революцион үсештә бирелүе белән ул тагын да үсә барганын раслады. «Зәңгәр сукмак». «Кояшлы яңгыр» исемле повестьлары белән Кави Нәҗми «колхозга- урта хәлле крестьян керә башлаган» чорны гәүдәләндерде. Алар «колхоз хәрәкәтендә яңа һәм хәлиткеч нәрсә»не, «авыл хуҗалыгының үсешендә Совет властеның иң әһәмиятле уңышы булган тамырдан борылыш»ны (И. Сталин) сурәтләделәр. Тоташ күмәкләшү нигезендә* кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерү мәсьәләсен, буржуаз милләтчеләргә каршы көрәш мәсьәләсен яктырттылар. Укучыларга авылны социалистик нигезгә утыртып алга үстерү өчен эзлекле көрәш алып баручы совет кешеләре образы күрсәтелде. Алар социализм идеяләре белән сугарылган, тормышка революцион күзлектән карый белә торган дәртле кешеләр булып бирелделәр, кешелек мөнәсәбәтләрендә яңа этика, совет морале, социалистик культура урнаштыру өчен практик көч куючылар булып күз алдына бастылар. Мәдинә, Батырша, Сирай образлары шун
Кави Нәҗми 
139 
 
 
дыйлардан нде. Бу образлар аша без социалистик чынбарлыкта формалашкан совет кешеләренең күркәм табигатьләрен, кешелекле сыйфатларын күрдек, аларның көчле омтылышларына, эшчәнлек һәм булдыклылыкларына сокланып карадык. Кави Нәҗминең «Зәңгәр сукмак» белән «Кояшлы яңгыр» повестьлары татар совет әдәбиятында бөек борылыш елларын художество чынлыгы белән чагылдырган, Ситдыйк карт кебек урта хәлле крестьянның капма-каршылыклы психологиясен тулы һәм дөрес биргән әсәрләр рәтеннән урын алдылар. ВКП(б*! Үзәк Комитетының, 1932 ел 23 апрелендә чыгарган карары нигезендә, совет язучылары бердәм иҗат союзына берләштеләр һәм социалистик төзелеш бурычлары тирәсенә тупландылар. Бу елларда Кави Нәҗми татар совет язучыла- рының көчләрен бердәм союзга бер- . ләштерү юлында оештыру-тәрбня эше алып барды. Ул 1933 елда Кызылармеец» газетасыннан Татарстан Совет язучылары союзын оештыру комитетына җаваплы эшкә күчерелде. Шул ук вакытта «Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы булып хезмәт итте Татарстан совет язучылары- ның беренче конференциясеннән соң ул Татарстан Совет язучылары союзы правлениесенен председателе булып сайланды. Татар совет әдәбияты хәрәкәтен җанландыру юлында Кави Нәҗми бик күп мәкаләләр, докладлар белән чыкты. I нче Бөтенсоюз совет язучылары съездында ул татар әдәбияты турында тирән эчтәлекле доклад ясады; съездда ул СССР совет язучылары союзының правление члены итеп сайланды. Бөек Ватан сугышы елларында Кави Нәҗминең әдәби, публицистик эш чәйлеге яңа бер көч белән җәелде. Ул 1941 елның 22 июнь көнендә, Ватан сугышы турындагы шомлы хәбәрне иптәш Молотовныи радио чыгышы аша ишеткән .минутыннан үзен мобилизацияләнгәп итеп исәпләде, һәм шул көнне үк үч һәм нәфрәтенең ташкын көче белән шигырь ЯЗДЫ: Котырган эт—Гитлер безгә каршы Сугыш ачты, 
ЛӘКЛЕН бу еутыш — Үз башыка булыр ул этнең! Фашизмга үлем — бу сугыш! Ул совет халкының бердәм көченә, большевиклар партиясенең зирәк җитәкчелегенә, бөек Сталинның җиңүгә алып баруына, халыклар дуслыгына тирән ышаныч белән яшәде, сугышның беренче көненнән үк җиңү турында уйлады. Газиз Ватанны кешелек палачларыннан саклауга күтәрелгән совет халыкларының эчке омтылышларын, рухи, мораль югарылыкларын, батыр табигатьләрен сурәтләп, бик күп хикәя, шигырь, публицистик мәкаләләр язды. «Тупчы Сөләйман», «Хәят апа», «Фәридә» кебек әсәрләре совет патриотларының соклангыч образларын җанландыралар. Фәридә, Искәндәр кебек героик образлар совет укучыларына уз һәм кадерле образлар. Аларның уй һәм тойгыларында, эчке кичереш һәм бөек омтылышларында чын совет патриотының йөрәк ялкыны, яшьлек ашкынуы, куркусызлыгы, олы җанлылыгы чагыла, Ватанга, бөек юлбашчыга чын күңелдән бирелгәнлеге сурәтләнә. Таш яуса да антын онытмый торган, үлемне җиңүче каһарманнар, тормышны, яшьлекне сөюче һәм шул бәхетле тормыш өчен, ирекле сулыш өчен кирәк икән тормышларын корбан итәргә хәзер торучы совет кешеләре — язучыны тирәннән дулкынландыралар, һәм шул дулкынлану белән, аеруча мәхәббәт һәм ярсулык белән ул «Батырлар китабы»н төзү эшенә кереште. Советлар Союзы Герое исеме алган данлы көрәшчеләр турындагы бу китапка Кави Нәҗминең иҗат көче күп салынды. Кави Нәҗминең барлык иҗаты интернационализм рухы белән сугарылган. ДАилләтләрнең үзара дуслыгы, туганлыгы, бер-беренә күрсәткән яхшылык һәм изгелекләре, шушы дуслыкның тормышта, сугыш
Гази Кашшаф 
I3H 
 
 
кырында могҗизалар күрсәтүе аерым бер осталык белән гәүдәләнделәр. Кави Нәҗминең иҗатын тулыландыру өчен аның тагын бер ягын әйтеп китәргә кирәк. Ул оригиналь уңышлы әсәрләр бирү белән бергә, рус классик поэзиясеннән, рус совет поэзиясеннән матур тәрҗемәләр бирде. Бөек Ватан сугышы елларында Кави Нәҗми профессионал язучы буларак иҗат итте. Шул ук вакытта ул язучыларның партия оешмасы секретаре булып эшләде. Татар совет әдәбияты хәрәкәтендә актив катнашучы булды. «Татар халкының фронтовикларга язган хаты»н төзешүдә, Советлар Союзы Гимнын тәрҗемә итешүдә Кави Нәҗми үз көчен салды. Шуның өстенә аның дистәләрчә китапларның редакторы булуын да әйтергә кирәк. Аның күренекле хезмәтләрен билгеләп хөкүмәтебез «Хезмәттәге батырлык», «1941 — 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен» медальләре белән 
бүләкләде. Ул ТАССР Верховный Советының почет грамотасы һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының почет грамотасы белән дә бүләкләнде. Кави Нәҗми «Совет әдәбияты» журналының редколлегия члены. 1946 елның көзендә ул ВКП(б) ның Казан шәһәр Комитеты пленумы члены булып сайланды. Зур художник, сүз остасы, атаклы язучы һәм публицист Кави Нәҗми үзенең барлык талант көчен совет әдәбиятының чәчәк атуы өчен, аның күрелмәгән югарылыкка күтәрелүе өчен утыз еллап инде эшләп килә. Бу вакыт эчендә ул киң совет җәмәгатьчелеге тарафыннан танылды һәм совет халкының сөекле язучысы булып күтәрелде. Менә шуның өчен дә аны Ишки округы сайлаучалары ТАССР Верховный Советы депутаты итеп сайладылар. Кави Нәҗми лаеклы депутат һәм ул үз сайлаучыларының һәм барлык совет җәмәгатьчелегенең бөек ышанычын акларлык язучы!